Хирург (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

6


Рәмис Котдус агай яткан палатага барганда, моңарчы булмаган дулкынлану кичерде. Мәликәнең әтисе бит ул. Әллә язмыш сынап карыймы? Бөтенләй көтмәгәндә, үзенчәлекле «имтихан» бирергә кирәкме? Мәликәнең әтисенә яман диагноз куелып, монда килеп, Рәмис кулына эләгүендә ниндидер тирән сер бардыр, бәлкем. Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, һәр әйбер үз урынында хасил була, һәр хәрәкәт үз вакытында башкарыла. Булачак кияү чын хирургмы, яки ошбу хирург чын кияү булырлыкмы – шушы көннәрдә хәл ителә инде дигән шаян уйдан Рәмис палата ишегенә җиткәч, хәтта көлеп куйды.
– Хәерле көн, Котдус әфәнде! – дип сәламләде Рәмис, палатага кергән уңайга.
Котдус, гадәттәгечә, әкрен генә торып утырды:
– Исәнмесез, Рәмис Василович, – диде Котдус каушаудан бераз калтыраган тавыш белән.
Рәмис Котдусның салкынча кулын кысты һәм кергән мәлдән үк пациентның чыраен, кыяфәтен профессиональ күзлектән карап «өйрәнә» башлады.
– Ничек хәлләр? – диде ул көр тавыш белән.
– Мондый диагнозлы кешенең хәлен үзегез дә чамалыйсыздыр инде.
– Әлегә бернинди фаҗига күрмим. Канның оюы яхшы, йөрәк начар түгел.
Анестезиолог та организмыңа уңай бәя бирде. Иң мөһиме: метастазалар табылмады. Простатаны алып ташлыйбыз да, ракны тәгаен онытырга мөмкин булачак. Әмма риск бар. Риск һәрвакыт була. Диагностика вакытында метастазалар юклыгын ачыкласак та, ракның аерым күзәнәкләрен безнең күрмәвебез ихтимал. Шуңа күрә, тулы ремиссия турында берничә ел узгач кына әйтергә мөмкин булачак. Син аңла: 100 процент гарантия беркем дә бирә алмый. Медицина математика түгел ул. Әмма синең очракта шулай да тулы ремиссиягә ышанам, ягъни прогноз яхшы... гәрчә рискка бер процент калдырсам да. Аңлыйсыңмы – прогноз яхшы. Сөенергә кирәк! Прог-ноз ях-шы!
– Мәликә дә шулай, диде.
– Ул әйткәч һичшиксез шулай булачак! – диде Рәмис, елмаеп.
Чынлап та Мәликә әтисенә аз гына да охшамаган икән. Котдус – озын
гәүдәле, тар җилкәле, әмма гәүдәсенең аскы өлеше киң – «төптән юан», диләр андый кеше турында. Пеләш, арттагы чәче агарган. Яшькелт олы күзле, күзләрендә гел сагаю саклана. Олы колаклы, тукмаграк борынлы, иягендә миңе бар. Бөкрәебрәк йөри. Әнисенә охшаган икән Мәликә, әнисенә. Шушы агайның Мәликә кебек чибәр, затлы кызы бардыр дип, чит кеше һич уйламас.
Котдус та хирургны җентекләп күзәтте һәм кыюлыгын җыеп әйтеп куйды:
– Мин бик шат кызымның шушындый егете булуына. Йөзегез ничектер таныш шикелле. Кемнедер хәтерләтәсез кебек. Әллә сезне нык якын иткәнемә шулай тоеламы?
– Бәлки. Дөресен әйткәндә, миңа еш шулай, диләр. Күрәсең, минем чырай шундый универсальныйдыр инде, мине кемнәргә генә охшатмыйлар, – диде Рәмис, көлемсерәп. – Котдус абый, бер-беребезгә «сез» дип түгел, «син» дип эндәшик инде, яме.
Агайның йөзе яктырыбрак китте:
– Ярар.
– Аннары... Караңгы уйларны башыңнан алып ат. Гомереңнең якты
мизгелләрен уйларга тырыш. Кешенең башындагы уйлары организмга бик каты йогынты ясый.
– Уйлар чакырып кына килми бит алар, – диде агай, авыр сулап. – Ниндиенең килергә теләге бар, шундые килеп бимазалый.
– Кайгырып ятарга урын юк. Кайчандыр булган гаеп-хаталарны уйларга кирәкми. Хәер, үкенү, тәүбә итү, икенче яктан караганда, җиңеллек тә китерә инде ул. Әмма үзеңне бөтенләй бөгү, таптау, изү дәрәҗәсендә түгел.
Котдус беравык карап торганнан соң:
– Илзирә әйтте мәллә? – диде.
– Без бит аның белән бергә эшлибез, шуңа күрә безнең арада бер сер дә
булырга тиеш түгел, һәр пациентның кәефен, күңел халәтен бер-беребез белән уртаклашып, анализ ясарга тырышабыз. Шушындый җитди операция алдыннан да уйлап ятарлык нинди гаебең бар соң синең?
– Васил исемле Чаллы егете белән бер кооперативта эшләгәниек. Минем Волжскидан Казанга яңа гына килгән чагым иде. Бик булдыклы егет иде ул. Берничә эштә эшләргә җитеште, машина алды, өйләнергә җыенып йөрде. «Шеф»ның туган көнен бәйрәм иткәндә, мине кибеткә аракыга җибәрделәр. Кибеттән кайтканда ышпана малайлар Василның йорт янында торган машинасының алгы тәгәрмәчен салдырырга маташалар иде. Мине күргәч, качтылар. Мин тәгәрмәчнең биш болтыннан инде дүртесе борып алынганны, берсе генә урынында калганны күрдем. Моны мин Василга әйтмәдем. Сөйгән кызы кичке тугызлар тирәсендә шалтыратты да, ул ашыгып чыгып китте. Караңгыда тәгәрмәченең дүрт болты юклыгын абайламаган. Шулай итеп, бер болтта гына эләгеп торган тәгәрмәчле машинасы белән чапты. Икенче көнне аның авариягә эләгүен ишеттек. Алгы тәгәрмәче ычкыну сәбәпле, машинасы мәтәлгән, диделәр.
Рәмиснең тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгерде.

– Шул чакны тәгәрмәч турында әйтсәм, исән булыр иде, өйләнер иде, балалары туар иде... – дип дәвам итте Котдус.
– Ник әйтмәдең соң? – диде Рәмис, палатадан атылып чыгудан үзен чак кына тыеп.
– Әллә тагы... Уңышлы иде ул, аңа бөтен нәрсә җиңел биреләдер шикелле тоела иде. Ә мин көнләштем... – дип мыгырдады Котдус.
Рәмис, үзен кулга алып, тирән итеп сулап куйды һәм:
– Котдус абый, хәзер ул вакытка кире кайтып булмый, тынычланырга тырыш, – дип әйтергә кирәк тапты. – Дүшәмбе көнне операция ясыйбыз.
Коридордан атлаганда, Рәмис үзенең кая барганын аңламады. Берничә кеше үтеп барышлый исәнләште, ә ул җавап бирмәде. Аяклары аны сестралар бүлмәсенә алып керде. Тизрәк Илзирәне күрәсе килде аның.
Юктыр, юктыр, ул түгелдер. Җир түгәрәк, әмма болай ук туры килергә мөмкин микәнни? Ул түгелдер. Нишләп соң Котдусның бәяныннан соң, палатада ук, Рәмиснең вөҗүде буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгереп үтте? Нигә күңел күптән ачыклыйсы нәрсәгә тап булгандай, әллә нишләп китте? Рәмистә интуиция көчле, палатадан сәер бер көч аны этеп диярлек тикмәгә чыгармады коридорга.
Бүлмәдә Илзирә белән тагын ике медсестра бар иде. Кызлар, хирургның тартылып киткән йөзен күреп, чыгып китәргә ашыктылар.
Икесе генә калгач, Рәмис белән Илзирә шактый вакыт дәшми утырдылар. Илзирә аның караңгылыгын эшенә бәйледер дип уйлады.
– Кәефең кырылган, ахрысы, – диде ул.
– Ардырды бу арада, – диде Рәмис, авыр сулап.
Илзирә Котдус белән булган әңгәмәдән соң, күңелен тырнап торган
сорауларын бирергә батырчылык итте:
– Син бит әниеңнең фамилиясе белән йөрисең бугай?
– Әйе, Исламхузин булып, әнием буенча йөрим мин.
– Әтиеңнеке Гыйльметдинов идеме?
– Ә син каян беләсең әтиемнең фамилиясен?
– Котдус абый әйтте.
Рәмис Илзирәгә карап катты. Икесе дә сүзсез калды. Шактый вакыт тып-
тын утырганнан соң, Рәмис:
– Илзирә, пациентның бу вакыйгасын беркемгә дә сөйли күрмә, яме, – диде. – Ярар, – диде Илзирә, шомраеп. – Кисәтмәсәң дә була иде. Нәрсә дип,
кемгә сөйлим инде мин аны? Хакым юк.
Тетрәнү Рәмиснең бөтен кыяфәтенә чыкты. Илзирә хәтта курка башлады.
Рәмис авыр сулап куйды да бер ноктага текәлгән килеш: – Дөрес түгел бу, – диде.
Илзирә нәрсә дөрес түгел дип сорап тормады һәм:
– Мин палаталарны йөреп чыгыйм әле, – диде.
Ишек катына җиткәч, хирургка нинди дә булса тынычландыра торган сүз әйтергә теләде. Әмма андый сүзләр табылмады.
– Мин монда калсам ярыймы? Монда җылы, рәхәт, – диде Рәмис үзенә һич кенә дә хас булмаган басынкы тавыш белән.
– Син монда кергәнгә җылына бу бүлмә, – диде Илзирә, моңсу елмаеп һәм әкрен генә чыгып китте.
Рәмис өстәлгә терсәкләре белән таянып, куллары белән башын кысып, уйга калды.

Җирдәге хәят үзе тәмуг түгелме соң? Кешеләр, бер яктан караганда, гомер буе җәзаланалар, икенче яктан карасаң, алар – үзләре иблис. Дөрес яшәми кеше. Каян башларга соң төзекләндерүне? Бу сораулар нигә кирәк инде?! Гади хирург нишли ала? Фәкать үз эшен башкара гына ала.
Кешелек дөньясының төпкелендә, ягъни кешенең үзәгендә ниндидер яман чыганак ята. Анда син скальпель белән керә алмыйсың. Алып ташларга мөмкин түгел, чөнки син аны күрмисең, тота алмыйсың. Бернинди УЗИ, МРТ, компьютер томографиясе күрсәтми аны. Җирдәге барлык михнәтләр, фаҗигаләр шул яман чыганактан саркый. Аң җитмәслек киң, чиксез Җиһанда, могҗиза өстенә могҗиза кайнаган галәмнәрдә без укымышлы кешеләр зур ачышлар, техник казанышлар белән мактана-мактана горурланабыз, ә үзебезнең асылыбызга һаман төшенә алмыйбыз. Без генә микән бу Әбелхәят кочагында интегүчеләр? Кайлардадыр безнең кебек планеталар, башка төрле кешеләр бар микән? Бәлки алар без чишә алмаган мәсьәләләрне күптән чишкәннәрдер, үзәкләрендәге яман бер шешне күптән инде алып ташлаганнардыр?
Хәер, алай микән? Чит планетада яшәү булган сурәттә дә, алар барыбер бездән дә алгарак китмәгәннәрдер. Чөнки, галимнәр әйтүе буенча, Җиһан бер зур, бөек шартлаудан яралган. Димәк, без бер үк вакытта барлыкка килгәнбез. Вакыт төшенчәсе бер үк, дисәк, бездән тәҗрибәлерәк булулары икеле.
Чит илгә барганчы, анда әллә нинди башка затлы тормыштыр дип уйлыйбыз башта. Ә барып күргәч, анда да шундый ук кайгы, шундый ук шатлык, шундый ук хисләр, шундый ук кешеләр икәнне аңлыйбыз. Анда да елгалар бездәгечә ага, тормыш та бездәгедәй авыр һәм катлаулы. Кайбер әйберләр ялтыравыклы булып күренер, кайбер ризык тәмлерәк тоелыр, әмма кайсы илгә генә барма, анда да шулай ук кайгыдан елыйлар, хатыннар да бала тапканда интегәләр һәм кычкыралар.
Кайвакыт шулкадәр ярдәмсез һәм чарасыз каласың – җаваплылык та үз өстеңә төшә, мөмкинлекләрең дә чамалы була, үткәннәрнең тәэсиреннән дә беркая китә алмыйсың, бүгенге көндә нинди адым ясарга тиешлегеңне дә төгәл аңламыйсың, ә иртәгә нәрсә көткәнен һәм бүгенге гамәлең өчен иртәгә нинди бәяләмә язган – бөтенләй белмисең.
Киләчәк куркыта, чөнки анда билгесезлек. Ничек кенә мин-минлеге зур булмасын, билгесезлек каршында кешедә үз-үзенә ышану кими. Ни гаҗәп, үткән еллар да куркыта, чөнки хәтер тынгы бирми һәм кайвакыт җанны өшетердәй хатирәләр калка. Шулай итеп, киләчәктән курку кешенең үзенә ышанып җитмәүдән башлана, үткәннәрдән исә кеше үзенең элек кылган гамәлләрен искә алып котсыз кала.
Ә хәзерге вакыт? Бүгенге көн? Менә шушы мәл? Куркытмый бит. Әмма бүгенге көн узган көннәр белән киләчәкне тоташтыра. Узган гомер куркытырмы, киләчәк куркынычракмы – нәкъ менә хәзер хәл ителергә мөмкин...

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: