Шундый инде без... (повестьның ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

9

 ...Экранга карап йотылган Галибнең яңагын эре-эре күз яшьләре чылатты. «Бәхил, онык, бәхил...» Мангушның артына килеп басканын да искәрмәде ул. Җан тетрәнүе шулкадәр көчле иде ки, әйтерсең, Центавр шартлап мең кисәккә уалды.

– Әткә, әткә! – Улы аны җилкәсеннән селкеде. – Нәрсә бу, нәрсә?! Безнең Мирзам ташкала урамында нишли?!

– Әкрен, улым, әкрен! Шаулама! Онык минем күрсәтмә буенча яңа планетага татай яшьләрен илтергә тиеш иде, ләкин улыбыз уяулыгын югалтты: корабка шибаннар утырды.

– Остаз! Мирзам беркайчан да ялгышмый иде!

– Шымчы Вәҗүд иснәнгән. Яшерен генә җир белән элемтә урнаштырып, дүрт ел буе ят кавем әзерләгән! Аларны татай рәвешенә керткән!

– Кораб юлдамы әле, Остаз?

– Юлда. Тиздән соңгы ноктасына җитәчәк.

– Яндырт! Бу синең кодрәтеңдә, әткә!

– И улым, улым... Галәмнәр хуҗасы үзенчә хәл иткәндер. Аңа карышырлык көч юк миндә, улым! Йә, минем исемнән сакчыларга боер: Вәҗүдне җир тирәли мәңгелек очышка олактырсыннар. Центаврда сатлыкҗаннар үрчемәсен!

– Баш өсте, Остаз, аңа күптән теш кайрый идек. Мирзамны кайчан кайтарасың?

Галибнең күз кабагы тартышты. Җан тетрәве шулай бөтен гәүдәсенә тарала иде.

– Мангуш, синең теге чактагы әкиятең миңа тамчы да дан өстәми, дидең дә... Кыскасы шул: буташтырып Җирдән менгезгән биш яшьлек малай әтинең атасы була. Соңгы сулышын сулаганда, әти миңа: «Син татай дигән милләт баласы, моны хәтереңә сеңдер», – диде. Безнең тамырларыбызда татай каны ага, улым.

Әлеге хәбәрдән тәмам шашынган Мангуш, читлектәге кыргый җанвар кебек, бүлмәнең бер почмагына ташланды.

– Уйдырма! Ялган! Ышанмыйм! Тизрәк улымны кайтар! Таләп итәм, Остаз!!!

 Җебегән-йомшарган Галибкә яңадан көч-гайрәт иңде.

– Тәкъдиргә кизәнмә, Мангуш! Онык үз ихтыяры белән Җирдә калды! Туган туфрагы, ничәмә буын аша сикереп, аны үзенә тартты!

...Бу вакытта, тәртип сакчылары Каганның үзәк урамында горур кыяфәт белән шигарь күтәреп торган Мирзамның кулларын богаулап, тикшерү изоляторына ябалар иде.

Тәмам.

 

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: