Үксезләр (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

...Айзадә хастаханәдә аңына килде. Яп-якты бүлмә. Янында елый-елый шешенеп беткән Сәйдә әбисе утыра. Оныгының күзләрен ачканын күреп, ул кызчыкның битләреннән үбә башлады һәм:

– Балакаем, бәгырькәем, уяндың бит, уян­дың! Әмма куркыттың да соң безне, – дип тәкрарлады.

Айзадә әбисенә карады: карчык кечерәеп, бөрешеп калган...

– Әбием, син китмә, – диде кыз, – мине калдырма. Әтием кайда? Аппак кайда? – Ул бутала-бутала сөйләнде дә тагын йоклап китте.

Табиблар, кызга салкын тигән, нервлары какшаган, нәрсәдер ашап агуланган, дип әйттеләр. Сәйдә әби Айзадәне сакларга калды. Асия апасы көн саен тәмле-тәмле ризыклар алып килде. Ә менә әтисенең үлеме турында кызга әлегә әйтмәскә булдылар. Кыз әтисен таптырды, Аппакны алып килүләрен сорап аптыратып бетерде.

– Асия апа, этне барып алып кил инде. Авылга бергә кайтып китәр идек. Миннән башка нишләр ул анда? Ул ач, алма да ашамады. Үләр ич минем Аппагым! Алып кайт инде, Асия апа!

Асия аптырап калды: бик нык өзгәләнә бу бала. Әбисе, бабасы ни әйтерләр? Айзадәне ай буе әбисе белән чиратлашып караганга, Асия кыз белән дуслашып та өлгергән иде. Динә ахирәтенең кызы аңа үз кызы кебек якын. Бу балага әнисе бирә алмаган бөтен назын, яратуын бирәсе килде аның. Кыздан аерылу көнен үзәге өзелердәй булып куркып-борчылып көтә иде ул.

– Ярар, Айзадә, мин иртәгә синең этеңне эзләп карармын. Әллә кая китмәгәндер. Ул Идрис агай янында булырга тиеш, бер дә кайгырма, – дип, кызчыкны кочагына алды. Бала Асиянең куенына сеңде. Апасы аның битеннән, чәчләреннән үпте.

– Бер дә кайгырма, – дип кабатлады тагын бер тапкыр Асия, – барысы да яхшы булыр.

Айзадәне хастаханәдән чыгарырга бер көн калгач, Асия Сәйдә әби белән сөйләшеп карарга булды.

– Сәйдә апа, – дип башлады ул сүзен, – ачуланмасаң, сиңа бер сүзем бар иде. Айзадә кышка миндә калса, ничек булыр икән? Сез инде олы кешеләр, мәктәбегез дә ерак, дисез. Мин аңа дустым Динә урынына әнисе кебек булырга тырышырмын. Җәйгә сезгә кайтып торыр иде. Галихан бабай белән сине мин әнием-әтием урынына күрәм бит.

Сәйдә карчык аптырап калды, чөнки бу сөйләшүгә ул әзер түгел иде. Дөрес, шактый вакыт инде аның башында үзәген өзеп бер уй әйләнә: без үлеп китсәк, бу бала дөньялыкта берүзе кала – ничек яшәр?

– Белмим шул, Асия, үзем дә сиңа нык ияләштем, Динәмне күргәндәй булдым. Ләкин Галихан бабаң белән сөйләшмичә, сиңа җавап бирә алмам, – дип, хатынга өметләнергә урын калдырды.

– Мин бүген кызның этен эзләп табармын. Аппагым, дип, бик өзгәләнә. Иртәгә авылыгызга алып кайтып китәр идегез.

Карчык дәшмәде. Карты ни әйтер? Ул гомер буе ире сүзеннән чыкмый яшәде. Хәзер дә эт ияртеп кайту турында Галихан нәрсә әйтер, дип борчылып куйды.

Айзадә хастаханәдән чыккан көнне үк Асия аңа кыз күптән көткән көрән төстәге йон күлмәк белән ак алъяпкыч, аллы-гөлле чәчәкләр төшерелгән портфель, китап-дәфтәрләр һәм тагын беренче класс өчен кирәк булган әллә ниләр сатып алды. Айзадәнең шатлыгы чиксез иде. Тыны-көне бетеп, сөенде ул. Аннары:

– Бик рәхмәт сиңа, Асия апа, – дип, апасын кочаклап үпте.

Кыз сөенеченнән нәрсә эшләргә белмәсә, Асия соңлап килгән бәхетенә куана иде.

Тик... Әтисенең үлеме турында бу кызчыкка ничек әйтергә? Күңел яралары да яңа гына җөйләнә башлады бит аның. Шулай да Асиянең яңа тормышны ялганнан башлыйсы килмәде. Ул Айзадәгә әтисенең күккә, әнисе янына киткәнлеген, аннан кызын яклап-саклап торачагын әйтте. Бер ел эчендә үги әнисе Гөлназдан гына түгел, үз әтисеннән дә бер авыз җылы сүз ишетмәгән кызчык Асияне кочаклап елап җибәрде...

Иртәгесен Айзадә, әбисе һәм Асия апасының кулларына тотынып, октябрь башында беренче класска укырга китте.

Икенче көнне Сәйдә әби Аппакны алып, Алансуга кайтып төште. Борчылуы юкка булган икән. Галихан бабай этне күрү белән:

– Каян алдың бу аю баласын? – дип, төксе генә сораса да, Аппакның оныгы Айзадә эте булуын белгәч, оя ясарга дип, остаханәсенә юнәлде.

* * *

Асия күршеләрнең ишеген шакыды. Исәбе  кызның көзге киемнәрен алып, фатирның язмышын ачыклау иде. Ишекне Гөлназ ачты.

– Миңа Айзадәнең киемнәре кирәк. Көз керде, тышта хәзер салкын.

– Сиңа нәрсәгә аның киемнәре?

– Айзадә миндә яшәр, бабасы һәм әбисе шулай хәл иттеләр.

– Мин аның, үги булсам да, әнисе, нигә синдә яшәргә тиеш әле ул? Фатиры кирәк булдымы? Шуңа күтләкләнәсеңме?!

– Минем фатирым бар. Айзадә үсеп җиткәч, үз фатирында яшәр. Ләкин фатирны хәзер Айзадә исеменә рәсмиләштерергә уйлыйм һәм бу эшкә иртәгәдән үк тотынам. Синең аркада Мансур үлеп китте, кызы шундый хәлдә калды. Син бит үз балаларыңның да кайда йөргәнен белмисең, – диде Асия кырыс кына. – Ятим бала хакын ашамаска өйрән. Югыйсә, тәмуг утында янарсың, – диде ул, чыгып киткәндә.

 

* * *

Айзадә белән Асия бер-берсенә бик якынайдылар. Асия Динәнең фотосурәтен кызның караваты янына элеп куйды.

– Кызым, Айзадә, әниең синең йокыңны саклап, исән-сау булуыңа сөенеп торсын, ә бу – әниең миңа бүләк иткән шәмаил, ул сине шайтаннардан саклар, – дип, анысын да фото янына беркетте.

Кыз бик сөенде һәм сорап куйды:

– Асия апа, каникуллар җитәргә күпме калды, әбиләрне, Аппакны бик сагындым.

– Күп калмады, Айзадә. Мин дә эштән бер атна ял алырмын, бергә кайтырбыз.

– Асия апа, Алинәне күптән күргәнем юк, кайда икән ул? Гөлназ апа белән Ралинә мине ачуланган вакытта, ул мине гел яклый иде.

– Мин аның кайда икәнен беләм, теләсәң алып барырмын, – диде хатын.

* * *

Алар килеп кергәндә, Алинә әтисе белән дәресләрен әзерләп утыра иде. Айзадәне күрүгә, Алинә, сикереп торып, аны кочаклап алды һәм:

– Айзадә, сестрёнка, ты живая, как я рада! – дип, битеннән үпте.

Майкадан гына утырган Алинәнең әтисе тиз генә өстенә ак күлмәк киеп куйды да, уңайсызланып:

– Гафу итегез, теге юлы рәтләп рәхмәт тә әйтә алмый калдым. Күзгә күрендегез дә юкка чыктыгыз. Кызымның кайтуына шундый сөендем. Ялгызлык бик яман бит, – диде ул, елмаеп. Куе керфекләр белән каймаланган зур көрән күзләре тирәсендә кояш нурлары кебек җыерчыклар пәйда булды, алар ирнең йөзен гүя яктыртып җибәрде.

«Нинди сөйкемле кеше! – дип уйлады Асия. – Өендә бик чиста. Кечкенә генә бүлмә, үзенә күрә кош оясы кебек. Бөтен әйбер үз урынында».

Айзадә белән Алинә берсен-берсе уздырып, ни турындадыр сөйләшәләр, серләшәләр. Ә ир үзен Таһир дип таныштырды да Асиянең ай-ваена карамыйча, чәй куярга кухняга чыгып китте. Асия кабат бүлмәгә күз салды. Стенаның бер ягы идәннән түшәмгә кадәр китаплар белән тулган. Галим кеше, ахры, бик итагатьле. Өйдә хатын-кыз әйберләре күренми, ялгызак, күрәсең.

Таһир өстәлгә тәм-томнар куйды, йомшак күмәч кисте.

– Бераздан ашым да пешеп җитә. Ничек киләсе иттегез? Кызым Айзадә турында күп сөйләде, сагынып, кызганып сөйләде. Ятим калу – балалар өчен бик авыр хәл. Ятим баланың күңеле китек һәм бик сизгер була. Үзем дә ятим үстем мин, үги ана белән. Ул, ашаганда да, үз балаларына итен күбрәк сала иде. Аның балаларыннан калган иске, ямалган киемнәрне киеп үстем. Әти бу хәлләрне күрми, әллә күреп тә берни эшли алмый иде. Гел үртәлеп яшәлде инде. Тик шулай да гаиләдә яшәү балалар йортына караганда яхшырак. Алинәнең сөйләве буенча, күрше апасы үлгәч, эт оясында яшәгән икән Айзадә. Аллага шөкер, тапканнар. Гөлназ каты бәгырьле шул ул, акчаны бик ярата. Ләкин хатын-кызда аз гына йомшаклык булырга тиеш ләбаса! Хайваннарны да кызганасың.

Таһир кухнядан чәйнекне алып керде. Бөтнек салып чәй пешерде. Өйгә тәмле чәй, бөтнек исе таралды. Озаклап сөйләшеп утырдылар. Асиянең нигәдер бу кечкенә тулай торак бүлмәсеннән китәсе килми иде. Кичкә таба гына кызларны яңадан күрештерергә сүз куешып аерылыштылар. Әллә инде үзләренең дә кабат очрашасылары килде, анысы әлегә әйтелмәгән сер иде.

Озатырга чыкканда, Таһир, кыенсынып:

– Бүлмәбез бик кечкенә. Эштә язга өч бүлмәле фатир бирергә вәгъдә иттеләр. Алла боерса, вакыты җитсә, булыр, – дип куйды.

...Трамвай шалтыр-шолтыр килеп, Яңа бистә ягына үрмәләде. Янында сөенечтән балкып торган Айзадәсе, күңелендә – елмайганда көрән күзләре тирәсенә яктылык һәм нур җыела торган Таһир иде Асиянең.

«Йә Хода! Гөлназга бу ирнең кай җире ярамады икән?» дигән сәер уй бөтерелде ялгыз хатынның башында. Начарлык күрмичә, яхшылыкның кадерен белмибез шул!

Өйләренә кайтып җиткәндә, Айзадә арыган, күзләренә йокы эленгән иде. Юынып, йокы күлмәкләрен киеп алды да йокларга ятты ул. Фоторәсемнән әнисе аңа:

«Сабырлык кирәк, кызым, шул чакта барысы да яхшы булыр», – дип елмаеп әйтә сыман. Чыннан да, тиздән каникуллар башланыр, авылга кайтырлар, әбисе белән бабасын, сагынган Аппагын күрер... Шундый татлы уйлар белән Айзадә тирән йокыга талды.

* * *

Гөлназ Алинәне алып китү өчен ире янына килде. Әгәр Таһир кире үзенә чакырса, каршы килмәс. Чөнки соңгы вакытта тормышы гел артка тәгәри башлады. Ралинәсе бөтенләй бәйдән ычкынды: әнисенең әйткән сүзен тыңламый, гел каршы дәшә. Әллә нинди шикле егетләргә ияреп чыгып китә, кайчак хәтта кунарга да кайтмый. Орышып та карады. Ләкин Ралинә: «Сама такая!» – дип кенә кычкыра. Күршеләрен дә өнәп бетерми. Бакчада Хәят үзәгенә үткән булса, монда Асия фатирны Айзадә исеменә хосусыйлаштырып йөри – тиздән өеннән дә куып чыгарачаклар. Машинаны банк алды. Кичә базарда Таһир белән бергә эшләүче хатын очрады. Ул Таһирның язга өч бүлмәле фатир алачагы турында сөйләп торды. Менә сиңа бозау! Теге вакытта балаларны алып, киемнәрен, барлык акчаларын җыеп чыгып киткәндә, иренең, күзләрен яшьләндереп, тәрәзәдән карап калганы әле дә исендә.

«Китмә, балаларны ятим итмә, Гөлназ! Чит кеше балаларга чын әти түгел, үги була ул аларга. Нинди генә яхшы кеше дисәң дә, барыбер үги әти була. Мин алардан башка нишләрмен? Фатирны да алырбыз», – дип ялынган иде Таһир. Ләкин Гөлназ тыңламады. Чыгып киткәненә әле бер ел да узмаган, хәзер менә үзе тулай торак бүлмәсенең ишеге каршында нәрсә эшләргә белмичә аптырап басып тора. Кыяр-кыймас кына ишек шакыды хатын.

– Ачык, керегез! – Бу – Таһир тавышы иде.

Гөлназ өйгә керде.

– Нихәл, Таһир, исән-имин генә яшисезме? Мин Алинәне алырга килдем, – диде ул.

– Исәнме, Гөлназ! Әйбәт кенә гомер итәбез. Алинә күрше кызы белән урамда. Тик сиңа кире кайтмас ул, – ирнең тавышы җанны өшетердәй салкын, ят иде.

– Ничек кайтмасын, кем әйтте сиңа бу сүзләрне? Синнән кем сорап тора әле аны?! – Хатын иренә элеккечә акырып җибәрде. Ләкин Таһирның кырыс тавышы аны тиз акылына китерде:

– Син монда кычкырышырга килдеңме? Ул вакытлар үтте инде, әле һаман да шуны  аңламадыңмы?

 Тукта, алай ярамый лабаса! Ул бит ире янына яңадан әйләнеп кайту нияте белән килде. Сүзне дөрес башламады бит.

– Таһир, – диде ул, тавышын йомшартып. – Гафу ит, зинһар. Минем сине рәнҗетәсем килмәгән иде. Кызымны бик сагынам. Ралинә дә йөгәннән ычкынып бара. Әйдә, яңадан кавышыйк, балалар хакына булса да! – Гөлназның күзендә яшь бөртеге җемелдәде. Ул Таһирны кочаклап алырга теләде. Тик ир аның үзенә үрелгән кулларын этеп җибәрде дә диванга барып утырды.

– Спектакль уйнама, Гөлназ! Без синең белән беркайчан да яңадан бергә була алмабыз. Кызлар кем белән яшәргә икәнен үзләре хәл итәр. Моның өчен аларның инде яшьләре җиткән!

Хатын сүзеннән беркайчан да чыкмый торган Таһирны алмаштырып куйганнармыни?! Гөлназ кулын җилкәсенә куюга сары майдай эреп китә торган ир кая киткән? Шул ир яраткан кешесен читкә этәрәме?! Шаккатты Гөлназ.

– Үзеңә себеркеләр таптыңмы? Хәзер мин кирәк түгелме? Балалар да артыкмы? – Гөлназ улап елый башлады.

– Тукта, хәзер үк тукта! Күршеләр ишетер. Син чыгып киткәч, колаклары тынып торган иде. Кире кайтыр бу, дип уйлап, йөрәкләре алыныр.

Алинә, кайтып, ишек янында тыңлап тора икән. Ул әтисенә килеп сарылды.

– Әйдә, кызым, өйгә кайтабыз, – диде Гөлназ.

Ләкин кызы ябык кулларын әтисенең муеныннан ычкындырмады:

– Мин әти белән калам!

...Гөлназ трамвай тукталышына кадәр елап барды. Барлык тормышы чәлпәрәмә килде хатынның! Бары да бетте! Һавадагы торнага ышанып, кулындагы чыпчыкны ычкындырды! Акрын гына яшәп ятарга иде шунда, кирәк чакта үз күңелеңне үзең күреп. Вәт җүләр. Бу Таһирны ничек булса да, фатир алганчы, үз ягына борырга кирәк. Моңа гына хәйләсе җитәр. Балалар аркылы эш итәргә кирәк булыр. Шулай дип өметләнде Гөлназ.

* * *

– Әти, син мине әнигә җибәрмәссеңме? Не отдавай меня, – дип елады Алинә.

Таһир кызын тынычландырды:

– Юк, кызым. Мин сине беркемгә дә бирмим! Икәү яшәрбез. Елама, кызым. Син хәзер Айзадә кебек матур итеп татарча сөйләшә башладың. Әби-бабаларыбызның телен белү кирәк. Хәзер кичке ашны өлгертәм. Бар, саф һавада уйный тор. Бик ерак китмә, яме. Әзер булгач чакырырмын.

Асия Таһирның күңеленнән китмәде. Моңа кадәр ике генә тапкыр күргән хатын елга якын ялгыз яшәгән ирнең йөрәген яулап алды. Асиянең Айзадәгә һәм Алинәгә карата яхшы мөгамәләсе, эчкерсезлеге, елмайганда, бит очларында барлыкка килгән чокырчыклары әле дә күз алдында. Асиянең киткәндә, «Айзадә белән Алинәне еш очраштырып торырбыз» дигән сүзләре аның күңелендә татлы өметләр уятты. Әгәр Асия Таһирны аз гына булса да ошатса, кызлар да бергә-бергә үсәрләр иде.

Ә Ралинә белән нишләргә? Ул кыз кечкенәдән холыксыз булып үсте, олылар сүзен тыңламады. «Алай ярамый!» – дип әйтә башласаң, әнисе:

– Аннан үзең кебек хәреф корты, бозау ясыйсың киләме? – дип кенә кысыла иде. Хәзер менә үзе дә кызының юлдан язып барганына борчыла. Алла сакласын, бер юлдан язса, кире акылга утыртып булмас.

Асияне күргәннән соң, дөнья Таһир өчен икенче төсмер алды. Күз аллары яктырып, күңеле күтәрелеп китте. Бүген дә алар башта кызы белән бергәләп дәрес әзерләделәр, аннан соң ул докторлык диссертациясенә утырды.

Асия стена тулы китапларны күреп:

– Абау, Таһир, күп укыйсың икән, барысы да  – гыйльми китаплар, – дип шаккатып карап торган иде.

– Минем эшем шул бит, Асия, – уку, язу, укыту. Башка эшне белмим дә, кирәксенмим дә. Чөнки үз эшемне яратам. Дөрес, акчасы артык баерлык түгел.

– Кара эшне кем дә булдыра, аның өчен зур белемгә ия булу кирәк түгел, – дигән иде Асия, соклануын яшермичә. – Кеше акча колы түгел, ә акча үзе синең колың булырга тиеш!

Таһир күрде: Асия белән Гөлназ арасында аерма җир белән күк арасындагы кебек. Өйләнгәнче, егет чагында ук ничек абайламады соң ул Гөлназның холкын? Чибәр иде, юмагай телле иде кыз. Баштарак «мой учёный» дип кенә дәшә иде. Таһирның башы әйләнде. Ятимлектә һәм гаделсезлектә, ягымлы сүзләр ишетмичә үртәлеп үскән егеткә шуннан да зуррак бәхет юк сыман тоелды. Ләкин гомер итә башлагач, Гөлназ бик үзгәрде. Ралинә тугач, Зөһрә дип исем кушыйк дип әйтеп караган иде, Гөлназ кискен каршы төште:

– Нинди Зөһрә, заманча исем кушабыз. Нәрсә беләсең соң син?! – диде ул.

Таһир карышып маташмады. Ралинәгә аваздаш булсын дип, икенче кызларына Алинә дип куштылар. Балаларның икесе ике төрле булып үсте. Ралинә әнисенә охшаган – чая, үткен, үзсүзле. Ә Алинә – әтисе кебек басынкы, оялчан һәм нечкә күңелле.

Гаиләдә акча беренче урынга чыкты. Көн саен чыккан тавыш, гауга ярату хисен үтерде. Гөлназның матурлыгы Таһирны җәлеп итми башлады, мәхәббәт юкка чыкты. Тышкы матурлык артында күпме мәкер, ялган яшеренеп яткан икән ләбаса! Күпме гомер заяга аккан! Ләкин, алай дисәң, ике кызы үсеп килә. Менә докторлык диссертациясе дә әзер диярлек. Фатиры да булырга тора – «Аллага шөкер» дияргә генә! Тик гаилә тормышы гына хәл ителмәгән.

* * *

Айзадә тәрәзәгә шык-шык иткән тавышка уянды. Караса, кошчыгы! Кыз, салам көлтәсе кебек чәчләрен тузгытып, тәрәзә янына килде. Кошчык очып китмәде. Айзадәнең кичтән салып куйган тары ярмасын чүпли, үзе кызга карап-карап ала. Иртәнге кояш нурларында зәңгәрсу-яшькелт каурыйлары төрле төсләргә кереп ялтырый. Айзадә елмаеп, кошка дәште:

– Менә, әнием-кошчыгым, үзең күрәсең, барысы да яхшы!

* * *

Көзнең агачлары алтынсу-сары төскә кергән бер көнендә Галихан карт белән Сәйдә әбинең капка төбенә Таһир абыйларының машинасына төялеп: Асия, Айзадә һәм Алинә кайтып төштеләр. Күзгә күренеп үскән Аппак якын дусларына каршы атылды...

Тәмам.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: