Шундый инде без... (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

7

 Ул үзенә-үзе нәфрәтләнде... Яраклашу кебек центаврлыларга ят сыйфат аңарда кайчан яралды икән соң? Ник ул өч атна элек Хәсән карт белән Әнәс оныгы янына барды да аның таләпләренә ризалашты? Сабантуйда репертуарның яртысы руд җырларыннан торачак... Сәхнә түрендә яңа баян кукрайган. Хәмит абзыйның итәгенә сыймый: килбәтсез зур. «Минем гармун көйләрне моңлырак уйный», – дип, инвестор бүләгенә аның борыны тартмады. Сәхнәдә ат-исемен үзгәртеп, татайлар арасында чуалган (нинди уй белән?) Ильяс – Мәрьям рудча такмаклар сиптерә. Кинәнә «ышпиуннар». Алар гына тапкыр, алар гына акыллы, ә бүтәннәр – ахмак. «Без сезне кәкре каенга терәтәбез әле», – дигәндәй, икесенең дә күзе хәйлә белән кысылган. Ә залдагы утыргычларда куркак куяннар төсле бөрешкән хор төркеме... Мирзамның җанында өермә бөтерелде. Их, хәзер берәрсе гайрәтләнеп сәхнәгә менсен иде дә Ильяс белән Мәрьямне сөреп төшерсен иде! Аңа да эләктерсен, син – хыянәтче, дип акырсын иде. Ичмасам, Фәнил дә юк, ул да: «Телебезне кисәләр, инде син дә, Илдус абый, җырларыбызны ят көйләр белән чүпләдеңме?» – дип оялтсын иде. Фәнил, Фәнил...

 Өченче көн Мирзам аңа булышты. Беркем дә комачауламый, Фәзилә район киңәшмәсендә иде, өстәлгә ватман кәгазе җәйделәр. Эре хәрефләр белән язылган: «Татай! Син – дәүләт корган батыр милләт. Үз илеңдә кол булма!» – дигән шигарь бик саллы күренде.

– Сыер Cабан туенда күтәрәм әле. Читтән кайткан авылдашлар әзрәк уянмасмы? Аннан соң гына Каганга китәм, – диде Фәнил. Ике сәгатьтән егет шигарь белән калын гына папка тотып янә клубка керде. Йөзе борчулы иде.

– Шәһәрдән дуслар шылтыратты. Безнең авылдагы йортыбызга тентү белән киләләр, ди. Мин алардан курыкмыйм, төрмәдә черетәбез, дисәләр дә, халкымның мөстәкыйльлеге өчен көрәшеп үләм. Тик менә... бу папкада милли хәрәкәт әгъзаларының исем-фамилияләре, адреслары, телефоннары. Әгәр «каракошлар» төркемне тырнагына эләктерсә, мәңге ычкындырмас.

– Сәхнә артындагы иске сандыкка яшерик, бир! – Мирзам аның кулындагы әйберләрне йолкып алды. – Иң ышанычлы урын.

– Уңайсыз бит инде, Илдус абый. Сезне бутамаска иде. Сизсәләр, үзегезне Сыердан куачаклар.

– Кумаслар!

– Рәхмәт, Илдус абый!

Җирдәге бөтен нәрсәгә битарафлар күзлеге аша караган Мирзам әлеге адымына шаккатты. Менә милләтпәрвәр Фәнил белән якынайды, менә аңа энә очы кадәр генә ярдәм итте. Дөрес, шул ук вакытта зыян да салды: аның бары тик татай көйләре генә көйләп гомер кичергән авылын чит кавем җырлары белән буяды. Бу гамәлен, ягъни яраклашуын акларлык җитди сәбәп тә бар югыйсә. Ул – Cабан туенда пар эзләү иде. Хәсән картның киңәше – алтын бәясе, әмма шикләндерә. Центаврда гаделлек кенә хупланса, монда, киресенчә, алдау-йолдау уены табигый хәл. Халык белә: фәлән кеше карак, мөртәт, имансыз, ләкин ни гаҗәп, ул аны сайлап, җилкәсенә менгезеп атландыра.

...Ильяс белән Мәрьямнең тамагы карлыкты. Көн-төн уласалар да, армый болар. Мирзам «җитте!» дип кулы белән ишарәләгән генә иде, Саниянең зәһәр тавышыннан түшәм акшары коелды.

– Каравыл, халык, сез кайда?!

Залдагы күңелсез «кызлар-егетләр» җанланды. Гармунчы Хәмит, урындыкларны аудара-аудара, Саниягә ташланды:

– Кемнең ызбасына ут капты? Пожарниклар сүндерәме?

– Кит әле, кит, милләтче контр атасы! Беркемгә дә капмады. Пажардан да хужы! Әнәс оныгы басу капкасы төбенә граниттан убыр сурәте бастырган! Сыер, янәмәсе!

– Бастырса ни! Сиңа тияме әллә? – диеште «кызлар».

– Тия, бик тия! – Сания аның саен үкерде. – Басу капкасы янәшәсендә кем йорты? Минеке! Ул бит әкәмәт ямьсез, үзе мөгезсез, үзе койрыксыз, куркудан йөрәгең ярыла! Мин моны болай гына калдырмыйм, керимелгә шикаять язам!

Хәмит абзый:

– Яз, яз, син дә бабаң кебек жалу капчыгы, – дигән иде, Сания карчыга кебек аңа очып кунды:

– Синең дә өстеңнән язам, милләтче контр атасы! Малаең бердәм һәм бүленмәс Рудиянең нигезен какшата. Блач дилбегәсен йомарлыйк әле, улыңны да катыргыга олактырабыз! Яшәсен камунислар партиясе! Урия!

Мирзам сәхнә пәрдәсен япканда, клуб бушаган иде инде. Ә ишек артында ике «ышпиун» пышылдап кына бәхәсләшә иде.

– Илфар Даутович молодец! Как круто, дань корове!

– Постой, девчонка, Һиндстан башкаласы Делиның үзәк паркындагы статуяны я ещё понимаю. Корова для них святая. А тут что? Авыл просто называется Союр. Кому это надо?

Яшьләр, җитәкчене күргәч, кисәк тынды.

– Кайтыгыз, бүген репетиция тәмам, – дип, егет «койрыклар»дан җиңел генә котылмакчы иде, Мәрьям беләгенә сыланды.

– Без искиткеч матур җырлыйбыз. Без – татайның талантлы балалары, әйеме, Илдус абый?

– Синең борының тыңкыш икән. – Мирзам ялагай кызны чеметеп үпкәләтмәкче иде, Мәрьям тешләрен җемелдәтеп шаркылдады:

– У-у, нинди җитешсезлек! Ринопластика ясатып төзәттерәм, Илдус абый!

– Йөзеңне үзгәртсәң, парың танымыйча каңгырап йөрер, ди. Хәер, сез пар бугай бит инде?

 Ильяс аның соравын Мәрьямгә күчерде:

– Без пармы, гүзәлем?

– Әйе, без бер-беребезгә тугры пар!

– Хушлашыйк, егетләр-кызлар, – диде Мирзам.

– Сезнең белән күңелле, фатирыгызга кадәр озатыйк әле, – дип тәтелдәгән кызны ул егетенә табан этәрде:

– Икәү генә сайрашыгыз, сандугачлар. Минем күрәсе кешем бар.

«Күрәсе кеше» Фәнил иде. Егет такта ышкылый. Бүген ял.

– Сәлам, Фәнил?!

– Нихәл, Илдус абый?

– Ду куптарып, Сабан туена әзерләнәбез. Тентеделәрме?

– Өйнең астын өскә китерделәр. Әни шатланды, әллә кайчан югалткан әйберләре табылды. Бер очтан мине дә бушлай Каганга илттеләр. Бензинга экономия!

– Көләсең, дускай, – диде Мирзам. Егетнең эчтән генә сызганы күзендә чагыла иде.

– Көләрлек бит, Илдус абый. Биш сәгать буе тикшерүче нинди маддә чәпәргә икән, дип җөдәде. Миңа тиздән йә экстремист, йә милләтче, йә террорчы дигән тамга сугачаклар!

Сабый бала гына: «Ник сиңа каныгалар, син җинаятьче түгел», – дияр иде, мөгаен. Сораулар бихисап иде. «Ник? Нигә? Нишләп?» Сорамады. Аңа болай да авыл халкы берсеннән-берсе мәзәгрәк кушамат такты: «Акыш-макыш, сантый, хыялый...» Җирдәгеләр өчен Мирзам аңлаешсыз сәер зат иде.

– Минем тирәдә бик буталма әле, Илдус абый.

– Ник?

– Наив та кеше инде син, Илдус абый. Минем аркада сине дә кара исемлеккә теркәүләре ихтимал.

Кара исемлек... Юк, дустым, Мирзамны богаулап өлгермәсләр. Сабантуй мәйданында Әнәс оныгы биш аю биетерлек сәхнә төзетә. Яшьләрне яңа урынга күчерергә кораб та билгеләнде. «Хушыгыз!» дип, соңгы тапкыр Җиргә кул болгар «хур җитәкчегез...»

...Күктә ай калыккач, ул тагын алма бакчасына юнәлде. Остаз белән элемтә тиз ялганды.

– Сыерда син таләп иткән сыйфатларга ия татай парына кытлык. Авылда бер аксакал яши. Хәсән карт. «Безнең нәсел – күктә», – дип саташа. Имеш, бабасының атасы чит планета вәкиле. Ишетәсеңме, Остаз?

– Ишетәм, ишетәм!

– Саташса да зирәк үзе. Хәсән карт әйтә, иң кулае – Сабантуйда игълан итү, ди. Авыл кешесе кайсы йортта, кайсы гаиләдә нинди ул-кыз үскәнен белә, эһ дигәнче үзеңә үрнәк татай яшьләре сайлар, ди.

– Һай, һай, Мирзам! Ник аңа үзеңне белгерттең?! Хәзер сиңа куркыныч яный!

– Хафаланма, бабай! Ул ышанычлы карт.

– Җирдәгеләр сайлауларда хәрәмләшә, саклан, Онык!

Кыштыр-кыштыр... Кыштыр-кыштыр... «Ышпиуннар» да төн йокламый иде.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: