Сугыш күләгәсендә (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Өйрәнүләр

Бөек Октябрь революциясенең егерме биш еллыгы якынлашкан көннәрдә

курсантлар арасында лагерьдагы Н-нчы укыту-өйрәтү дивизиясенең бер

җыелма полкын якын арада фронтка озатасылар. Аңа кадәр присяга кабул

итмәгәннәргә хәрби ант бирдерәчәкләр ди. Һаман гражданский киемнән

йөрүчеләргә ашыгыч төстә гимнастёрка-чалбар, аякларына кирза итекләр

бирделәр, шинель тараттылар. Обмундирование яңа түгел иде, шулай да

ярап тора. Аңа кадәр махсус җиһазландырылган аерым зур баракта мунча –

юыну урыны хәстәрләп, тәүлек әйләнәсе диярлек роталап-роталап юынып

чыгарга мөмкинлек тудырдылар. Авылдан киткән көннәреннән бирле мунча

әсәре күрмәгән Кашшаф һәм авылдашлары чистарган тәннәренең рәхәт

изрәвен тоеп, беренче тапкыр тирән йокыга талды. Мунчадан кайтуларына,

землянкалардагы ятакларны әйбәтләп дезинфекцияләгәннәр, төнозын талаучы

кечкенә хәшәрәтләр юкка чыккан. Бу арада ерак урман эшенә дә куаламыйлар,

хәтта ашау рационын яхшырттылар: икмәк күләме ике мәртәбәгә артты, күпкә

сыйфатлырак та; баландада кабыгы гына түгел, бәрәңге кисәкләре дә күренә

башлады, ара-тирә кечерәк ит кисәкләре йөзгәли. Болай булгач, хәлләр үзгәрә

бит, ачтан үлмәбез, шәт, дип сөенде халык. Лагерь бер төркем генералның

комиссия белән киләсен көтә, ди, имеш – шуннан куркалар, янәсе. Ләкин

курсантлар моны чынга алмады.

Көннәр өйрәнүләрдә уза. Күбрәк стройда пичәтле адымнар белән йөриләр.

Пушкага ябышып әрле-бирле эткәләүләр, БТР күтәреп җиңелчә йөгерүләр

тукталды диярлек. Лагерьга килгәннән бирле нибары ике тапкыр күзенә

чалынган батальон командиры беркөнне, Кашшафлар ротасында пәйда булып,

полк полигонына мишеньгә атарга барырга, дигән әмер ирештерде. Күпләр

гаҗәпкә калды – ике ай хезмәттә булучыларның да мондыйны беренче ишетүе,

имеш. Рота һәм взводлардагы һәр өч кешегә берәр винтовка өләштеләр, һәр

курсантка – өчәр патрон. Тир-полигонда ата торган позициядән йөз илле

метр ераклыкта дошман солдаты килбәтендә фанердан ясалган мишень

әмәлләгәннәр. Уңайлап яткан курсант аның акрынлык белән басканын көтә.

Механик ысул белән хәрәкәткә китерелгән «дошман» бөтен буена торып

басуга, бер минут эчендә бер-бер артлы өч ядрәне «күкрәк» турысындагы

түгәрәкләргә туры китерүчеләр сирәк булды. Кашшафның ике атканы «сөт»кә

китте, соңгы ядрәсе шулай да «сигезле» түгәрәкне тиште. «Котырган»

кушаматлы комбатның үзен тыныч тотуына аны якыннан белүчеләр аптырады.

Холыксызланган, нишләгәнен белештермәгән комбат (кырык беренче елда

лагерьдан качкан ике дезертирны строй алдында пистолеттан атып үтергән,

диләр) үзеннән түбәнрәк чиндагыларны кыйнап-имгәтеп ташларга да күп

сорамый иде. Аның аек чагын сирәк күрәләр. Бүген салмаганга охшый:

даими аракы чөмерүдән кызарып торган шешенке йөзе күксел-саргылт төскә

кергән. Курсантларның «икеле»гә бәяләрлек ату күнекмәләрен чыраен сытып

күзәткәннән соң, ротный Алексеевны янына чакырып китерде. Тегесе, әнә,

честь биргәннән соң үрә катып тора.

– Вы продолжайте, старший лейтенант. Я, пожалуй, пойду. Надо

подготовиться к приезду высоких гостей, – дип, әллә ротныена, әллә үз-үзенә

сөйләнде.

Алексеев:

– Есть, так точно, есть, – дип, ярарга тырышып кабатлавын белә. Ниһаять,

майор китеп барды. Мәскәү комиссиясен каршыларга әзерләнү өчен түгел,

баш төзәтергә. Командирларның мөгамәләсе уңай якка үзгәрүе, ашауның

яхшыруы әнә нәрсәгә бәйләнгән икән. Димәк, таралган чыш-пыш дөрескә

чыга. Хәер, офицерлар инде моны яшереп тә тормый, курсантлар алдында

ачык текст белән сөйләшәләр.

Комиссия дигәннәре килсә генә ярар иде, дип, чын күңеленнән теләде

Кашшаф, бу турыда ишеткәч. Ничек тә берәр югары чин янына үтеп, биредәге

хәлләрне сөйләр: «Ышанмагыз боларга, монда барысы да ялган!» – дип

кычкырыр иде. Комиссияне көтүнең җитди сәбәбе бар – егет үзен утлы күмер

өстендә йөргәндәй хис итә, комиссия әгъзаларына лагерьдагы хәлләрне

аңлаткач (ул алар белән очрашып сөйләшәчәгенә тамчы да шикләнми), үзен

фронтка җибәрүләрен гозерләп сорар – каршы килмәсләр әле, ял йортына

түгел, сугышка ашкына ич.

Полигоннан арып кайтып, нардагы урынына сузылып яткач, Кашшаф үзендә

канәгатьлек сизде. Бу – хәрби хезмәткә чакырылганнан бирле, күңелендә

туган беренче зур канәгатьлек. Йокыга оеп барганда, баш миендә соңгы уе

сызылып узды – лагерь оешканнан бирле, елдан артык вакыт эчендә үзәктән

бер тикшерүченең килеп карамавы гаҗәп хәл... Аннары тагын ниндидер уй

калкырга талпынды, тик туып өлгерә алмады, йокы кочагында эреп, төшләр

дөньясына кереп адашты ул.

Алтынчы ноябрь таңында, йокыдан торып, көндәлек процедураларны

үткәннән соң (соңгы атнада ашатуны яхшырту белән беррәттән, ике-өч көнгә

бер юынгычта юынуны көн саенга әйләндергәннәр иде), стройда барлау

уздырганда, рота командиры курсантларга плацта полк күләмендә тезелү

булачагын, анда хәрби ант кабул иттерәчәкләрен әйтте. Ант бирүчеләр Ватанга

һәм бөек Сталинга тугрылыкларын полк командиры подполковник Дьяченко

белән лагерь начальнигы полковник Чистоплюев каршында белдерәчәк.

Курсантлар, аптырап, бер-берсенә карашты, җиңелчә гүелдәшү йөгереп узды.

– Разговорчики, – диде ротный Алексеев, каты кычкырмаса да, нык тавыш

белән. – Есть курсанты, находящиеся здесь по три месяца и более, их срочно

отправляем в составе сводного полка на фронт. Вопросы будут?

Сорау бирүчеләр юк иде. Кәефләр кырылган. Ничек була соң әле бу,

офицерлар авызыннан: Мәскәү кешесе килә дигән сүз чыккач, шуңа

өметләнгәннәр иде. Югары нәчәлство бернинди киртәгә сыймаслык

тәртипсезлекләрне ачыклап, гаеплеләрне җавапка тартыр, шартлар яхшырыр,

дип өметләнгәннәр иде. Берсе дә булмас микәнни? Курсантлар арасында лагерь

башлыгы һәм полк командирлары гына түгел, комбатларга кадәр балда-майда

йөзәләр, дигән сүзләр йөри. Учлагтагылар өчен җибәрелгән өр-яңа шинель

һәм гимнастёркаларны (хәтта кайры туннар) ниндидер шикле адәмнәрнең

Мочалище, Суслонгер базарларында сатып торуларын еш күрәләр, ди.

Хәтта полковник Чистоплюев яхшы токымлы этенә каймаклы беленгә кадәр

ашата, имеш. Әлегә имеш-мимеш булып таралган сүзләр чыннан да дөрескә

чыгачак. Кремльгә кадәр барып ишетелгәч, маршал Климент Ворошилов үзе,

пистолетын чыгарып, строй алдында берничә зур чиндагы офицерны атып

үтерәчәк. Шул хәлләрдән соң ике атна үтәр-үтмәс, Суслонгер лагере яшәүдән

туктаячак. Хәер, болар хакында Кашшаф Хәкимов һәм исән калган учлаг

«ристаннары» бик соңлап беләчәк. Ә хәзергә чиләнүләр дәвам итә.

 

Кабат элекке тәртипләр

Ике көн эчендә дивизиядәге полкларның һәркайсында полковниклар,

подполковниклар хәрби ант кабул иттереп бетерде. Батальоннардан тиз

арада сайлап алып, җыелма полк тупладылар һәм Суслонгерның үзенә

озаттылар. Аннан – Сталинград юнәлешенә. Идел буендагы башбирмәс бу

кала астына фашистларның фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге гаять

зур группировкасы чолганышта калган, ди, совет гаскәрләре менә-менә

һөҗүмгә күчәчәк. Моның өчен җанлы көчләр катастрофик рәвештә җитешми

икән. Аннан-моннан өйрәтелгән, ачлыктан чак җан тәслим кылмыйча

калган кичәге курсантлардан нинди сугышчылар чыгар, анысы комсоставны

кызыксындырмый. Сугыш дигән утлы аждаһаның туймас тамагы һаман җаннар

сорый, миллионлаган җаннар.

Кашшафлар взводындагы егерме биш кешедән ай ярым чамасы вакыт эчендә

өч курсант ачлыктан һәм төрле авырулардан вафат булды, тагын дүртесен

(шулар арасында алдарак телгә алынган ике мари егете дә бар) җыелма полк

составына керттеләр. Землянкада, яңа положение килгәнче, аларның саны

хәзер унсигез. Урын иркенәйгәч, сулар һава арткан кебек. Тик мондый иркенлек

озакка бармастыр.

Урын тарлыгына ияләнергә мөмкин, ачлыкка ияләнеп булмый. Учлагта

ашау-эчүне тиешле нормада бирсәләр дә, полкны фронтка озату белән, бар

да элекке эзенә төште: иртәнге ашка кечкенә ләчтек икмәк кисәге белән бер

кружка су, төшкелеккә баланда, кичке якта янә такы-токы. Моның белән ерак

китә алмассың. Саклап тотканга гына авылдан китергән запаслары бар. Анысы

төкәнгәч, ни хәл итәрләр? Авылдашларга артык кашык булып, чуваш егете дә

өстәлде. Элегрәк бертуган апасы хәл белергә килеп ризык запасы калдырса

да, инде озак вакыт янында беркем күренми. Ачыга мескен. Өч авылдаш

кичкелектә «буржуйка» өстендә ике бәрәңгене урталай бүлеп пешергәннән соң,

ашарга әзерләнгәндә, Кашшаф Борисның (чувашның исеме шулай) йотлыгып

карап торуын искәрде. Ачыгучылар күп, аңа инде ияләнделәр. Кашшаф шулай

да үз өлешен тыныч кына кабып куя алмаслыгын аңлады.

– Абзыйлар, бу кисәкне Бориска бирикче, – диде ул, тегеләрнең ризалашуына

ышанып җитмичә. Авылдашлар беравык карашып торганнан соң, ярар инде,

сиңа «юк» дип әйтү барыбер файдасыз, дигән мәгънәдә кул селтәделәр.

Борисның күзләре яшьләнде:

– Татарлар, чувашлар – пез пер тамырдан пит, түркиләр, – дип сөйләнде,

– авыр чакта терәк пулыйк. – Ярдәм итүләре өчен, үзенә ризык китергәч,

һичшиксез, өч авылдаш белән бүлешәчәгенә ышандырырга тырышып

сөйләнде.

– Күп лыгырдама, ашавыңны бел, әйдә, анысын өеңнән ризык китергәч,

бүлешерсең, – дип, Котдус абыйлары Борисның кулына ярты бәрәңгегә өстәп

бер кисәк сохари тоттырды.

Мәскәү комиссиясенең килмәве билгеле булу белән, офицерларның

башбаштаклыгы тагын башланды. Акыру-бакыруларына түзәр идең, беркөнне

Алексеев белән Иванов ротадагы өйрәнүләрнең вакытлыча туктатылуын,

бүген-иртәгә кыш башлануы көтелгәнлектән, курсантлар батальонлап, полклап

утын әзерләргә җәлеп ителәсен әйттеләр. Болай да кырылган кәефләре тагын

да төште. Көненә бер мәртәбә иңнәргә бүрәнә күтәреп кайтуы үзәккә үткәнче,

көнозын урман кисеп һәм ташып ничек түзәрбез, дип уфтанды курсантлар.

Якындагы делянкадан булса да, урман егып ташуның авырлыгын шахтада

көнозын кәйлә белән күмер чабучыныкы белән генә чагыштырырга буладыр.

Татар кешесе элек-электән иң авыр эшләргә тартылган: читкә китеп,

лашманчылыкка ялланган, забойга төшеп күмер чапкан. Хезмәтнең һәр икесе

куркыныч. Лашманчылыкта өстеңә агач төшеп үтерү куркынычы янаса, җир

асты тирәнлегендә терәү баганаларының сынуы яки метан газы шартлавы

күпләрне харап иткән. Кашшафның әтисе үзенең шахтада, штрек ишелеп,

ташкүмер кантарлары астында калуын сөйләгәне бар. Инде исән калуга өмете

өзелгәндә, ярый әле коткаручылар табып алган. Бер аягы гомерлеккә чатан

калса да, башы исән. Алар бәхетенәдер инде. «Бер яманның – бер яхшысы»

дигәндәй, гарип аягы аны сугышка алынудан коткарды. Югыйсә, ике улы кебек

ул да ут эченә озатылыр иде. Урман кисәргә барганда, Кашшаф шуларны искә

төшерде.

Урман эче пычкы, балта тавышларыннан шау-гөр, чаж-чож килә, боларга

агачны егар алдыннан кулларына пычкы тотканнарның «бойся!» дип кычкыруы

һәм куе ябалдашлы озын агачларның гөрселдәп авуы өстәлә. «Бойся!» –

янәшәдәгеләрнең, искәрмичә, кинәт агач астында калып сытылмавы өчен

кирәк. Агачларны тиешле озынлыкта кискәләп, лагерь биләмәләренә ташу

бер чакрымнан артмаса да, курсантлар көненә арлы-бирле өч кенә хут ясарга

өлгерә. Баланданың егәре шуннан артыкка (хәер, нинди егәр турында сүз

булырга мөмкин) җитми. Командирларның һәм «шестёрка»ларның эткәләптөрткәләп акырынулары да ярдәм итми. Ноябрь көне ярый әле кыска, кеше

дигәнең техника түгел – аның җаны бар.

Биш көн кышка утын запасы әзерләп чиләнгәннән соң, алтынчы көнне

курсантларның күбесе тәмам хәлсезләнеп, иңнәрендә бүрәнә күтәреп кайта

алмас чиккә җитте. Яшьләр әлегә түзә, өлкәннәрнең хәле хөрти: атлап барган

җирдән сөртенеп, егылып китүчеләр бар. «Ач рацион»га (курсантлар лагерь

рационын ачы шаяртып шулай атый) запасыңда булган бер кисәк сохари

һәм бәрәңгене өстәп кенә (кайберләрдә анысы да юк) әлләни хәл керми

шул. Командирлар батальон һәм роталарда бер көн булса да ял бирмичә,

вазгыятьне җайлап булмасын аңлады бугай. Алтынчы көнне көч-хәл белән

ике хут ясаганнан соң, иртәгесенгә ял игълан иттеләр. Моңа төшке аштан

соң «яңа» курсантлар килүе дә сәбәп булды. Аларны урнаштыру байтак

вакытны алды. Бу көнне стройга тезеп кичке барлау да уздырмадылар. Иртәнге

барлауда батальонның өченче ротасыннан ике солдатның юкка чыгуы билгеле

булды. Плацка аерым роталап кына тезмичә, бөтен батальонны бастырдылар.

Дулкынланудан бите тимгелләнеп чыккан, калтыранган куллары белән

кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, әледән-әле тирләгән йөзен сөрткәләүче

комбат строй каршында туктаусыз йөренә. Тавышы гасаби:

– Дезертиров всё равно поймаем, приведём сюда и я самолично с ними

расправлюсь! – дип кычкыра ул. – Чтоб впредь остальным было неповадно.

Качучыларны табып кайтарганчы, плацтан таралырга беркемгә рөхсәт юк.

Рота һәм взвод командирларыннан, «шестёрка»лардан тупланган зур гына

төркем, берничәгә бүленеп, төрле якка таралышты. «Шестёрка»ларны әнә

нәрсә өчен файдаланалар икән. Этләр дә иярткәннәр. Дезертирларны эзләү

өчен монда махсус этләр дә тотыла, дип сөйләгәннәр иде, шул дөрескә чыкты.

Менә хәзер Кашшаф үз күзләре белән күрде. «Ял иттек, болай булгач, – дип

уйлады ул. – Плацтан таралырга рөхсәт бирмичә торулары качып китүчеләргә

карата тирән нәфрәт хисе тудырыр өчен эшләнә булыр».

Күзәтчелек итәргә калдырылган кайбер взводныйларның һәм рота

командирының башта эткәләп, аннары типкәләп йөртүенә карамастан,

кайбер хәлсезрәкләр җиргә утыра башлады. Андыйлар артканнан артты.

Командирларның сукранудан тамаклары карлыкты. Ахырда, файдасызлыгын

күреп, кулларын селтәделәр. Кар катыш яңгыр ява башлады. Кешеләр туңа,

эчләренә суык үтте. Бер-берсенә елышып, җылынырга телиләр. Моның

файдасы аз, чыланган өс-баш белән җылынырсың, бар.

Каядыр еракта, артыннан эз калдырып, күккә ракета чөелде. Шуннан соң

бер сәгать вакыт үткәндерме, эзләүче төркемнәр плацка җыелды. Комбат

туңган-өшәнгән гавам алдында кыска гына нотык тотты:

– Дезертиры при задержании оказали сопротивление и, во избежание жертв,

были уничтожены, – дип аңлатты. Майорның тавышы ышанычсыз чыкты.

Әллә алдаша. Мөгаен, шулайдыр. Дөресен сөйләсә, тавышы чыңлап торыр,

үзен җиңүче кыяфәтендә тотар иде. Аннары качып китүчеләргә каян корал

килсен ди? Эзәрлекләүчеләргә күсәк белән каршылык күрсәтсәләр генә инде.

Ышандырмый. Этләр иярткән кораллы таза бәндәләргә хәлсез ике качкынны

зарарсызландыру берни тормый. Кашшаф күңеленең бер почмагында үзенә дә

аңлашылмаган сәер тойгы уянуын сизде. Бу тойгы качу белән бәйле. «Карале,

– ди шайтан котыртыгы, – бик яманга китсә, андый вариант та бар икән (соңгы

вакытта занятиеләрдә, урман кискән чагында еш кына кемнеңдер карашы

белән үзен бораулавын тоеп, сискәнеп борыла. Лейтенант Ивановның ашыгып

читкә каравын искәреп өлгерә – ниндидер этлек уйлый булыр). Юк, юк, миргә

язмаганны. Хәкимовлар нәселенә андый түбәнлек төс түгел. Искәрмәгәндә

һөҗүм ясамаса, аңа гына бирешмәслек рәте бар аның. Авылдашларын

ташлап калдырыруны да егетлек дип булмый, аларның киләчәк язмышы

нинди юнәлеш алыр?» Лагерьга килгән иң беренче көннәре исенә төште. Ул

чагында өч курсантның качу очрагы турында сөйләгәннәр иде, аларны да

каршылык күрсәткәнгә атканнар, имеш. Андый хәлләр кабатланып тора, ди.

Эзәрлекләүчеләр дезертирлар эзенә төшәдерме-юкмы, анысы караңгы. Атып

үтерүләре дә алар намусында калсын.

– Разойтись по своим жилищам! – ораны яңгырады. Майорның әмере

Кашшафны чынбарлыкка кайтарды. – После обеда объявляется активный

отдых.

Яңа килгәннәр төшкелеккә алып кайткан баланданы ашаудан баш тартты.

– Фу-у, авызга алышлы түгел ич моны, – диде арадан берсе, мишәрчәләп.

Взводның элекке составыннан кайберәүләр елмаешып баш чайкады. Котдус

агай, биштәрләреннән үзләре белән алып килгән өй сыен бөкләп утыручы

егетләргә карап, киңәшен бирде:

– Егетләр, запасларыгызны саграк тотыгыз. Сез мондагы шартларны

белмисез. Ачыгасыларыгыз алда әле. Әче баланданы тавык шулпасыннан

ким күрмәссез.

Туклыклылыгы булмаса да, җылы баланданы күбрәк чөмергәч (ашамаганнар

өлеше дә тия ич), тәннәренә җылы йөгерде. Һавалар бозылганнан бирле,

землянкада тукланалар. Эчтә кеше күплектән, тынчу. Шулай да бәрәңге

пешерергә, кием киптерергә буржуйкага ягып җибәрделәр. Тагын да тынчурак

булып китте – вентиляция хезмәтен үтәүче бердәнбер төннек кенә һаваны

җилләтеп бетерә алмый. Төшке аштан соң, өлкәнрәкләр генә түгел, Кашшаф

яшендәгеләр дә, атна дәвамында эшләп ватылган гәүдәләренә ял бирергә

теләп, нарларына сузылып ятты. Яңа килгәннәр әлегә ачлыктан интекмәгән,

энергияләре ташып тора.

– Цез ял итегез, – дип, мишәр малае иптәшләрен ияртеп землянкадан чыкты.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: