Сугыш күләгәсендә (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Иванов һөҗүме
Соңгы атнада ташыган бүрәнәләрне ике көн дәвамында роталарында
кисү һәм яру белән шөгыльләнделәр (элек ташыган агачлар кисеп-ярылып
күптән әрдәнәләргә өелгән). Монысына гына түзәрлек, чи бүрәнәне иңнәрдә
чакрымнардан ташу түгел инде. Лашманчылыкка башка кумаслар, кышка
җитәрлек запас туплангандыр дип уйлаганнар иде, алай булып чыкмады.
Полк командирларының әмере – батальоннарда, комбатларныкы роталарда
курсантларга ирештерелде. Аның әйтүенчә, тагын өч көн буена урман кисүдә
алны-ялны белмичә эшләргә тиешләр икән. Югыйсә, кыш узган елгы шикелле
зәмһәрир килсә, ягулык запасы җитмәс дип шикләнәләр. Бу хәбәр күпләрнең
котын алды – ничек чыдарлар? Болай да аякларын чак сөйрәп йөриләр.
Өстәвенә, соңгы көннәрдә, төбе тишелгәндәй, яңгыр катыш кар бөтен күк йөзен
иңләп ява. Тора-бара ул бозга әйләнде. Аяк асты тайгакланды. Юньле хуҗа
этен урамга чыгармаслык, дип тормадылар, курсантларны якындагы делянкага
куаладылар. Эшләгәннәре эш булмады, командирлары каһәрләве астында көч-
хәл белән лагерьга ике хут ясый алдылар: берсен – төшкә кадәр, икенчесен –
төштән соң. Икенче көнне урман егу турында уйларлык та түгел, кая ул – бүрәнә
күтәреп кайту. Суытып җибәргәнлектән, җир өсте бозланган, җитмәсә хәйран
гына кар да төшкән. Саклык белән генә атламасаң, егылып имгәнүең дә ерак
йөрмәс. Командование моны гына аңламаслык түгел. Тик тотмас өчен, кичә
ташыганны түмәркәләргә тураттылар. Түмәркәләр пүләннәргә әйләндерелде.
Һавалар ачылу белән, курсантларны кабат ике-өч көнгә урман егарга
җәлеп итәселәрен белдереп, ротныйлар һәм взвод командирлары яңадан
өйрәнүләрне башлап җибәрде. Бу юлы өйрәнүләр картада алган аз-маз
теоретик күнекмәләрне практикада гамәлгә ашыруга кайтып кала: ротадан
һәр взвод аерым отделениеләргә бүленеп, лагерьдан чама белән өч чакрымнар
ераклыктагы Н ноктасын эзләп табарга тиеш. Кайсы отделение билгеләнгән
объектка алданрак чыга – шул җиңүче. Кулларга корал тоттыру юк.
Отделение командирларына гына берәр компас өләшенгән. Шуның ярдәмендә

сержантлардан юнәлешне дөрес билгеләп, үз кул астындагыларны мөмкин
кадәр тизрәк хәрәкәт иттерү сорала. Сержантлар да курсант паёгында, аларның
да көч-егәре чамалы. Нинди тиз хәрәкәт итү турында сүз булырга мөмкин?!
Землянкадан чыгып, ачыклыкны үткәч, взвод өчкә аерылып, урман
ешлыгына таралды. Капитаннар отделениесе сул флангка туры килде.
Хәрәкәтләнү акрынлык белән бара. Ашыгудан файда юк, саксызлык күрсәтеп,
берәр агачка орыну җитә, өсләренә шундук мул булып йомшак кар коела,
шунлыктан эзгә-эз диярлек басып атлыйлар. Кулына компас тотып алда
барган сержантка чыгышлары белән Брянски якларыннан булган ике мордва
егете ияргән, алардан соң мари, авылдашлар Котдус белән Вәгыйз уртада,
алар артында – Кашшаф һәм төркем ахырын Борис төгәлли. Дүрт-биш минут
үтмәгәндер, отделение командирының сукранулы авазы ишетелде:
– Ватык компас биргән бит җә, хайвани зат, – дип, лейтенант Ивановны
татарчалап-урысчалап төрләндерде.
– Хәзер кирәкле юнәлешне ничек билгелибез инде? – ди әнә, аптырап, –
кире кайтудан да мәгънә юк. Ничек туры китерәсең аны, күптән без чыгарга
тиешле Н ноктасына китеп баргандыр. – Сержант чын-чынлап пошаманда.
Аны аңларга була, төркем өчен ул җаваплы. Карурманда адашып йөрүләре дә
бар. Курсантлар бер-берсенә карашып тик тора. Төпле киңәш бирүче күренми.
Кашшафның башында кинәт бер уй сызылып үтте: «Иванов компасның
ватыклыгын белеп биргәнме, әллә белмичәме? Башкалар бу хакта уйлап та
карамый анысы. Ә менә аның өчен бу бик мөһим – төбендә берәр төрле этлек
ятуы мөмкин. Ә нигә, дошманыңа һөҗүм оештырыр өчен, моннан да уңай
вакытны кайда туры китерәсең тагын? Җиң-итәкләрне җыештырып йөрергә
кирәк», – дип фикер йөртте ул.
Бүтәннәргә шик-шөбһәләрен белдерү көлке тоелыр иде, шунлыктан
күңелдәгесен авылдашларына да әйтмәде. Аңласа, Борис кына аңлар. Аңа
гына ишетелерлек итеп ни-нәрсә уйлавын чиште. Чуваш егетендә мантыйкый
фикерләү җитәрлек. Тегесен-монысын хәтер иләге аша уздыруы булгандырмы,
азиатларныкына тартым күзләрен кыса төшеп, беравык дәшми торгач:
– Беләсеңме, азер турырга кирәк. Ивановтан барсын кутарга була, – дигән
нәтиҗә ясады.
Котдус белән Вәгыйзнең сугышка кадәр урман эшләрендә йөрүләре ярап
куйды, алар арада иң өлкәне дә. Кайбер билгеләргә карап, юнәлешне якынча
ачыклый алалар икән. Әйтик, агачның төньякка караган ягы мүкләнеп-
яшелләнеп тора, ди. Карта буенча табылырга тиешле объект төньяк-
көнчыгышта. Чамалап, шул тарафка барып карарга дигән фикергә килделәр.
Сержант ике агайга да үзе янына күчеп басарга кушты. Билгеләргә карый-
карый озак барды алар. Инде вакыт буенча исәпләгәндә, күптән билгеләнгән
объектка барып җитәргә тиешләр, тик менә таба гына алмыйлар. Адаштылар
микәнни? Бу турыда әлегә авыз ачып сорау бирүче юк. Ансыз да аңлашыла:
ул күпләрнең карашына язылган. Арыганнар иде. Отделение командиры биш
минутлык ял белдерде. Бераз утырып хәл җыяр өчен, колач җитмәслек агач
төбендә өелеп торган чыбык-чабык өемен сайладылар. Өстендәге карын
каккалап төшергәч, тезелешеп утырырлык булды тагын.
– Җә, нишлибез инде, – ди командир. Аның югалып калуы йөзенә
чыккан. Барысына да оят иде. Взводның башка сугышчылары, ротадагы
бүтән взводлар алдында оят. Һәркемгә: «Ватык компас биргәннәр, шуңа күрә
куелган бурычны үти алмадык», – дип аңлатып йөреп булмый ич. Хәзер инде

табарга тиешле ноктаны эзләүнең кирәге бармы икән? Бәлки, килгән юлдан
лагерьга кире кайту дөресрәктер? Сержант шундый карар кабул иткән булып
чыкты. Аның «кайтабыз!» дигән әмере яңгырады. Кашшаф иптәшләренең
арган-талчыккан кыяфәтенә күз салды. Иреннәр ачулы кысылган. Мөгаен,
лейтенант Ивановка ачулыдыр алар бу минутта. Тик торуны белмәс Борис,
әллә эчке кичерешләр тәэсиренә бирелеп, куллары белән «шарт та шорт»
китереп, чыбык сындыргалый. Ул кинәт пружинадай атылып аягына торып
басты.
– Нарса пу? – ди, әле генә җайлап утырган урынына карап. Аның кыяфәте
сәер, еш-еш сулыш ала. Башкалар да, ни булганын белергә теләп, урыныннан
купты. Чуваш егете тирәсенә җыелыштылар. – Ана, курасызмы? Ана! – ди ул,
никтер һаман нәрсә турында сүз алып баруына ачыклык кертмичә.
Кашшаф Борисның бармагы төртеп күрсәткән тарафка күз салды – анда
чыбык-чабык арасыннан кеше аяк бармаклары тырпаеп күренә түгелме соң?
Әллә ялгышамы? Күзләрен уч төбе белән угалап янә карады. Инде шиге
калмады: өем астында ниндидер шәрә аяк шәйләнә. Сержант кушуы буенча,
чыбыкларны як-якка араладылар. Күз алдына килеп баскан күренештән чәчләр
үрә торырлык: анадан тума чишендерелгән ике мәет, йөзләрендә үлем ачысы
катып калган. Аларның үз үлеме белән үлмәүләре аермачык. Ниндидер тупас
предмет белән сугудан, баш капкачлары ярылып, эчкә таба изелеп кергән,
кырыйдан миләре күренә.
Бәхетсезләр берничә көн элек өченче ротадан качучылар булырга мөмкин.
Аларны танучы булмагач, анык әйтүе кыен. Кем булсалар да, бичараларны
кызганудан күзләргә яшь тыгыла. Кемдер күңеле болганып укшырга кереште,
кайсыдыр йөрәгенә чыдый алмыйча, катлы-катлы сүгенеп тынычланырга
тырышты. Боларның, лагерь шартларына түзмичә, дезертирлыкка китүчеләр
икәненә шик юк. Бәс, шулай икән, командирларга бу турыда кайтып әйтүнең
аңлау табуына өметләнү беркатлылык булыр иде. Ә менә үзләренә зыяны тиюе
бар. «Куелган бурычны үтәмичә, нишләп тиешсез урында иснәнеп йөрисез?»
– дип бәйләнүләре бик мөмкин. Кашшаф комбатның «при задержании оказали
сопротивление» дигән сүзләрен искә төшерде. Боларның өченче рота курсантлары
булуына тамчы да шикләнми ул. Әгәр башка рота һәм батальоннардан кичәле-
бүгенле генә качучылар булса, ишетелми калмас иде. Мәетләрне үз күзләре
белән күргәч, егет эзәрлекләү төркеменең кешелексез гамәл кылуына тагын бер
кат инанды – бичараларны лагерьга алып кайтып мәшәкатьләнмәгәннәр, куып
тоткан урыннарында бәреп үтергәннәр. Анадан тума шәрә калдырулары нигә
хаҗәттер? Танымасыннар өчен тырышканнар, күрәсең.
Төркем башлыгы үлекләрне, башка вакытта килгән очракта, эзләп табарга
ансат булсын дип, якын-тирәдәге куак вә яшь туйраларны сындыргалап
капларга кушты.
– Кешечә җир куенына иңдерергә кирәктер ич аларны, ерткыч-җәнлекләр
өзгәләп бетермәсен, – ди.
Аның күрсәтмәсен үтәр өчен, курсантлар хәрәкәткә килде. Нәкъ шул
мизгелдә ату тавышы яңгырады. Кашшаф борылган уңайга чигәсе яныннан
гына нәрсәнеңдер «выжт» итеп узып китүен абайлады. Моның ни аңлатканына
төшенгәнче, бая гына төбенә утырып хәл җыйган колач җитмәслек агачка
«тык-к» итеп кадалган тавыш ишетелде. Кайсыдыр аларга ут ачканмы? Әнә,
анда баскан урынында катып калган сержантның чырае көлдәй агарган, ядрә
аның борын төбендә генә кәүсәне тишеп кергән. Кашшафның үзенә дә үлемнән

калуы хәзер генә барып җитте, әгәр ул урыныннан чак кына кузгалган
булса, кургаш агачка түгел, аның чигәсенә тишеп керер иде.
– Ложись! – дип кычкырды Борис, икенче мизгелдә җиргә сузылып ятып,
ул үзе белән Кашшафны да, җиңеннән тартып, аска сөйрәде. Ярый өлгерде,
икенче мәртәбә аттылар. – Я его заметил, вот он – совсем рядом! – дип, чуваш
егете шәрран ярды. Ешкынлыктан ут ачучыны башкалар да абайлап алды. Алар
шулай ук сузылып ятты, тик әлегә беркем аягына басып, ул якка ташланмый,
күрәләтә кемнең үлемгә барасы килсен? Кашшаф белән Борис бер-берсенә
карашып баш кактылар һәм кинәт аякларына калкынып, мәкерле дошман ягына
ыргылдылар. Такы-токы ашап, ярты көн урманда адашып йөргән егетләрнең
әлләни кызулар чамасы юк. Кашшаф хәлсезлектән һәм нерв киеренкелегеннән
тез буыннарының калтырануын сизде. Әллә инде аякларын тагып куйганнар,
башка чаклардагыча, бөгелгәндә, пружинадай киерелеп гәүдәне алга этмиләр,
киресенчә, гәүдә аякларны өстери бугай. Ул иң алда, аннан ике-өч адым арттарак
Борис йөгерә. Кашшаф үзләренә һөҗүм оештыручының ешкынлыктан чыгып,
аңа пистолеттан төзәвен күрде. Бу – лейтенант Иванов иде. Аның шикләнүе
дөрескә чыкты, мәкерле зат уңайлы форсат тууын көткән. Хәзер ул атачак. Бу
юлы, һичшиксез, тидерер, чөнки аларның арасы биш-алты метрдан артмый.
Кашшафның лейтенант тәтегә баскан мизгелдә, кинәт аска ташланып, ядрәдән
котылу ихтималы юк түгел анысы. Тик андый очракта аңа тәгаенләнгән үлем
«күчтәнәче» бер гаепсез Борисны харап итәчәк. Нишләп әле чуваш егете Иванов
белән Кашшаф арасындагы «разборка» өчен гомере белән түләргә тиеш, ди.
«Сау бул, якты дөнья, хушыгыз, әти-әни, туганнар!» булды Кашшафның соңгы
уе. Егет тәненең бөтен күзәнәкләре белән Ивановның тәтегә басканын тойды
кебек. «Чык» иткән тавыш ишетелде – ату авазы яңгырамады, пистолет осечка
биргән иде. «Аучы»ның югалып калуы йөзенә чыккан, ул янә тәтегә басты. Тик
файдасыз, корал тагын атмады. Менә Иванов, борылып, инде качарга маташа.
Ике кешегә каршы тора алмаячагын чамалый торгандыр. Моңа юл куярга ярамый
иде. Әгәр явызны ычкындырсаң, соңыннан берничек аның һөҗүм оештыруын
дәлилләп булмаячак. Шушы уй Кашшафка көч өстәде, ул күкрәгеннән чыккан
җан авазы белән «ах» орып, дошманының өстенә сикерде. Качучы, бәлки,
тайпылып өлгергән булыр иде, аны әллә кыргый кычкыру каушатты – сөртенеп
алды. Һәм бу аның алдагы язмышын хәл итте, ул өермәдәй ябырылган масса
авырлыгына түзмичә, аяк астына тәгәрәде. Инде Кашшафның кочагыннан
ычкынырга теләп чәбәләнә. Борис ярдәмгә өлгерде, икәүләп явызның кулларын
боргычладылар. Отделение сугышчылары белән сержант та килеп җитте.
– Вы? – дип гаҗәпләнде кече командир, Ивановны күргәч. – По инструкции
вы должны встретить нас в точке Н. Вместо этого, нас преследуете, более
того – устраиваете вооружённое нападение. Как это понимать? Впрочем, вроде
становится ясно, почему всучил сломанный компас.
Сорау бирелгән, сержант җавап көтә. Бүре карашы белән үзен чорнап алган
сугышчыларны күздән кичергәч, взводный нидер аңлатуны үзе өчен түбәнлек
санады булса кирәк.

 

Вәгыйзнең үлеме
Рота командиры өлкән лейтенант Алексеев взводныйны якламады.
Батальондагы бүтән роталардан нәкъ менә Ивановның үзешчәнлеге аркасында
артка калулары аның ачуын чыгарган иде булса кирәк.

Курсантлар арасында йөргән сүзләргә караганда, һәр ротада комбатның үз
стукачлары бар, Алексеев ротасында ул – Иванов. Алексеев аны өнәп бетерми,
кодрәтеннән килсә, бер көн тотмас иде, ләкин түзмичә кая барасың...
Шулай да Кашшафларның взвод командирын алыштырдылар. Сидоренко
фамилияле лейтенантны куйдылар. «Башкалардан яхшылыгы белән аерылып
тора», дип мактарлыгы булмаса да, Иванов кебек миһербансыз да түгел бугай.
Ә Ивановны комбат батальон ашханәсенә мөдир итеп күчергән икән, икенче
көнне взводтан төшкелеккә баланда алып кайтырга барган дежурныйлар
лейтенантның аш-су блогында үз тәртипләрен урнаштырып, акырынуын
ишеткәннәр.
Кашшаф, Ивановны кулга алгач, зур бәладән котылдым, дип сөенгән
иде – явызны хөкемгә тартмадылар, һаман иректә. Алай гына да түгел,
солдатлар өлешен рәхәтләнеп талардай урында ул хәзер. Хәер, андагыларның
берсе дә намуслылык белән аерылып тормый. Югыйсә, курсантларны ачка
интектермәсләр иде. Монысы инде башка тема. Шунысы бәхәссез: әлегә
Кашшафның гомеренә турыдан-туры куркыныч янамый.
Ноябрь ахыры җитте. Ай ярым элек Кашшафның бабасы һәм авылдаш
хатыннар китергән запасларның соңгысын кабып куйганга да атна үткәндер.
Чана юлы күптәннән төште, авылдан хәл белергә килүчеләр генә күренми. Җае
чыкмыйдыр инде, колхоз бит, теләсә кайчан чыгып китә алмыйсың. Кашшаф,
Котдус һәм Вәгыйзнең үзара сүзләре күбрәк шул турыда. Алар, бүген килерләр,
бүген булмаса, иртәгә, кул чанасы тарткан килеш талчыккан йөзләрендә
елмаю балкытып каршыларында пәйда булырлар, дип гөман кылдылар. Көн
арты көн үтсә дә, уйлаганнары чынга ашмады. Моңа кадәр, аз-маз запаслары
барында, түзәрлек булган икән. Ачыгалар хәзер. Беркемнән бернинди ярдәм
көтәр чама юк. Борисның апасына өметләнгәннәр иде, ул да никтер күренми.
Чуваш егете, сезнең алда миңа уңайсыз, дип аклана үзе, тик аннан ни файда.
Исәпләделәр: әгәр апасы азык-төлек китерсә, бер өлешен командирларга
биргәннән соң, дүрт кеше өчен ун көнгә җиткерерлек рәт булачак. Бу – ун көн
буена ачтан үлмичә җан асрый алачаклар дигән сүз! Аннары берәр җай чыгар
әле. Бәлки, фронтка озатырлар. Ротаның кайбер взводларында ачтан үлүчеләр
бар инде: икенче взводтагы бер удмурт егете әүвәл тәмам ябыгып, бетәште,
аннары гөбедәй шешенеп, йөри алмас хәлгә килде. Ике айдан артык учлагта
хезмәт итү вакытында янына беркемнең хәл белергә килгәнен күрмәделәр.
Гаеп түгел, биш йөз чакрымдагы авылларыннан килсәләр дә, ун көннән
артык атлый торгач, алган ризыкларының бер өлеше юлда ашалып бетәр,
калган өлешенең яртысын комсостав тартып алса, бирергә ни калыр иде соң?
Кайтасы да бар, ул якка да азык кирәк – тамакны алдап булмый. Нәтиҗәдә,
андый ераклыктан ары-бире туглануның мәгънәсе калмый. Дүртенче взводтагы
мордва егете дә ачтан шешенеп үлде. Кашшафның октябрь аенда ук урманга
берничә хут ясап миләш, балан (ярый әле өлгерде – соңыннан якын-тирәдә
аларның берсе дә калмады) җыюлары ярап куйды, менә хәзер шуларны аз-
маз уртлап, ачлыктан боручы буш корсакларын алдарга тырышалар. Әчегә
саруы кайнагач, Вәгыйзнең хәле катлаулырак, миләш белән баланны авызына
якын да китерә алмый. Күз алдында сулып бара бичара. Кашшаф, аптырагач,
буржуйка өстендә кар эретеп, аның суында төрле агач кайрылары кайнатып
эчерә үзенә. Файдасы юк диярлек. Лагерьда полк лазаретлары бар. Аларның
исеме генә. Чынлыкта хасталарны дәвалау белән аларда беркем шөгыльләнми.
Авырулар, дистрофиклар анда акрын үлемгә дучар ителгән. Кайсыбер көннәрне

икешәр-өчәр мәет чыгарып, күмү командасының учлаг зиратындагы алдан
казып куелган чокырларга илтеп күмүләренең шаһите булалар. Шуңа күрә
Кашшаф Котдус абыйсы һәм Борис белән киңәшеп, «лазаретка җибәрә торган
авыруларыгыз бармы?» дип землянкаларына кергән санинструкторны «юк»,
дип чыгарды. Авырулар юк икән, урында ятучылар да булырга тиеш түгел
(андыйларны кичекмәстән лазаретка озаталар). Иртәнге һәм кичке барлауда
катнашу, стройда «пичәтле» адымнар белән йөрү, занятиеләрне калдырмау –
бер-ике көннән Вәгыйз боларның берсен дә башкара алмаячак. Аннары инде
сорап тормаячаклар, авылдашларын яшәү белән үлем арасындагы соңгы пункт
ролен үтәүче урынга алып китәчәкләр. Нишләргә соң әле, дип баш ватты
Кашшаф. Тик бер төпле фикергә килә алмады.
Икенче көнне Вәгыйз абыйсы стройга иртәнге барлауга чыга алмады. Бусы
инде куркыныч иде, авылдашның язмышы хәл ителгән дип санарга була. Әллә
вакытны сузу өчен, взвод командиры лейтенант Сидоренко белән сөйләшеп
карарга микән? Абзыкайны лазаретка озатуны бер-ике көнгә кичектерергә
ризалатып булмасмы? Моның өчен Кашшаф алдашуга барды; авылдашлар
юлда инде, бүген-иртәгә килеп җитәргә тиешләр, дип, взводныйны ышандырды.
Башка чарасы юк иде аның. Бәлки, ул арада бабасы җиңгәчәйләр белән алар
хозурына килеп басар. Һәрхәлдә, егет моңа бик өметләнә. Лейтенантка,
хәлләренә керсә, күчтәнәчләрне мулдан бирергә вәгъдә итте.
Бер көн үтте. Икенче көннең киче якынлашып килә. Вәгыйзнең хәле тагын
да авырайды. Ул инде, Кашшаф ничек кенә кыстамасын, көндезге баландасын
ашарга да тормады. Иртәгә иртә белән санитарлар аны лазаретка күчерәчәкләр.
Лейтенант Сидоренко вакланмады, Кашшафка «алдадың», дип тә бәйләнмәде.
Бәлки, ул егетнең якташын коткару өчен шундый адымга баруын аңлагандыр.
Тышта декабрь салкыны. Землянкада, «буржуйка» янып торганлыктан,
җылы. «Бүтән утын өстәмәскәдер», дип уйлады взвод буенча кизү торучы
Кашшаф. Ул, аның чираты булмаса да, кизүлек итүне үзенә сорап алды. Барыбер
йоклый алмый, Вәгыйз абыйсын коткара алмавына өзгәләнә. Өченче аен биредә
хезмәттә саналса да, лагерьда тудырылган шартларның адәм балаларына карата
шулкадәр кешелексез булуын һаман акылы сыйдырып бетерә алмый, моның
төбендә нинди сер ята икән, дип уйлана. Рядовой составка урыс булмаган
халыкларны гына алалар. Фронтка җибәргәнче, урыс теленә өйрәтү өчен,
дисәләр дә, чынлыкта, командирларның үзара урысча сөйләшегез, дигән
әреннән башка бернинди өйрәтү юк... Егетнең уйларын Вәгыйз абыйсының
ыңгырашып саташуы бүлде. Бүген ул ешрак бутала. Авылны, хатыны белән
балаларын телгә ала, әтисенең исемен әйтеп: «ишекне ач»! дип кычкырды. Әнә,
бу юлы ниндидер ризык сорый, «ит», диюе бугай. И-их, болай азапланырлар
идемени алар кешечә тукландырсалар! Котдус абыйсы да йокламаган икән,
акрын гына эндәште:
– Энем, безне шулай берәм-берәм ачтан үтереп бетерерләр микәнни?
Нәрсә әйтсен соң моңа каршы Кашшаф. Ул да башка камырдан түгел,
авылдан чыккан. Аңа да артыгы мәгълүм түгел. Әмма шунсы бәхәссез: моның
төбендә аңлашылмый торган иблис мәкере ята. Алар буыны өчен ул ачылмаган
сер булып калырга мөмкин. Килер вакыт, сер пәрдәсе алыныр, бәлки, без
капчыкта ятмый, диләр бит. Анысы инде киләчәк эше. Ә хәзер? Хәзергә
Котдус абыйсы аннан җавап көтә. Яшь булса да, җиде сыйныф белеме өчен
укымышлыга саный ул аны.
– Котдус абый, алай гына үтереп бетерә алмаслар. Күп ич без. Беребез китсә,

аның урынына икенчебез, өченчебез килә, – дип сөйли башлады Кашшаф.
Аннары аның башына: нишләп мин кызыл коммунист шикелле сөйләнәм соң
әле, мондый җавап көтәмени ул, дигән уй килде. – Мондагы хәлләр турында
Мәскәүдә белмиләрдер, дип уйлыйм мин. Әгәр белсәләр, килеп тәртип
урнаштырырлар иде. «Сүз иясе белән йөрми», диләр. Иртәме-соңмы, барыбер
тиешле җиренә барып ирешер, шуннан соң җаваплы кешеләре җәзасын да
алыр. Миңа калса, башкача була да алмый торгандыр.
– Рәхмәт, туганай! Сүзләрең күңелемә май булып ятты. Югыйсә мондагы
башбаштаклыкны күреп йөрәк елый. Кызык та, кызганыч та булган бер нәрсә
сөйлим әле, – диде Котдус агай, җанланып. – Син өченче ротадан безнең
районның күрше авылдан Хәмит атлы ир затын белә идең микән? Безнең
елгылар тирәсе. – Кашшафның «әйе», диюен ишеткәч, Котдус дәвам итте. –
Шул Хәмит, Суслонгерга эләккәч, дүрт айдан артык фронтка китә алмыйча
җәфаланган, буй кыска тегенең, метр ярымнан чак кына артык. Җитмәсә,
болай да ябык нәрсәкәй, ачлыктан гел үсмер бала кебек кенә калган. Без
килгәнче, сентябрь башында оештырып фронтка озатылган җыелма полкка
эләгәсе булган, стройга тезелгән җирдән полк командиры «буең кыска», дип,
ошатмыйча калдырткан моны. Икенче мәртәбә – инде без монда чагында –
оештырылган фронтка озатуда тагын калдырырлар дип куркып, буйчанрак
күренер өчен, аягы астына түмәркә кисәге куеп баскан. Үткән шулай стройда
икенче рәткә басып. Соңыннан «пичәтле» адымнар белән плац аша барганда,
полкны кабул иткән югары чиндагы офицерлар иң арттан атлаучы кечкенә
буйлы сугышчыны күреп бик гаҗәпләнгәннәр. Полк командиры калдырмакчы
да булган, соңгы мәлдә Хәмитнең нинди хәйләгә баруын белгәннән соң көлгән
дә: «Ладно, возьмём уж его, будет служить при штабе», дигән.
Әңгәмәгә Борис кушылды. Аны да йокы алмый, күрәсең. Вәгыйзнең үлем
хәленә килеп җитүендә күпмедер дәрәҗәдә үзен гаепле саный ул – «килми
бит!» дип, апасының лагерьга һаман килмәвенә өзгәләнеп сөйләнүен Кашшаф
соңгы көннәрдә еш ишетә. Авылдашлар өлешенә керүе өчен вөҗдан газабы
кичерә булыр. Борисның:
– Ашханада Иванов килганнан бирлы часто эчү оештыралар икан, – диюе
игътибарын җәлеп итмәгән иде. – Мәҗлес барышында сөяк-санак, азык
калдыкларын тышка тәрәзәне ачып кына ыргыталар, – дип дәвам итүенә
сагаеп колак салды. Ыргыткан калдыклардан ач курсантларның кайчагында
ит кисәкләренә кадәр табып алуларын ишеткәч, күңелендә ниндидер өмет
чаткысы кабынуын тойды. «Бәхет елмаеп, берәр юньле ризык юнәтә алсак,
шуның ярдәмендә Вәгыйз абыйны тернәкләндереп җибәрә алмабызмы әле?»
дигән хыялый уй туды башында. Ул – табиб түгел. Авылдашына хәзер беркем
ярдәм итә алмаячагын, аңарда инде кире кайтара алмаслык процесслар
башлануын белми иде шул. Аңа хәзергесе кадерле. Борисның:
– Буген кайсынындыр туган кунын байрам италар бугай, – диюен ишетүгә,
Кашшаф аягына ук торып басты.
– Нишләп монда ятабыз соң әле без, әйдә киттек! – диде ул, кайнарланып. Борис
никтер урыныннан кузгалырга ашыкмады. Ятуын белә. Башка чагында бер әйтү
белән ярдәм итәргә ашыга иде, ни булган моңа, дип уйлады Кашшаф, сәерсенеп.
– Син ашыгасын. Уйларга кирак, – ди әнә чуваш. – Калдыкларны ташлагач,
исырыклар тышкы якка чыга. Тамакы да тарта инды. Ансы быр хал, алар
бит чылбырдан этларны ычкындыра. Этлардан талата курсантларны. Шулай
кызык таба. Бер кеше да качып котыла алмый. Шуна анда баручы хазыр аз,

– дип ачыклык кертте Борис, ашыкмавының сәбәбен аңлатып. Барам дигән
җиреңнән бармассың. Сөйләнүдән нинди мәгънә соң, дигән шикелле Кашшаф
кулын селтәде.
– Этларга каршы быр юлын былам да инды, – диде шулчак Борис, икеләнүле
тавыш белән.
– Нинди юл ул, әйт, сузма! – Кашшафның сабырсызлануы тавышына чыкты.
– Уска бушлат или телогрейка киясын, кулга чолгау урыйсын. Шунда ук
дау кадак урнаштырасын. Эт уска ташлангач, кулны алга суз – ул аны кабачак.
Авызга кадак кадалган эт башка тешлами, чинап кача.
Әнә ничек. Усал этләргә каршы торуның әллә нинди юлларын белә бу. Сынап
карарга ярыйдыр моны. Авылдан алып килгән телогрейкасы исән әле, кадактан
күп нәрсә юк. Портянка-чолгау проблема түгел. Барырга, дигән уйга килделәр.
Караңгылыкка чумган землянка һәм бараклардан аермалы буларак, батальон
ашханәсенең тәрәзәләре электр уты яктысыннан гөлт иткән. Яктылыкны
ашханәләр һәм полк штаблары өчен махсус көйләнгән танк моторларын
эшләтеп алалар. Командный состав яши белә, дип уйлап куйды Кашшаф,
күңел эчкәресендә баш калкыткан ачу хисен басарга тырышып. Офицерлар
өчен торакларда да шундый ук ысул белән ильич лампалары кабызыла.
Әллә киләсе кеше инде килеп киткән, әллә Борис әйткәнчә, этләрдән
талатудан куркалар – ашханә тирәсендә җан әсәре күренми. Эчтән җыр
сузганнары ишетелә, ул әледән-әле кемнәрнеңдер кычкырып куюы, сүгенү
авазлары белән аралаша. Кашшаф ярымкараңгыда сөяк-санак табып булыр
микән, дип юкка борчылган. Юллары уңар кебек: ачылмалы зур тәрәзәдән
төшкән саран яктылыкта шул турыда ук кар өстендә чәчелеп яткан ниндидер
әйберләр шәйләнә. Егетләр килгән шәпкә шунда ташланды. Исерекләр
ыргыткан калдыклар икәнлегенә шик юк: ике-өч кенә кабып куелган ипи
телемнәре, ярып пешерелгән бәрәңге яркалары, тозлы кыяр калдыклары, аннан-
моннан гына кимерелгән берничә сөяк кисәге, хәтта итен каезлап алганнан
калган каз түшкәсенең скелетына кадәр бар иде монда.
– Кара, нәрсә таптым, – диде Кашшаф акрын тавыш белән, табылдыгын
Бориска күрсәтеп. Алар үзләре белән биштәр алганнар иде, тапкан бер
нәрсәләрен шунда җыялар. Кашшаф түзмәде, каз скелетының батынкы
урыннарында калган ит кисәкләрен куптарып ала башлады. – Мә, син дә
сыйлан, – диде, иптәшенең, авызына бер-бер артлы ике кисәк озатты. Юньләп
ит ризыгы күрмәгәннәренә тиздән өч ай тула шул инде. Онытылып барган
тәмнең рәхәтләндергеч ләззәтен озаклап сузарга чама юк, теләсә кайсы
мизгелдә «хуҗалар»ның килеп чыгу куркынычы бар. Курсантлар тыелып
кала алмады, каз «түшкәсен» икесе ике яктан тотып урталай сындырдылар.
Һәркайсы үз өлешенә тешләрен батырды. Яшь, таза тешләр өчен нәрсә соң
ул йорт кошының юка һәм йомшак сөяге – аз-маз калган ите белән алары да
тураклана. Бермәл кышкы һавада егетләрнең шатыр-шотыр китереп чәйнәүләре
генә ишетелеп торды. Алар бу шөгыльләренә шулкадәр нык бирелгән иде,
хәтта ике хәрбинең яннарына килеп басканнарын искәрмәделәр.
– Ба-а, тут оказывается не только мы гостим, – дип эндәшүгә сискәнеп
киттеләр. Комбат ич бу! Димәк, эчтә сыйланучыларның берсе шул. Егетләр
аптырашта. Үзләрен ничек тотарга белмиләр. Карак хәлендәме алар хәзер,
әллә чүплектә азык эзләп казынучы саилчеләрме?
– Иванов, – дип кычкырды яхшы ук кызмачаланып өлгергән майор, ачык
калдырылган ишек ягына борылып. – Поди-ка сюда.

Егетләр ниндидер күңелсезлек килеп чыгасын сизенде, тизрәк моннан таю
ягын карарга кирәк. Тик ничек? Комбат болай гына җибәрергә охшамаган.
Кашшафның дошманы лейтенант Ивановны чакырмас иде. Ивановка ул арада
кем әйткәндер – чыгып та җитте. Кул фонаре тоткан.
– Ты что говорил тогда про собак, на любителей халявной еды
натравливаешь? – дип сорады аннан майор.
Тегесенең «Так точно!» дигән җавабын ишеткәч:
– Ну что ж, давай посмотрим, – дип, көндәлек тормыш ыгы-зыгысы турында
сүз баргандай гына әйтеп куйды.
Фонарь белән яктыртып, Иванов, калдыклар эзләп килүчеләрнең элек
үз буйсынуындагы взвод сугышчылары икәнлеген таныгач, ифрат сөенде.
Шатлануын яшереп тормады:
– На этот раз от меня не уйдешь! – диде Кашшафка, теш арасыннан сыгып
чыгарып.
– Эттан талаталар хазыр, качарга кирак, – бусы дустына гына ишетелерлек
итеп Борисның әйтүе.
«Бер, ике, өч», дип санадылар да икесе берьюлы землянкалары урнашкан
якка ташландылар. Артта әче итеп сызгыру ишетелде. «Фас!» дип
кычкырдылар. Этләрнең усал ырылдап үзләре артыннан ыргылуын сизде
Кашшаф. Эшләр харап, болай булгач. Йөгергән уңайга алдан әзерләнгән
чолгауны кесәсеннән тартып чыгарды. Икенче кулы буш түгел, анысында азык
калдыклары салынган биштәр. Ташлап калдырырга кызганды, ул әле һаман
андагы калдык-постык белән Вәгыйз абыйсын аягына бастырырга өметләнә
иде. Шул харап итте дә, чолгаулы кулы белән телогрейкасының түшеннән
кадакны тартып алырга өлгермәде, кисәк тукталып, өстенә сикергән овчаркага
таба борылуына, дәү гәүдәле җанвар бөтен авырлыгы белән аңа килеп бәрелде.
Дөресрәге – кулындагы биштәренә. Кашшаф та, эт тә бер масса булып кар
өстенә тәгәрәделәр. Каяндыр укыганы бар: эт талаганда битне каплап йөзтүбән
ятарга кушалар. Овчарканың юл капчыгына туры килүе аны берничә секундка
булса да коткарып калды. Күз кырые белән генә Бориска ташланган этнең
чолгау уралган кулдан кабып алуын күреп өлгерде, икенче мизгелдә колагына
чинау авазы чалынды. Дустының алдан сөйләшенеп куйган планы барып
чыкты, димәк. Этләр икәү генә булган ахры, башкалары күренми.
– Бар, син, кач! – дип кычкырды Кашшаф. – Землянкадан иптәшләрне алып
килергә тырыш!
Борисның иптәшен калдырып китәргә исәбе юк иде бугай. Шулай да
тыңлады, берничек ярдәм итә алмаячагын аңлагандыр, күрәсең. Моңа
ашханә янында гына торып калмыйча, фонарь утын аларга юнәлткән төркем
якынлашуы да сәбәп булгандыр. Кемне-кемне, Кашшаф Хәкимовны эт
тырнагыннан коткаруга Иванов юл куймаячак. Комбат, ашханә мөдире, тагын
берничә мәҗлестәш күңелле гөрелдәшеп кар өстендә адәм баласы белән шул
адәм баласының күп меңләгән еллардан бирле дүрт аяклы дусты саналган җан
иясе әүмәкләшкән урынга якынлаштылар. Тик бу – кеше белән этнең өйрәнү
өчен үзара дус, тату әүмәкләшә торган очрагы түгел, монда аларның бугазга-
бугаз килеп алыша торган урыны. Бериш явыз бәндәләр, шәхси рәхәтлекләрен
канәгатьләндерер өчен, икенче берәүләрне коточкыч шартларга куйганнар һәм
менә хәзер ерткыч хәленә китереп, борынгы заманнардагы кыргый инстинктын
кузгаткан эт-бүрене, ачлыкка чыдый алмыйча, яннарына килгән шул мескенгә
өстергәннәр. Кайсы өстен чыгар?

– Ну ты даёшь, Иванов, – дип сөйләнде майор, кәефләнүдән кулларын
угалап. – Наслышан о твоих проказах, но не подумал, что дойдёт до такой
степени.
Бу чагында инде эт биштәрне туздырып-умыргалап ташлаган һәм Кашшаф
өстенә сикереп, аның беләге турысыннан телогрейкасын капкан, чалкан
әйләндерергә теләп ары-бире тарткалый иде. Егет моны яхшы аңлый, әгәр
җанвар аркан әйләндерсә, беттең – бугазыңнан бер генә кабачак. Ничек кенә
иптәшләре килеп җиткәнче сакланырга соң?! Фонарьдан төшкән яктылык
тасмасы, тегендә-монда уйнаклап, овчарканы тагын да ярсыта бугай, ул ачулы
ырылдап җиңне умыра. Күрәсең, Иванов этләрне ничек котыртырга икәнен
яхшы белә.
– Товарищ майор, у меня с этим курсантом особые счёты. Пускай собака
загрызёт до смерти? – диюен Кашшаф ишетте дә бугай, ишетмәде дә. Ул барлык
акыл һәм ихтыярын эткә бирешмәүгә туплаган.
Бу чагында котырынган эт аны аркасына әйләндерде. Тик бугазыннан
кабарга өлгермәде, кайсыныңдыр саллы күсәге сыртына килеп төште. Эт
чиный-чиный читкә ыргылды.
– Кто такие? – бусы майор тавышы.
Нәрсә булуын әлегә аңышып өлгермәгән Кашшаф йөзеннән кулларын алды.
Ниндидер кешеләр басып тора. Ивановның кул фонаре инде аларны яктырта.
Алар взводының курсантлары. Кай арада килеп җиткәннәр әле болар, Борис
землянкаларына кайтып җитәрлек вакыт та узмады ич. Аны шатлык биләп
алды. Ярый өлгерделәр. Берничә секундка соңарсалар да, ул исән калмас иде.
Иң алдан Борис белән мишәр егете Газиз басып тора. Алар янәшәсендә Котдус
абыйсы, аннан соң мордвалылар һәм башкорт Мортаза, арттарак удмурт Сергей
да күзгә чалынды кебек. Бөтенесе уннан артадыр. Нужа дилбегәсен бергә
җигелеп тартканлыктан, барыбер авырлык килгәндә ташламыйлар, рәхмәт
инде. Кашшафның күзләре яшьләнде. Ул яткан җиреннән торып утырды, шулай
да аягына басарга ашыкмый. Сорау бирелгән. Комбат һәм аның яраннары
җавап көтә. Тынлык озаккарак сузылды. Арада Газиз кыюрак булып чыкты
(моны Кашшаф бер генә искәрмәде), телгә килде:
– Мы, товарищ майор, бойцы из взвода лейтенанта Сидоренко и пришли
выручить своего товарища от неминуемой гибели, – дип, беркадәр мишәрчәрәк
акцент белән шартлатып җавап бирде.
– Откуда взял, что твой товарищ погибает? – диде комбат, чын-чынлап
гаҗәпләнеп.
– У нас в землянке от голода его односельчанин умирает, и мы знали, что
он со своим другом отправился в поисках остатков пищи в сторону столовой.
Всему батальону известно как издевается лейтенант Иванов над курсантами
пришедшими к помойной яме в надежде найти что-нибудь съедобное,
натравливает собак на них.
Комбат мондый ук тапкыр һәм тәвәккәл җавапны көтмәгән иде булса кирәк.
Беравык ни әйтергә белмичә торды. Аннары ниндидер катгый карарга килде.
Тавышына боеру тоны иңдереп:
– Заберите своего товарища и возвращайтесь в свою землянку! – дигән
әмер ирештерде. Үзенекеләргә: – Пошли за мной! – өне чыгарып, ашханә
ягына атлады. Иванов нәрсәдер исенә төшерергә теләп авызын ачкан иде, –
отстань! – дип кул гына селтәде.
Кашшафны иптәшләре күтәреп торгызды. Котдус абыйсы, Борис, Газиз,

Мортаза һәм башка хезмәттәшләре бер-бер артлы килеп кочакладылар.
Сөйләүләренчә, землянкага кемнеңдер кайтуын көтеп тормаганнар, бәла буласын
алдан сизенеп, ярдәмгә ашыкканнар. Газиз, Котдус абыйларына төртеп күрсәтеп:
– Әнә, аңа әйт рәхмәтеңне. Сез цыгып китүгә үк: «Әйдә, артларыннан
барыйк», дип безне тыкырдата башлады, – диде.
Землянкаларына кайткач, «буржуйкага» кабат утын өстәделәр. Алган
тәэсирләрдән күпләрне йокы алмады. Кашшаф төнозын саташып яткан Вәгыйз
абыйсының баш очыннан китмәде. Таң алдыннан авылдашы аның кулларында
соңгы сулышын алды...

 

Мәңгелеккә күчү
Кашшаф карт, авыр уйларыннан арынырга теләп, башын чайкады. Вәгыйз
агайның үлеменә җитмеш өч елдан артык вакыт узса да, үзләре өч ай чамасы
иза чиккән землянкалары янында (урынын ялгыштырмаса – шул) аның уй-
кичерешләре кабат яңарды. Авылдашлары артыннан ачтан үләргә үзләренә дә
чират җиткән иде, ярый инде соңгы чиктә Борисның апасы ризык төяп килеп
җитте. Аны өч кешегә өч атнага җиткерделәр. Декабрь ае ахырында өчесе
дә фронтка озатылучы җыелма полкка эләкте. Әнә шул үлүдән коткарды.
Җиңү язы җитеп, янә бер елдан туган авылына кайткач, Кашшаф Котдус
абыйсының сугыштан әйләнеп кайтмаганын белде. Тугрылыклы чуваш дусты
Борисның аннан соңгы язмышы аңа билгесез. Котдус абыйсы һәм Борис
белән, яраланып госпитальгә эләккәч, юллары аерылды. Хат алышмадылар.
Хәер, андый буталчыкта кая ди инде хатлар алышу. Кызганыч, әлбәттә. Кирәк
иде. Менә хәзер, гомер кышы капка какканда гына, элекке фронтовик моны
аңлагандай булды. Бу тормышта бер генә яшибез ләбаса. «Дөньяда без кунак
кына», дип юкка әйтмиләрдер. Кашшаф Хәкимов Борисны беркайчан да
эзләтеп карамавына чын-чынлап үкенү хисе кичерде. Авылларына әйләнеп
кайту белән, оныгына элекке дустының аннан соңгы язмышын теләсә ничек
ачыкларга кушачагын күңеленә беркетте. Ул соңгы елларда яшәү мәгънәсе
турында еш уйлана. Унынчы дистәсен ваклап килә. Сугыштан кайткач, төпкә
җигелеп колхоз йөген тартты. Әүвәл кырчылык бригадасын җитәкләде,
читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Авылдашлар, ышаныч
күрсәтеп, күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп сайладылар. Утыз ел рәислек итү
дәверендә аны арттагылар рәтеннән районда алдынгылыкка чыгарды. Пенсия
яшенә җиткәч тә, биш ел эшләде әле. Буталыш заманы башланып, илнең асты-
өскә килгәч, ул һәм аның кебекләр көнне төнгә ялгап дистә еллар дәвамында
тир түгеп тудырганны елгыр адәмнәр кыска вакыт эчендә уңга-сулга таратып
бетерде. Күпчелек гавам ярык тагарак янында калды. Мондый оятсызлык
югары пост биләүчеләрнең дәшми-тынмый (әллә хуплаулары?) күзәтүе
астында дәвам иткән буталыш чарасыз итте. Шуның өчен кан койдымыни
алар, шуның өчен коммунизм таңы аттырабыз дип тырыштымы? Соңгысының
чынга ашмас хыял гына икәнлегенә Кашшаф Хәкимов күптән төшенгән иде.
Тик СССР дип аталучы гаять зур илнең ничек тиз арада таралып бетүен аңлый
алмыйча башы катты. Соңыннан ул озак вакытлар, кыйбласын югалткан кеше
кебек, үз-үзен кая куярга белмичә йөрде. Хатыны Сабира мәчеткә барып
карарга киңәш итте, урыны оҗмахта булсын. Ни гаҗәп, дин йортында Кашшаф
агай күңеленә ниндидер рәхәтлек таралып, тынычланып калуын сизде. «Күптән
монда киләсе калган», – дип уйлады, үкенү хисе кичереп. Өйлә намазларына

нибары өч-дүрт, ә җомганыкына, күп дигәндә, ун-унике кеше җыела икән.
Алары да өлкән яшьтәгеләр. Арада иң карты – туксанны узганы – ул. Җитмеш,
сиксән яшьлекләр бар. Иң яшь дигәне дә алтмышны тутырган инде. Димәк,
дингә аз тартыла халык. Күбрәк тормыш артыннан куа. Ә тормышның узгынчы
гына, «ә» дигәнче үтеп киткәнлеген аңлар өчен, нәкъ менә монда килергә кирәк
икән. Хәзер хәтере юк инде, аять-сүрәләрне дә исендә калдыра алмый. Ике
еллап йөрү дәверендә нибары өч сүрә ятлый алды. Мәчет имамы:
– Бер дә аптырамагыз, Кашшаф абзый, ниятләвегез дөрес булсын. Җитешеп
намазга бастыгыз ич. Аллаһ кабул кылыр, иншалла, – дип юаткан була. Бәлки,
шулайдыр да. Карт фронтовик Суслонгерда ачлыктан һәм авырулардан вафат
булганнар рухына намаз уку уе белән дә килгән иде. Шуңа, әзерлеген алдан күрде.
Ислам йоласы кушканча, үзе белән алып килгән комганына суын салып, тәһарәт
алганнан соң, кыйбла ягына карап намазлыгын җәйде һәм догасын башлау хәстәренә
кереште. Шофёры белән оныгы Камил аның шул чагына туры килде. Бер-берсенә
карашкач, «комачауламыйк», дип, тагын кире борылдылар. Берничә минуттан соң
нәрсә буласын белсәләр, борылып китү түгел, аларны моннан куптарып алып та
булмас иде дә бит. Күрәчәккә шулай язылгандыр инде. Хәер, бар да Аллаһ кулында!
Кашшаф агай намазын:
– Илаһи ният кылдым, – дип башлады һәм кемнәргә багышлавын күз алдына
китергәннән соң, «Фатиха» сүрәсен укырга кереште. – Әгуузү билләәһи минәш-
шәйтанир-раҗим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. – Хәтерендә шулчак
яңарган Котдус абыйсының йөз чалымы догасының сүзләрен оныттырды.
«И-их, – дип өзгәләнде карт, – хәзрәт тә, намаз укыганда, башыгызга чит
фикер кертмәгез, дип әйтә. Нишләп игътибарымны башкага юнәлтәм соң
әле мин», һәм ул, тагын фикерен бер ноктага туплап, зиһенен эшкә җигәргә
тырышты. – Әл-хәмдүлилләһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәә-нир-рахиим. –
Янә онытты. Кашшаф агайның үз-үзенә ачуы килде. Элегрәк дингә киләсем
калган, яшьрәк чакта өйрәнгәннәр онытылмый ул. Менә бит, намаз укырга
ният иттем, ә үзем хыял диңгезендә йөзәм, дип пошынды. Күз алдына кабат
Вәгыйзнең сурәте килеп басты. «Чү, ул исән түгелме соң? Әнә ич, землянка
ишегеннән чыгып килә. Нидер әйтә дә бугай. Юк, сөйләшми икән, кулын
изәп, үзе артыннан иярергә чакыра. Бармыйча булмый инде, берәр төрле
ярдәм кирәктер». Элекке фронтовикның кинәт күзләре томаланып, дөнья
караңгылыкка чумды. Колакларында әче сызгыру барлыкка килде. Әллә
нинди сәер халәттә сизде ул үзен. Намазлык өстендә утырган җиреннән, җаны
гәүдәсен калдырып чыга кебек. Никтер ул бернинди курку хисе кичермәде.
Сызгыру дәвам итте, көчәйгәннән көчәеп, соңгы ноктасына җитте дигәндә,
өзелеп, тып-тын булып калды. Алда нурлар чәчеп торган иксез-чиксез иркенлек
ачылды. Кашшаф картның тәненнән аерылган җаны шул чиксезлеккә омтылды.
Камил шофёры белән әйләнеп килгәндә, бабасының сәҗдәгә оеган
җиреннән тынсыз калган гәүдәсен күреп, тораташтай катып калды. Болай
булыр дип башына да китермәгән иде ул. Адәм баласының соңгы сулышын
кайда һәм кайчан аласын Аллаһтан башка беркем белми шул. Фанилыктагы
ахыргы тукталышына ашкынган икән бахыр.
Авылына алып кайткач, икенче көнне, Кашшаф агайның җәсәден сугыш
ветераннарына тиешле хөрмәтләүләр белән зиратта хатыны Сабира янәшәсенә
җирләделәр.

Тәмам.

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: