Үксезләр (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Шулвакыт ишек ачылып китте дә, аннан әтисе белән Гөлназ апа килеп керде.

– Уяндыңмы, кызым?! Бик куркыттың бит,  – дип, әтисе идәнгә килеп тезләнде дә Айзадәнең күзләреннән үпте. Әтисенең күзләре яшьле, тавышы калтырап чыга иде.

– Мансур, кызыбыз аңына килде бит! Нинди зур сөенеч! – диде Гөлназ апа, әтисенең башыннан сыйпый-сыйпый. – Айзадәне тиздән өйгә дә алып кайтырбыз.

Айзадәнең: «Мин өйгә кайтмыйм, әбиемнәргә китәм», – дип әйтәсе килде, тик тавышы чыкмады.

Шулчак бүлмәгә шәфкать туташы килеп керде.

– Балага тынычлык кирәк, – дип, ул әтисе белән Гөлназ апаны озатып җибәрде. Аннары кызчыкны сөеп алды да: – Хәзер мин сиңа авырттырмыйча гына укол ясармын. Син, Айзадә, йокларга тырыш, сиңа йокы хәзер бик файдалы, – дип, кызның күлмәген сак кына күтәреп, укол ясады.

Айзадә энәнең чеметтерүен дә тоймады. Аның тизрәк йоклыйсы, тагын әнисе белән очрашасы килә иде. Ул кабат тирән йокыга талды.

* * *

Айзадәне хастаханәдә бер айлап дәваладылар. Әтисе белән Гөлназ апа аның янына гел килеп йөрде. Кызның әтисе белән икәүдән-икәү генә каласы, иркенләп сөйләшеп утырасы килә иде. Әмма ул гел Гөлназ апа белән иде. Бәлки, Гөлназ апасының аны Айзадә янына үзен генә җибәрәсе килмәгәндер.

Бер килүендә әтисе кызына йомшак кына итеп болай диде:

– Айзадә, кызым, моннан соң кирәкмәгән җиргә менеп йөрмә инде. Имгәнерсең. Ярмаларны гел шуннан ала торган идең ләбаса. Аягың таеп киткәндер инде...

– Айзадә бигрәк шук кыз икән, – дип, Гөлназ апа да әтисенең сүзен куәтләп куйды. – Син аңа әйбәтләбрәк әйт инде, Мансур. Ул безне бер дә тыңламый бит.

– Кызымның моңарчы бер дә тәртипсезләнеп йөргәне юк иде бит. Бик гаҗәп! Син, Гөлназ, Айзадәгә үзең дә йошаграк бул инде.

Айзадәне хастаханәдән алып кайтканда, май бәйрәме җиткән иде инде: бар дөнья кояш нурларына төренгән, өй янындагы ямь-яшел бөреләр белән капланган тирәктә кошлар чыркылдаша, ишегалдындагы түтәлләр чистартылып, аңа яңа үсентеләр утыртылган, газоннарда ямь-яшел үлән борын төрткән.

Өйгә керүгә, Айзадә каршына Ралинә килеп басты.

– О, сестрёнка вернулась! – дип, кызны кочаклагандай итте ул. Ә әтисе белән Гөлназ апа кухняга узгач, үзе: – Попробуй, әтиеңә әйт кенә, убью! – дип, Айзадәгә йодрык күрсәтте дә бүлмәсенә кереп китте.

Аш бүлмәсенә әтисе зур өстәл алып кайтып куйган.

Җәйге көннәрдә барысы бергә, Казан янындагы бакчаларында яшәрбез, дип сөйләштеләр. Айзадә әтисе белән икесе генә калган арада:

– Әти, минем әбиләргә кайтасым килә, шунда гына яшәп торыйм,– диде.

Әтисе:

– Юк, кызым, әлегә монда бул, сиңа яңа әниеңә ияләнергә кирәк, – дип кырт кисте.

– Миңа әнием үзе дә шунда яшәргә кушты, – диде кыз.

– Кайчан?!

– Авырып хастаханәдә ятканда. Без аның белән бергә йөрдек. Ул мине шундый яратты, яраларымны бәйләде. Аннары: «Бар, кызым, кайт, Сәйдә әбиең янында яшә», – диде. Әти, авылга кайтыйм инде, әбигә дә булышырмын. Ул үзе дә чакырган иде, Мишә буенда бәбкә сакларсың, дигән иде.

– Кызым, син әзрәк ялгышасың, әниең белән дә төшеңдә генә сөйләшкәнсең. Әбиеңнәргә китсәң, яңа туганнарыңнан бөтенләй читләшеп бетәчәксең. Ә минем сезне бергә яшәтәсем килә. Тик әниең сине: «Тәртипсез», – ди. Син аны тыңла инде, кызым. Ул сине начарлыкка өйрәтмәс.

Айзадә Ралинәнең үзен ничек кыерсытуы турында сөйлисе килде. Шул арада Гөлназ апа килеп керде.

– Әтисе, без җыенып беттек, әйдәгез, кузгалыйк, – диде.

«Жигули»га бакчага алып барасы кием-салымны, азык-төлекне төяделәр дә юлга кузгалдылар.

Әтисе янындагы утыргычта барган Гөлназ апа беркавем тынлыктан соң сүз башлады:

– Мансур, хәзер мондый машинада җыен хәерче йөри. Безгә башкаларныкы кебек чит ил машинасы сатып алырга кирәк.

– Гөлназ, акча юк бит әле. Аллаһы боерса, алга таба барысы да булыр! Әзрәк сабыр итик!

– Кредитка алырга да була. Кеше шулай эшли. Бу эшеңнән китәргә кирәктер сиңа. 28 меңгә инженер булып күпме йөрергә мөмкин?!

– Мин башка эш белмим бит, Гөлназ, – диде әтисе.

– Әнә, минем бер танышым дальнякта йөри. Акчаны көрәп ала. Күчәрсең. Хәзер гаиләң дә ишәйде инде.

Әтисе дәшмәде.

Ә Айзадә бу машинаны алгач, бергәләп ничек сөенешкәннәрен исенә төшерде. Әнисе беренче тапкыр «Жигули»га утырып каядыр барырга чыккач, юл буе әтисен мактаган иде: «Мансур җаным, синнән дә булдыклырак кеше юктыр. Шөкер, Аллаһы Тәгалә мине сиңа пар иткән, шуның белән бәхетемне биргән. Фатирыбыз да булды, инде бакчага йөрү дә җиңелләште, көз җиткәч, җиләк-җимеш кайнатмаларын, бар яшелчәне арба белән алып кайта идек...»

* * *

«Гөлназ апа мине дә, машинаны да яратмый»,  – дип уйлады Айзадә. Яңа хатыны алдында җебеп торган әтисенә дә ачуы килде кызның.

Бакчага килеп җиттеләр. Айзадә нигәдер үз йортларына ятсынып карады.

Әнә мунча кырыенда Актүш оясы. Актүшне нәни чагында әнисе табып алып кайткан иде. «Бу эт баласы автобус тукталышы янында туңып, калтыранып ята. Күрәсең, кемдер китереп ташлагандыр. Көне дә яңгырлы. Бик кызгандым үзен. Ачтыр инде ул. Мансур, син аңа мунча кырыенда оя ясап куй. Күрше-тирәнең дә калган ашлары булыр әле, без югында кертерләр, ашатырлар. Кышын бакча каравылчысы янында яшәр», – дигән иде әнисе. Бу Айзадәнең иң бәхетле көннәренең берсе булгандыр.

– Әти, әти, көчеккә оя яса инде, мин аны үзем карармын. Без аңа матур исем дә кушыйк, – дип инәлгән иде ул.

– Исеме Актүш булсын, түшендә ак табы да бар икән, – дип, кызының сүзен җөпләде әнисе. – Мин кечкенә чакта безнең дә Актүш исемле этебез бар иде.

Шулай итеп Актүш Айзадәләрдә яшәп калды. Кыз белән көчек бик дуслашты, ярыша-ярыша үсте. Эт кыз артыннан бер дә калмыйча ияреп йөрде. Акыллы көчек булып чыкты ул: кеше кишәрлегенә кермәде, кирәк-кирәкмәскә өрмәде. «Нәселле эт баласыдыр ул», – дигән иде әтисе.

Машина килеп туктау белән, эт Хәят апалар бакчасыннан атылып чыкты да арт аякларына басып, Айзадәне кочаклаган кебек итте, аннары битләрен, кулларын ялый башлады.

– Актүш, Актүш, – диде кыз, этне кочаклап. Аның нигәдер елыйсы килде. Эт аңа шулкадәр якын иде, ул Айзадәне әнисе кебек бик нык яратадыр кебек тоелды.

Шулвакыт күрше капкадан Хәят апасы да килеп чыкты.

– Балакаем, килдегезме? – дип, ул Айзадәне кочып алды. – Шундый үскәнсең, тәмам әниеңә охшап матурлангансың. Актүшең сине күптән көтә инде, бакчагыздан китми.

– Хәят апа, Актүш тә матурланып, тазарып киткән...

– Кызым, ул сиңа тиздән бәби көчекләр алып кайтыр, тик аларны кая гына куярсың инде...

Ул арада Актүш, бакчаларында йөргән ят кешеләрне күреп, буыла-буыла өреп, Ралинәгә ташланды. Гөлназ апа Ралинәнең ачыргаланып кычкыруыннан сискәнеп китте дә кызын эттән аралап, уртага керде. Шулчак Актүш хатынның кулын тешләп канатты. Менә өйгә кереп китәргә өлгергән әтисе дә атылып чыкты. Ул йорт стенасына сөяп куелган иске көрәкне алды да бар көче белән Актүшкә китереп орды. Эт ачы чинап, арткы тәпиен өстери-өстери, читкә тайпылды. Актүш аксый-аксый Хәят апалар өе турысына сузылып ятты да ярасын ялый башлады. Аның чем-кара йоны кызгылт-көрән төскә керде. Айзадә йөгереп барып, нәни куллары белән Актүшнең ярасын эзләп тапты, аны учы белән каплады. Әмма кан, кызның бармаклары арасыннан саркылып чыгып, җиргә тамды да тамды. Кызның да, этнең дә күзеннән яшь ага иде. Айзадәнең кул-аяклары, битләре, күлмәкләре дә кып-кызыл канга буялды.

Көтмәгәндә килеп туган бу аяныч хәлгә Хәят апа да аптырап калды:

– Мансур, харап иттегез бит этне. Аның әни булырга әзерләнгән чагы, тиздән көчекләре туарга тиеш иде бит. Гөнаһысын кая куярсың, Мансур?!  – дип, ул Айзадәгә бер зур тастымал чыгарып бирде, үзе күзләренә яшь тулып, өенә кереп китте.

Айзадә тастымал белән этнең ярасын басты. Кан агуы кимегәндәй булды.

– Алып китеп аттырам мин бу мөртәтне, – диде шунда алар янына килеп баскан Мансур. – Эзе дә булмасын! Гөлназ апаң да: «Эт котырган булырга тиеш», – ди. Хәзер инде аңа укол ясатырга кирәк.

– Ул үзе котырган! – диде Актүшне кызганудан нишләргә белмәгән Айзадә. – Кызы да, үзе дә котырган. Мин аларны күралмыйм! Кайтар мине дә, Актүшне дә әбиләремә. Минем монда яшисем килми, яңа кызларың белән бергәләп яшәгез шунда!

Бу сүзләр шулкадәр әрнү, рәнҗү белән әйтелделәр ки, Мансур үзе дә бермәлгә югалып калган­дай булды. Аның эт канына буялып беткән, битләреннән туктаусыз яшь агып торган кызын кызганудан йөрәге кысылып куйды, Айзадәсен кочагына алып юатасы, тынычландырасы килде. Әмма:

– Җитте, булды, шыңшыма этең белән бергә, – дигән сүздән ары юату сүзен әйтә алмады.

Аннары әтисе белән Гөлназ апа, укол ясатырга дип, хастаханәгә киттеләр. Ралинә аларның күздән югалганын гына көтеп торды да ишегалдына очып чыкты.

– Я убью твою собаку! Я ей живот распорю! И оттуда вытащу щенят. И тебя убью! Чтобы ты сдохла! – дип, Айзадәгә китереп типте.

Кызның авыртудан сыны катты. Эт ырылдап, Ралинәгә ташланды. Ләкин шулчак үзе дә авыртуга түзә алмыйча, шыңшып җиргә ауды. Айзадә эте янына сузылып ятты да Актүшне кочагына алды:

– Елама, Актүшем, сабыр бул! Миңа әни гел шулай әйтә иде. Яраң төзәлсен дә, без синең белән авылга кайтып китәрбез. Анда минем әбием белән бабаем бар. Ә хәзергә сабыр ит. Беркемнән дә курыкма! Үзеңә дә, бәбиләреңә дә тидермәм! Мин синең яклаучың булырмын, – диде Айзадә, этне юатып. Ике ятим бер-берсенә сыенып озак ятты, Айзадә шулай йоклап киткәнен дә сизми калды. Эт җылысына изрәп йокыга талган кыз төш күрде.

...Ялантау чишмәсе буенда Актүш белән бергәләп каз бәбкәләре саклыйлар, имеш. Болын аллы-гөлле чәчәкләрдән чуп-чуар булган: тукранбашлар да, зәңгәр кыңгыраулар да, лилияләр дә, тагын ул белмәгән әллә нинди матурлары бар. Шул чәчәкләргә күбәләкләр, энә караклары, бал кортлары килеп куна. Актүш аксый-аксый булса да, яланда көчекләре белән уйнап йөри. Кояш җылы нурлары белән Айзадәнең битләреннән, чәчләреннән сыйпагандай итә. Кызга шушы сәгадәтле гүзәллек эчендә шулкадәр рәхәт. Ул әбисе пешергән тары боткасы белән бәбкәләрне сыйлый. Бәбкәләр дә шулкадәр сөйкемле, йомшаклар. Шунда төш өзелде...

– И-и-и балам, нигә салкын җирдә йоклап ятасың? Әле җир җылынмаган. Гомерлек чир алуың бар. Әллә кайчан чыгып карыйсым калган да бит... Әйдә әле, мунча өлгергән иде. И үксезем, и ятимем минем, – дип, Хәят апа кызчыкны үзләренә алып кереп китте. – Хәзер бергәләп мунча керербез. Бер генә чынаяк кайнар чәй эчеп ал да...

Гомер буе табиб булып эшләгән Хәят апа мунчада Айзадәнең тәнендәге күгелҗем яра эзләрен шундук күреп алды.

– Кызым, кем кыйнады сине? – дип җай гына сорап, баланы куенына алды. Үзе дә ятимлектә үскән табибә ханым Айзадәнең хәлен аңлый иде:

– Аһ кансызлар, аһ оятсызлар! Кайтсыннар гына, күрсәтермен мин аларга! Ятим баланы рәнҗеткәннәр бит...

Кыз Хәят апаның әтисен ачулануын бер дә теләми иде.

– Юк, Хәят апа, егылдым гына мин. Әтинең бер гаебе дә юк, – диде ул, бердәнбер якын кешесен яклап. – Бүген мин сездә генә куныйм әле, Хәят апа! Ярыймы?

– Ярый, Айзадә. Кунарсың.

Күрше апасы Айзадәнең канга буялып беткән күлмәген юды да колгага элеп куйды.

– Без юынганчы кибә ул, – диде.

Мунчадан чыккач, Хәят апа Айзадәгә бөтнекле-мәтрүшкәле чәй эчерде дә йокларга яткырды.

– Йокла, кызым, иртә кичтән хәерлерәк, – дип, үзе тәрәзә каршына килеп утырды.

Айзадә Хәят апаның битеннән җыерчыклы куллары белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алуына карап ятты-ятты да йоклап китте.

Кызның әтисе белән Гөлназ апа караңгы төшкәч кенә кайтты. Мансур бераздан Хәят апага Айзадәне алып чыгарга керде.

– Уятма, Мансур! Аның болай да җаны яралы. Миндә генә кунсын. Булдыргансыз болай булгач,  – дип, күршесен коры гына озата чыкты.

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: