Шундый инде без... (повестьның дәвамы)

 

6

Җир аңа берсеннән-берсе катлаулырак табышмаклар әзерли иде. Нишләп ул: «Илдус абый», – дип өтәләнгән Мәрьям белән Ильясны чит күрә дә нишләп үзе төксе, үзе дорфа Фәнилгә тартыла? Гаҗәп хәл! Бүген ул аның белән Каганга барачак. Фәнил тирәсендә кемнәр чуала икән, күзәтәсе иде.

...Төнге уңышсыз маҗарадан соң Айлиянең авыз-борыны салынган иде.

– Киенеп-ясанып, кая җыенасың, җебегән? – диде ул, акаеп. – Свиданҗагамы? Һи, арган бүре, хатыннар кочакларлык та рәтең юк бит! Әйтер идем инде үзеңә!

 Бу явызлыкның, бу ачуның һәм бу азгынлыкның башы моннан дистә-дистә ел элек Сыер авылында халык авыз иҗаты «туплаган» Мирзамга килеп тоташа иде, шуңа күрә егет, гаебен таныгандай:

– Гафу ит, Айлия ханым, – диде.

– И культурный хайван! Гафуыңны кесәңә йомарлап тык!

 Аның каравы Фәнилнең кәефе күтәренке, әйтерсең, ул милли көрәштә дошманын ипләп кенә сыртына салган иде.

 Тәгәрмәчләр җиргә тимәде, машина калага «очты». Мирзам һаман үз мәнфәгатен кайгырта иде. Бәлки, егетнең дус-ишләре арасында Каганда төпләнгән Сыер яшьләре булыр. Бәлки, бәлки...

 Багана башына кадакланган түгәрәк сәгать астына җыелган егет-кызлар Мирзамны ятсынмады, күптәнге танышлары кебек, кул биреп күреште. Аларның барысы да озын буйлы, төз гәүдәле иде. «Татай – матур милләт», – дип сокланды ул, карашы белән яшьләр төркемен буйлап. Тик өметнең генә канатлары шиңде: Фәнилдән кала боларның берсе дә Сыер авылында туып-үсмәгән икән. Һа, Ильяс белән Мәрьям дә бу төбәктән түгел, әмма алар аны туган җиребез дип саный, киләчәктә, акча эшләгәч, Сыердан йорт юнәтәбез, ди.

 Билләренә тукмау коралы аскан өч полиция хезмәткәре төркем янына килде.

– Нишләп өерелештегез? – диде иң өлкәне.

– Флешмоб уздырабыз. – Фәнил, күрәсең, әйдаман иде.

– Флишбомба?! Шартлаткыч?! – Тәбәнәк буйлысы шундый итеп кычкырды ки, аның бәбәге атылырдай булып зурайды. – Живо, таралыгыз!

– Сез бу терминны үз җаегызга бозып әйтәсез, без берни дә шартлатмыйбыз, – диде Фәнил сабыр гына. – Без бары тик «Туган тел»не генә җырлыйбыз!

– Өегездә җырлагыз! – дип җикеренде өченчесе.

 Табигать, иң якты буяуларын кызганмыйча, чия ирен, алсу йөз, шарлавыктай иңнәренә аккан сары чәч белән «бизәгән» Эльвира исемле кыз:

– Татайның һәр почмагы безнең йорт, кайда гына басып җырласак та, хакыбыз бар, – дигәч, бәйләнчекләр бүтән каныкмады. Әмма Мирзамның әрекмән колагы иң өлкән тәртип сакчысының рация аша кемгәдер боерганын ишетеп калды:

– Өч минуттан башлагыз! Алар җыелды!

 Яшьләр бер дәрт белән җырларга тотынды:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...

 Мирзам да аларга кушылды. Гаҗәп, ул татай түгел, әмма төптән – әллә кайдан (мөгаен, йөрәк түреннән) саркыган моң бөтен вөҗүден биләде. Нинди хәл соң бу, ә? Битараф җан шулай сыкрарга тиешмени? Егет-кызлар җырның ярты куплетын да тәмамларга өлгермәде, унарлаган чиркәү чаңы шәһәрне дер селкетте. Гүя, шайтан өере тимер таяк белән йортларның калай түбәсен кыйный иде...

Юлда кайтканда Фәнил:

– Күрәсезме, татайдан ничек куркалар. Аңа каршы барлык структуралар эшкә җигелә. Авызны капласалар, йөрәк белән җырларбыз, ә анда берничек тә үтә алмаслар, – диде.

 Мирзам, әдәп өчен генә булса да, аны хупларга һәм татай яшьләренең иреген буар өчен әллә нинди җирәнгеч ысуллар кулланган хакимиятне сүгәргә тиеш иде, ә ул һаман үзе белән булашты. Баягы моң, кан тамырлары буйлап агып, йөрәкне сугара иде.

– Илдус абый! Сез мәрткә киттегез мәллә?

– Ә? Гафу, дустым. Урам чатында чибәр генә кыз елый иде.

– Гамиләме? Минем кәләшем иде ул. Хәзер ерактан гына күзәтә.

– Ярата, димәк.

– Мин дә аны яратам!

– Өйлән!

– Өйләнмим! Җан ярасына тимә инде син, Илдус абый! Сәбәбен әйттем бит!

– Мине борылышта төшерерсең, Фәнил! Әзрәк җилләним әле.

Җилләнүе дә шул иде: Ильяс белән Мәрьям ничә тапкыр кунакка чакырды, ә егет һаман бушамады. Хәер, вакыт алай ук кысмый да бугай, теләк юк иде, теләк. Хәзер дә ул ничарадан бичара гына аларга юл саба иде. Мөгаен, өнәмәсә дә, яңа планетага шушы «әрсез дуслары»н күчерер. Әле бит: «сайла», дип, каршысына көтүе белән яшь парларны тезеп куймадылар.

Куыш ишеге шар ачык иде, Мирзам эчкә керде, өстәл сыман җайланма өстендә кызыл кенәгәләр ята, җирдәге начар гадәтләр аңа да йоктымы, әллә сизенү этәрдеме, кул үзеннән-үзе кенәгәләргә үрелде. Илья Штельман... Мария Штельман... «Ширбаннар!» Егетнең утлы күмер тоткандай учы пеште. Без – татай, дип алдаган икәүне ул ничек атарга да белмәде. Югыйсә, татайларда андый бәндәләрне сурәтләрлек сүзләр күп иде: ялганчы, икейөзле, астыртын, мәкерле... Чү, рөхсәтсез-нисез кеше әйберендә казынучыны кем дип бәяләргә? Угры? Карак?

Текә ярдан яшьләр менгәндә, ул инде тышта иде. Ильяс:

– О, бездә кунак бар! Балык шулпасы пешерәбез! – дип балкыса, Мәрьям муенына ук асылынды:

– Илдус абый, кадерлебез, исәнмесез! – Кызның кара бөдрә чәчләре тузып таралган, башындагы кызыл косынкасыннан җилләр искән иде... – Кич татай җырларын караокега кушылып сиптерәбезме, Илдус абый?

Эчтән генә нәфрәтләнгән Мирзамга чатнатып: «Нигә чын исемегезне яшерәсез? Минем артымнан күзәтергә кем җибәрде?» – дияргә генә дә... Хәсән карт алар «ышпиуннар», ди, бәлки, ул кеше белән кешене аерадыр. Сорама, Мирзам, сорама! Син җирдәгеләрнең хәйләсен мәңге белә алмассың!

– Гафу, – диде ул, һай бу сүз матур әйтелә иде. – Гафу, караоке соңрак, без Сабантуйга өстәмә өч җыр өйрәнәбез.

– Без дә! Хор белән өйрәнәбез, әйеме, Ильяс? – Мәрьям кулын чәбәкләде. – Быел Сабантуйда безне дә катнаштырырсыз, яме, Илдус абый? Инвестор Илфар репертуарыгызны төрләндерәсез, руд җырлары да өстисез, ди. Без җырларбыз, яме? Сезгә булышырга без һәрвакыт әзер, Илдус абый!

– Рәхмәт, – диде ул салкын гына. – Рәхмәт...

Көн дәвамында баш миенә дыңгычлап тутырылган вакыйга-күренешләр алҗыткан иде, егет, агач кебек каткан аягын көчкә сөйрәп, фатирына кайтты. Адәмнәр уйлап чыгарган вакыт бүленеше дә авырайта иде. Ритм организм тарафыннан көйләнә, һәркемнең шәхси биологик сәгате була, һәм ул шуның белән тереклек итә, ә Җирдә аны ясалма минутлар белән егерме дүрт кисәккә ваклыйлар.

Айлия албакчада шәрран ярып телефоннан сөйләшә иде.

– Сынук, пачаму син внукка карманный расхутка бирмисең? Да, миңа жалуется. Бабулька, папа жадный, ди. Давай, пока! Алу, алу, дучкы, нишлисең? Внучка лагерьдамы? Быел аң бул, Маргаритның школында ана теле дәресе – ирекле. Ысматри, татай группасына яздыртма! Өйрәтәм кәничне, синең галаваң эшләмәгәч! Унбер ел руд классында укыттым, ник аңгыра калдың икән? Ыспурлашма, аңгыра тек аңгыра, институтка да керәлмәдең, идән юасың, икеле капчыгы!

Хатын егетне әллә күрде, әллә күрмәмешкә салышты. Табындагы ике карчык та аны искәрмәде, чөнки гайбәт урагы уралар иде.

– Син, Шәкүрә ахирәт, киленем гаугалы, кайтып нервымны ашый, дисең. Соң, биздер йортыңнан! Бүтән эз басмас ит, артыннан көл очыртып кал!

– И Мәсәния, аждаһаны ни белән дә җиңәлмисең. Тегеләр кешесе бит, малайны да үз ягына аударды.

Карчыкларның чәй эчә-эчә сөйләшеп утыруы әкрен генә яфрак лепердәвенә күчте. Лепер-лепер... Лепер-лепер... Йокы кибәне ишелде. Бабасының атасы озын таякка кәкре кылыч беркеткән дә шуның белән аланда үлән кырка иде. Мирзам, гаҗәпләнеп:

– Нишлисең, картәти? – диде.

– Печән чабам, улым.

– Кулыңда нәрсә ул, картәти?

– Чалгы, улым.

– Ник азапланасың? Бездә үлән чабарга ничәмә-ничә робот көйләнгән!

– Ә син чалгы белән печән чабуның тәмен белсәң иде, улым. Селтәнгән саен беләкләр ныгый, күкрәк читлеге киңәя...

– Мин сине аз-маз хәтерлим, картәти.

– Карт бабакаең «мәңгелек йорт»ка күченгәндә, сиңа алты яшь иде.

– Сине зур галим, диләр. Сиңа ияреп йөргәнем истә. Тик печән чапмадың кебек.

– Бабамнар чапкан, улым, бабамнар... Синең – минем нәселнең тамыры Җир дигән планетада, улым...

Мирзам сискәнеп уянды. Әз генә черем иткән арада нинди сәер төш күрде соң ул? «Безнең нәселнең тамыры Җир дигән планетада...»

Шәкүрә карчыкның ахирәте киткән иде.

– Әби, синдә чалгы бармы? – диде Мирзам.

– Искенең искесе бар. Мәрхүм бабаем үлән-чүлән кырыштыра иде, ыргытмыйм, төсе итеп тотам. Сиңа нәмәстәгә ул? Фәзилә клуб тирәсен җыештырамы? Чалгы эшкә яраксыз шул, йөзе тешләнгән.

– Хәсән бабайдан кайратам, әби!

– Хәсәннән? – Карчык көлде. – Күк белән саташкан тиле карт үз гүмерендә пычак та үткенләмәде. Гүпчим, алар нәселендә ир-ат крәчтиән төсле кыланмады инде, хатыннары тормыш арбасы сөйрәде. Әнә, малайлары үскәч, тимер ялчылар ясап кайтарды. Шул ялчылар булмаса, Хәсән, бакча казып, бәрәңге дә чәчмәс иде.

Мирзамны тыелгысыз теләк ашкындырды. Их, чалгы белән селтәнәсе иде. Ул сарай нүешенә сөягән иске чапкычны алай әйләндерде, болай әйләндерде. Биленнән чытырдатып Айлия кочаклагач кына баягы теләге капылт сүнде. Аркасын хатынның кайнар сулышы пешерә иде.

– Җибәр, Айлия ханым!

– Фи, җибәр ди берәүсе! – дип үртәде хатын. – Билең бәллүр мәллә? Чатный мәллә?

– Сиңа килешми, Айлия ханым.

– Килешә. Үтереп килешә! Ник төнлә яныңа яткырмыйсың, кәҗә тәкәсе?

– Бу азгынлык дип атала, Айлия ханым!

– Адәм заты түгел, фәрештә бугай син, ата мәче! Кая, тикшереп карыйк әле!

Мирзам аска табан шуган кулларны биленнән каерып атты. Чалгыны кире нүешкә сөямәде, җилкәсенә салды. Капка төбен алма үлән сарган иде, егет селтәнде, тик чалгы күкрәк киңәерлек ераклыкка китмәде, очы белән җиргә кадалды...

– Һәй, тапкан уен, – диде Шәкүрә карчык, аның бу шөгылен өнәмичә. – Үтми дигәч үтми чалгы! Бүген шуфир Кафилнең базар көне, өчтә кузгала Кафил. Менә эсписек, дөге, карабодай, тары ярмасы ал. Кара, кортлы булмасын. Жулик кибетчеләр былтыргы ярмаларын сата кайчак. Ике чиләк бәрәңге, әзрәк кишер, чөгендер ал!

Хуҗабикә шакмаклы зур сумка тоттырды. Әгәр урталай бөкләп тыксаң, аңа Айлия дә сыя иде.

...Кузгалдык, дигәндә генә, кабина ишегенә Сания асылынды.

– Мәнсезләр! Кул болгадым ич! Сукырмы әллә син, Кафил?! Бусы нинди кош тагы? Кысыл, җәелмә! – Хатын терсәге белән егеткә чәнчеде.

– Син дә сукыр икән, Сания, – диде Кафил абзый. – Хур җитәкчесен танырга вакыт.

– Танымаган ди. Нишләп ул бушлай машинада утырып йөри, дим!

Уң колак белән сул колакка сүз ташкыны агылды.

– Син дә бушлай йөрисең, Сания!

– Мин фермада егерме ел сыер саудым. Ә бу бәндә бездә салам да селкетмәде.

– Селкетә, бик каты селкетә! Энекәш әйтмешли, безне агарта, Сания!

– Мин болай да ак. Сайлауларда иптәш Зизанский партиясе җиңсен әле, эреле-ваклы барча буржуйларны Себердә туңдырабыз.

Мирзам үзалдына:

– Кызганыч, партиягез татай милләте турында кайгыртмый, – диде.

 Сания күкерт кебек кабынды:

– Монысы да Хәмит малае сыңары! Авылга тагын бер милләтче оялады! Нишләгән татай, ә? Ашый, эчә, йоклый татай!

– Аның киләчәге караңгы, ханым.

– Мин бүгенгесе белән яшим, культурный! Сезнең ише әрәмтамакларны себереп түксәм, якты киләчәгем шул булыр, вәйт. Зәки оныгы Илфар өстеннән иптәш Зизанскийга жалу язам. Безнең басу-кырларны учына йомарламакчы икән, бирән!

Кафил абзый төкерде:

– Тфү! Зәки оныгы авылны терелтә. Ферма биналарын рәтләтә. Син, оятсыз, аны хурлап, ата камуниска әләк сырлыйсыңмы?

Сания авызыннан ут бөркимени, кабина эсселәнде. Базарга шабыр тиргә батып килеп җиттеләр.

Егет озак юанмады, Айлия генәме, бу сумкага базар үзе үк сыяр иде, ярмалар аның төбен дә күммәде. Шофёр да озак маташмады, әрҗәгә кирәк-ярагын бик тиз тутырды. Ямьшәйгән кепкасын баш түбәсенә атландырган абзый папирос көйрәтеп җибәрде.

– Исе сасы фабрик фифурысының, тирес кушалар микәнни? – дисә дә, ул «сасы»сын ләззәтләнеп суыра иде. – Вәт безнең бабай бакчада хуш исле чын тәмәке чәчеп үстерә иде. Хәзер әрбирнең[1] тәме юк. Беркөнне хатын кибеттән фимидур апкайтты. Берсен ашаган идем, эчемне борыпмы-борды. Ун тапкыр бәдрәфкә чаптырды, каһәр. Син нәрсә, сумкаң җилферди. Тагын Хәсән картның балчыклы бәрәңгесен төйисеңме?

– Эһе, – диде егет, ул сүздән шулхәтле туйган иде ки, яраса, гөнаһсыз шофёрның да авызын йозак белән бикләр иде.

– Хәсәннең атасы Миркәй белән безнең бабай фронтта бергә сугышкан. – Кафил абзый тел бистәсе иде. – Бабай әйтә, нимечләрне куып барабыз, ди, ядрә бетте, ди. Шунда Миркәй афтаматка эре тоз тутыртты, ди. Вәт акыл үзендә, ди. Нимечнең арт чүмеченә шарт-шорт тоз белән атабыз, тегеләр артларын уа-уа үкереп чаба, ди. Миркәй абзый элгәре алма бакчасында каравылчы икән. Кичтән һәр куактагы алманы санап куя икән дә иртән тикшерә икән. Малай-шалай урламаганмы дип инде. Озын гомерле нәсел. Сыерда алар гына йөзәр яшь тәгәрәтә.

– Сыер... Кызык атама, – диде Мирзам, бу аның иң озын җөмләсе иде.

– Безнеке ярыйсы әле. Әнә, күршедә генә Әтәчләр. Авыл тарихын өч кеше язды. Өчесе өч төрле. Минеке – дөрес, синеке – уйдырма, дип, өчәүләшеп сугыштылар аннары. Имеш, байның көтүдәге ун сыеры уптым бер үк вакытта бозаулый. Хикмәтле урын икән, ди бай, шушы төштә йортлар салып, авылга Сыер дип исем куша, имеш. Икенче тарих, гүпчим, әкият...

Егет бүтән тыңламады, гүя аның колагы томаланган иде. Үзенеке үзәктә: вакыт сызгырып кына уза, ә күз төбәгән яшь пар юк та юк иде...

Колак ишетә башлаганда, Кафил абзый тозлап-борычлап сүгенә иде.

– Ну, себерке! Ике сәгать буе базарның иңен-буен себерәме икән соң?

Әйтерсең, почмакта гына тыңлап торган, бер кочак кәгазь күтәреп, Сания килеп басты.

– Уф, штабка барганыем, агитматериаллар бирделәр. Сабантуйда өләшәм, Лелин боерса!

– Синең мабзолийдагы мумияң ни боерсын, динсез! Алла боерса,
өләшерсең! – дип, шофёр машинасын кабызды. – Икегез дә фирма башында төшәсез, мин юл хуты Әтәчкә керәм.

Хәсән картларга моннан якын гына иде, Мирзам, рәхмәт укып, җиргә сикерде. Шомырт кара кәчтүм-чалбар кигән аксакал белән алар капка төбендә маңгайга- маңгай бәрелешә язды.

– Кунаккамы, бабай? – диде егет, аяк астына шудырган сумкасын кире җилкәсенә элеп.

– Әйдүк, энем, әйдүк! – Карт артка чигенде.

– Шәкүрә әби бәрәңге сораган иде, сине юлыңнан бүлмим, иртәгә әйләнермен.

– Иртәгәсенә шайтан төкергән! Ни-нәрсә кирәк, хәзер үк ал.

– Өстең тузанланыр бит, бабай.

– Кем әле капчык ташыган ди. – Карт түбәле баз кырыена җайлаган озынча тимернең «сыңар күзе»нә төрткән иде, капкач үзеннән-үзе ачылды да, ыргак сыман әйбер өскә челтәрле капчык күтәрде.

– Монда ике чиләк, энем. Ыспай ир-егет хәерче сыман базар сумкасы асып йөрми. Әйдә, мотоцикл белән илтешәм.

– Кунакка соңарасың, бабай.

– Бәлеш пешереп көтмиләр анда. Авылда Әнәс оныгы нәрсәдер майтара, ди. Басу-кырларны агулап чәчсә, поты бер тиен! Шуны белешмәкче идем. Син дә, энем, бай белән дуслаш, берәр йомышыңа ярар, бәлкем.

– Очраштык без. – «Союр» турында картка сөйләсәң озын иде. Хәер, күкләр белән саташкан кешегә исем бозылды ни, бозылмады ни! Әнә, Фәнил өчен ул фаҗига иде. Безнең милләтнең ике дошманы бар: берсе – үзе, икенчесе... «Кем, димә, сиңа мәгълүм ул, Илдус абый», – дигән иде көрәшче егет. – Байлар белән дуслашуы икеле, Хәсән бабай. Алар боерырга ярата. Сабантуйга руд җырлары өйрәнегез, ди. Шәкүрә әби әйтмешли, «пычагыма кирәк!»

– Ә монысы безнең әти әйтмешли: «Кеше йөргән сукмакка аркылы ятма, барыбер өстеңнән атлап чыгалар, энем!»

– «Әнәс оныгы белән бала чукындырасым юк!» Җирдәгеләр шулай дияр иде. Минем бердәнбер максатым – яшь пар табу, бабай.

– Шул бәйрәмдә генә табарсың да инде, энем. Әнәс оныгында акча күп, мәгәр зурдан кубып Сабантуй оештырса, илнең төрле култыгыннан улы-кызы, кияве-килене Сыерга җыелачак.

– Шуннан, бабай?

– Шуннан, утырган да шуган. Әзрәк башыңны эшләт, энем! Халыкка ниятеңнең эчтәлеген аңлатсаң, алар сиңа энәдән-җептән киенгән татай яшьләрен күрсәтер.

– Серне дөньяга чәчепме, бабай?!

 Картның, маңгае җыерылып, кашлары бергә кушылды:

– Яшерен эшнең азагы хәерсез тәмамлана, энем.

– Җирдәгеләр күп нәрсәне яшерен генә эшли, бабай.

– Син үзеңне җирдәгеләр белән чагыштырма! – Аксакал имән бармагын күк йөзенә төбәде. – Син үзгә зат, син тегеннән...

 


[1] Әрбир (диал.) – әйбер.
 

Дәвамы бар.

"КУ" 3 (март), 2019

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: