Каршылыклар кыры (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

10. Качу

Ашханәдә аш пешерүче, җәйпәк борынлы үзбәк солдатыннан да бай кеше юк, диләр полкта. Штаб писаре бик яхшы белә инде аны. Туган ягыннан ай саен кесә тутырып акча ала ул. Бу айда да йөз сум килгән. Казарма артында үзе мактанып торган, кайтуга өйләнәм, акчаны калымга җыям мин, дип әйтеп әйтә ди. Бүтәннәр аптырашта, «ни өчен монда җыясың соң, өйдә генә торса, ярамыймыни?.. Тегенең җавабы бар: анда калса, абыйсы үзенә тотып бетерә, имеш. Аның да өйләнәсе бар икән. Сеңлем, һич аңламассың бу халыкны.

Ә менә Әлфис белән Фаикларга андый кысыр хәсрәт ике ятып бер төшенә дә керми. Кесәләрендә дә җилләр уйнап тора. Акча дигән шайтан булмаса, тагы да яхшырак әле: син ярлы, фәкыйрь, әмма ләкин ирекле: азат, акча галиҗәнапләренә һич буйсынмыйсың. Солдатның «эш хакы» дип, матур гына атала торган айлык бер-ике сум акча кисәге, запастагы биштәрне яңартып торырга: сабын, теш пастасы, энә-җеп, вакса сатып алырга мәҗбүр итәләр.

Якшәмбе – үзара җыелышып, шулар турында иркенләп сөйләшә торган көн ул. Хәрби кибеттән гражданкада сирәк очрый торган куертылган сөт, шуңа өстәп, печенье, вафли, җиде тиенлек «Ала-арча» исемле очсыз сигарет алып, берәр аулак урында истарәхәт кылалар.

Әле генә шау-гөр килеп утырган Фаик, катып беткән печенье кимерүеннән кисәк кенә туктады да, күзләрен ерактагы тауларга төбәгән килеш:

– Санцасть начальнигы бик бәйләнә башлады әле, егетләр! Кәефе китсә, татарва-фәлән, дип сүгенә. Шактый гына спиртның цамасыз бетүен үзенә әткән идем, шуңа котыра. Мин эцмим бит инде аны, – дип акланып, ачуыннан буш консерв банкасын корыч учында кәгазь бите кебек ботарлап ташлады...

– Интеллигенция халкын яратмыйлар инде анысы, – дип, сүзгә кушылды Әлфис. Бер ел гына хезмәт итүебездән көнләшәләр. Әле бит, үзебез кебек үк, яңа килгәннәр дә шулай мыгырдана. Кемнәрдер котырта, өстерә. Әнә, беркөнне, көндез, төрекмән малае автопаркта постта тора... Һәммәсе дә яныннан үтеп-сүтеп йөри. Аларга һич нәрсә әйтү юк. Ә мине, мылтык терәп: «Стой! Атам юкса!» дип туктатмакчы. Шундый ачуым килде. Ни өчен соң әле миңа гына аерым закон? Әйдә, ат, дим дә өстенә барам тегенең. Парктагы халык бөтенесе дә «ни булыр икән» дип карап катты... Ни булсын, сүгенә-сүгенә чигенде, мәнсез. Менә шулай каты торырга кирәк. Куркып, йомшаклыгыңны күрсәтсәң, отыры котыра ул «картлачлар». Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итик! Мәхлуклар хәленә калырга ярамый безгә, егетләр! Басымчакны басып алалар аны!

...Шулай дип ярсып, үчләнеп сөйләнгәндә, әллә кайдан гына капитан Васюков сурәте күз алдына килеп, нигәдер, оялгандай тынып калды. Никадәр генә ачык күңелле, эчендәге тышында булмасын, туганнарча дуслык хисләре берләштергән менә шушы кечкенә, тар даирәдән дә яшереп калдырган «сере» бар иде Әлфиснең...Үзенә һаман да тынгылык бирмәгән күңелен биләп, җанын каезлый торган сер...

Частька килеп урнашканның икенче көнендә, иртәнге ыгы-зыгыда ике яруслы караватларның аскы катындагы хуҗасы:

– Һу, вакыт беткән икән, син минекен дә... нит инде, – диде дә ашыгып китеп барды.

Ул «картлач» моны шундый гади генә итеп, һичнинди тавыш күтәрмичә, үтенгәндәй әйтте ки, Әлфис, үз караватын җыештыргач, аны-моны уйламый гына, шул дембельнекен дә рәтләргә кереште. Аннан гына кулым корымас әле, дип уйлап, үзен-үзе юатты ул. Кем дә күрми, бүтән солдатлар чыгып беткән иде инде. Шулчак әллә кайдан гына фуражкасын кулына тоткан, кыскарак буйлы, күзлекле, ак кырау төшкән көлсу чәчле, киң, ачык маңгайлы капитан килеп чыкты да:

– И не стыдно? – дигән шелтәле, аяусыз соравы белән Әлфисне фаш итте.

Әлфис ләм-мим! Офицер, кырыендагы артсыз урындыкка чүкте һәм нигәдер борчылып, дулкынлануыннан, казармада икәнен дә онытып, тәмәке кабызды.

– Утыр әле... Син инде бер генә тапкыр ялгыштым да башка кабатламам, дисеңдер. Бу бөтен яшь солдатларның хатасы! Нет, воин, бер бирештеңме, шулай дәвам итә инде ул. Әле соң түгел, аң бул, кешелегеңне югалтма! Теләсә нинди шартларда да!

Үкенеч, берничә айдан башка частька күчерделәр аны. Үстереп, майор чинында...

Шул кимсенүле хәлдән соң, аны күргән саен, «И не стыдно?!» дигән шелтә сүзләре кинәт кенә искә төшә торган булып калды. Тәмам үкендереп, җанын айкап алды ул шуның белән. Гомерлек сабак бирде.

...Плацта иртәнге сафка тезелеп, полк командирын көтәләр иде. Армиядәге язылмаган тәртип буенча, алгы рәттә, әлбәттә, беренче ел хезмәт итүчеләр. Икенче рәттә – «картлач»лар. Әлфиснең нәкъ артына туры килгән Котляров: «Аягыңны тигезлә!» дип, сәбәпсез бәйләнеп, аның тубыгына каты гына тибеп куйды. Авыртудан күз аллары караңгыланып китте Әлфиснең. Шулхәтле чыгырыннан чыкты ки, үзен-үзе белештермичә, борылып, йодрыгы белән, бар көченә тегенең күкрәгенә кундырды. Моны көтмәгән «картлач» нык кына чайкалып, арт чүмеченә утыра язды. Бу күренешкә шаһит булган сафтагылар җанланып китте. Кемдер сүгенде, кемдер көлеп куйды. Әлфиснең бу адымын эчтән генә хуплаучылар да күп иде. Хәтта «картлач» Назаровның:

– Хватит тебе, Котляров! Он же старше тебя! – дигән каты кисәтүе дә яңгырады.

Башлыгын-якасын рәтләп торган теге дембель сыңары:

– Ну ладно! Погоди! Караватың ишелеп төшмәсме әле! – дип, Әлфиснең колагына акрын гына ысылдап, янап тынды...

Бу бәрелешне якташлары да күреп торды ласа. Алар өчен әйбәт кенә гыйбрәт, сабак булгандыр ул. Хәер, бер алар өчен генәме?! Әмма ни генә булмасын, кешелек дәрәҗәсен яклауда үрнәк күрсәтте Әлфис...

Вак-төяк корткычлык юлына басты мөртәтләр. Йә тумбочкасының астын-өскә китерәләр, йә иртән торганда аяк чолгаулары булмый, тәмле йокыны бүлдереп, биткә сөлге ыргыталар... Боларына түзәргә була әле... Командирларга барып әләкләп булмый ич инде... Аннары, тора-бара ачулары басылды да бугай... Үч алырдай башка кешеләре табылдымы, белмәссең...

– ...Бакчы, грузиннар, әрмәннәр нинди бердәм. Берәрсенә ярамаган сүз катсалар, шундук «Кавказ!» дип, күкрәк кагып, якларга ташланалар. Латышлар тагы. Ничек дус, тату яшиләр һәм бер-берсен рәнҗетергә ирек бирмиләр. Алар безне дә бик ихтирам итә үзләре. Ну, урысларны яратмыйлар инде...

– Киномеханик Табидзе белән ...мөнәсәбәт яхшы безнең. Бүтәннәре дә кырын карамый..., – диде тыйнак кына Рәмзи.

– Күп калмады инде, егетләр! Онытмаган булсагыз, көзге дембель турындагы приказга кадәр йөз генә көн! Юк, азрак та әле... Урра! – дип шукланып алды Әлфис.

Әмма ура, дип лаф орырга иртәрәк иде шул әле. Эх, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса шул. Татарлар өстендә кара болытлар куерды. Җәйләрен таулардан сыдырылып төшеп, озонлы, саф һава алып килә торган, шифалы яңгыр болытлары түгел... Болар башка төрле, җанга тиеп, хәлне алып, тын-сулышны буа торган кара-кучкыл болытлар...

***

Укымышлы, зыялы кешеләр булып саналучылар бер алар гына түгел иде полкта. Әнә, Мәскәүле Степан Гардин. Югары уку йортын тәмамлап, фигуралы шуу буенча тренер булып эшләгән хәтта. Аның кушаматы да «Фигура». Һай, өтелде, этләнде соң аның белән командирлары, үзен дә сарык йоны урынына теттеләр, изделәр, кешелеген калдырмадылар. Ата ялкау. Һичнәрсә эшләргә теләми. Тәкәббер. Гел эредән сыптыра. Саташып, солдат кануннарын буташтыра. Элеккеге дан-абруен онытып торып, бүгенге солдат халәтен кабул итә белми. Менә шул мәскәүле бәлагә тарыды беркөнне:

– Кадак йоттым! Үләм! – дип, санчастька кергән көйгә кушеткага ауды. Йөзе акшарлаган кебек. Туктаусыз корсагын уа.

– Ничек болай булды соң әле? – дип сораштыра шәфкать туташы Ольга.

– Казарма ягында, щит урнаштырганда, җайлы булсын, дип, авызга чәнти бармак хәтле бер кадакны кабып торган идем дә, онытылып сулыш алганда эчемә төшеп китте. Ай, үләм! Эчне бора!

Кулдашы да аның сүзләрен җөпли: «Эшләгәндә авызында гел кадак тота ул шулай, шайтан тәре!» – ди.

Андый хәлдә, санинструктор, хастаны ияртеп, бистәнең поликлиникасына рентгенга бара. Бу юлы да баш табиб әмер бирде. Фаик өчен күңелле сәйран кылу гына кебек ул. Барганда кеше күрәсең, хастаханәдәге көтүче чыбыркысыдай озын чиратларны да көтәсе юк. Гөнаһ шомлыгы, солдат халкын озак тотмыйлар шул чиратта, хөрмәт күрсәтеп, алданрак үткәрергә тырышалар.

Фаик, җәйге ямьгә күмелгән бакчаларны, белгеч күзлегеннән торып, караштырып бара. Алмаларның күпчелегеннән алмагачларның яфрагы да күренми; чияләр, карлыганнар тулышып өлгергән, авызга тамарга тора... Авылда урак өсте. Яңа бәрәңге дә ашый башлаганнардыр инде, дип сагышланып килә иде Фаик. Әледән-әле ыңгырашкалап барган Гардин: «Ой, больше не могу!» – дип, бөтенләй шып туктады. Эчен тотып, ниндидер аулак төзелеш ягына ымлады бу. Кеше хәленә керүчән, шәфкатьле Фаик аны-моны шикләнмичә, «бар», дип, баш какты да, үзе эскәмиягә чүмәшеп, тирләп пешкән муенын кулъяулык белән сөртергә кереште.

Әйе, хәзер урак өсте. Әминә соңгы курска укырга киткәндер. Көтәр микән ул Фаикны? Аның тирәсендә һаман тар маңгайлы Мохтар бөтереләдер инде. Югыйсә, армиягә киткәндә, Әминә катына якын килсәң, кайткач җаныңны алам, – дип, тимер кебек йодрыгын борын тирәсендә уйнатып, нык кына кисәткән дә иде үзен. Бөдрә чәчле, уймак иренле, алсу йөзле чибәр Әминә: «Бер ел күпмени ул, солдат шулпасын да чөмереп өлгермисең, «тып!» итеп кайтып төшәрсең әле!» – дип, шаярткан да иде... Фаик, уйларыннан кисәк айнып китеп, як-ягына каранды. Кара, шактый вакыт узгандыр, ә теге хәсрәт һаман да күренми. Төгәл вакытны белер иде, кул сәгате юк. Армиядә солдатка сәгать тагу «не положено!» «Әй, Гардин!» дип сөрән салды сабырсызланып. Юк, тегенең тыны да чыкмый. Әллә батканмы? Бер-бер хәл булганмы? Аның тавышы ишетелмәгәч, коты очты саниструкторның. Күз алдында Әминәләр, бәрәңгеләр буталып дөньяның асты-өскә килеп, каядыр мәтәлде. Уенда – Гардин гына. Бар көченә чабып керсә, төзелеш участогының арт өлеше бөтенләй киртәләнмәгән ләбаса! Анда исә – куе наратлык, арырак әрәмәлек, басу башланып китә. Теге алдакчы, зобани, шуннан элдерткәндер.

Нинди тизлек белән частька чабып кайтуын, шул чакта миендә нинди уйлар бөтерелгәнен Фаик еллар узгач та яхшылап хәтерләми торган булып калды. Гасабилы, ачынулы уйлардан аңын җуя язган иде ул хәтта. Аны бу хәл тетрәндерү генә түгел, бөтенләй кешелегеннән чыгарган иде, дисәң, төгәлрәк булыр.

Әлбәттә, ашыгыч рәвештә, полк командиры фәрманы белән, качкынны тоту өчен ышанычлы, сыналган солдатлардан оператив эзләү бригадасы оештырылды. Анда Әлфисләрнең разведка взводы катнашмый каламы соң? Кырыклап солдат офицерлар бистәсенең актармаган төшен, кермәгән йортын, айкамаган бинасын калдырмады. «Фигура» суга чумгандай юкка чыкты. Мәскәүгә ашыгыч телеграмма суктылар, фатирына кеше җибәрделәр. Барысы да юкка гына!

 

11. Партизаннар

Икенче көнне полкта елга бер була торган гражданнар оборонасы буенча күләмле хәрби өйрәнүләр башланырга тиеш иде. Берничә ындыр табагы хәтле плацта – мәхшәр. Ил умарта күче төсле гөж килә. Бер урында тау кадәр шинель, гимнастёрка, чалбар, икенчесендә – итекләр, өчесенчесендә баш киемнәре өеп куелган. 28дән алып 50 яшькәчә ир-ат, ягъни өйрәнүләргә чакырылган граждански «приписной состав», гади генә итеп әйткәндә, «партизаннар», дөнья ярып көлешә-көлешә, ызгыша-ызгыша, үзләренә ошардай кием сайлый. Яңарак шинель эләктереп калу өчен, хәтта нык кына тарткалашып та алгалыйлар.

Әнә бер читтә 40 яшьләрдәге каракучкыл, шадра йөзле агай асфальтка җәелеп утырган да, җан ачысы белән кунычыннан тарта-тарта, калҗаеп, яргаланып беткән күнитеген ялан аягына кимәкче. Барып чыкмагач, аты-юлы белән сүгенә, «бәддога укый». Әлфис, узып барышлый, аның «...кабер такталарыңны» дигән, саф татарча гыйбарәләрен ишетеп, шып туктады.

– Абый, кара, син татармы әллә? – диде ул, үз колагына үзе ышанмагандай.

Кемнеңдер ана телендә дәшүен абайлаган абзый, итек белән булышуын ташлап, бар буена торып баскач, егет аның янында бер малай кебек кенә хис итте үзен. Бәрәкәт! Алыптай мәһабәт буйлы кеше булса да булыр икән! Үзе, әле генә бөтен дөнья белән тиргәшүен дә онытып, тәбикмәк төсле түгәрәк, майлы, киңчә битенә ихлас елмаю җәеп:

– Бәрәч! Үзебезнең агай-эне түгелме соң! Исәнме-саумы, энем! – диде дә, ипи көрәге хәтле куллары белән Әлфисне каты итеп кочып алды. Егетнең сөякләре шытырдаган кебек булды.

– Менә китерделәр әле сезгә ярдәмгә. Берлинны алырга! – дип үзенчә шаяртып, торбадан чыккан калын тавыш белән көлде пәһлеван. Аннары аяк астындагы сөйкемсез итекләрне ачусыз гына типкәләде:

– Алырсың Берлинны бу каталар белән. Капкадан да чыгарлык түгел!

Ул да булмый, Әлфиснең җилкәсенә берне шап иттерде дә әйләнә-тирәне яңгыратты:

– Ничава, якташ, яланаяк барып җитәрбез!

Көлкесен көлке. Әмма нәүмиз бала сурәтендә калган бу баһадирга ярдәм кирәк иде. Шунда Әлфис казарманың беренче катына менә торган баскыч астында, аулакта, күптәннән һичнигә яраксыз яткан күн итекләрне искә төшерде дә, йөзе яктырып:

– Ничәнче размерны киясең, абый? Кырык дүртленеме? Алайса сиңа кирәген китерәм. Ул сиңа чак булырга тиеш, – диде.

Командирлар күзенә күренмәскә тырышып, тиз генә әйләнеп тә килде. Бу итекләр иләмсез зур, шунлыктан, һичкемгә кирәкмәс тауар булып, ни гомер тузан җыеп, аунап яткан да инде. Гренадирдай дәү гәүдәле партизанның аякларына исә керде дә утырды. Ул, яңа итекләр белән плацта сикергәләп, биеп тә алды.

– Ай, рәхмәт, энем! Бәладән коткардың. Исемең ничек? Әлфисмени? Кайсы яктан? – дип, янә күңеле ачылып китеп, сораштыра башлады, берочтан үзе белән дә таныштырып өлгерде:

– Шаһинур абый, диярсең исемемне. Арча ягыннан...

Ул арада «тезелергә!» дигән команда бирелде. Гүя кыямәт ыгы-зыгысы кузгалды. Яңа таныш елтыр-шома битендә күзләре дә күмелерлек итеп тагын бер елмайды да, ашыга-кабалана шинелен рәтләштерде.

 – Фу, истән дә чыккан, мин посёлокның Чабаннар урамында, 14 нче йортта торам. Онытма, Чабаннар урамы, ундү-ү-рт. Бу партизанщина беткәч, обязательно безгә кил!

Ахыр чиктә, Шаһинур абзыйдай теләсә ничек киенгән гаскәри агайларны сафка бастырганнар иде, командирларның коты очты. Чыннан да, партизаннар дисәң дә партизаннар! Кайсылары, иске-москыга төренгәч, бакча карачкыларына охшап калган иде. Күбесенең шинельләре үз үлчәмендә түгел, итәкләре чачакланып, тузан себереп йөри. Билендә хлястигы булмагач, берәүләрнең шинель дигәне алагаем юан хатыннарның мунча халатын хәтерләтә, бер якта погоны бар, икенчесендә – юк. Еллар буе май күрмичә, кәкрәеп каткан күнитекләр адәм ыстырамы! Бүрекләренең йолдызлары коелып беткән.

Бу әкәмәтне күргәч, полк командиры, кичекмәстән тәртипкә китерергә боерды һәм, сәлам дә бирмичә, бу хурлыктан каядыр олакты. Әмма казнада булмаганны тиз генә кайдан аласың? Итекләрне чистартып, погоннарны рәтләгән ише иттеләр дә, шуның белән – вәссәлам. Армиядә байтак эш-гамәл күзгә төтен җибәрү өчен генә, аннан-моннан гына әтмәлләнә ич. Урта Азия хәрби округы командующие, армия генералы Лященконың бирегә сугылуы ихтимал дигәч, плацны су сиптереп чистартып, тирә-юньдәге корыган үләнне, саргая башлаган агачларны яшелгә буяп бетерделәр... Ә ул... килмәде.

Ул арада солдатларны, партизаннар белән бергә, йөзләгән йөк машиналарына төяделәр дә, Алма-Ата шәһәренә юл тоттылар. Әлфисләр взводы алда, әллә ниткән приборлар белән коралланган махсус җиңел «Уазик»ларда. Ул приборларның хасиятен, кулланышын тиешенчә белсә – бер взвод командиры гына белә торгандыр. Бөтен вакыты кырыкмаса-кырык төрле нарядта, каравылда, төзү-казу эшләрендә уза ич солдатның. Ул армиядә эш атына әверелеп бетә. Ә хәрби өйрәнүләр үз нәүбәтендә килгән кебек, шулай шома гына китә тора...

Җимергеч җир тетрәүдән соң хасил булган котчыкмалы хәрабәләрдән генә торган ниндидер бер завод территориясен сайлап алганнар. Нәкъ тормыштагыча итәргә тырышканнар...Тәрәзәсез, ишексез, күп катлы каралты-кура, йорт биналары ерактан ук сураеп тора. Аяк астында – тирән чокыр, ниндидер зур тимер кисәкләре, анда-санда таралып яткан тимербетон плитәләр, тагын әллә ниләр. Подразделениеләргә сугышчан бурычны аңлаткач, иксез-чиксез панорамага җан керде! Командирлар, акыра-бакыра, үз взводларын каядыр өнди башлады. «Газы!» дигән тавыш яңгырагач, һәркем противогаз киеп куйды. Кинәт әле монда, әле тегендә сасы, куе төтен бөрки торган шашка ыргыттылар.

Җан-фәрманга йөгергән Әлфискә сәләмә киемле, бәләкәй буйлы ике партизан иярде. Чабуына ябышып, дигәндәй, калмый баралар. Үзләре ни эшләргә, кай тарафка юнәлергә тиешлеген онытып ияреп чапкан көйгә, баскыч буйлап өч катлы ярым җимерек бинага менеп киттеләр. Әлфискә задание яхшы мәгълүм: монда яраланган кеше сурәтендә чүпрәк-чапрактан ясалган карачкы ята. Шуны күтәреп төшерергә һәм санчасть палаткасына кертеп яткырырга кирәк. Әлфистән калышмыйча, өченче катка күтәрелгән ике партизан да зирәк, ушлый кешеләр икән. Теге «яралы адәмне» тимер-томыр арасыннан тиз арада табып алып (ләкин Әлфиснең кулларын иллә дә каты болгый-болгый ишарәләвен, бүтәнчә аңладылар бугай тегеләр), кимендә 90 килограммлы сынны, ишеккә таба сөйрәп-сөйрәп карадылар да, булдыра алмагач, ачык тәрәздән кинәт аска томырдылар! Әлфискә, йодрык күрсәтеп, янаудан башка чара калмады. «Яралы кеше»не астан табып алып, өчәүләшеп, көчәнә-көчәнә, санпунктка илтеп салдылар...

Палаткадан чыгып, разведчиклар взводын эзләп йөргәндә, Әлфис куе төтен арасында погонсыз-нисез шинель кигән берәүнең егылып ятканын күреп алды. Хушыннан язган булса кирәк. Әлфис чын мәгънәсендә тере мәеткә әйләнгән ул кешене, егетләр булышлыгы белән, җәтрәк күтәреп читкә, саф һавалы зонага алып чыкты. Противогазын салдырганда, битлегенең бер читеннән шырпы кабы шалтырап килеп төшмәсенме! Ах, аңгыра! Һава суларга җиңел булсын, дип, хәрәмгә, хәйләгә керешкән: имеш, битлек белән йөзе арасына шырпы кабы кыстырган булган. Шөйлә[1] тончыгып бетә язган. Санитарлар, партизан өстендә сихерләгәндәй, нидер кайнаштырдылар, нидер иснәттеләр. Ниһаять, хәсрәт солдат ыңгырашып куйды. Уф, тере икән әле!

Кичкырын тагын сафка тезелгәч, кемнәргәдер рәхмәт белдерделәр, кемнәрнедер сүктеләр. Иң мөһиме – «За умелые действия», дип, разведвзвод командиры тыйнак, сабыр Васильев та макталды. Аның солдатлары унлаган «яралы кешене» үлемнән коткарып калган булып чыкты. Ул исәптә Әлфис «партизаннары», жәлләми-нитми, өч катлы биеклектән аска тондырган мәгълүм карачкы да бар иде.

– Сез, абыйлар, ни өчен аска атып бәрдегез аны? – дип сорады Әлфис соңыннан.

– Бәй, кеше түгел ич ул. Карачкы! Аңа ни булсын! – дип аптырашып тик басып торалар, күзләрен челт-челт йомгалап. Өметсез рәвештә, төкереп кенә куйды разведчик. Хәрби өйрәнүләрнең җитдилеген, җаваплылыгын, максатын-гамәлен аңлыймыни алар! Өйдәге җылы почмакта яши-яши солдат хасиятен җуеп бетергән граждански, ваемсыз халык шул.

 


[1] Шөйлә (диал.) – бөтенләй.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: