Хирург (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

 

11

Рәмис биш минут кына буш вакыты булса да, Илзирә янына чәй эчәргә

керә.

– Нихәл, Илзирә? – диде ул, гадәттәгечә, көненә инде әллә ничәнче мәртәбә.

– Аллага шөкер, – диде Илзирә, эчтән генә чиксез куанып, әмма йөзенә

ясалма корылык чыгарып.

– Берәр чынаяк чәй эчертмисеңме миңа?

– Минем чәемне эчәргә лаеклы дип саныйсыңмы соң үзеңне? – диде Илзирә,

шаярып.

Бу шаяру Рәмиснең күңеленә хуш килде. Аның кәефе күтәрелеп китте.

– Бер чынаяк чәйгә генә тартадыр инде минем абруем, – дип җавап бирде ул.

– Хирургия бүлегегездә чәй эчертмиләрмени, гел миңа керәсең? – диде

Илзирә, чәй ясаганда.

– Син ясаган чәй һәрвакыт тәмлерәк була.

– Бәлки мин, сиңа күрсәтмичә генә, чәйгә бер-бер ярамаган нәрсә саламдыр,

– дип көлеп җибәрде Илзирә.

– Синең кулдан агу эчәргә дә риза, – дип, Рәмис шаяруга шаяру белән

җавап бирде.

– Тиз тәмамладыгыз бүген.

– Җиңел операция булды. Чак кына иркенрәк суларга мөмкинлек бар. Бераз

иркенлек тә кирәк шул. Тиздән отпуск алам. Диңгезгә барып кайтырга кирәк.

Илзирә сүзсез калды. Шулай да, кыенсынып кына, сорыйсы итте:

– Булачак хәләл җефетең белән барасыңмы?

Рәмис тиз генә җавап бирмәде.

– Эшеннән җибәрсәләр, бергә барырбыз инде, – дип, уйга калды ул.

– Диңгездә бик еракка йөзеп кермә, бата күрмә.

Илзирәнең бу шаярып әйтелгән сүзе бөтенләй шаяруга охшамады.

– Батсам, нык кайгырырсыңмы? – диде Рәмис, бераз кыланыбрак.

Әмма Рәмиснең бу сүзе дә кызык яңгырамады.

– Тьфү, җүләр, авызыңнан җил алсын, алай димә! – диде Илзирә, ачуланып.

– Синең отпуск кайчан?

– Әй, белмим әле, – диде Илзирә һәм Рәмискә текәлеп карады.

– Синең күз карашың мине тишеп чыга хәзер, – диде Рәмис, елмаеп.

– Куркасыңмы әллә?

– Бераз бар.

– Күңелеңне ачып актарып карыйсым килә.

– Кешенең күңелен актарсаң, аннан әллә ниләр чыгарга мөмкин. Җаның

бизүе бар. Операция ясаганда, пациентның күңелен дә, җанын да күргәнем юк

әле – шунысы куаныч. – Ул гәүдәсен чак кына алгарак сузып пышылдады. –

Илзирә, ә менә синең күңелең, җаның кайда икәнне беләм шикелле. Ниндидер

сәер уй бу, ләкин мин аны гел тоям, хәтта күрәм сыман. – Кулын күкрәк

турысына куеп, өстәде: – Менә ул, аның бер өлеше минем үземә күчкәндер

кебек... Аңлата алмыйм...

Беркавым тып-тын утырганнан соң, Илзирә:

– Туеңа чакырасыңмы мине? – дип сорады.

– Әлбәттә.

– Ә мин килмим, – диде Илзирә, кинәт кырысланып.

– Нишләп? – диде Рәмис, гаҗәпкә калып.

– Ул вакытта отпуск алам да, берәр кая китәм – диде Илзирә, торып. – Тагын

эчәсең килсә, чәйне үзең ясап эч. Минем эшем күп.

Илзирә чыгып киткәч, Рәмис йөрәк әрнүен тойды.

Нәрсәдер дөрес бармый. Кайда, нинди хата китте, ничек ялгышты, кайсы

вакытта? Туктале, нигә үземдә гаеп эзләп, казынып утырам һаман? Ә кайда,

кемдә казынырга тагын? Сәбәпләрне фәкать үзеңнән эзләргә кирәк. Шулай

булгач, нигә башымны салындырып утырам соң әле мин? Барысы да үз

кулымда түгелме? Дөресме, юкмы – анысын да үзем өчен үзем хәл итәм ләбаса.

Һәрбер кешедә булырга тиеш түгел ниндидер бозыклык, гөнаһ бар.

Ахрысы, шуңадыр инде гел ялгышабыз, гел яхшы белән начарны бутыйбыз.

Хәтта аерым кешенең ниндидер камиллеге дә аның кайсыдыр җитешсезлегенә

тугандаш булганны тиз арада чамалый алмыйбыз. Шулай ук, кешенең һәр

кимчелеге аерым бер камиллегенә тиң икәнне дә дөрес күрмибез. Шуңа күрә

бит инде дорфалык кайчак – туры сүзлелек һәм ихласлык буларак кабул

ителә. Сак кешене кайберәүләр куркаклыкта гаепли. Акчасын пыран-зыран

китерүчене юмарт кешегә санаучылар бар. Адымнарын уйлап ясаучыны куркак

дип мыскыл итәләр...

Мәликәне дә ашыгып, югары пьедесталга менгереп кую дөрес булды микән?

Әле күптән түгел генә мондый сорау хәтта саташкан сурәттә дә тумас иде.

Ниндидер зур, какшамас нәрсәнең нигезе чалшайды, үзәктә кинәт нәрсәдер

үзгәрде.

Мәликәнең әтисе операция көтә...

Аны кем ясарга тиеш – улмы, башка хирургмы?..

Рәмиснең укыганы бар – үлем җәзасы алдыннан корбан үзенең палачын

ярата башлый икән.

Беренчедән, үлемгә дучар ителүче инде бернәрсәне үзгәртә алмаганлыктан,

гомеренең соңгы минутларында үзенең мөнәсәбәтен үзгәртә, үзенчә йомшарта.

Икенчедән, ул сизә – палач аның чарасызлыгын күрә һәм дошман итми,

корбан аңа өмет белән, ихтирам белән карый. Палач бит моны күрә һәм соңгы

минутта кире уйлар да, бәлки, үтермәс дигән өмет калка.

Өченчедән, корбан инде беркем түгел, менә-менә аны үтерәчәкләр һәм аның

бердәнбер чарасы кала – буйсынып, баш иеп, палачка мәхәббәт белән карап,

аның дәрәҗәсенә «менү».

Дүртенчедән, палачка берсүзсез буйсынып, үлемгә эчке әзерлек тоеп, корбан

үзен үтерүдә үзе дә катнаша кебек хис итә.

Бишенчедән, коточкыч авыр халәтне булдыра алганча җиңел рәхәт халәткә

әверелдерергә тырышу. Хайвани куркуны мәхәббәткә әверелдерү. Яшәвенең

актык мизгелләрендә шуннан да артыгын булдыра алмый корбан. Рәмис

булачак операциядә үзен палач итеп күз алдына китерде. Әмма Котдусның

үлем җәзасы алдыннан кичерәсе хисләре Рәмискә нигә? Шулай да, корбан

кичерешләрен татысын иде әтисен харап иткән кеше, дигән уй тынгылык бирми

бимазалады. Югыйсә Рәмис белә – бу кара уйлар күп тә үтми таралачаклар,

ләкин алар теге төпкелдәге яман чыганактан калкалар, өстенлек алырга

телиләр. Рәмис аларга, әлбәттә, бирешмәячәк.

Мөмкинлекләр күп, әмма һәрвакыт кеше шулар арасыннан бердәнбер

мөмкинлекне сайлый һәм куллана. Сайлавы җиңел түгел.

Вакыт басымы астында сайлау йөге кеше өстенә төшә һәм ул мөмкинлекләрне

бутый, ясалырга тиеш хак адым урынына хәзерге мизгелдә мөмкин булган

шартларны куллана. Бу вакытта яман чыганактан нинди импульс чыга,

җаныңның миһербанлы тарафыннан нинди импульс калка – шунысы мөһим

бит.

Ярар, тагын уйлар берсен-берсе узышып чабалар. Шуннан? Эчке көрәш

кенә түгелме соң бу? Әгәр дә көрәш икән, димәк, тикмәгә түгел. Ә йомгаклау

фикерең нинди? Актык фикерме? Ул гап-гади ләбаса.

Кеше үз теләге белән килми бу дөньяга. Шуңа күрә беркем беркемне

гаепләргә тиеш түгел. Димәк, гаепле кешеләр юк. Әмма бу кадәре вәхши

дөньяда гаеплеләр юк икән, димәк, барыбыз да гаепле. Менә бит, монда да

боҗра тоташты!

Кайсыдыр акыл иясенең фикере искә төште: «Гафу итү бер генә тапкыр

була, ә нәфрәт, күралмау көн саен, тәүлек әйләнәсе яши...» Шәп әйткән!

Рәмис чәйнектән чынаягын тутырып, чәй салды да берничә йотымда аны

эчеп куйды һәм елмаеп үзенә-үзе: «Алга, Рәмис, алга!» – дип боерды.

 

12

Операция уңышлы узды. Пациентның кем икәнен, нинди кеше икәнен

уйламады Рәмис. Аның бурычы – үз эшен камил дәрәҗәдә башкару иде. Һәм

ул аны дөрес һәм иң профессиональ дәрәҗәдә үтәде.

Котдус анестезияне җиңел кичерде. Операциядән соң, айныгач, бераз

авырту-сызлаулар тойса да, бигүк аһ-зарлары булмады. Бернинди катлаулылык

килеп чыкмады. Простата алынды, нервларга, орлык куыкларына зыян

килмәде. Сидек юлыннан катетерны да тиз алдылар, Котдус бер атнадан инде

үзе бәдрәфкә йөри башлады. Өч айдан анализлары яхшырса, алга таба прогноз

йөз процентка уңай дияргә була. Әлбәттә, гел тикшерелеп, күзәтелеп торырга

кирәк булачак.

Вакытында куелды аңа дөрес диагноз, вакытында аңа операция ясалды һәм

вакытында язмыш аны Рәмис белән очраштырды.

Бер айдан аны стационардан чыгардылар һәм өенә кайтып китәргә рөхсәт

бирделәр.

Котдусның кәефе күтәренке бүген. Бердәнбер кызы янында ул. Иртәгә

Можгага кайтып китә. Хәтта утырып торасы да килми, бүлмә буйлап әрле-бирле йөри.

Мәликәнең диссертация язып утыруын онытып, җырлап та ала.

Торымнан-торымга алтын куллы хирургка – булачак кияве Рәмискә көр тавыш

белән рәхмәтләр укый. Авыртулар бетте диярлек, чөнки махсус даруларны көн

саен кабул итеп тора. Рактан арынасына баштарак икеләнгән иде, хәзер исә

инде нык-ныклап ышана – котылды ул, котылды.

– Мин бүлнистән чыгуга җәй дә җитте, – диде ул, тәрәзәдән тышка карап.

– Ничек инде яшисең килмәсен бу якты дөньяда! Әниең генә килмәде, – дип

көрсенеп куйды ул аннары, Мәликә китаплардан арынган мәлне туры китереп.

Мәликә китапны читкә куеп:

– Хатының да килмәде бит, – диде. – Ярар, операция уңышлы узды, шунысы

иң мөһиме.

Озакламый Рәмис килергә тиеш. Мәликә бүген моңарчы булмаган

дулкынлану кичерә. Киләсе вакытын гына әйтмәде, җан тынгысызлыгын

шунысы да арттыра. Әтисе кат-кат кабатлый: «Бик шәп кешегә чыгасың,

кызым...» Әйе, Рәмис – алтын кеше... Әмма киләчәк куе күгелҗем томанга

төренде. Эч поша. Барысы да уңай бара иде бит. Менә дигән эше бар,

аспирантура тиздән тәмамлана. Тормыш гел уңай гына барырга охшамаган

шул. Котдус та, кызының кәефсезлеген күреп, торымнан-торымга пошаманга

кала, «Арагыз суынмагандыр бит?» – дип сорый. «Юк, барысы да тәртиптә.

Әти, сиңа дулкынланырга ярамый», – дип кенә җавап бирә. Тагын нәрсә дисен

инде ул?

Әтисе исә, кәпрәеп:

– Ярый, нишләп ярамасын, – дип елмая. – Врачлар хәтта бераз сухой кызыл

аракы кабарга да ярый, диделәр әле.

Әтисе берни сизми... Бәлки, әйтер вакыт җиткәндер?..

Мәликә шактый вакыт икеле-микеле уйлар белән утырганнан соң,

дипломатыннан фоторәсемне барып алды. Шуннан соң да әле ул әтисенә

күрсәтергәме-юкмы дип уйланып торды.

Ниһаять, тәвәккәлләде ул:

– Менә бу фотога карап нәрсә әйтә аласың?

Котдус фотоны алып карады һәм аның йөзен сәер төстәге елмаю биләп алды:

– Минем яшь чак... Бу бит Волжскида, сездә калган фото.

– Әйе, шул ук фото, ләкин монысы башка кешеләрдә саклана. Кем белән

син монда?

– Васил белән, – диде Котдус кысынкы тавыш белән. – Сиксәненче еллар

азагында бергә кооперативта эшләгән идек. – Аның йөзе тартылып китте,

кыяфәте үтә җитдиләнде. – Авариягә эләгеп, һәлак булды ул. Каян алдың син

бу фотоны?

– Рәмисләргә кунакка баргач бирделәр.

– Ә аларга каян килгән ул? – диде Котдус, гаҗәпләнеп.

– Васил исемле бу егет – Рәмиснең әтисе.

Котдусны ток суккандай булды.

– Кит аннан?! – диде ул һәм чак кына фотоны кулыннан төшереп җибәрмәде.

– Менә шундый хәлләр, әти, – диде Мәликә, авыр сулап һәм шул ук вакытта

иңеннән авыр капчыкны алып ташлагандай.

Котдус шактый вакыт шок хәлендә утырды. Аның әле моңа һаман тәгаен

ышанасы килмәде.

– Ничек болай булырга мөмкин инде? Ничек шушылай туры килә ала? – дип

кат-кат кабатлады ул. – Әйе шул, яшьли харап булды Васил... – Ул кинәт тагын

да катырак эчке сискәнү тойды. – Рәмис бу фотода мине танымады микән?

– Нишләп танымасын, таныган! – дип, еламсырап тавышын күтәрде Мәликә.

– Үзе әйттеме?

– Юк, аның бу хакта бер сүз дә кузгатканы юк. Рәмис әнисенә синең турыда

сөйләгәндә, үги энесе яшертен генә тыңлап торган. Фотоны да шул малай

алып килде. Кыска гына итеп әйткәндә, әтисенең һәлак булуында син гаепле

икәнне Рәмис белә.

– Ничек инде мин гаепле?! – диде Котдус кинәт кайнарланып. – Нинди сүз

бу?! Син нәрсә! Ничек мин гаепле булыйм, ди?!

– Туктале, кызма. Син бит операция алдыннан үзең сөйләгәнсең.

– Әйе... сөйләдем... – диде Котдус, калтыранып. – Ничек бар, шулай

сөйләдем... Ләкин... мин үтермәдем бит аны.

Ишек кыңгыравы зеңгелдәгәч, икесе дә сискәнеп куйдылар. Мәликә җәһәт

кенә фоторәсемне алып сумкасына тыгып куйды. Бу Рәмис иде. Өстендәге ак

сәдәпле куе зәңгәр күлмәк шулхәтле килешеп тора үзенә. Мәликәнең соңгы

вакытта куырылган үзәгенә бераз җылы йөгерде – ул бүләк итте бит Рәмискә

бу күлмәкне.

– Исәнмесез! – дип сәламләде Рәмис ата белән кызны. – Нәрсә, балтагыз

суга төшкән шикелле каңгыраеп утырасыз?! Хәлең ничек, Котдус абый?

Авыртулар кимегәндер?

Котдус көчкә каушавын җиңеп:

– Кими бара, – дип әйтә алды.

– Мәликә, мин килгәнгә шат түгелме әллә син?

– Киресенчә, сине әллә кайчаннан бирле көтәбез инде, – дип, Мәликә

елмаерга тырышты.

– Котдус абый, кайткач, үзегезнең бүлнисегездә күренгәләп торырсың. Өч

айдан ПСА сдавать итәсең. Нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, анализларың

белән монда килерсең. Мин язган даруларның барысын да кабул ит. Бернинди

проблема булмаска тиеш. Вакытында алып ташладык.

– Рәхмәт яусын сиңа, Рәмис улым! Миңа, завсклад булып эшләүчегә,

сәламәтлек бик кирәк. Эшем бик абруйлы минем, – дип, үзенең ни сөйләгәнен

дә аңламыйча мыгырдады Котдус.

– Бездә завскладлар гомергә абруйлы булды инде алар, – диде Рәмис,

көлемсерәп. – Мәликә, чәй куй әле.

Чәйнекне плитәгә куйгач, Мәликә, чәй янына тәм-том алырга дип, кибеткә

чыгып китте.

Икесе генә калгач, Котдус бөтенләй бөреште. Ул шактый вакыт Рәмискә

туры карарга куркып торды.

– Менә шулай, Котдус абый... – диде Рәмис, урындыкка утырып.

Котдус, үзен көчкә кулга алып һәм бар көчен җыеп, сүз башлады:

– Мин сиңа яшьлектәге дустым Васил турында сөйләгән идем... Мин

куркудан арттырып җибәрдем... Операция алдыннан, үзең беләсең... Мин

тәгәрмәч бер болтта гына икәнне аңа әйтергә өлгермәдем. Шефның туган

көне бит... Ыгы-зыгы, шау-шу, музыка... Мин аңа әбизәтелне әйткән булыр

идем. Мин бәдрәфкә барып килгәнче, ул чыгып киткән иде инде... Операция

алдыннан, үзең беләсең... Гөнаһларны барлап ятучы бер мин генә түгелдер...

Мин аңа әбизәтелне әйткән булыр идем. Мин туалетка барып килгәнче, ул

чыгып киткән, аңлыйсыңмы?..

Танышканнан бирле беренче тапкыр Рәмиснең тавышы усал яңгырады:

– Операциягә кадәр үзеңне гаепле санап, үкенеп-уфтанып яткан идең. Хәзер

үкенми башладыңмы әллә?

– Алай түгел! – диде Котдус өзгәләнеп. – Үкенерлек нәрсәләр җитәрлек

минем... Дөнья тар ул... Әллә кайларда, әллә кемнәр очрашып куялар... Әллә

кайчан булган хәлләр дә беркая китеп югалмый, үзең белән йөри... – Ул башын

калкытып Рәмискә туры карады. – Ул синең әтиең икән бит. Син – Василның

улы икәнсең. Шуңа күрә генә хәзер акланырга тотынды дип уйлый күрмә...

– Юк, юк, алай уйламыйм. Операция уңышлы тәмамланды да, хәзер син

курыкмыйсың, тәүбә итәргә дә җыенмыйсың дип уйлап куйдым. Хәзер бит

кешеләрнең күбесе Аллага үзләренә кирәк чакта гына ышаналар. Кайбер кеше

яман эш кылдым дип түгел, шуның өчен җәза алырмын дип курыкканга күрә

тәүбә итә бит.

– Нигә син миңа тәүбә турында әйтәсең? Мин борып алмадым бит аның

тәгәрмәчендәге болтларны.

Рәмис сынаулы күз карашын бөрешеп калган пациентына «кадады»:

– Карале, ә бәлки, син үзең борып алгансыңдыр болтларны?

– Юк, юк, юк! – дип кулларын селтәде Котдус. – Мин Василга әйтергә

өлгермәдем – шул гына минем гаебем. Бу җинаять түгел бит инде. Гаепле

булсам, Ходай синең белән Мәликәне дә, мине дә очраштырмас иде. Кызым

сиңа кияүгә чыгарга җыена... Син миңа операция ясадың... Димәк, минем

гаебем юк, Ходай безне туганлаштырырга җыена икән...

Рәмис Котдуска якын килеп, текәлеп карады:

– Бәлки, ул сынап карыйдыр – мине дә, сине дә.

Котдус ни әйтергә белми торды. Бу авыр, баса, сыта торган тынлыктан

котылу мөмкин түгелдер сыман тоелды.

– Син минем кем икәнемне операциягә кадәр үк белдеңме? – дип сорады

Котдус, башын аска иеп.

– Әйе, белдем.

– Ә ничек син операцияне үзең ясарга булдың?

– Сине мин монда китерттем. Мәликәгә үзем ясыйм дип, сүз бирдем.

Котдусның тыны кысыла башлады.

– Мин саф һава сулап керим әле, – диде ул һәм ишеккә таба юнәлде.

– Озак йөрмә, хәзер бергәләп чәй эчәбез, – диде аңа Рәмис.

Котдус чыгып киткәч, Рәмис тәрәзәне киереп ачты һәм, җәйге һава тәнгә

сарылгач, күзләрен йомып, тирән сулыш алды. Ике олы пакет күтәреп, Мәликә

кайтып кергәч тә, тәрәзә яныннан китмәде ул. Җиңел, рәхәт иде аңа бүген

никтер... Мәликә янәшә басты. Көн матур... Әмма бу гүзәллектә тибрәлер

дулкында түгел Мәликәнең күңеле. Йорт каршында әтисе әрле-бирле йөри.

Тизрәк кайтып китсен иде инде ул Можгасына. Хәле яхшы бит инде... Рәмис

иңеннән кочкач, Мәликәнең тәне буйлап җылы йөгерде.

– Рәхмәт сиңа, – дип пышылдады ул.

– Сиңа да рәхмәт, – диде Рәмис, еракка карап.

– Миңа ни өчен рәхмәт?

– Мәхәббәт өчен.

– Син мине яратасыңмы?

– Яратам, Мәликә. Син минем якын кешем.

– Куркам мин...

– Нәрсәдән?

– Белмим, – дигән сыктанулы тавыш чыкты Мәликәнең салкынаеп киткән

иреннәре арасыннан.

– Курыкма, – дип елмайды аңа Рәмис. – Куркуның үзеннән дә куркынычрак

нәрсә юк.

Мәликә кухня тарафына колак салды, суы кайнап беткән чәйнекне йөгереп

барып, плитәдән алып куйды. Рәмис янына кире килергә базмыйча торды ул.

Хәзер үк уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк!

– Нишләп язмыш болай тупас уйный икән кешеләр белән?! – диде ул, әкрен

генә тәрәзә янына килеп.

Рәмис дәшмәде. Мәликә кинәт аның беләгенә ике куллап ябышты.

– Рәмис! Мин беләм! – дип ярып салды ул.

– Нәрсә беләсең? – диде Рәмис тыныч кына.

– Барысын да беләм! Әтиләребез турында.

Ул сумкасыннан теге фоторәсемне алып, Рәмискә сузды. Рәмис моны

бөтенләй көтмәгән иде.

– Кем сөйләде? Бу фотоны кем бирде? – диде ул, гаҗәпләнеп. – Әни аны

югалтты, өйнең астын өскә китереп эзли.

– Навил килеп сөйләде, фотоны да ул алып килде.

– Вәт, шакал! – дип кенә әйтә алды Рәмис, тешләрен кысып.

Менә, ниһаять, беркемнән берни яшерәсе калмады. Бернинди сер булмаган

икән бит ләбаса.

Мәликәнең бите буйлап күз яше тәгәрәп төште:

 – Соңгы вакытта миңа карата суынуыңның сәбәбен аңлыйм хәзер.

– Мин сине ничек яратканмын, һаман да шулай ук яратам, – диде Рәмис,

аның сүзенә Мәликәнең ышанмаячагын белсә дә.

– Чын әйтәсеңме?

Рәмис моңсу елмаеп:

– Чын, чын, чын әйтәм, чын әйтәмен, аппагым, – диде дә сәгатенә карап

алды. – Минем бүген барасы җирләрем күп. Мин сиңа шалтыратырмын.

Мәликә котылгысызлыкны аңлады булса кирәк:

– Салкынайды безнең ара, салкынайды.

– Минемчә, бер үзгәреш тә юк, – диде Рәмис ишеккә таба юнәлеп. – Беребез

дә беркая югалырга җыенмый бит.

– Ә никах? – диде Мәликә, кыюлыгын җыеп.

– Син акыллы кыз... Аңларга тиешсең...

– Ташлыйсыңмы мине?

– Нинди сүз инде бу – «ташлыйсыңмы»! Без синең белән гел очрашып

торачакбыз... син теләсәң... Ә никахка килгәндә...

– Мин аңлыйм. Мин сине яхшы беләм... Мин инде бу көннәрдә күп

уйладым... Бер тапкыр да күрмәгән әтиең алдында гаепле булудан куркасың.

– Дөрес аңлыйсың. Әмма курку түгел бу. Бала чакта да, хәзер дә әти мине

гел күктән күзәтеп торадыр шикелле. Нәселебездә Котдус әфәнденең каны

булуын тели микән ул?

Мәликәнең йөзе ап-ак булды. Ул беркавым һушсыз торганнан соң, үзендә

көч табып:

– Ә синең аңа операция ясаганыңны гафу итә микән әтиең?

Рәмис ишек катына җиткәч:

– Гаҗәеп хәл – мин әтине төшемдә күрдем, – диде. Аның йөзе яктырып

китте. – Беренче тапкыр керде төшемә. Беләсеңме, кайчан? Котдус абыйга

операция ясаган көнне. Елмаеп, каршыма килде, ике куллап күрештек.

Димәк, ул моны хуплый, алай гына да түгел, моның өчен әтием минем белән

горурланадыр.

– Әйе, син чын хирург, кырт кисә беләсең.

– Кырт кисү түгел бу. Тиешле адым ясау гына. Бернинди хирург кисә алмый

торган җепселләр бар.

Аның күз карашы тәрәзә төбендәге орхидеяга төбәлгәнне абайлап, Мәликә

боек тавыш белән:

– Соңгы берничә көн эчендә чәчәкләре шиңеп коелды, – диде.

– Ял итеп, хәл алгач, тагын чәчәк атар.

– Юктыр. Монысы соңгы тапкырыдыр.

– Мин сиңа иртәгә шалтыратырмын. – Ул беравык уйланып торды. – Юк,

Котдус абый киткәч, үзең шалтырат, яме.

Ул чыгып китте. Мәңгегә, бүтән әйләнеп кермәскә чыгып киткәндер кебек

тоелды Мәликәгә. Аның хәтта еларлык та хәле юк иде. Тәрәзәдән карады –

Рәмиснең китеп барганын күрермен дип уйлаган иде. Әмма Рәмис машинасын

бу юлы йортның икенче ягында калдырганны белми иде ул. «Беркайчан болай

күздән тиз югалганы юк иде», – дигән уй чагылып алды. Тәрәзә төбендәге

орхидея икесенең бердәнбер уртак нәрсәсе кебек боегып тора. Мәликәнең,

тәрәзәне киереп ачып, кычкырасы килде. Кемгә? Юкка чыккан Рәмискәме?

Подъезд янында кукраеп басып торган әтисенәме? Рәмиснең тормышыннан

һич кенә дә алып ташлап булмый торган Илзирәгәме? Тавышыңны ишетерләр

ишетүен, әмма беркем хәлеңә кермәс, беркемнән иганә килмәс. Ул ыңгырашып,

диванга йөзтүбән капланды.

Шимбә көнне Мәликә Илзирәгә шалтыратты һәм аны кафега чакырды. Ник

чакырганын үзе дә белмичә. Ләкин аны күрәсе һәм сөйләшәсе килде. Ник,

ни турында, нинди максат белән – үзе дә аңламады. Килмәс, баш тартыр дип

уйлаган иде ул, әмма ни гаҗәп, Илзирә шундук очрашырга ризалык бирде.

Официант кофе китергән арада, алар шактый вакыт дәшми утырдылар.

– Инде диңгез буенда ял итәсездер дип уйлаган идем, – дип сүз башлады

Илзирә, әңгәмәдән тизрәк котылыр өчен.

– Нинди диңгездә? – дип сорады Мәликә. Бу кылану түгел иде, ул чынлап та

Рәмиснең диңгез буена барырга җыенуын хәтереннән чыгарган иде.

– Рәмис белән киткәнсездер дип уйлаган идем.

– Киттемени ул? – дип гаҗәпләнде Мәликә.

– Отпускысын диңгез буенда уздырырга җыенган иде.

– Отпускыда икәнен беләм... Диңгезгә киткәнен белмәгән идем.

– Әтиегезнең хәле ничек?

– Әйбәт. Кайтып китте ул.

– Нәрсә булды сезгә?

Нинди җавап бирим икән дип, Илзирәгә беравык карап торганнан соң,

Мәликә:

– Аңлата алмыйм, – диде. – Бәхетле кеше сез. Сәер теләк туды – сезнең

урында эшлисем килә.

– Һәркем үз урынында эшләргә тиеш. Сезнең ниндидер йомышыгыз бармы

миңа?

– Сезне күрәсем килде.

– Тыңлыйм.

– Әтиемне караган өчен мин сезгә бик рәхмәтле. – Аның күз карашы

кинәт усалланды. – Шул ук вакытта мин сезне күралмыйм, – дип өстәде ул

көтмәгәндә.

– Аңлыйм, – диде Илзирә, бер дә исе китмичә.

– Нәрсә аңлыйсыз?

– Нәфрәтегезнең сәбәбен. Сез болай да миннән көнләштегез, хәзер инде,

Рәмисне югалткач, көнләшүегез көчәйде. Кара көнчелек кабынды сездә, бик

куркыныч, әллә нинди фаҗигаләргә китерә торган көнләшү. Көнләшүнең чем кара төскә

буялганы була – мәхәббәттә дә, башкаларның уңышына, бәхетенә

карата да.

Мәликә ямьсез итеп көлемсерәде:

– Гиппократ антын биргән кешеләр дә бик рәхимсез була ала икән.

– Сезнең ситуациянең дә, безнең әңгәмәбезнең дә медицинага катнашы

юк. Минем вакытым тар. Мөһимрәк сорауларыгыз булмаса, китим инде мин.

– Туктагыз әле... – Мәликә әңгәмәнең рәте булмаячагын сизенеп, тагын да

зуррак нәфрәт кичерде. – Каты бәгырьле кеше сез...

Илзирә, аның халәтен дөрес аңлап, каршы сүз әйтеп бәхәсләшүнең

кирәксезлеген тоеп, тыныч кына үз фикерен әйтте:

– Гиппократ дигәннән... Аның мондый сүзе бар: кешенең күңеле, җаны

актык сулышына кадәр үсәргә һәм камилләшергә мөмкин. Олыгайган саен

тән таушала. Ә кешенең җаны яши-яши савыгырга, хәтта яшәрергә мөмкин

– рухы дөрес юнәлеш алса.

Мәликәнең соңгы вакытта кәефе капма-каршылыклы төстә үзгәрә торганга

әйләнде. Хәзер дә ул кинәт йомшарып китте, әле генә кабынып алган нәфрәт

каядыр юкка чыкты.

– Сез миңа башта шундый инсафлы, якты күңелле булып күренгән идегез,

– диде ул, сыктанып.

– Мин сезгә нинди начарлык эшләдем, сезнең алда нинди гаебем бар? –

диде Илзирә, аптырап.

– Ә минем нинди гаебем бар? – диде Мәликә, чак кына еламыйча.

– Сезнең дә бер гаебегез юк. Шулай булгач, мине күралмавыгызның сәбәбе

нәрсәдә?

Мәликә башын салындырды:

– Чынлап та... әллә нишләдем мин, – диде ул. – Гафу итегез!

Һәм көтмәгәндә, кискен хәрәкәтләр белән урыныннан торды да, тиз-тиз

атлап, кафедан чыгып китте.

Илзирә динамиклардан талгын гына саркыган моңлы музыканы ахырына

кадәр тыңлады да урыныннан кузгалды. Өстәлдә бер йотым да эчелмәгән ике

чокыр кофе калды.

 

Ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: