Сугыш күләгәсендә (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Иванов һөҗүме
Соңгы атнада ташыган бүрәнәләрне ике көн дәвамында роталарында кисү һәм яру белән шөгыльләнделәр (элек ташыган агачлар кисеп-ярылып күптән әрдәнәләргә өелгән). Монысына гына түзәрлек, чи бүрәнәне иңнәрдә чакрымнардан ташу түгел инде. Лашманчылыкка башка кумаслар, кышка җитәрлек запас туплангандыр дип уйлаганнар иде, алай булып чыкмады. Полк командирларының әмере – батальоннарда, комбатларныкы роталарда курсантларга ирештерелде. Аның әйтүенчә, тагын өч көн буена урман кисүдә алны-ялны белмичә эшләргә тиешләр икән. Югыйсә, кыш узган елгы шикелле зәмһәрир килсә, ягулык запасы җитмәс дип шикләнәләр. Бу хәбәр күпләрнең котын алды – ничек чыдарлар? Болай да аякларын чак сөйрәп йөриләр. Өстәвенә, соңгы көннәрдә, төбе тишелгәндәй, яңгыр катыш кар бөтен күк йөзен иңләп ява. Тора-бара ул бозга әйләнде. Аяк асты тайгакланды. Юньле хуҗа этен урамга чыгармаслык, дип тормадылар, курсантларны якындагы делянкага куаладылар. Эшләгәннәре эш булмады, командирлары каһәрләве астында көч- хәл белән лагерьга ике хут ясый алдылар: берсен – төшкә кадәр, икенчесен – төштән соң. Икенче көнне урман егу турында уйларлык та түгел, кая ул – бүрәнә күтәреп кайту. Суытып җибәргәнлектән, җир өсте бозланган, җитмәсә хәйран гына кар да төшкән. Саклык белән генә атламасаң, егылып имгәнүең дә ерак йөрмәс. Командование моны гына аңламаслык түгел. Тик тотмас өчен, кичә ташыганны түмәркәләргә тураттылар. Түмәркәләр пүләннәргә әйләндерелде.
Һавалар ачылу белән, курсантларны кабат ике-өч көнгә урман егарга җәлеп итәселәрен белдереп, ротныйлар һәм взвод командирлары яңадан өйрәнүләрне башлап җибәрде. Бу юлы өйрәнүләр картада алган аз-маз теоретик күнекмәләрне практикада гамәлгә ашыруга кайтып кала: ротадан һәр взвод аерым отделениеләргә бүленеп, лагерьдан чама белән өч чакрымнар ераклыктагы Н ноктасын эзләп табарга тиеш. Кайсы отделение билгеләнгән объектка алданрак чыга – шул җиңүче. Кулларга корал тоттыру юк. Отделение командирларына гына берәр компас өләшенгән. Шуның ярдәмендә сержантлардан юнәлешне дөрес билгеләп, үз кул астындагыларны мөмкин кадәр тизрәк хәрәкәт иттерү сорала. Сержантлар да курсант паёгында, аларның да көч-егәре чамалы. Нинди тиз хәрәкәт итү турында сүз булырга мөмкин?!
Землянкадан чыгып, ачыклыкны үткәч, взвод өчкә аерылып, урман ешлыгына таралды. Капитаннар отделениесе сул флангка туры килде. Хәрәкәтләнү акрынлык белән бара. Ашыгудан файда юк, саксызлык күрсәтеп, берәр агачка орыну җитә, өсләренә шундук мул булып йомшак кар коела, шунлыктан эзгә-эз диярлек басып атлыйлар. Кулына компас тотып алда барган сержантка чыгышлары белән Брянски якларыннан булган ике мордва егете ияргән, алардан соң мари, авылдашлар Котдус белән Вәгыйз уртада, алар артында – Кашшаф һәм төркем ахырын Борис төгәлли. Дүрт-биш минут үтмәгәндер, отделение командирының сукранулы авазы ишетелде:
– Ватык компас биргән бит җә, хайвани зат, – дип, лейтенант Ивановны татарчалап-урысчалап төрләндерде.
– Хәзер кирәкле юнәлешне ничек билгелибез инде? – ди әнә, аптырап, – кире кайтудан да мәгънә юк. Ничек туры китерәсең аны, күптән без чыгарга тиешле Н ноктасына китеп баргандыр. – Сержант чын-чынлап пошаманда. Аны аңларга була, төркем өчен ул җаваплы. Карурманда адашып йөрүләре дә бар. Курсантлар бер-берсенә карашып тик тора. Төпле киңәш бирүче күренми. Кашшафның башында кинәт бер уй сызылып үтте: «Иванов компасның ватыклыгын белеп биргәнме, әллә белмичәме? Башкалар бу хакта уйлап та карамый анысы. Ә менә аның өчен бу бик мөһим – төбендә берәр төрле этлек ятуы мөмкин. Ә нигә, дошманыңа һөҗүм оештырыр өчен, моннан да уңай вакытны кайда туры китерәсең тагын? Җиң-итәкләрне җыештырып йөрергә кирәк», – дип фикер йөртте ул.
Бүтәннәргә шик-шөбһәләрен белдерү көлке тоелыр иде, шунлыктан күңелдәгесен авылдашларына да әйтмәде. Аңласа, Борис кына аңлар. Аңа гына ишетелерлек итеп ни-нәрсә уйлавын чиште. Чуваш егетендә мантыйкый фикерләү җитәрлек. Тегесен-монысын хәтер иләге аша уздыруы булгандырмы, азиатларныкына тартым күзләрен кыса төшеп, беравык дәшми торгач:
– Беләсеңме, азер турырга кирәк. Ивановтан барсын кутарга була, – дигән нәтиҗә ясады.
Котдус белән Вәгыйзнең сугышка кадәр урман эшләрендә йөрүләре ярап куйды, алар арада иң өлкәне дә. Кайбер билгеләргә карап, юнәлешне якынча ачыклый алалар икән. Әйтик, агачның төньякка караган ягы мүкләнеп- яшелләнеп тора, ди. Карта буенча табылырга тиешле объект төньяк- көнчыгышта. Чамалап, шул тарафка барып карарга дигән фикергә килделәр. Сержант ике агайга да үзе янына күчеп басарга кушты. Билгеләргә карый-карый озак барды алар. Инде вакыт буенча исәпләгәндә, күптән билгеләнгән объектка барып җитәргә тиешләр, тик менә таба гына алмыйлар. Адаштылар микәнни? Бу турыда әлегә авыз ачып сорау бирүче юк. Ансыз да аңлашыла: ул күпләрнең карашына язылган. Арыганнар иде. Отделение командиры биш минутлык ял белдерде. Бераз утырып хәл җыяр өчен, колач җитмәслек агач төбендә өелеп торган чыбык-чабык өемен сайладылар. Өстендәге карын каккалап төшергәч, тезелешеп утырырлык булды тагын.
– Җә, нишлибез инде, – ди командир. Аның югалып калуы йөзенә чыккан. Барысына да оят иде. Взводның башка сугышчылары, ротадагы бүтән взводлар алдында оят. Һәркемгә: «Ватык компас биргәннәр, шуңа күрә куелган бурычны үти алмадык», – дип аңлатып йөреп булмый ич. Хәзер инде табарга тиешле ноктаны эзләүнең кирәге бармы икән? Бәлки, килгән юлдан лагерьга кире кайту дөресрәктер? Сержант шундый карар кабул иткән булып чыкты. Аның «кайтабыз!» дигән әмере яңгырады. Кашшаф иптәшләренең арган-талчыккан кыяфәтенә күз салды. Иреннәр ачулы кысылган. Мөгаен, лейтенант Ивановка ачулыдыр алар бу минутта. Тик торуны белмәс Борис, әллә эчке кичерешләр тәэсиренә бирелеп, куллары белән «шарт та шорт» китереп, чыбык сындыргалый. Ул кинәт пружинадай атылып аягына торып басты.
– Нарса пу? – ди, әле генә җайлап утырган урынына карап. Аның кыяфәте сәер, еш-еш сулыш ала. Башкалар да, ни булганын белергә теләп, урыныннан купты. Чуваш егете тирәсенә җыелыштылар. – Ана, курасызмы? Ана! – ди ул, никтер һаман нәрсә турында сүз алып баруына ачыклык кертмичә.
Кашшаф Борисның бармагы төртеп күрсәткән тарафка күз салды – анда чыбык-чабык арасыннан кеше аяк бармаклары тырпаеп күренә түгелме соң? Әллә ялгышамы? Күзләрен уч төбе белән угалап янә карады. Инде шиге калмады: өем астында ниндидер шәрә аяк шәйләнә. Сержант кушуы буенча, чыбыкларны як-якка араладылар. Күз алдына килеп баскан күренештән чәчләр үрә торырлык: анадан тума чишендерелгән ике мәет, йөзләрендә үлем ачысы катып калган. Аларның үз үлеме белән үлмәүләре аермачык. Ниндидер тупас предмет белән сугудан, баш капкачлары ярылып, эчкә таба изелеп кергән, кырыйдан миләре күренә.
Бәхетсезләр берничә көн элек өченче ротадан качучылар булырга мөмкин. Аларны танучы булмагач, анык әйтүе кыен. Кем булсалар да, бичараларны кызганудан күзләргә яшь тыгыла. Кемдер күңеле болганып укшырга кереште, кайсыдыр йөрәгенә чыдый алмыйча, катлы-катлы сүгенеп тынычланырга тырышты. Боларның, лагерь шартларына түзмичә, дезертирлыкка китүчеләр икәненә шик юк. Бәс, шулай икән, командирларга бу турыда кайтып әйтүнең аңлау табуына өметләнү беркатлылык булыр иде. Ә менә үзләренә зыяны тиюе бар. «Куелган бурычны үтәмичә, нишләп тиешсез урында иснәнеп йөрисез?» – дип бәйләнүләре бик мөмкин. Кашшаф комбатның «при задержании оказали сопротивление» дигән сүзләрен искә төшерде. Боларның өченче рота курсантлары булуына тамчы да шикләнми ул. Әгәр башка рота һәм батальоннардан кичәле- бүгенле генә качучылар булса, ишетелми калмас иде. Мәетләрне үз күзләре белән күргәч, егет эзәрлекләү төркеменең кешелексез гамәл кылуына тагын бер кат инанды – бичараларны лагерьга алып кайтып мәшәкатьләнмәгәннәр, куып тоткан урыннарында бәреп үтергәннәр. Анадан тума шәрә калдырулары нигә хаҗәттер? Танымасыннар өчен тырышканнар, күрәсең.
Төркем башлыгы үлекләрне, башка вакытта килгән очракта, эзләп табарга ансат булсын дип, якын-тирәдәге куак вә яшь туйраларны сындыргалап капларга кушты.
– Кешечә җир куенына иңдерергә кирәктер ич аларны, ерткыч-җәнлекләр өзгәләп бетермәсен, – ди.
Аның күрсәтмәсен үтәр өчен, курсантлар хәрәкәткә килде. Нәкъ шул мизгелдә ату тавышы яңгырады. Кашшаф борылган уңайга чигәсе яныннан гына нәрсәнеңдер «выжт» итеп узып китүен абайлады. Моның ни аңлатканына төшенгәнче, бая гына төбенә утырып хәл җыйган колач җитмәслек агачка «тык-к» итеп кадалган тавыш ишетелде. Кайсыдыр аларга ут ачканмы? Әнә, анда баскан урынында катып калган сержантның чырае көлдәй агарган, ядрә аның борын төбендә генә кәүсәне тишеп кергән. Кашшафның үзенә дә үлемнән чак калуы хәзер генә барып җитте, әгәр ул урыныннан чак кына кузгалган булса, кургаш агачка түгел, аның чигәсенә тишеп керер иде.
– Ложись! – дип кычкырды Борис, икенче мизгелдә җиргә сузылып ятып, ул үзе белән Кашшафны да, җиңеннән тартып, аска сөйрәде. Ярый өлгерде, икенче мәртәбә аттылар. – Я его заметил, вот он – совсем рядом! – дип, чуваш егете шәрран ярды. Ешкынлыктан ут ачучыны башкалар да абайлап алды. Алар шулай ук сузылып ятты, тик әлегә беркем аягына басып, ул якка ташланмый, күрәләтә кемнең үлемгә барасы килсен? Кашшаф белән Борис бер-берсенә карашып баш кактылар һәм кинәт аякларына калкынып, мәкерле дошман ягына ыргылдылар. Такы-токы ашап, ярты көн урманда адашып йөргән егетләрнең әлләни кызулар чамасы юк. Кашшаф хәлсезлектән һәм нерв киеренкелегеннән тез буыннарының калтырануын сизде. Әллә инде аякларын тагып куйганнар, башка чаклардагыча, бөгелгәндә, пружинадай киерелеп гәүдәне алга этмиләр, киресенчә, гәүдә аякларны өстери бугай. Ул иң алда, аннан ике-өч адым арттарак Борис йөгерә. Кашшаф үзләренә һөҗүм оештыручының ешкынлыктан чыгып, аңа пистолеттан төзәвен күрде. Бу – лейтенант Иванов иде. Аның шикләнүе дөрескә чыкты, мәкерле зат уңайлы форсат тууын көткән. Хәзер ул атачак. Бу юлы, һичшиксез, тидерер, чөнки аларның арасы биш-алты метрдан артмый. Кашшафның лейтенант тәтегә баскан мизгелдә, кинәт аска ташланып, ядрәдән котылу ихтималы юк түгел анысы. Тик андый очракта аңа тәгаенләнгән үлем «күчтәнәче» бер гаепсез Борисны харап итәчәк. Нишләп әле чуваш егете Иванов белән Кашшаф арасындагы «разборка» өчен гомере белән түләргә тиеш, ди. «Сау бул, якты дөнья, хушыгыз, әти-әни, туганнар!» булды Кашшафның соңгы уе. Егет тәненең бөтен күзәнәкләре белән Ивановның тәтегә басканын тойды кебек. «Чык» иткән тавыш ишетелде – ату авазы яңгырамады, пистолет осечка биргән иде. «Аучы»ның югалып калуы йөзенә чыккан, ул янә тәтегә басты. Тик файдасыз, корал тагын атмады. Менә Иванов, борылып, инде качарга маташа. Ике кешегә каршы тора алмаячагын чамалый торгандыр. Моңа юл куярга ярамый иде. Әгәр явызны ычкындырсаң, соңыннан берничек аның һөҗүм оештыруын дәлилләп булмаячак. Шушы уй Кашшафка көч өстәде, ул күкрәгеннән чыккан җан авазы белән «ах» орып, дошманының өстенә сикерде. Качучы, бәлки, тайпылып өлгергән булыр иде, аны әллә кыргый кычкыру каушатты – сөртенеп алды. Һәм бу аның алдагы язмышын хәл итте, ул өермәдәй ябырылган масса авырлыгына түзмичә, аяк астына тәгәрәде. Инде Кашшафның кочагыннан ычкынырга теләп чәбәләнә. Борис ярдәмгә өлгерде, икәүләп явызның кулларын боргычладылар. Отделение сугышчылары белән сержант та килеп җитте.
– Вы? – дип гаҗәпләнде кече командир, Ивановны күргәч. – По инструкции вы должны встретить нас в точке Н. Вместо этого, нас преследуете, более того – устраиваете вооружённое нападение. Как это понимать? Впрочем, вроде становится ясно, почему всучил сломанный компас.
Сорау бирелгән, сержант җавап көтә. Бүре карашы белән үзен чорнап алган сугышчыларны күздән кичергәч, взводный нидер аңлатуны үзе өчен түбәнлек санады булса кирәк.

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: