Көрәксез нефтьчеләр (№ 6)

Башы: http://kazanutlary.ru/news/povest/krksez-neftchelr

 

Бөек Сер ачыла

Әби һаман кайтмый. Әмма буш вакыт азая. Әби, яирәСкә телефоннан шалтыратып, приказлар бирә. Ул керә дә безгә эш куша. Без чүп утыйбыз, су сибәбез.

Авылда сигез җан иясе безнең дусларыбыз: Эт. Мәче. Кәҗә. Сарык. Сыер. Тавык. Үрдәк. Каз.

Күркә, индоутка бик сирәк кешеләрдә генә бар.

Эшләр беткәч, чокырга барабыз. Чокыр әкрен казыла. Нефтьнең исе һаман килми. Өске якны казыганда, җир башта коры иде. Аска төшкәч, чокырдан ниндидер кызыл балчык чыга башлады, ул көрәккә нарат сагызы кебек ябыша.

Инде чокырга болай гына төшеп тә, менеп тә булмый. Чокыр стенасына агач чөйләр кагабыз, шуларга басып менеп-төшеп йөрибез. Беребез казый, икенчебез кечкенә чиләк белән балчыкны өскә ташлап тора.

Казыгач, чокыр төбенә утырып ял итәбез. Шунда әллә нинди тавыш ишетелә.

– Вертолёт! – ди Пикули. Икебез дә сикереп торып, күккә карыйбыз. Астан гына вертолёт очып үтә.

– Безне күрде бугай, – ди Пипип.– Күрсә, кешеләргә әйтер микән инде? – ди Пикули.
 Без борчыла башлыйбыз. Вертолёт безнең нефть казыганны кешеләргә әйтсә, безнең байлыкны тартып алачаклар. Чокырны яшерергә кирәк, дигән фикергә киләбез. Таллыкка барып таяклар сындырып, чокыр тирәсенә кадап куймакчы булабыз. Монда агач үсә икән дип уйласыннар. Тал ботакларын сындырып булмый. Алар бөгелә генә. Икенче килгәндә, пычкы алып килергә кирәк. Тагын чокырга төшеп казый башлыйбыз.

– Әй, нишләп ятасыз анда!

Тик эшләп ятканда, каты итеп кычкырган тавыш ишетәбез. Өнсез калып, чокыр төбенә посабыз. Чыгып чабып булмый. Чокырдан чыга башласаң, күрәчәкләр.

– Вертолёт кешеләре күрде безне, – ди Пипип.

– Нефтьне табарга да өлгермәдек. Казып бетерәбез, дигәндә генә, – ди Пикули.

– Җаныгызны алам, чыгыгыз чокырдан! Мин күрдем сезне, әбиегезгә әйтәм! – Теге кеше һаман кычкыра. Үзе күренми. Ул арада ул безнең чокырга балчык ата башлый.

– Безнең әби бар икәнен каян белә ул? – ди Пикули.– Өчкә кадәр саныйм, чыкмасагыз, шул чокырны өстегезгә ишәм!– Бер!– Нишлибез? – дип сорый Пикули.– Әйдә, чыгабыз да сугышабыз! – ди Пипип.– Бер ярым!Без көрәкләрне тотып, сугышырга әзерләнәбез. Чокыр безнеке, нефть тә безнеке. Без казып бетергәч кенә аны алмасыннар. – Ике!

– Ике ярым! – тавыш инде бөтенләй якын ишетелә.

– Өч! – Вертолёт йөртүче безнең чокыр янына килеп баса. Ул кояш ягында баскан, шуңа күрә йөзен күреп булмый. Без күзләрне кысып, аны күрмәкче булабыз.

– За то что сез яма казыгансыз, суд приговорил вас к расстрелу! – ди вертолёт хуҗасы. Ул нәрсәдер атарга кулын күтәрә.

– Пикули, в атаку! – Без чокыр төбеннән балчык кисәкләрен атабыз. Теге кеше безгә кукуруз чәкәне ата. Ә без аңа чокыр төбеннән балчык атабыз. Ул безнең һөҗүмне көтмәгән икән, артка таба чигенә дә чүп үләннәренә сөртенеп егыла. Без чокырдан чыгабыз.

– Иса... – Исай диясе килсә дә, телне тешләп калабыз. Җир өстендә Исай ята. Егылганына исе дә китми, торырга да тырышмыйча үлән өстендә ята.

– Менә тоттым мин сезне, ха-ха. Нәрсә казыйсыз монда?
 Без инде хәзер казымыйбыз, дип әйтә алмыйбыз. Ул безне тотты.– Безгә сөйләшергә кирәк, – дибез аңа.– Ха-ха. Мин сезгә ияреп бардым. Әйдә, сөйләгез, нәрсә казыйсыз монда?

Штабмы?– Без башта икебез сөйләшәбез, аннары сиңа сөйлибез. Шулай ярыймы? – Ярар.

Гаҗәп, Исай үзен бик гади тота. Теге кукуруз басуында үзен екканны да искә төшерми. Монда бит басу, рәхәтләнеп икебезне дә кыйный ала. Ә ул чокырны карый.

– Фьюттүтүтү! Шушыны икегез генә казыдыгызмы? – Әйе.– Нәрсә казыйсыз соң сез?– Без сөйләшеп килгәч, сиңа әйтәбез.

– Бу чокырдан казылган балчык кайда соң? – Барысын да сөйләрбез.

 

Исай да нефть казый

Без Пикули белән сөйләшергә китәбез. Таллар янында басып торабыз, ә Исай чокырга төшеп китә. Чокыр инде шулкадәр зур – Исай күмелә.

– Без тапкан нефтьне үзенә ала, – ди Пикули. Ул инде еларга җитешкән. – Без бит әле тапмадык.– Әйтәбезме аңа? – ди Пикули.«Әйтәбезме-юкмы» дип киңәшәбез. Шунда без уртак уйга киләбез:

– Әйдә, Исайны замлА урынына алабыз!– Әйдә! ЗамлА барыбер җир казыша алмый. Ә бу казый!
 Без Исай янына киләбез.– Илшат! Без сиңа сөйлибез. Ә син башта безне ничек тапканыңны

сөйлә.Без яирәС пешереп биргән бәрәңгеләр белән Исайны сыйлыйбыз. Ул безне

ничек тапканын сөйли.– Дуеш әйтә, алар көн саен кукуруз эченә кереп китеп югалалар, ди. Ул сезнең арттан барып караган, таба алмаган. Мин башта сезне кукуруз урлап йөрисез, дип уйладым, аннары күзәттем. Сез гел өйдә була идегез. Хәзер юк. Аннары кич мин сезнең кукуруз эченнән чыгып өегезгә кереп киткәнне карап тордым. Бүген иртән сезгә кердем.

– Безгә кердең?– Әйе. Сезне эзләдем, ә сез юк. Аннары эзегездән киттем.– Нәрсәгә?– Миңа да кызык бит. Кайда йөргәнсез икән?– Аннары?– Аннары мин кукуруз эчендә сезнең сукмакны күрдем. Шуннан киттем.

Агу өенә килеп чыктым. Сез анда юк. Полоса буйлап киттем. Сез анда да юк. Аннары имәнлектән өске полосага бардым. Шуннан кайтып барганда, бу якка караган идем, басу эчендә ак башлык күреп алдым. Мин аны сез, дип тә уйламаган идем. Чокыр янына килгәч тә, сез дип белмәдем. Мондый зур чокыр кемнеке икән, дип уйладым. Аннары шыпырт кына килгән идем, сезне күрдем. Сез мине күрмәдегез.

– Аннары?– Аннары миңа һөҗүм итеп, ектыгыз!Без көләбез. Исайның безнең белән дусларча сөйләшүе рәхәт.– Әйдә, сөйләгез. Сез нигә штабыгызны шулай еракта ясарга булдыгыз? – Бу штаб түгел!– Штаб түгел? Ничек?– Штаб инде. Бу гадәти штаб түгел.

– Ә нинди?– Монда без нефть табабыз!– Нинди нефть?– Җир астындагы нефтьне.– Шушында казыйсыз да, нефть чыгамы?– Әйе!– Кит инде.– Чынлап!Исай ышанмый. Тегеләй дә әйтеп карыйбыз аңа, болай да. Ул барыбер ышанмый. Без аңа карта күрсәтәбез. Исай мәктәптә начар укый. Картаны бөтенләй аңламый. Шулай да караган була.

– Монда кем нефть бар, дип әйтте?Без аңа нефтьче йаблакаС турында сөйлибез. Ул шаккатып тыңлап тора. – Аннары ул нефтьне нишләтәсез?– Сатабыз. Безнең күп итеп акча була.Акча дигәч, Исайның да күзләре яна башлый.– Мине дә үзегез белән алсагыз, нефтьне тизрәк табабыз.– Әйе, Илшат. Без сиңа әйтмәкче булып тора идек.Ашап бетергәнче, без сүз куешабыз. Җир казырга үзебезнең нефть компаниясенә Исайны да алабыз. ЗамлАны да кумыйбыз. Исай аны куарга куша. Без сатулаша торгач, кумыйбыз, дип килешәбез.

– Ул иң башта безнең белән казышырга килде.

Исай шунда ук җирне казырга керешә. Ул шулкадәр тиз казый, без Пикули белән икебез балчыкны ташып өлгерә алмыйбыз.

Ул берүзе бездән өч тапкырга күбрәк казый. Ул ял иткәндә, без икәү аска төшеп казыйбыз.

 

Исай исемен үзгәртә

Исай юл табарга, дигәндә бик акыллы малай. Ул эт кебек – теләсә нинди тишектән юл таба. Безгә нефтькә барырга туры юлны өйрәтә. Без кайтканда, Агу өе яныннан урап түгел, кукуруз басуын турыдан кистереп кайтабыз.

Адашмас өчен кукуруз басуы эченә маяклар тезәбез. Маяк дигәнебез – ашарга алган пакетлар һәм гәзитләр. Борылырга кирәкле урыннарга шуларны куеп чыгабыз. Безнең бару-кайту юлы күпкә якыная.

Өйгә кергәч, Пикули әйтә:– Әйдә, Исайны моннан соң Исай, димибез.– Әйдә, ташлИ булсын.Пикули әйтә – замлАга әйтергә кирәк ди. ЗамлА – елак малай. Исайны алдык дигәч, еламсырый башлый:– Мине төшереп калдырасызмыни?– Без алай димәдек. Без үзебез белән Исайны да алабыз.– Нигә инде? Кирәкми ул! – замлА киреләнгән сарык кебек аягы белән тибеп ала.– Син бит барыбер казый алмыйсың. Аннары инде синең ничә көн безнең

белән барганың юк. Без хәзер аның белән дус. – Ул безгә нефть бирмәс, – ди замлА.– Бирер. Без дуслаштык.

 

Эш тизләнә

ТашлИ белән дуслашканнан соң, икенче көнне без нефть казырга туры юлдан барабыз. Шуңа да тиз барып җитәбез. ТашлИ үзе белән җир казырга яхшы көрәк алган. Нигәдер күп итеп такталар алган.

– Нигә ул такталар? – дибез без.– Балчыкны казырга, – ди.Без аптырашып карап торабыз. Ул такталардан балчык ташырга носилка ясый.
 Безнең җир казу хәзер күпкә тизрәк бара. ТашлИның көрәге яңа, ул җирне дә тиз казый. Без ташып торабыз, ул казый.
 Инде бер атна тирәсе казыйбыз. Чокырга хәзер баскыч белән генә төшеп, менеп була. Баскычны ташлИ ясады. Безнең исәп буенча, тагын Пикули тирәнлегендә казысак, нефть чыгарга тиеш.

Алай дигәч, ташлИ тагын да кызурак казый башлый. Чокыр тирәнәйгән саен безнең «нефть күренмиме» дигән сорау ешая бара. Юк. Берни юк.

Ул казып аргач, без казырга төшәбез. Теге көрәккә сылана торган кызыл балчык тагын да әшәкеләнде. Аны икенче көрәк белән кырып төшерүе дә читен.

Ял иткән вакытларда без җирне иснәп карыйбыз. Озак иснәгәч, җирдән йаблакаС савытыннан килгән нефть исе сизелгән кебек була. Нефть ничек итеп чыга икән, дип сөйләшәбез. Безнең фикеребезчә, ул чишмә кебек бәреп чыгарга тиеш.

Тал буена сузылып ятып ял иткәндә, ташлИ бездән сорый.– Менә без нефтьне тапкач, аны ничек итеп ташыйбыз?– Чиләк белән, – ди Пикули.– Чиләк белән генә аз булыр ул. Мин әтинең бидонын алып киләм. Аннары бездә иске «Жук» сәпитенең тәгәрмәче бар. Мин арба ясыйм да шуның белән ташыйм. Ә бездән нефтьне кем сатып ала?

Менә анысын уйламаганбыз.– Гәҗиткә нефть сатам, дип игълан бирергә кирәк, – ди Пикули.Шулай хәл итәбез. Хатны Пипип язарга тиеш була. Чөнки аның хәрефләре

матур чыга.– Кайткач та, гәҗиткә хат язам, – ди Пипип.Тал буенда утырабыз, шунда без бер гөрелте ишетәбез. Ни булды, дип карасак, Агу өе яныннан тезелешеп комбайннар килә. Алар бик күп. Алар таллык буендагы юлдан борылып, каядыр китеп югалалар. Без таллар арасына качып, аларны карап калабыз.

– Болар кая китте икән? – дип сөйләшәбез.– Берәр ерак басуга уракка киткәннәрдер, – ди ташлИ.Шул көннән таллык янындагы юлда йөргән машиналар саны арта. Кайта торган машиналарга ашлык төялгән. Бодай бөртекләре юл читенә дә коелып кала.

– Әһ, бу машиналар ишегалдыннан узса икән! Тавыклар рәхәтләнер иде, – ди Пикули.

Казуы читенләшә. Башта машина тавышын тыңлыйбыз. Аннары гына носилканы күтәреп алып китәбез. Кайсы вакытта ярты юлда булганда, машина тавышы ишетелә. Андый чакта бик тиз йөгерергә кирәк, чөнки әкрен мыштырдасаң, таллыкка барып җиткәнче, машиналарның килеп тә җитүләре, күреп тә алулары бар.

– Безнең штаб машинадан күренәдер, – ди ташлИ.
 Ул дөрес әйтә. Без нишләргә кирәген белмибез. Ул белә.– Безгә штабның өстен капларга һәм балчык белән томаларга кирәк.– Ә балчыкны ничек казыйбыз?– Чокырның ярты ягын ачылмаслык итеп каплыйбыз. Ярты ягы ачыла торган була. Ишек итеп ясыйбыз. Яңгыр яуса да, зыяны юк...

 

дәвамы бар

 

"КУ", 7 (июль), 2019

фото: http://www.pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: