Каршылыклар кыры (дәвамы)

12. Бистә кызы Нәсимә

Бүген кичке дүрткә чаклы тәүге тапкыр увольнение, ирек алдылар. Бу – полкның спорт бәйгесендә җиңүчеләрне кызыксындыру бүләге иде. Кичә, батальон солдатларының биш чакрымга узышында, сабыр Тамби көтмәгәндә беренче булып килде, Әлфис – икенче.

Ә иртән полк буенча кизү торучы офицер, махсус инструктаж үткәргәндә: «Бистәгә чыккач, бер-берегездән аеры йөрмәгез. Безнең дошманнарыбыз җитәрлек монда. Аракы-мазар эчүдән Алла сакласын үзегезне! Туп-туры губага гына олагырсыз... атна-ун көнгә! Поняли?» – дип, колакларына нык кына киртләп куйды.

Кызылсу бистәсендә узган гасырның утызынчы елларында кулаклыкка чыгарылып, Россия үзәгеннән сөрелгән кешеләр яши. Командирлар, сак булыгыз, араларында шпион-шымчылар очравы ихтимал, дип, гел тукып торалар шулай. Кыргызлардан гайре, урыслар, хохоллар да яши биредә. Татарлардан исә кайсыдыр ягы белән күңел түренә кереп калган Шаһинур атлы шаян, пәһлеван абзый бар бит әле. Озак юанып тормады солдат: кибеттән күчтәнәчкә берәр кило кәнфит үлчәтте дә Чабаннар урамын эзләп китте. Финский өй сыман җыйнак кына йортны тиз тапты. Ишекне шакыса, аны гына көтеп торгандай, бусагада – хуҗа үзе!

– Бәй, Әлфис дустым түгелме соң ?! Ник болай озак килмичә тора икән бу, дип уйлап кына утыра идем сине. Онытып та бетергәндер Шаһинур абзасын, мәйтәм... Әйдүк, энем, түрдән уз! Өйдә үзем генә, – диде ул, элеккечә елмаеп.

– Беләсеңме, энем, үзебезнекеләрне, татарларны, диюем, күрмәгәнгә бишбылтыр. Туган ягыма да кайтканым юк... Аның особый сәбәбе бар...

Ул шулай, кухня белән зал арасында йөри-йөри, табын хәстәрләгән көйгә, туктаусыз сөйләнә. Сүз чишмәсе һич бетмәс төсле, мөмкин булганда, эчендәгесен җәтрәк бүлешергә ашыга сыман. Аракы шешәсеннән стаканнарны мөлдерәмә тутырып, тансык кунагын үтереп кыстарга керешкәч кенә, сагыну-җирсү хисләреннән тыелып торды.

Әлфис:

– Шаһинур абый, син бит үзең дә солдат кеше, безгә бер йотым да кабарга ярамаганын беләсең. Бүген, җитмәсә, дежурда капитан Бураев... Бетләшкән адәм... Рентген аша үткәргәндәй, бик каты тикшереп кертә, – дигәч, аңлады, артыгын үгетләп-нитеп тормыйча, үзенекен, күңелен тынгысызлап торганын дәвам итте:

– Алай булса, энем, кыстамыйм... Беләсеңме, мин үзем дә, синең кебек, шушы частьта хезмәт иттем бит заманында. Аннан котылуга, КПП тирәсендә тулганып йөри торган бер марҗа койрыгыма чатыр ябышты да, калырга туры килде монда... Бөтенләйгә дип кем уйлаган?.. Балабыз булды. Кызым быел кулинария техникумын бетерә, шөкер. Анасы бик димләде инде аш-су эшенә. Үзе дә, Серафиманы әйтүем, сталавайда повар булып эшләгәч...Табышлы, чумаралы эш, дип инде... кызыгып...

– Апа соң үзе бераз татарча беләме? – дип сүз кыстырып өлгерде Әлфис, хуҗа сөйләвеннән туктап, беравык чәйнек белән кайнашкан арада.

– Белә ди сиңа... Подаука[1]... – диде кинәт кенә күркәсе кабарган Шаһинур абзый һәм сабырлыгын җыеп, бераз уйланып торды.

– Аңлавын чүтеки аңыштырадыр, әмма сөйләшә белми... Теләми дә... Ә менә кызым, Нәсимәм, Аллага шөкер, татарча теләсә кемне сатып җибәрә. Урысчасын инде әйткән дә юк... Мин бит гомер буе кирпеч заводында каравылчы булып эшлим. Гел төнге сменада. Көндезләрен кызым белән икәү генә калабыз. Фима тәүлек буена сталаваенда... Менә шунда, бишектән башлап дигәндәй, аны карап, уйнап мәш килгән арада, әүвәл үзебезнең телгә өйрәттем мин аны... Кызым акыллы, уңган, үземә охшаган...

Шаһинур абзый, кәефе килеп, гөрелдәп көлеп куйды. Ул, тагын кызы белән мактанып, нидер сөйли башлаган иде дә, кисәк кенә ишегалды тәрәзенә үрелде. Капкадан, җил-җил атлап, яшь кенә бер кыз кереп килә иде.

– Әтием, беләсеңме, – дип, керә-керешкә нидер әйтергә талпынып торган унҗиде-унсигез яшьләрдәге ул кыз, өйдә чит кеше барлыгын шәйләп алгач, ятсынып, шым булды.

Ул, җәһәт кенә, караңгы почмакка авызы каплаулы ике чиләк кертеп, урнаштырып мәш килгән арада:

– Менә минем Нәсимәм шушы була инде, – дип таныштырды хуҗа, эчке горурлыгын яшерә алмыйча, тешләрен балкытып, елмая-елмая. – Бу абыең Татарстаннан, кызым, үзебезнең кеше. – Нәсимә, егеткә көләч күзләре белән тиз генә карап алды да, матур кашларын дугаландырып: «шулаймыни», дигәндәй, ихластан елмая төшеп, саф татарча итеп, «Исәнмесез!» дип сәламләде.

Әлфис эчкерсез сәламләүгә каршы баш кагып куйды куюын, әмма авызыннан сүз чыкмады, тамагына нидер утырды сыман. Чибәр кызны күрүгә, телсез калды инде! Үзе, күз тидерүдән курыккандай, карашын шундук аңардан читкә алырга тырышты. Атасы алдында текәлеп кату килешәме соң? Күреп өлгергән хәтлесе дә бик җиткән: егетнең йөрәген әллә нишләтеп, көйдереп алды әле...Татар белән урыстан туган балалар күп очракта матур була, дигәннәре дөрес микән әллә? Аның бөдрәләнеп торган сап-сары чәче, күкчәчәк төсендәге зәңгәр күзләре, алма кебек тыгыз күкрәкләре анасыннандыр, мөгаен. Бер тимгелсез карасу түгәрәк йөзе, киң тигез маңгае – ата кешедән булырга кирәк. Килешле, почык борыны, тигез уелган алсу иреннәре ачылып киткәндә, җем-җем итеп күренгән вак кына ак тешләре тагын! Җикән камыштай буй-сыны, коеп куйгандай тыгыз балтырлы төз аяклары ихтыярсыздан күз карашын үзенә җәлеп итеп тора. Һәрхәлдә кунакта үзен мөмкин кадәр бохар песиедәй тыйнак кына тотарга тырышкан солдат егеткә, нишләсен, бик кыенга туры килде, гел тотлыга ук башлады, энә өстендә утырган кебек тойды үзен...

Ә Нәсимәнең аңарда эше юк сыман; ул, ак чәчәкле алъяпкычын бәйләп, табын тирәсендә йөрде, җыештырды, сөртте, яңарак тәм-том өстәде. Озын, куе керфекләре арасыннан кунак егеткә күз сирпеп тә алгалады.

Ул арада аркылыга җәелгән, дигәндәй, юантык гәүдәле, сары чәчләрен кыска итеп кистергән хатын кайтып керде. Ике кулындагы ике зур сумкасын, сукрана-сукрана, идәнгә тарсылдатып кую белән үк, моның хуҗабикә икәнен чамаларга була иде. Кунакка авыр күз карашы белән маңгай астыннан сөзеп кенә карап алды. Исәнме юк, саумы юк. Кәефле Шаһинур абзый да ничектер чүгә төште, сөйләшүе тыенкырак була барды. Аракы шешәсе дә өстәлдән гаип булды.

Әлфис, үзенең бөтенләй җайсыз, артык кашык хәлендә калуын тоеп, озак утыра алмады, сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, урыныннан күтәрелде. Җиткән кыз янында күз тозайтып күпме утырырга мөмкин? Шаһинур абзый да бу юлы әллә ни кыстап тормады.

– Син, энем, Фиманың караңгы чыраена... ни ...игътибар итмә. Шундыйрак инде ул. Хезмәте дә авыр... Килеп йөр, бер дә аптырама. Шат булырбыз, – диде ул, озата чыккач берникадәр уңайсызлана төшеп.

Әлфиснең сержант билгеләгән «икс» сәгатькә чаклы буш вакыты бар иде әле. Ул, ашыкмый гына, урам буйлап китте. Әллә ни кызыгырлык, хозурланып йөрерлек түгел иде бу район үзәге. Урамнары комлы, машина-мазар узса, соры тузан дивары, хәрәкәтсез калып, озак басып кала. Бер-ике урында хакимият урнашкан мәһабәт ташпулатлар очрады да, ерактан гына кемнеңдер бюсты, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәл күзгә чалынды. Саман йортларның авылныкыннан артык җире юк. Ә менә фонтаны атып торган кечкенә генә бакча эсседә бик җайлы урын иде. Патруль күзеннән читтәрәк тору өчен дә яхшы. Әлфис шунда кереп утырды. Галстугын ычкындыра төште, фуражкасын салып куйды... Биредә инде әле генә күргәннәрен, татлы кичерешләрен бер ноктага тупларга, тәмләп уйланырга мөмкин иде. Күз алдыннан Нәсимә сурәте китми дә китми инде менә! Бистә кызы булса да, шәһәр гүзәлләре бер читтә торсын! Күңелен әллә нишләтте бит әле!.. Әлфис бу урында үзен-үзе шелтәләп куйды. Әйтерсең лә моңарчы кыз әсәре күрмәгән, һаман шуның белән шашып утыр, имеш. Әнә, яннан гына нинди матурлары узгалый. Каш сикертеп, күз генә кыс! Бу бистәдә хатын-кыз артык хөр яши, ир-ат белән үзен бик иркен тота, җилбәзәк халык, диюләре дөрестер...Талгын, тымызык кичләрдә КПП янына да көтүләре белән җыела ич алар. Куып бетерерлек түгел. Дневальный булып капка саклаганда, үзенә соң сүз катучы чибәрләр булмадымыни?! Бүтәннәргә дә койма аркылы очрашу урыны билгеләгән кәгазь кисәкләре ыргыталар, әллә ниләр ишарәләп, кул изиләр. «Картлач»ларның кайберләре ул тәтәйләр янына, караңгылык кочагына чыгып та кергәли... Шаһинур абый да, асылда, шул май кичләренең баш әйләндерерлек, исерткеч мизгелләренең бер «корбаны» ич инде... Әнә, хәзер үкенеп бетә алмый бугай. Әлфис үзе исә, Нәсимәне ничек кенә күрергә тилмерсә дә, кылануы кырга сыймаган чытлык кызлар кебек, КПП тирәсендә буталып, болганып йөрүен һич теләмәс иде аның. Һичкайчан! Һичничек!

***

...Әлфиснең иманы камил, бу вакытлы мавыгу гына түгел, һич түгел; омтылышы чын сөюгә, кичерешләре ихласка охшаган иде. Беренче күргән көннән башлап бөтен җаны-тәне белән, утка очкан күбәләктәй, шул кызга талпына ич хәзер. Төшләренә кереп йөдәтә чукынчык. Әрнеткеч газапларга, оҗмах ләззәтләренә сала. Янәшәдә генә күңелеңне җылытып, яктыртып торган, җанга тансык, якын кешең булгач, авырлыклар да җиңелрәк кичерелә икән ул. Солдат хезмәте дә, аңа бәйләнешле борчулар да, мәшәкатьләр дә арткы планга чигенә, күчә икән... Берсендә полк байрагы постында басып тора иде. Карадан да кара төннең таңга авышкан чагы. Йокының иң татлы вакыты. Күз кабакларын нидер баса, авырлык аска тарта...Изрәп китмәс өчен, эченнән генә ниндидер шигырь укый-укый, карашын караңгы тәрәзгә текәде. Һәм... Бу нинди могҗиза! Бер мәлне анда, экрандагы төсле, аерым-ачык итеп Нәсимәнең серле, матур күзләрен шәйләде Әлфис! Карашыннан зәңгәрсу кайнар очкыннар чәчрәп торамыни! Кыз, кулларын сузып, бәрхет тавыш белән, назлы елмаеп, «Әлфис», диде. Аннары тагы да көчлерәк итеп, нидәндер кисәткәндәй, хәвефле тавыш белән «Әлфис!» дип иңрәде. Шул тавышка дерт итеп сискәнеп китте дә солдат, күзләрен ачты. Йә, Алла! Куркуыннан эсселе-суыклы булды. Шабыр тиргә батты. Баскан килеш йокымсырап, әвен базына китеп бара түгелме соң?! Чыннан да, уй белән чынбарлык, хыял белән өн арасында бәргәләнеп, каравылда торган килеш беренче тапкыр йомшаклык күрсәтеп, хәрби антын, уставны боза язды ласа Әлфис Галимдаров. Аны исә бәладән шул ук Нәсимә, аның чишмәдәй челтерәгән тавышы коткарып калды түгелме?! Үз колаклары белән ишетте бит... Алайса, төшендә күргән булып чыга... Менә бит ничекләр саташтыра, юлдан яздыра шайтан кыз! Бетерә бит! Шул рәвешле, шөбһәле уйларында буталган солдат фани дөньясын оныта башлады. Урыны ул түгел ләса! Һәрхәлдә, егет, уяулыгын көчәйтеп, Нәсимәнең сихерләп торган сурәтен, сынын күз алдыннан куарга тырышты. Әмма ләкин бергә булган минутларны, аның сурәтен ничек кенә куып таратырга тырышмасын, алар, аның ихтыярына буйсынмыйча, бер-бер артлы исенә килеп төшә дә каядыр ымсындырып өнди, хыял диңгезенә тарта, өстери иде. Их, хыялда түгел, өнеңдә ешрак күрсәң икән ул кызны! Ике арада таш койма шул.

Өметсез – шайтан, ди... Беркөнне Рәмзигә бистәнең төзү материаллары кибетеннән такта төяп кайтырга әмер булган да, ничектер батырлыгы җитеп, подполковник Сергеевтан кулдашка Әлфис Галимдаровны җибәрүен сораган. Дөресрәге, Әлфис үзе, шундый вариант әйтеп, үтенеп, котыртып, Рәмзинең күптән күзен ачырмады инде. Рөхсәт биргән бит теге!

Йөк машинасына утырып, иртән үзәк мәйданга килеп туктадылар. Кибет ачылмаган иде әле. Солдатның нәрсә аның, үзе рәхәт чигеп ял итә, күзе үткән-сүткәннән китми. Кинәт Әлфиснең очлы күзләре бик тә таныш кыз сынын шәйләп алды. Тукта, Нәсимә түгелме соң бу? Ул ич, ул, ул! Әлфис, шатлыгыннан кулын сузып, кычкырмакчы була, сүзе чыкмый, теле аңкавына ябышкан! Ул арада, зәңгәрсу күлмәкле, ак танкеткалар кигән кыз тыкрыкка җитеп бара. Китә бит, югала! Җан ачысы белән «Нәсимә!» дип чыккан өне бөтен мәйданны яңгыратты кебек. Кыз, туктап, борылып карады. Әлфис, аның янына чабып килгән хутка, ашыгуыннан, артык нәзакәтлек күрсәтмичә генә, якын итеп: «Сәлам!» дип ычкындырды.

Тәрбияле кыз, бөтен шартын китереп, «Исәнмесез! – дип җаваплады да калганын сихерле, матур елмаюы белән тулыландырды.

Икесе дә, бүтән ни әйтергә белми, сүзсез калдылар һәм, машина янындагыларның комсыз күз карашын тойган хәлдә, акрын гына алга таба атладылар. Әлфис, кызның кулында пар чиләкләр күрүгә, ярый әле: «Кая барасың?» – дип, мәгънәсез сорау бирүдән тыелып өлгергән. Болай да аңлашыла ич, әнисенең кушуы буенча, ашханә сукмагын таптый, чучкаларына аш-су калдыгы ташый. Башына яшел яулык бәйләгән хуҗабикә кыз Әлфискә шулкадәр кызганыч булып тоелды бу юлы... Ык-мык иткәннән соң гына, аңга килеп, Шаһинур абзыйның, Фима апаның хәл-әхвәлен сорашкан булды. Әйбәт кенә яшиләр икән... Нәсимәнең генә уйлары әллә кайда йөри.

– Сезнең формагыз теге вакытта башка төрле иде. Матуррак та... Ботинкаларыгыз да ялт итеп тора иде, – диде ул, карашын яшерә төшеп, җитди итеп. Димәк, теге көнне артык текәлеп карамаган булып кыланса да, егет аны барыбер җәлеп иткән, бер генә вак-төякне дә күзеннән ычкындырмаган. Бусы – уңай күренеш. Һәрхәлдә кыз аңа карата битараф булмаска охшаган. Мөнәсәбәтнең җылырагына да өмет бар, димәк.

– Монысы – эш киеме... Товар төяргә килгән идек. Парадный формам алай бик ошый икән, икенче очрашуга шуны киеп килермен. Сугышчан медальләр тагып! –дип, теленә салынды егет. Шушы чүп кенә, булыр-булмас шаярту да кызның күңеленә тиде бит, ул матур итеп көлеп җибәрде. Көлүе дә, кинәт кенә җиргә сибелгән көмеш тәңкәләрмени, үзенә бер аерым, челтерәп тора икән. Ике арадагы киеренкелек, булмагандай, бетте дә китте. Алай гынамы, ничектер күзгә күренмәс багланыш җепләре ялганды төсле ике яшь йөрәк арасында. Әйе, шулай да булгалый: бер-береңә карашып, берничә сүз алышуга, йөрәгенә яткан, ошаткан кыз белән тагы да очрашу, мәхәббәт хисләрен ялгау мөмкинлеген шул ук минутында (кая ул!) секундында бөтен барлыгы, йөрәге белән тоя-сизә башлый гаярь егет.

Беренче очрашуда, ни турында гына тел тибрәтсәң дә, сөйгәнеңнең һәрбер сүзе барыннан да мөһимрәк кебек тоела, эчтән генә кабатлый-кабатлый, аның асыл мәгънәсенә төшенергә, фикеренең төбенә төшәргә омтыласың.

Мәйдан уртасындагы атаклы революционер, полководец Михаил Фрунзе бюсты икесенә дә күңелле гәпне дәвам иттерергә сәбәп булды. Аның үткен карашлы кыю, батыр йөзенә карап тукталдылар. Кыргызстан башкаласы, шушы шәһәрдә туып-үскән Фрунзеның исемен йөрткәнен белә Нәсимә, әмма музей-йортында булганы юк икән әле.

Әлфис, әллә ни исе китмичә генә:

– Безнең батальонны алып барганнар иде анда, – дип әйтүгә, кыз аңа, үзе дә сизмәстән, алтын каурыйлы бәхет кошын эләктергән кешегә карагандай карап куйды һәм, үкенеч белән:

– Кай арада?! Без монда яшәп тә... Сөйлә әле, ниләр бар соң анда?

– Ниләр, дип... Ул туган йорт үзе бик яхшы сакланган. Дивары саманнан... Түбәсе камыш белән ябылган, – дип башлады Әлфис тыныч кына, Нәсимәнең уй-кичерешен аяп, артык шапырынмый гына. Бераздан, кызның күңелен күтәрү өчен булса кирәк:

– Сезнең йортка охшаган бераз. Матур, таза йорт, – дип тә өстәде.

Аннары ул, кызның, ихластан кызыксынып: «Әйдә, сөйлә, дәвам ит», дигән карашын тотып алгач, тагын да дәртләнеп сөйләп китте:

– Беләсеңме, Нәсимә, 1967 елда, өстенә гөмбәз сыман тагын бик зур истәлек бинасы төзеп, шуның түбәсе астында калдырганнар ул музей-йортны. Искиткеч шәп чыккан! Менә шунысы миңа аеруча ошады... Фрунзе шәһәренең баштагы исеме Бишкәк булган бит. «Биш күк» дигәнне аңлата икән ул. Татарча «биш түбә» дип тәрҗемә ителә. Саф татарча сүзләр еш очрый бу якларда. Бистәгезнең исеме дә бит тач татарча: Кызылсу, – дип горурланып, илһамланып сөйләде Әлфис, үзен яратып, дикъкать белән тыңлаучы булгач.

– Кызы-ык, – дип сузды кыз. Без дә яшәгән булабыз инде шунда. Үз күзләрең белән барып күрсәң икән ул!

Әлфис аны юатып нидер әйтергә авызын ачкан гына иде, кибет ягыннан машина гудогы яңгырады. Икесе дә дерт итеп сискәнеп киттеләр. Теләр-теләмәс кенә аерылыштылар. Китеп барганда, Нәсимә кырт борылды да:

– Безгә тагын кил, Әлфис! Әти дә сине ошаткан! – диде, ымсындыргыч, яңгыравыклы матур тавыш белән.

Менә бит, шул гап-гади сүзләр аша күңелдәгесен әйтте дә салды зирәк кыз. «Әти дә...» диме?! Бу бит инде, бу бит инде: «Мин сине ошаттым», дигәнне аңлата!

Бәхетле Әлфис Рәмзигә боларны сөйләмичә түзмәде. Хәер, пошмас җанның моңа гына әллә ни исе китмәде бугай. Татар кызымыни, дип кенә сорады да көлемсерәп бетерде. Аның өчен шунысы әһәмиятлерәк тә иде булса кирәк.

...Аларга тагы очрашу насыйп булды. Кайсыдыр совхоздагы алма бакчасы уңышын җыюда катнашканы һәм удар эшләгәне өчен, Әлфисне тагын бер тапкыр увольнение белән бүләкләделәр. Алма дигәннән, юл кырыйларында, бүтән төрле агач булмагандай, гел купшы алмагачлар гына тезелеп киткән бу төбәктә. Ботаклары җимешеннән сыгылып тора. Машинада тирбәлеп барган көе генә, үрелеп өз дә ал. Әлеге хуҗалыктагысы йөзәр гектар бардыр, мөгаен. Дүрт йөк машинасына төяп кайтардылар полкка. Хәрби шәһәрчекнең карыны зур бит аның. Һәм менә шул өмәнең әҗере: ике көннән соң, Әлфис бүген тагын бистәгә чыга. Аның кебек үк өзелеп көткән кеше булмагандыр ул тансык сәгатьләрне. Район үзәгенә аяк басуга, чапты гына Әлфис күңеленә якын, сөйкемле, матур урамга. Бу юлы бөтенесе дә өйдә иде. Шаһинур абзый, гадәтенчә, ихластан шау килеп каршылады. Хуҗабикә генә элеккечә чытык чыраен үзгәртмәде, сәламенә каршы ике катлы симез ияген сизелер-сизелмәс кагып кына куйды. Ә Нәсимә, өлкәннәр күрмәгәндә генә, шатлыктан балкып, күзләрен тутырып карап алды. Чәй эчкән булдылар. Табында Фима баш булганга, урысча гына сөйләштеләр. Күңелсез, бик күңелсез иде Әлфискә. Ул бит берәр ничек Нәсимәнең үзен генә очратырмын дип, очынып килгән иде. Йөрәк түрендә тарсылдаган мөкатдәс, газиз сүзләрен әйтермен, дигән иде. Ул, үзенә китәргә вакыт җитүен сиздерергә тырышып, каршыдагы дивар сәгатенә еш кына күз төшергәләде. Аннан соң, рәхмәт әйтеп, табыннан бөтенләй торып басты. Янәсе, дембельгә кечерәк кенә чемодан алу өчен, кирәкле кибетен табасы бар әле. Шунда Шаһинур абзый, белепме, белмичәме, Әлфис өчен бик тә кирәкле игелек кылды – кызына борылып:

– Бар, булмаса, кызым, күрсәтеп җибәр ул кибетне солдат абыеңа. Адашып, вакытын әрәм итмәсен, – диде һәм үзе, хатынның үтергеч карашы белән очрашмас өчен, сигарет кабына үрелгән булды. Фиманың авыр күз карашы астында урамга чыктылар.

Нәсимә дә бу юлы, һич булмаганча, бик уйчан, ямансу, сагышлы иде:

– Туган ягыңа китәргә дә җыенасыңдыр инде, Әлфис? – диде ул, чатка борылгач. Бу – мине ташлап китәсең инде, аерылышабызмы инде шулай дип сораган кебек аңлашылды.

– Сыер да ашаган җиренә кайта бит, – дип шаяртып котылмакчы иде Әлфис. Әмма, ничектер, бер дә кызык килеп чыкмады бу. Хәтта елмаю да уятмады.

– Ә минем сезнең якларга бик тә барасым килә. Туган-тумачабыз күп анда, ди әтием. Арчаны да сөйләп туймый үзе, – диде Нәсимә, никтер хафалы гына көрсенеп. 

– Әйдә, поездга утыртам да алып кайтам, – дип, уенын-чынын кушып әйтте Әлфис. Үзе, сүзләренең нәтиҗәсен белергә теләп, яшертен генә кызга күз салды. Ике арадагы мөнәсәбәтләрнең чын асылын, киләчәген аермачык әйтеп бирә торган хәлиткеч минутлар иде бу. Бергә булырга, кавышырга, мөнәсәбәтләрне дәвам иттерергә әзерме алар? Мәхәббәт аңлатканчы, шул мәсьәләне чишәсе бар иде әле.

Кибеткә барып җиттеләр. Моңсу гына елмаеп саубуллаштылар. Нәсимә әйтеп кенә бетермәде: Фима җиткән кызын директор урынбасарының улына килештереп куйган икән инде. Хәзер гел шул турыда бәхәсләшә, ызгыша ир белән хатын. Атасы кызын кияүгә биргән сурәттә, үз милләттәше белән генә никахлаштыру ягында. Әмма татарлар бөтенләй яшәми диярлек ич бистәдә. Кайдан табасың аларны? Әлфисне исә бөтенләй чутка кертмиләр. Солдатның шинеле дә шәүләсе генә ич аның: бүген бар, службасы бетте исә, иртәгесен койрыгын да тота алмассың. Биредә Урта Азия, аның җимерелмәс гореф-гадәтләре, йолалары, гасырлык кануннары патшалык итә иде шул.

Бәхетенә, Әлфис бу четерекле хәлләрдән хәбәрдар түгел иде әле. Ул алдагысы турында уйлап та бирми, кайгыртмый-нитми, тиздән очрашуларга гына өмет баглый иде. Шуңа ышанып, хыял диңгезендә йөзә иде...

 

 


[1]  Подаука (диал.) – бер потлы чиләк.

 

13. Чучкалар арасында

Тянь-шань тавы тезмәләренең Чу үзәнлегендә җәй. Челлә. Утыз-кырык градуслы кызуда тәннән бертуктаусыз тозлы тир ага, кичә генә юган гимнастёрканың муен-җилкә тирәсе тоздан агарып ката. Cусаудан авыз кибә, иреннәр чатнап бетә: солдатлар әледән-әле билгә тагылган су фляжкаларына үрелә. Машина юдыра торган насослар янында чыпырдашалар. Әмма файдасыз – манма су булган киемнәре минут эчендә шытырдап кибә... авызда төкерек калмый. Ә төннәрен исә шуның киресе – таулардан искән әче суык җил үзәгеңә үтә, бәгыреңне кискәли. Казармада бер кат юрган астына суык үрмәли. Каравылда торганнарның эшләре тагын да мөшкел: шинель аркылы да калтырата, дерелдәтә, өшетә. Кыргыз иленең шундый тотрыксыз һава торышын сүгеп, каргап телгә алмаган кеше калмагандыр частьта.

Ираклий Гелашвилига исә барыбер. Кавказ тауларында моның ише генә тәмуг эсселәрен яисә чатнама зыкы суыкларын күрмәгәнме соң ул? Монда да җаен тапты. Көндезләрен коедан алып, өстенә чиләкләп салкын су коя, рәхәтләнеп трусик-майкадан йөри. Кичләрен җылы курткасына төренә. Хәрби кием йөртү формасын бозасың, дип, өстендә торучы юк чөнки. Гелашвили – полк улы кебек, аның ирекле солдаты, үзе теләп хезмәт итүче. Плацта һәркемгә көнлек наряд билгеләнә торган иртәнге разводка теләсә чыга, теләмәсә – юк. Физик күнегүләр дә аның өчен түгел.

Ялгыз ата бүре сыман, частьтан читтәрәк эшли Гелашвили.

Төгәлрәге, шунда ук, теге якта гына, карлыгач оясы сыман, таш коймага сыланып ук торган дуңгыз фермасында, иркен, киң каралты-кура эчендә яши. Шунда аның бәләкәй генә алачыгы. Горур Кавказ егетен, гомерендә күрмәгән бу шакшы җанварны карап, астын-өстен чистартып, тазартып торыр дип кем уйлаган? Армиягә шуның өчен ашкындымыни ул?! Бирегә, Кызылсуга җитеп килгәндә, никрутлар белән нык кына салып, канга батып сугышканда, касыгына, җан җиренә типтеләр аның. Әзмәвернекедәй эре гәүдәсе урталай бөгелеп кенә төште. Госпитальдә операциядән соң табиблар, һичсүз яраксызга чыгарып, «комиссовать» иттеләр, ягъни сәламәтлеге какшау сәбәпле, ак билет тоттырдылар, кайтып китәргә җыен, диделәр. 

– Минме?! – дип, елый-елый талашты Гелашвили. – Мин хезмәт итәргә килдем. Солдат булырга! Срогым тулмыйча ни йөзем белән өйгә кайтыйм? Ничек кеше күзенә күреним бу килеш?

Ул палатада үкереп ятканда, шулай дип үзенең булачак кәләшен күздә тотып әйтте. Дөрестән дә, имгәк сыңары булып кайтсынмы?! Ул аңа әзер түгел иде. Аның шулкадәр әрнеп сыкравы ни кырыс, каты холыклы полк командирының да күңелен йомшартты хәтта, әйдә, бездә калсын! Риза булса, дуңгызлар карар, диде. Разый булды Ираклий. Койма аша гына, менә ел ярым инде унбишләп чучка асрый, ирекле казак төсле. Ашханәгә аннан байтак кына ите, салосы кереп тора. Үзе дә тук, эше дә бара. Көмешкә ясарга да өйрәнде. Грузиннар якташлыгының җыелып, озын көйләр көйләп утыра торган җайлы урынына әверелде бу сасы ферма. Хәер, җыен офицер халкы да борынын җыермый әле моннан. Хәрби шәһәрчектәге гаугачыл, усал хуҗабикәләреннән качып, бирегә сыпырта шәрабсөяр елгыр командирлар. Төннәрен теләсә кайчан ферма капкасын кагулары ихтимал.

Бүген, шомлы караңгы төндә, дембель кителенә танк силуэты төшерелгән кара погон тегеп утырганда, тышкы якта ниндидер кыштырдау тавышы колагына чалынды Гелашвилиның. Өстәл астында йокымсыраган мәче хәтле генә эте дә чәңгелдәп куйгандай булды. Үзенчә кисәтә, янәсе. Анысы өчен дә рәхмәт инде. Ул әнчектән артыгын көтеп булмый. Сарык чаклы зур алабае ферма тирәсенә һичкемне якын китерми иде элек. Аны, бу урында усал эт асрарга рөхсәт ителми, дип, күпсенеп, кухня башлыгы прапорщик Негодя алып китте. Хәзер бәйдә аның коттеджын саклый, диләр. Шул яраткан «Байкал»ын исенә төшереп, сагынудан көрсенеп куйды Ираклий. Шулай да кем булыр бу? Берәр якташыдыр инде, алар шакып-нитеп мәшәкатьләнми... Эшен бүлеп, кинәт ачылган ишеккә күз төшерсә – шаклар катуыннан аягүрә торып басты хәтта! Анда – һич көтелмәгән кунак – полкны умарта оясыдай гөж китергән качкын Гардин басып тора иде.

– Фигура?!. Син кайдан болай?

Исен-акылын җыеп әйткән беренче сүзләре шул булды хуҗаның.

Теге алан-йолан каранды да, көтмәгәндә, дөп итеп идәнгә тезләнде:

– Коткар, зинһар, Ираклий! Бер-ике көнгә генә! Тавыш-гауга басылганчы...Буш итмәм! Акчам бар минем. Анттыр менә!

– Ярый, бер кичкә кер мичкә, ди. Аннан соң нишләргә уйлыйсың? Гомумән, котелогың белән уйлап эшләдеңме син бу гамәлеңне, ә?! – дип, чиктән тыш гаҗәпләнеп тә, ярсып та сорады мал караучы, «башыңдагы шөрепләрең коелып беткән синең», дигәндәй, баш түбәсенә имән бармагы белән бәргәләп.

– Нитмә инде, Ираклий! Хәзер соң бит инде ул хакта уйланып торырга. Тотсалар – хана ич миңа. Трибунал!

– ...Ну, хорош! Минем хәзер ферма тирәсен әйләнәсем бар. Хәбәр-хәтәр юкмы... Нидер чәйнәргә дисәң инде, әнә – ботка, ипи. Йә, йә, курыкма юкка! Сатарга җыенмыйм! – дип, ишек бавына тотынуга, дезертир мәче тычканга ташланган төсле, ризыкка ыргылды да, иреннәрен әпе-чөпе китереп, авызын мүкелдәтергә кереште.

Ираклий, кесә фонарен кабызып, әйләнә-тирәне күзәтеп чыгасы урында, капка төбендә туктап, тирән уйга чумды. Тирә-юньдә пычак белән кисеп алырлык дөм караңгы. Нишләргә? Качкын сыңарының бу кабахәт адымын бөтен күңеле белән кабул итә алмый иде ул. Кара син мөртәтне, үзен Советлар Союзы буенча бетереп эзләгәндә, ничек монда килеп яшеренергә башына килгән диген. Борын төбендәгене һичкем эзләргә уйламый, билгеле. Фигураның, үгез кебек тазалыгы белән, армиядә хезмәт итәсе килми! Нибары бер елга бит! Анысына да түземлеге төкәнгән. Ә менә үзе, Гелашвили, киресенчә, армиядә калу өчен нинди генә кимсенүләргә бармады. Икенче яктан караганда, ул монда, ферма биләмәсендә хуҗа кеше, эт урынына тибеп куып чыгарса, Кавказ йоласы буенча кунакка хөрмәт күрсәтмәгән, канаты астына алып, кунар урын бирмәгән кебек була. Аның турында тиешле җиргә хәбәр итсәң, әләккә, донос ясауга кермиме соң бу? ...Нинди булса да ныклы карарга килүдән гаҗизләнеп, иртәгәсен ишәк кайгырткан дигәндәй, янә өйгә керде. Качкынны йөз төрле бүлемтекләрдән гыйбарәт каралтының азаккы башына, кукуруз чәкәннәре өстенә илтеп яткырды. Ябынырга иске тунын бирде.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: