Каршылыклар кыры (повесть)

1. Cугышчан бурыч

Татвоенкоматның туплану пунктында ничәдер тәүлек куна-төнә интегеп, чиләнеп беткәннән соң, Әлфисне һәм аның белән тагын ике кешене ниндидер майорга чакырттылар. Алар керүгә, бүлмә хуҗасы – күзләре шешенке кабаклары астына яшеренгән, пеләш башлы карт – ыурыныннан авырсынып кына кузгалды да диварга эленгән СССР картасы янына барып басты. Бүлтәйгән корсагы мөмкинлек биргән кадәр иелә төшеп, шуннан нидер эзләде. Аннары бусага төбендә таптанган ир-атка, борылмыйча гына:

– Ну, орлы, бире килегез! – дип әмер бирде.

Тегеләр, бу нинди әкәмәт күрсәтер икән, дигәндәй, бер-берсенә карашып, җиңелчә генә аракы исе аңкытып торган офицер тирәсенә өерелештеләр. Ул кулындагы күрсәткеч таягы белән картаның аскы өлешендә, каядыр Урта Азия чүлләрендә «адашып» йөри иде. Әллә географиядән бик үк хәбәрдар түгел, әллә башы чатнабрак тора идеме, кыскасы, өметсез рәвештә Арал диңгезенә кереп «баткач», «йәле, малый, шул чёртова Узун-Агач станциясен табып бир!» дип, таягын карсак буйлы егеткә сонды. Һәммәсе дә сәхнә пәрдәсе зурлыгындагы сызымлы әсбапның «чабуына» карап кадалдылар. Әлфис «Узун-Агач» дигәннең бетереп татарча яңгыравын ишеткәч, ихтыярсыздан горурланып куйды һәм «безнеңчә, иң дөресе Озын Агач буладыр инде ул» дип, эченнән генә хатаны төзәткәндәй итте...

Шуның артыннан ук, бик хәтәр борын-каш җыерып, ифрат эшлекле кыяфәткә кергән иптәшләре белән, барабан корсаклы майорны, хәрби картада хәлиткеч һөҗүм юнәлешен билгеләүче штаб әһеле сурәтендә күз алдына китерде дә, чүт кенә көлеп җибәрмәде Әлфис. «Бөркет»ләрнең киеренкелектән чамасыз агарып каткан йөзләре, борын тарткалап, мышный-мышный, мәгънәсез төстә диварга текәлүе, һавалы офицерның исә кулларын күкрәгенә кушырып, мәгълүм Наполеон рәвешен алуы, чыннан да, шундый «илаһи» күренешне хәтерләтә иде.

Ниһаять, указка, тимер юл җепселләре буйлап чаба торгач, төртелеп калды. Тәбәнәк буйлы егет: «Менә Узун-Агач!» – дип, кош тоткандай сөенеп, хәбәр итүгә, бүлмә хуҗасының көр команда тавышы гөрелдәде:

– Так вот, призывник иптәшләр, сезнең алга самостоятельно!.. Менә шушы Узун-Агач станциясенә, андагы «N» хәрби частена барып җитү бурычы куела. Сезгә шундый зур ышаныч күрсәтелә. Аңлашылдымы? Документлар, командировочныйлар – бухгалтериядә. Всё!

Азаккы сүзен әйткәндә, ул, без никрутлар турында бөтенләй онытып, ындыр табагы кадәр өстәлендә казына иде инде.

Бухгалтериядә эшне тиз тоттылар. Һәркемгә ике тәүлеккә, өчәр сум исәбеннән, ашау-эчү әҗере бирелде. Озатканда үрә катырып, ранжир буенча бер рәткә тезеп бастырдылар. Документларны: «Син старший буласың!» – дип, бүтәннәрдән калку, чөгә балыгыдай озын буйлы, тар җилкәле Рәмзигә тапшырдылар. Икенде күләгәсе төсле буй-сынын карап кына арада иң юашын, үшәнен, арык гәүдәлесен өлкән итеп билгеләү галәмәте юлдашларының мин-минлегенә тиеп, берникадәр гаҗәпкә калдырды калдыруын. Армиядә шулайрак икән ул: уй белән түгел, буй белән үлчәп, дигәндәй, беренче чиратта озын кешене өстен күрәләр, эшлеклерәккә, юньлерәккә саныйлар икән, дигән сыек фикер икесенең дә башыннан йөгереп үтте. Әлфис кисәк үзендә бер мизгелгә генә, әллә кайдан гына калкып чыккан хакимлек сөю, түрә булу дигән татлы, әшәке хиснең кымырҗып куюын тойды һәм аңа бик уңайсыз булып китте. Вертикаль хакимлек, астан өскә таба, түрә-карага һичсүзсез буйсыну системасына корылган җәмгыятьтә гел шулай инде... Ул шундый итеп көйләнгән ки, нибары ике кеше генә дә үзара мөнәсәбәткә керә икән, шундук каршыга, котылгысыз рәвештә, кем баш була да, кем буйсына, дигән катлаулы, авыр сорау килеп баса. Үз-үзен ярату, мин-минлек, өстенлеккә ирешү сыйфаты һәрбер адәм баласының канында бар; аңардан бер селтәнүдә генә арыну мөмкин дә түгелдер. Бөтен хикмәт аны билгеле бер күләмдә, бер чиктә, ихтыяр көче белән тезгенләп торудадыр, мөгаен. Әмма Әлфиснең бәласе анда түгел иде: аңарда кемнедер буйсындырып, өстенлек алу теләге һичкайчан булмады, ул моңарчы андый мәртәбәле йөкне үз өстенә алмаска тырышты; ә менә шул сыйфатның киресе – буйсыну хасиятенә дә бик авырлык белән килешә, бирешә иде. Заманында хәрби флотта хезмәт итеп кайткан Салих агасы, сиңа мондый холкың-фигылең белән службада бик кыенга туры киләчәк, энем, дип, тикмәгә генә кисәтмәгәндер. Тагын шунысын да күзәткәне бар Әлфиснең: бүксәсен киереп, акыра-бакыра командалык итү өчен үлеп китә торган бәгъзе бәндә, үзенә туры килгәндә, һичнинди вөҗдан газабы кичермичә, югары торучыларга, рәхәтләнеп бил бөгә, баш ора, җанын бирердәй булып, буйсына да белә.

Әлфис әле генә өскә ишелеп төшкән яңалыктан бермәл исәңгерәп китте, ни сөенергә, ни көенергә белмәгән ике иптәше кебек үк, туплану пунктыннан йөгереп диярлек урамга чыкты. Көзге бакчага кереп, тормышларында әле генә хасил булган үзгәрешләр, вәкарь чырайлы майор, тагын әллә ниләр турында, шәрран ярып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кызып-кызып гәп кордылар.

– Мәтәм, берәрегезнең Урта Азия ягына барганы булдымы соң хатябы? Касы поездга утырасы икән? Ницек уйлыйсыз? – диде, беркемгә дә аерым тукталмыйча, терекөмештәй йөгереп торган чем-кара күзләрен уйнатып, кисмәк кебек базык, кыска буйлы, әле генә кодрәтле указка тотып карау бәхетенә ирешкән. Чүпрәле мишәренең шулай «ц»лаштырып «сүләшүенә» игътибар итми мөмкин түгел. Әмма аны үртәргә ничектер тел әйләнми. Эчкерсезлеге, шаянлыгы белән үзенә җәлеп итә торган, тынгысыз, кыбырсык, кайгыртучан егет иде ул. Тора-бара үзенчәлекле сөйләменә дә күнегелде, ул кадәр үк колакны ертмый башлады... Хәсрәтле-борчулы чагында каратут йөзендәге калын иреннәре гел хәрәкәттә, сәер генә кыймыл-кыймыл килеп тора икән әле тагын. Үзе, хәзер үк, каядыр чатыр чабарга хәстәрләнгән кеше кебек, аркасындагы бөрмә капчыгының бавын да бушатмыйча, эскәмиянең бер башына чүккән. Калган икесе биштәрен, кулсандыгын читкәрәк, кайсын кая ташлап, бөтенләй туарылып, бәдәннәрен таратып, рәхәтләнеп утыра. Бу өч-дүрт төндә казармада рәтләп йокы кермәде шул. Хәл китеп, йончылган, алҗынган, эт булынган. Бәләкәй команданың башлыгы буласы йомыкый Рәмзи, тәмам мәлҗерәп төшкән әнә. Җитәкче буларак, һәрчак уяу торырга, абруйлы, йомгаклау сүзен ул җиткерергә тиешле, югыйсә.

Әүвәл кеше-кара сүзен тыңлап, эченнән генә исәп-хисап итеп, соңра үз фикерен әйтергә күнеккән Әлфис:

– Иң элек, малайлар, капчыкларны ризык белән тутыру турында кайгыртыйк без. Сәфәребез озын булырга охшаган, ике-өч көнлек кенә түгелдер. Булган акча уртак казнада торсын, – диде. Аннары юаш Рәмзине үпкәләтмәс өчен янтыгына төртеп: «Син ничек уйлыйсың, старшой?» – дигән булды.

– Мин нәрсә, ...мин дә сезнең кебек, ...мин каршы түгел, – дип, гаепле бала сыман каушап, мөгрәде тегесе. Каушавын каушый, әмма эш рәтен белә, уңган, хәстәрле кеше икән үзе. Кибеттән мул итеп ризык, әйбер-төрбир сатып алганда, пырдымсыз Фаик кына: «Аракысы кайда соң, әзи1 , рәзе дүрт-биш шиша2 алмак келәмисең?» – дип, Рәмзигә чекерәеп карады. Тегесе төксе кыяфәт белән, мыгырдана-мыгырдана, ризасызлык күрсәтеп, хуҗалык «кирәкярагына» ничәдер шиша «Мәскәүски»не дә тыгарга мәҗбүр булды. Аның бу кысмырлыгын дустанә күз кысышып, көлемсерәп үткәреп җибәрделәр. Күр, карун, саран, яңа байгураны, нишләгән була: шәхсән үз кесәсеннән чыгарамыни, янәсе. Дөресен әйткәндә, Рәмзинең хәмер ише зыянлы малга күңеле тартмый, җитмәсә әле, шул чүп-чар өчен акча әрәм-шәрәм итүне бөтенләй дә хупламый иде. Мондый үтә саранлыгының асыл сәбәбе кояшлы тарафка кузгалган поездга утыргач кына ачыкланды...

Әлфиснең бу мыштымбай белән тәүге танышуы әлеге дә баягы туплану пунктының тынчу казармасында ук булды. Утарга ябылган сарыклар сыман, анда бәрелеп, монда сугылып йөрүдән тәмам туйган, арыган, билгесезлектән ачуы кабарган, көч-дәрманын кая куярга белмәгән, шәраб пары белән иләсләнгән никрутлар, караңгы иңеп, командирлар кайтып киткәч, тотыналар, минсиңайтим, бер-берсенең тузанын «кагып» сугышырга, дөмбәсләшергә. Чаллылар Әлмәтләргә каршы чыга, Сарманнар, Минзәлә егетләрен ошатмыйча, буза куптара. Катлыкатлы сәке-сәндерәләр өстенә сузылып, биштәренә баш төрткәннәргә төне буе йокы эләкми инде. Карусыз, ялгызак, боек авыл малайларын сагалап кына йөри бергә укмашкан башкисәр хулиганнар өере. Юктан гына килеп, чәердәй ябышып каныгалар, акчасын, затлы әйберләрен акыртып талыйлар...

Үзенә арка куеп, черем итүче озын буйлы, чандыр малайны ике бәндә дорфа гына эткәли-төрткәли башлагач, түзмәде, сикереп торды Әлфис. Гәүдәгә уртачадан аз гына биегрәк күренсә дә, тыгыз, нык бәдәнле, кабарып торган мускуллы, таза куллары, кем әйтмешли, үз урынында. Озынча ак йөзле, калку борынлы, куе кара кашлы, коңгырт күзле, гадәти ир-егет ул үзе. Уң як каш өстендә нәзек кенә иске җәрәхәт эзе бар, аскы ирене бераз алга чыгыбрак тора.

Әмма бу үзенчәлеге Әлфиснең йөзен-битен бозмый, аны мөлаем һәм шул ук вакытта үзсүзле, үҗәт, нык ихтыярлы кеше итеп күрсәтә иде... Әлфиснең буйсынына сынаулы, бәяләүчән караш ташлап, иң мөһиме – тамчы да шүрләү шәүләсе сизелмәгән, тып-тыныч кына карап торган күзләренә баккач, дәшми генә чигенде, тиз генә шыкайды билгесез ике мәлгунь.

Шул адәм актыкларына «ясак» түләү нияте белән, букчасында казынырга тотынган күрше егет, көтмәгәндә үзенә яклаучы табылгач, бу хурлыклы ниятеннән ваз кичте.

...Инде хәзер, бар йокы качкач, таңга кадәр сөйләшеп яттылар. Яңа танышы Югары Ослан районыннан икән. Рәмзи исемле. Фамилиясе Кутузов дидеме? Ялгыш ишетмәдемме дип, кабатлап сорады Әлфис. Шундый атаклы фамилия йөрткәнгә, ничектер уңайсызланып елмайды да Рәмзи, кыенсына төшеп аңлатты:

– Әти бит... Безнең фамилия ...элек Котдусов булган үзе... Бабам Котдус исемле... Әти тоткан да ...авыл советында эшләүче әшнәсеннән... Кутузов дип яздырткан. Шуннан бирле...

Әлфис шуның өчен генә дә, белер-белмәс килеш, урынсызга хафалануына сәерсенеп, кызганып карап куйды егеткә. Эх, томаналык! Тарихыбызны белмибез, санламыйбыз. Фельдмаршал үзе дә бит татар нәсел-ыруыннан чыккан. Аның да ич ерак бабасы Котдус атлы. Кутузов фамилиясе шуннан, куян шулпасының шулпасы кебегрәк, ясалган да инде. Аны исә тач урысныкы дип йөрибез һаман да... Гомумән, үз милләтенә, татарга кагылышлы мәсьәләләрдә бик нәзбереккә, талымчанга, вакчылга әверелә Әлфис, дәреслекләрдә тарихи дөреслекне, хакыйкатьне гаделсез рәвештә тупас уйдырмалар белән дыңгычлап тутырып, бозып күрсәтүне ифрат авыр, әрнеп кабул итә. Һәрхәлдә үз алдында милләтен кимсетүгә һич кенә дә юл куймый. Андый чакларда, кемнең кем булуына карамастан, әтәчләнеп, кызып-кызып бәхәскә, алышка ташлана торган гадәте бар. Үзе татарчасын җиренә җиткереп, әдәби нормаларны саклап, сыңар урыс сүзен дә кыстырмыйча сөйләшергә тырыша. Бу – кыланып-нитеп, күзгә төтен җибәрүе түгел; татарлыгы белән ихластан горурланып, ана телен, аңлы рәвештә ярату галәмәте. Авызыннан бер кәлимә оятсыз сүз дә ычкынмый аның. Ул Чеховның: «Тәрбияле кеше эте янында да сүгенми», – дигән тәгъбирен үзенә тормыш кагыйдәсе иткән...

Туган авылы белән таныштырганда, Рәмзинең:

– Кызыл Байрактан мин, – дип ирәя төшебрәк әйтүен бик ошатты ул. Егет аның алдында бер карышка үсеп киткәндәй булды хәтта! Туган җир кадере, кодрәте аның җанында бар әле, димәк. Әлфис үзе исә бу атаклы, күркәм авылны күптәннән ишетеп белә. Салих Сәйдәшев исеменә бәйле ич. Кызганыч, анда барып, мәшһүр композиторның аяк эзләрен саклаган изге төбәкне күрергә туры килмәде әле аңа. Армиядән кайткач та әлеге истәлекле урынга сәфәр кылырга ниятләп куйды ул...

2. Бәлки, сиңа «Наполеон» кирәктер?

Плацкарт вагонга кереп, үзләре генә бер почмакка сеңгәч, ниндидер кара көч тырнагыннан, сулышны кысучы кысанлыктан, рухи тарлыктан, ниһаять, арынгандай, җиңел сулап куйдылар. Туган йорт җылысы, иминлеге, татулыгы урнашты сыман биредә. Купе өстәлен кыяр-суган, тавык ите, пәрәмәч-коймак, чәкчәк, ипи-тоз, балык консервасы белән тутырдылар. Аяк астында, коргаксыган җаннарны ымсындырып, ара-тирә шешәләр дә күңелле чылтырап алгач, ашкын хис-тойгылар бөтенләй ташып чыкты, шау-гөр башланды. Экзотика эзләп, каядыр мавыктыргыч, кызыклы туристлык сәяхәтенә кузгалдылармыни!

Тамак төпләрен әче «арыш мае» белән шәп кенә чылаткач, тартынып торулар бетеп, иркенлектән, рәхәтлектән тәмам туарылдылар.

Араларында иң шугы Фаик, кулы белән өстәлдә «барабан» кага-кага, балачактан ук таныш бер мәгьлүм такмакны көйли:

Әтәц менгән киртәгә, кикерикүк итәргә.

Әтәцкә повестка килгән әрмиягә китәргә!

Әтәц әтә: мин бармыйм, таук әтә: мин калмыйм;

Әтәц әрмиягә китсә, бер йомырка да салмыйм.

 

Тостлар әйтешү, мәзәк сөйләшү китте. Һәркем нотыгын хәл кадәри үткенрәк, кызыклырак, тапкыррак итәргә тырыша. Нәүбәт Рәмзигә җиткәч кенә, түгәрәк мәҗлес учагы, куәсе җитмәгән шампан шәрабе сыман сүрелә язды.

– Егетләр, – диде ул, табын ямен җибәреп. – Зинһар, кыстамагыз, миңа эчәргә ярамый...

– Бүген әсирлектән котылу хөрмәтенә ярый! Йә, йә, назланып, кыланып утырма инде, – диде Әлфис, тегене дәртләндерергә тырышып.

– Бәлки, син коньяк кына йиппәрәсеңдер берцәк, ә? Әйтик, «Наполеон» дигән затлысын... Әллә «Камю»га да даволенмы?! Йә, йә, мәзелесне бозма! –дип шамакайланды, официант кебек, беләгенә сөлге салган Фаик.

– Аңлагыз инде, ...миңа аракыны бөтенләй эчәргә ярамый бит... Ышаныгыз, зинһар! – дип инәлде «штрафка калган» Рәмзи. Хәтта гаҗизлектән күз яшьләре атылып чыкты.

Юк, ми шәрифләренә исерткеч сөреме ягылгач, егетләр рәхимсез: «давай булгач, давай!» Шул рәвешле тинтерәткәч-йөдәткәч, соңгы дәлилен чыгарып салды «командир»:

– Аңлагыз! Миндә ...аллергия! – дип пышылдады ул, бик каты серен бүлешкәндәй, күрше купе ягына карангалап, колагын шомрайтып.

Шул чит-ят сүзне ычкындыруы булды, табын тәртибен санламавы өчен, кашлары җыерылып, чырайлары чытыла башлаган мәҗлестәшләр, дәррәү ихахайлап, көлешә башлады. Ну инде! Теләсә нинди сәбәпне кабул итәргә әзерләр, әмма шушы сәер, хикмәтле «аллергия» дигәне генә чеп-чи мәзәк, сафсата тоела иде аларга. Үлән-чәчәк исеннән нидер була дип каядыр ишеткәннәре бар барлыгын. Һи, ул бит авылда үсмәгән, чытлык кызлар белән генә булгалый, диләр ич! Аллергия, имеш! Мигрень түгелме тагын! Әлфис, Рәмзидән бөтенләй йөз чөерүләреннән шикләнеп, сыйлау-кыстауны чикләргә вакыт җиткәнен аңлады:

– Печтик кенә эчеп куй да инде...

Ипләп кенә, шулай араны җайларга тырышуына карамастан, Әлфиснең асылда үз сүзендә нык торуына инангач, Рәмзигә боргаланырга хут калмады. Ул, тәүге тапкыр күргәндәй, иптәшләренә күз йөртеп чыкты, үз кулы белән агу эчеп, үлем җәзасына хөкем ителгән бөек философ Сократ кебек, караңгы чырай белән: «Ярый, ...эчәм! Карагыз аны... азагы... ничек...» диде дә стакан төбендәге сыекчаны бер тында йотып куйды. Шуннан соңмы... шуннан соң коточыргыч хәл килеп туды: акай күзләрен кан баскан, бите бурлаттай кыпкызыл булган Рәмзи, маңгае белән шап итеп өстәлгә капланды һәм башын салган килеш, бер мәлгә тынсыз-өнсез калды. Бетте, үлде, харап булды!.. Ул да түгел, авызларын карга очып керерлек итеп ачкан хәлдә, тораташтай катып калган иптәшләрен сискәндереп, укшып-укшып коса башлады. Рәмзинең бөтен фаҗигасен хәзер генә тойдылар бугай. Мәҗлеснең кызыгы бетте... Әлфис җәһәт кенә сырхауның баш астына курткасын рәтләп салды, кулъяулыгын, юешләтеп, маңгаена куйды:

– Кеше үтерә яздык ич, дураклар! Менә сиңа уеннан уймак!

Бу аянычлы, иләмсез, авыр күренеш Әлфисне бигрәк тә нык тетрәндерде. Аңа район газетасы битләрендә «яшел елан»ның адәм баласына зыяны-зәвере турында еш язарга туры килгән булса да, шушы агулы эчемлекнең үтергеч көчен-кәсафәтен якыннан торып, болай итеп, барча күңел кайтаргыч, ямьсез нечкәлекләре белән, беренче тапкыр күрүе иде. Шәхсән үзенә килгәндә исә, бәйрәмнәрдә, «кызыл» көннәрдә эчми түгел, эчкәли иде, әмма ул юха елан белән «дуслыгы» һичкайчан булмады. Киләчәк армия хезмәтендә аннан саграк булырга дигән анты менә шушында, шушы үкенечле вакыйгадан соң тагын да ныгый төште бугай. Мут, наян Фаик та мыек очына ни булса да бөтерми калмагандыр.

Рәмзи үпкә-кинә сакламый торган, «мировой» егет булып чыкты үзе. Чыраена бераз адәм төсе кереп, рәткә килгәч, зәгыйфь, инәлүле тавыш белән:

– Зинһар, анда баргач, минем аллергия турында сөйләмәгез ... – дип үтенде.

Икесе дә, кан агызып ант итмәсәләр дә, бу көтелмәгән куркыныч хәлнең шулай якынча зыянсыз, имин генә үтүенә сөенә-сөенә, ул хакта авыз да ачмаска сүз бирделәр.

Бер-бер артлы, төрле поездларга утырып, бишенчеме-алтынчымы көн барулары. Барасы юлның иге-чиге офыкларга томырылган рельслар очында. Ә аларның кайчан беткәне бар?! Җир шары түгәрәк ич... Поезд тәгәрмәчләренең рельс ялгаулары турысында сикереп-сикереп алуы, «тык-так» иткән ритмы, никрутларга «зык-зак, зык-зак, озак-озак» дип ишетелеп, үрти, үчекли төсле. Озын юлның кайчан бетәсен белмәгән, чамаламаган кеше өчен юл газабы икеләтә ялыктыргыч бит ул. Вагонда моңсу тынлык урнаша. Авыз күтәреп ни турында сөйләшергә соң? Барча яңалык тәүге көннәрдә үк сөйләнеп бетте. Күз карашы, ирексездән, вагон тәрәзәсеннән ялт та йолт күренеп калган ялыктыргыч, гел бертөрле күренешләрне йота. Йота да оныта, күңелдә һич ни сарылып, берегеп калмый. Каты кылганнар котырып үскән буш дала да дала гына...

– Бакчы, әзи, күпме җир сөрелмичә, әрәм ята. Бездә булсамы! Ё-моё! – диде кинәт туп кебек гәүдәсе белән тәрәзәгә капланып барган Фаик. – Менә ничә көн киләбез, ийеме, ник бер трактор оцрасын. Духы да юк... Әллә монда бер дә эшләмиләрме икән? Ни ашап яшәмәк келиләр икән?.. Әтәм аны, авыллары да әллә нинди генә...

...Табигать көне белән үзгәрә, яңара башлады... Берничә сәгать үтте микән, очы-кырые күренмәгән шул ук бөек дала кинәт танымаслык үзгәреш кичерде. Анда-санда чатырга да, алачыкка да тартым тәбәнәк корылмалар, каралты-кура, саман йортлар, дуваллар очрый башлады... Әлбәттә, тирә-юньдәге яшәеш, көнкүреш турында тәрәзә аша күзгә чалынып өлгергән манзара буенча гына фикер йөртергә кала. Борынгы казакъ акыны: «Ни күрәм, шуны җырлыйм», – дигән төсле, поезд кайдан үтә, шул тирәдәгесе күзгә керә дә бетә – вәссәлам! Әле генә «Волга», «Москвич» автомобильләре, заманча автобуслар туктап торган тимер юл кичүен уздылар. Ул да булмый, ишәккә атланган фәкыйрь генә киемле кеше сыны, кинотасмадагы шикелле йөгереп, артка шуышты. Әнә тимер юл буенда тәкәббер кыяфәтле дөя, «төкерәм дөньясына» дигән күк, поезд, үзенә ышкылып дигәндәй, гүелдәп узганда да, авыр керфекләрен күтәрергә дә иренеп, һич кымшанмый, күшәп тора... Ерак офыкта, күгелҗем дала читендә үк ак тирмәләр тезмәсе шәйләнә... Менә шундый чуалчык күренешләр, иске белән яңа буталып беткән, болгавыр манзара – бүгенге пассажирның күңеленнән вакыт төшенчәсен юып ала сыман. Һәр станция, вокзал бинасының маңгаена кадакланган «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 30 ел!» дип язылган плакатлар гына хәзер кайсы чор, ни замана хөкем сөрүен искәртә һәм, вагонда ара-тирә кыштырдаган тыңкыш радио гына, КПССның ХХV съездын лаеклы каршылау турында такылдап, искә төшереп тора иде.

Бер тукталышта яннарына буй-буй чапан кигән, тигез итеп кырылган башына төсе уңган дупы3 чәпәгән, иңенә ике яктан асылынып торышлы чыпта капчыклар салган, сирәк төкле, арык йөзле бер карт кереп утырды. Бергәбергә күңеллерәк булыр, дип, аңа урын биреп, кысылыштылар. Сәламнәр алышкач, йөзьяшәр картның пәйда булуын гына көткәндәй, сәфәрчеләр ифрат кызыксынып, сораша башладылар: Казакъстанның яманатлы «Ач дала» исемле бушлыгы моннан бөтенләй читтә кала икән... География дәресләреннән таныш, зур гына станциягә килеп тукталгач, «димәк, тиздән Кыргызстанга җитәбез», дип, эчтән генә иркен сулыш алды Әлфис.

Черем итеп азапланган карт, күзләрен ачты да, таулар ягына ымлап, эчке бер дулкынлану, чиксез олылау һәм ихлас табыну белән:

– Ала Тоо! – диде.

– Нәрсә, бабай, Алатаумы? – дип, Әлфис шундук аның сүзен эләктереп алды.

Бабай миләш кагы төсле җыерчыклы йөзен тутырып елмайды һәм, башын ия-ия: «Ала Тоо! Ала Тоо»! – дип тәкрарлады.

– Хи, әллә ни биек тә төгел икән! – диде Фаик, артык гаҗәпсенү сиздерми генә. – Бакчы, Керкәле таулары кебек, дисәм...

Әлфис, җир тирәли сәяхәт-маҗаралар, янар таулар, океаннар турында күп укыган егет, бозлы очлым кигән, каракучкыл-яшел итәкле, галибанә, бөек тауларны болай түбәнсеткән өчен үпкәләгән, ризасызлык белдергән кебек, урынында кымшанып куйды һәм, кайчандыр укыганнарын исенә төшереп:

– Ерактан гына шулай тәбәнәк күренәдер ул. Якыннан килеп карасаң! Казакълар, кыргызлар өчен иң изге таулар инде барыбер. Өстендә яшеллек белән ак карлы үзәннәр аралашып, ала-кола булганга, шулай Алатау дип атаганнар аны.

Астагы ятакта бөгәрләнгән Рәмзинең кинәт ыңгырашып куюы уйларны бүлдерде. Теге пирәшләүдән соң, тернәкләнеп кенә килә әле егет... Менә ул акрын гына торып утырды һәм ерактагы таулардан күзен дә алмый карап бара башлады. Талчыккан, йончыган чырае яктыра төште. Әһә, рәссамның да күңеле уянды, аңарда да иҗат уты кабынып килә иде бугай. Рухи савыгып, юнәеп баруына куанып, аны тагын да үсендереп, юатасы килеп китте Әлфиснең:

– Без барасы җир әнә теге таулар артында гына! Башыңны югары тот, командир! – диде ул, шаяртып...

Повестьның дәвамы сайтыбызда алдагы көннәрдә урнаштырылачак.

"КУ" 2, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: