Үксезләр (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Айзадә әтисе белән бакчага өч көннән соң гына кайтты. Хәят апасының бакча өе тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган иде. Болай да кечкенә генә йорт тагын да мескенләнеп калган кебек тоелды. Хәят апасы утырткан кашкарыйлар, чәчәк атса да, моңсуланып, сулып утыра, бәрхет чәчәкнең нәзберек таҗлары да көз киләсен сизепме, башларын игән.

Аппак Айзадәне ике аягына басып кочып алды. Битләрен, кулларын ялап, сагынуын белдерде.

Айзадә әтисе белән өч көн бер авыз сүз сөй­ләшмәде. Казанда вакытта әтисе: «Әйдә, кибеткә кереп, киемнәр алыйк», – дип, сәүдә йорты ишек төбендә машинасын туктаткан иде, кыз нәни куллары белән автомобиль тотынгычына чытырдатып ябышты. Әтисе аны берничек тә куптарып ала алмады. Айзадә инде еламый иде. Бакча өйләренә дә керәсе итмәде, Аппагы белән урманга таба киттеләр.

Мансурның гомер булмаганча, көне буе башы авыртты. Бакчага кайтып җиткән мәлдә авырту шулкадәр көчәйде ки, чигәләренең, баш чүмеченең кысуына түзәр әмәле калмады. Ирнең машинадан чыгып, бер-ике адым атлавы булды, ул чалгы белән чапкан үлән кебек җиргә ауды.

Машина тавышы ишетеп чыккан Гөлназ Мансурны, күршеләре белән бергәләп күтәреп, өйгә алып керде. Аның сул аягы һәм кулы салынып төшкән, теле дә аңлап булмаслык дәрәҗәдә көрмәкләнгән иде.

Айзадә белән Аппак икәүләп эт оясына кереп берегеп ятты. Август аеның төннәре салкын иде. Ике үксез бер-берсен җылытырга тырышты. Аннан-моннан гына такталар каккалап ясалган оя тишекләреннән җил өрә, инде ничә көннәр юньләп ашамаган, эчмәгән Айзадә салкыннан бөрешеп килде, бөтен тәне авыртып калтыранды. Кызның хәлен сизгән Аппак аның әле бер, әле икенче ягына чыгып, җылытырга тырыша, битләрен ялый, аяклары белән коча иде.

* * *

Халисә, почтага килгән хатларны барлаганда, сәер бер хатка тап булды. Зәңгәр кыңгыраулар рәсеме ясалган конверт тышына басма хәрефләр белән «Татарстан, Алансу, Сәйдә әбигә» дип язылган.

Авылларында ике Сәйдә бар: берсенә кырык биш яшьләр булыр, ә икенчесе сиксәнгә җитеп килә.

Кемгә булыр икән бу хат? Балалар кулы белән язылган, фамилиясе дә юк.

Халисә хатлар салынган сумкасын иңбашына элде дә велосипедына утырып чыгып китте.

Сәйдә карчык үзенең Казан каласында беркеме дә юклыгын, инде оныкларының Чаллыда урнашуын, бу хатның аңа кагылышлы түгел икәнлеген аңлатты.

– Җук, олан, миңа түгел, Мөхәммәтҗан Сәйдәсенәдер. Аның балалары Казанда яши, – дип, Халисәне борып җибәрде.

Мөхәммәтҗан Сәйдәсенең өе балалар тавышыннан гөр килеп тора иде. Улының да, кызының да балалары җәйге ялга авылга кайтканнар, качышлы уйнап яталар.

– Бар, дәү әниеңне чакырып чык әле, наным,  – дип, ягымлы тавыш белән дәште Халисә. Өстенә кыска зәңгәр күлмәк, аягына үкчәләре тапталып беткән сандал кигән зәңгәр күзле кыз йөгереп өйгә кереп китте. Аңа ияреп чыккан Сәйдә Халисәне елмаеп каршы алды.

– Нинди яхшы хәбәрләр алып килдең, илдә-көндә ниләр бар, Халисә? Әйдә, кер, – дип, өйгә чакырды ул хат ташучыны.

– Җук, Сәйдә апа, кереп тормыйм. Менә бер хат килгән иде, «Сәйдә әбигә» дип язылган, фамилиясе җук, сиңа түгел микән?

Хатын кара эштән ярылып беткән кулына зәңгәр чәчәкле конвертны алып, әйләндереп-әйләндереп карады.

– Кемгә генә булыр икән бу хат? Минем оныклар барысы да авылда. Аптыраган. Авылда башка Сәйдәләр җук, ачып карасак кына инде. Шунда аңышып булса гына.

– И Сәйдә апа, хатларны ачып карарга ярамый бит. Белмим инде, нишлик икән?

– Болай ничек табасың аны – фамилиясе-ние җук. Үзеңә кара инде, Халисә.

Алар сак кына конвертны ачтылар. Анда тигез басма хәрефләр белән

«ДӘҮ ӘНИ! Яратам, кил, кил, кил, кил! Айзадә» дип, дәфтәр битен тутырып язылган иде.

Халисә белән Сәйдә аптырап калдылар: нинди хат булды бу? Бу балага ни булган? Нинди бәлагә юлыккан ул? Хатын да әллә ничек үзәге өзелеп язган сыман.

– Кара әле, Халисә, бу хат безнең авылга язылмагандыр. Татарстанда Алансу дигән авыл бер генә түгелдер, белеш әле.

Алансулар күп булып чыкты. Әле Йосыф Алансуы да бар икән... Халисә почтасын тиз генә таратып бетерде дә почта йортына кайтты. Хатны яңа конвертка салып, икенче Алансуга юллады. Кырыена почта келәе белән, әгәр бу авылда Сәйдә әби табылмаса, өченче Алансуга җибәрүләрен үтенеп, кәгазь ябыштырды. Үзе дә ике бала анасы Халисәнең бу балага бик тә ярдәм итәсе килә иде.

Икенче Алансуда да табылмады Сәйдә әби. Почтада эшләүче хатын хатны өченче Алансуга юллады. Конверт тышына «Әгәр Сәйдә әби табылмаса, Йосыф Алансуына җибәреп карагыз» дип, нәкъ Халисә шикелле келәйләп язу ябыштырды. Хат шулай хуҗасын эзләп йөри-йөри калынайды...

Хат ташучы килеп кергәндә, Сәйдә карчык тавыкларга җим ясап тора иде. Хатны кулына алды да аптырап калды. Катлы-катлы кәгазь ябыштырылган хатка карап торды да агарып китте. Оныгының «кил, кил»ләрдән торган һәм дәфтәр битен тутырып язган хатын күргәч, йөрәген ниндидер хәвеф ярып узды.

– И Ходаем, ниләр булды икән сиңа, балакаем? – дип, аягындагы галушын лыштырдатып карты янына, төз лапас астына кереп китте.  – Галихан, чык әле, чык тизрәк, нидер булган. Әйтәм аны хатлары, хәбәрләре җук. Айзадәгә нидер булган! Ай Аллам, тагын ниләр күрәсе бар икән?!

Карт, хатыны кулыннан хатны алып, озак итеп дәфтәр битен тутырып язылган «кил, кил»ләргә карап торды. Аның маңгае, имән кайрысына охшап калган җыерчыклы йөзе тагын да каралып китте. Яңакларындагы җыерчыклар тирәнәеп, авыз кырыена буразна булып кушылдылар. Аннан соң ул лапас кырыена куелган имән бүкәнгә барып утырды.

Озак кына сүзсез торганнан соң:

– Карчык, бар, Сәлимәгә кереп әйт, мал-туарны карап торсын. Җыен, Казанга чыгып китәбез. Дөнья хәлен белеп булмый, иртәгәне көтеп тормыйк, – дип, өйгә кереп китте.

Күршеләре Сәлимәне ризалаштыргач, Сәйдә карчык тиз арада, кабалана-кабалана, юлга әзерләнә башлады.

– Кичке автобуска өлгерергә кирәк, – дип ашыгып, Урыстау буйлап, җәяүләп Күкчәгә таба киттеләр.

* * *

Айзадәләр ишеген озак шакыдылар – звоноклары эшләми иде, күрәсең, ачучы булмады. Шуннан Галихан курка-курка гына уң як күршеләренең звонок төймәсенә басты.

– Кто там? – дип сорадылар эчтән.

– Иты я, Галихан, – диде карт. – Суседи дума нит, Мансур, Айзада!

Теге яктан ишек йозагын ачкан тавыш ишетелде. Ишек ачылып, тулы гына матур хатын чыкты.

– Исәнмесез, – дип исәнләште хатын. – Сезгә Мансур кирәкме? Алар җәй буе бакчаларында яшәделәр. Монда яшь хатынының балалары күренгәләде. Ә Айзадәне күрмәдем. Яшь хатын больницада Мансурны саклый, аңа инсульт булган. Калганын мин белмим, – диде ул.

Галихан күрше хатынның татар булуына сөенде. Әмма аның әйткән сүзләре йөрәген телеп узды.

Нидер булган! Кая барырга, кайдан эзләргә? Җитмәсә, үзенең урысчасы да ипилек-тозлык кына. Төнне кайда үткәрергә?

Күрше хатын аптырап калган картларны өенә чакырды:

– Әйдәгез, керегез. Берәрсе кайтып күренер әле. Юлдан килгәнсез, арыгансыздыр. Сез Динәнең әти-әниседер инде? Динә минем дустым иде. Мәрхүмкәем бик итагатьле, әйбәт кеше иде, баласын, ирен ташлап китеп барды бит, җаныкаем. Урыны җәннәттә булсын инде.

Картлар кыюсыз гына түргә уздылар. Брезенттан тегелгән чүәкләрен салып, урындык читенә утырдылар да йортка бәрәкәт теләп дога кылдылар.

Өйдә авыр тынлык урнашты. Сәйдә карчык сумка төбеннән оныгы язган хатны чыгарып, хуҗа хатынга сузды.

Хатын хатны кулына алды да берни аңламыйча, картларга карады.

– Менә, оныгым язган, – диде карчык. Әле укымый да бит, быел мәктәпкә керергә тиеш иде. Иртәгә беренче сентябрь. Кайда икән соң бу бала?  – Сәйдә карчык елап җибәрде.

Хуҗа хатын хәзер күршеләре белән аралашмавын, Мансурның, Динә үлгәч, яшь хатын белән тора башлагач, бик үзгәреп китүен сөйләп алды. Кухняга чыгып, чәен куеп җибәрде.

«Күршеләре бик ипле икән» дигән уй килде картларның башына.

Утырып чәй эчтеләр. Азрак күңелләре ачыла төште. Хуҗа хатын үзен Асия дип таныштырды. Автовокзалда билет сата икән.

– Бүген сез Айзадәне таба алмассыз инде. Иртә белән Васильеводагы бакчаларына барырсыз. Яшь хатынның балалары беләләрдер. Тик иртәгә беренче сентябрь, алар мәктәпкә бара торганнардыр,  – дип куйды. – Айзадәнең дә беренче класска керәсе елы бит. Кайда икән соң бу бала, гаҗәп хәл?

Караңгы төште.

Күрше фатирда ишек ачылып ябылган тавыш ишетелгән сыман булгач, Галихан чүәкләрен киеп чыкты да звонок төймәсенә басты.

– Кто там?

– Мин идем бу – Айзадәнең бабасы Галихан, ач әле, кызым.

– Какой Галихан? Мамы дома нет, не открою.

– Ач инде, кызым, деревнядан килгән идек, кунарга да урыныбыз юк. Ач инде, пужалысты. Айзадә кирәк иде. Незнай где искать.

– Нет, не открою. Уезжай обратно.

Ишек төбендә тынлык урнашты. Картның тамак төбенә әллә ниткән төер тыгылды. Ул аптырап, хәле китеп, баскычка барып утырды. Куллары калтырый, йөрәге дөп-дөп тибә иде аның.

Йа Хода! Бөтенләй чит кеше өенә кертеп чәйләр эчерде, хәлләренә керде. Ә үз кызының һәм оныгының йортына керә алмый. Югыйсә ишек артыннан кечкенә бала түгел, ә үсмер кыз тавышы килә бит! Бу Казаннарында үзләре генә торсыннар! Үз авылларында бөтен кеше туганнар кебек. Ишекнең ачкычы да гомер буе төз лапаста кадакта эленеп торды.

Карт урыныннан кузгала алмыйча озак утырды. Тәмам аягының егәре беткән иде. Аны Асия эзләп чыкты.

– Нигә монда утырасың, Галихан абзый? Нигә өйгә кермисең? Утырган урының да ару түгел бит. Әйдә, әйдә, тор, таш баскычта утырма. Сәйдә әби дә борчыла. Чәем дә кайнап чыкты.

– Ишекне ачмыйлар, наным. Бер кыз бала авылыма кире кайтып китәргә куша. Кайда гына төн катарга инде? Кая барырга дип аптырап утырам, олан. Ничек авылга кайтыйм, ди, мин, оныгымны тапмыйча? Нәрсәдер булган бу йортта! Күңелем сизә: Айзадәгә нәрсәдер булган. Әтисе бүлнистә, дисең, ә оныгым кайда? Иртәгә беренче сентябрь бит, аның мәктәпкә барыр елы. И рәхмәтле бер Аллам, ярдәмеңнән ташлама! И Раббым, шул ятим газиземне усал мотагай кулларына тап итмә! Юлларына рәхмәт фәрештәләрен чыгар!

Картның күзләреннән яшь ага, куллары дер-дер калтырый иде.

Асия күршеләренең звонок төймәсенә басты. Фатирдан дөбер-дөбер килгән музыка, хахылдап көлгән тавышлар ишетелә. Ишетмиләрме, әллә ишетеп ачмыйлармы? Асия, ачуланып, ишеккә тибә башлады. Музыканы туктаттылар. Ишекнең теге ягыннан ир-ат тавышы ишетелде:

– Старик, ещё раз подойдёшь к дверям, размажу по стенке, к своей бабке не доедешь! Убью!

– Откройте! Бабушка с дедушкой Айзады приехали, им ночевать негде, – диде Асия.

– Пусть ночуют в подъезде, не зима, – монысы үсмер кыз тавышы иде.

Асия ишек яныннан китеп, Галихан янына килде. Хәле китеп, стенага сөялде.

– Кертмиләр, – диде ул, кыска гына итеп. – Кертмиләр, – дип кабатлады. – Аллаһы Тәгалә бирде дә соң күршеләрне! Берәр гөнаһым булгандыр инде. Төне буе музыка акырталар, атна буе инде юньләп йоклаганым юк. Яшел чәчле кызларына әйтеп караган идем, «ты себе бируши купи, помогает» дип мыскыл итте. Әйтмәм дигән идем инде, әйтмичә дә булмый. Әйдә, тор, Галихан абзый, өйгә керик. Борчылмагыз, үземдә кунарсыз. Фатирым кечкенә, бер генә бүлмәле малометражка булса да, күңелем киң, сыярбыз әле, Аллаһы боерса. Үзем кухняда булса да йоклармын, – дип, бабайга торырга булышты.

Галихан карт йөрәгенә дулкын-дулкын булып җылы тулганын, җанының җылына баруын тоеп, урыныннан кузгалды. Фатир ишеген ача башлаган Асияне туктатты да:

– Олан, син монда булган хәлләрне минем карчыгыма сөйли күрмә! Йөрәк өянәге бар аның. Алла сакласын. Яме, наным, – диде.

– Ярар, бабай, сөйләмәм.

Өйгә керделәр. Карт ишек катындагы сумкасын һәм ятьмә букчасын күтәреп, Сәйдә әби белән кухняга юнәлде.

– Менә, Асия, аз гына авыл күчтәнәче бар иде, авыз итәрсең, – дип, Галихан бабай бер литрлы банка белән балны, каклаган каз, йомарламы белән май, һәрберсен берәмләп мул гына китап битенә төргән күкәйләрне өстәлгә куйды. – Моны бирердәй кеше җук бугай монда. Әз булса да, күп итеп ал инде, олан. Алланың рәхмәте яусын сиңа, без картларны сөендергән өчен. Бәхетең арткыры.

Асия аһ итте:

– Юк, бабай, моның хәтле күчтәнәч ала алмыйм мин. Бу бит минем ярты айлык хезмәт хакым бәясенә тора! Кирәкми, оныгыңны тапкач тапшырырсың, – дип каршы төште.

Картлар кызып китте:

– Җук, олан, чын күңелдән бирәбез, ал гына. Шундый мәрхәмәтле хатын икәнсең. Оныгымны тапкач булыр әле, кибеттән сатып алган әйбер түгел. Алла саулыгыңны бирсен, Ходай тигезлектән аермасын!

– Ирем юк шул минем, бабай. Икенче хатынга чыгып китте. Әйбәт иде үзе. Ник алай иткәндер, белмим...

Картлар дәшмәде. Йортта авыр тынлык урнашты. «Авырткан җиренә тидем, ахры», – дип кайгырды карт.

Асия сүзен дәвам итте:

– Ялгызлык яман икән ул: иртән берүзең, кич берүзең дигәндәй. Ичмасам, бала табарга да өлгерә алмый калдым. Шундый да тупырдатып бала үстерәсем килгән иде! Кияүгә чыгарга кыстаучылар бар-барын, тик күңел тартмаганга чыгасы килми. Кеше гаиләсен дә җимерәсе килми. Кеше рәнҗетеп килгән бәхеттән яхшы нәрсә табып булмас. Ярый әле, әтиләрдән калган шушы почмак булды. Безнең фатирга баласы белән яшь хатын килде. Әйдә, рәхәтен күрсеннәр, тавышланмыйча гына чыгып киттем, – Асия кул аркасы белән күз яшьләрен сөртеп алды да суыткычтан аш алып җылытты, йомшак күмәч кисте.

– Үз күчтәнәчегездән үзегез авыз итегез, гомерегез озын булыр, – дип, балын, маен куйды. Инде каклаган казны да бүләм дигәндә, карт кырт кисте:

– Кит, булмаганны, тик торганда каз хәтле казны башлап утырма, кирәге чыгар әле. Йә берәр кунагың килер, каклаган каз – затлы ризык ул, табын күрке.

Өстәл тирәли утырыштылар. Чәйнек, кайнап чыгуын хәбәр итеп, сызгыра башлады. Асия чәй пешерде. Картларның тамаклары кипкән иде.

Асиягә дә шундый рәхәт булып китте: сагынган икән хатын әти-әниле, шау-шулы гаилә тормышын. Кара әле, бу картларның күңелләре нинди йомшак! Динә ахирәте менә ни өчен йомшак күңелле, юмарт булган икән. Әти-әнисеннән, нәселдән килгән итагатьлелек булган лабаса Динәдә. Ник шундый яхшы кешеләрнең гомерләрен кыска яраткан Ходай, белмәссең.

Тик иртәгә карт белән карчык ничек табарлар оныкларын? Кайгыларыннан сыгылып төшкәннәр, еларга гына торалар. Шәһәрне белмиләр, урысчалары да чамалы гына. Картларны йокларга салгач, ишек төбендәге кара телефоннан хезмәттәше Гөлсемгә шалтыратып хәлне аңлатып биргәч, тегесе сменасын алмаштырып торырга риза булды. Асиянең бу кешеләргә булышасы, ахирәтенең кызын – Айзадәне табасы килә, бу карт белән карчык, аның инде күптән вафат булган әти-әниләрен хәтерләтеп, күңеленә кереп урнашкан сыман булдылар.

* * *

Айзадә туңып уянып китте. Август киче шактый салкын, Аппак бер ягын җылытса, икенче яктан суык җил өрә. Кыз калтырана-калтырана, эт оясыннан чыкты да Хәят апасы белән үзләре генә белгән таш астыннан ачкычны табып алды. Ай яктысы шундый якты, караңгы күктә фонарь кебек янып тора. Йолдызлар җемелди. Алар шулкадәр күп, ләкин кызның аларны күрерлек хәле юк. Ул ачкычны йозакка туры китерә алмый азапланды. Аппак шыңшый-шыңшый, Айзадәнең аяк астында бөтерелде. Бакчада күп йортлар бушап калган – кайбер тәрәзәләрдә генә ут яна. Айзадә караңгыдан бик курка иде. Агачлар арасыннан әллә нинди куркыныч җанварлар, албастылар, җеннәр килеп чыгар, агачларның озын ботаклары, салкын җилдә чайкалып, менә-менә кызны тотып алырлар кебек. Әнә, өй кыегында нәрсәдер кыштырдый һәм чиный башлады. Кыз, кычкырып елап, стенага сыенды, күзләрен йомды. Кыштырдау туктагач, курка-курка гына күзләрен ачты. Ай яктысында өй кыегындагы оядан чыгып торган ике аерылы койрык очын күреп тынычланып китте. Үзенең карлыгачларын уяткан икән Айзадә! Кызның куркуы кимегәндәй булды һәм ул яңадан ачкычны йозакка кертергә тотынды. Ниһаять, ачкычны йозакка кертеп борып җибәргән иде, йозак ачылып китте.

Кыз сөенеченнән кычкырып җибәрде:

– Аппагым, булды, ачылды! Әйдә өйгә керәбез.

Аяк астында буталанган ач эт кыздан да алданрак өйгә атылып кереп, кухня өстәле тирәсендә бөтерелә, ашарга сорап сырпалана башлады. Өй эче кап-караңгы. Тәрәзәләргә такталар кадакланган. Ай яктысы, такта ярыкларыннан үтеп, сызык-сызык булып идәнгә төшкән. Бу тонык кына яктылык кыз баланың йөрәгенә оялаган шомны таратып, җанын җылытып җибәргәндәй булды. Кыз тиз генә Хәят апасы шырпы куя торган урыннан шәм табып алды, шырпы сызып, шәмнең каралып торган җебенә кабызды. Өйгә моңсу гына булып сыек яктылык таралды. Шәм мае, эреп, кулын пешерә башлагач, Айзадә шәмне стаканга бастырып куйды. Хуҗа хатын шәмнәрне күп итеп алып куйган, чөнки бакчаларында ут беткән вакытлар еш була иде.

Айзадә үзенең җылы кофтасын, чалбарын табып киде, кофта өстеннән Хәят апасының тузып беткән иске мамык шәлен япты. Калтыравы кимеде, эченә җылы кергәндәй булды. Инде әллә кайчаннан ашамаганлыгы исенә төште. Күкрәк астында нидер сулык-сулык итә. Аппак та ашарга сорап, аяк астында бутала. Айзадә ашамлыклар тора торган шкафтан консервалар табып алды, пычак белән ачмакчы булды. Ләкин бик тырышса да, ача алмады. Ипи куя торган савыт ачык калган. Анда таш булып каткан ярты ипи һәм башланган ак күмәч ята. Чәйнектә су да бар икән. Банкага тутырылган кайнатма табып алды. Ипине суда җебетеп ашый башлады. Эт, кызганыч чыелдап, кызның өстенә сикерде. Айзадә каткан күмәчне Аппакка бирде. Эт кабалана-кабалана, күмәч кимерә. Кыз, салкын суга кайнатма салып, җебетә-җебетә ипи ашый.

Тамаклары туйгач, караватка менеп, бер-берсенә сыенып яттылар. Этнең җылысын тоеп, юрган астында ятуы бик рәхәт иде кызга. Шәм уты дерелди-дерелди яна, күңеленә тынычлык иңдерә иде.

Кинәт Айзадә иртәгә беренче сентябрь икәнен, үзенең мәктәпкә бара алмавын, күрше кызының инде мәктәпкә барасы, дип, әниләре белән кайтып китүен исенә төшерде. Күзләренә тагын мөлдерәп яшь тулды, мендәрне чылатты.

– И әни җаным, никләргә генә мине ташлап киттең соң син! Мин сине өзелеп сагынам, әнием! Син киткәч, мине беркем дә «бәгырькәем, балакаем» дип, күкрәгенә кысып сөйми. Әти дә әллә ниндигә әйләнде. Гел кычкырып кына тора. «Син яңа әниеңне тыңла», – ди. Мин бит, әни, бернинди начарлык эшләмим, шулай да гел ачуланалар. Әти Хәят апага да кычкырды. Шуннан Хәят апа минем өстемә ауды да үлеп китте. Ә ул мине ярата иде бит, әни! Җәй буе бергә яшәдек. Хәят апа миңа мәктәп формасы да алып бирмәкче иде, ләкин ул да синең янга китеп барды. Яраткан кешеләрем ник мине ташлап китәләр икән?! Әни, мин Сәйдә әбигә хат язган идем, килсә, аның белән Алансуга кайтып китәр идем. Ләкин ул да килми. Мин нишлим инде, әнием? Төннәр суык, монда кыш көне катып үләрмен инде. Коткар мине, әнием җаным, коткар!.. – Айзадә елый-елый йокыга талды...

Кыз Аппакның кымшануына уянып китте. Таң аткан, такта ярыкларыннан кергән яктылык өй эчен дә кояш нурларына күмгән иде. Ул нурлар өстәлдәге шакмаклы эскәтер өстенә, буялмаган идән такталарына тасма кебек сузылып төшкәннәр. Хәят апасының стенада эленеп торган карточкасы да яктырган, күз тирәләрендәге җыерчыклар гына ничектер моңсуланып тора.

«Кайгырма, Айзадә, үсәрсең, барысы да яхшы булыр. Мәктәптә үзеңә дуслар табарсың. Тик син тырышып укы! Синең яхшы укуыңны әниең дә ерактан күреп торыр. Ул да синең тәртипле, тырыш кыз булып үсүеңә шатланыр. Аллаһы Тәгалә тырыш кешегә генә бәхет ишекләрен ачып торырмын, дигән...»

Исән чакта күп тапкырлар кабатлаган бу сүзләрен Хәят апасы рәсемнән хәзер дә әйтә кебек.

– И-и Хәят апа! – дип авыр сулады кыз һәм, юрган астыннан чыгып, аяклары белән идәннән йомшак башмакларын эзләп тапты. Ап-ак җәймәдә Аппакның тәпиләреннән төшкән көрән тапларны күреп алды:

– Хәят апа булса, бирә иде кирәкне, – дип уйлап куйды.

Иртәнге салкынча һава чиркандырып җибәрде. Идәнгә басуга, кипкән идән такталары үзенә бер көйгә шыгырдадылар: әллә ыңгыраштылар, әллә елаштылар – кызчык аңламады. Кемдер аның колагына:

«Беренче сентябрь, беренче сентябрь, ә син өйдә, ә син өйдә!» дип пышылдый кебек. Яз башыннан ук өстенә көрән күлмәк киеп, ак алъяпкыч ябып, чәченә ак күбәләктәй бант бәйләп, яңа портфеленә китап-дәфтәрләрен салып, әтисенең көчле кулларына тотынып, мәктәпкә баруын ничек өзелеп көткән иде кыз! Ә бүген ул эте белән ялгызы бакчада. Айзадәнең күзләренә тагын яшь тулды. Эх, әнисе булса! Әнисе булсамы?! Гөлназ апа да, Ралинә дә булмаслар иде! Алинәсе булса да ярый, анысы әле Айзадә еласа, янына килеп чәчләреннән сыйпагандай итә. «Не плачь, пожалуйста, не плачь», – дип юата. Әнисе исән булса, Хәят апа да үлмәс иде, Айзадә дә бүген таң белән торып, күптәннән көткән уку көнен эт оясында каршыламас иде.

Кыз елап, көзге каршына килеп басты. Көзгедән аңа бодай саламы төсле аксыл чәчләре тузгыган, бите буйлап туктаусыз күз яшьләре агып торган нәни кызчык карап тора иде. Ул ни кылырга, нәрсә эшләргә белмичә, гаҗизләнүдән аптырап, комод янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Үтереп ашыйсы килүдән, эче авырттырып сулкылдый, аяк арасында Аппак сырпалана. Әллә аның да ашарга сорап елавымы икән?

– И Аппагым, – диде кыз, – каян алыйм мин сиңа ашарга? Үзем дә ач бит, ипиебез дә бетте.

Айзадә шкафларны актарып карады һәм аннан дөге ярмасы, бераз макарон табып алды. Макаронны авызына кабып чәйнәп караган иде, ул таш кебек каты булып чыкты. Беразын Аппак алдына да салды. Тегесе койрыгын болгап, шатыр-шотыр макарон кимерә, үзе, әллә рәхмәт белдереп, әллә алдындагы макароннарны алмасыннар дип, кара күзләрен ялт-йолт уйната. Ап-ак йоннары көрәнсу төскә кергән – нәкъ аю баласы инде.

Айзадә кинәт тәрәзә шакылдаган тавышка башын күтәрсә – исе китте. Тәрәзә янына бер кош килгән. Теге кош бит бу: әнисен сагынганда, тәрәзәгә килеп куна торган, төшендәге кош! Әнә ул нәни кара күзләре белән Айзадәгә карап тора. Томшыгы белән каурыйларын тарап куйды. Шундый да матур, шундый да якын иде Айзадәнең йөрәгенә бу кош! Кояш нурларында яшькелт-зәңгәр каурыйлары төрле төсләргә кереп ялтырыйлар. Үзе нәни генә. Тәрәзәне шакый да күрәләрме икән, дигәндәй карап куя, аннан тагын шакый башлый.

Тукта, әллә әнисе кошка әйләнеп, кызын коткарырга кайтканмы? Шулайдыр! Ничек Казаннан ук килеп эзләп тапсын ул аны? Гади кош түгел, әнисе бу! Сәйдә әбисе әйткән иде бит: «Кызым, әниең йә күбәләккә әйләнеп, йә кош булып, сине күрергә кайтачак. Син, кызым, тәртипле бул. Әниеңне борчыма! Ул сине гомерең буена саклап, күзәтеп торыр», – дигән иде.

Менә бит иң авыр вакытта кызын эзләп тапкан әнисе!

– Нәни кошчыгым, бәгырькәем! – диде кыз, үзәге өзелеп. – Китмә, әни, китмә! Мин сиңа хәзер ярма салам, ашарсың. Миңа, син булгач, бик рәхәт, әнием, калчы, зинһар. – Ул аякларына Хәят апасының кызыл эчле галушларын киеп, тәрәзәне ачты. Дөгене тәрәзәнең чыгыбрак торган, зәңгәргә буялып, инде төсе уңа башлаган тактасына салуы булды, кош куркып очып китте. Айзадә ишекне ачып чыгып, «Тукта, китмә!» дип кычкырып, кош артыннан йөгерде. Кош күршеләрнең карт алмагачына барып кунды. Кыз алмагач төбенә барып тезләнде. Күзләре тулы яшь, ә үзе бертуктаусыз:

– Әни, китмә, китмә, – дип тәкрарлый. Аның пышылдап диярлек әйткән сүзләре, әйләнеп, үзенә кайта сыман. – Китмә, әнием, китмә!

Ләкин кош тыңламады, пырылдап очып китте дә күздән югалды.

Айзадә акрын гына урыныннан торды. Үтереп ашыйсы килә. Җиргә, үләннәр өстенә алмалар коелган. Тирә-якка алма исе таралган. Кыз бер кызыл алманы алып, аны башта нәни куллары белән сөртте, аннан соң күлмәк итәгенә ышкыды. Алмага тешләрен батыруы булды, кызарып пешкән алмадан шунда ук татлы суты агып чыкты. Кыз ләззәтләнеп, күзләрен йомды. Айзадә үзенең артыннан килеп, еламсырап торган этенә дә алма бирде.

– Аша, Аппак, аша, бик тәмле.

Эт алманы иснәп тә карамады.

– Җүләр син, Аппак. Каткан макаронны ашадың, ә нинди тәмле алманы ашамыйсың! Җүләр түлке син.

Рәхәтләнде кыз алма ашап. Тамагы туйды.

Хәят апасының бакчасында быел ике төп алмагачы корыды.

– Хәерлегә булсын, – дигән иде Хәят апасы.  – Көзгә яңаларын утыртырбыз, Аллаһы боерса.

Өлгерә алмады.

Айзадә күлмәк кесәсенә дә ике алма салды, кирәге чыгар әле.

Хәят апасының өенә әйләнеп кайтканда, инде көн җылынган, ялтырап торган чык тамчылары кипкән иде. Кыз бил турысына бәйләп куйган шәлен салып атты. Инде чалбарның да, җылы кофтаның да кирәге калмады кебек. Мунча кырыендагы су җыя торган мичкәдән, учы белән су алып, битен юасы итте. Әмма буе җитмәде. Ул Хәят апаның бакчада утырып эшли торган артсыз урындыгын алып килеп, шунда менеп басты. Мичкәгә зәңгәр күк белән кояш үзе төшеп чумган диярсең. Бер-ике сары яфрак та йөзә. Кызның кулы белән суга тиюе булды, кояш һәм болытлар да, зәңгәр күк тә әллә ничә кисәккә бүленеп юкка чыкты. Су салкын иде. Айзадә битенә нәни куллары белән су сипте. Бик рәхәт булып китте. Ләгән алып аякларын юды, әнисенеке шикелле чигә турысында бөдрәләнеп торган чәчләрен дә толымга үреп куйды. Пычранып беткән күлмәген салып, чиста ал күлмәген киде. Көзгегә карап алды. «Агач күрке  – яфрак, адәм күрке – чүпрәк», – дияр иде Хәят апасы. Көзгедән җыйнаксыз, таушалып беткән күлмәкле кыз урынына зур зәңгәр күзле, керфекләре кашларына тия башлап, бөгелеп, күзләрен каймалаган, чөелеп торган кечкенә борынлы, уймак авызлы кыз карап тора. Тик күзләре генә сагышка төренгән.

– Уймак авызым, почык борыным, – дип сөяр иде аны әнисе. – Нәни кошчыгым минем! Күзләр генә тия күрмәсен. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә сиңа матурлыкны мул итеп биргән.

Тукта, теге кош алмагач ботагына тиккә генә кунмаган лабаса! Ул бит Айзадә алмагач янына килсен, алма ашасын өчен алып киткән кызны!

– Әнием, җаным! Ул кош – син бит! Мин беләм: син тагын килерсең. Тары ярмасы табасы иде, дөгене яратмадың, ахрысы.

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото:pixabay 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: