Каршылыклар кыры (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

 

7. «Алар белән разведкага барырга була»

Кечкенә буйлы, граждански кәчтүм-чалбар кигән нәфис гәүдәле егетне

очратсаң, аның «N» частендагы дәһшәтле, кырыс, усал комвзводларның берсе

булуына ышанмассың да. Ә ул, Байгасаров Улмас, кызлар төсле чибәр йөзле,

юка борынлы, кара мыеклы казакъ, полктагы яшьтәшләреннән аермалы буларак,

өлкән лейтенант чинында. Җитмәсә әле, читтән торып хәрби уку йортында

белем ала, диләр. Әти-әнисе тауларда гомер кичерә, туган нигезенә гел кайтып

йөри икән. Кай арада өлгерәдер, хәрби өйрәнүләрдә, спорт ярышларында ул

җитәкләгән икенче взвод һәрчак алдынгы урыннарны яулый. Аларда дисциплина

да көчле. Гаепле солдатка чем-кара, матур күзләре белән бер генә томырылып

карап ала ул. Сугышчыларын «карт»ка, «яшь»кә бүлми, һәркайсы белән тигез

мөгамәләдә. Әмма һич кенә дә төче әшнәләрчә түгел. Әлфискә аның, полк

командиры алдында да дәрәҗәсен белеп, үзен иелми-бөгелми тотуы ошый.

Байгасаров өйрәнүләр кырында, РХБЗ8 дәресләре белән Әлфисләр

төркеменең бигрәк тә җанын алды, җелегенә үтте. Һәркемнең, теманы йокыдан

торгызып сорасаң да, чатнатып җавап бирерлек итеп үзләштерүенә ирешмичә,

тынычланмады өлкән лейтенант. Химик саклану формасын салганда-кигәндә

билгеле бер вакытка сыешмый торып, үлсәң дә күнегүләрне туктатмый

иде ул. Противогаз киеп чапканда, бичара Рәмзи беркөнне сулышы кабып

егылды. Төбеннән киселгән агачтай капылт кына ауса да, ай-ваена карамыйча,

торгызып, ахыр чиктә сөйрәлеп булса да финишка кадәр тырмашырга боерды

Байгасаров. Болай бәлҗерәп, бүтәннәргә дә зыян салуын Рәмзи үзе дә аңлады

булса кирәк. Бөтен көчен-ихтыярын җыеп, финиш сызыгына барыбер үз

аягында барып егылды. Ял итәргә тукталгач, җебеп төшүе өчен, иптәшләрчә

көлемсерәп кенә шелтәләде аны Байгасаров, ихтыяр көченең кодрәте турында

тәҗрибәсеннән кызыклы мисаллар китерде.

Инде менә аның белән тагын очрашырга язган икән... Яңа килгән газета-

журналларда актарыну нияте белән, Ленин бүлмәсенә керергә торганда,

ишек аркылы ишетелгән шактый кызу бәхәс туктатты Әлфисне. Тавыш-өнгә

караганда, взвод командирлары Галушка белән Байгасаров болар. Үз исеме

дә колакка чалынгач, ирексездән сагаеп калды инде...

– ...Иго дәвереннән калган гадәт ул аларда. Кызган тимер белән көйдереп

алырга, яндырырга кирәк аны! Әнә, эшлексез Галимдаровын гына алыйк...

(Бусын, әлбәттә, аңа каршы күптән ятрәкләнеп9 йөрүче Галушка әйтте.)

Байгасаров аны кискен төстә бүлдерде:

– Безнең мәңге айнымас Сергеевларны, Босягиннарны яклыйсыңмы? Әллә

губаны туган йортына әверелдергән Кошманнымы?! Әйе, килешәм, бистәгә,

аракы кибетенә йөгерүдә аларга тиңнәр юк... Автопарктагы техник спиртны

урларга да остардылар... Ә менә полк байрагы янында фотога төшерергә,

көндез фонарь яндырып эзләсәң дә, араларыннан юньлесен табып булмый.

Галимдаров исә шуңа иң алдан лаек булды! Йөгерү буенча батальон ярышында

да гел беренче килә. Бүтән якташлары да шулай ук. Татарларның йә, әйт

турысын, кайсы булса да самоволкада тотылганы, Уставка сыймый торган

башка гамәл кылганы бармы? Юк шул.

– Ә теге Ташкенттан килгән Ташмөхәммәтов татар түгелмени? – дип, янә

чабата кайтарып маташты саламторхан, шактый гына дәшми торганның соңында.

– Син бармак белән... эхем... нине бутама! Ташмөхәммәтов тибындагы

ул Урта Азия наркоманнарын телгә дә аласым килми. Гарык! Болар бит

Татарстаннан! Элек Самарада хезмәт итәргә туры килде миңа. Казанга да

баргаладым. Шуннан бирле яхшы беләм, бик хөрмәт итәм ул кешеләрне!

Эшчән, вөҗданлы, намуслы, ышанычлы халык. Алар белән бер дә курыкмыйча

разведкага барырга була!

Икесе дә, дәлилләре беткәндәй, бермәл тынып калдылар. Сүзне сабыр гына

Улмас дәвам иттерде:

– Син, Сергей, шуны аңла: Галимдаров начар солдат түгел ул. Әллә аңа

үзеннән дүрт-биш яшькә кечерәк пацаннар белән хезмәт итүе җиңелдер,

дисеңме? Икеләтә кыенга туры килә ич! Ә бит тырыша, кемнән дә калышмый.

Бәлки, аңа кайбер нәрсәләргә, кагыйдәләргә күнүе авыррак та биреләдер әле...

Карт солдат каткан тал кебек, бөгеп-сыгылдырып кара син аны! Әллә кайчан

чыныккан, ныгыган холыкны сындыруы... Ай-һай, вряд ли!..

 

8 РХБЗ – радиацион, химик һәм биологик саклану чаралары.

9 Ятрәкләнү (диал.) – кыдрачлану, әтәчләнү, гайрәт чәчү.

 

Яхшы сүздән кинәт күңеле тулышкан Әлфис калганын тыңлап тормады,

сак кына кире борылды. Берәр сәгать буш вакыты бар икән әле... Китапханәгә

кереп утырудан да яхшысы булмас. Биредә Валентина Павловна исемле бик

тә ягымлы, чибәр хатын эшли. Кайсыдыр дорфа офицерның хатыныдыр дип

тә белмәссең үзен. Иренең тупаслыгы, туңбашлыгы өчен җаны әрнидер төсле

аның, шуның өчен кешечә, эчкерсез, ягымлы... Әмма – юк, үзенең холкы-

фигыле шундый аның! Солдат – балакайларны аналарыдай якын итә. Бу якты

бүлмәгә кергән һәрберсенең туган җире, өйдәге хәлләре турында сорашырга

һич иренми. Китапханәдә аяк эзен калдырган һәрбер солдатның тормышы

бик яхшы таныш аңа, чөнки алар ишле түгел. Командирлар арасыннан да

китаплар белән мәшәкатьләнүчесе сирәк. Әлфиснең, менә, нинди тема белән

кызыксынуына чаклы хәбәрдар. Аның өчен яңа кайткан «ЖЗЛ» сериясе

әсәрләрен, тарихи романнарны җыештырып куя.

– Валентина Павловна, гафу итегез инде, Чеховның китабы табылмады бит.

Матрац арасына яшереп куйган идем, югыйсә, – диде Әлфис, исәнләшкәч тә

кулларын җәеп.

Китапханәченең елмаюлы, матур йөзенә күләгә йөгерде. Гүя, әле генә кояш

нурларында көләч булып торган түгәрәк күлгә узгынчы кара болыт шәүләсе төште...

Ул әдәпле, тәрбияле, намуслы егетнең кайгысын бик аңлый иде. Соңгы ярты елда

вакыт тигән саен укырга яраткан солдатка һич тынгы бирмиләр, икенчеме, өченчеме

тапкыр инде этләнеп, яшереп куйган җиреннән юк итәләр китапларын. Кемнәрдер

астыртын гына үчләшә, эзәрлекли. Ханым, соңгы мода белән өеп куйган сары чәчле

башын китапханә кафедрасы артыннан калкыта төшеп:

– Син, Галимдаров, аның өчен уңайсызланма, бирегә генә кереп укы соң

вакытың булганда. Ә тегеләре һичкая китмәс, соңыннан да табыла ул. Беренче

генә тапкыр түгел, борчылма юкка, – дип тынычландырырга тырышты.

Әлфис «Огонёк» журналын, «Комсомольская правда» газетасы саннарын

йотылып караштырырга кереште. Көнозын кар базыдай тып-тын торган

бүлмәдә, ниһаять, һәйбәт кеше пәйда булуга сөенгән ачык күңелле, гәп корырга

яратучан хатын ара-тирә кайбер яңалыкларны җиткерә, үзе дә сораша. Ул арада

ишектән Улмас Байгасаров килеп керде. Бүлмәдәгеләр белән тыенкы гына,

баш иеп исәнләште һәм аның соравы буенча туплап куелган бер кочак махсус

әдәбиятны күтәреп, чыгып та китте.

– Хәрби китапларны су урынына эчә! Мәхәббәт романнары түгел, дошман

һөҗүменнән саклану, тактика һәм стратегия хезмәтләре, хәрби карталар бит!

– дип тел шартлатып сөйләнде Валентина Павловна.

...Һәм шул истәлекле очрашудан соң әллә ни күп тә узмады, полкта абруй

казанган өлкән лейтенант Байгасаров атылып үлгән дигән яман хәбәр аяз көнне

яшен суккандай итте. Сунарчылыкка күңеле яткан булган икән мәрхүмнең.

Тау арасындагы туган авылына-кышлакка кайткан саен, атасының борынгы

мылтыгын алып, ауга йөрергә яраткан. Бу юлы кыяташта абынып киткән дә,

көянтә хәтле озын мылтыгының ничектер ялгыш тәтесенә басып, туп-туры уң

чигәсенә эләккән. Шул җирендә егылып җан да биргән. Һәрхәлдә аның белән

бергә сәйран чыккан лейтенант шулай дип сөйләгән.

Байгасаровның матәменә биш солдатны да иярттеләр. Сержант Табидзе,

рядовойлар Овчинников, Бекасов... Әлфис тә эләкте бу кайгылы-почётлы

отрядка. Тау-кыя арасындагы агачсыз, шыр ялангач зиратка күмгәч, мәрхүм

хөрмәтенә хәрби коралдан хушлашу залпы бирергә тиеш иде алар. Мәетне

башта ислам йоласы буенча зурлап, аннан соң хәрби хөрмәт күрсәтеп җиргә

иңдерделәр. Көнозын язгы тау суыгында парад кителе белән генә тегесен-

монысын эшләп йөри торгач, тәмам өшегән, туңган, аяк-куллары каткан

солдатларны үзләрен генә аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Идәндәге ашъяулык

өстенә төрле ризык өеп куелган, инде менә зур табакта буы бөркелеп торган

тәмле ит тә керде. Авыз суларын тыярлык түгел. Эчәкләре чөкри кычкыра

башлады, җитмәсә. Әмма бу яктагы тау халкының симертеп эт ите ашавы

гадәти хәл булуын ишеткәннәре бар. Шунсы кулдан тота ...Бозау хәтле зур-зур,

таза маэмайларның үзләрен дә күрделәр ич бүген.

Каты чәчле, әрсез Бекасовның да тәмле булар чыгарып торган симез ит

калҗаларына күзе кызды. Тәкате тәмам китте, ахрысы: яхшы аш калганчы,

яман корсак ярылсын, дигән төсле, иңнәрен сикерткәләп куйды да алдындагы

кисәккә үрелде... Бүтәннәр аның мондый тәвәккәллеген эчтән генә кызыгып,

көнләшеп күзәтсәләр дә, кичерешләрен үртәү, үчекләү, ирештерү сүзләре

белән басарга тырыштылар:

– Кара аны, Бекас, эткә әйләнмә тагы!

– Курыкма! Ишләре янына бәйләп кенә калдырырбыз!

– Чистый эт икәнсең, Бекасов! Һау-һау-һау!

Шул рәвешле усал шаяртып, кылтаеп утырганда, Улмасның атасы килеп керде.

Солдатларның, назлы кияүдәй, тыйнак кына, шупырдатып чәй эчеп, йөзем-өрек,

көлчә ише ризык капкалауларын гына күргәч, моның хикмәте башына барып җитте

бугай. Әлеге тәшвишнең урынсыз булуын, моның куй ите икәнлеген аңлатырга

теләп, яңа гына чалынган сарык тиресен кертеп күрсәтте хәтта. Шуннан соң гына

көнозын ачка беткән солдатлар җылы, сусыл иткә ябырылдылар да ых булганчы

сыйландылар. Бераздан сөяк-санак кына аунап калды табында.

Әлфис, җаен туры китереп, картны юатып, татарча берничә сүз әйтте. И,

күңеле булды шуңа мөхтәрәм аганың: җыерчыклар пәрәвезе кунган хәсрәтле

йөзенә елмаю әсәре саркыды. Үзләренчә нидер сорашты, озатканда татарчалап:

«Сау бул!» – дип кул болгады.

Кайтканда урыс малайлары: ни турында сөйләштегез аның белән, әллә

кызын сиңа килештегезме, дип шаярттылар, мәрхүм казакъның зифа буйлы,

искиткеч чибәр, унсигез яшьлек сеңлесен күздә тотып. Солдатның шул

инде аның: бераз гәпләшергә җай чыктымы, теленнән хатын-кыз төшми.

Иреннәрен ялый-ялый, авыз суларын корытып, алар белән мөнәсәбәт, сөю

фронтындагы батырлык турында сүз куерталар. Әлфис исә бу турыда бөтен

интим нечкәлекләре белән ачыктан-ачык сөйләшүне һич өнәми иде. Бигрәк

тә хәзер, кайгылы көндә. Күз алдыннан өлкән лейтенантның сөйкемле йөзе

китми, татарлар турында яратып әйткән сүзләре хәтердә яңара.

 

8. «Сынаттың, якташ!», яисә Алма-Атаның алсу йорты

КПП полк биләмәсенең бер читендә урнашса да, барыбер частьның үзәге

кебек. Биредән берөзлексез кеше үтеп тора, эч пошканнан бер-ике сүз алышып

өлгерергә була. Моннан офыкка хәтле киң кырлар җәйрәп ята, икенче якта

мәһабәт таулар күккә үрли. Шуларга карап хыял диңгезенә чумасың. Гомумән,

постта торганда рәхәтләнеп хыялланырга, фантазия корырга мөмкин, шуңа

ярата да Әлфис каравылны. Беразга гына булса да ялгыз калырга, үз уйларың

белән генә яшәргә ирек бирә торган бердәнбер урын ул каравыл посты. Һич

булмаса, бармак бөгә-бөгә, һәр атна саен керәсе мунча исәбеннән чыгып,

дембельгә чаклы тагы ничә мунча калганын санасаң да, кәеф күтәрелеп китә...

Билгеле, КППдагы дневальный постында торганда, алай бик таралып, изрәп

төшәргә ирек бирмиләр. Әледән-әле капканы ачып, машиналарны, бүтән техниканы

тикшереп кертергә йә чыгарырга кирәк. Иртә таңнан тишегеннән штаб башлыгы

майор Таривердиев килеп җитә. Тынгысыз, җитез, эшлекле кеше дә инде. Гади,

мөлаем кешегә охшаган үзе. Туктап хәл-әхвәл алышырга да иренми. Менә хәзер

дә тәмәке кабызу өчен капка янында тукталды да, нигәдер тоташ пыялалы КПП

бүлмәсе ягына күз атты. Анда кизү офицер күренмәгәч, Әлфис янынарак килеп:

– Син, Галимдаров, акыллы кешегә охшагансың...Тәртип һәркемгә дә бер

тигез булырга тиеш. Шулай бит? Менә нәрсә, солдатлардан гайре биредә

эшләүчеләрнең, офицерларның барысын да кертеп, кайчан килеп, кич кайчан

китеп баруларын төгәл генә теркәп кал әле. Яшереп кенә, минем өчен! Сәгатен-

минутын күрсәтеп, ярыймы? Югыйсә, эшкә теләсә кайчан йөрергә яратучылар,

дисциплинаны санга сукмаучылар үрчеде соңгы арада... Килештекме?

– Так точно! – дип, үрә катып честь бирергә генә калды Әлфискә. Әлбәттә,

нинди генә яхшы кеше булмасын, Таривердиев хакына гына шымчы хезмәтен

үтәргә уена да килмәде аның. Холкы андый түгел, иман белә торган, зыялы,

намуслы, затлы нәселдән. Эшкә соңарып яисә иртәрәк ычкынучыларны саный

китсәң, монда-а-а... Кичкә таба Таривердиевның сораулы карашына, юк, дип

кенә башын чайкады. Билгеле, Әлфискә ышанып бетмәде теге, аны-моны

әйтмичә, күзенә текәлеп карады да, иреннәрен бүлтәйтеп, башын чайкап куйды.

Берничә көннән штабка дәштеләр. Моңа һич кенә дә куанмыйсың,

әлбәттә. Берәр төрле юк сәбәп табып, солдатның аркасын «камчыларга» инде.

Таривердиев, теге чакта берни дә булмагандай, әдәпле генә исәнләште дә

солдатка урындык тәкъдим итте, үзе арлы-бирле йөреп:

– Рядовой Галимдаров! Сезгә особый сугышчан задание кушмакчы булабыз.

Сезнең кардәшегез рядовой Ташмөхәммәтов бөтенләй бәйдән ычкынды.

Безнадёжный наркоман, понимаете ли... Шуны Алма-Атага, госпитальгә озата

барырга кирәк. Аның милләттәше буларак, сез уртак тел табарсыз дип уйлыйм.

Поездга утырып, әлбәттә инде, коралсыз-нисез. Гадәттән тыш хәл килеп

чыга калса гына, берәр чарасын күрерсез... Мине дөрес аңлый торгансыздыр

бит?.. Хәер, комиссоваться итәргә торганда, аның үзенә дә качып китүнең

мәгънәсе юк... Аннары аның физик хәлен үзегез күреп торасыз. Мин сезгә

ышанам. Моны дембель заданиесе итеп кабул кылыгыз! – диде дә, саран гына

көлемсерәп, аптырашка калган солдатның кулын кысты.

Менә сиңа дембель заданиесе! Таһир Ташмөхәммәтов барып чыккан наркоман

инде. Бистә мунчасына барган саен, бина артындагы сазлыкка гына чыгып керә,

үзе генә белгән ниндидер үлән таба да шуны суырып кәефләнә, рәхәт чигә, тәмам

исерә. Аны, «үзебезнең халык вәкилен» күтәреп кайту Әлфисләр өстенә төшә.

Үзе дә якташлар итеп ихластан үз күрә, санлый Таһир. Айнык чакта

сөйләшеп туймаслык шәхес ул. Укыган. Музыкант. Баянда сиптерә генә.

Өендә пианино бар ди... Булыр да, сөйли башласа, авызына каратып тота. Бах,

Бетховен, Моцарт, Чайковский, Шостаковичлар турында әллә ниләр белә. Тик

менә татар композиторларыннан бер Рөстәм Яхин гына таныш икән үзенә.

Татарчасы да аның ипи-тозлык кына. Хәлле гаиләдән булганга, посылканы

да еш ала. Авыз иттерми калмый. Үзенчә юмарт, кешелекле егет.

Әлфис авыруның шәхси картасын алырга кергәндә, санчастьта шәфкать

туташы Ольга берьялгызы гына иде. Тулы иреннәренең чигеннән чыгып, кызыл

помада белән моның кадәр дә чамасыз, мул итеп буямаса, сөйкемле генә туташ

үзе. Болай исә, читтән торып караганда, борыны да кызылга манчылган төсле

күренә. Шул хатасын берәрсе үзенә әйтми микәнни? Сөйләшергә дә бик җайлы

Ольга. Менә хәзер дә, Таһир турында сүз чыккач, Әлфискә «сер итеп кенә» әллә

ниләр җиткерде. Хезмәт итәргә килгәндә, «алма кебек» матур егет булган икән

ич безнең Ташмөхәммәтов! Эшчән, тәрбияле, шаян егет. Наркотик турында сүз

дә булырга мөмкин түгел ул чакта. Музыка остасы. Шәп җырлый, теләсә кайсы

музыка коралында уйный. Монда барысы да күз алдында бит... Элек хәтта аракы

да эчмәгән. Кая ул! Былтыр гына монда эшләп киткән Макасов үзенең сигез

яшьлек кызын пианино уйнарга өйрәтергә дип өенә чакырта башлаганчы. Менә

шуның фатирында аракысын да, спиртын да, башкасын да эчәргә өйрәнгән

күндәм, карусыз музыкант егет. Макасов белән бергә. Тегене эштән кудылар. Ә

бусы әнә кешелектән чыкты. Кызганыч, дөнья биргесез алтын егет иде.

Ярый, агылый да тагылый булып, Әлфис Галимдаров белән Таһир

Ташмөхәммәтов икәүләшеп чыгып киттеләр хәтәр юлга. Казакъстан

башкаласына, гадәти пассажир поездына утырып. Кәнсәләрдән озатканда,

кайберәүләр, булачак фаҗигане, бүтән төрле гадәттән тыш хәлне фаразлап,

астыртын гына көлеп калды. Ул-бу чыга калса, берәр нәрсә белән башына гына

орырга, дигән ихлас кайгырту сүзләрен колагына пышылдаучылар да табылды.

Әлфис исә тәкъдиренә ышанып, тәвәккәлләде – утырды да китте. Әмма болай

да тәмам бетерешкән хаста кешегә бармагы белән дә кагылмаячагына иманы

камил иде. Таһир инде ниндидер үгет-нәсихәт бирүдән узган. Аның максаты,

хасияте башкада, бүтән темага гәпләшергә теләге дә сизелми.

Вагонга кереп утыруга, Әлфиснең күзенә карап, болай диде ул:

– Курыкма, якташ, мин сиңа зыян китермәм, исән-сау барып җитәрбез. Әмма

ачыктан-ачык әйтәм, үлән капмыйча түзә алмыйм мин. Син миңа комачаулама

гына, үз дозамны беләм...

Бераздан, бәдрәфкә генә чыгып керим әле, дип киткән Таһир, поезд буйлап

аның ише зәхмәтне сатып йөрүчеләр белән иснәшеп, танышып та өлгергән.

Бөтенләй миңгерәп килеп ауды да Әлфис катына, озак кына мышнап, ыңгырашып,

бәргәләнеп ятты. Ул исәңгерәп, аңына килеп, торып утырырга маташканда, поезд

Казакъстан башкаласына җитеп килә иде инде. Әлфис моңа үлемнән котылган

кешедән ким шатланмагандыр. Бүре дә тук, сарык та исән, дигәндәй, чәчләр үрә

торырлык нәрсә булмады! Ташмөхәммәтов вәгъдәсендә торды.

Госпитальне табып, баш табиб кулына тапшыргач кына, күңеленә бөтенләй

рәхәт булып китте солдатның. Ташмөхәммәтов үзенә бер кәефле иде. Биредән

инде турылап туган ягына кайтып китәсенә һич шикләнми иде ул. Армиядәге

хәрби медицина әһелләре белән елъярымлык көрәше аның файдасына

тәмамланырга тора. Әмма моны җиңүгә санап буламы соң?! Һәм ни бәрабәренә

яуланган шикле җиңү бу? Солдатның шәхсән үзен ничек кенә гаепләсәләр

дә, армиянең бозык мохите тәрбияләгән бала ич ул! Асылына, төбенә төшеп

карасаң, Таһир бит үзе корбан, битарафлык, бюрократлык, солдафонлык,

кансызлык корбаны. Андый нечкә хисле, зәгыйфь рухлы, талантлы затларны

мәҗбүри хәрби хезмәткә алып, азагында кем отты инде? Гражданкада файдасы

күбрәк тигән булыр иде ләбаса яраткан эше белән шөгыльләнсә?!

Госпиталь капкасыннан чыкканда, хәрби задание үтәлүгә сөенүдән бигрәк,

Таһирга бәйле күңелсез кичерешләр биләп алган иде аны. Киләчәге нинди булыр,

тәкъдире ничек очланыр икән читкә тибәрелгән, адашкан ул татар баласының?!

 

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 2, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: