Үксезләр (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Полиция бүлегендә озак тоттылар Гөлназны.

– Кызны кая куйдыгыз, ничек үтердегез? – дип сорау алды тикшерүче.

– Мин үтермәдем, җәй буена мин аны юньләп күрмәдем дә.

– Алайса үлгәнен каян беләсез? Үзегез, мин үтермәдем, дип әйттегез бит.

– Мин күрше хатыны – карт колдун турында әйттем.

– Җәй көне кыз кайда торды?

– Соң, эте белән күршеләрдә яшәделәр, дип әйттем бит инде.

– Үз кызларыгыз кайда торды?

– Бәй, үзем белән, минем кызлар бит инде алар.

– Ә Айзадә сезнең кыз түгелмени?

– Юк, ул – иремнең кызы.

– Ничек инде сез яңа гына җиде яшен тутырган баланы җәй буе күрмәдегез?

– Күрше хатынында яшәде, дип әйттем бит инде.

– Сез аны үлде, дидегез, үз сүзегезгә үзегез каршы киләсез түгелме?

Тәмам башын әйләндерделәр Гөлназның. Баштагы чаялыгы һәм елгырлыгы каядыр китеп югалды.

– Ә кыз күршеләрдә яшәгәндә, ирең кайда иде?

– Ул зур машинада дальнякка йөри иде. Атна-ун көн буе рейста, җәй буе юньләп өйдә торганы булмады.

– Ә бала? Күрше хатын үлгәч, аны кем карады?

– Ул соңыннан гына үлде, ирем кайткач кына.

– Хәзергә ирегез сорау алырлык хәлдә түгел. Хәлне ачыклаганчы, сезгә монда калырга туры килер.

– Ничек монда, төрмәдәме? Сез үз акылыгыздамы?– дип кычкырып, утырган җиреннән сикереп торды Гөлназ, аннары елап җибәрде.

– Утырыгыз! Бәлки, акылыгызга килеп, дөресен сөйләп бирерсез? Безгә бу чуалган йомгакны сүтәргә, баланы табарга кирәк. Ә әлегә...

Гөлназны сорау алу бүлмәсеннән алып китеп, читлеккә ябып куйдылар.

Кычкырып елады хатын. Больница төрмә түгел, чын төрмә шушы була икән. Бер гөнаһсыз ирен ай буе, ялганлап, төрмәдә тотуы исенә төште. Әллә шуның рәнҗеше төште инде?

* * *

Асия арып-талып соң гына өенә кайтып җитте. Тиз генә капкалап алдылар. Картлар ахшам намазына утыруга, күршеләренең ишегенә шалтыратты Асия. Ишек аркылы кыз бала тавышы ишетелде:

– Кто там?

– Кызым, ач әле, бу – күрше апаң Асия. Айзадәнең әбисе белән бабасы килделәр. Әниең өйдәме?

Кыз ишек «күзе»ннән карап, күрше хатынны танып алды да ишекне ачты, һәм:

– Маму полицейские забрали, а Айзадә пропала, – дип елап җибәрде.

– Син Айзадәне кайчан күрдең соң? Җәй буе бакчада бергә тордыгыз түгелме?

– Нет, она жила у соседки. Вместе с ней ещё собака Аппак была. Хаят апа умерла, – диде кыз һәм тагын да катырак итеп елый башлады. – Айзаду жалко, она умерла, наверное, они с собакой в будке жили.

Айсылу бу ябык кыз баланы кочагына алды. Кызчык оясыннан егылып төшкән нәни кош баласы кебек калтырый иде. Асия үзенең дә күзенә яшь тулганын сизде.

– Мин әтием янына барыйм, – диде кыз.

– Ул больницада бит.

– Юк, мин үз әтием янына...

– Әниең бар ич.

– Әнием дә әйбәт, тик минем үз әтием янында яшисем килә.

– Ә кайда яши соң ул?

– Общежитиедә.

– Бара беләсеңме?

– Әйе.

– Әйдә алайса, мин сине озатып куям.

Кыз ишекне бикләде дә, өстенә җиңел генә кофта киеп, Асия артыннан иярде...

Алар 6 нчы трамвайга утырып, Алинәнең әтисен эзләп киттеләр. Трамвай шактый озак барды. Асия дә, кыз да сөйләшмичә утырдылар. Соңгы тукталышка җиткәч, кыз җанланып китеп:

– Менә монда, – диде.

Тулай торак ишеген ачып керүгә, борынга пешкән кәбестә, балык һәм тагын әллә нәрсә исләре килеп бәрелде. Ишектән чыккан җыйнак кына гәүдәле, ак йөзле ир кызны шунда ук кочаклап алды:

– Кызым, кызым, кайттыңмы? Бик сагындым сине, сагындым, – дип тезеп китте ул.

Ә кызы әтисенең кочагында эреп, аңа сеңеп беткәндәй булды.

– Әтием минем!

Тулай торакның ишегеннән чыкканда, Асиянең күзләре яшь белән тулган иде. Ата-ана белән бала арасында башка берни белән дә чагыштырып булмый торган бәйләнеш – мәхәббәт бар. Ә Асиягә аны татырга язмаган, Ходай аннан бу бәхетне кызганган.

 «Йә Раббым, ни гөнаһларым өчен мине ялгыз яшәргә хөкем иттең? – дип уйлады ул. – Нарасый Алинәне әтисеннән аергансың, аның нинди гөнаһысы бар? Әтисе кызыннан аерылган, начар кешегә дә охшамаган бит».

Аңламассың бу кешеләрне! Мансур белән Динә ничек пар килгәннәр иде! Айзадәне җитәкләп чыгып киткәндә, Асиянең алар артыннан көнләшеп карап калган чаклары да күп булды. Кызлары чыркылдап көлеп, йә әтисенең, йә әнисенең кулына ябышып, әллә ниләр сөйләнеп сикергәли. Әтисе, көчле куллары белән аны күтәреп алып, җилкәсенә утырта.

Аларның да тормышы чәлпәрәмә килде. Мансур аягына баса алырмы, Айзадә табылырмы? Кайгыларыннан башлары әйләнгән карт белән карчык нәрсә эшләрләр?..

Кичә генә автовокзалда билет сатып, үз көенә яшәп яткан Асиянең дә тормышы шул көннән бөтенләй икенче якка борылып китте. Күңелендә үзенә бер ятимне асрамага алып, үзен дә, назга сусаган баланы да бәхетле итү теләге уянды.

Асия кайтып кергәндә, картлар диванда аны көтеп утыралар иде. Алар өсләренә ишелеп төшкән кайгыдан әйтерсең кечерәеп калганнар. Карт белән карчык шунда ук сораулы күзләрен Асиягә текәделәр, ләкин Асия аларны тынычландырырлык сүз таба алмады.

* * *

Мансур аңына килмәде. Икенче кабат инсульттан соң ике атна буе аңсыз ятты да, Айзадәне дөм ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Табиблар, аның гәүдәсен моргка күчергәннән соң, кемгә хәбәр итәргә белмичә аптырадылар. Күптән түгел генә кырык яшен тутырган ир, кызын ташлап, тормыш дәрьясында берүзен калдырып, бу дөньядан китеп барды.

* * *

Гөлназны милиция бүлегеннән чыгармадылар. Ул елап та, үтенеп тә карады. Ләкин Айзадәнең югалуы турындагы эшне алып баручы җирән чәчле капитан Гөлназдан көн саен сорау алды, аның моң-зарларына игътибар итмәде. Капитанның җиде яшьлек баланың җәй буе кайда йөргәнен, ашаганмы-юкмы икәнлеген дә белмәгән бу хатынга нәфрәте шулкадәр көчле иде ки, хәленнән килсә, ул аны өзгәләп атарга да әзер иде. Көн дә бер үк сораулар:

– Бала кайда? Аны ничек үтердегез? Ул кыз сезгә комачауладымы? Фатир кирәк булдымы? Әтисе нигә тәрбияләмәде? Нигә ул баланы Беренче сентябрьдә мәктәпкә алып бармадыгыз?

Көннәр узган саен, Гөлназ күбрәк буталды. Аның янына ике фахишә хатынны ябып куйдылар. Хокук сакчыларының хәтта ул җилбәзәкләргә дә мөнәсәбәтләре яхшырак иде. Гөлназның горурлыгы юып алган шикелле юкка чыкты. Ул мескен кыяфәткә керде. Бу хәлгә төшүенең сәбәбен аңлый алмый аптырады. Янып торган күзләре сүнде, күп ирләрне үзенә каратырлык йөзе сулды. Ләкин күңелендә Мансурга да, Айзадәгә дә бер генә мыскал да кызгану хисе уянмады. Аны башка уйлар борчыды: вакытында Мансур белән никахны рәсмиләштереп өлгерә алмады, ә бу аны фатирсыз калдырачак. Бары шундый уй гына йөрәген талады. Тагын тормыш итә белмәгән, бозауга тиң беренче ире янына кайтып утырыргамы? Ул Гөлназны гафу итәр, билгеле. Тик гаиләгә бер тиен дә алып кайтмаган, ыштан туздырып, гел китаплары белән мәш килгән ир аңа нәрсәгә кирәк? «Акчаны кая куйдың?» – дип сорамый, нәрсә пешерсәң, шуны ашый. Балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртә иде үзе. Тик «өйдә татарча сөйләшегез, марҗа түгел бит сез» дип аптырата иде. Нәрсәгә кирәктер инде кызларга татарча сөйләшү?

Гөлназга уч тутырып акча таба торган, гаилә дилбегәсен кулында нык тоткан, янып торган ир кирәк булды.

Мансур менә чын ир иде ичмасам. Гөлназның кайнар кочагында эреде дә бетте. Кызын да сирәк кенә исенә төшерә, ерак рейсларга йөри башлагач, атна-ун көне юлда үтә иде. Рейстан шулкадәр сагынып кайта иде, сүз белән әйтеп бетергесез! Ләкин бәхете бик кыска, эт кояшы кадәр генә булып чыкты Гөлназның.

Айзадә кайларда йөридер? Әбиләрендә булса, милиция белер иде. Ходаем, үлә генә күрмәсен, юкса гомер буе төрмәдә черетерләр.

Борчулы уйларына чумып, соры юрган ябынып йокларга ятты хатын. Йокыга куерып барганда, сары чәчле озын аяклы фахишә аның артына китереп типте:

– Бар, ишек янына барып ят, бу – минем урын! Здесь я главная!

Гөлназ дәшми-тынмый гына, ишек янындагы урынга күчеп ятты. Чарасызлыктан нәрсә эшләргә белмичә, үксеп елап җибәрде.

– Заткнись, чувиха, или своё получишь! – дип акырдылар уң яктагы ятактан.

* * *

Аппак Айзадәнең битен ялап, аны йөнтәс гәүдәсе белән төрткәләп уятмакчы итте. Ләкин кыз ыңгыраша, бер утта яна, бер салкыннан калтыранып ята иде. Вакыт-вакыт, саташып:

– Әнием, әнием, – дип пышылдап куя.

Бакча кишәрлеге яныннан кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде: бакча каравылчысы кем беләндер су алырга бара икән. Аппак оясыннан атылып чыкты да, шыңшып, аларның аякларына килеп уралды. Аннан соң оясына таба йөгерде, яңадан килде, тагын борылып китте, гүя нидер әйтергә тели һәм кешеләрне үз артыннан барырга өнди иде кебек.

– Нигәдер өзгәләнә бу көчек, ташлап киткәннәрдер, мөгаен. Нинди юньсез бу кешеләр, этләрне, мәчеләрне ияләштерәләр дә көз җиткәч ташлап калдыралар. Аннан кыш буе нәрсә эшләргә белми аптырый бу җан ияләре, күбесе язга кадәр исән дә калмый. Әйдә минем белән, бигрәк тә ак аюга охшаган матур эт икәнсең, дип, бакча каравылчысы Идрис карт сызгырып куйды һәм Аппакны үзе белән барырга чакырды. Эт койрыгын болгап, картка иярде. Каравылчы йортына килеп җиткәч, Идрис, калган ашка ипи турап, эт алдына китереп куйды. Аппак ашыга-кабалана, ашны ашап бетерде дә Идриснең күзенә карап, шыңшып өрә башлады. Аннан соң Хәят апалар йортына таба йөгерде. Артына борылып карап, Идриснең килмәгәнен күргәч, яңадан кире килде. Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, Идрис аксый-аксый, эт артыннан иярде.

«Этләр акыллы була, моның миңа нәрсәдер күрсәтәсе килә, ахры», – дип уйлады карт. Аппак бер алга, бер артка чапты һәм шулай итеп Идрисне үзенең оясына кадәр алып килде. Аннары шомырттай кара күзләрен тутырып картка карады да кинәт тукталып калды.

Эт оясыннан тузанга баткан кеп-кечкенә ялан тәпи чыгып тора, вакыт-вакыт акрын гына ыңгырашкан тавыш та ишетелә.

– Әстәгъфирулла! – дип катып калды карт. – Бу ни бу? Бала ич бу! – Эт оясының эченә үрелеп караса: кыз бала ята. Идрис карт көч-хәл белән аңсыз баланы оядан чыгарды да күтәреп, үзенә алып китте. Эт аңа иярде.

Баланың тәне ут кебек яна, куллары салынып төшкән. Картның йөрәген тимер кыршау белән кысып алдылармыни?! Менә сиңа Маугли! Бу бала нигә монда? Сабый гына лабаса!

– Хәзер, кызым, хәзер ашыгыч ярдәм чакыртам, – диде карт.

Ул баланы юрганга төрде дә кызулап, ашыгыч ярдәм чакырырга чыгып китте. Аппак үксез дустының аяк астына сузылып ятты. Этнең күзләре дә, Айзадәне кызганудан сагышланып, утлы күмер булып көйриләр иде.

* * *

Айзадәне эзләргә милиция хезмәткәрләре өйрәтелгән эт белән чыктылар. Тирә-юньдәге урманнарны айкадылар, барлык бакчаларны тикшерделәр. Айзадәнең өйләреннән бер күлмәген алып, аны эткә иснәттеләр, ләкин эт эзне таба алмады. Тирә-юньдә «Айзадә! Айзадә!» дип кычкырган тавышлар яңгырап торды. Кыз табылмады. Көн кичкә авышып, караңгы төшәр алдыннан эт кызның төшеп калган башмагын табып алды. Артсыз сыңар башмак юл чатында, тузан эчендә аунап ята иде...

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: