Логотип Казан Утлары
Повесть

ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)

– Пәри, парашют белән сикергәнең бармы синең? – Илнур гадәттәгечә өстәге урында, Пәри исә аның астындагы нарларда урын алган иде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
– Пәри, парашют белән сикергәнең бармы синең? – Илнур
гадәттәгечә өстәге урында, Пәри исә аның астындагы нарларда урын
алган иде.
– Пәри дигәч тә, очып йөри дип уйлыйсыңмы әллә?! Юк,
парашютка ук барып җитә алганым юк.
– Менә, кара. – Фаза, өстәге урыныннан иелә төшеп, телефонын
сузды.
Пәри телефонны кулына алды. Илнурның парашют белән сикергән
мәле.
– Алга таба актар. Анда фотолар шактый, – диде Илнур эчке бер
горурлык хисе белән.
Пәри фотоларны карап чыкты.
– Утыз яшьтән соң парашют белән сикерергә
карар кылдым. Иллә
дә рәхәт нәрсә инде ул, малай!
– Юләр икәнлегеңне белә идем инде...
– Син андагы ләззәтне күрсәң! Бигрәк тә парашют ачылганчы. Син
тулысы белән Ходай хозурында. Берни кыла, берни эшләтә алмыйсың.
Упкынга таба очасың да очасың. Бу чарасызлыктан баш әйләнә,
кан яңарып киткән төсле була. Эйфория дип шуны атыйлардыр
инде. Адреналин күтәрелә. Өстә, һавада килеш адәм баласының ни
дәрәҗәдә кечкенә, Галәм масштабында юк кына нәрсә икәнлеген
аңлыйсың.
– Ә парашют ачылгач?
– Парашют ачылгач, кеше икәнлегеңне, бөеклегеңне исеңә
төшерәсең дә адәми зат уйлап чыгарган җайланма белән матур гына
идарә итәргә керешәсең...
– Кызык икән.
– Бик! Менә биредә эшебез беткәч, мин сине дә парашют белән
сикерергә өйрәтәчәкмен.
Пәри елмаеп куйды:
– Бигрәк зур планнар корасың син!
– Кормый тагын! Әле минем мунча салып бетерәсе бар. Белсәң
син минем мунчаның ниндилеген! Артыш себеркесенә кадәр әзерләп
куям. Артышны беләсеңме?
– Беләм инде. Җен куа торган агач.
– Нәкъ шулай. Бөтен җен-пәриләреңне куып бетерәбез.
Фаза янә телефонына чумды, аннан иелә төшеп, кабат Пәригә
сузды.
– Кызым.
– Йөз тапкыр күрсәттең бит инде, Фаза!
– Менә бусы – улым. – Илнур, кабат телефонын тотып, башын
мендәр урынына бөгәрләнгән йокы капчыгына терәде. – Әллә син
бу тормышта очраклы нәрсәләр бар дип уйлыйсыңмы? Һич кенә дә
юк. Барысы да алдан уйланылган, илаһи көчләр тарафыннан исәпләп
куелган. Агачтагы яфрак та очраклы гына җиргә барып ятмый. Ул
нәкъ менә берәр төрле орлык өстенә ята. Шул орлык кышкы суыкта
өшемәсен өчен. Яфрак җылысында теге орлык кар ятканчы туңмый
исән кала. Киләсе елда язын шыта. Яңа агач үсеп чыга. Чөнки теге
яфрак койган агачның гомере санаулы, аңа алмаш кирәк. Дөнья шулай
дәвам итә. Ә без, кешеләр, нәселләребезне дәвам итәргә тиеш. Без,
синең белән юкка гына очрашмадык. Минем дә, синең дә улыбыз һәм
кызыбыз бар. Яшьләре белән пар киләләр. Без аларны һичшиксез
өйләндереп, кодалар булырга тиеш, Пәри!
– Аларның да холыклары синеке шикеллеме? – Пәри бу сүзләрне
ишетүдән гаҗәпкә калган Фазаның йөзен күз алдына китерде. Тегесе
аска иелеп үк карады.
– Ә минем холкыма нәрсә булган?
– Кирелек бар үзеңдә, шул гына...
– Кирелек түгел ул, Пәри. Үҗәтлек, үзсүзлелек. Усаллык сәбәпче
түгел бит моңа.
– Беләм инде. Гаделлек эзлисең.
– Әнидән күчкән гадәт. Ул да гомере буе шундый. Гаделсезлеккә
юл куймады, бик горур кеше, безне дә шулай тәрбияләде. Авырлык
кичерсә кичерә, әмма үзен кыерсытырга урын калдырмый. Әнигә бу
сыйфат әбидән күчкәндер, мөгаен... – Фаза бер мәлгә дәшми торды.
Аннан тавышы бөтенләй үзгә, аңа сирәк кенә хас булган җылылык,
күңел нечкәргән сыйфатка керде: – Ә балаларым бик әйбәт минем,
Пәри. Андый балалар өчен... Андый балаларның киләчәге өчен һич
үкенми үләргә дә була...
Урам якта ишетелгән шау-шу аларны янәдән кырыс чынбарлыкка
кайтарды. Кемнәрдер кычкырып сөйләшә, көлешә, аңа техника
гөрелтесе дә кушылды. Пәри белән Фаза, сүз куешкан төсле
урыннарыннан торып, урамга чыктылар.
– Карагыз, егетләр, комбат нинди раритет алып кайткан!
Солдатлар сырып алган урынга Фаза да ашыкты. Бактың исә,
хәрбиләрне сабыйларча шатланырга һәм гаҗәпләнергә мәҗбүр
иткән әкәмәт – гап-гади «Урал» мотоциклы икән! Бер караштан ук
аңлашыла – бу матай күпне күргән. Бишеген, канатларын әле аннан,
әле моннан күгәрек кимерә башлаган.
– Иптәш комбат, кайдан таптыгыз мондый борынгы динозвар-
ны?! – дип ыржайды кемдер.
– Динозаврмы-юкмы, анысын тормыш күрсәтер. – Комбат, канәгать
елмаеп, сакалын сыпырып куйды. – Бакча малы түгел, егетләр, акча
малы. Бер абзыйдан сатып алдым. Кирәге чыгарга тиеш моның. Бераз
карап җибәрергә генә кирәк. Йә, кайсыгызның кулы ята?
– Минеке! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Илнур.
Хәер, аның юлын кисәргә ашкынучылар күренмәде дә.
– Фаза, яхшы, сиңа тапшырам. Син энергетик түгелме соң?
– Инженер-энергетик, иптәш комбат! Шуның өстенә, мин
балачактан матай белән үстем. Авылда күп чаптык без, аңа атланып.
– Бераз рәткә китерәсе булыр, берәр төрле ярдәм кирәк булса
әйтерсең, Фаза.
– Яхшы, иптәш комбат!
Шул мизгелдән Илнур, дөньясын онытып, матайга ябышты.
Илнур мондый техника белән балачактан ук маташты. Ул һөнәргә
Заһир бабасы өйрәтте аны. Апасы белән икесен җәй буена әнисенең
туган авылы Чирмешәнгә кайтаралар иде. Илнур вакытын бабасы
белән мәш килеп үткәрде. Авылда милиция-фәлән юк, шуңа күрә
тимер атны әле үсмер чакта ук иярләргә өйрәнде. Дөрес, әбисе Дания
моны бер дә хупламый иде.
– Ярый ла инде үзең, яшисен яшәгән дигән шикелле! Япь-яшь
баланы матайга утырталармыни?!
– дип, табынга утырган саен тирги
иде ул ирен. – Мәтәлеп китеп, муенын сындырса?
– Мәтәлми, – дип елмаеп, Илнурга күз генә кыса Заһир бабасы. –
Бишеге бар бит, ничек мәтәлсен, ди, ул?!
– Бала гына бит әле! Юлда югалып калып, рулен читкә борып
җибәрсә?!
– Басу юлында әллә кая кереп китә алмый, кире борылып чыгар. –
Бабасы Заһир, хатынының сүзләрен сабыр гына тыңлап, һәрберсенә
җавабын таба торды. Дөрес, аның да түземлеге беткән вакытлары бар
иде: – Дания, сине тыңласаң, балаларны өйдә бикләп утыртасы гына
кала бит! Урманга барма – бүре ботарлар, суга кермә – батарсың, анда
басма, монда торма... Егет кеше бит ул, канса да канис!
– Егет кеше булырга иртәрәк әле, – дип, үзенекендә тора Дания
әбисе. – Мин бит юкка гына сөйләмим боларны!
Дания әбисе шуннан соң озын-озаклап, ничәнче елда кемне бүре
ботарлаганын, кайчан кемнең батып үлгәнлеген һәм башка шундый
кыйссаларны бәян итәргә керешә. Ирләр, моның белән бәхәсләшеп
тормавың хәерлерәк дип, дәшми генә тыңлап торалар. Дания әбисе
кырысрак кебек тоела. Аны якыннан белмәгән кеше усал да дияр,
бәлки. Әмма Илнур белә – әбисенең тышкы кырыслыгы кабык кына,
аның артында бала-оныкларга, якыннарына, һаман тиргәлеп торган
иренә карата җылы ярату хисе яшеренгән. Гомумән, аларның өендә
артык егылып китеп тәкәллефләнү юк. Күкләргә чөеп мактамыйлар
да. Берәр яхшы нәрсә эшләсәң: «Булган бит инде, тагын нәрсә кирәк?»
дигән җөмләне ишетү шул мактауның иң югары ноктасы булыр.
«Урал» мотоциклы Илнурны әнә шул хатирәләренә, тыныч-бәхетле
балачагына кайтарды кебек. Хәзер инде аны күбрәк майга баткан
рәвештә очратырга мөмкин иде. Матайны яңабаштан сүтеп җыйды
дияргә мөмкин.
– Хуҗасы әйбәт кеше булган моның, – дип мактый иде, егетләр
белән тәмәке көйрәткән чакларда. – Бөтен җирен яхшылап майлап
тоткан. Болай карап тормаса, мондый борынгы мотоцикл исән калыр
идемени?
Искегә тисәң – исең китәр, «Урал»ның да җитешсез яклары
табылды. Аңа кайбер запас частьлар кирәклеге ачыкланды. Илнур
очраган бер хезмәттәшенә якын-тирә авылларда берәрсендә
шушындый ук матай юкмы икәнлеген белешергә кушты. Баштарак
аның бу сүзләренә артык җитди карамадылар кебек. Кабат-кабат әйтә
торгач сеңде тагын. Батальон хәрбиләренең берсе булмаса, икенчесе
җирле халык белән аралашканда, «Урал» мәсьәләсен кыстыргалап
куярга өйрәнде. Һәм көннәрнең берендә Илнурга да бәхет елмайды –
алар урнашкан җирдән ерак түгел бер авылда шушындый ук матай
бар диделәр. Хуҗасы – ялгызы яшәүче Нюра түти икән. Илнур,
сатулашу очрагына акча хәстәрләп, Нюра түти янына чыгып китте...
Авыл кечкенә, Нюра түтине эзләп табуы әллә ни авыр булмады.
Йорты зур һәм нык иде аның. Батальоннан алып торган «УАЗ»
машинасын капка төбендә калдырып, Илнур ишегалдына узды.
– Тётя Нюра, здравствуйте! – дип шәрран ярды ул, тирә-якны
күзләп.
Ишегалдына карап торган тәрәзәдә шәүлә күренде. Йөрәге бераз
сызлап куйган итте – Дербентның сак кыланырга кушканлыгын
исенә төшерде. Ялгыз гына йөрмәскә үгетләделәр бит, үзе генә чыгып
киткәненә үкенергә туры килмәгәе. Бу якларда диверсантлар шактый,
әле тегеннән, әле моннан шомлы хәбәрләр килеп кенә тора. Тик Нюра
түтине берүзе генә яши диделәр бит. Шуңа да берничә солдатны
күрсә, курка калыр, киреләнер дип фаразлады Илнур.
Чолан ишеге шыгырдаганы ишетелде. Илнурның колагы таныш
сүзләр эләктереп алган кебек булды. Тукта, тукта, башы буталып,
галлюцинация-фәлән түгелдер бит?! Аермачык яңгырады түгелме?
Әнә, янә кабатлый:
«Нишләп йөриләр болар тагын, каһәр суккыры нәрсәләр!»
Ихлас ачу һәм нәфрәт белән, әмма чеп-чи татарча әйтелгән бу
сүзләрдән Илнурның йөрәге икенче бер халәттә җилкенеп куйды.
Шатлыктан күкрәге кысылды.
Ишек ачылды, бусага караңгылыгында чак кына бөкрәя төшкән
ак яулыклы әби сыны шәйләнде. Сөяккә калган кулы таякка таянган,
талчыккан күзләре эчкә баткан, әмма аларда барыбер яшәү көче һәм
ныклык сизелә.
– Исәнмесз, апа! – дип елмайды Илнур. – Минем исемем Илнур.
Бусагада басып торган карчык та гаҗәпләнде,
ул, күзләрен
чекерәйтә төшеп, Илнурга текәлде. Аннан саклык белән басып,
бусага аша атлады. Илнур аның аягындагы ак оекбашны, ялтырап
торган кызыл эчле кәлүшне, иңенә салынган мамык шәлне абайлады.
Әбекәй, бер кулы белән кояшны каплаган итеп, янә егеткә бакты:
– Илнур дисеңме?
– Илнур, апа, Илнур.
Әбекәй колакларының дөрес ишеткәнлегенә инангач, тынычланып
калды, йөзе кырысланды, күз карашы очкынланып алды.
– Нәрсә даулап йөрисең син, Илнур? – Шулай да, егетнең исемен
әйткәндә җылылык сизелеп китте кебек.
– Гафу итегез, сезнең исемегезне белмим...
– Нюра дидең бит. Безнеңчә Нурия булам инде. – Ул егетне
баштанаяк күзләп чыкты. Әбекәй ни турындадыр уйлый иде. – Кайдан
килдең?
– Тегеннән... – Илнур, югалып калып, капка ягына ишарәләде.
– Тумышың белән кайдан син?
– Апас районы.
– Ә, Апас районы... – Нурия әби янә дәшмәс булды, күзләре белән
Илнурны бораулавын дәвам итте. Аннан анык кына бер карарга килде
шикелле: – Әйдә, өйгә кер.
– Мин ни...
– Болай аяк өсте сөйләшерлек сәламәтлегем юк. Сезнең белән
булганы да бетәр, каһәр, – дип сукранды әбекәй, егеткә борылып
карамый гына. Илнур аңа иярде.
Өйдә рәхәт иде. Бер генә мәлгә Илнур үзен авылга, Чирмешәнгә,
Дания әбисе хозурына кайткан төсле хис итте. Мең ярым чакрым ара
бер мизгелдә уалып юкка чыкты кебек. Әйтерсең ул үзләрендә, туган
җирендә. Өй эченең бөтен бизәкләре, челтәрләре, сәгать текелдәве,
хәтта исләре – барысы да аңа таныш. Гүя Татарстандагы гади генә
бер йортны алганнар да төбе-тамыры һәм хуҗабикәсе белән бирегә
күчереп куйганнар.
– Утыр, балам, – дип, табынга дәште Нурия әби. Үзе кухня ягына
кереп китте. Тиздән аннан чәйнек сызгырганы ишетелде.
Өйдә әби таяксыз гына йөри иде. Ул ашыкмый
гына табынга
прәннек белән кәнфитләр чыгарды, аннан, калтыранган кулларында
шалтыр-шолтыр шалтыратып, ике чәшке чәй китерде.
Бөтен бу манзара Илнур өчен бөтенләй көтелмәгән иде – ул
үзен әллә өндә, әллә төштә дип уйларга да белми. Аның авыз ачып
утырганын күргән Нурия әби хәйләкәр елмаеп куйды:
– Нәрсә карап каттың? Агу салып бирер дип уйлыйсыңмы әллә?
– Юк ла инде, сез нәрсә...
– Нәрсә-нәрсә... Агуны сиңа түгел, үземә салыр идем дә, ярамый
шул. Тегесе дә, монысы да – безнең өчен гөнаһ. Картым җәннәттә көтеп
ятадыр, мин җәһәннәмгә китеп барсам, кәефе кырылыр бичараның! –
Нурия әби кеткелдәп куйды. – Апастан дисең инде, алайса?
– Апастан.
– Ә мин Балтачтан. Яшьли шушы якларга чыгып киттек. Бәхет
эзләп, байлык куып. Син эч чәеңне, эч, тартынма. Агу турында
болай, шаярттым гына. Үзебезчә эндәшкәч, табынга чакырмый куып
чыгармадым инде. Безнең халыкка алай кылану килешми. Җитеш,
әйдә, бары – бергә, югы – уртак.
Илнур өстәлдәге прәннекләргә үрелде. Ул арада бүлмәне күзләде.
Бер фоторәсемгә аеруча игътибар итте. Ир белән хатын. Ирнең
йөз-кыяфәтеннән, карашыннан ук көч-куәт бөркелеп тора. Аның
янәшәсендәге хатын-кыз исә үтә дә нәзберек сыман.
– Яшь чакта чибәр идем шул, – дип, аның карашын эләктереп алды
Нурия әби. – Картым ай-ваема карамый урлап алып кайтты. Бирегә
дә минем сүзне тыңлап тормый-нитми алып китте. Ул вакытта әкият
иленә китәбез төсле тоелды. Үзе җылы як, якында гына диңгезе дә
бар, йөзем шаулап үсә, карбыз-кавыны дисеңме! Шахтада эшләп,
череп баерга мөмкин, уч тутырып акча түлиләр, безнең Татариядәге
кебек хәерчелек түгел. Рәхәтләнеп яшәрбез шикелле иде... Пенсиягә
чыгып, шул хыялланган төслерәк яши дә башлаган кебек идек инде.
Болай буласын кем белгән соң?! Ярый ла, картым үлеп котылды. Мин
менә үлә алмый интегәм. Вакыт инде, балам, вакыт, туксан белән
барам бит. Чәшкеңне бирче, чәеңне яңартам.
– Юк, булды...
– Бирермен мин сиңа булдыны! Безнең халыкта алай бер чәшке
чәй белән аерылышу гадәте юк. – Нурия әби җәһәт кенә кухня ягын
әйләнеп тә чыкты. – Туксанны ваклыйм, әйе... Ир кешегә кайда да
рәхәт инде ул. Менә картым да иртә китеп барды, сугыш галәмәтен
күрмәде. Ә миңа насыйп булган икән. Аның снарядларын да әйтер
идем инде. Ник берәрсе шунда минем өйгә эләксен, ди, ә?! Идән
астына да төшмим, шушында гына ятып йоклыйм. Үлемнән куркыр
яшьтә түгел. Туксан белән барам дидем шикелле, әйеме?
– Әйттегез, Нурия әби. Безнең егетләргә хәбәр итсәм, алар сезне
моннан алып китә алалар, снарядлар булмаган урынга.
Нурия әби янә рәхәтләнеп бер кеткелдәп көлеп җибәрде:
– И балам! Тынычлык эзләп, торган җирне алмаштырыр яшьтәмени
мин?! Әллә соң син минем балалар юк дисеңме? Бар, Аллага шөкер!
Бер улым, бер кызым. Улым – Киевта, кызым – Казанда. Әле берсе
үзләренә чакыра, әле икенчесе. Картымның каберен ташлап, алар
янына чыгып китәм димени? Юк, шушында соңгы сыену урынын
табарга насыйп инде.
– Балаларыгыз төрле якларда икән...
Нурия әби авыр сулап, уфтанып куйды.
– Төрле якларда шул. Мин ике ут арасында сыман, балам.
Балаларым бер-берсе белән аралашмый. Улым тегеләр яклы, кызлар –
болар ягында. Баштарак бәхәсләштеләр, соңрак дошманлаштылар,
хәзер инде бер-берсен белешмиләр дә. Улым шалтыратса, аңа –
сеңлесе турында, кызым хәбәргә чыкса, абыйсы турында сөйләп
калырга ашыгам. Ә алар миннән – әниләреннән дә бер-берсе турында
бернәрсә дә ишетергә теләми. Берсе турында сүз башладыммы –
икенчесе шунда ук, тизрәк саубуллашып, телефонны ташлый.
Нурия әби яулык чите белән күз яшен сөртеп куйды.
– Улыгыз... Ул сугыштамы?
– Юк, Аллам сакласын! Сугышчы түгел, айтишник. Кампитрлар
белән эш итә. Бик акыллы инде, күз генә тимәсен.
– Ә сез, Нурия әби?
– Нәрсә мин?
– Сез улыгыз яклымы, әллә кызыгыз белән килешәсезме?
Нурия әби, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды, барып,
тәрәзәгә күз салды, аннан ишек катын әйләнде. Янә табынга утырды,
инде суынып беткән чәенә үрелде.
– Безнең картым белән бирегә күченеп килгәнгә алтмыш
елдан артык вакыт узган, балам. Минем балаларым үзләре әби-
бабай булып беттеләр. Сугышка кадәр кызым ягыннан оныгым
хатыны, ике сабыен ияртеп, кунак булып киттеләр. Рәхәтләнеп
йөгерештеләр, күрсәң син аларны! Өйнең астын өскә китерделәр.
Бакчаның башына җиттеләр. Диңгезгә барып, туйганчы коендылар.
Улымның гаиләсе кайтты. Күчтәнәчләр алмаштылар. Кызым Казаннан
абыйсына бүләкләр җибәргән, абыйсы – Киевтан сеңлесенә... Хәзер
боларның барысы да сагынып сөйләргә генә калды. Мин кем яклы
дисеңме? Беркем яклы да түгел. Шул ук вакытта икесе яклы да. Ничек
телисең – шулай аңла. Икесе дә минем бала. Икесе дә миңа якын.
Ничек берсен икенчесеннән аерыйм, ди?! Минем шушы нигеземдә
тынычлап үләсем генә килә. Тизрәк үлсәм, газапларым болай үзәккә
үтеп бимазаламас иде. Газраил да киләм дип тормый. Безнең кебек
карт-корыга аның да игътибары юк, әнә, яшьләр артыннан чаба, каһәр
суккыры! Тынычлык яклы мин, балам. Тегеләргә дә авышмыйм,
боларга да. Син ни... Йомыш белән килгән идеңме?
– Йомыш белән, Нурия апа! Сездә иске мотоцикл бар диделәр.
Әбекәй тел шартлатып куйды, әле генә кайгы-сагыштан йөзендә
тирәнәеп киткән җыерчыклары кимеде төсле, ул ихлас елмайды:
– Бөтен нәрсәне белеп торуыгызны әйт әле син! Кая карама –
шымчы!
– Юк инде, шымчы түгел. Авылда сораштырган идек...
– Менә сез китеп барырсыз да, тегеләр килер. Тегеләргә сине чәй
белән сыйлап утырганымны сөйләрләр. Зоя Космодемьянская кебек
асып куйсалар, нишлисең? – Әбинең йөзе янә үтә җитди төсмер алды,
әмма икенче мизгелдә ул кабат кеткелдәп көләргә кереште. – И, бу
кешеләрне әйтер идем инде! Бернәрсәне дә яшерерлек түгел, барысын
да күреп торучы да, сөйләүчесе дә бар. Әйе, матай, ди, шуннан?
– Сез миңа аны сатып җибәрә алмассызмы?
Нурия әби уйга калды.
– Картым бик саклап тотты ул матайны. Миңа да ул кадәрле кадер-
хөрмәт тәтемәгәндер. Шахтадан кайту белән шуңа ябыша. Аннан
карый, моннан сипли. Мине бишегенә утыртып, шәһәргә алып барган
чаклары да булды. Рәхәт вакыт иде ул, балам. Әллә без яшь идек,
әллә заманасы шундый... Ә сиңа ул матай нәрсәгә?
– Безнең батальонга кирәкле техника ул, Нурия әби.
Әбекәй урыныннан торды, борын астыннан ниндидер җыр көйли-
көйли, табын җыештырырга кереште. Аны-моны әйтми, кухня ягына
кереп китте. Тиздән теге яктан шалтыр-шолтыр савыт-саба юган
тавыш ишетелде. Илнур сабырлык белән көтәргә кереште. Әби, кабат
олы якка чыккач та, аңа беренче күргәндәй текәлеп катты.
– Син нәрсә, китмәдеңмени әле?!
– Әби, матайны сөйләшеп бетермәдек бит.
Нурия әбекәй, уфтанып, диванга барып утырды. Аннан усал
ялтырап торган күзләрен егеткә төбәде.
– Сатылмый ул, балам. Иремнең төсе итеп саклыйм мин аны.
– Ул исәннәргә булыша алыр иде, Нурия әби.
– Ничек итеп? Пулямут куясың да нимесләр кебек та-та-та китереп,
кешеләрне атып йөрисеңме, нәгъләт?!
– Юк, киресенчә. Ул мотоцикл белән без яралыларны коткарыр
идек. Егетләрне фронт сызыгыннан алып чыгар өчен кулланырга
уйлыйбыз без аны.
Нурия әби тирән уйга калды. Аннан стенада эленеп торган фотога
күз салды. Илнур да карашын шунда юнәлтте. Аларның икесенә дә
шахтёр абзый карап тора иде.
– Алдамыйсыңмы? – дип пышылдап диярлек дәште Нурия әби.
– Валлаһи газыйм!
– Әйдә, алайса, Аллага тапшырып!
Матайны Нурия әби күпме генә мактамасын, ул инде элеккеге
ыспайлыгын күптән югалткан иде. Озак вакыт сарайда яту үзенекен ит-
кән – ул инде үтилгә тапшырырлык хәлгә төшкән. Шулай да Илнур аның
үзенә яраклы булган детальләре барлыгын бер карашта билгели алды.
Бишеген калдырып, матаен гына алып китәргә карар кылды. Күгәреп
каткан мотоциклны урамга берүзе алып чыгып, «УАЗ» машинасына салу
шактый көч таләп итте, әмма Илнур бирешмәде, җиңде. Бәлкем, Нурия
әбекәйнең таягына таянып, бертуктаусыз бытылдау аралаш догалар
кылып торуы да ярдәм иткәндер. Тәмам чиләнсә дә, морадына иреште.
Нурия әби аңардан акча алмады.
– Улым, әбиеңне алдама, яме?! Матаең кешеләр коткарыр өчен генә
хезмәт итсен. Башыгыз сау булсын дип, гел догада торырмын, – дип
озатып калды ул Илнурны.
Кире кайткан вакытта Илнур әлеге очрашуны янә хәтереннән
кичерде. Нурия әбидә үзенең Дания әбисе чалымнары бар кебек иде.
Нинди гаҗәп хәл – язмыш әллә кайларга, меңнәрчә чакрым ераклыкка
илтеп ташласа да, татар әбисе биредә дә шул ук әби булып калган.
Генетик дәрәҗәдә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган охшашлык,
аны бернинди чит мохит тә җиңә алмаган. Сөйләшү рәвеше, өйне
карап тору тәртибе, чәй белән сыйлау гадәте... Барысы да бер үк
төрле, барысы да үзәкне өзәрлек дәрәҗәдә таныш һәм якын. Һәм
шушы якынлыкны тоюдан күңелне самими бер рәхәтлек биләп алды.
«Урал», акрынлап, хәрби халәткә керә барды. Фронтка якын урында
сайланып тору мөмкинлеге юк – идән буяуларын табыштырып булса
да, Фаза аңа сугыш кырына туры килердәй тышкы кыяфәт тә кертте.
Мотоцикл куе яшел, көрән, саргылт төсләргә буялды, хәтта аның
алгы пыяласы да шул буяулар белән сыргаланган иде. Төзеклек
ягыннан тел-теш тидерерлек түгел – бер тибүдән кабына. Илнур үзе
белән һәрвакыт бишекнең алгы өлешендә бер канистра бензин йөртә.
Бабасыннан калган гадәт – запас беркайчан да зыян итмәс. Бишекнең
арткы өлеше медицина кирәк-яраклары өчен ярап куйды.
Тик менә шул бишек мәсьәләсендә Илнур тынычлык таба алмады.
Аның арттагы өлешендәге кечкенә ишеге ябылмый – тупсалары
черегән. Тәки тәртипкә китереп булмый. Илнур әлеге тупсаны кайдан
табарга мөмкинлеген искә төшергәндә, теге яктан үзләренә карата
һөҗүмнең кыза башлаган вакыты иде. Шулай да, тәвәккәлләде.
Дербент Фазаны дәшми генә тыңлап торды, аннан каршысындагы
картага иелде.
– Кайсы хутор дисең?
Авылның исемен бик яхшы белсә дә, янә сорады. Илнурның
җавабын да көтеп тормый, нәкъ шул ноктага текәлде.
– Бүген төнлә ул хуторны утка тоттылар, – диде комбат, Илнурга
борылып карамый гына.
– Аңа тимәгәндер.
– Кемгә?
– Әбигә.
– Нинди әбигә?
– Мотоцикл хуҗасына.
Дербент Илнурга ихлас гаҗәпләнү катыш ачулы караш ташлады
да өстәл яныннан ары атлап китте.
– Җибәрә алмыйм, Фаза.
– Иптәш комбат...
– Юк дидем. Боерык.
– Бу бит... Бу сезнең дә мотоцикл бит, иптәш комбат.
Дербент Илнурга сөзеп карады.
– Шул кечкенә шыгырдавык тупса өчен анда барасыңмыни?
– Кечкенә шыгырдавык тупсалардан зур механизмнар төзелә,
иптәш комбат...
– Ризалыгым юк! – Дербент, Илнурга арты белән борылып,
янә кәгазьләргә кереп чумды. Аннан үз-үзенә әйткәндәй тавышы
ишетелде: – Телефоныңны кабыза күрмә, көтеп кенә торалар.
...Хутор-авыл әллә кайдан ук аны кара төтен һәм шул янгыннан
чыккан буылдыргыч ис белән каршылады. Әле кайчан гына яшеллеккә
күмелгән урамнарның асты өскә килгән, бакча-йортлар актарылган...
Илнур мотоциклын
Нурия апа йортына таба ашыктырды. Хәзер
инде биредә җәһәт кенә җилдереп булмый, җирне каезлап төшкән
бүрәнкәләрне урап үтәргә туры килә.
Нурия әбинең өе торган урын тоташ хәрабәләргә калган. Әйтерсең
әкияти явыз дию килеп, аның йортын учында вак ком халәтенә
җиткереп уган да бер кыя итеп өеп куйган. Агач-такта кисәкләре
тырпаеп торган ул кыяның
төрле ягыннан төтен күтәрелә...
Мотоциклыннан төшеп, Илнур, белгән догасын укый-укый,
тар-мар ителгән нигезгә якынлашты. Машина тавышы ишетелде.
Илнур, шул тарафка борылып, иңенә асылган автоматын
кысыбрак тотты. Янгын сүндерүчеләр килә икән. Алар да ерак
түгел туктады. Шофёры урында калды, кабинадан куе мыеклы
агай төште. Аның йөзе корымга баткан, бөтен кыяфәтен чиксез
арыганлык хисе биләп алган. Тәмәкесен кабыза-кабыза, Нурия
апаның өен күзләде, үзе Илнурга таба атлавын дәвам итте.
Янәшәгә үк килеп җиткәч тә дәшми торды. Илнур үзе беренче
булып сүз башларга җөрьәт итте.
– Ялгыз әби яши биредә. Нурия. Тётя Нюра.
Янгын сүндерүче, күзләрен кыса төшеп, Илнурны күздән кичерде.
– Татар батальоныннанмы? – диде ул, егетнең нашивкаларына
ишарәләп.
– Шуннан... Әби дә татар иде. Аны мөселманча җирләргә кирәктер.
– Мөселманча! – Абзый тел шартлатып кына куйды. – Җирләргә
кирәк. Шунысына булса да өлгерәсе иде, энем. Бу – бүгенгә өченче
нокта. Барысына да кул җитми, шайтан алгыры!
– Ник бирегә бәрәләр соң алар?
Абзыйның карашыннан ук куырылып килерлек иде – үзе үк яңа
янгын чыгарырлык. Әмма түзде, эчендәге ташкынны баса алды, бары
тик чигәсендәге кан тамырлары гына бер мәлгә куркыныч рәвештә
бүртеп алдылар. – Син, энем, үзегезнекеләр янына китсәң иде. Хәрби
киемең кызыл чүпрәк төсле.
– Һавада шымчылар күренми бит.
– Хе, һава, имеш! Шушы йортларда алар юктыр дип беләсеңме?!
Җитәрлек. Халыкны да гаепләп булмый. Берегез килә, икенчегез
китә. Кемгә табынырга белгән юк.
– Китмәбез.
– Шулай дия-дия, егерме ел үтеп бара бугай инде. Әбиең өчен
борчылма. Ничек күмелсә дә, шәһит җан ул. Аллаһы Тәгалә бездән
яхшырак белә. Ә син бар, үзеңнекеләр янына кайт.
Көнбатыш канлы рәшә төсенә керде. 2023 елның кызу җәендә,
«Тимер» батальоны, күнегелгән урыныннан кузгатылып, колонналарга
тезелде. Тузан өермәсенә күмелгән техника каршы якка кузгалды.
Кызган табага әйләнгән броняга солдатлар ябышып утырды. Өсте
ябулы йөк машиналарына кирәк-ярак төялде. Шул кирәк-яраклар
арасында, түмгәк саен ыңгырашып куя торган «Урал» мотоциклы
да бар иде…

(Дәвамы бар)

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев