Шундый инде без... (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

8

 ...Кич буе урамда машиналар чабышты.

– Авылда кунак та кунак, бәйрәмгә Себердән тиклем җыелганнар, – диде Шәкүрә карчык. – Һәр йортта тамаша!

 Айлия дә кайткан иде. Хатын Сабан туена күлмәк тектергән, көзге каршында әйләнгәндә, киң итәк, парашют кебек ачылып, ярты бүлмәне били, әнисенә исә кызының кыяфәте ошамый, ул:

– Чуракай, – дип тиргәнә иде.

– Бәйрәмнән соң сыйныфташлар белән елга буенда күңел ачабыз. Учак ягып, шашлык кыздырып. Һәрберсе парлы-парлы, мин генә ялгыз. – Айлия Мирзамга ышкылды. – Бер төнгә генә минеке булып тор әле, Илдускаем.

– Гафу, Айлия, мин бушамыйм.

– Аю тиресе туныйсыңмы?

– Китәм.

– Кая?

– Үзебезгә. – Егет алдашмый, ул иртәгә яшь пар белән күккә оча иде. Ләкин Мирзам «үзебезгә»не шәрехләргә ашыкмады.

– Авыл үтләтте дәмени, Илдускаем?

– Туган җирләр сагындыра, Айлия.

– Һи, сез ир-ат алабута орлыгы төсле, кайсы туфракка күмелсәгез дә, артыгыздан чүп кала.

 Мирзам, мөгаен, җирдә шактый гына гөнаһ тузаны кундыргандыр, ә шуның, нихәтле генә каксаң да, ябышып калганы Айлия исемле оялчан кыз баланың күз яше иде.

– Син аны кичер, Айлия.

Хатын оялмады, күлмәген салып атты.

– Фу, тирләтте. Ефәк тукыма тәнне сулата, ә бу шау полиэстер. Ничек шыттыра, тегүче үрмәкүч! Янәсе, ефәк. Ә? Кемне кичер, дисең, Илдускаем? Иремнеме? Кайсысын? Алар бишәү.

«Алма кебек матур чагыңда сине мин елатып киттем, мин», – дисә, усал хатын аны өзгәләп ыргытачак иде.

– Алтысын да кичер, Айлия. – Егет исемлеккә үзен дә өстәде. Хәер, алты саныннан Айлиянең керфеге дә селкенмәде. Күрәсең, кармагына чираттагы «мәхәббәт балыгы» эләккән иде.

...Капка төпләрендә чыркылдашкан шәһәр балалары, бер-берсе белән гөрләшкән сабакташлар, таягына таянып болынга теркелдәгән карт-коры (алдан килгән – урын өчен!), атлар кешнәве – гомер чигенә якынлашкан авылга яшәү сулышы өрде. Мирзам нарат тактадан җәелгән сәхнәдә хор белән соңгы репетиция уздырды, Ильяс белән Мәрьямнең тавышын тикшерде. Сабантуй башланырга ике сәгатьтән артык вакыт бар иде, егет мәйдан тирәли йөренде. Өч шәхси кибет хуҗасы өстәлләргә тауар тезә: сатылмаган кәнфит-прәннекләрне шудырыр өчен бүген иң кулай көн иде. Эченә чуерташ төрсәң дә, оланшак ялтыравык кәгазенә кызыгып алачак.

Кулын артына йозаклаган Хәсән карт та мәйданны тамаша кыла иде.

– Тыңламады, – диде ул, карашын күккә төбәп.

– Кем тыңламады? Нәрсә тыңламады, бабай?

– Әнәс оныгы болынга ящник-ящник аракы китертә. Татайга эчәргә ярамый! Канын агулап дураклата хәмер, мәйтәм. Тыңламады. Олы малайга шылтыратам әле, афтомат карчыга ясасын, кабызам да Әнәс оныгы сымак ахмак түрәләрнең миен чукытам!

– Сания ханым да аңа ачулы. Сезгә берләшеп көрәшергә иде.

– Хи-хи-хи! – Юлдашы, яхшы ат төсле, башын болгый-болгый көлде. – Камунис Әмирҗан белән Сания талаштылар бит, энем. Хәзер икесенең ике партия. Сания иртүк иярченнәре белән Сыер һәйкәленә кыр чәчәкләре илтеп салды. Әнәс оныгы ызбасының тышын сайдинг белән тышлаткач, керимелгә хат та юк, чурт та юк. Ышанмасаң, алдыңа кара.

Сания Әнәс оныгының көрәк сабына кадакланган портретын күтәреп, кычкыра-кычкыра алар яныннан үтеп бара иде.

– Яшәсен Илфар Даутович! Урия!

Мирзам моңа гаҗәпләнмәде, Җирдә һәркем үзенчә акылдан шаша иде. Әнә, Әмирҗан, ялкынланып, өч карчыкка нотык сөйли:

– Иптәш әбиләр! Блачка Зизанский утырса, пинсәгезне арттырабыз. Капкорсак байларның банклардагы акчасын шытырдатып бүләбез. Сиңа да тама, Гөлйөзем апа, сиңа да, Вәсилә әби. Ничә тәңкәме? Анысын санагач әйтәбез, Хөббениса кортка, санагач. Ничава гына тияр сезгә. Алигархларның миллионнары океан буарга җитә, ди.

Фәнил күренми иде. Кайда икән ул? Әтисе, эшеннән кыскартканнар, диде. Димәк, эзәрлеклиләр... Их, татайның асыл улы! Яңа планетага иң лаек вәкил син идең!

Итәгенә ут капкандай, Фәзилә йөгереп килде.

– Илдус, бәйрәмдә гылава да булырга может, ди. Аны границада Илфар Даутович үзем каршылыйм, ди. Так что, тантана өлешендә беренче главага сүз бирәсең, аннан инвесторга! Руд җырларыннан соң хорың чыга. Чират белән бар!

Директорның әмере ни уң, ни сул колакка кермәде. Корабның вакыты төгәл билгеләнгән, ул төшсә, бөтен чират бозылачак, очкычка түрәсе дә, инвесторы да, Шәкүрә карчык әйтмешли, «адин чурт» иде.

Халык диңгезе ярларыннан ташый да ташый. Мәйданда бәйрәм рухы иде. Күч-күч табын корып сыйланалар, ә шактый гына кәефләнгән бер агай күлмәк сәдәфләрен чишкән, җыр суза:

Агыйдел каты ага,

Рәхмәт яусын Гатага...

Шунысы куандыра: яшьләр күп иде. Һәркайсының кулында телефон. Гомумән, җирдәгеләр ашаганда да аны кулыннан ычкындырмый, гүя ул туганда ук аларның бармагына береккән иде.

– Хәсән бабай, мин синең белән хушлашам, – диде Мирзам.

– Сәлам әйт!

– Кемгә?

 Моңсу карт күккә ымлады:

– Безнекеләргә...

Сәгать ун тулды, офыкта түрәләр күренмәде.

– Гылава киңәшмәдә, ди. Ун минутка соңара. Әйдә, Илдус, халыкны сәхнәгә табан җый! – Фәзилә утка баса иде. – Тиз, дим, тиз, күгәрченем!

Аның каравы очкыч соңармый, Центавр төгәллеге белән ул алтмыш секундтан мәйданга куначак иде.

– Җәмәгать! – Егетнең калын тавышын микрофон тагын да көчәйтә иде. – Тынлык, җәмәгать! Безнең астронавтлар яңа планета ачты. Шунда ирекле һәм бәйсез татай дәүләте төзеп, яшәү учагы тергезер өчен Сыер авылында туып-үскән яшь парны озатырга кирәк.

Мәйдан гөжләде.

– Нәрсә ди, акыш-макыш?

– Тозсыз шаярта! Давай, җырлат лутчы. Без әкияткә болай да тук!

– Туктале, сөйләсен! Әртис сөйләргә тиеш!

Мирзам дәвам итте:

– Җәмәгать! Әкият тә, шаярту да түгел, бу – чын. Сез ай саен сайларга күнеккән, димәк, эш бермә-бер җиңеләя. Әйдәгез, милләтем дип гомерен дә аямаган бер татай парын сайлыйк!

Ләкин аның һәр сүзен халык көлкегә бора иде.

– Стоп, лыгырдык малай. Кәмитеңнән гарык! Җыр давай, җыр!

– Бәйрәм тек бәйрәм! Сыздыр гармуныңны, Хәмит туган!

Кинәт тирә-як аллы-гөлле төсләргә күмелде. Һавада, утларын балкытып, кораб «йөзә» иде. Менә ул, түбәнәя-түбәнәя, җиргә якынайды.

Сәхнәгә Сания очып менде һәм, микрофонсыз да дөнья яңгыратып:

– Иптәшләр! – диде. – Бу җем-җем тәлинкә Илфар Даутовичтан булса кирәк! Шуңа төялеп, кыр-басулардан әйләнсеннәр, дигәндер. Беренче мин утырам! Урия!

Төркем аның артыннан ыргылды. Мизгел эчендә очкыч баскычына халык өелде. Өскә кайсы гына үрмәләсә дә, аны аягыннан аска сөйриләр иде. Санияне бөтенләй кырыйга алып аттылар.

– Кая шуышасың, таракан!

– Юл бир, сасы көзән!

– Мин очам, кит, бәрәңге корты!

Мирзам өнсез иде, кычкырам, дисә, теле аңкавына ябышты, атлыйм, дисә, үкчәсе сәхнә тактасына кадакланды. Юлдан, мигалка кабызып, машиналар җилдерә иде. Түрәләр килә...

– Җәмәгать, сез ялгышасыз, кораб хуҗасы – Центавр, – дип өзгәләнде егет, тик аңа беркем дә игътибар итмәде. Шул чакта Ильяс белән Мәрьям, укмашып сугышкан төркемне ерып, баскычка ташланды да ишекне япты. Кораб әкрен генә өскә күтәрелде...

– Ой, үләм! Нинди матур тәлинкә. Ну бу нахал яшьләр! Синең җырчыларың нахал, дим, Илдус! – Фәзилә көчкә генә сулый иде. Дулкынлана! Түрәләр көтә бит. – Икенче рейста безнең клуб эшчеләре әйләнер, яме, Илдус? Илфар Даутович, рәхмәт яугыры, ничек күңелебезне күрә, ә? Әйдә, күгәрченем, мәртәбәле кунакларны сәламләргә әзерлән.

Мәйдан уртасында ике полиция хезмәткәре Фәнилне машинага табан сөйри иде. Мирзам микрофонны директор хатынның кулына сонды:

– Үзегез генә сәламләгез!

– Нишлисең син, Илдус! Премияңне кисәм! Тукта-а-а!

Туктамады ул, тик никадәр генә талпынса да соңарды. Икәү язган шигарьне бөгәрләп чирәмгә ыргытканнар иде, аны тигезләп култык астына кыстыргач, рәт-рәт тезелгән машиналар арасыннан Фәнилнең «арба»сын эзләп китте. Беләзектәге төймә черки төсле безелдәде. Остаз ачулы... Гаебен таный Мирзам. Корабта чит милләт вәкилләрен очыртып татай халкын дәүләтсез калдырды. Ул – җинаятьче, аңа кичерү юк иде! Егет беләзеген салып, аягы белән кат-кат изде...

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: