Кытай Гайфулла (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Бәйрәкәгә кайтып төпләнүләренә ел чамасы дигәндә, Гайфулла белән Рауза

бер сыер, ике сарык сатып алдылар. Тик үзләренең пай җирләре булмавы

гына начар. Әгәр дә ул тиеш булса, алар аны ызанлатып, үзләренеке итеп

законлаштырырлар иде. Әлегә пай җирләрен алып: «Бу үземнеке!» – дип йөргән

кеше юк диярлек монда. Алар инвестор кулында – беркем дә үз җиренең кайда,

кайсы кырда икәнен белми. Ә инвестор исә, аның өчен, авыл халкына бераз

печән яисә салам биргән булып бәхилләтә. Ашлык бик сирәк елларда гына эләгә.

– Сез үз пай җирегезне нигә алмадыгыз, Хәким абый? – дип кызыксынды

Гайфулла.

– Аның белән нишлик без?! – дип гаҗәпләнде күршесе. – Нәрсә белән

сукалатыйк, нәрсә белән чәчик, урыйк, сугыйк? Кемнең трактор, йә чәчкеч

алырлык рәте бар? Комбайн турында әйтмим дә инде... Хәзер техниканың

бәясе – коточкыч!

– Теләгәндә, берничә кеше җирләрне берләштерә алыр иде. Алай җиңелрәк

була бит.

– Шулаен шулай да, тик хәзер кеше бер-беренә дә, хөкүмәткә дә ышанмый

дип әйтимме... Әллә мондый яңалыкка барырга куркабызмы?.. Әле бит ул

пай җирләрен бүлеп бирергә ашкынып торучы да юк. Ике-өч кеше алырга

дип артыннан йөреп караган иде дә, эшләре барып чыкмады: башта төрле

сәбәпләр белән бирмәделәр, аннан соң, халык бик шаулаша торгач, эшкә

ярамаган, җәһәннәм астындагы җирне тәкъдим иткән булдылар. Билгеле, бу

эшкә төкереп, теләкләреннән кире кайттылар.

– Начар, Хәким абый, бик начар, – диде Гайфулла. – Дәүләт кешеләргә

фермерлык хуҗалыклары төзергә, аларның эшен җайга салырга ярдәм итәргә

тиеш бит.

– Тиеш нәрсәләр күп инде ул. Тик тормышта ни өчендер бөтенләй киресе

килеп чыга.

Гайфулла хатыны белән киңәшеп, арендага бераз җир алмакчы булды һәм

фермерлык хуҗалыгына кагылышлы законнар белән таныша башлады. Рөстәм

аңа аларның татарчасын алып кайткан иде. Хәер, инде ул урысча да шактый

сукалый.

Әгәр арендага җир алып булса, бер өлешенә люцерна яисә рапс чәчмәкчеләр

иде. Ә техника мәсьәләсендә беренче елларда инвестор механизаторлары белән

килешеп булыр иде: авылда бакчасын беркем дә көрәк белән казымый, җаен

табып, сукалаталар бит! Бушка түгел, әлбәттә... Тора-бара искерәк трактор

булса да сатып алырлар иде.

Уйлары тәмам ныгып җиткәч, Гайфулла җир мәсьәләсендә район юлын

көн аралаш диярлек таптады. Тик үч иткән шикелле шактый вакыт аны бер

кабинеттан икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә аткарып йөрттеләр. Шулай

тинтерәп йөри торгач, ниһаять, җир мәсьәләсен кулында тотучы район түрәсе

Шакировның үзе янына керә алды һәм, нинди эш белән йөрүен аңлатып,

гаризасын сузды.

– Авыр мәсьәлә бу, бик авыр мәсьәлә! – диде түрә, күзен түшәмгә төбәп.

Әйтерсең, Гайфуллага кирәкле җир әнә шунда эленеп тора иде. – Буш җирләр

юк шул бездә, менә нәрсәсе белән авыр бу мәсьәлә...

– Ә Бәйрәкә авылы кешеләренең пай җирләре кайда булып чыга соң ул

вакытта? – дип сорады Гайфулла.

– Кайда булсын, инвесторда! Алар үзләренә тиешле җирләрен алырга

теләмәделәр.

– Дәүләт карамагындагы җирләр дә бардыр бит әле, Рафаэль Зарипович.

Шул фондтан бирергә мөмкиндер ич?

– Ул җир дә инвестор карамагында... Аны буш яткырып булмый бит!

– Сез мине, Бәйрәкә тирәли җәйрәп яткан кырлардан бер гектар җир бүлеп

булмый, дип ышандырмакчы буласызмы?

– Мин беркемне бернигә дә ышандырырга тырышмыйм!

– Фермерлыкны җир алып кына үстерергә димәгән. Башка юллары да бар

аның. Мәсәлән, сыерлар асрап – сөтен, бозаулар симертеп, итен сатарга була?!.

– Хайван асрагач, аны ашатырга, кышлык печән әзерләргә кирәк...

– Соң, кешеләр җир алмыйча да әзерли бит әнә!

– Безнең авыл кешеләре берәр сыер гына асрый. Ә фермер хуҗалыгы

оештырыла икән, димәк, анда берничә савым сыер булырга тиеш дип аңлыйм

мин. Аннары бозаулары китә, таналары, сарыклар үрчетмичә дә булмый...

Аларны елга буйларыннан җыйган каты-коты белән генә асрыйсыңмы? Әгәр

теләсәгез, бу мәсьәләне уңай хәл итү сезнең өчен берни дә тормый дип уйлыйм,

Рафаэль Зарипович.

Кабинет хуҗасы, чыраена уйланган төсмер чыгарып, бер сүз дә әйтмичә тынып

калды. Шактый озак утырды ул шулай. Аннары авызыннан ашыкмыйча гына:

– Булышасы да килә сиңа... – дип уфтану сыгып чыгарды. – Тик буш җирнең

юклыгы комачаулый...

– Ярар, иртәгә, – ул алдындагы календарьга карап алды, – юк, иртәгә Казанга

киңәшмәгә барасы икән, берсекөнгә кер әле син минем янга. Бәлки, аңарчы

башыбызга берәр яхшы уй килер...

Әйткән көнне яңадан килеп, кабинет хуҗасы Рафаэль Зарипович аны бик

җылы каршы алды, хәтта, ни гаҗәп, күптәнге танышы кебек өстәле артыннан

чыгып, кул биреп күреште.

– Синең гозерең буенча бер вариант бар, тик бераз чыгымга барырга туры

килер, – диде ул үз урынына барып утыруга ук, эшне озакка сузасы килмичә.

– Чөнки җирне инвестордан кисеп аласы, ә моның өчен аны бәхилләтмичә

булмый...

– Бәйрәкә янында ук утыз-кырык гектар ташландык, чүп үләннәре баскан

җир җәйрәп ята, Рафаэль Зарипович.

– Ул җир файдаланудан вакытлыча, ял иттерер өчен генә чыгарылган.

Элеккеге көчен җыйсын өчен, җиргә дә ял кирәк бит...

– Аңлавымча, җирнең көчен, алабута белән әрем үстереп түгел, ашлама

кертеп торгызалар иде. Статистикага караганда, бүгенге көндә Россиядә 80

миллион гектар җир ташландык хәлдә...

Күрәм, син газеталар да укыйсың икән, Гайфулла абый! – дип көлде

кабинет хуҗасы. – Әгәр сиңа җир кирәкми икән, минем вакытымны юкка әрәм

иттермә! Безнең сөйләшү шуның белән тәмам...

– Район юлын эшем юктан гына таптамыйм! Миңа җир бик кирәк. Аның

расланган бәясен күрсәтегез дә, кая түлисе икәнен әйтегез!

– Нинди расланган бәя?! Ни сөйлисең, Гайфулла абый? Мин синең хәлеңә

керергә тырышып, хәтта закон тикле законны бозуга бармакчы, ә син...

– Димәк, бу законсыз эш?

– Законсыз эш дип... Кирәге чыккач, нишлисең, гозереңне тыңлап, хәлеңә кереп,

законлаштырырга туры килер инде... Тик ни... – Түрә тавышын әкренәйтә төшеп,

тирә-ягына күз салып алды. – Моның өчен акчаны – үзең аңлый торгансыңдыр дип

беләм – кассага түгел... – Кабинет хуҗасы, аңа иелә төшеп, җирнең хакын атады.

– Сез мине ришвәт бирергә этәрәсезме, Рафаэль Зарипович?! – диде

Гайфулла, ачуын яшерергә тырышып. – Моның өчен рәхмәт әйтмиләр бугай...

– Нинди ришвәт? Без икәү генә һәм синең гозереңне үтәү турында

сөйләшәбез түгелме? Безне ишетүче юк! Әгәр сиңа чыннан да җир кирәк

икән, акчаңны чыгарып саласың да, мин шундук аны үзең теләгән урыннан

ызанлатырга боерам! Бу – ир-ат сүзе, Гайфулла абый! Йә, килештекме?

– Белүемчә, аренда җире сатып бирелергә тиеш түгел. Җитмәсә, шундый

кыйбат бәягә!

– Мин аны сиңа арендага түгел, ә пай җире итеп гомерлеккә бирәм! Рәхәтен

күр! Теләмисең икән, алмыйсың гына. Менә шул.

– Аңлашылды, Рафаэль Зарипович. Ярар, мин хатын белән киңәшим дә,

хәбәр итәрмен.

– Ярар, киңәш, әлбәттә, киңәш! Киңәшле эш таркалмас, дигән безнең әби-

бабайлар, – дип елмайды районның җир дилбегәсен кулында тоткан кабинет

хуҗасы.

Шушы сөйләшүдән соң ачуыннан нишләргә дә белмәде Гайфулла.

Газеталар, телевидение, радио көне-төне бу илдә коррупциягә каршы аяусыз

көрәш бара, дип шаулый бирәләр!

Их, менә берәрсен, әйтик, шул ук Рафаэль әфәндене ришвәт алганда

кулыннан эләктерергә! Бәлки, ниһаять түрәләр район халкыннан акча суыруны

туктатырлар иде. Әгәр чынлап фаш итәргә телисең икән, моны районның

үзендә ерып чыгуы мөмкин дә түгелдер, чөнки алар үзара кода-кодагыйлык,

туган-тумача, дуслык җепләре белән бәйләнешеп беткәндер. Димәк, бер-берсен

батыруга теш-тырнак белән каршы торачаклар! Юк, бу эшне бары тик Казан

аша гына башкарып чыгарга буладыр. Ә нәрсә, бәлки, Аллага тапшырып,

тәвәккәлләргәдер? Җәмгыятьне җимергеч бу ришвәтчелеккә каршы кайчан

да булса чын көрәш башланырга тиештер бит!

Башына кергән бу уй Гайфуллага тынгылык бирмичә, әледән-әле күңеленә

килеп, ачуын әледән-әле кабарта торды. Кабинет хуҗалары кешеләрне ни өчен

ачыктан-ачык ришвәт бирергә мәҗбүр итә? Үзләренең җәзасыз калуларына

ышанганга, оятларын һәм намусларын җуйганга, халык дәшми торганга күрә!

Ә халык ришвәт бирмәгән очракта эше барып чыкмаслыгын яхшы аңлый.

Шуңа күрә теге йомышы өчен дә акча төртә, бу йомышы өчен дә...

– Бүген Казанга барам, Рауза, – диде ул беркөнне, иртән торгач.

– Кичен бу турыда берни дә әйтмәдең...

– Рөстәмне күрәсем бар иде, – дип ялганлады Гайфулла. – Һаман вакыт

табып булмый...

Ул Казанга килгәч, чыннан да, иң беренче Рөстәм белән очрашып, бу уен

аңа да җиткерде.

– Кара аны, аннары сиңа монда яшәү авыр булмасмы икән соң? – диде

дусты. – Түрәләр бер-берсен яклый да, саклый да белә! Үч алулары бар.

– Түзеп торырлык түгел ич: һәр түрә ачыктан-ачык, күзгә карап ришвәт

таләп итә!

– Бу яңалык түгел, мин сиңа әйткән идем...

– Ир-ат дөньяда куркып яшәргә тиеш түгел. Аллага тапшырып, Эчке эшләр

министрлыгына барам!

– Әгәр бу эшең барып чыкса, районда нинди бомба шартлавын күз

алдыма китерәм. Бәлки, шуннан соң район түрәләре бераз айнып китәр,

урыннарында нигә утыруларын исләренә төшерер. Тик шуны белеп тор: ул

бомба кыйпылчыгының үзеңне яралавы бар! Мин кисәттем, үзеңә карыйсың...

Гайфулланы икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә дикъкать

белән тыңлап, төшергән язмасын караганнан соң, түрәнең кулына тавыш-тынсыз

гына богау салу чарасы күрелде. Тиешле суммада тамгалы акчалар әзерләнеп,

Гайфулла аны түрәгә бирүгә, хуҗа кабинетына «аның кабул итүен көтеп торган

ике авыл агае» – Казаннан килгән ике хезмәткәр килеп керергә тиеш иде.

Барысы да уйланылганча килеп чыкты. Гайфулла соралган акчаны

бирергә ризалыгын белдергәннән соң, районның җир хуҗасы аны ике көннән

кабинетында көтәсен әйтте. Билгеләнгән сәгатьтә акчаны аның кулына бирүе

булды, кинәт кабинетка ике «авыл агае» килеп керде дә әле генә алган ул

акчаларның тамгалы икәнен раслап, кулына богау салды.Ә Казанда тикшерү

барышында аңа язманы да күрсәткәч, түрә тәмам коелып төште, аның кем һәм

ничек төшергәнен аңлый алмыйча аптырап калды. Ахырда, димәк, кабинетка

яшерен камера куелган булган, дип уйлады.

Бу вакыйганы телевизордан да күрсәттеләр, аның турында радиодан да

сөйләделәр, газеталарда да яздылар. Ул район халкында ниндидер канәгатьлек

хисе тудырса, район түрәләре өчен аяз көндә яшен суккан шикелле булды.

Сагаеп калдылар. Халык «глава» дип йөрткән район башлыгы бу турыда белүгә

үк сәгате-минутында милиция башлыгы белән прокурорны үзенә чакыртып:

«Ничек шулай килеп чыкты, нигә бу турыда ни милиция, ни прокуратура берни

дә белми калды?! Казан каян белгән, ул ничек МВДга тикле барып кергән?!»

– дип, өстәл төеп ярсыды.

Ул чакта кабинет хуҗасы белән бергә, «вазифаи затка ришвәт бирүе өчен»

дип, Гайфулланы да «кулга алганнар» иде. Берничә сорау бирделәр дә шул ук

көнне җибәрделәр.

Аннары аның бу «Эш»тә төп фигура булуы барыбер ачыкланачак: судта ул

төшергән видеоязма да күрсәтеләчәк, үзе дә шаһит итеп чакыртылачак. Ләкин

тикшерү эше бик сузылып, аңарчы елдан артык вакыт узачак...

Гайфулланы беркем дә эзәрлекләмәде, эшенә аяк чалучы да булмады.

Киресенчә, бу вакыйгадан соң, түрәләр, аннан үзләре курка сыман тоелды.

Инде һәрберсе йомышын тиз һәм җиренә җиткереп үтәргә тырыша: әнә,

сораган җирен дә алды, фермер булып теркәлгәндә дә, бернинди кыенлык

кичермәде. Әгәр район өчен гадәттән тыш булып саналган бу хәл килеп

чыкмаса, аңа фермер булып теркәлү өчен район юлын күпме таптарга туры

килер дә, ишекләрен шакырга мәҗбүр булган кабинет хуҗалары аннан нинди

ришвәтләр таләп итәр иде!..

Тик монда «янәсе» дип фараз кылырлык, гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде.

Дөресен әйткәндә, түрәләр (вакытлыча дип уйларга кирәк) сагаеп кына

калдылар.

Гайфулланы авылда тырышлыгы, һәр эшен булсын дип, җиренә җиткереп

башкарып чыгуы өчен хөрмәт иттеләр. Тәвәккәллеген, намуслылыгын

күргән авылдашлары алдында аның абруе тагын да үсә төште. Хәер, алар

арасында аны күралмаучылар да булгандыр, әлбәттә: эш сөймәс ялкаулар,

эленке-салынкы гына йөрүчеләр һәр җирдә бар һәм алар Гайфулла кебек

тырыш кешеләрне сөйми, киресенчә, андыйларга карата күңелләрендә кара

көнчелек йөртә торган була. Ләкин шушы вакыйгадан соң аларга районда

йомышларын үтәве күпкә җиңеләйде: түрәләр халыкка игътибарлырак була

башлады...

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: