Үксезләр (повесть)

– Кызым, уян әле, саташасың, ахры. Бисмиллаңны әйтеп әйләнеп ят!

Айзадә, уянып китеп, күзләрен ачты. Каршында әбисе басып тора иде.

– Төш күрәсең, ахры, кызым, җылыйсыңмы шунда, – дип, әбисе Айзадәнең

башыннан сыйпады, өшкергәндәй итте.

Кыз, авырлык белән генә уянып җитеп, кичәге хәлләрне исенә төшерде:

...Кичә әнисен җирләгәнгә бер ел тулды. Туган-тумачаларны, күрше-күләнне

чакырып, Коръән укыттылар. Андый көнне бала-чагага да эш җитәрлек була. Арыган

иде Айзадә. Әмма барыннан да бигрәк аның җанын сагыш – әнисен өзелеп сагыну хисе

телгәләде. Бигрәкләр дә әйбәт, җылы, ягымлы иде шул әнисе. Ашка килгән әбиләр дә

ничек яратып, хөрмәт итеп искә алдылар үзен.

Әбисе уятканда, Айзадә, чыннан да, төш күрә иде.

Җәй көне, имеш. Кыз бер кош артыннан йөгерә. Ул кош шундый матур. Андый

матурлык әкиятләрдә генә була торгандыр. Айзадәнең андый гүзәллекне моңарчы

бер дә күргәне юк иде әле. Айзадә, инде тотам, дигәндә генә, кошчык буй җитмәс

биеклеккә күтәрелә. Менә ул тасма кебек сузылган тимер юлга борыла. Ә ул юлдан

ажгырып поезд килә. Кошчык, аны-моны аңышмыйча, бар дөньяны дуылдатып, зур

тизлек белән якынлашып килгән поезд каршына оча. Айзадә дә туктый алмый, ул

инде поездның җилен дә тоя. «Кошчыгым бәрелеп харап була инде», – дип уйлый

кыз. Шулчак каяндыр әнисе килеп чыга. Ул, кулындагы аклы яулыгын күтәреп, поезд

каршына баса. Поезд шып туктый. «Кара, ажгырып килгән поезд шулай тиз туктый

ала микәнни?» – дип уйлый Айзадә, үзе, кошчык турында да онытып, ашкынып,

кулларын җәеп, әнисе каршына йөгерә. Кыз аны өзелеп сагына бит, әнисеннән башка

бик авыр Айзадәгә. Ул килеп сарылам дигәндә генә, әнисе һавада эри дә, юкка чыга.

Ә Айзадә белән җилпенеп уйнаган матур кош, поезд түбәсен очып әйләнә дә әнисе

тавышы белән: «Хуш, балам, сабыр бул!» – дип, урманга таба очып китә. Кыз тыела

алмыйча үксеп елап җибәрә...

Уянып киткәндә, мендәре юеш иде кызның. «Әнием башка беркайчан да

кайтмаячак» дигән уй менә инде ничәнче кабат Айзадәнең бөтен җанын, йөрәген,

гәүдәсен сызландырып ярып үтте. Кыз инде өнендә дә елый иде. Яшьләре яңакларын

чылатып акты да акты.

Айзадәнең әнисенә сөйләр сүзләре бик күп. Ул быел, көз җиткәч, мәктәпкә барачак:

инде укырга, язарга да өйрәнде. Әтисе бик әйбәт Айзадәнең. Ул аңа яңа мәктәп

формасы, матур рәсемнәр белән бизәлгән портфель, күп итеп китап-дәфтәрләр алып

кайтырмын, диде. Айзадә зур кыз инде хәзер. Әтисенә ашарга пешерергә булыша,

алай тизрәк тә, күңеллерәк тә бит. Әтисенә ярдәм итә-итә, кайбер ризыкларны үзе дә

пешерергә өйрәнде. Эх, әнисе күрсә, бик куаныр иде. Тик... үзләренә Гөлназ исемле

апаның килеп йөрүен, әтисе белән йокы бүлмәсенә кереп, шунда төн кунуын гына

әнисенә әйтмәс ул. Шул хакта уйлый-уйлый, Айзадә тагын йоклап китте.

Кыз кабат күзләрен ачканда, өй эче кояш нурларына күмелгән иде. Айзадәнең

колагына әбисе белән әтисенең сөйләшүе ишетелә. Күрәсең, әбисе китәргә әзерләнәдер.

Әтисе аны тагын бераз торырга кыстый.

«Әзрәк бездә яшә инде» дигән сүзенә әбисе җайлап кына җавап кайтара:

– Юк, кияү, кала алмыйм, бабаң ялгыз бит. Аңа мал-туар каравы бик авыр. Айзадәне

алып китим, бездә яшәп укыр, каникулда синең яныңа да кайтып торыр, безгә бәбкә

дә саклашыр...

– Сорама, әби! Динәмне югалттым. Аңардан башка яшәвемә дә бер ел үтте. Җирдә

гәүдәм генә йөри... Кызымнан да аерыла алмыйм. Бердәнбер якын кешем ул хәзер.

Мәктәбегез дә бик ерак... – Бу сүзләрне әйткәндә, әтисенең тавышы калтырабрак

чыкты.

Айзадә, тиз генә торып, урын-җирен җыеп куйды, йокы күлмәген мендәр астына

кыстырды. Әнисе шулай өйрәтте аны: «Нәни кошчыгым минем, – дип сөяр иде ул

Айзадәне. – Урын-җиреңне йокыдан торуга пөхтәләп җыеп куя торган бул, ачык

ишектән кем килеп кермәс... Бу кыз уңмаган икән, димәсеннәр...»

Әтисе белән әбисе өстәл янына утырганнар иде инде. Табынга кичә Коръән

ашыннан калган тәмле ризыклар куелган.

– Кызым, әйдә юын да, бергәләп чәйләп алабыз, – диде әбисе.

Алар артык сүз сөйләшми генә чәй эчтеләр. Аннары әтисе әбисен машина белән

вокзалга илтә китте. Кызга әбисе – аны ихластан яратып сөя торган, йомшак куллы

якын кешесе белән аерылышу авыр булды, җанын кабат кадерле кешесеннән аерылу

хисе өтеп алды. Боегып калган Айзадә тәрәзә каршына килеп утырды да уйга чумды,

күргән төшен кабат исенә төшерде.

Ә ул төш бик татлы, бик ләззәтле иде. Төштәге әнисе аңа бер дә үзгәрмәгән

сыман тоелды. Һаман да шул яратып кия торган аклы күлмәгеннән иде ул. Поездны

туктатканда күтәргән яулыгы да – әтисе бүләге. «Әнием, ник мине көтеп тормадың,

ник китеп югалдың?» – дип сөйләште ул аның белән күңеленнән. Шулчак тәрәзә

шакыган тавыш ишетелде. Шык! Шык! Төшендә әнисе тавышы белән сөйләшкән

кошчык түгелме соң бу?! Айзадә, канатлы дустын куркытмас өчен сак кына тәрәзә

янына килде. Ә кошчык шомырт кебек кара күзләре белән кызга карап торды да

пырхылдап очып китте. Айзадәнең өне белән төше буталды. Кыз бу халәтеннән чыга

алмый аптырады...

Бер атнадан аларга тагын Гөлназ апа килде. Ул Айзадәнең бүлмәсенә керде дә

стена-идәннәрне үлчи башлады.

– Монда ике катлы карават куярбыз. Өч кыз шушы бүлмәдә яшәрләр, бергә-бергә

күңелле булыр, әйеме? – диде Гөлназ апасы Айзадәнең әтисенә, үзе кызны башыннан

сыйпагандай итте. Аннары алар икесе бергә каядыр чыгып киттеләр.

Кызга ничектер авыр булып калды. Нинди өч кыз? Кемнәр алар? Нигә аның

бүлмәсендә яшәргә җыеналар? Ник Гөлназ апа Айзадәнең курчакларын җыеп

алып, өстәлгә атты? Кыз бу сорауларга җавап таба алмыйча аптырап бетте, күңелен

бимазалаган авырлыктан арына алмады.

Кичкә таба өйгә озын-озын такталар, тимерләр ташыдылар. Айзадәнең рәсем ясый

торган өстәлен ишек катына этәрделәр.

Әтисе икесе генә калган арада уңайсызланып кына сүз башлады:

– Менә шулай, кызым. Хәзер курчакларың монда булыр инде... – Ул Айзадәнең

уенчыкларын ипләп кенә өстәл өстенә тезде. Ә кыз бер сүз дә әйтмичә, өйдәге тамашага

шаккатып карап торды. «Гөлназ апа безгә бөтенләйгә күчеп килә микән әллә?» – дип

борчылып уйланды ул.

Бераздан ниндидер ят абыйлар килеп, Айзадә бүлмәсенә такта-тимерләрдән бик

тә зур ике катлы карават ясап куйдылар. Кызның мондый сәндерәне киноларда гына

күргәне бар иде.

Бүлмә эче котсызланып, ямьсезләнеп калды. Карават ясаучыларның берсе:

«Девочка, теперь на небе будешь спать», – дип, кызның котын алды.

Кичен әтисе Айзадәне каршына утыртты да ипләп кенә сүз башлады:

– Кызым, беләсең, әниең инде мәңгелеккә безне ташлап китте, – диде ул. – Без

синең белән ятим калдык. Тик болай озак яшәп булмый. Әбиең белән дә сөйләштек.

Ул сиңа яңа әни алып кайтырга киңәш итә. Мин Гөлназ апаңа өйләнергә булдым. Ул

сине бик ярата, ике кызы белән безгә күченеп киләчәк. Кызым, син аңа «әни» дип

дәшәрсең, яме? Башта ук шулай димәсәң, соңыннан өйрәнүе авыр булыр...

– Әти, миңа яңа әни кирәкми, минем үземнеке бар. Миңа авыр түгел, бергә яшәдек

бит әле. Инде ашарга да пешерәм, идән дә юам, өйне дә җыештырам. Әтием, өйләнмә!

– Кыз ачыргаланып елап җибәрде. – Кирәкми миңа яңа әни, кирәкми!

– Йә, җитте, балавыз сыкма! Сиңа Гөлназ апаңның кызлары белән күңеллерәк тә

булыр әле! Бу инде хәл ителгән! – дип, әтисе Айзадәне читкә этәреп торып басты да

үз бүлмәсенә кереп китте. Кыз аның ишекле-түрле йөрүен, көрсенүен ишетеп торды.

Авыр иде Айзадәгә. Ул үз бүлмәсенә керде дә яраткан уенчыгын – песиен кочаклап,

караватына барып ятты. Ике катлы сәндерә – карават аңа бу юлы авызын ачкан зур

җанвар булып тоелды. Кызның әнисен дә шул җанвар йоткандыр әле.

Иртән Айзадә, ниндидер әйберләр дөбердәгән, савыт-саба шалтыраган, кычкырып

сөйләшкән тавышларга уянып китте. Тик куркып, берара күзләрен ачмыйча ятты.

Менә кемдер аның ишеген ачты. «Тут какая-то девочка спит», – дип русча сөйләшкән

тавышка кыз торып утырды. Каршында ике кыз басып тора иде. Аларның берсе

Айзадәдән шактый зур, икенчесе аның чамасы гына булыр. Аннары бүлмәгә әтисе

белән Гөлназ апа да керде.

– Бу кызлар хәзер синең туганнарың була инде, – диде әтисе. – Әйдәгез, ашап

алыгыз да әйберләрегезне урнаштырырсыз.

Кызларның зурысы – Ралинә, кечкенәсе Алинә исемле икән. Әтисе чәй эчкәндә

дә, соңыннан да Айзадәгә күтәрелеп карамады. Урыныннан кузгалганда гына

уңайсызланыбрак: «Менә шулай», – дип куйды.

Кызлар Айзадә бүлмәсенә кереп китте, нәрсәләрнедер төшереп җибәреп,

тартмаларның ачылып ябылганы ишетелде. Айзадә ишек янына килеп, аларга карап

тора башлады. Менә Ралинә Айзадәнең йомшак песиен сәндерәгә атты. Бер-бер артлы

мендәр, матрас идәнгә очты. Инде чират дивардагы шәмаилгә җитте. Аны әнисе

элгән иде. «Кызым, бу дога сине шайтаннардан саклар, өстеңдә рәхмәт фәрештәләре

канатларын җәеп торыр, йоклаганда, матур төшләр күрерсең», – дигән иде. Ралинә:

«Что за ерунда!» – дип, шәмаилне дә алып атты. Аннары: «Эту тётку тоже уберём! –

дип, әнисенең фоторәсеменә үрелде. Шулчак Айзадә мәче елгырлыгы белән сикереп,

караватына менде дә, әнисенең фоторәсемен алып, күкрәгенә кысты.

– Тимә! Это не тётка, это моя мама! – дип елап җибәрде.

Ралинә аңа кимсетүле караш ташлады:

– Не реви! Ты же будешь спать там – на верху! Приклей свою маму на потолок,

всю ночь на неё смотреть будешь! – дип, Айзадәне этеп җибәрде. Шәмаил урынына

ярымшәрә кыз кунаклады. – А здесь будет спать моя сестрёнка! Я как скажу, так и

будет. Теперь я здесь хозяйка.

Айзадәнең коты очты. Ничек менәрмен, ничек йоклармын мин анда, дип уйлады

куркынган кыз. Ул, гомумән, биеклектән курка иде. Кыз әтисенең тизрәк кайтуын

теләде, ул бу гаделсезлеккә, Айзадәне караватыннан кууга юл куймас, дип уйлады. Тик

әтисе күренмәде, ә Гөлназ апа кереп, әнисенең фоторәсемен шкаф эченә тыгып куйды.

– Айзадә, кешенең әнисе икәү булмый, хәзер синең әниең – мин. Бу «әниең» шкафта

торсын, – диде ул. – Икенче катта тынычрак, син шунда йокларсың. Уенчыкларыңны

да шунда менгереп куй! Бүлмәгә өч карават куеп булмый бит – урын тар!

– Гөлназ апа, мин биектә йоклый алмыйм, куркам, үз урынымда гына калыйм

инде, – дип инәлеп сорады Айзадә.

Шулчак аларның сүзенә Ралинә кушылды:

– Монда мин – хуҗа, дип әйттем бит инде! – диде ул, Айзадәгә усал караш ташлап.

Өйнең асты-өскә килде. Җиһазларны күчерделәр, кием-салымнарын

урнаштырдылар. Әмма әтисе кайтыр чак җиткәндә, барысы да тәртипкә китерелгән,

идәннәр юылган, өйгә тәмле аш исе таралган иде.

Өстәл янына төшке ашка җыелдылар. Гөлназ апа әнисе урынына утырды.

Айзадәнең күнеккән утыргычын Ралинә сайлады, аның янына Алинә урнашты, өстәл

читендәге тар урын Айзадәгә калды.

– Зуррак өстәл аласы булыр, күбәйдек, – диде әтисе, Айзадәгә карап.

Кыз урыныннан торып китеп барды, аның ашыйсы да, эчәсе дә килми иде. Аннан:

«Син нигә ашамыйсың?» – дип сораучы да булмады лабаса. Әтисе бигрәк тиз үзгәрде,

үзен гел гаепле санап сөйләшә, Айзадәне дә күрмәмешкә салыша. Кызчыкның

күзләреннән туктаусыз яшь акты.

Әтисе тагын каядыр чыгып китте. Кыз йөрәге ярылырдай булып куркып,

кичне көтте. Ралинә белән Алинә әниләре янында сырпаланып йөрде. Тулай торак

бүлмәсеннән күченеп килгән кызларга өч бүлмәле фатир җәннәт булып тоелды,

күрәсең.

Айзадә турында барысы да онытты, ахры. Кыз үзе дә, тәрәзәгә карап утыра торгач,

әрнүле уйларыннан беркадәр вакытка онытылып китте, әнисе исән чактагы күңелле

көннәрне исенә төшерде. Әмма аңа барыбер бик авыр иде. Шулвакыт кызның уйларын

бүлеп, тәрәзәгә тагын теге кошчык килде. Ул чем-кара нәни матур күзләре белән бер

Айзадәгә, бер өй эченә карый. Кыз тагын әнисенең тавышын ишеткәндәй булды:

«Сабыр бул, балам, сабыр бул! Барысы да үтәр». Кызның җанын кимереп торган

газаплы уйлар кимеп киткәндәй тоелды. «Әллә әнием кош булып минем яныма кайта

микән?» – дип уйлады ул. Аннары күңеленнән генә әнисе белән сөйләшә башлады:

«Әнкәем, кадерлем, ник син мине ташлап киттең? Мин хәзер төн җитүдән дә куркам.

Теге караватка менеп йоклыйсы да бар бит әле. Әнием, коткар мине бу бәладән», –

дип, күзләрен кошка төбәп ялварырга тотынды.

Ә кошчык чырык-чырык итеп чыркылдады да очып китте. Кызга шунда тагын бер

кабат: «Сабыр, сабыр!» дигән сүзләр ишетелгәндәй булды.

«Кошчыкның икенче килүенә ярма салып куярга кирәк. Мин аңа әниемә генә әйтәсе

сүзләремне сөйләрмен», – дип уйлады Айзадә. Ул кухнядан ярма алып чыгарга булды.

Урындык куйды да, шкафны ачып, тары ярмасы салынган банкага үрелде. Пыяла

савытны кулына алуы булды, аның артыннан ук кухняга кергән Ралинә:

– Зачем туда лезешь? – дип кычкырып җибәрде һәм урындыкка китереп типте.

Аяк очларына баскан килеш банканы күтәргән Айзадә урындык өстеннән очып

төште. Банка ватылды, пыяла ватыклары кызның тәненә, кул-аякларына кадалды,

яралардан кан ага башлады.

– Нишләдең, зараза?! – Бусы Гөлназ апа тавышы иде. – Нәрсә калган иде анда

сиңа? Идәннәрне әле генә юып чыгарган идем бит, имгәк! – дип, Айзадәне тартып

торгызды ул. Аннары кызның канап беткән кул-аякларын күреп, үзе дә куркуга калды.

– Әтисенә нәрсә әйтермен инде?

Кызның яраларын юып бәйләделәр. Ул «Башым авырта», – дип, үз караватына

барып ауды. Ләкин Ралинә килеп, аны тартып торгызды:

– Иди, на своё место ложись!

Айзадәнең башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Кинәт

теге кошчык пәйда булды да кызны үзе артыннан ияртеп алып китте. Караватыннан

аерылган Айзадә биеккә очты да очты. Ә анда аны әнисе көтеп тора икән. «Сабыр,

балам, сабыр! Барысы да үтәр!» – диде әнисе, кызын күкрәгенә кысып.

Айзадә бер атнадан гына аңына килде. Күзләрен ачса, бар дөнья ап-ак, яп-якты. Ул

башта үзенең кайда икәнлеген аңлый алмады. Теге биек сәндерәдә ятмавын аңлап сөенде.

Тик кайда соң ул? Бу нинди бүлмә? Монда барысы да үзгә. Әнисе тагын кая китте? Алар

әле генә бергәләп болында йөрделәр бит! Ул җирләр шундый матур иде: ямь-яшел чирәм

белән капланган болында гаҗәеп матур чәчәкләр үсә, каурыйлары аллы-гөлле булып

елкылдап торган кошлар сайрый. Айзадәгә анда шулкадәр рәхәт булды! Әнисе аның

битләреннән сыйпады, башыннан, аркасыннан сөйде, күзләреннән үпте.

– Әй балам, әй сабыем, ничек кенә булышыйм сиңа? – дип елады әнисе.

– Әнием, елама! Миңа синең белән шундый җиңел, шундый рәхәт, бер генә кайгым

да калмады. Син мине калдырып кына китмә, – дип өзгәләнде Айзадә.

Әнисе аны тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә янына алып төште, яраланган аяккулларын юды, кан саркып торган урыннарын бәйләде.

– Кызым, бу – изге чишмә, аның суы шифалы, эчсәң, җаныңдагы әрнүләрне дә

баса, – диде әнисе.

Айзадә йотлыгып-йотлыгып чишмә суын эчте.

– Әнием, бигрәк рәхәт! Шулкадәр матур монда! Минем әле мондый гүзәл болынны

күргәнем, мондый тәмле суны эчкәнем юк иде. Бергәләп барган Кара диңгез дә,

Ялантау чишмәсенең тирә-ягы да болай матур түгел иде.

Әнисе чишмә буендагы эскәмиягә килеп утырды да Айзадәне янына чакырды.

– Кызым, сиңа кайтырга кирәк, – дип башлады ул сүзен. – Әгәр бик авыр булса,

Сәйдә әбиеңнәргә кайт, алар янында яшәрсең. Ул сине үз канаты астына сыендырыр,

ятимлегеңне сиздермәс, сиңа монда килергә иртә әле, балам!

– Әнием, минем монда, синең яныңда каласым килә. Өйдә Гөлназ апа, Ралинә бар,

алар миңа биек сәндерәдә йокларга кушалар. Әнием, калыйм инде яныңда, калыйм

инде!

Әнисе кинәт кенә урыныннан торды да Айзадәне йомшак кына этеп җибәрде:

– Хуш, кошчыгым! Мин синең яныңа көн дә кайтып йөрермен! Сабыр бул, кызым,

сабыр бул! ...

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 8, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: