Сугыш күләгәсендә (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Җәза

Сентябрь ахырының кояшы урман артына тәгәрәүгә, землянкаларына

кайтып җиттеләр. Тик Кашшафка, эчкәре үтеп, нардагы урынына сузылып

ятарга язмаган булып чыкты, аны кулына винтовка тоткан солдат каршы алды.

– Тебя велено сопроводить на внеочередной наряд, – диде ул, ачусыз тавыш

белән. Күрәсең, моның ише шөгыльне беренче генә башкаруы түгел. Тагын

нидер әйтмәкче иде, яннарына взвод командиры лейтенант Иванов килеп

басканны күреп, шып туктады.

– Пошли! – диде лейтенант, төксе генә. – Поработаешь малость на досуге,

есть там такие же строптивые, как ты. Мигом собьём спесь.

Кашшафның буйсынмыйча чарасы юк. Лагерь аланлыгы янәшәсендәге

тар ешкынлыкны үтеп, кечерәк аланлыкка чыктылар. Бер читтә ай яктысында

кешеләр басып торганы шәйләнә. Аның кебек үк ниндидер гаепләре табылып,

чираттан тыш нарядка эләгүчеләр икән. Кашшаф хезмәт иткән батальоннан

гына түгел, башка батальоннардан да курсантлар бар булып чыкты. Моны алар

бер-берсеннән кайсы частьтан икәнлекләрен сорашып белделәр.

– Разговорчики! – дип кычкырды капитан чинындагы офицер, – вас сюда

привели камни таскать, а не болтать между собой.

Бу капитан кечерәк чиндагы берничә офицер белән бергәләп «киртәдән

чыкканнар»ны җәзага тартуны үтәтү белән җитәкчелек итә икән. Башкалардан

аермалы буларак, тавышында тимер чыңы сизелми – хәтта йомшак дип

әйтерлек. Офицерлар арасында да төрле кеше бар, күрәсең, дип уйлады

Кашшаф. Күп тә үтмәс, егет ялгышканын аңлар әле. Ә хәзергә алар өеп куелган

уртача зурлыктагы ташлар таучыгына килеп орынды. Һәркайсы берәр таш

күтәреп, бер-бер артлы күрсәтелгән тарафка юнәлделәр. Бер лейтенант озата

бара, икенче читтән кораллы сакчы атлый. Ерак та түгел, йөз илле метрлар

үтүгә, тиешле урынга килеп тә җиттеләр. Җәзага тартылучыларның беркадәр

кәефләре күтәрелеп китте, болай булса, озакка китмәс, ташларны ташып

бетерәбез дип шатланды алар. Тик бер нәрсә сәерсендерде – каршыларына

алар шикелле үк ташлар күтәреп, нәкъ алар санындагыча алты кеше очрады.

Аларны да бер офицер һәм кораллы сакчы озата бара. Кирегә буш кул белән

барышлы түгел икән,читтәрәк яткан өемнән янә таш күтәреп илтешле. Аны

ниндидер өченче өемгә алып барып салгач, иң беренче башлаган өем янына

китерделәр. Гаҗәп хәл, ул никтер бер дә кимемәгән шикелле тоелды. Алты

курсант алты таш күтәреп әүвәлге маршрутны кабатладылар – күтәргән

йөкләрен аланның каршы ягындагы өемгә чыгарып салдылар. Өченче өемнән

таш алгач – кабат кире маршрут, дүртенче өемне тулыландыру. Әйләнчек

сарык хәрәкәтләренә охшаган шундый берничә ары-бире тугланудан соң,

Кашшаф үзләре белән «җүләр» уены уйнауларын инде төшенгән иде. Җүләрләр

йортында да шулай икән дип кемнәндер ишеткәне бар, аларны да, тик тотмас

өчен, бер урыннан икенчесенә таш ташыталар ди. Аерма бары шунда: тегесе

– бичара җаннарның дәвалану урыны, монда – курсантларны укыту-өйрәтү

үзәге. Коточкыч хәл бит бу, югары командование белми микәнни соң? Иптәш

Сталиннан да яшерәләрдер инде. Башкалар да эшнең нидә икәнен сизенде,

күрәсең, арада чыш-пыш китте.

– Отставить! Пятнадцать минут привал, – дип әмер ирештерде һаман

әле беренче өем янында басып торган капитан, тәмәке кабызып. – Уловили,

голубчики, – җәзачылар башлыгы «голубчики»ны йомшак итеп әйтсә дә, бу

сүзгә мыскыллы мәгънә салган иде, – каждого, кто оказывает мало-мальское

неповиновение командирам-инструкторам, ждёт суровое наказание. А теперь

за работу!

Кашшаф хөр рухлы булып үсте. Кемнең кем булуына карамастан, әйтәсе

сүзен кистереп алдында әйтә, кеше артыннан сөйләп йөрми. Монда, бәлки,

әтисенең дә алар кечкенә чакта зимагурлыкта йөреп, шахтёр булып эшләве,

авылына кайткач, балаларына тулы ирек бирүенең дә файдасы тигәндер. Менә

хәзер ризасызлыгын белдерергә талпынып авызын ачты, шулай да соңгы мәлдә

тыелып калды. Ахыры хәерле бетмәсен чамалады.

Аларны юкны бушка аударудан төнге икеләр тулып киткәч кенә туктаттылар.

Иртәнге подъёмга башкалар белән бергә торырга тиешлекләрен искәртеп,

землянкаларына һәм баракларына таралырга куштылар. Вәгыйз һәм Котдус

абыйлары аның кайтуын әллә йокламыйча көткәннәр, урынына кереп ятуга,

сораулар белән күмеп ташладылар. Җәелеп ачыласы килмәсә дә, өзек-төтек

җавап бирде егет. Өлкәннәрне санламау була югыйсә.

– Энем, берүк сак була күр. Мондагы мәлгуньнәр башыңа җитәргә дә күп

сорамас, – диде Вәгыйз абыйсы, чын күңелдән кайгырып. Авыр чакта үзенә

ярдәм кулы сузган өчен аеруча якын итә ул аны хәзер. Киләчәктә Кашшафтан

башка лагерь шартларында исән калуның икеле булуын авылдашлар яхшы

чамалыйлар. Котдус абыйсы да үгет-нәсихәтен бирде. Әңгәмәгә шул урында

янәшә нарда ятучы чуваш егете нокта куйды:

– Зиттеме инде цезгә, иртәгә тан былан торасы пар пит, йокларга пирмисез,

– диде ул, татарчалатып. Кашшаф караңгыда үзалдына елмаеп куйды. Ул күп

кенә чуваш һәм мариларның аның ана телендә сөйләшкәнен белә һәм акцент

белән кәмәлен китереп сүз катуларына күңеле хушлана иде. Менә бу юлы да

сизелерлек кырылган кәефе ачылып китте. Уң ягына борылып ятты да, бет

дигән кечкенә хәшәрәтләрнең талавына карамастан, яшьлектә генә була торган

тирән йокыга талды.

Өч-дүрт сәгать йоклау җитте, иртәнге тревога ишетелүгә, гәүдәсендә

бернинди авырлык сизмичә сикереп торды.

 

Лейтенант каныгуы

Тиешле порция икмәкне кабып куеп, бер кружка суны икегә бүлгәч, Вәгыйз

абыйсыннан кичә ясап биргән кашыкның исәнме-түгелме икәнлеге белән

кызыксынды.

– Үзең белән ал син аны, – диде ул. Хәзер алар калакларын землянкада

калдырмыйлар иде. Запаслары кими башласа да, әлегә бар һәм аны ара-тирә

капкалап куйгач, хәл кереп киткәндәй була. Үткән төндә «йокларга пирмисез

пит», дип тузынып алган чуваш егете, «кырык бишле» тупны этәргә җыенганда,

Кашшаф яныннан ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Алтынны-артынны карап йөр, взводный полай гына калтырмас, – дип

кисәтеп узды. Соңыннан ишетүенчә, ротада гына түгел, батальонда иң

кешелексез взвод командирларының берсе икән ул. Аның каныгуына чыдый

алмыйча, берничә курсант үзенә кул салган, кемнәрдер качып киткән һәм

юкка чыккан. Лагерь җитәкчелеге үлем-китем күрсәткечләре буенча бу

батальондагы взводның барсыннан уздыруына мөнәсәбәтле бернинди нәтиҗә

ясамый микәнни соң, дип уйлады Кашшаф. Үзе чыгарган нәтиҗәдән аңа

эсселе-суыклы булып китте: димәк, адәм баласын һәм физик, һәм психик

юкка чыгаруга юнәлтелгән әлеге төр алымнар биредә хуплана. Кичәге

«җүләр» уены шуның бер чагылышы түгелмени? Бүген дә тупны эткәләп

йөрүләр «ПТР» күтәреп йөгерүләр белән чиратлашты, өйлә туры җитте.

Баланда алып кайтырга бүген бармаска булыр, буыннарга азрак ял бирергә

кирәк», – дип уйлады Кашшаф, землянка янәшәсендә җайлап урнашкач

күзләрен йомып. Минут та үтмәгәндер, баш түбәсендә лейтенант Ивановның

тавышы ишетелде:

– За супом идти нет желания? – дия әнә.

– Нет. Сегодня пускай другие пойдут, – дип җавап бирде егет. – «Я один что

ли?» – дигән сорау өстәмәкче иде, тагын тирәнгә китмәгәе дигән уйдан тыелып

калды. Баландага чират буенча баралар икән, тиешле кешеләр үзләре китте. Ә

болай, теләге булганнарны тыючы юк, хет көн саен ташы. Суслонгерда ничә

ай тотасылары билгесез, көчне сакларга кирәк. Яңа килгәннәрдән генә түгел,

элгәрерәк хәрби хезмәткә чакырылганнардан присяга алырга ашыкмаулары

аңлашылмый иде. Дошман илнең үзәгенә ыргыла, Совинформбюро

хәбәрләренә караганда, фронтларда хәлләр бер дә куанырлык түгел. Ә монда

атарга өйрәтү түгел, кулга винтовка да тоттырганнары юк. ПТР бирәләр, ансы

да патронсыз, мишень-макетлар да күзгә чалынмый. Иңнәргә таш төясәң ни

дә, танкка каршы мылтык күтәреп йөгерсәң ни – аерма нуль.

Тупчылар әзерлибез диюләре нәрсә инде? Аны ары-бире эткәләп йөрүдән

берни үзгәрми. Бер ай алданрак бирегә эләккәннәр дә, атып карарга туры

килгәне юк, диләр. Коралны сүтеп-җыю, чистарту һәм майлау эшләренә

өйрәтәләр ансы, түземлегең генә җитсен, дип фикер йөртте Кашшаф, эче

пошып. Баланданы кайтарып җиткерделәр. Курсантлар дәррәү ияләнгән

урыннарына утырыштылар. Һәркем калагын алып, түземсезлек белән алларына

куелган савытларга өлеш салуларын көтә. Котдус, Вәгыйз, Кашшаф, чуваш

егете һәм ике курсант бер өстәл артында. Вәгыйз кулында дәү агач кашык.

Менә инде биш калак һәм бер кашык җамаяк белән алты авыз арасында кызукызу йөри башлады.

– Такое недопустимо! – дигән оран Вәгыйз агай кулындагы кашыкның

читкә атылуы белән бер вакытка туры килде. Тагын шул Иванов! – Ложку не

следовало потерять, теперь перебивайся как хочешь. Агач кашыктан да мәхрүм

ителгән ир уртасы берни дәшмичә башын аска иде. Лейтенантның йөзендәге

бер мускулы селкенми. Ул, кашыкны Вәгыйз кулыннан бәреп төшерсә дә,

Кашшафка текәлгән, аның ризасызлык белдерүен көтә. «Түзәргә, ничек тә

түзәргә!» – дип кабатлый эченнән Кашшаф. Ни ач булсалар да, башкалар да

баланда чөмерүдән туктап, вакыйганың нинди юнәлеш алуын көтә, сагаеп әле

взводныйга, әле үзсүзле татар егетенә карыйлар. Әүвәл күршедә тәгам җыючы

«алтылык», аннары взводның башка курсантлары ашау темпын акрынайтты.

Инде кашыкларның калай савытка бәрелеп шакылдаулары тынып ук калды

бугай. Нидер булачак! Взвод командиры һәрвакыттагыча җиңүче булып

калачакмы, әллә Кашшаф, кабат үзешчәнлек күрсәтеп, бу юлы катырак җәзага

тартылачакмы?

– Вәгыйз абый, исең китмәсен, икебезгә бер калак җитәр, – диде Кашшаф,

берни булмагандай. Лейтенантның үҗәт егетне ничек тә каршы әйттерергә

теләп үрсәләнүен барсы да аңлый. Тик әлегә ул киртәгә сыймаслык бер сүз

әйтмәде, ике кешегә бер калактан ашауны беркем тыя алмый. Иванов бу очракта

ни кылыр икән – взвод һаман көтә.

– Говорите понятным языком, хватит каля-баля, – диде ахырда бәйләнчек

командир. Аңа ачуыннан иреннәрен чәйнәп читкә китүдән башка чара калмады.

Барсы да җиңел сулап куйды. Авылдашы рәхмәт тулы карашы белән Кашшафка

карый, күзеннән яше дә сытылып чыккан әнә. Башкалар да, хуплауларны

белдереп, җиңелчә гүелдәшеп алды. Кемдер: «молодец, егет!» дип куйды,

янәшәдә утыручы кайсыдыр якын итеп иңенә кагылды. Рәхәт булып китте

Кашшафка, егермедән артык кеше арасында коллективта чак кына булса да

җылылык атмосферасы тудыра алуы өчен. Һәркем ачтан үлмичә, җанын саклап

калырга дип тырышкан кара урманнар арасындагы каһәрле урында золымга

каршы бары бергәләп көрәшкәндә генә кеше булып калырга мөмкиндер,

югыйсә аерым-аерым таптыйлар. Кечкенә өмет-сөенечләрне яралгы хәлендә

үк юкка чыгарырга сәләтле лейтенант Ивановның тере өрәге торуын һәрдаим

истә тотарга тиеш алар. Баланданы өч авылдаш – Кашшаф, Вәгыйз, Котдус –

ике калак белән чиратлап ашадылар.

 

Балык башы

Якшәмбе көнне, гадәти көннәрдән үзгә буларак, ашау рационын чак

кына баеталар икән. Хәер, баету дип әйтергә ярыйдырмы – төшкелектә

бирелә торган баландага, өстәп, кылчыгы-ние белән тозлы балык һәм балык

башлары салалар. Ул балыкларның итен кем ашый торгандыр (анысын

чамаларга мөмкин: командный состав һәм аларның куштаннары булыр),

анысын курсантлар төпченеп тормый, тизрәк үз өлешен алып калырга

ашыга. Тозлы суны хәтерләткән баланданы чөмереп, кылчыгын суыргалап

утырганнан соң, һәркем биштәрдәге кадерле ризыгын шатырдатып чәйнәргә

керешә. Гражданкада чагында эткә-мәчегә ыргытыла торган «деликатес»тан

да тәмлерәк нәрсә юк бу чагында. Ләззәтләнүдән күзләр йомылган, хәтта

шушы вакыт аралыгында гына булса да әйләнә-тирәдәге коточкыч чынбарлык

та онытылган. Билгеле инде, балык башының ашарга яраклы җире аз.

«Ач тамакка – барсы да мач», дигәндәй, курсантлар, чәйни торгач, аның

яртысыннан артыгын барыбер кабып йоталар. Тозлы аштан соң үтереп тамак

кибә. Шөкер, башка чагында үлчәп кенә бирелә торган кое суын бу көнне

чикләү юк. Хәер, алай ук түгел икән: торымнан-торымга казылган коелар

янына курсантлар чиратка тезелеп баскан, һәркемгә бер-ике кружка эчәргә

рөхсәт. Чират бер кат үткәннән соң, теләгәннәр икенче әйләнешкә тезелә.

Еш кына коеның төбендәге запасы төкәнеп, аннан инде ком катыш сыекча

ала башлыйлар.

Якшәмбе, төштән соң, урман кисәргә йөрүләр дә юк. Һәркемгә ял бирәләр,

моны икенче төрле «шәхси вакыт», диләр. Теләгән кеше өенә, туганнарына

һәм якыннарына хат яза; теләгәне биштәреннән көзге кисәге һәм кайчысын

(үзендә булмаса, кешедән алып) чыгарып, сакал-мыегын кыра һәм чәчен

төзәтергә керешә. Бу төр хезмәтне взводтагы курсантларның берәр остарагы

башкара ала, билгеле инде, нинди дә булса ризык бирү хисабына. Кемдер

өстендәге киемен салып, шатыр-шотыр бет сытарга керешә. Ул хәшәрәтләрне

чүпләп кенә бетерешле димени?! Учак тергезеп, кайчагында күпмедер вакыт

«буржуйка» өстендә тотып, аларның чертләп коелуларын күзәтүчеләр бар.

Арада хәлсез һәм хасталар күп, андыйлар землянкадагы урыннарына кереп

сузылу ягын карый.

Кашшаф өйдәгеләргә хат язып салырга ниятләде. Уч төбеннән чак

кына зуррак кәгазь кисәге һәм каләм юнәтеп, үзенең ике авылдашы

белән Суслонгер лагерена өйрәтүләргә билгеләнүен белгертәсе килде.

Аларга укыту-өйрәтү үзәгенә китерелгән көнне үк биредәге тәртипләрнең

катгыйлыгын читкә чыгармаска дигән кисәтү ясалган иде. Командирлар

моны дәүләт сере дип аңлаттылар. Ә дәүләт серен чишү җинаять буларак

бәяләнә. Хатларның цензура аша узып, ачып укылу ихтималы булуын

әйттеләр. Моның ише өркетүләргә тамчы исе китмәде егетнең. Шулай да

авыр шартлар турында җәелеп язуны башына да кертеп чыгармады. Әтиәнисен хафага саласы килмәде. Хатының зур өлешен авылдагы яңалыклар,

өйдәгеләрнең хәл-әхвәлен сораштыруга багышлады, өстән-өстән генә

лагерь хәлләренә тукталды: «Кадерле әтием, газиз әнием! Өйдән чыгып

китүемә ике атнадан артса да, менә бүген генә – октябрь аена кергәч – сезгә

беренче хатымны язып салам. Тазалыкларыгыз ничек, авырмыйсызмы?

Абыйның фронттан хәбәре килмәдеме? Мин авылда чагында ук аннан хат

алмаганга өч айдан арткан иде бит. Әгәр үзгәреш булса, кичекмәстән миңа

белгертегез. Сеңелкәш мәктәптә укуын дәвам итәме? Өлгереше ничек? Кара

аны, сеңлем, укуыңны ташлама!

Киләчәк – белемлеләр кулында. Читкә китеп, кешеләр белән тыгызрак

аралаша башлагач, моның шулай икәнлеген яхшырак аңлыйсың икән.

«Бөрлегән» бозауладымы инде? Бозауласа, ничәне китерде? Бүксәсе бигрәк

дәү иде. Аны искә төшергәч, әнинең угыздан пешергән коймагын ашыйсы

килеп китте никтер. Безне ач тоталар дип уйламагыз тагын, кунак сыенда

яшәтмәсәләр дә, түзәрлек. Көннәр хәрби өйрәнүләрдә, үзебезнең хәстәрне

кайгыртып уза. Командирларның: «Здесь нет мам, научись жить сам», дигән

гыйбарәсенә инде күнегеп киләбез. Читкә киткәч, уллар әниләренең, ирләр

хатыннарының ярдәменә мохтаҗ икәнлеге яхшырак аңлашыла икән. Сәдәф

төшсә, аны тагасың; кием ертылса, ертыкны ямыйсың. Бусы – хатын-кыз

вазифасы, бусы – ирләрнеке дип тору юк, барсына өйрәнергә туры килә. Хәер,

әни, абый белән мине син инде кечкенәдән энә-җеп тотуның ир балалар өчен

дә оят түгеллеген өйрәтеп үстердең. Моның өчен рәхмәт сиңа. Әти безгә:

«Үзе егылган еламас», – дип әйтә иде һәрчак. Мондый тәрбия шулай ук дөрес

булган. Әле дә хәтеремдә: сигез-тугыз яшьлек чагым иде бугай, өйгә елап

кайтып кердем. Авыз-борын кан гына.

– Нәрсә булды, дөнья куптарып үкерәсең? – дип сорадың.

Шунда Түбән оч урамының миннән өч яшькә өлкәнрәк шадра Шакир малае

Әхсән белән тәпәләшүемне, аның иптәш малайлар алдында сине «зимагур»

дип атавы чыгырымнан чыгарды, дидем. Бу адымымны хупларсың, хәтта

мине яклап Шакир абыйларга юнәлерсең, һич югы «молодец» дип аркамнан

кагарсың, дип көткән идем. Ә син: «Дөрес әйткән, минем кебек читкә китеп

йөрүчеләрне шулай атыйлар, – дидең. – Кыерсытучыңны бер сугуда аяктан

егарлыгыңа ышансаң гына ташлан. Үзе егылган еламас, диләр, шыңшыма.

Ну-ка, борыныңны сөрт!» – дип, миңа аркан борылдың. Ул чагында хәтерем

калган иде. Үсә төшкәч, синең хак булуыңны аңладым. Һәрчак дөреслекне

яклап яшәдең. Хәкимовларның маркасы элек-электән югары саналган, дия

идең, горурланып. Әлеге хисне без – улларыңа сеңдерергә тырышуың бушка

китмәде, дип әйтергә була торгандыр, әти. Һәрхәлдә, йөзеңә кызыллык

китермәбез. Хуш, сау булыгыз, кадерлеләрем.

Фашист мәлгуньне оясында дөмектергәч, җиңү белән кайтып очрашканга

кадәр. Улыгыз Кашшаф.

 2.10.1942 ел».

 

Яртысы – командирларга

Хатларны атнага бер мәртәбә Суслонгерга алып китәләр, аннан – күрсәтелгән

адресатлар буенча җибәрәләр икән. Бирегә элегрәк эләккәннәр җавап хатының

якынча бер айдан килүен әйттеләр. Алай булса, ноябрь җитә әле.

Көн саен лагерьдагы курсантлар янына кем дә булса килмичә калмый.

Кайсының әтисе, әнисе, улының монда икәнлеген белгәч, бәрәңгесен, сохариен

хәстәрләп юл капчыгына тутырган да тәпи-тәпи дистәләгән чакрымнар үткән.

Кемнеңдер әби-бабасы. Соңгылары күбрәк тә, чөнки хезмәт яшендәгеләрне

колхоз эшеннән бик җибәрмиләр. Гадәттә, авылдашлар мондый ерак юлга

берничә кеше бергәләп чыга икән. Сугыш вакыты шул, юл тулы угры-карак.

Талап, соңгы әйбереңне алып калырга да күп сорамаслар. Андый очраклар

бар, диләр. «Юл газабы – гүр газабы» дип белмичә әйтмәгәннәрдер. Җылы

вакытта, чана юлы төшкәнче, сәфәр чыгуның уңай ягы көн озынлыгында

булса да, Суслонгерга кадәр күтәренеп ерак ара үтүләре һай ла авыр, иңде

күпме генә ризык алып барырга мөмкин соң? Кышкылыкта юл чыгучылар

кул чанасыннан файдалана. Анда, өйдәге чамага карап, азык-төлекне мулрак

төяү мөмкинлеге бар. Бер яхшының бер яманы дигәндәй, тәүлекнең якты

вакыты саплам җептәй кыска булганлыктан, караңгы төшү белән, юлдагы

авылларның берәрсенә тукталып, «кундырып чыгармыйсызмы?» дип йорт

тәрәзәләрен чиртергә туры килә. Ара ераклыгына карап, Суслонгерга килеп

җиткәнче, берничә тәүлек үтәргә мөмкин. Шуның кадәр кайтасы да бар әле.

Беркөнне, землянкалары артыннан ук башланган урман эченә кереп карарга

дигән фикергә килде Кашшаф. Кыргый табигать кочагында балан, миләш,

гөлҗимеш куаклары үсми калмас әле, юк чагында чәйнәр өчен аларның

җимешләре дә ярап торыр. Төшке аш вакыты. Дежурныйлар батальон

ашханәсеннән шулпа дип аталучы сыеклыкны кайтарып җиткергәнне көткән

арада, җитешергә теләп, биш-алты сикерүдә өн-торакларының янына килеп

басты. Тагын берничә адым атласа, аргы якта булачак. Шулчак колагына

ниндидер ят авазлар ишетелгәндәй тоелды. Әллә тоелды гынамы? Игътибарын

туплап тыңлап торды. Юк, кемнәрдер чыннан да сөйләшә. Тавышларның

берсе лейтенант Ивановныкы ич. Аны уннарча кеше арасыннан да таныр иде

Кашшаф. Нидер бүлешәләр кебек. Кайсыдыр ярым-йорты урысчасы белән:

– Тагда прасили сала. Ват привезли, – ди вата-сындыра.

– А почему так мало? – Бусы Иванов инде, ризасызлык белдерә торгандыр,

аңа хас сыйфат. Кызыксынуы көчле иде, кемнәр икәнлеген белергә теләп,

саклык белән, бәхәс барган якка үрелеп карады. Ике хәрби һәм ике граждански

киемендәге кеше аяк асларына ниләрдер таратып салганнар да базарда сатучы

белән сатып алучы арасындагы сатулашуны хәтерләткән бәхәскә керешкәннәр.

Икенче офицер – Кашшафларның рота командиры өлкән лейтенант Алексеев

түгелме соң? Шул ич. Белүенчә, алай ук холыксыз түгел. Һәрхәлдә Иванов

шикелле ерткычланмый. Курсантларга кизәнгәнен, ямьсезләнеп акырынганын

да ишеткәне юк.

– Да ладно тебе, Иванов. Пожалей стариков, ты просил сало, они достали.

Скажи спасибо, – дип, ротный Алексеев картларны яклап телгә килде.

– Товарищ старший лейтенант, не мы, а они должны сказать спасибо нам

за то, что каждый месяц им разрешаем посещать своих внуков, – дип тасма

телләнә лейтенант. Ротный урынында булсам, күрсәтер идем мин бу эткә! дип

нәфрәтләнде егет. Мари картлары, ахрысы – киемнәре, сөйләшү рәвешләре

шуларныкына охшаган. Әйе, нәкъ шулай. Алар взводындагы ике чирмеш

малаеның бабалары булырга тиеш болар. Ай саен киләләр ди. Әйтәм аны,

чирмеш егетләренең өс-башлары башкаларныкыннан чиста-пөхтәлеге белән

аерылып тора, яңаклары да суырылып кермәгән. Димәк, алар ачлыктан ул

кадәр интекми, тик запаслары белән дә бүлешмиләр үзләре...

Кашшаф, офицерлар күзенә чалынганчы, тизрәк төшке аш бүленә торган

урынга ашыкты...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: