Каршылыклар кыры (ахыры)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

 

15. Төнге сөйләшү

Отбойдан соң Николай Ираклий Гелашвилиның алачыгына якынлашты. Акрын гына тирә-юньгә колак салып, аннары гына ишекне, килешенгән шартлы билге белән, шакыды. Ишек тавыш-тынсыз гына ачылды.

– Мин әле бу, Ираклий... Ни бетереп ятасың? – диде якташы, бусаганы узгач, шик-шөбһәсен сиздермәскә тырышып, як-ягына каранмый гына.

– Дембель альбомын төзәткәләп утырган булам шунда... Соңгы арада йокы качты, әллә нәрсә, – диде хуҗа, бер кичтә үк куе булып шытып чыга торган чем-кара сакалын шатыр-шотыр кашып.

– Качтымыни, качар да! – дип, мәгьнәле генә әйтеп куйды Николай. Аннары иптәшенең күзләренә туп-туры карап, кирәклесен чишеп салды. – Җитмәсә, теге Фигура да бу тирәдә күренгәләсә...

– Нишләп йөрсен ул монда?! Күптән Кытай ягына ычкынгандыр инде ул имгәк!

– Әйт әле дөресен, Ираклий, Гардинны син яшереп яткырасың бит?!.

– Кем әйтте? – дип дөрләп китте Ираклий һәм, үзе дә сизмәстән, кулларын йодрыклады.

– Гражданскийлар күргән синең алачык тирәсендә буталганын...

Ираклий якташлыкның башлыгы саналган Николайдан сер саклап торуның мәгънәсез, хәтта куркыныч булуын сизенде дә барысын әйтеп салды:

– Әйе... Ярдәм итәргә булдым инде. Буш итмәм, ди бит...

– Күпмегә, ни хакка «ярдәм итәргә» булдың?!

– Ярыйсы гына, – дип, Ираклий сумманың күләмен Николайның колагына пышылдаган иде, теге керфеген дә какмады.

– Шул бәягә исемеңне пычратырга уйлыйсыңмы?!

Ираклий гарьлегеннән калкынып куйды хәтта:

– Ну, ну, син, саграк сөйләш. Мин сатыла торган адәм түгел.

– Мин дә алай уйламыйм, Ираклий. Мин сине намуслы, эчкерсез дустым дип беләм. Ике ел буена менә шушында, нәҗес арасында үз теләге белән бикләнеп яткан кеше андый булмас. Ул хурлана, нәфрәтләнә, гарьләнә беләдер... Бәладән башаяк, тапшыр син аны хөкем органнарына! Тиешле җәзасын алсын, кабахәт! Әкияттәге Колобок кебек, синнән дә качкандыр әле ул явыз!

Ираклий чынлап торып үпкәләде, сабыйларча авызын салындырды:

– Син нәрсә, мине саламонга саныйсың мәллә?! Аны шәп йозак саклый. Аю да кача алмас. – Бераз дәшми торгач, ятагында сөякләре шыртлаганчы тәмләп киерелде дә: – Эх, жаль, никадәр акча югалтам икән, – дип әллә чынлап, әллә юри әрнеп куйгандай итте.

...Кукуруз чәкәннәре кимереп ятканда тотып алып киттеләр дезертирны. Әллә шул ризыктанмы, качкынның чәкән кебек сап-сары төс йоктырган куллары күз алдына килеп, хәтсез вакыт укшытып азаплады. ...Шул хәлләрдән соң Фаик, ничектер үзгәреп, рухы сынып, канаты каерылган кош кыяфәтенә керде. Аны күргән саен, Әлфиснең, ихтыярсыздан йөрәге кысылып куя иде.

 

16. Әлфис тә «картлач»ка әйләнде 

Бүген Әлфисләр батальонын таулар арасына карабиннан атарга алып баралар. Бу ифрат җаваплы сынау, взводлар арасындагы социалистик ярышка йогынтысы зур булачак. Полк командиры үзе дә килеп тикшерергә мөмкин, дип куркыттылар. 

Ә хәзергә, солдатлар төялгән йөк машиналары, көчәнүдән улый-улый, текә тауларга үрмәли. Күтәрелгән саен, офык читендә яңадан-яңа ямьле күренешләр ачыла. Көзнең салкын сулышы тирә-юньдәге кызыл, ал, сары мәк чәчәкләрен куырып, өтеп өлгермәгән әле, һаман да уйдык-уйдык кызарып, алланып, купшыланып торалар. Кыргыз җиренең мактанычы, диләр аларны. Җирле халыкның сүзенә ышансаң, моның ише күз явын алырлык кыргый мәкләр шушы мәшһүр Чу үзәнендә дә, Эссе Күл исемле атаклы су чыганагы буйларында гына үсә ди... Ышык урыннарда иркә лалә чәчкәләре дә очраштыргалый. Быел көз җылы килгәнгәдер, Әбиләр чуагы да озакка сузылды. Киң, чуар болыннар, куе-яшел төстәге чыршылар, тирән тарлавыклар бу тыныч гүзәллеккә үзенә бер илаһи тантана өсти. Кинәт кенә ап-ак шикәр түбәле тауларга, төпсез күк йөзенә күтәрелеп карасаң, бер мәлгә башлар әйләнеп киткәндәй була.

Их, биредәге чәчкәләрнең хет берничә бөртеген генә җыеп, Нәсимәгә бүләк итсәң икән ул...

Тагын бер борылышны узып, текә үрне алгач, ниһаять, полигонга килеп җиттеләр. «Разойдись!» дигән команда яңгырады... Мишеньнәрне көйләп куйганчы, нидер маташтырганчы, солдатлар яшел чирәм өстенә аудылар. Әлфис полигон читендә сөзәк кыя булып торган биеклеккә күтәрелеп карады. Ак болытны чалма итеп кигән төсле иде ул үр. Менде. Аны, томан дисәң томан түгел, болытка охшаган ак масса чолгап алды. Әлеге шарф кебек муенга сарылган болыттан суык кар исе килә иде. Әллә көзге томан исеме икән?..

Ул да түгел, эшне озакка сузмыйча, әллә ни майтара алмый торган солдатларны оборона сызыгына чыгардылар. Оста мәргәннәрне полк командирына күрсәтер өчен саклап торалар. «Килде!» дигән хәбәр ишетелүгә, уң як оборона сызыгына рядовой Галимдаровны, сул ягына полкта иң үрнәк атучы булып танылган кече сержант Озильшны чакырдылар. Әлфискә көндәше кем булса да барыбер иде. Ул үзенә нык ышана, мәктәптән бирле үткен күзлеләр рәтендә йөри. Еракта мишень пәйда булуга, сулышын кыса төшеп, ашыкмыйча гына, карабинның тәтесенә басты. Тагын бер-бер артлы дүрт патронны тегенең нәкъ үзәгенә чәпәде. Ату кыры өчен җаваплы кизү торучыларның сокланулы авазларына караганда, корал белән эш итү күнегүләрен тагын «бишле»гә үтәде ул. Яңадан өстәп атуның кирәге калмады. Шундук колагына кемдер иелеп, әмер биргәндәй: «Чур, я – первый! Калган патроннарың – миңа, Галимдаров!» дип пышылдады. Фу, тагын лейтенант Галушка! Елан кебек елгыр, чоссыз каргадай кәпрәеп йөргән адәмгә бирәме соң Әлфис хәләл патроннарын! Тот капчыгыңны киңрәк! Шуңа күрә чыраена үкенүле төс чыгарып: «Мин инде взводыбыз командирына вәгъдә иткән идем шул», дип алдашты.

Хикмәт шунда ки: һәр солдатка билгеле нормативны үтәү өчен, артыгы белән, берничә патрон бирелә. Начар атучыга күпме бирсәң дә, ышаныч юк, барыбер «сөт»кә җибәрә. Ә менә шәп атучылар, биш патрон белән дә норманы үтәп, калганын янга калдыра. Шуның өчен офицерлар нәкъ менә шундыйлар тирәсендә мәш килә дә инде. Соңыннан, отличник укчылар сарыф итмәгән патроннарны беренче булып үзләренә эләктерү өчен. Яңа гына хәрби училищедан килгән, авызыннан ана сөте дә кипмәгән егет-җилән генә бит болар, асылда. Соңыннан, зур командирлар киткәч, полигонда ату буенча үзара ярыш оештырып, күңел ачалар шулай. Әлфис үзенең «күчтәнәчен» Васильевның кулына салганда, тегенең бераз гаҗәпкә калуын күрмәдемени Галушка, күрде! Һәм Әлфискә үчләнеп, кем әйтмешли, куенына тагын бер таш тыгып куйды.

 

***

Көннәр кара көзгә авышты. Туган якка кайтыр вакытлар җитә. Якташлар, сабырсызланып, бу хакта очрашкан саен очынып сөйләшә. Һәрберсе дембель кителен үтүкләп, яңа погоннар тегеп кайнаша. Әлфис тә, әле күптән түгел генә полк командиры приказы буенча, үзенә кече сержант чины бирелгәч, кара погоннарга алтынсыман ике сары тасма тагып мәш килә. Отбойдан соң көнкүреш бүлмәсендә кеше юк. Бар да изрәп йоклый. Тыныч. Иркен. Рәхәт. Янына батальон буенча кизү торучы кече сержант Масляк кына килеп басты. Күзе ниндидер чирдән гел эренләп торгангамы, кешегә күтәрелеп карарга да уңайсызлана, тартынучан юаш, үшән, аумакай егет. «Учебка»дан килде генә әле ул. Ипле, юньле кешеләр белән гәпләшергә, берочтан ялагайланырга каршы түгел үзе. Сары тасмаларны күрүгә:

– И, беләсеңме, Галимдаров, кайберәүләр кызыга да инде шушы лычкаларга... Ефрейтор чины турында күптәннән хыялланып, саташып йөргән бер солдат төнлә каравылда торганда, моның әтисе кунакка килеп төшкән, имеш. Улының бу моментта кайда булуын белешеп, туп-туры постка килеп керә ди бу. Малайның: «Стой! Стрелять буду», дип кисәтүенә дә карамыйча, һаман килә дә килә икән. «Улым, бу бит мин!» дип кычкыра ди үзе. Шуннан соң солдат, устав нигезендә, кисәтүдән соң аны атып та үтергән. Шул, сакта уяулыгы өчен ефрейтор лычкасы биргәннәр үзенә. Ярар... Инде әнисен чакырып, хат язган да ди бу ахмак, лычкасын сыйпый-сыйпый, назлап, рәхәт чигеп: «Скоро мама приедет!» ди икән. Инде сержант тасмаларына өметләнә икән, тинтәк.

Үзенең тозсыз мәзәген үзе сөйләп, үзе көлде дә Масляк, ул да түгел, Әлфиснең аяк терәп каршы торуына да карамастан, икенче үтүк белән аның чалбарын алып тигезләргә кереште... Кулын гына селкеп куйды Әлфис... Пост турында сүз чыккач, күптән түгел генә үзе белән булган чын мәзәк хәлне исенә төшерде. КПП янындагы кибетләр тирәсендә каравылда торган чагы иде. Бер мәлне капкадан ләх исерек батальон командиры майор Мөшәррәпов килеп керде. Ул кәефле чагында, бер тапкыр, якташ булуын, Самарада тууын телгә алган иде. Айнык чакта танымый да үзе бөкрәебрәк йөрешле милләттәш. Гадәттә, алар, офицерлар, өйдәге аракы гына «җитмәсә», бирегә җыелып, писарьларны төнге ресторанга чаптыралар. Артларыннан, иманнарын укытырга, дип, дәҗҗал хатыннары килеп җитәргә мөмкин анысы. Бу юлы Әлфис ни күрсен, аның постына таба алпан-тилпән килә түгелме соң салмыш командир?! Лаякыл исерек хәлдә, көрмәкләнгән телен көч-хәл белән әйләндереп:

– Ташла мылтыгыңны, якташ! Әйдә... безнең өйгә... кунакка! – дип өзми-куймый мыгырдана бу. Аптырап калды инде Әлфис. Эченә пожым керде. Устав кушкан, дип, күрәләтә торып, кешегә атып булмый ич инде! Шулай да кат-кат: «Стой! Стрелять буду!» дип кисәтергә мәҗбүр булды. Ә теге белми дә, кочагын җәеп каршы килә. Ярый әле Әлфиснең бәхетенә КППда кизү офицеры күренде – юмалап алып китте хезмәттәшен...

Ул әкәмәтләрне искә төшереп, үзалдына елмаеп, үтүкне ипле генә китель «кыры»нда шудырып торганда, баш очында яшен уты шартладымыни:

– Что это такое?! Безобразие! Галимдаров, яшь солдатны көчләп, үз мәнфәгатеңә эшләргә мәҗбүр итәсеңме! Дедом стал, да! – дип акаеп, беләгенә патруль башлыгының ал тасмасын таккан Галушка басып тора. Җавап та көтмичә, артындагы каравыл солдатына «гауптвахтага илтеп тапшырырга!» дигән әмер дә бирде. Әлфис бу «кирәкмәгән ярдәмне» боламык сержантның, сорамаган-нитмәгән килеш, үзе килеп тагуын аңлатырга теләп авызын ачкач, Галушканың күкрәген киереп, көләргә иткәндәй усал ыржаеп торганын күрүгә, ирексездән кулларын салындырып, ниятеннән туктап калды. Монда нидер төшендерергә тырышу мәгънәсез иде; бу – алдан уйлап эшләнгән, оста оештырылган провокация иде. Чепи күзле, куян йөрәкле сержантка шулай эшләргә кушылган һәм ул үз бурычын артистларча башкарып чыкты да. Галушка исә, беренчедән, шул рәвешле шәхси үчен алды, икенчедән, политик һәм сугышчан хәзерлек отличнигы Галимдаровның исеменә кара якты. Өченчедән, бу – Әлфиснең дембельгә китү көнен кичектерергә теләүдән иде. Гауптвахтада исә аның шәрикләре – төнге шешәдәш солдатлар «Камерада – пожар!» дигән әмер биреп, камерадан – коридорга, коридордан кире камерага туктаусыз чаптырып рәхәтләнделәр. Галушка шуны ыржаеп, ләззәт алып, тамаша кылды... Әмма озакка түгел. Таң алдыннан тикшерү белән полк командиры Стандов килеп кергәч, «ни өчен ул монда?» дигән катгый сорауга, лейтенантның суга төшкән мескен тавык хәлендә, бөрешеп калуын күрү Әлфискә бик күңелле булып китте. Калганын белми, чөнки аны шундук азат иттеләр. Ул, шулай итеп, бер төндә «картлач»ка да әверелде, тәүге тапкыр гауптвахта һавасын иснәү «бәхетенә» дә иреште.     

 

17. Әҗәт. Йомгаклау урынына

Әллә ничек, гадәти генә килде ул шатлыклы көн. Таңы да электәгечә атты. Кояш та көндәгечә шул ук җылы нурларын сибә. Частьта мәңгелек ыгы-зыгы, мең төрле мәшәкать. Дембель кәгазьләрен дә әллә ни бизәкләмичә генә, коры гына тапшырдылар. Аерым тәбрикләүләр дә булмады. Әйтерсең, полк үзенең яхшы солдатларын, отличникларын озатмый, гүя, моннан ниндидер бөҗәкләр генә каядыр чыгып оча. Һәрхәлдә, Алма-Атадагы аэропортка илтәсе автобуска утырганда, Әлфисләр шундыйрак аянычлы хис-тойгы кичереп алдылар баштан. Әмма куанычлары тулып ашкан иде, бөтен начар тойгыларны басарлык иде. Үзләре дә һичнинди үкенеч, сыкрау хисләре кичермичә, дөресрәге, исләре китмичә аерылыштылар алар бу бәрәкәтсез җирдән. Бирегә яңадан кайтасы килү теләге юк та юк инде. Тизрәк автобусның гына кузгалуын көтәсе калды.

Автобус дигәне ни өчендер кымшанырга да ашыкмый әле. Әллә нигә тоткарлыйлар шунда. Әлфисләр белән барасы унлап үзбәк машина алдында кизү офицер белән ызгыша иде. Эш юктан, шулар янына төштеләр. Чандыр гәүдәле, чегәндәй кара йөзлесе аеруча котыра, капитанның борын төбендә кулларын уйнатып, нидер аңлатмакчы була:

– Подполковник Тарасов белән майор Чуанколов килмичә, беркая китмибез! Бездән алган акчаны кайтарсыннар иң элек! – дип, очып-очып куна өсләренә.

– Лейтенант Галушка белән Бутылинны да табып китерсеннәр! – дип өстәде икенчесе.

– Шушы урыныбыздан бер адым да кузгалмыйбыз! До конца торабыз! Барыбер каптырачакбыз ул әрәмтамакларны! Апара корсаклар! Бездән рәхим-шәфкать көтмәсеннәр! – дип, дөнья җыеп шаулашты каратутлы халык.

– Менә ни өчен шыпырт кына озатырга булганнар безне. Бәладән – башаяк, бүтәннәр алдында җәнҗал чыкмасынга, шауламасынга, – диде Әлфис янәшәдәгеләргә...

Хәер, бу аяныч хәлнең сәбәбе бөтенесенә дә күптән мәгълүм иде. Хәрби шәһәрчектәге гаиләсеннән качып, төнката частьта баш күтәрми күңел ачу өчен сәмәне дә кирәк бит әле аның. Зарар юк, әнә ич, калым акчасын тиененә кадәр җыеп баручы үзбәкләр бар. Шулай итеп, иртәгәгә хәтле, өч көнгә, бер атнага итенгәләп, алдашып бурычка ала-ала, бирәсе әҗәтләре йөзәр сумга җыелган сугышчан офицерларның! Инде бүген үзләре, яудан качкан дезертирлар сыман, «камыш тешләп» яталар. Берсе дә күренми частьта.

Ниһаять, кузгалырга әмер булды. Китүче дембельләр, иркенәеп калган салонда җайлап утырышкач, капка ягына янә борылып карадылар. Анда һаман да үзбәкләр озатучы офицерлар белән якага-яка килеп ызгышалар, бәхәсләшәләр иде.

– Рәхәт икән ул, аласы бурычың булмаса, – дип шаяртты бер дембель, часть тарафына ымлап.

– Бирәсе әҗәтең булмаса, тагын да яхшырак! – дип көлдерде икенчесе.

Ә бит, чыннан да, кайтарасы әҗәтебез юк, һәрьяклап, Аллага шөкер, җан тыныч, намус чиста безнең, дип юлдашлары фикеренә кушылып, сөенә-сөенә уйланып барды Әлфис. Ниндидер могҗиза белән, капитан Васюков пәйда булса, аның да күзенә карап, нык итеп: «Юк, хәзер миңа оят түгел!» дияр иде Әлфис. Бер ел элек Казаннан килгән өч солдатның да һичкемгә әҗәте юк. Гомумән, Ил алдында «изге» дип саналган үз бурычларын ару, чиста намус, вөҗдан белән, ялмавыз, аждаһа, албасты армиядә рухи, физик кимсетү-рәнҗетүләр, төрлечә нервланып стресс алулар, тетрәнүләр аша узып, башкарып чыктылар алар. Кырыкмаса-кырык төрле каршылыклар кырын яулап...

Соңгы тапкыр бистә аркылы үткәндә, түзеп булмаслык авыр, ямансу сагыш биләде аны. Солдат тормышына кыска гына арада якты нур сирпегән Нәсимә тагы очрамасмы дигәндәй, автобус тәрәзе аша аңа охшаган һәрбер хатын-кызга каерылып-каерылып карады. Йөрәген мәңге аерылышу газабы чәнчеп-чәнчеп алды... Хуш, Нәсимә! Менә соңгы урамны да уздылар... Бистә тузан болыты эчендә күмелеп калды. Ә аның артында исә һичкем яулап алмаслык булып, текә, биек, мәгърур Алатау калкып тора иде, һәм ул, юлчыларны озата баргандай, зәңгәрсу-ак бозлы түбәсе белән озак вакытлар күренеп торды, аннары гына, акрынлап сыек томанга кушылып, эреп югалды.

 

Тәмам.

 

"КУ" 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: