Сугыш күләгәсендә (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Җитмеш өч елдан соң

Кашшаф карт, хатирәләренә чумып бара торгач, йокыга оеган. Уңайлы

«джип» тигез асфальттан урын юлга чыгып селкетә башлагач, күзен ачты.

– Дәү әти, уяндыңмы? – дип эндәште оныгы. – Без инде Суслонгерны уздык,

хәзер кайчандыр лагерь булган җиргә якынлашабыз.

Камил, бабасының йөзенә чыккан борчылуны күреп:

– Дәү әти, аптырама бер дә, тоткан юнәлешебез дөрес. Әнә, навигатор

бөтенесен күрсәтә, хәтта лагерьга ничә километр калганына кадәр билгеле.

– Онык шулай дип, шофёр алдындагы панельгә урнаштырылган приборга

ишарәләде. Гадәттә, алгы утыргычта йөрүне хуп күргән Камил бу юлы

бабасы янәшәсендә баруны сайлады. Ул аның сәламәтлеге өчен борчыла,

дулкынланулардан сакларга тырыша. Үзләре белән тынычландыргыч

даруларны да мулдан алды. «Әллә шәфкать туташы ияртергәме?» – дип тә

уйлаган иде дә, соңгы мизгелдә әлеге ниятеннән баш тартты – бабасының

хәтерен калдырасы килмәде.

Карт фронтовик машина тәрәзәсе аша моннан җиде дистә ел элек колонна

белән үткән юлларын танырга тырышып карап бара. Таныш та кебек, юк та.

Баш түбәсендәге кояшны каплап үскән агачлар һаман шулар микән? Алар

мине – ул чагында унсигезе генә тулып киткән малайны таныйлармы? Хәер,

тешләре төшеп, чәчләре коелган, йөзен җыерчыклар каплаган картны ничек

танысыннар ди. Ул агачлар киселмәсәләр дә, йөзьяшәр чиген узарлар иде.

Монда яңалары үсеп чыккандыр. Кешелек дөньясы буыннарда алышынса,

үсемлекләр дә яңарып тора ич. Бары хәтер генә кала. Хәтер сакланырга тиеш.

Әгәр ул сакланмый икән, җирдә тереклек итүнең мәгънәсе юк.

Элек лагерь урнашкан урынны танымады Кашшаф Хәкимов. Биредә

кайчандыр агач бараклар булгандыр дип уйларлык та түгел, ул корылмаларның

эзләре генә шәйләнә. Землянкалардан балчык өемнәре генә калган. Терәү

баганалары, түбә урынына җәелгән бүрәнәләр черек тузанына әйләнеп, туфрак

астында басылганнар. Биниһая дәү мәйданны биләгән ачыклыкны төрле

яклап үскән эреле-ваклы агачлар кысрыклаган. Әгәр энтузиастлар, монда

сукмакны өзмичә, кирпечтән тыйнак кына һәйкәл күтәрмәсәләр һәм аның

өстенә тимер каска урнаштырмасалар, бәлки, халык телендә үлем лагере дип

аталучы урынны табып та булмас иде. Рәсми дәрәҗәдә Суслонгер «даны»

һаман танылмады, аның күпмеңләгән корбаннарының да зур өлеше хәбәрсез

югалганнар исемлегендә. Аларның җаннары моңа кадәр үзләренә сыену урыны

таба алмыйча интегеп йөргәннәрдер дә менә хәзер шушы һәйкәл һәм аның

янәшәсенә урнаштырылган гранит ташка килеп елышканнардыр кебек тоелды

карт фронтовикка. Ташка «Суслонгерда 1941-1943 елларда ачлыктан һәм төрле

авырулардан үлгәннәргә: якташлардан» дигән язулы калай беркетелгән. И-их,

ул чаклар!

Оныгы Камил машина йөртүчесе белән, комачауламаска теләптер, читкәрәк

киткән. Кашшаф карт хатирәләре белән япа-ялгыз. Зиһененең ерак почмагында

моңа кадәр йокымсырап яткан лагерьга бәйле истәлекләре уй-хисләр дәрьясына

яңа көч белән ташып чыкты.

 

Ивановның этлеге

Никадәр генә саклап тотмасыннар, беркөнне Кашшаф юл капчыгыннан

сохариларының соңгысын алды. Аны икегә бүлеп, зуррак өлешен Вәгыйз

абыйсына тоттырды. Моңа кадәр ачыгалар иде, моннан соң ачка интегерләр,

мөгаен. Бигрәк тә Вәгыйзгә кыенга килер. «Иртә уңмаган кич уңмас» дигән

шикелле, Кашшафның землянкалар артындагы ешкынлыктан җыеп кергән

миләш һәм баланнарын да ашый алмый. Югыйсә, октябрь кырауларыннан

җиңелчә туңган җимешләр чак кына балланганнар. Кашшаф һәм Котдус,

чырайларын сытып булса да, беркадәр уртлыйлар, ә Вәгыйз – юк. Бик кыстагач,

бер-икене капкан иде, «булмый» дип кире төкерде. Нык ачыны организмы

кабул итми икән.

Төшке аштан соң урман кисәргә барасылар. Кашшаф күреп тора: Вәгыйз

абыйсының, барса да, бүрәнә күтәреп кайтырлык рәте юк. «Нишләргә соң

әле?» – дип уйга калды. Ахырда Котдус абыйсына ярдәм сорап эндәшүдән

башка юлын тапмады:

– Котдус абый, без синең белән миләш ашап та күпмедер түзәрбез, Вәгыйз

агайны күрче, күз алдында сулып килә бит. Аз булса да, запасыңнан өлеш

чыгар инде шуңа.

Котдус, кыргый табигать җимешләрен аның белән саранланмыйча бүлешкән

егеткә рәхмәт йөзеннәндерме, дәшми-тынмый биштәрен ачып, ике кисәк

сохари алды. Бер телемен Кашшафка, берсен Вәгыйзгә бирмәкче.

– Юк-юк, икесен дә әнә Вәгыйз абыйга бир, азрак хәл керсен.

Ир заты авылдашларына рәхмәтле иде. Елмаерга итенде. Тик йөзенә

елмаю түгел, еламсырауга охшаш чалым чыкты. Урман кисүне делянканың

лагерьдан өч чакрым ераклыктагысына күчерсәләр дә, барыбер ерак. Күпчелеге

хәлсезлектән чак атлаган курсантлар өчен, урман кискәч, авыр бүрәнәләр

күтәреп кайтуы – мең газап. Взводныйлар һәм ротныйлар кызгануны белми,

өзми-куймый һаман каулый, аларның «шестёрка»лары да хуҗаларыннан

калышмый. Кайту юлында әллә ничә мәртәбә ялга туктасалар да, алай гына

көчләре артмый шул. Чираттагы тукталыштан соң, инде лагерьга ике-өч

йөз адымнар калып барганда, Кашшаф үзеннән алда атлаучы Вәгыйзнең

сөртенгәләп китүенә игътибар итте.

– Түз, чак кына түз инде, – дип эндәште ул авылдашына. – Артык көчәнмә,

күтәргән атлы кылан гына. Егет иң артта, болай да бүрәнәнең юан башыннан

күтәргән, Вәгыйз абыйсына биргән киңәшеннән соң, авырлыкның тагын да

артуын сизде. Ярый, үзе ничек тә түзәр, башкалар гына тавыш чыгармасын.

Тавышны лейтенант Иванов чыгарды. Аларны күзәтеп баргандырмы,

йөгереп килеп:

– Шире шаг! – дип, Вәгыйзгә китереп типте. Курсант аягында басып кала

алмады, мәтәлеп китте.

– Ты что, мразь, косишь! – инде Иванов авыл агаена котырынып типкәләде.

Кашшаф бер гаепсез кешене изгәннәрен тыныч кына күзәтсенме – юк,

монысына юл куймас. Аның ымы белән кулдашлары иңнәрендәге йөкне җиргә

ташлады. Егет үзе бер сикерүдә лейтенантка барып җитеп, аны якасыннан

эләктерде. Нык итеп үзенә тартты. Взводныйның гаҗәпләнүдән күзләре

акайган, мондыйны башына да китермәгән, күрәсең. Ык-мык килеп, авызыннан

сүз чыгара алмыйча интекте.

– В чём его вина? – сорауны Кашшаф бирде.

Тегесе дәшми генә кобурасына үрелде. Пистолетын тартып чыгарды әнә.

Атачак хәзер. Үлсә дә, Хәкимов бугазлашып үләчәк. Фронттан качып, ерак

тылдагы өйрәтү үзәген курсантларны җәзалауга әйләндергән урында бер

ерткычка кимрәк булыр.

– Отставить! – кайсыныңдыр әмере Иванов кулындагы пистолетка

көпшәсеннән ут бөркергә ирек бирмәде. Кашшаф коралны бәреп төшерергә

өлгермәде. Өлкән лейтенант Алексеев икән.

– Я всё видел, лейтенант. Ты не прав. В конце концов, оставь в покое этих

деревенских мужиков, – дип, ротный ары китте. Фаҗига булмый калды. Тик

күпмегә? Бу юлы үчен ала алмаса да, Иванов болай гына калдырмаячак,

уңайлы форсат туу белән, котырган эттәй тешен батырачак. Кашшаф моны

гына аңламаслык түгел.

 

Көтелмәгән кунаклар

Взводный шул көннән соң күпмегәдер тынычланып калды. Ул хәтта

көтмәгәндә генә авылдан хәл белергә килгән Кашшафның бабасы белән

Котдус, Вәгыйз абыйларның хатыннарына да сер бирмәде, гүяки, аларга бер

катышы да юк. Кул арбасына төяп китергән әйберләрен карамады да хәтта.

Гайре табигый хәл, күрәсең, ротный Алексеев, сөйләнә-сөйләнә, азык-төлек

арасында актарынганда:

– Такое совсем на него не похоже, – дип гаҗәпләнүен белдерде. Ул,

авылдашларның тозлап киптерелгән (бусы – Кашшаф бабасыныкы) казын

һәм бәрәңгеләренең бер өлешен алу белән чикләнде. – Остальное передайте

своим, – диде. «Бүләк»кә каз эләгү аның кәефен күтәргән иде.

Кашшафның октябрь башында язып салган хатын алу белән, өйдәгеләр

Суслонгерга җыена башлаган. Аның нинди урын икәнлеген инде авылда

белүчеләр бар икән. Егетнең әти-әнисенә колхоздан китәргә рөхсәт юк, ялынып

сорагач, Котдус белән Вәгыйз абыйның хатыннарына ризалык биргәннәр

тагын. Ике йөз илле чакрым араны үтәргә биш тәүлек вакыт киткән. Иртән таң

сызыла башлауга, юлга кузгалалар, ялга сирәк кенә тукталып, күз бәйләнгәнче

тәпили торгач, хәйранга җыела, ди. Шөкер, төн кунып чыгар өчен сугылган

авылда йортына кертергә ризалашкан рәхимле бәндәләр табылып торган.

Берсендә генә, эзләп-эзләп тә уңай җавап ишетмәгәч, кайсыныңдыр бакча

башындагы печән чүмәләсен куышлап кереп, шунда төн уздырганнар.

Кашшаф язган хатында үзенекеләргә лагерьда аш калагының бик кадерле

нәрсә икәнен сүз арасында бәян иткән иде. Харис бабасы яраткан оныгы өчен

запас калак кына түгел, кружка да алып килгән. Авылдаш киленнәр дә ирләренә

калак китергән – баедылар болай булгач!

– Мин патша армиясендә хезмәт иткәндә, бөтен әсбап казна исәбеннән

иде: өс-башка тәгаенләнгән гимнастёрка, шинель ише киемнәрне, аяктагы

кирза итекне инде әйтмим дә. Чучканы хәрәмгә санаганлыктан, мөселман

өммәтендәге солдатлар өчен аерым казанда хәләл иттән аш хәстәрләү дә сирәк

күренеш булмады. Урыс-улак попларының кулын килеп үпсә, безне походка

полковой мулла дога кылып, хәер-фатыйхасын биреп озатты, – дип сөйләнде

тәкъва карт, мондагы хәлләргә шаккатып. Учлагтагы курсантларның чуарданчуар өс-башы, йончыган-таушалган килеш-килбәте аның ушын алган иде.

– Иң главный командирыгызга барам, – дип тузынды ул. Кашшаф белән

авылдаш абзыйлар аны чак тынычландырды.

– Хәлне генә катлауландырасың, аннан бер файда юк, зыян булырга мөмкин,

– дип ышандырырга тырыштылар.

– Якын арада унлап курсантны өр-яңа обмундирование белән тәэмин итәргә

тиешләр, дигәнен ротный авызыннан ишеттем, – дип ялганларга мәҗбүр булды

Кашшаф, үзләре өчен түгел, бабасының иминлеге өчен кайгыра башлап.

 – Чынлап сөйлисеңме, балам? – дип, ихлас карашын кетер-кетер сохари

кимерүче оныгына төбәде Харис карт, – теге, без китергән әйберләрне барлаган

әфисәрегез турында әйтәсеңме? – Кашшаф, хәйләсе фаш ителүдән куркып,

бабасына туры карамаска тырышты. Теш арасына сохари кисәге кысылган

атлы кыланып, баш бармагы белән теш казнасын чистарткандай итенде. Ярый

әле шулчак Котдус абыйсы ярдәмгә килде:

– Андый сүз минем колакка да чалынган иде шул, көнлек паёкны да

арттырасылар икән, – диде, дөнья хәйләсен күбрәк үзләштергән агай бөтенләй

арттырды. Картны ышандырдылар тәки, кирәкмәгән бәладән котылып

калдылар.

Ирләр ирләр инде. Яшь ягы җитмешнең өске ягына чыкканы да, әле егермесен

тутырмаган егет-җиләне дә эчке кичерешләрен тышка чыгарып селкеми,

күпчелек күңел сандыгында бикләп тота. Хатын-кызның холык үзенчәлеге

бөтенләй башка, аларның хисләр буасы ерылган, йөрәк ялкынын басар өчен,

күзләреннән тибеп чыккан яшь тамчылары яңакларыннан тәгәри. Ир канатларын

үзләреннән һәм балаларыннан аерып, кара урманнар арасына ташлаган

каһәрләнгән сугышка, учлагтагы ристаннар кебек тотылучы кешелексез

шартларга нәфрәтләнүдәнме, әллә инде тормыш иткән парларының тулыр-тулмас

бер ай эчендә сулып-ябыгып калуларын күрүдәнме (хәер, болар бары бергәдер),

Кашшафның авылдаш җиңгәчәйләре өнсез калган. Татар хатын-кызларына хас

тыенкылык белән елаганда, ара-тирә «и-их» дип сулкылдап куюлары ирләренә

ярдәм итә алмаудан гаҗизләнеп, тирән җан газабы кичерүләрен күрсәтә. Ирләр

хатыннарын ничек юатырга белмичә аптырый.

Вәгыйз хатыны Маһруйбикәнең:

– И, җаным, нишләттеләр сине, чыкмаган җаның гына калган бит, – дип,

яңагыннан сыйпавы, аның ашказаны авыруына дәва итеп кәҗә сөте эчерүләрен

искә төшерүе уртакка әйләнгән хәсрәтне тагын да авырайта. Хасталык

сарылыгы йөзенә типкән Вәгыйз түзмәде:

– Җә, ярар инде, насыйп итсә, монда озак тоткарламаслар, бәлки фронтка

җибәрерләр әле, – дигән өн чыгарды. Монысы тагын да хәтәррәк түгелме?

Фронтны, мизгел саен үлем сагалаган сугыш кырын адәм баласының котылу

урынына тиңләве коточкыч хәл бит. Үзәгенә үтмәгән кеше болай беркайчан

әйтмәс. Әле ишеткәннәреннән авылдашларга куркыныч булып китте. Вәгыйз

ялгыш ычкындыруын үзе дә сизгән, тик инде эш узган, берничек тә кире

кайтарып алып булмый. Ялганга дәвам ялгавын ачык аңласа да, ир заты

хатасын төзәтер өчен:

– Әнә ич, көнлек паёкны арттырасылар, дип тә сөйлиләр, болай булгач,

яшибез әле.

– Бик канә, Аллаһ рәхмәте белән шулай була күрсен берүк, – дип сөйләнде

кыз-хатыннар, ышанырга да, ышанмаска да белмичә. Күңел эчкәресендәге иң

яшерен тоем аларга моның чынга ашмас теләк кенә икәнен искәртә, шулай да

ышанмастайга ышанасылары килү көчлерәк. Әнә шул нәрсә яшәргә көч бирә

дә инде, тәмам сынудан саклый, янәшәдә генә Зөлфирә белән Маһруйбикәнең

хәләлләренә караганда да кайтышрак кыяфәтле, тере өрәккә охшашлы

дистәрчә-йөзләрчә ир заты тора, көчле җил чыкса, аларны очыртып алып

китәрдер төсле. Димәк, тамак кытлыгы монда күптәннән килә, вазгыятьнең

уңай якка үзгәрүен гөманлау суга сәнәк белән язылган кебек, әлегә газизләре

авызыннан гына ишетелә. Хәерле булсын.

Ирләр – хатыннарыннан, тегеләре – ирләреннән зур авырлык белән аерылды.

– Минем өчен дә балаларны кочаклап үп! – дип, хисләр иркенә бирелде

Вәгыйз, соңгы чиктә, күз яшьләрен тыя алмыйча. Җебекләнүеннән оялыптырмы,

Маһруйбикәсенең иңнәренә салынган да йөзен аның шәлъяулыгына терәгән.

Бу хәл озаккарак та китте бугай, татарда моны артык нәзберекләнү дип,

еш кына гаепкә саныйлар. Тик Суслонгерга мондый билгеләмә кагылмый

торгандыр. Ир белән хатынның озаклап кочаклашып торуларының чын сәбәбен

Кашшаф белән Вәгыйзнең үзеннән башка беркем белми. «И-их, абзыкай, нигә

төшеңдә күргәннәргә шулкадәр ышанасың микән?» – дип уйлап өзгәләнде

егет. Тыныч тормышта төпле һәм олпат күренгән агайның чүпрәкләнүе аны

аптырашта калдырган иде. «Ашказаны да авырта икән шул, күңел йомшаклыгы

өстенә әлеге чир-сырхавы өстәлү хәлне тагын да катлауландыра инде», – дип

авылдашын акларга тырышты. Хәер, Вәгыйз инде тынычланган, күзендәге

яшь тамчылары да кипкән, хатынына елмая төшеп соңгы киңәшләрен бирә.

Тегесе «әйе, әйе» дигән мәгънәдә башын селки, аның да талчыккан йөзенә

елмаю кунган. Тик ир белән хатынның елмаюлары арасындагы аерманы

Кашшафтан башка беркем сизмәде. Беренчесенеке газап белән өретелгән

иде. Хәер, һәркемнең хәле хәл. Берничә минуттан ике хатын һәм бер карт

ялыктыргыч озын юлга кузгалачак, бу төнне Суслонгерда кунганнан соң (кайда

туры килсә, шунда), биш тәүлек туган авылларына кадәр кайтасылары бар. Ат

юлы төшкәч, кул чанасына кирәк-ярак төяп, кабат килергә ниятләре бар икән.

– Аңа кадәр ничек тә түзегез инде, оланнар, – диде җитмешен тутырса да

һаман әле җиргә нык басып йөрүче Харис карт. Оныгына карап эндәшсә дә,

бөтенесенә карата әйтүе.

– Бабай, безнең өчен хафаланма. Ничек тә түзәрбез, – диде яңаклары

сизелерлек суырылса да, яшәү дәртен җуймаган Кашшаф, күтәренке тавыш

белән. Бабасы оныгын җылы карашы белән иркәләде, ул аңа үзенең яшь

чагын хәтерләтә иде. Ул да шулай беркайчан күңел төшенкелеген белмәде,

дошманнарына баш биргәне булмады.

Ай ярым чамасы вакыт үтәр, Харис янә Зөлфирә белән Маһруйбикәне

ияртеп, ерак Суслонгерга сәфәр чыгар. Дүртенче тәүлек дигәндә, инде

караңгыда (кышкы көн кыска шул), урман арасында юлларына угрылар

аркылы төшәр. Чанага төялгән азык-төлекне «яхшылык» белән бирмәгәч, өч

юлбасарның берсе йодрык сугышында үзләренә көчле каршылык күрсәткән

картка арттан пычак белән кадар. Явызлар ашыгалар, куркышып бер-берсенә

сыенган ике хатынның җанын кыеп тормыйлар, кулларына төшкән байлыкны

өстерәп, урман ешлыгына кереп югалалар...

– И-их, Харис абзый, тамакларына тыгылсын иде, бирәсең калган

ризыкларны, – дип елаша хатыннар, авыз-борыныннан ургылып кан бәреп

чыккан, җан биреп ятучы баһадир гәүдәле карт янына тезләнеп.

Кашшаф бу хәлне сугыштан әйләнеп кайткач кына белде. Өйдәгеләр,

хафага саласылары килмәгәндер инде, хатларында язмадылар. Зөлфирә

белән Маһруйбикәне дә авылда югалталар. Милиция аркылы белешә торгач,

ерак райондагы НКВД бүлегенең тикшерү изоляторыннан кеше үтерүдә

шикләнелүче мескен хатыннарны көчкә эзләп табалар.

Хәер, аңа хәтле вакыт үтәсе бар әле. Харис бабайның ерак юлдан арганталчыккан хатыннарны җылы сүзләре белән канатландырырга тырышып,

тизрәк кайтып җитәргә ашыктырасы бар. Кайткач та, ипкә килә алмыйча

җәфаланган киленнәргә булышу йөзеннән, авыр колхоз эшенә чыгып,

алмаш-тилмәш аларны алыштырасы бар. Ә хәзергә алар өчәүләп лагерь

биләмәләреннән ераклаша. Хатыннар әледән-әле артларына борылып карый.

Кашшафның бабасы гына борылып артына күз салмый, ул моны яхшы фалга

санамый. «Хуш, сау бул, бабакай», дип саубуллаша егет әүлиягә тиң бабасы

белән күңеленнән. Мәңгелеккә аерылышуны күз алдына да китерми, әлбәттә.

Белсәме?! Белсә?.. Гади адәм баласына алдан күрүчәнлек сәләте бирелмәгән

шул. Бирелсә, тормышның кызыгы булмас иде.

 

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: