Саҗидә (повестьның дәвамы)

ПОВЕСТЬНЫҢ БАШЫН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Шушы мәшәкатьле вакыйгалар йогынтысы идеме, күптәнге сырхаулары борын күтәрдеме, иртә таңда Саҗидә йөрәк өянәгеннән уянып китте.

– Кызым, Коръәнне күкрәгемә куй, – диде кысылган тыны аша, – бәх-хил булыгыз...

Әкълимә йөгертеп кенә фельдшерны алып керде, шөкер, күршедә генә иде.

Өммеһания авылда бердәнбер телефон аппараты куелган Авыл советына йөгерде. Баксаң, элемтә өч көн элек үк өзелгән булган икән инде. Бәхетенә, колхозның бер көн эшләп, өч көн ремонтта тора торган хәрабә машинасы бүген аякта иде. Саҗидәне шуңа утыртып, район хастаханәсенә алып килделәр.

– Инфаркт, – диде табиб, – хәле җитди.

– Өмет-ышаныч бармы? – дип белеште Өммеһания.

– Канында шикәр микъдары бик югары, – диде табиб, – диабет хәлне бик катлауландыра, без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, әлбәттә, ләкин өздереп кенә бернәрсә дә әйтә алмыйм, хәстәрен күрә башласагыз зыян итмәс.

Өммеһания туганнарына телеграмма сукты. Иртәнгә Каенсардан хатыны Зәйнәп белән Габделваһап, Казаннан Фатыйма белән Нурдидә хастаханә капкасы янына килеп басканнар иде инде. Мәсрүрә генә күренми, Орнашбашка телеграмма барып җитмәгән, күрәсең.

Чиратлашып әниләрен сакладылар.

Ходайның рәхмәте, биш көннән Саҗидәнең иреннәренә алсу төс керде, тамагына сөтле чәй йотып куйды. Кичке якта теле кайтты. Бу Габделваһап кизү торганда булды.

– Улым, оныкларым ни хәлдә, исән-саулармы?

Тәүге соравы шул булды.

– Аллага шөкер, исән-саулар, әни, сигезе дә тыпырдап тора, төпчегебез Нуриягә дә биш яшь тулды бит инде, Камил үзе әти кеше хәзер...

– И, шул туган-үскән җирләрне кайтып күрергә иде, – диде Саҗидә, – әтиеңнең каберен зиярәт кылып, догаларымны ирештерәсем килә...

– Тизрәк терел генә, әни, машина белән килеп алырмын, теләсәң, үзебездә яшәргә калырсың, – диде Габделваһап, шатлык тулы яшьләренә игътибар итмичә, – тизрәк терел генә, әни...

Акрынлап аягына да басты Саҗидә, ләкин аңа ерак юлга чыгу насыйп түгел иде инде.

Әкълимәнең апалары янында Казанга урнашып, бер-бер һөнәр үзләштерү, эшкә керү, үз көнен үзе күрү турындагы хыялларына да шул рәвешле нокта куелды. Әнисе тулысы белән аның карамагында калды.

Салмак агышлы, иртәнге сәхрәгә охшаш тыныч вә тәкъваи ихтиятан тормыш башланды. Хәер, бу тормыш ара-тирә арыш басуы өстендә уйнаучы төнге аҗагандай ялкынланып-ялкынланып та алгалый иде.

Беркөнне Саҗидә бакчада мәчедән котылып калган чыпчык баласына тап булды. Чырыш бала булса кирәк, бирешмәгән. Әмма шактый тәпәләгән үзен теге явыз, бер канаты каерылган, дер-дер калтырана.

Мәшәкать чыкты абыстайларга, атна-ун көн шушы бичара кошчык белән мәш килделәр. Тегесе дә ятсынмады, чәбәләнмәде дә.

– Өйдә генә тотарбыз инде моны, – диде Әкълимә, – әнә ничек тиз ияләште, чырык та чырык, куанычы эченә сыймый.

Ә чыпчыккай, хәлләнүгә, тәрбиячеләрен хафага салып, үз дөньясына очты. Шулай да ерак китмәде, өй кыегындагы буш сыерчык оясын үз итте.

Көннәрдән бер көнне исә дөпһәтән сайрарга да тотынды бу.

– Әстәгъфирулла, теге кыбырсык сыерчык тавышы чыгарып сайрый бит, әни, – диде Әкълимә, – вәйт әртис.

– Сөбханалла, әррахмәниррахим, мәлики йәүмид дин...

Чыпчык шулай, һәр иртәдә әле сыерчык шикелле сайрап, әле песнәк кебек чүтелдәп, тәрбиячеләренең күңелен күтәрә торган булып китте.

– Яхшылыкка – яхшылык, бу Ходай рәхмәте инде, кызым, – диде Саҗидә, – догада булыйк.

Төн ярканат теләге белән йөрми. Кеше тормышы да инсанның дөньяви мәнфәгатьләренә буйсынмый, аның чоңгыллары, сикәлтәләре, бормалары бихисап. Һәм алар, башлыча, искәрмәстән, көтмәгәндә генә калкып чыгалар. Әле дә тагын да саллырак, тагын да мөһимрәк бер вакыйга гомергә телдән төшмәс төсле тоелган әртис чыпчык маҗарасын читкә тибеп ташлады.

Мәхмүт Өммеһанияне сорарга килде. Гимнастёркасын юган, сырлар чыгарып үтүкләгән, җиз пүгемисләре ялык-йолык җемелди. Якасына ап-ап эчлек теккән, итекләре майланган. Кыскасы, менә дигән кияү егете.

Исән кулы белән тамаша остасы җитезлегендә өстәлгә (каян юнәткәндер) бер төргәк кәнфит-прәннек сипте дә үгезне мөгезеннән алып әйтте:

– Саҗидә абыстай, гафу үтенәм, мин кыз сорауның нечкәлекләрен белмим, сүзем солдатларча кыска һәм туп-турыдан булыр, нәкъ Тукайча: күз аттым мин бүген бер шәп кәләшкә. Бу кәләш – Өммеһания. Бирегез аны миңа.

Тынлык урнашты. Өйгә ачык тәрәзәдән чыпчык чыркылдавы кереп тулды. Ул бүген сайрамый, күгәрчендәй гөрли иде. Тик аңа игътибар итүче булмады.

– Заманалар үзгәрде бит, Мәхмүт энем, – диде Саҗидә, озак кына уйланып торганнан соң, – хәзер өйләнешү-кавышу хәлләрен егет белән кыз үзләре хәл итә, дип беләм. Әгәр Өммеһания...

– Әйе, – диде бу манзараны әле генә кайтып кереп, ишек катында тыңлап торучы Өммеһания, – без Совет чорында яшибез һәм бу мәсьәләне икәүдән-икәү генә, үзебез генә хәл итәргә тиеш. Әйдә, Мәхмүт, бераз йөреп керик, шунда барысын да ачыкларбыз.

Ишек ябылуга, Әкълимә әнисенең кочагына килеп керде дә:

– Их, безгә мондый бәхетләр тәтемәс инде, – диде офтанып, – каһәр суккан сугыш кияү егетләрен йотып бетерде бит, минем Хафизым да чит җирләрдә ятып калды, ә нинди мәхәббәт хатлары яза иде... Нурдидә апаемның сөйгәне дә...

– Алай димә, кызым, – дип юатты Саҗидә төпчеген, – таифән нисаэ – хатын-кызның кырык бер чырасы бар, берсе янмаса, берсе янар, ди, Ходайның рәхмәте киң, насыйбыгыз чыкмый калмас.

Өммеһания соң кайтты. Тавыш-тынсыз гына чишенде дә, тавыш-тынсыз гына юрган астына кереп чумды.

Иртән иртүк аның үкси-үкси елавыннан уянып киттеләр. Әмма берсе дә сүз кушарга кыймады, яшь аралаш үзе хисен түкте.

– Яраткан кеше йөрәк парәсенең артыннан йөри ул, озатып куя, каршы ала, назлый, коча, үбә... Мәхмүтнең кулымнан да тотып караганы юк бит ичмасам, һаман сүз дә сүз... минем алай хиссез, яратусыз, кияүгә чыгу кирәк булган өчен генә кавышасым килми... аннан, безнең яшь аермасы да шактый.

Барысы да аңлашылды, Өммеһания тәкъдимне кире каккан.

Мәхмүт шуннан соң күзгә-башка күренмәде, Норлаттагы туган апасы янына күченеп киткән, дип сөйләделәр.

***

Табигатьнең салкыннарны өнәмичә, соңгы яфракларына кадәр тартышып өзгәләнгән мәле иде. Ишегалдында көз, таң атып өлгерми, кич була, ара-тирә катканаклы җир йөзенә кырпак кар бөртекләре дә төшкәли.

Шушы юл-сәфәргә бимаһир көннәрнең берсендә Бәчеккә Татарстан радиосыннан журналист килеп төште. Ачык йөзле, төче сүзле, хөр күңелле, сәләтле, үз һөнәренә баштанаяк бирелгән чибәр генә кыз икән. Гомер буе дуслашып, аралашып яшәгән әһле якын кешедәй, ишектән килеп керүгә: «И, Саҗидә апай-җаным, бигрәкләр дә күркәм зат инде син, матурлыгың да, акыл-зирәклегең дә ташып тора», – дип сөйләнә-сөйләнә, итәгенә ярты кадак бөртек чәй, бизәкле яулык, бер исле сабын китереп салды.

Саҗидәнең йөрәге лепердәп китте. Энесе Габдуллаҗан Җаектан аңа нәкъ менә шушындый күчтәнәчләр җибәрә иде ич.

– Исегезгә төштеме, апай-җаным? – диде журналист кыз, – Тукайның замандашы, дусты Миргазиз Укмасига биргән интервьюыгызда сез шушы бүләкләрне искә аласыз, мин шуны кабатларга җөрьәт иттем, ачуланмыйсыздыр бит?

– Рәхмәт, сеңлем, мин инде күптәннән шул хатирәләр дөньясында яшим, – диде Саҗидә, – гомер ахырында алар гыйбадәт кылу белән тиңләшә икән.

Журналист әңгәмәгә әнә шулай җайлы гына сукмак салып куйды.

Сораулары да четерекле, тапталмаган, моңарчы шагыйрь тормышының читтәрәк калып килгән бәхәсле якларына багышланган иде.

– Саҗидә апай-җаным, Габдулла Тукайның Җаектан сезгә 1903 елның июнь аенда язган хатыннан бер өзек укыйм, бик авыр булмаса, шуны шәрехләгез әле, – дип, әлеге текстны укып чыкты.

– […] дия золым-җәберләрнең җәрәхәте җәннәте гаденгә керсәм дә, йөрәгемдән китмәс. […]ләр дә шуның тәвабигыннан иде […]... дөрестен әйтеңез. […] хәзер ничек тора, һәм дә ул да Саҗидә апай илән бер атадан, бер анадан туганмы?

Сүз, белүемчә, сеңлегез Гөлчәһрә турында бара. Бу катгыйлыкның сәбәбе нидә?

Саҗидә, яулыгын рәтли-рәтли, җиңелчә генә көлемсерәгәндәй итте дә:

– Бала чак бит, Габдуллаҗанга – биш-алты, Гөлчәһрәгә тугыз-ун яшь, икесе дә башбирмәс затлар. Кирелектә, үзсүзлелектә Габдуллаҗан да апасыннан калышмый иде. Мин сезгә, сеңлем, икенче хатны да укып карарга киңәш итәр идем.

– Мин аны яттан беләм, – диде журналист. – «Кадерле һәм хөрмәтле тутабыз Гөлчәһрә белән хөрмәтле һәм кайгыртучан җизнәбезгә, барлык гаиләсенә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем».

– Менә бит, соравыңа үзең үк җавабын да бирдең, – диде Саҗидә, – халыкка да шуны җиткерү зарур, энәдән дөя ясарга ярамый.

– Мин монда, сезнең янга, шуның өчен килдем дә инде, апай-җаным, – диде журналист, микрофонын җайлый-җайлый, – инде чираттагысы, берүк рәнҗи күрмәгез, сез әниегез Латыйфа абыстайны ярата идегезме?

Саҗидә җавап бирергә ашыкмады.

– Латыйфа абыстайның усал, дорфа, кешелексез дигән яманаты чыккан, – дип, кыз соравын конкретлаштыра төште.

– Бу – кайбер галим-голамәнең, журналистларның нахак уйдырмасы, – дип, сүзләрен пичәтләде, ниһаять, Саҗидә, – ни кызганыч, монда Габдуллаҗанның үз өлеше дә бар.

– Ничек?

– Аның «Исемдә калганнар» рисаләсендә безнең Өчиледәге тормышыбыз яктыртылган. Әйтик, Габдуллаҗан үзе язганча, алты күгәрчен арасында һич тә чәүкә түгел иде ул. Әтием Зиннәтулла хәзрәт аны бик ярата иде, барча кылган гамәлләре оныгының гомерен саклап калуга юнәлдерелгән иде. Без, барыбыз да, бергә әүмәкләшеп үстек. Бу – бер. Икенчедән, ире үлеп, тол калган әнием Латыйфа абыстайга, әти белән кушылганда, нибары унҗиде-унсигез яшь була. Ул ничек алты бала ияртеп килсен?

– Бу хакта энегезгә әйткәнегез булдымы?

– Әйтмичә, әйттем, әлбәттә. Ә ул рисаләсенең беренче бүлеген тәмам иткән җөмләсен укып күрсәтте. Анда: «Бу урында игътибарән тәрҗемәи хәлемне үземдән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны – «булды»га, «йөргәнмен»не, «йөрдем»гә алмаштырам».

– Димәк, ул беренче өлешне кеше сөйләве буенча, ишеткәннәреннән чыгып кына язган, ә кешеләр гайбәттән хали түгел, шулаймы?

– Хак, сеңлем, без әле һаман Тукай турында язылган китапларда ияреп килгән килмешәк балалар булып саналабыз[1]. Мескен ул Шәрифә карчыкны ничек кенә мәсхәрә итмиләр? Ятим баланы караган өчен, үзенә Аллаһыдан савап кына килә, югыйсә, урыны оҗмахта булсын.

Латыйфа абыстайга килгәндә, сеңлем, җиһанга алты нарасый китергән мөслимәгә «усал» дигән ярлык тагу, тәүбә-тәүбә, дәһри гамәл, гөнаһлы гамәл. Ана – изге зат. Мөхәммәд галәйһиссәлам дә мөселманнарны аналарны рәнҗетмәскә өнди, Җәннәт аналар аяк астында, дип кисәтә.

Без әниебезне бик яраттык, әле дә көн саен аның рухына дога юллыйбыз.

Журналист кыз, песи баласын иркәләгәндәй, Саҗидәнең кул аркасыннан сыйпаштыра-сыйпаштыра сөеп торды да:

– Апай-җаным, тагын бер генә үтенечем калды, мөмкинме? – диде.

– Мондый ягымлы, тәмле телле чибәркәйгә ничек каршы киләсең инде, – диде Саҗидә, – мөмкин-мөмкин, әйдә, сора.

– Тукайның атасы ягыннан туганы Газизә Зәбирова Казанда яши, Бәчектән кайткач, мин аның белән дә әңгәмә корачакмын. Сезнең мөнәсәбәтләр ничек, элемтәгез бармы?

– Казанда Тукайга багышлап үткәрелгән кичәләрдә бергә утырабыз, – диде Саҗидә, – без бер елгы бит, шөкер, миңа караганда, Газизәнең сәламәтлеге күпкә әйбәтрәк, Ходай озын гомер бирсен.

– Тукайның вафатыннан соң, Газизә апа «Кояш» газетасында мәрхүмнең «биш йөз рублядән артык акчасы калмыш» турындагы хәбәрне укыгач, редакциягә үзенең хакыйкый варис булуын белдереп хат юллый. Энегез Габдуллаҗанның мирас язмышы сезгә мәгълүмме?

Саҗидә бушаган чәшкесенә чәй агызып, самавырдан кайнар су өстәде дә бер-ике йотым эчеп куйды. Аннан соң учы белән итчән йомры ияген сыпыргалап алды, озак кына тәрәзәгә төбәлеп карап торды. Шуннан соң әйтте:

– Сеңлем, бу хакта Газизәнең үзеннән сора инде, яме, – диде, – Тукайның асыл мирасы – аның әсәрләре. Ул әсәрләр бөтен татар халкыныкы.

Әтиебез Зиннәтулла хәзрәт безне, бу дөньяда үлми һәм бетми торган бер генә нәрсә бар – ул тапсыз исем, дип өйрәтеп үстерде. Аллаһының рәхмәте белән, шөкер, байлык артыннан кумадык, нәселебез исеменә тап төшермәдек. Шуңа куанып яшибез.

– Сезнең нәсел, Саҗидә апай, рухани җанлы, зыялы нәсел бит ул, – дип, журналист янә үтенечен тәгаенләде, – Зиннәтулла хәзрәт тә, Бибимәмдүдә абыстай да шигырь язган. Сез үзегез дә каләм тибрәтәсез. Радио тыңлаучыларны иҗат җимешләрегез белән дә таныштырып үтәсе килә. Зинһар өчен, апай-җаным, берәр шигырегезне сөйләгез әле.

Саҗидә карышмады да, ялындырмады да.

– Ярар соң, Ватан сугышында хәбәрсез югалган улым Солтанәхмәткә багышлап чыгарган шигыремне сөйләп карыйм алайса, – диде. – Озынрак шул ул, ошатырсың микән, – дип тә өстәде.

– Зыян юк, апай-җаным, рәхим ит.

Бүлмә эче Саҗидәнең күкрәгеннән агып чыккан таң чишмәседәй сагыш катыш яңгыравыклы саф тавышы белән тулды.

Кайда киттең, балам, син югалдың,

Беләсеңме әнкәң калганын?!

Сине сагыну минем күкрәгемдә

Мәңгелеккә урын алганын?!

Сайрамачы, былбыл, ник сайрыйсың?

Өзелә үзәк синең тавышка...

– Афәрин, Саҗидә апай, мең-мең рәхмәт, инде, чыннан да, иң соңгысы, әйтегез әле, зинһар өчен, Тукай халкыбыз өчен барыннан да элек кем ул? – дип, журналист кыз әңгәмә иясенә текәлеп бакты.

Саҗидә битенә дога иңдерде дә, башын кыңгыр салып, сүзләрен мөһерләде:

– Тукай – татар милләтенең намус сагында торучы пәйгамбәр ул.

 


[1] Ниһаять, әлеге төгәлсезлекләргә рәсми рәвештә нокта куелды. 2016 елда нәшер ителгән «Габдулла Тукай энциклопедиясе»ндә күп кенә бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертелә (авт.).

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

картина inde сайтыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: