Үксезләр (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Ун көн буе ятты Мансур хастаханәдә. Бер аягы һәм бер кулы тыңламый. Сөйләшүен аңлап булмый. Үрәмән хәтле ирнең хатынына нәрсәдер әйтәсе килә, әйтә генә алмый. Авызыннан «за-за» дигән әллә ниткән авазлар гына чыга, тик аңлашылмый. Авызына кашыклап шулпа сала Гөлназ. Анысы да, ирен кырыеннан агып чыгып, сакал-мыек баскан ияге буйлап муенына агып төшә.

– За-за-за... – Күкрәгенең әллә кайсы җиреннән актарылып чыга бу авазлар. Бер күзе ябык, ачык күзеннән туктаусыз яшь ага.

Гөлназ, зәгыйфь ирне карап туйды. Ачу китереп, өстенә сынарлык итеп крахмалланган, зәңгәрләнеп торган халат кигән шәфкать туташы:

– Апа, ирегезнең сакалларын нигә кырмыйсыз, бомж кебек ята, – дип әйтеп тора.

«Ун көн буена ир астын җыеп карасын әле. Миңа имгәк булып ята бит ул. Үзем дә җүләр – әллә кайчан пропискага кереп куймадым! Тагын машина кредиты түләргә кирәк. Бу имгәк белән нишләрмен? Машинаны банк алса, җәяүгә каласы. Ә фатир? Тагын тулай торакка кайтыргамы?» дигән уйлар борчыды Гөлназны.

Ю-у-ук! Ул анда мәңге кайтмаячак. Моңарчы бөтен эшен җиренә җиткереп куя торган иде бит. Беренче ирен «акча эшли белмисең» дип ташлап китте. Инде булды дигәндә генә, монысы тагын...

– Аза-за-за, – дип сузды ире, хатынны уйларыннан бүлдереп.

– Җитте инде, – диде хатын, – туйдырдың «за-за»ларың белән. – Ә үзе борчулы уйларына чумды.

Әллә кызының исемен әйтмәкче була инде?! Кара, истән дә чыккан ул кыз, кайда йөри икән соң? Теге убырлы врач хатын да катты, әйбәт булды әле. Һаман бөтен җиргә кысылып, үзәккә үтә иде. Җәй буе Айзадәне карады инде, анысы яхшы булды. Тукта, ул кыз беренче класска мәктәпкә барасы иде бит!

Кызлар да үзләре генә яшиләр. Ралинәсенә дәрт кергән инде, берәрсе белән ярамаган нәрсә кылып ятмасын тагын. Анысы югалып кала торганнардан түгел. Алинәсе генә атасына охшаган, җебегән нәрсә.

– Әни, ник Айзадә бездә тормый ул? – дип, үзәгенә үтте. Үзенә берәр нәрсә алсаң, Айзадәгә дә ник алмыйсыз, дип аптырата. Юк, монысыннан була торган түгел, Айзадәгә ярты җанын бүлеп бирер иде.

Беркөнне Гөлназны бөтенләй аптырашта калдырды:

– Әни, әгәр син үлсәң, мин дә Айзадә кебек эт белән күршеләрдә торырмынмы? – ди.

– Ни өчен мин үләргә тиеш, ә? Нәрсә юрап утырасың? Ай тулган төндә теләкләр кабул булучан, юньсез нәрсә!

– Айзадәнең дә әнисе яшь булган. Ул үлгән бит.

– Җиттеме сиңа, юкмы! – дип акырып салды хатын. – Туктамасаң, бар, Айзадә янына эт оясына чыгып ят! Икегезгә күңеллерәк тә булыр.

Кыз акрын гына кузгалып торып китте. Ишек шыгырдаганы ишетелде. Акрын гына тәрәзә почмагыннан караса, кыз айга төбәлгән дә нәрсәдер пышылдый. Ай яктысы су кебек. Алинәнең яңагы буйлап аккан күз яшьләре кызның битендә зөбәрҗәт тамчылары кебек җемелдиләр.

Озак вакыт үтте, кыз кермәде. Айга карап, нидер сөйли дә сөйли. Гөлназ өстенә җылы кофта элеп, болдырга чыкты.

– Ник монда берүзең басып торасың?

– Әни, мин айга үземнең теләкләремне сөйләдем.

– Нәмәрсәләр турында сөйләдең инде син тулган айга?

– Мине әтием янына кайтар, әтием белән яшисем килә, дидем. Минем үз әтием – бик әйбәт кеше, мине сагына торгандыр, дидем. Айзадәгә әнисен кайтар. Әтисе Айзадәне дә яратсын. Минем әниемне үтермә, минем Айзадә кебек эт оясында яшисем килми, дидем.

Гөлназ кызын җилтерәтеп өйгә кертеп җибәрде.

– Бар, бүген үк атаң янына кайтып кит! Ике бозау яшәрсез шунда, ыштансызлар!  Үз кадерегезне үзегез белмәгән нәрсәләр! Йә Хода, ничекләр генә гомер итәр бу бала?! Анасына бер грамм да охшамаган бит!

Гөлназ өйгә кергәндә, кызы елый-елый йоклап киткән иде, ара-тирә сулкылдап ала. Әйе, аттан ала да туа, кола да туа шул.

– Азә-зә, – дип өзгәләнде ир.

Гөлназ уйларыннан айнып китте. Ул арада күрше койкада ятучы ирнең хатыны иренең йомышын йомышлатты да Гөлназ янына килде.

– Син аңарга кәгазь белән каләм бир. Аның нидер әйтәсе килә. – Үзе шунда ук, китап өстенә дәфтәр бите куеп, ирнең кулына тоттырды. Мансур ярты биткә җитәрлек хәрефләр белән «Айзадә кайда?» дип, көч-хәл белән язды да аңын җуйды.

* * *

Галихан белән Сәйдә карчык иртән йокыдан уянганда, Асия кухня ягында нәрсәдер пешереп йөри иде. Йортка бәрәкәт иңдереп, коймак исе таралган. Хуҗабикәнең йөргәне дә сизелми, кунакларны уятырга теләми булса кирәк.

– Кызымның күршесе бигрәк тә мәрхәмәтле кеше икән, бәхете арткыры, – дип уйлап куйды карт.

Торып, акрын гына исәнләштеләр, тәһарәт алдылар.

Сәйдә карчык кыяр-кыймас кына Асия янына килде.

– Кызым, намаз укып алсак ачуланмассыңмы? Бераз ару тастымалың да булмасмы, дигән идек. Кичәге намазларыбыз да казага калды.

– И Сәйдә түти, укыгыз, өйгә дә дога керер. Менә үзем дә дога укырга өйрәнәм, мәчеткә абыстайга йөрим. Берегезгә намазлыгым да бар, бере­гезгә ару сөлге бирәм, – дип, тиз генә намаз укырга урын әзерләде Асия. Шкаф кырыендагы чөйдән һәрбер ташына «Аллаһ» дип язылган тәсбих алып, намазлык кырыена куйды.

Карт белән карчык аллы-артлы намазга бас­тылар. Галихан карт кулларын колак артына куеп азан әйтте. Тавышы моңлы иде Галиханның. Күкрәгенең төбеннән ургылып чыккан, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, рухын онытмаска өндәгән тавыш.

Кухня тәрәзәсеннән картларның намаз укыганын карап торды Асия. Ничек матур, тигез итеп картайганнар! Ул да шулай яшәп, тигез итеп картаеп, икәүләп намазлар укырбыз дип хыялланган иде бит, булмады... Еллар үткән саен, бу хыялы буй җитмәс якты йолдыз сыман ерагая бара аның. 

«Хәерлегә булсын, – диде хатын тыныч кына.  – Тик менә ялгызлык кына үзәгемә үтә. Ходай ялгызлыкны дошманыма да бирмәсен! Ичмасам, балам да юк бит. Үземә бер юаныч булыр иде...»

Картлар намазларын укып бетереп чыкканда, өстәл әзерләнгән, күпереп пешкән коймаклар, өстәл өстендә нәни кояшлар кебек ята, өрек, кара җимеш юып куелган. Күчтәнәчләрне дә тезеп куярга онытмаган Асия. Картларның күңеле күтәрелеп китте. Бар бит Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтле бәндәләре, рәхмәт яугыры!

Картлар озак итеп дога кылдылар да акрын гына киенеп чыгып китәргә җыендылар.

– Туктагыз, – диде Асия. – Ничек тапмакчы буласыз Айзадәне? Адресын белмисез, урысчагыз да чамалы. Үзем озата барам. Мин сменамны алыштырдым. Ул тиз генә чәчәкле күлмәген, аның өстеннән күлмәге төсендәге кофтасын, аякларына үкчәсез туфлиен киде; кечкенә генә сумкасын кулына алды.

– Минем аларның Васильеводагы бакчаларына барганым бар иде. Әллә кая түгелдер Айзадә, күршеләре Хәят апада булырга тиеш. Бер тапкыр гына барганым бар, таба алсак ярый инде.

Сәйдә белән Галиханның башлары күккә тигән­дәй булды.

– Рәхмәт төшкере, бәхетең арткыры!

Карт шомарып тузып беткән кара күн янчыгыннан акча чыгарып бирәсе итте.

– Кит, булмаганны! Сездән акча аламмы соң, Динә дустымның әти-әнисеннән! Рәнҗетмәгез мине, – дип, Асия картның кулын йомшак кына этеп җибәрде.

* * *

Аппак ашарга сорап шыңшыды да шыңшыды. Айзадә ризык куярдай барлык шкафларны карап бетерде, ләкин ашарга яраклы бернәрсә дә таба алмады. Шкаф төбендә чәчелеп калган ике токмачны эт кыз кулыннан өзәрлек итеп тартып алды, шатырдатып ашап та бетерде.

Консерваларны кулында тотып әйләндергәләп карады кыз, тик ачу чарасын таба алмады. Киштәдә зур пычак бар иде. Хәят апа аның төбен зәңгәр изолента белән чолгап куйган. Пычак очын банкага терәп, өстенә сугып карады Айзадә, банка ачылмады. Уч төпләре кызарып чыкты. Аннан соң, тукмак алып, шуның белән суккан иде, банка шуып китте дә аяк астында бөтерелгән Аппакның башына килеп төште. Эт шыңшып, иске суыткыч артына кереп посты. Бераздан тагын килеп, кызның аягына сырпалана башлады. Аптырады Айзадә. Күз алдына күрше Хәсән абыйның утын ярганы килде.

– Балта белән бәреп карыйк, ачылмасмы, – дип уйлады кыз.

Чолан почмагына сөяп куелган иске балта да табылды. Ул банканы бүкәнгә куеп, бар булган көченә балта белән китереп сукты. Банка яньчелде, Айзадә аңа тагын һәм тагын сукты. Ниһаять, банка кырыеннан майлы шулпа агып чыкты. Айзадә авызын тишеккә куеп шулпа суырды. Тәмле иде итле шулпа! Кызның авызына мул булып төкерек җыелды. Тагын бер китереп сугуы булды – банканың өстендәге түгәрәк калай кубып чыкты. Аппак тиз арада банкага ябышты. Үзе кабаланып ит консервасын ялый, үзе ялт-йолт кызга карап ала. Айзадә атылып киткән түгәрәк калайны җирдән күтәреп алды да тәмләп яланды. Кесәсендәге алмаларны алып ашап куйгач, тамагы туеп киткәндәй булды. Өстенә «Сайра» дип язылган банканы да ача алды кыз. Анысыннан бер кисәк балык алып калырга өлгерде, чөнки Аппак анысын да ялмап бетерде.

Эзләнә торгач, кыз шкаф эченнән полиэтилен капчыктан тары ярмасы да табып алды. И сөенде кыз, шундый сөенде. Хәзер ул ярманы теге матур кошка салып куяр, һәм ул көн дә килә башлар. Ә ярма шактый әле монда. Килсен генә, килә генә күрсен! Айзадәгә ул кошның килүе үзенә күрә бер тынычлык бирә, күңеленә чиксез рәхәтлек сала иде.

Әнә, карлыгачлар йортның кыегына тезелеп утырганнар да, башларын боргалап, Айзадәне күзәтәләр. Кояш кыздыра. Кыз, эчәсе килеп, чәйнектән су агызасы итте. Тик тышына мәк чәчәге төшкән, капкачының бер кырые кителгән чәйнек буш булып чыкты. Урамга чыгып, яңгыр суы җыелган чиләктән су эчте кыз, эте дә үрелгән иде, таш өстендә торган чиләк янтаеп түгелеп китте. Эткә шул су да җитте. Аннары Айзадә өйгә кереп, караватка барып ятты. Өй эче салкынча, рәхәт. Арыган иде кыз, керфекләренә йокы эленде һәм бик рәхәт булып бөтен тәненә таралды... Айзадә татлы йокыга талды.

Күпме йоклагандыр, уянганда, кояш инде сүрелә төшкән, бакчадагы агачларның күләгәләре озынайган иде.

Ә тәрәзә төбендә теге матур кош кыяфәтендәге «әнисе» тары ярмасы чүпли.

– Килгән, килгән! – диде кыз, куанып. Үзе, кошны куркытмас өчен юрган астыннан шуып кына чыкты да тәрәзә каршына килде.

– Килдеңме, әнием? Тик китмә, яме. Тиздән төн җитә, ә мин төннән, караңгыдан бик куркам. Син булсаң, миңа рәхәт, – диде кыз. – Әтием мине эзләп килер, өйгә алып кайтыр. Аннан соң Аппак белән икебезне Сәйдә әбиләремә кайтарып куяр. Син дә кайтырсың, кошчыгым-әнием! – дип, үзалдына сөйләнде Айзадә. Ул бу кошның әнисе булуына чын-чынлап ышанган, аның юкка чыгуын күз алдына да китерә алмый иде.

Кош тары ярмаларын чүпләп бетерде дә мунча почмагына кунды. Томшыгы белән озак итеп каурыйларын тарады. Аннары, эшем бетте дигәндәй, томшыгын каурый арасына тыгып тынып калды. Айзадә эте белән барып, карт алмагач төбеннән алмалар җыеп алып килде. Кош әле һаман урынында иде. Аннары кыз колонкадан су алып кайтырга булды. Чәчәкле чәйнек белән, үләннәре саргая башлаган сукмак буйлап суга китте. Әмма кире борылып килеп, өй ишеген йозакка бикләп куясы итте. Кем белә, карак-мазар килеп чыкмасын.

Чәйнеккә көмештәй су тулгач, кайтырга чыкты Айзадә. Аяк астында Аппак та бөтерелә. Кыз җилкапканы ачып җибәрүгә, теге кошчык куркып очып китте. Айзадә чәйнеген ташлап, аның артыннан йөгерде. Аппак шыңшып, аңа иярде. Кошчык бераз оча да агач ботагына кунып ял итә. Кыз килеп җитәм дигәндә генә, тагын очып китә. Шулай юлга кадәр бардылар да, кошчык урманга таба очып китте һәм бер ноктага әйләнеп юкка чыкты. Айзадә елап җибәрде.

– Тагын китте, мине ташлап китте, – дип өзгәләнде ул.

* * *

Асия картлар белән Айзадәләр бакчасына килеп җиткәндә, инде төш җиткән, көннең кызуы сүрелә башлаган иде. Асия теге юлы Динәләр бакчасына машина белән килгән иде. Юл буе төрле хәлләр турында сөйләшеп, көлешә-көлешә килеп, нинди юлдан барганнары да хәтерендә калмаган. Шулай да эзләп таптылар алар бакчаны.

Асия Хәят апаның бакчасына керде. Тәрәзәләргә аркылы такталар кадакланган. Үләннәр арасында иске чәйнек аунап ята. Йортның ишегенә зур йозак эленгән. Кишәрлекне чүп-үлән, алабута, сарут басып киткән, ташландык бакча кебек.

Ул тәрәзәгә кадакланган такталарны каерып карады. Ләкин нык итеп кадакланганнар, бирешмәделәр. Кер элә торган бауда ике карлыгач утыра иде, алар куркып очып киттеләр дә өй почмагына барып кундылар.

Асия Хәят апаның бакчасыннан чыкканда, картлар арып-талып, аллеядагы бер бүкәндә утырып торалар иде. Галихан карт, кәләпүшен салып, тирләгән битен җилләтә. Ялтырап торган баш түбәсе тирләп чыккан. Үзе, гаҗизләнеп, Асиянең күзләренә карый.

– Юк, – диде Асия, – анда да юк. Тәрәзәләренә нигәдер такталар кадакланган. Милициягә хәбәр итәргә кирәк, шуннан башка булмас. Якын-тирәдә кеше дә күренми. Әйдәгез, бакча каравылчысыннан белешик әле, монда милиция бүлеге кайда икән?

Бакча каравылчысы аларга кая барырга кирәклеген өйрәтеп җибәрде.

* * *

Мансурны реанимациягә кертеп салдылар.

– Хәле авыр, исән калуы икеле, – диде табибә. Ул Мансурның кырынмаган, сакал-мыек баскан йөзен күреп, шәфкать туташын чакырды да, санитарлар авыруны кеше кыяфәтенә китерсеннәр, диде. Үзе авыр күз карашын Гөлназга ташлап:

– Андый-мондый хәл була калса, хатынына оят булыр, – дип өстәп куйды. – Ә сез кайтып китегез. Телефон номерыгызны реанимациядә эшләүче сестраларга калдырыгыз. Нәрсә булса да хәбәр итәрләр.

Тавышы бик коры иде табибәнең.

Гөлназ ашыгып, ишеккә юнәлде. Аның тизрәк бу бинадан чыгып китәсе, саф һава сулыйсы, кызларын кайтып кочасы, ниһаять, рәхәтләнеп үз урынына ятып йоклыйсы килә иде.

Туйды да соң бу «төрмәдән»! Инде нәрсә булса  – шул.

Үзенең башында һаман бер уй: вакытында пропискага керә алмый калды – шунысы үкенеч. Әле теге имгәге кайтып керер, анысын әбиләренә озатырга кирәк булыр. Монда ике имгәк асрап булмас, фатир дип.

Шулай уйлана-уйлана, өйләренә кайтып керде Гөлназ.

Өйдә Алинә генә иде. Суыткычлары буш, ашарга юньле ризык юк. Мәет чыккан йорт кебек моңсу-ямансу.

– Әни! – дип килеп сарылды аңа Алинә. – Бөтенләйгә кайттыңмы? Мансур абый кайда? Ай­за­дә кайда?

«Айзадә» исемен ишетүгә кабынып китте хатын:

– Каян белим мин аның кайда икәнен! Кайтыр, катмагандыр әле. Катса да, мин бәреп үтермәдем. Бәлки, әбиләренә озатканнардыр.

Алинә әнисенә аптырап карап торды.

– Чәй эчәсеңме?

– Юк, – диде хатын, – эчмим, туйдым, гарык булдым! Беркемне дә күрәсем килми. Бәхетең бер булмаса, булмый икән инде. Менә бу фатирдан да куып чыгарулары бар. Чыгарырлар да, бер акыллысы табылса. Хәер, авылдагы әби-бабасының башы җитмәс.

Кинәт ишектәге звонок төймәсенә озак итеп басып шалтыраттылар. Гөлназ, Ралинә кайткандыр дип, ишеккә килде. Ишек күзеннән караса, полиция киемендә ике ир кеше басып тора.

– Мансур Сабировлар квартирасымы? Сез кем буласыз? Хуҗа кайда?

Гөлназ бу кадәр сорауларга берьюлы җавап бирә алмыйча аптырап калды.

– Мансур Сабиров больницада. Мин, мин...  – дип тотлыгып калды ул, – аның белән язылышмаган, яшәү урынына теркәлмәгән. Кем дип әйтергә инде?.. Мин – аның гражданский хаты­ны.

– Паспортыгызны бирегез!

Хатын каушавыннан паспортын таба алмый аптырады. Алинә китереп бирде, шкафта икән. Хастаханәдән кайткач, шунда куйган булган.

Кара чәчле, шадра йөзле полиция хезмәткәре паспортны бик җентекләп тикшерде дә кире кайтарып бирде.

– Сез Айзадә Сабирова исемле кызны беләсезме? Ул сезгә кем була? Соңгы тапкыр аны кайчан күрдегез? Нинди киемнән иде?

Гөлназның башына суктылармыни?! Аның башыннан яшен тизлегендә «Әллә үлгәнме? Үлгән булса, миңа сылтап, төрмәгә ябып куйсалар» дигән уйлар узып китте.

– Минем үги кызым ул. Соңгы тапкыр кайчан күргәнемне һәм өстендәге киемен хәтерләмим.

Полицейскийлар бер-берсенә карап куйды. Ничек инде ул җиде яшьлек баланың кайда йөргәнен хәтерләми?

Гөлназ аңлатып бирергә тырышты:

– Ул күбесенчә бездә түгел, эте белән күрше Хәят апада яшәде, – диде хатын.

– Нинди күрше, нинди эт?

– Ул үлде инде.

– Кем үлде?

– Хәят апа.

– Фамилиясе ничек?

– Белмим.

Хокук сакчылары Гөлназның паспортын сорап алдылар.

– Киенегез! Сез безнең белән полиция участогына барасыз.

– Нигә?

– Там разберутся.

– Не поеду, – диде хатын, – не я убивала, не я, – дип бәргәләнде.

– Она что мертва? Где труп? – диде икенче хокук сакчы­сы.

Гөлназны алып чыга алмыйча азапландылар. Ниһаять, икәүләшеп, хатынның ике кулыннан тотып, ишеккә юнәлделәр. Алинә елап, әнисенә ташланды.

– Ишегеңне бикләп кал, – диде татар полицейские, Алинәне читкә этәреп. – Белмәгән кешегә ачма.

* * *

Айзадә акрын гына урыныннан кузгалды. Кояш моңсуланып баюга таба бара. Инде көз сулышы кагылган агачлар кичке шәфәкъ утларында кызгылт-сары төскә кереп яналар, акрын гына искән җилдә чайкалалар. Сукмакларда төрле төстәге яфраклар. Әнә, йомшак койрыклы тиен каен агачы кәүсәсенә үрмәли һәм ботакка басып, Айзадәне күзәтә.

Айзадә беренче тапкыр тиенне зоопаркта күрде. Әнисе тиеннәр турында күп сөйләде аңа. Алар бик тырышлар һәм уңганнар икән. Кышка чикләвек әзерлиләр һәм аны агач куышына яшереп куялар. Чөнки җирне кар каплагач, азык табу читенләшә аларга.

Айзадәнең кыш көне салкын бакчада калачагы күз алдына килде, җир өстен каплап алган калын кар катламы, ахырда инде карт алмагач астындагы алмалар да калын кар астында калыр. Күзләренә яшь тулды. Ул кыш суыгын сизгәндәй, эченә салкын йөгергәнен, суыкның җилкәсеннән һәм күкрәгеннән аякларына таба шуышуын сизде.

«Әни! – диде кыз, – мин монда, кыш көне туңып үләрмен инде. Мине дә күмеп куярлар. Җир астында салкын һәм караңгыдыр. Әтием дә һаман килми дә килми». Кайчандыр Сәйдә әбисе сөйләгән «Үги кыз» әкияте Айзадәнең исенә төште. Ул кызны да урманга илтеп адаштырганнар, һәм ул да Айзадә кебек кая барырга белмичә тилмереп йөргән. Ләкин аны коткарганнар бит. Айзадәне дә әтисе килеп коткарыр әле.

Көн җылы булса да, кыз калтыранып куйды.

Аппак акрын гына аның янәшәсеннән атлап бара. Юл кырыенда берәр нәрсә кыштырдаса, һау-һаулап, үләннәр арасына кереп югала да тагын килеп чыга. Үзе кызның аяк арасында чуала, бөтерелә.

Кош артыннан йөгергәндә, Айзадәнең бер артсыз башмагы төшеп калды, икенчесен үзе ташлап калдырды. Тузанлы юлда нәни тәпи эзләре кала. Бала аяк эзләре белән янәшә, бер күренеп, бер югалып, дөньядагы иң якын дүрт аяклы дустының эзләре дә ияреп бара.

Көн кичкә авышты, салкынайтты. Тизрәк кайтып җитәсе, Хәят апасының идәннәре җырлап торган йортына кереп, җылы киемнәрен киеп, иске шәлгә төренеп, юрган астына чумып ятасы килде кызның. Чөнки әллә нинди зәһәр салкын эченә кереп урнашты да чыкмый да чыкмый. Йөгерергә дә хәле юк.

Ниһаять, кайтып җиттеләр. Аппак ашарга сорап шыңшый башлады. Ә Айзадәнең күңелендә бер генә уй: баш-башлары ак шарлы караватка ятып, юрган астына кереп җылынырга! Ашыйсы килүе дә сүрелде, әмма эчәсе бик килә иде. Ул яңгыр суы җыелып торган мичкә янына килде. Теге юлы үзе алып килгән артсыз урындыкка менеп басты. Аннары мичкәдә йөзеп йөргән сары яфракларны куллары белән этеп җибәрде дә йотлыга-йотлыга, сасый башлаган суны эчте. Эчеп туйгач, аяк астында әвәрәләнгән эткә дә игътибар итмичә, өй ишегенә таба юнәлде. Кулын кесәсенә тыкса, ачкыч юк... Нәни бармаклары, кесә төбендәге тишектән чыгып, кызның аңкы-миңке килеп карангалап торган күз алдында эреп юкка чыктылар. Кыз ару-талудан алпан-тилпән атлап, эт оясына юнәлде. Ояга шуышып керде дә эт йоны түшәлгән һәм эт исе аңкып торган иске паласка ятып, күзләрен йомды.

Аппак шыңшып, оя тирәсендә йөреп караса да, кыз чыкмады. Әллә файда югын аңлап, әллә үзе дә көне буе чабып арган иде, кысыла-кысыла оясына кереп, Айзадәгә сыенып ятты. Ике ятим, ике кыерсытылган, кимсетелгән җан иясе, бер-берсенә иптәш һәм терәк булып, аннан-моннан гына каккалап куелган эт оясында сыенышып яттылар.

 

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото:pixabay 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: