Каршылыклар кыры (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

 

9. Каланчаны кем яндырган?

Солдатның күңеленә якын һәм шул ук кимәлдә өнәп тә бетермәгән бер аулак урын бар. Ул – каршылыклар кыры (полоса препятствий, ягъни). Орышта очраячак төрле киртәне, каршылыкны яулап, җиңеп узу максатыннан, сугышчан әзерлекне, физик осталыкны шомарту, тәнне, дәрт-дәрманны чыныктыру, сынау өчен каралган инженерлык корылмалары һәм җайланмалары белән шыплап тулган ул. Монда «карт», тәҗрибәле сержантлар яшь сугышчыларны «лабиринт», «җимерек күпер», окоп-чокыр, биек казык читән, текә таш койма аркылы мәчедәй үрмәләтеп, еландай шуыштырып, тәкәдәй сикертеп, боландай чаптырып, кәҗә майларын чыгарталар. Шулхәтле җиде кат тиреңне каезлап туныйлар ки, ник туганыңа үкенә башлыйсың. Ә ял минутларында исә офицерларның көнчел күзеннән качып, ләчтит сатып ятарга аннан да уңай, ипле урынны табуы кыен. Ашыкмый гына тәмләп саф һавада аракы чөмерергә кирәк булса, «картлачлар» шунда гына тая. Спортка чын ихласы булганнар өчен, гомумән, менә дигән нәтиҗәле физик күнегүләр кыры үзе.

Плацтан да иркенрәк шушы биләмәнең бер читендә манара сыман корылма әллә кайдан күренеп тора. Ул арканга тотынып яисә озын баскыч белән менәргә өйрәтү максатында төзелгән. Солдатлар аны гади генә каланча дип атыйлар. Аның өске мәйданчыгында җәелгән пычкы чүбендә арка кыздырып яту, черем итү рәхәт. Ә ишегенә йозак эленгән иң аскы катында исә төрле җиһазлар, шул исәптән иске плакатлар, буяу чиләге, машина көпчәге, агач кыса, бау, ыргак ише ыбыр-чыбыр саклана.

Әбәт вакыты иде. «Личный состав» ашыга-ашыга төшке ашны «шудырып» утыра. Ашаудан бигрәк, ниндидер ярыш, бәйге галәмәте иде бу! Һәркем, үз тәлинкәдәгесен сыпырта, үзе, күршесеннән калышмаска тырышып, күз кырые белән, аныкын да күзәтеп өлгерә. Чөнки борынгыдан урнашкан тәртип буенча, тамагын туйдырып, өстәлдән иң соңгы булып кузгалучы кеше табынны җыештырып, савыт-сабаны кухняда кизү торучыларга илтеп тапшырырга тиеш. Киртә буе өстәлдә, тәгамнан чәчелеп калган калдык-постыкны җыеп алып, сөртеп, чистартып йөрү кемгә хаҗәт? ...Җәйге чорның шундый бер бәрәкәтсез вакыты, табында яшелчәнең тәмам беткән чагы иде бу. Төгәлрәге, күп бәладән коткара торган туклыклы, тәмле бәрәңге урынына «коры бәрәңге» дигән ак порошоктан пешерелгән боламык бирә башлыйлар. Яңа уңыш өлгергәнче шулай. Бәрәңге дисәң, хәтере калыр: җилем кебек сузылып торган, крахмал сыман масса инде шунда. Мунчала чәйнәгән кебек буласың. Боламык өстенә майсыз гына кыздырылган, кылчыклары гына тырпаеп калган, бөрешкән балык кисәген салгандай итәләр... Шаян, тиктормас Фаик чутлап чыгарган бит: дембельгә чаклы һәр өчебезнең дә егерме бишәр метр балык ашыйсыбыз бар әле, ди.

Табын артында ифрат җаваплы мизгелдә кухня ягыннан кемдер «Пожар!» дип, сискәндереп, сөрән салды. Барысы да, кашыкларын ялый-ялый, ишегалдына сибелде. Ни күрсеннәр – каланчаны көчле ялкын чолгап алган. Әмма дә кызык, иллә дә мәзәк булды инде – корсагы тулы, кәефе шәп, авызы ерылырга торган солдат халкына. Рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Ләкин, киноларда күрсәтелгәнчә, социалистик милекне саклап, батырларча утка каршы ташланучы күренмәде. Офицерлар бу вакытта йокы симертә. Кизү торучыдан гайре бер командир да күзгә чалынмый. Хәер, дарыдай коры агач бүрәнә-тактадан салынган каралты янына якын да килерлек түгел иде: пожарниклар су кудыру «эчәкләрен» сузганчы, комсыз янгын ялмап-ялап алгач, кара кисәүләр генә төтенләп калды аннан.

Бер караганда, әллә ни кыйммәте дә юк иде инде бу биш-алты бүрәнәле, чуар такталы нәмәрсәкәйнең. Әмма армиядә «хәрби милек», дип, сафсата сатып, җелегеңә үтәләр. Чебеннән фил ясый торган юристлар бу хәлне күпертеп, зурга җибәрде. Хәрби округтан кәттә тикшерүче, кече лейтенант Шубин килеп төште. Нәрсә инде, «Военторг» кибетеннән тәмәке, аракы урлау кебек барлы-юклы ике «эш» тикшерергә туры килгән аңа моңарчы. Ә инде бирегә килеп төшкәч, каршылыклар кырына күз салуга, ул бик куркыныч «җинаять» исен тойган төсле булды. Бу инде ларёк-мазар түгел, әһәмиятле хәрби объект санала. Халыкара хәл киеренке вакыт, кытай диверсантлары провокациясе булуы бик ихтимал. Аларның агентлары... Посёлок элекке кулак калдыклары белән шыплап тулган. Бу эшне уңышлы гына ачыклап, гаеплеләрне фаш итә калганда, погонга кимендә тагын бер «йолдыз» тамуы ихтимал.

Кулына лупа алып, янгын хәрабәләре арасында шактый чокчына торгач, тәмәке төпчекләре, аракы шешәләреннән гыйбарәт «корыч» дәлилләр табылды. Янгын чыгар алдыннан кемнәрнеңдер каланчаның иң очында карбыз ашап утырганын шәйләп калганнар.

Карбыз дигәннән, ул мондагы басуларда теләсә кайда аунап ята. Бәһасен безнең җирдәге бәрәңге урынына да куймыйлар аны. Солдатлар, койма аша гына сикереп, шул татлы җимешне гимнастёркага бәйләп ташый. Түрәләр мондый гына уенны күрмәмешкә сабыша... Шул, тикшерүче сусыл җимешне беркетмәгә яхшы кабымлык дип тамгалады. Эчемлеге дә шул тирәдә инде аның. Йозакның ачкычы кем кулында? Художникта! Һәм... Лейтенант Шубин кара җирлеккә ак җеп белән типчеп хәстәрләнгән «җинаять эшенә», ахыр чиктә, Рәмзи Кутузов дигән татар егетен теркәп куйды.

Болай да әллә ни батырлардан саналмаган егет коелды да төште. Инде аның һичнинди сорауга да җүнле-башлы җавап бирерлеге калмады. Допрос бүген үк беткәнгә саналып, тоткынны алып китәргә боердылар.

Губага озата баручы каравылчы егетләр Рәмзине:

– Беттең, Кутузов! Дисбат белән генә котыла алмассың, – дип «юаттылар».

Инде карбыз яратучыларны чакырттылар. Болар – үзбәк Саматов белән подполковникның төнге «шешәдәш» ахирәте, йонлач тәнле дембель Винокур булып чыкты. Үзләрен искиткеч сабыр тоталар. Түрә алдында гөж җибәрүнең әсәре дә юк. Фәрештә күзләре белән Шубинга текәлеп, командирлары ягына күз салгалап, вакыйганы ничек булганча бәян иттеләр.

Болай булган. Болар каланча башында тыныч кына карбыз белән сыйланып утырганда, теге художник, кемнәрнедер ияртеп, астагы алачыкка кайтып кергән. Шатыр-шотыр нидер кимергәннәр, аягүрә, шешә авызыннан гына эчкәннәрен дә күргәннәр.

– Ә рядовой Кутузов шәхсән үзе соң, үзе эчтеме? – дип аеруча нык кызыксынды тикшерүче.

– Әле ничек кенә! – дип җаваплады Винокур, күзен дә йоммыйча. Саматов исә, уң кулына аракы шешәсе тоткандай ишарәләп, күзаллана торган пыяла савытны чайкаштырып торды-торды да, авызына китереп, чөңкәйтеп эчеп куйгандай итте. Янәсе, Кутузов менә шулай, голт-голт итеп, авызыннан гына чөмерде аракыны.

Болай да булгач, гаепләнүче табылды дигәнне аңлатып:

– Всё понятно! – дип йомгак ясады түземсез Тарасов. Һәм ул, тикшерүчене төшке ашка ашыктырды.

Исерткеч эчемлекләр кулланып, ут чыгару нәтиҗәсендә хәрби милекне юк итүгә юл куйган өчен, Рәмзигә каршы җинаять эше ачылу ихтималын ишеткәч, Әлфис, соңгы өмет белән, үзенең взвод командиры янына барырга батырчылык итте.

Өлкән лейтенант Алексей Васильев, төптән озак уйлап, акрын эш итә торган офицер, полктагы һичбер хезмәттәшенә охшамаган. Аның, бер компаниягә дә катышмыйча, ияләшмичә, ялгыз гына яшәп яткан көне. Ак күке – ят күке, дигән әйтемнең тере мисалы инде. Ул үзенең хезмәтен, хәрби химик һөнәрне генә иң кирәкле эш, дип, иман китергән кеше. Менә хәзер дә Ленин почмагында, ниндидер китап тоткан көе, ут кебек янып торган җирән чәчләрен тарый-тарый, полк пропагандисты белән фикер алышкалап утыра. Үзенә мөрәҗәгать итү өчен баш кагып рөхсәт бирүгә, Әлфис, аның игътибарына, хәтәр дулкынланудан әйтәсе сүзләренең бер өлешен йота-йота, Рәмзи Кутузовның, сәламәтлегенә, аллергиягә бәйле рәвештә, һич аракы эчә алмавын, хәтта тәмәке дә тартмавын җиткерергә тырышты. Тарасовның шәхсән Васильевка каршы чокыр казып йөрүен дә өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып калды. Аның ул этлеге турында үзе дә хәбәрдар дип уйлап ялгышмады. Әйе, белә иде аны өлкән лейтенант, акрын кыймылдаучы кеше буларак, һөҗүмгә күчү өчен, һаман да җайлы вакытны гына көтә иде. Менә ул тәҗел вакыт килде дә бугай...

– Аллергия? Аракыгамы? Что за бред?.. – дип, механик рәвештә кабатлады да бөтенләй бүтән төрле уйларга чумган взвод командиры, янә китабына текәлде.

– Странно! Кутузов! Һм... – дип сүзгә кушылды пропагандист. – Теләсә кайсы плакатны, диаграмманы моментында ясап бирә! Хәтереңдәме, Алексей, минем 23 февральгә багышланган докладка нинди шәп күргәзмә әсбап өлгерткән иде ул?! Просто чудо!.. Тартканын да күргәнем юк. Әдәпле, сабыр егет! – дип, берникадәр үз һөнәре биеклегеннән торып, аның яхшы сыйфатларын санап китте.

Аның сүзләре дә корылыктан туктап калган тегермәнгә су койгандай итте булса кирәк, ниһаять, Васильев та урыныннан кузгалды. Бераздан Әлфис Шубинның сынаулы күз карашы алдында иде инде...

Шуннан соңгы вакыйгалар, тикшерү хәлләре беткәнче солдатлар өчен караңгы булып калды. Художникны поликлиникага саулыгы хакында анализлар бирергә озаттылар. Ике көннән сулыгып, әмма күңеле күтәрелеп кайтты ул. Янә мастерскоенда баштанаяк эшенә чумды. Тавык та чүпләп бетермәслек буяу эшен аңардан гайре кемгә йөкләсеннәр ди тагы. Шул хәлләрдән соң аңа, кинаяләп «алколог» кушаматы тагып калдырдылар: «Аллергия»гә бәйләнешле, тиз әйтелешле кушаматын тапмадылар. Замполит, каланчадагы янгын вакыйгасына сылтап, аны хат ташучы вазифасыннан азат итеп өлгергән иде инде. Янәсе, профилактика өчен, үзе эчмәсә дә бистәдән кемнәргәдер аракы ташуы ихтимал ич. Ул эшне, блат белән, Галушканың телефончы әшнәләреннән берсе эләктерде.

 

10. Качу

Ашханәдә аш пешерүче, җәйпәк борынлы үзбәк солдатыннан да бай кеше юк, диләр полкта. Штаб писаре бик яхшы белә инде аны. Туган ягыннан ай саен кесә тутырып акча ала ул. Бу айда да йөз сум килгән. Казарма артында үзе мактанып торган, кайтуга өйләнәм, акчаны калымга җыям мин, дип әйтеп әйтә ди. Бүтәннәр аптырашта, «ни өчен монда җыясың соң, өйдә генә торса, ярамыймыни?.. Тегенең җавабы бар: анда калса, абыйсы үзенә тотып бетерә, имеш. Аның да өйләнәсе бар икән. Сеңлем, һич аңламассың бу халыкны.

Ә менә Әлфис белән Фаикларга андый кысыр хәсрәт ике ятып бер төшенә дә керми. Кесәләрендә дә җилләр уйнап тора. Акча дигән шайтан булмаса, тагы да яхшырак әле: син ярлы, фәкыйрь, әмма ләкин ирекле: азат, акча галиҗәнапләренә һич буйсынмыйсың. Солдатның «эш хакы» дип, матур гына атала торган айлык бер-ике сум акча кисәге, запастагы биштәрне яңартып торырга: сабын, теш пастасы, энә-җеп, вакса сатып алырга мәҗбүр итәләр.

Якшәмбе – үзара җыелышып, шулар турында иркенләп сөйләшә торган көн ул. Хәрби кибеттән гражданкада сирәк очрый торган куертылган сөт, шуңа өстәп, печенье, вафли, җиде тиенлек «Ала-арча» исемле очсыз сигарет алып, берәр аулак урында истарәхәт кылалар.

Әле генә шау-гөр килеп утырган Фаик, катып беткән печенье кимерүеннән кисәк кенә туктады да, күзләрен ерактагы тауларга төбәгән килеш:

– Санцасть начальнигы бик бәйләнә башлады әле, егетләр! Кәефе китсә, татарва-фәлән, дип сүгенә. Шактый гына спиртның цамасыз бетүен үзенә әткән идем, шуңа котыра. Мин эцмим бит инде аны, – дип акланып, ачуыннан буш консерв банкасын корыч учында кәгазь бите кебек ботарлап ташлады...

– Интеллигенция халкын яратмыйлар инде анысы, – дип, сүзгә кушылды Әлфис. Бер ел гына хезмәт итүебездән көнләшәләр. Әле бит, үзебез кебек үк, яңа килгәннәр дә шулай мыгырдана. Кемнәрдер котырта, өстерә. Әнә, беркөнне, көндез, төрекмән малае автопаркта постта тора... Һәммәсе дә яныннан үтеп-сүтеп йөри. Аларга һич нәрсә әйтү юк. Ә мине, мылтык терәп: «Стой! Атам юкса!» дип туктатмакчы. Шундый ачуым килде. Ни өчен соң әле миңа гына аерым закон? Әйдә, ат, дим дә өстенә барам тегенең. Парктагы халык бөтенесе дә «ни булыр икән» дип карап катты... Ни булсын, сүгенә-сүгенә чигенде, мәнсез. Менә шулай каты торырга кирәк. Куркып, йомшаклыгыңны күрсәтсәң, отыры котыра ул «картлачлар». Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итик! Мәхлуклар хәленә калырга ярамый безгә, егетләр! Басымчакны басып алалар аны!

...Шулай дип ярсып, үчләнеп сөйләнгәндә, әллә кайдан гына капитан Васюков сурәте күз алдына килеп, нигәдер, оялгандай тынып калды. Никадәр генә ачык күңелле, эчендәге тышында булмасын, туганнарча дуслык хисләре берләштергән менә шушы кечкенә, тар даирәдән дә яшереп калдырган «сере» бар иде Әлфиснең...Үзенә һаман да тынгылык бирмәгән күңелен биләп, җанын каезлый торган сер...

Частька килеп урнашканның икенче көнендә, иртәнге ыгы-зыгыда ике яруслы караватларның аскы катындагы хуҗасы:

– Һу, вакыт беткән икән, син минекен дә... нит инде, – диде дә ашыгып китеп барды.

Ул «картлач» моны шундый гади генә итеп, һичнинди тавыш күтәрмичә, үтенгәндәй әйтте ки, Әлфис, үз караватын җыештыргач, аны-моны уйламый гына, шул дембельнекен дә рәтләргә кереште. Аннан гына кулым корымас әле, дип уйлап, үзен-үзе юатты ул. Кем дә күрми, бүтән солдатлар чыгып беткән иде инде. Шулчак әллә кайдан гына фуражкасын кулына тоткан, кыскарак буйлы, күзлекле, ак кырау төшкән көлсу чәчле, киң, ачык маңгайлы капитан килеп чыкты да:

– И не стыдно? – дигән шелтәле, аяусыз соравы белән Әлфисне фаш итте.

Әлфис ләм-мим! Офицер, кырыендагы артсыз урындыкка чүкте һәм нигәдер борчылып, дулкынлануыннан, казармада икәнен дә онытып, тәмәке кабызды.

– Утыр әле... Син инде бер генә тапкыр ялгыштым да башка кабатламам, дисеңдер. Бу бөтен яшь солдатларның хатасы! Нет, воин, бер бирештеңме, шулай дәвам итә инде ул. Әле соң түгел, аң бул, кешелегеңне югалтма! Теләсә нинди шартларда да!

Үкенеч, берничә айдан башка частька күчерделәр аны. Үстереп, майор чинында...

Шул кимсенүле хәлдән соң, аны күргән саен, «И не стыдно?!» дигән шелтә сүзләре кинәт кенә искә төшә торган булып калды. Тәмам үкендереп, җанын айкап алды ул шуның белән. Гомерлек сабак бирде.

...Плацта иртәнге сафка тезелеп, полк командирын көтәләр иде. Армиядәге язылмаган тәртип буенча, алгы рәттә, әлбәттә, беренче ел хезмәт итүчеләр. Икенче рәттә – «картлач»лар. Әлфиснең нәкъ артына туры килгән Котляров: «Аягыңны тигезлә!» дип, сәбәпсез бәйләнеп, аның тубыгына каты гына тибеп куйды. Авыртудан күз аллары караңгыланып китте Әлфиснең. Шулхәтле чыгырыннан чыкты ки, үзен-үзе белештермичә, борылып, йодрыгы белән, бар көченә тегенең күкрәгенә кундырды. Моны көтмәгән «картлач» нык кына чайкалып, арт чүмеченә утыра язды. Бу күренешкә шаһит булган сафтагылар җанланып китте. Кемдер сүгенде, кемдер көлеп куйды. Әлфиснең бу адымын эчтән генә хуплаучылар да күп иде. Хәтта «картлач» Назаровның:

– Хватит тебе, Котляров! Он же старше тебя! – дигән каты кисәтүе дә яңгырады.

Башлыгын-якасын рәтләп торган теге дембель сыңары:

– Ну ладно! Погоди! Караватың ишелеп төшмәсме әле! – дип, Әлфиснең колагына акрын гына ысылдап, янап тынды...

Бу бәрелешне якташлары да күреп торды ласа. Алар өчен әйбәт кенә гыйбрәт, сабак булгандыр ул. Хәер, бер алар өчен генәме?! Әмма ни генә булмасын, кешелек дәрәҗәсен яклауда үрнәк күрсәтте Әлфис...

Вак-төяк корткычлык юлына басты мөртәтләр. Йә тумбочкасының астын-өскә китерәләр, йә иртән торганда аяк чолгаулары булмый, тәмле йокыны бүлдереп, биткә сөлге ыргыталар... Боларына түзәргә була әле... Командирларга барып әләкләп булмый ич инде... Аннары, тора-бара ачулары басылды да бугай... Үч алырдай башка кешеләре табылдымы, белмәссең...

– ...Бакчы, грузиннар, әрмәннәр нинди бердәм. Берәрсенә ярамаган сүз катсалар, шундук «Кавказ!» дип, күкрәк кагып, якларга ташланалар. Латышлар тагы. Ничек дус, тату яшиләр һәм бер-берсен рәнҗетергә ирек бирмиләр. Алар безне дә бик ихтирам итә үзләре. Ну, урысларны яратмыйлар инде...

– Киномеханик Табидзе белән ...мөнәсәбәт яхшы безнең. Бүтәннәре дә кырын карамый..., – диде тыйнак кына Рәмзи.

– Күп калмады инде, егетләр! Онытмаган булсагыз, көзге дембель турындагы приказга кадәр йөз генә көн! Юк, азрак та әле... Урра! – дип шукланып алды Әлфис.

Әмма ура, дип лаф орырга иртәрәк иде шул әле. Эх, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса шул. Татарлар өстендә кара болытлар куерды. Җәйләрен таулардан сыдырылып төшеп, озонлы, саф һава алып килә торган, шифалы яңгыр болытлары түгел... Болар башка төрле, җанга тиеп, хәлне алып, тын-сулышны буа торган кара-кучкыл болытлар...

***

Укымышлы, зыялы кешеләр булып саналучылар бер алар гына түгел иде полкта. Әнә, Мәскәүле Степан Гардин. Югары уку йортын тәмамлап, фигуралы шуу буенча тренер булып эшләгән хәтта. Аның кушаматы да «Фигура». Һай, өтелде, этләнде соң аның белән командирлары, үзен дә сарык йоны урынына теттеләр, изделәр, кешелеген калдырмадылар. Ата ялкау. Һичнәрсә эшләргә теләми. Тәкәббер. Гел эредән сыптыра. Саташып, солдат кануннарын буташтыра. Элеккеге дан-абруен онытып торып, бүгенге солдат халәтен кабул итә белми. Менә шул мәскәүле бәлагә тарыды беркөнне:

– Кадак йоттым! Үләм! – дип, санчастька кергән көйгә кушеткага ауды. Йөзе акшарлаган кебек. Туктаусыз корсагын уа.

– Ничек болай булды соң әле? – дип сораштыра шәфкать туташы Ольга.

– Казарма ягында, щит урнаштырганда, җайлы булсын, дип, авызга чәнти бармак хәтле бер кадакны кабып торган идем дә, онытылып сулыш алганда эчемә төшеп китте. Ай, үләм! Эчне бора!

Кулдашы да аның сүзләрен җөпли: «Эшләгәндә авызында гел кадак тота ул шулай, шайтан тәре!» – ди.

Андый хәлдә, санинструктор, хастаны ияртеп, бистәнең поликлиникасына рентгенга бара. Бу юлы да баш табиб әмер бирде. Фаик өчен күңелле сәйран кылу гына кебек ул. Барганда кеше күрәсең, хастаханәдәге көтүче чыбыркысыдай озын чиратларны да көтәсе юк. Гөнаһ шомлыгы, солдат халкын озак тотмыйлар шул чиратта, хөрмәт күрсәтеп, алданрак үткәрергә тырышалар.

Фаик, җәйге ямьгә күмелгән бакчаларны, белгеч күзлегеннән торып, караштырып бара. Алмаларның күпчелегеннән алмагачларның яфрагы да күренми; чияләр, карлыганнар тулышып өлгергән, авызга тамарга тора... Авылда урак өсте. Яңа бәрәңге дә ашый башлаганнардыр инде, дип сагышланып килә иде Фаик. Әледән-әле ыңгырашкалап барган Гардин: «Ой, больше не могу!» – дип, бөтенләй шып туктады. Эчен тотып, ниндидер аулак төзелеш ягына ымлады бу. Кеше хәленә керүчән, шәфкатьле Фаик аны-моны шикләнмичә, «бар», дип, баш какты да, үзе эскәмиягә чүмәшеп, тирләп пешкән муенын кулъяулык белән сөртергә кереште.

Әйе, хәзер урак өсте. Әминә соңгы курска укырга киткәндер. Көтәр микән ул Фаикны? Аның тирәсендә һаман тар маңгайлы Мохтар бөтереләдер инде. Югыйсә, армиягә киткәндә, Әминә катына якын килсәң, кайткач җаныңны алам, – дип, тимер кебек йодрыгын борын тирәсендә уйнатып, нык кына кисәткән дә иде үзен. Бөдрә чәчле, уймак иренле, алсу йөзле чибәр Әминә: «Бер ел күпмени ул, солдат шулпасын да чөмереп өлгермисең, «тып!» итеп кайтып төшәрсең әле!» – дип, шаярткан да иде... Фаик, уйларыннан кисәк айнып китеп, як-ягына каранды. Кара, шактый вакыт узгандыр, ә теге хәсрәт һаман да күренми. Төгәл вакытны белер иде, кул сәгате юк. Армиядә солдатка сәгать тагу «не положено!» «Әй, Гардин!» дип сөрән салды сабырсызланып. Юк, тегенең тыны да чыкмый. Әллә батканмы? Бер-бер хәл булганмы? Аның тавышы ишетелмәгәч, коты очты саниструкторның. Күз алдында Әминәләр, бәрәңгеләр буталып дөньяның асты-өскә килеп, каядыр мәтәлде. Уенда – Гардин гына. Бар көченә чабып керсә, төзелеш участогының арт өлеше бөтенләй киртәләнмәгән ләбаса! Анда исә – куе наратлык, арырак әрәмәлек, басу башланып китә. Теге алдакчы, зобани, шуннан элдерткәндер.

Нинди тизлек белән частька чабып кайтуын, шул чакта миендә нинди уйлар бөтерелгәнен Фаик еллар узгач та яхшылап хәтерләми торган булып калды. Гасабилы, ачынулы уйлардан аңын җуя язган иде ул хәтта. Аны бу хәл тетрәндерү генә түгел, бөтенләй кешелегеннән чыгарган иде, дисәң, төгәлрәк булыр.

Әлбәттә, ашыгыч рәвештә, полк командиры фәрманы белән, качкынны тоту өчен ышанычлы, сыналган солдатлардан оператив эзләү бригадасы оештырылды. Анда Әлфисләрнең разведка взводы катнашмый каламы соң? Кырыклап солдат офицерлар бистәсенең актармаган төшен, кермәгән йортын, айкамаган бинасын калдырмады. «Фигура» суга чумгандай юкка чыкты. Мәскәүгә ашыгыч телеграмма суктылар, фатирына кеше җибәрделәр. Барысы да юкка гына!

Дәвамы бар.

 

"КУ" 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: