Каршылыклар кыры (дәвамы)

3. «Сез Казаннан түгелме?»

Ниһаять, поезддан поездга күчә-күчә, куе сакал-мыек үстереп, рәтле кием күрмәгән йолкыш дәрвишләргә охшап калган никрутлар, данлыклы Озын Агач дигән стансага килеп җиттеләр. Поезддан төшүгә, иң әүвәле совет законнарын ихтирам итүче чын патриот булып тәрбияләнгән, зыялы кешеләргә хас риясыз, күндәм, карусыз, ыктымат4 затлар җирле хәрби комиссариатны эзләп киттеләр. Янәсе, кайда соң ул безнең газиз, кадерле часть, күзләрен талдырып, тилмереп безне көтеп торучы гаскәриләр? Анда ничек эләгәсе?

Ни турында сүз баруын ишеткәч, ошбу хәрби учреждениенең бөтен халкы урамга чыкты. Ерак юллар гизеп килгән биштәрле-чемоданлы мосафирларны тәмам шаклар катып, сокланып чолгап алдылар.

– Неслыханно! Казанның үзеннән! Безнең мондагы халык кулына повестка тоттыруга, шундук тауларга кача әнә, – дип тел шартлатты карт кына бер прапорщик. Икенчесе, ялкау гына сагыз чәйнәп торганы, мыскыллы көлемсерәде:

– Болар да инде... Ник армиягә шулхәтле атлыгып торалардыр...

– Курорт дип беләләр микәнни аны? – дип, иңнәрен сикерткәләде кызыл иренле ханым.

– Тау һавасы иснәп, бәлзәм эчеп сихәтләнергә килгән алар, – дип шаркылдады өченче офицер.

Күренеп тора, әллә кайдагы, таныш түгел татар иленнән ашкынып килгән, сәер холыклы кешеләрнең мондый намуслы, вөҗданлы, кыю гамәле турында көнләшү белән, ятсынып сөйләнәләр.

Бу мәхшәргә, «аю биетү» тамашасына, болдырдан төшеп килүче төз буйлы, аеры кара сакаллы полковник нокта куйды:

– Йә, җитәр, эш урыннарыгызга таралышыгыз! Нинди чабата кәмите оештырдыгыз монда?!.

Аннары ул, шаян карашлы зур, якты күзләре белән кунакларга карап алды да үз бүлмәсенә чакырды. Юл документлары буенча, хәрби кафедрасыз вуз бетергәннән соң, армия сафларына бер елга гражданлык бурычын үтәргә баручылар, ягъни «одногодниклар» икәнлекләре мәгълүм булгач, аның хөрмәте тагын да арта төште бугай. Ни дисәң дә, малай-шалай түгел болар, тормышны азмы-күпме күргән, азу теше ярган, салмакланган ирләр. Армиянең «алтын фонды»н тәшкил итүче халык. Шуңа да, үз дәрәҗәсенә тиң күреп, гәп корды, кайнар чәй тәкъдим итеп, тегене-моны белешкәч, «N» частена ничек барырга кирәклеген иренмичә аңлатып бирде. Бераз ялгышканнар икән Казанның туплану пунктындагы хәрби стратеглар: бу төбәк әле Казакъстанга керә, егетләргә кирәкле Серая Вода станциясе янә бер-ике тукталыш аша, кыргыз җирендә, ди.

...«N» часте сәер атамалы станциядән берничә чакрымда, таулар итәгенә сыенган Кызылсу дигән бистә янында булып чыкты. Биек кызыл таш койма белән уратып алынган, шактый зур биләмәгә охшый. Уртасына биш почмаклы йолдыз сурәте төшерелгән яшел капкалы КПП5 аркылы машиналар тыз-быз килә, гаскәриләр керә-чыга тора. Менә ул тулы бер ел буена хәрби хезмәт үтәсе икенче туган йорт!

Егетләр, әллә ни искитәрлек күренмәгән частьны читтән генә күзәтеп тордылар, тордылар да, иң элек базарга сугылырга булдылар. Кесә төбендә ятып, тузанга баткан акча калдыгына тегесен-монысын алып, «гражданка»да соңгы тапкыр иркенләп сыйланырга иде исәпләре. Эш көне булгангамы, биредә сатучылардан гайре, кеше сирәк, үтәли җил генә уйнап тора иде. Каранып йөргәндә, боларга ниндидер солдат иярде. Ничектер шикләнеп, кырын-кырын гына күз салгалый бу. Погонында сержант тасмалары, киң күкрәген кырыкмаса кырык төрле значок басып алган. Кулында җитмешенче еллар башында гына кулланышка кергән затлы «дипломат» портфеле. Фуражкасыннан бүселеп чыккан коңгырт чәчләре тузгыган. Пычрак идәнле вокзалларда, аяк астында рәвешен югалтып, кыршылып, таушалып беткән биштәрләрдән, ятакларда аунап изгәләнгән киемнәребездән чамалап алды ахрысы ертлач, әрсез, очлы күз тәкәллефсез-нисез генә якынлашты да:

– Сез Казаннан түгелме? – дип төбәп сорады. Уңай җавап ишеткәч, шатлыгыннан алдарак басып торган Рәмзине кочып алып, «Мин бит сезнең покупатель!» дип, аркасын дөп тә дөп төяргә кереште. Күз яшьләре сыгып еламый гына! «Сатып алучы» исеме аның телендә шулхәтле якын, назлы, дәрәҗәле яңгырый, әйтерсең лә туган агагыз дигәнне белдерә иде.

Бистә читенә, аулак төшкә чыгып утырдык. Никрутларның барлы-юклы сый-нигъмәтенә чәчәп-чәчәп куя сержант. Бигрәк ачка «киселгән» икән, бахыр, бүре сыман умыра гына алдына куйганны. Дөяне төге белән йотар иде, валлаһи! Соң, шулай булмый ни, частька кайтканда бар акчасын аракыга бетергән дә, суган суы суырып, авызын чөйгә эләргә дучар булган.

...«Дембель заданиесе» итеп моңа өч никрутны, ягъни мәсәлән, хәзергесе вакытта каршында, чирәмдә кырын яткан өч кешене, Казанның туплану пуктыннан алып кайту бурычын йөкләгәннәр икән. Татарстаннан булуын да исәпкә алганнар, күрәсең. Никруты-чурты качмас әле, дип, башта Балык Бистәсе районындагы туган авылына сыпырткан бу. Киткән шуннан агайэне, дус-иш, күрше-күлән белән табын кору. Шултиклем сәрхушләнүдән соң, ниһаять, бераз айнып, аңкы-тиңке хәлендә Казанга барса, аның «тауарын» «сатып алучыдан» башка гына «шудырганнар», имеш. Поездга утырып, куа чыгудан бүтән чарасы калмаган. Иң кыска, туры юл үзенә яхшы таныш, никрутлардан алданрак килеп җиткән, билгеле. Кайткан уңайга частька кермичә, кача-поса, ни тапса, шуны капкалап җан асраган. Ә тегеләр, ягъни – без, аймылышка яңгылыш, дигәндәй, адаша-адаша, әллә ниткән поездларга эләгеп, тиле кеше әйтмешли, Урал тауларын урап, Алтайларны айкап, көч-хәл белән килеп аудылар ласа азаккы пунктка. Күпме сагалап йөреп тә, үз өлешенә тиешле тере «тауар»ны очратмагач, болар армиядән кыяклады, ахрысы, дигән уйдан эченә шом кергән, чәчләре агара язган, имеш... Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит, барыбер йомры башлар – үзебез тап булдык менә. Туры килеп торуын күр син аның: теләсәң дә уйлап чыгара алмассың моңа охшаш әкәмәт очракны!

Шул куанычыннан һәм дә карыны туклыктан, күңеле тәмам һушланган «дембель», кикерә-кикерә, әллә нинди антлар эчә, «картлачлар» сезне канат астына алсыннар дип, колакларына каты киртләп калдырам», ди, минем хәлне командованиегә генә чишмәгез, дип, чын дөресен сөйләмәскә куша, гозерли. Әлфис, андый коры вәгъдәне колак читеннән генә уздырып җибәрде.

Тантаналы минутлар җитте. Итек-читек ямаучы будкасы янында тукталып, ботинкаларын кояштай ялтыраткан сержант, мизгел эчендә бөтенләй чит-ят кешегә әверелде, таш чырай белән, яңа танышларын сафка тезде дә: «айтдва»га бастырып, хәрби частька алып керде. Үкчәләрен бер-берсенә шак та шок каккалап, өч кеше составындагы призывниклар төркемен алып кайтуы турында полк буенча кизү офицерга күзен дә йоммыйча, чатырдатып рапорт бирде.

4. Белмәгәннең беләге авыртамы?

Частьның үзендә мунча булмау сәбәпле, яңа килгән «одногодниклар»ны котельный душында гына коендырып чыгардылар. Солдат формасын болын кадәр зур тимер ангарның бер читенә, өстәлгә аударганнар иде. Үзеңә кирәкне үзең сайлап аласы. Кызыл йолдызлы бүрекләре, фуражкалары, панамалары ярый инде, ә менә бүтән төр киемнең үлчәме, чамасы чамага туры килми генә бит! Биредә борынгы грек фәйләсуфларына хас, боздай салкын тынычлык, сабырлык белән карарга күнеккәннәр икән аның ише вак-төяк мәсьәләгә. Армия сафлары агымына яңа эләккән «салажон»6 ның, икенче төрле әйткәндә, беренче елын вакларга керешкән «әрвах»ның киеме кешечә, рәтле-башлы булуы һич мәҗбүри түгел; бакча карачкысыннан аз гына ятышлырак булса, шул җиткән. Үз үлчәменнән зуррак яисә кечкенәрәк, шактый туза төшкән, сүсәргән форма тоттыру исә яшь солдатны кимсетү, җәберләү, үз урынын, үзенең кем икәнлеген белеп торсын, борынына киртләп куйсын, дигән сүз икән. Мыскыллаган кебек, манара хәтле кешегә таман шинельне тәпән буйлыга бирәләр, кыска буйлыныкын торнадай озын аяклыга сузалар. Шундук киемнең эчке ягына известь сыекчасы белән яндырып, исем-фамилияңне язып куясы. Болай булгач, үзеңә ярардай кием сайлап, бер-берең белән алыш-биреш ясарга хакың юк. Әлфиснең үзенә ул «байлыктан» сорыдан-соры, зурдан-зур, шундый шинель эләкте ки, итәге кинофильмнардагы Дзержинскийныкы кебек җирдә сөйрәлә.

Атныкы сыман сузан чырайлы, кара хәтфә мыеклы каптёрщик яңа килгәннәргә игътибарсыз, үтәли генә караш ташлап:

– Каеш белән тыгызлап каптыргач, утыра ул. Барыбер төннәрен каравылда торганда гына киясе. Кызыл мәйданга Җиңү парадына барасың юк, – диде һәм, бәйләнчек чебенне кугандай, кулын гына селтәде.

Җәй өчен уңып, агарып каткан панама сыман шыксыз кәпәч бирделәр. Өстә – шундый ук, кешедән калган, кыскача «хэбэ» дип атала торган, ягъни безнеңчә, киҗе-мамыклы тукымадан тегелгән гимнастёрка да чалбар. Дөрес, парадка, нарядка яисә бәйрәмгә, рәешкә киелә торган китель өр-яңа, гәүдәгә текмә-тек ятып тора иде. Бу чордагы армиягә, ботинкалары белән бергә, яңа гына кертелгән форма иде ул.

Погоннар, петлицалар өләшкәндә, беркатлы Фаик танк сурәте төшерелгән кара погоннарга нәфесен сузган иде дә... Андыйлар халыкта нигәдер иң мәртәбәлесе санала, ал төстәгесеннән, төрмә саклаучыныкы ул, дип җирәнеп, борын җыералар. Өтек мыек, аның сабыйларча мөлдерәп торуын күреп:

– Самолёт төшкәне, лётчикларныкы төсле зәңгәре кирәкмиме тагы? Тот капчыгың, төбе төшмәсен! – дип, кешни-кешни көлде. Очучы булырга да өлгерерсез! Явыз «картлачлар»га эләксәгез, көлегезне күккә очырырлар, – дип, борын астыннан гына мыгырданды. Аягыннан җир тарткан, кәтүк кенә булса да, полк элитасына керә иде ул. Гади солдатта аның эше юк, даны-шаны бар чөнки. Каптёрщик белән өлкән командирлар да исәпләшә. Түшәмгә кадәр сузылган киштәләрдә кием-салым тутырылган каптёрка бүлмәсенең караңгы почмагында сыйлап та җибәрә ул зур йолдызлы кемсәләрне. Келәт саклаучы бу халык, күркәдәй өрелеп, шөһрәтле генералиссимус сүзе белән охшашлык күргәнгәме, үзен борынгы каптенармус белән чагыштырырга ярата. Гәрчә патша армиясенең унтер-офицер чинындагы ул тырыш хәрби хезмәткәрнең тырнагына тормаса да. Каптёрщик ул гап-гади амбар саклаучы гына инде, югыйсә. Гел старшина тирәсендә сырпалана. Тегесе исә аның күпчелек кыңгыр эшләренә күз йома. Әрсез каптёырщик иртәнге разводка, прогулкага чыгуны, хәтта кичке тикшерүгә басуны да үзе өчен гарьлек гамәл дип саный. Һәрхәлдә, үз «өне»ннән бүтән җирдә өтек мыегын да, борынын да күрсәтми торган иде ул.

...Бу часть Совет Армиясенең «Гражданнар оборонасы» гаскәрләре дип аталган төренә керә икән. Бер сүз белән генә әйткәндә, пехота! Җәяүле гаскәр... Мондагы полк дигәне кәгазьдә генә, хәрби хезмәткәрләренең саны бөтен бер батальонга да җыелмыйдыр. Ә менә хәрби өйрәнүләр вакытында гражданкада запаста торучыларын, ягъни гади телдә «партизаннар» дип аталучыларын да чакыргач, меңнән ашып китә ди. Зур, биек гаражларда, ангарларда илдә тынычлык хөкем сөргәндә кагылмаслык запас, хәрби арсенал: төрле маркадагы автомашиналар, махсус техника консервациядә саклана, диләр.

Полк командирының политчасть буенча урынбасары, подполковник Семёнов, документлардан Әлфис Галимдаровның журналист булуын белгәч, төп кебек калын, кыска аякларында әле алга, әле артка чайкала биреп: 

– Менә сезгә тәүге сугышчан задание: безнең ...э-э-э ...данлыклы полкның шанлы үткән юлы..., традицияләрне дәвам итү..., анда хезмәт итүнең яшьләргә нинди зур горурлык ...фәлән-төгән өстәвен ...эһем ...тагын шуның ише патриотик сүзләр кыстырып чыгыш ясарсыз. Текстын алдан миңа күрсәтерсез! Понятно! – дип, йомшак кына тавыш белән, әмма ике уйламаслык, катгый төстә үтә җаваплы йомыш кушты. Армиядә солдатның фикере белән кызыксыныпнитеп тору юк икән. Тантаналы ант кабул итү соңында исә солдатның яшәеше, көндәлек тәртибе, үзен тотышы тулысынча командирларның, хәрби түрәләрнең приказына, ихтыярына буйсына һәм бу көннән башлап яңа сугышчының уйфикере, кәефе, теләк-омтылышы сукыр тиен дә тормый.

Татар журналисты булса да, кирәгендә урысчасын да үтемле, төгәл ермачлый ала торган егет сынатмады. Бакыр самавыр кебек кызгылт йөзле Семёнов, тантанадан соң үзе килеп, Әлфиснең кулын кысты. Хәрби округ газетасына язышып торырга дигән «аталарча» киңәшен дә өстәде. Егетнең абруе, болай булса, күзгә күренеп үсәргә тиеш иде. Монда бер ел хезмәт итеп каешланып беткән гаскәриләр дә читләп-читләп кенә, кызыксынып карап үткәлиләр, сирәк-мирәк сүз дә каткалыйлар иде. Берсе: «Тагир Ташмухаметов!» дип, үзе килеп күреште. Киң җилкәле, таза гәүдәле. Ә ап-ак бармаклары йомшак, нәзек, сузынкы... Битен вак кына миңнәр, кара төрткеләр чуарлаган. Дусларча елмая-елмая, милләттәшләренең кулын сак кына кысып чыкты да Таһир:

– К сожалению, татарся аз билям, – дип, үкенечле көрсенеп куйгандай итте. Ташкент татары икән... Тиз генә танышты да, тагын нидер сораштыра күрмәсеннәр дигәндәй, ашыгып китеп тә барды. Гомумән, кеше күзенә сирәгрәк чалынырга тырыша төсле иде ул...

...Ай ярым вакыт үттеме икән, «Казан татарлары»н роталарга, взводларга бүлделәр. Иң тәүдә, кылларын тарткалап, кемнең ни-нәрсәгә кулы ятуын, маһир булуын, сәләтен ачыкладылар. Рәмзинең рәсем ясауга һәвәслеген Семёнов аеруча хуп күреп, җанланып китте. Ирен чите белән генә елмаеп:

– Как раз рәссам демобилизациягә җыена, бүгеннән мастерскойны кабул ит! – дип боерды. Бүтәннәр, Рәмзигә күктән бәхет йолдызы чүпләгән адәмгә караган кебек, көнләшеп караштыргалыйлар. Муенын сузып, остаханәгә куанакуана чабып килсә, тукмак борынлы азәрбайҗан бер дә сөендерергә ашыкмады.

- Ну, парин, килеп каптың, көне-төне пахать будешь! – дип котын алды.

Бусы да тактик әмәл: дембельгә китүчеләр «җайлы» эш урынын шул рәвешле күрәләтә торып, каты яманлыйлар, эттән алып эткә салалар. Янәсе, яңа алмаш, килә-килүгә үк, оҗмах бакчасына чумдым дип куанмасын әле. Астына шыр җибәрсен башта! Бер михнәтнең бер рәхәте дә бар икән үзе: бистәдән хат ташу эше дә йөкләнә ди художникка. Иркенләп һава сулап кайтасың, кибеткәфәләнгә сугылырга да җай чыга. Чибәр-чибәр кыз-мыз да очрап куюы бар.

Әлфис, солдаттан таштай шомарып кайткан бертуган агаларының киңәшендә торды, мин фәләнне булдырам, дип, сикереп төшмәде; төзү-кору, шомарту-сылау, тимер-томыр эшенә һичнинди катнашы юклыгын алдан ук сиздерергә тырышты. Тегермән тик торса, ташы ярыла; ә менә солдатның теле тик торса, үзенә рәхәт: башы ярылмый, дип тиккә генә әйтмиләр ич. Югыйсә, иң әүвәле ташчылар, балта осталары, штукатур-малярлар белән үлепләр китеп кызыксына, төпченә командирлар. Чөнки һәрберсенең газиз гаилә почмагы, дачасы бар, анда төзисе, төзәтәсе, ремонтлыйсы бина, каралты-кураларның мәңге бетәсе юк. Торбалар салу өчен озын чокырларны, кар базларын кәттә командирлар үзләре казымас ич инде.

Фаикның медицинадан азмы-күпме хәбәрдарлыгы сизелде. Үзе спортсмен да әле: рәхим ит, санчастьтагы санинструктор вазифасы нәкъ синең өчен.

Татарча укый-яза белүдән, ана телендә шигырь-мигырь чыгарудан гайре һичнигә сәләте, «үнәре» ачыкланмагач, Әлфисне разведка взводына куйдылар. Хәйран дәһшәтле, хикмәтле итеп, «химик-разведчик» дип атала ул, ягъни мәсәлән, дошманның атом, химик һәм бактериологик коралына каршы көрәшнең алгы сызыгында торучы, каршы яклар һөҗүменнән яисә табигый афәт-һәлакәттән соң тирә-юньне агулы һавадан арындыру, халыкны коткару, яклау подразделениесе хезмәткәре. Булдыра алмасаң, өйрәтербез, теләмисең икән – мәҗбүр итәрбез, дип янадылар командирлар. Бу катгый гыйбарә армиядә еш кулланыла һәм теләсә нинди каршылык күрсәтү билгесен, канәгатьсезләнүризасызлык әсәрен шуның белән генә каплыйлар да куялар.

Әлфис, ниндидер мәкалә өчен материал туплаганда, полкта комсомол эшен алып баручы капитан Серёгин белән аралашты. Ул, түшен, йон-каурыйларын бертуктаусыз чистартып, күпертеп торган чыпчык кебек, әледән-әле керпе чәчен сыйпаштыргалап, авыз-бит тирәләрен сөрткәләп мәш килә торган кеше икән. Әйтәсе дә юк, чибәр, зифа буйлы, сөйкемле егет. Әмма итәк чабуларын җыештырып, алдын-артын караштыргалап йөрүчән, шик-шөбһәле, фикерсез, иярчен, туңбаш.

– Сез моны замполит белән килештердегезме соң? – дип сорады ул, кулъязманы укыгач, нечкә кашларын җимереп. Җавап та көтмәстән, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Кәгазь битләрен сак кына читкә алып куйды да, чиста, алсу тырнаклы бармакларын өстәлдә биетеп:

– Батальонның, Фрунзе музей-йортын карап, концертта булып кайтуы турында матур гына язгансыз... И шуның белән бетерергә иде! Частьта «солдат клубы», әдәби салон, үзешчәннәр түгәрәге оештыру һәм башка шуның ише чүп-чар турында сырлау нәрсәгә кирәк булды? – диде.

Әлфис, бу сораудан беравык аптырап, өнсез калды. «Ник сиңа иртән теш чистартып торырга?» кебегрәк урынсыз сорау куйган томана адәмгә тиз генә ни әйтергә белми, тотлыгып калган кебек инде бу. Ниһаять, тавышына мөмкин кадәр ныклык өстәп:

– Ничек инде... Буш вакытларында солдатлар кешечә ял итсә, бәйрәмнәрдә кичәләр, концерт оештырсалар... – дип авызын ачуга, кырт кисте ыспай капитан:

– Армиягә хәрби хезмәт үтәргә килүегезне онытмагыз, иптәш рядовой. Монда ял йорты түгел. Сез, кеше булудан бигрәк, иң әүвәле – солдат!

Аннары ул, сүз беткәнгә санап:

– Мәкаләгезнең ул җирләрен кыскартып, подполковник белән килештергәч, округ газетасына үзем кертеп чыгармын, – диде.

Башына таяк белән органдай, миңгерәп чыкты Әлфис шул солдафон яныннан.

Әлфиснең бөтен теләген-омтылышын, якты уй-хыялларын сүндереп, сүрелдереп чыгарды капитан. Менә сиңа яшьләрчә, комсомолларча янып яшәү һәм эшләү, хезмәт итү! Моннан соң ул газетага язышам дип ник атлыгып торсын әле. Концерт-мазар оештырабыз, кичке клубта әдәбият турында җыелып фикер алышабыз дигән татлы хыяллар да җилгә очты... Сазлыкта яшәгәндәй, саф һавадан мәхрүм булып, череп ятарга гына кала монда...

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 2, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: