Сукыр Гаваз (дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

4

Йомышчы һаман күренми. Көткәндә, вакыт агышы туктагандай тоела. Йолдызның калкуына өметен өзгән Гаваз, өенә керергә җыенып, урыныннан күтәрелгәндә, кемнеңдер үлән кыштырдатып, аягын сөйрәбрәк аңа якынлашканын сизә. Сукырның колагы ифрат сизгер була, диләр. Хактыр. Баш мие берәр югалтуның функциясен башка әгъзаларга күчереп, соңгысының вазифасын көчәйтә кебегрәк фикердә тора бер ише галимнәр. Галошын авыр күтәреп атлавына караганда, Гәзимгә охшамаган иде көтелмәгән миһман. Егетнең янына килеп җитүгә берничә адым калгач, «эһем-эһем», дип, тамагын кырып алуы буенча, үз теләге белән авыл мулласы вазифаларын үтәп йөрүче, аңа кем өчендер «Алла колы», ә кемгәдер «суган суфые» кушаматы белән билгеле Сәләхетдин карт булырга тиеш, дип фаразлый егет. Һәм ялгышмый. Картның: «Сау-сәламәтме, Гаваз энем?» – диюенә катырак бәрелмәкче иде дә, вакытында тыелып кала алды. Шулай да, көткән кешесе урынына башкасы килүдән туган гарьлек хисен йөгәнли алмыйча:

– Саулыгым баштин ашкан, теләсә кем белән бүлешә алам, – дип, янына ук килеп бөялгән кешене юри танымаган булды. – Кем йөри әле анда, мин берәүне дә чакырмаган идем.

– Мин – әтиеңнең җан дусты Сәләхетдин бабаң. Танымаган булып кыланма? Сөйләшеп аласы гамем бар.

Сырты кабарган Гаваз:

– Сукырның кемгә кирәге булсын да, дөнья матурлыгын күрмәгән кеше белән нәрсә турында сөйләшеп булыр икән? – дип дорфаланды.

Тормышның ачысын-төчесен татыган, бүлешсә, күпләргә җитәрлек кагуны, рәнҗетүне кичергән, утызынчы елларда мәчет манарасын кистермәү өчен җан атып йөргән өчен түрәләр, имансызлар аны гавамны котыртуда гаепләп, биш елга якын хибес шулпасын «чөмереп» чыккан батыр йөрәкле Сәләхетдин, Гавазның кәефе начар булуга карамастан, төртмәле сүзләрен җитдигә алмады.

– Балам, син минем белән бөердән сөйләшмә әле. Гариплегеңә сыланып, рәнҗеп тә, үпкәләп тә утырма. Тегендәрәк күч әле, аякларым сызлый, яныңа чүмәшим. Мин күптәннән җыенып йөреп, сөйләшергә махсус килүем.

Гаваз, урыныннан кузгалмыйча гына, уң кулы белән эскәмияне капшады.

– Утырыгыз, урын җитә.

Ап-ак сакалы шикелле үк пакь йөзле, тыныч карашлы карт, кул таягын янына куеп, алдан уйлап килгән сүзләрен тезеп китте.

– Гаваз энем, сезнең гаиләне язмыш бик нык талкыды, шуңа күрә озаклап вәгазь укырга җыенмыйм. Турырак әйтсәм дә, үпкәләштән булмасын! Кичә кибеттән кайтканда, әниеңне күргән идем, картайганлыгы, синең өчен әрнегәнлеге күзгә бәрелеп тора. Мескенкәем, җылыга тарган боз шикелле эреп, югалып бара! Шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, юкка чыгып барасың. Акча алганыңны көтеп, яныңда арзанлы мактаулары белән сәрхушләр генә йөри башлады, рәтле-башлы адәмнәр өегезне әйләнеп узалар.

Шунда карт, сүз агышын туктатып, тавышын күтәреп, кемнедер ачуланып алды.

– Кит моннан, мәлгунь, бу тирәдә буталып йөрисе булма!

Тегесе дә җавапсыз калмады.

– Каян килеп чыктың әле, «суган суфые», намазлык өстендә оеп утырасы кеше, монда эч пошырып йөрисең!

Гаваз шыпырт кына, әмма Гәзим ишетерлек итеп, «соңрак килерсең, мин монда булам әле», дип әйтергә өлгерде.

Чынында, бу мизгелдә картның әнисе турында әйткән сүзләре егетне уйга салды. Шул мизгелдә ул әнисенең борчулы, җыерчыклы йөзен, намазлыгында, Ходайдан ярлыкау сорап утыруын күзләре белән күрмәве өчен сөенеп куйгандай булды. Ул үзенең нәүмизләнеп, сабыйланып киткәнен сизде. Янәшәсендә, аңа нисбәтән изге теләкләр белән килгән олы зат утыра лабаса. Шул ук вакытта ниндидер үҗәтлек аны тиз генә килешмәскә, баш бирмәскә котыртып тора.

– Нишлим соң инде, Сәләхетдин абый, танырга да оят. Эчкәч, беразга булса да гариплегемне, берәүгә дә кирәксезлегемне онытып торам.

– Нихәл итмәк, бәгырь, һәркемнең үз язмышы. Адәм баласы җир астына Аллаһ хозурына кереп ятканчы, күпме сынау уза: беришесе нәфесен йөгәнли алмый, икенчесе нахакка рәнҗетелә, син исә туган җиреңне, халкыңны коллык газабыннан коткару юлында газиз күзләреңне шәһит иттең, башкалар рәхәттә яшәсен өчен михнәт күрәсең. Батыр егет җен коткысына бирелергә тиеш түгел. Әле бит, гафу ит, маңгай күзеңнән бүтән күңел күзе бар. Шуны саклый белергә кирәк.

– Сукыр кешегә күңел күзе дә тәтеми торгандыр, – дип, егет үзен янәдән җиңел генә сыртка салдырмаска булды.

Егетнең тиз генә аратага керергә җыенмаганын, юриме, чынлапмы йонын кабартканын сизенгән карт төлке, сүзне үтемлерәк фикергә күчерергә булды.

– Сине, энем, Аллаһы Тәгаләбез ярдәменә таяну гына коткарыр! Аның бөеклегенә, мәрхәмәтенә ышансаң гына, син үзеңнең рухи яктан ялгыз булмавыңа инанырсың, иман нуры сине яктылыкка чыгарыр! Соңгы чорда басылган мәҗмугаларына кертелми килгән, сабыйларга киңәш-ярдәм рәвешендә балаларга мөрәҗәгать итеп язылган иң нәфис шигырьләренең берсен бөек Тукаебыз «Таян Аллага!» дип атаган. Хәтерем ялгышмаса. Дөрес, бу юлларны мин һәр көнне диярлек кабатлап йөрим.

 

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

 

Бу шигырьне бирелеп, хисләнеп, дөньясын онытып тыңласа да, аның ихтыярына буйсынмаган кирелек Гавазны «Аллага таянсам, ярдәмен сорасам, күзләремне кайтарырмы» кебек көфер сорауны бирергә котыртса да, әхлаклы гаиләдә үсү нәтиҗәсе – инсафлылык аны туктатып калды. Сәбәбен соңрак аңышты: изге картның үз җае белән аккан саф сулы инешне хәтерләткән, Аллаһка бирелгән тыныч, салмак, шул ук вакытта ышанычлы тавышы аның җанына, кан тамырларына җылы дулкын, сихәтле рәхәтлек иңдерүен сизде. Әле ул чорда яшүсмер генә булса да, Сәләхетдин абыйсының мәчет манарасын кистермәү өчен үзен аямыйча көрәшеп йөрүләрен, үзәктән килгән милициянең кулларына богау салып алып китүләрен хәтерли. Юк, сиңа бары тик изгелек теләп, олы башын кече итеп йөргән затны юк-бар сораулар белән рәнҗетергә ярамый.

Шулай да бер ачыкламыш сөален бирергә җөрьәт итте.

– Сәләхетдин бабай, нигә минем өчен шулай борчылып, ярдәм итеп йөрисең әле?

Җавап төгәл һәм кыска булды.

– Мәрхүм әтиең белән, илаһым урыны җәннәттә булсын, ахирәтләр, фикердәшләр, дигән идем бит. Тагын нәрсә өстим?

– Минем хәтерләвемчә, аның дуслары, аралашкан кешеләре күп иде. Тик алары Зәкиулланың сукыр улы турында синең кебек кайгырту күрсәтмиләр.

– Балакаем, Аллаһның кодрәтенә ышанган кеше юл чатында адашыпмы, буталыпмы калган кешегә булышмасын, ди. Икенче яктан, һәр татар татарга кулын сузарга, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Үзеннән башка безнең халыкның җиһанда бер яклаучысы да юк. Без – зурлыгыбызның кадерен белеп, шуны саклый алмыйча мескенлеккә төшкән милләт. Бар таянычыбыз – Аллаһ һәм ул тәкъдир иткән Ислам дине. Синең, гафу ит, эчүчелеккә бирелеп, үз-үзеңне югалта баруыңнан әниең дә борчыла-елый торгач, кара җир астына кереп ятса, кемгә кирәк булырсың?

Әнисе белән бер үк җырны җырлаган әңгәмәдәшеннән котылырга теләгәндәй, аның белән килешергә булды Гаваз.

Бер яктан, Сәләхетдин карт вакытсызрак килеп чыгып, үгет-нәсихәте белән туйдырганрак тоелса да, икенче тарафтан, эчке тоемы белән күңел түренә якты нур иңдерә башлаган гәпнең дәвам итүен тели иде. Нәкъ менә шуңа күрә учакка коры «чыбык-чабык» өстәргә булды.

– Язмыштан узмыш юк, тәкъдиреңә ни язылган, шуны күрерсең, – дип тә әйтеп калдырган бабаларыбыз.

– Мондый сынамышларның башка эчтәлектә әйтелгәннәре дә күп. Тормыш тәсбихенең бер төймәсе генә бу төшенке әйтемнәр. Аллага таянып яшәгән көрәшчеләр син әйткән сүзләргә таянмас!

– Дөресен генә әйткәндә, чарасызлыктан, башка чын-чынлап берәүгә дә кирәгем булмаудан эчәм мин, Сәләхетдин абзый. Киләчәгем ничек буласын да чамалавы кыен. Менә шул эскәмиям төбенә ятып үләрмен кебек.

– Бу – шайтан вәсвәсәсе, җен коткысы, җиңел юл эзләүчеләр фәлсәфәсе. Бирешсәң, фаҗига һәммәбезне сагалап кына тора. Бердәмлек җитмәү, көнчелек, хөсетлек аркасында без – меңәр еллык дәүләтебезне югалткан халык, дигән идем.

Гаваз Сәләхетдин хәзрәтнең акыл сатып, әхлак сүтеп сөйләшеп утыру өчен генә килмәгәнлеген, үгет-нәсихәте артында, яшереп куйган мина шикелле, тирән сер булырга тиешлеген дә сизенде. Бу хакта сорауны кабыргасы белән куярга булды.

– Миңа нишләргә соң инде? Балта, пычкы белән ир-ат эшен башкара, кадак кага, агач юна алмыйм. Бир бер киңәшеңне?

Җавап кискен, җәядән чыккан ук мисле, көтелмәгәнчәрәк булды.

– Сиңа өйләнергә кирәк! Тиз арада!

Гаваз, тыңлаучан солдат шикелле, утыргычыннан кубып, аягына басты.

– Нәрсә, нәрсә дисез? Күзем күрмәсә дә, колагым яхшы ишетә. Миннән көләсезме?

– Һич юк! Көлү түгел, елмаймыйм да, халык мәнфәгатьләре белән яшәгән дин әһелләренең авыз ачып ыржайганнарын күргәнең бармы? Яныңа килүемнең төп сәбәбе дә нәкъ шул, гаилә кору турында сөйләшү иде. Нәсел агачыгызны корытмас өченгә, әниеңә килен төшерергә, оныклары белән сөендерергә тиешсең!

Гавазның чын-чынлап тузынуын күреп, карт аның култыгыннан алып, урынына утыртты.

– Углан! Кызма, башыңны эшләт! Сугышка алынганчы берәр кыз белән йөрдеңме, һич югы якыннан танышлыгың булдымы?

Сәләхетдин карт үзе уйлап, бәяләп җиткердеме-юкмы, әллә кәкрегә атып турыга тидердеме, чынында ул егетнең төн йокыларын качыра торган авырткан сөяленә басты, күңелен бимазалап торган иң нечкә хисләренә кагылды. Гаваз өйләнү, берәр балалы хатын белән булса да кушылу, гаилә кору турында күптәннән хыяллана. Гәзим кебек гомерлек буйдак булып каласы килми. Анысын да шомарта бугай, янәсе, ул фронтта ярасын бәйләгән белорус кызына үлепләр гашыйк булган да, чибәркәе әүвәл аның белән очрашып йөреп, бер әфисәргә ияреп, аны ташлап киткән. Шуннан Гәзим хатын-кыз заты белән аралашмаска ант иткән... Тукран тәүбәседер әле, Гавазны тынычландыру өчен генә алдаша, әйтә торгандыр.

Кешеләрнең зиһенен алыштырырлык, табигатен үзгәртерлек хатын-кыз ләззәтен, балалар үстерү шатлыгын татымыйча, фани дөньяны ташлап китәрменме икән, дип бер генә борчылмады Гаваз. Сәләхетдин карт, шул мәүзугъка сүз куерта башлауга, күз алдына келт итеп Мораса мәктәбендә бергә укыган, Яңа Әмзә кызы Мөнирәне юксынып искә алулары, һәр төнне диярлек аның төшенә керүләре – барысы да хәтердә, газаплы, сагышлы уйлар үзәнендә. Күрше авыл кызы, чая, үткен сүзле, чибәр Мөнирә белән аралашулары үзе бер тарих. Мәктәптә үк аның толымыннан тартып чинатулар, аулакта саклап торып, кулларыннан тотарга тырышулар, биленә кагылган өчен мүкләшкә алулар, ә инде мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш кичәсендә бит алмасыннан «пәп» итеп алганда, кызның инде карышмавы, армиягә алыну повесткасы килгәч, авылларына махсус барып та Мөнирәне (комсомол эшләре белән район үзәгенә киткән булып чыкты) күрә алмыйча, «мин сине яратам, көт мине», кебек берничә сүздән торган хатны күрше кызында калдыруы... Сугышка китәсе көнне Мөнирәсе военкоматка махсус килеп, берәүдән дә тартынып, оялып тормыйча, аны кочаклап, иреннәреннән суырып үбүе... Болары мәңгегә күңелгә уелган татлы сәхифәләр, тик барысы да үткән-беткән, булмаган да шикелле. Мөнирә инде күптәннән иренең иңенә башын салып йоклап, тәмле төшләр күреп, үзе кебек матур балалар үстереп, көнен күреп ята торгандыр.

Гаиләле булмаган очракта да, минем тома сукырлыгым турында ишетеп, кулын селтәгәндер, ни өчен әле ул үзенә өстәмә бәла, авыртмаган башына тимер таяк алып интексен, ди. Хохолың әйтмешли, дураков нема.

Аның гаилә поезды, безнең станциягә туктамыйча, узып китте микәнни? Әллә ятып калганчы, атып калыйммы? Миен тырнап узган бу уе аны йокысыннан уятып җибәргәндәй булды.

Мөнирәнең аяз күк йөзе мисле зәңгәрсу күзләре, сыгылмалы гәүдәсе, аның белән очрашкандагы мөлаем йөзе беркайчан күңел түреннән китмәде. Тик Гавазның хәзерге хәлендә һәр яктан килгән, сәламәт Мөнирәгә сукырның ни хаҗәте бар. Аңа күзләремне Ватан азатлыгы өчен бирдем, дисәң, Ватаныңны кочаклап ят, дияр, и вәссәлам.

Җавап та таба алмассың. «Патриотизм», «туган илгә мәхәббәт» кебек кызыл сүзләр тантаналы бәйрәмнәрдә, шундый җыелыш уздырылды, дип тамга кую өчен генә кирәк. Фанфаралар тынуга, кеше михнәт-хәсрәтләре, төзәлмәс яралары, чирләре белән берүзе кала. Чәчәкләр генә түгел, орден-медальләре дә шәхси фаҗигане үзгәртә, җиңеләйтә алмый. Шул авыр, хәсрәтле уйларыннан аерылып, янында җавап көтеп утырган карт ягына борылып:

– Әмзә авылыннан Мөнирә атлы кызый белән сугыш елларында даими хатлар алышып тордык. Күзләремне югалткач, соңгы хатына бик озак җавап яза алмыйча тордым һәм: «Мөнирә, мине көтмә, мин өйләндем, бәхетле бул», дип, соңгы хат белән муеныма элмәкне үзем салдым. Яраландым, дип жәлләтәсем, мескенләнәсем килмәде. Аны бик ярата идем, хәзер дә аның белән әкияти Мәҗнүн кебек саташып, газапланып яшим.

Сәләхетдин карт, телен йоткандай, озак тынсыз утырды. Бер яктан, Гавазның, яраткан кешесенә авырлык тудырмас өчен, намуслы алдашуга баруын чын егетлек, дип бәяләсә, икенче тарафтан, дөресен әйтеп язса, бәлки, кызы аны аңлап, ярдәм кулын сузган булыр иде, дип тә фаразлады.

Ул, Гавазның гамәленә бәя бирү юлына басмыйча, өлкәннәргә хас булганча, нисби фәлсәфәгә кереп китте:

– Хәләл җефете, заманча әйтсәк, тормыш иптәше табу – ир-егетләр бурычы. Әле ике як та риза булып, бер-берсенә җавап хисләре ташып торса да, дөнья син теләгәнчә генә бармый.

Эскәмиядә җиләс, рәхәт иде. Шуңа күрә тыңлаучы булганда сөйләп калыйм әле, дигәндәй, Сәләхетдин карт, гаилә бәхетенең гонсырлары турында туйганчы гәп корганнан соң, кинәт мәсьәләгә якынаеп китте.

– Таныш кызың булу шәм яктысы чаклы гына булса да өмет уята. Мин үз ягымнан Әмзәдәге таныш картымнан үтенепме, башка кешеләр ашамы, һич югында үзем берәрсе белән барып кайтыпмы, кызың ни атлы, дисең әле, әйе, Мөнирәң турында белешермен. Сугышта ирләре, йөргән егетләре һәлак булып, тол, ятим калган дөнья бизәкләре һәр авылда җитәрлек. Син бит, энем, күзләреңне үз ихтыярың белән урамда трай тибеп югалтмадың. Акыллы хатын чыраен чытса да, сине аңлар, өлешемә тигән көмешем, дип кабул итәр. Тик сиңа сугыштан алып кайткан начар гадәтләреңнән арынырга туры килер.

Сәләхетдин картның ни-нәрсәне күз алдында тотканын сизсә дә, акыллы башын юләргә салып, сораган булды.

– Начар гадәт дигәннән, сукырлыгымны күздә тотасыңмы?

– Юри башымны катырма. Нәрсә турында сүз барганны бик яхшы беләсең. Ярый, хуш, энем. Өйлә намазы җитә, мин киттем, – дип, карт, кәвешләре белән чирәмле юлны кыштырдатып, үз юлында булды.

Карт белән сөйләшү Гавазны, кинәт суга тарган чәчәктәй, яшәүгә кайтаргандай булды. Җаваптан бигрәк сораулар тулып ятса да, киләчәк аңа өметле күренде. Шул көннән ул хәмер белән шаяруын ташлады диярлек. Элеккеге шешәдәшләрен-әңгәмәдәшләрен, бигрәк тә аның өчен җан атып йөргән Гәзимне үпкәләтмәс өчен, «гафу ит, дустым, чирләбрәк киттем әле, кан басымым кискен күтәрелде бугай, йөрәк сикереп чыгам-чыгам, дип котырына», кебек алдашу юлына басты.

ПОВЕСТЬНЫҢ АХЫРЫН "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫРГА МӨМКИН.

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: