Каргыш (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

* * *

Банкротчы егетләр юмарт булып чыкты. Исламның управляющий
булырга теләмәвен ишеткәч, әгәр эшләр уңышлы гына барса, «доля»да булырсың дип, аңа 50 миллион сумлык кредит бирергә вәгъдә иттеләр. 

Ләкин авылда хәлләр ул уйлаганча җиңел генә бармады. Башта очын-очка ялгап яшәүче «ООО»ның үзен банкорт дип игълан итәргә туры килде. Хакимият башлыгына барып, планнар турында сөйләшә башлагач, аның да күзе майланды: «Бик әйбәт идея бу. Заманча технологияләр белән эшли торган тармак оештырып җибәрсәк, республикада исемебез яңгырар иде. Сезнең идеягә өстәп, тагын шуны тәкъдим итәм: «Алга» белән тагын ике
«ООО»ны берләштереп була. Колачлырак эшләргә кирәк. Инвестор үзе ярдәм итәм дип торганда», – диде.
Хакимнең каршы булмавы гына түгел, ярдәм итәргә дә әзер торуы кергән табышның ун проценты аның өлеше дигән сүз иде. «Ярар, район башлыгының түбә булып торуы эштә комачаулык итмәс», – дип уйлады Ислам.
Эш җиңел генә бармады. Колхоз заманыннан бушап калган, хуҗасызлыктан җимерелеп барган терлекчелек абзарларын җиңелчә генә булса да сипләп чыгарга туры килде башта. Аннары теге ике «ООО»ның малларын төзекләндерелгән Буралы фермасына күчерделәр. Бу эш бик зур җәнҗаллар белән барды. Терлекчеләр эштән бушап калды. Ислам халыкка: «Беркемне
дә эшсез калдырмаячакбыз», – дисә дә, олы яшьтәге хатыннарның икенче авылга йөреп эшлиселәре килмәде. Китте жалу язулар. Хакимияткә хәтле барып җиттеләр. Ләкин хаким Ислам яклы иде, дәгъва белдереп йөрүчеләрне төрлечә алдап-йолдап кайтарып җибәрә килде. Бераздан берни дә чыгара
алмасыларына ышанганнан соң, районга йөрүдән туктадылар. Кайсыныңдыр гәзиткә язуы да ярдәм итмәде. Каргаучылар күбәйде ул чакта Исламны. Каргыш төшә, диләр бит. Менә хәзер Чулман диңгезенең уртасында бил тиңентен су эчендә тилмергәндә, ул әнә шул каргышларны исенә төшерде.
Әле «ООО»ны хосусыйлаштыру вакытында халыктан каргыш җыюы бер хәл, берничә елдан эше тагын көрчеккә барып терәлде Исламның. Инвестор биргән 50 миллион кредитны түләү – кергән табышның зур өлешен суга салу белән бер иде. Өч хуҗалыкны берләштереп, нанотехнологияләр кулланып эшли башлыйбыз дигән хыяллар буш куык кына булып чыкты. Эшне заманчалаштырыр өчен тагын да зуррак кредитлар алырга кирәк. Кая ул, әле монда вак-төяк кредитларны түли- түли дә язгы-көзге кыр эшләре вакытында техниканы эшләтергә дип алган
солярка белән бензин өчен бурычларны каплап барырга акча калмый. Район хакименең дә нәфесе зур икән... Аның белән конфликтка керергә туры килде. Монысы инде җитдирәк нәрсә иде. Хаким белән араны өзәр өчен Исламга йөз илле баш үгезне сугымга озатырга туры килде. Ислам бу эштән китәргә, ләкин хакимне ничек тә үзенә бәйлелектә калдырырга дигән фикергә килде. Моңа бары тик бер юл белән генә ирешергә мөмкин
иде. Ул да булса, Казанда югарырак дәрәҗәдәге урында эшләү. Ләкин ул дәрәҗәле урынны табарга һәм анда барып урнашырга кирәк иде әле. Ул үзенең ниятләрен каенатасы белән уртаклашырга булды. Бары тик ул гына ярдәм итәргә мөмкин.


* * *

Имәнкискә – Лаеш районының Мәскәү – Казан – Оренбург трассасында урнашкан иң зур авылларның берсе. Ул Татарстанны төньяк-көнчыгышыннан көньяк-көнбатышына таба горизонталь рәвештә кыл ике кисәккә бүлеп аккан Чулман-Кама елгасының Лаеш белән Саескан Таулары арасындагы
диңгезгә тиң булып җәелгән иң киң урынында, төньяк яр итәгендә
урнашкан. Табигатьнең матур бу җирендә, диңгез булып җәелгән су буенда, олы юл өстендә урнашуы белән ул һәрчак кешеләрнең күңелен үзенә җәлеп итеп торды. Үзгәртеп корулар башлангач, шәһәрдән килеп, дачалар, җәйге йортлар салып яшәүчеләр арткач, авыл тагын да үсеп, матураеп китте. Дачниклар арасында төрле халык очрый иде. Ислам үзенең «Лексус»ы белән су керергә килеп туктаган урын заманында Казанда шактый гына даны чыккан «Такташ» оешкан җинаятьчел төркемендә йөргән элекке башкисәр, шактый гына еллар утырып чыкканнан соң, хәзер инде акылга
утырган, яше алтмышлар тирәсендәге Жора исемле бер авторитет яшәп яткан йорт коймасы янында иде. Үзенең ике катлы коттеджының чорма тәрәзәсеннән ул су керергә килгән бу кунакларны озак кына карап, күзәтеп торды. Үз яше чамасындагы картлачның яшь кенә чытлык кыз белән кыланмышларын карап торганнан соң, җирәнгеч кыяфәт чыгарып, тәрәзәдән лач итеп җиргә төкерде дә, аска төшеп, ишегалдына чыкты һәм
өй тирәсендәге эшләре белән мәшгуль булды. Бераздан ул йортының биек таш коймасы артында баягы кунак кызының «Исла-а-м!» дип, ачы итеп кычкырганын ишетте. Кыз озак кычкырды. Жора аның ни өчен кычкыруын белер өчен кабат чормага менеп, тагын карап тора башлады. Кыз тамагы
карлыкканчы кычкырды-кычкырды да машинага кереп, бер фужер шәраб эчте һәм бәләкәй кул сумкасын алып, тиз-тиз атлап, олы юлга таба китеп барды. Ә «Лексус» шул урында торып калды. Аның хуҗасы кая киткән? Нишләп кыз аны калдырып кайтып бара? Ул боларның берсен дә аңламады.
Җәйге төн кыска. Сәгать икеләрдә инде яктыра башлады. Жора
йокысыннан уянып, урамга чыкты. Ул сигарасын кабызды, бусага төбенә утырып, аны тартып бетергәч, янә чормага менеп, тәрәзәдән койма артына күз төшерде. Ни гаҗәп: «Лексус» әле дә шул урында тора иде. Аның күңеленә шом төште: ни хикмәт бу? Машина хуҗасы кая китәргә мөмкин? Ул кабат аска төште, бәләкәй капканы ачып, урамга чыкты һәм як-ягына карана- карана машина янына килде. Гаҗәп, машинада бер кеше дә юк. Ул ишекне
тартты. Арткы утыргычлар арасында юлда капкалап алу өчен махсус ясалган өстәлчектә ачылган шешә һәм ике фужер, берничә тәлгәш йөзем, туралган лимон кисәкләре һәм телефон ята иде.


«Салган килеш суга кергән дә йөрәк өянәге тоткан булырга тиеш
картлачны. Кыз исә куркудан ташлап кайтып киткәндер», дип уйлады Жора. Аның күзе руль янында эленеп торган брелок белән ачкычка төште. Ул бардачокны ачып карады. Анда машинаның иминият кәгазе, документлары ята иде. Иминият кәгазендә ул машина хуҗасының исемен укыды: Ибляминов Ислам Мөхәммәт улы. Шунда ук ул хуҗаның суга керер алдыннан ашыгып чишенгәндә, күлмәк кесәсеннән төшеп калган паспорты
белән правасын да күрде.
Яше инде алтмышлар тирәсендә булса да, күңелендә яшьлектәге
мәкерле эшләргә хирыслыгы һаман уяу калган, якын-тирәдәге яшьләр арасында авторитет булып саналган картлачның кәефен күтәреп, башында «көтмәгәндә бәхет ишелеп төште!» дигән уй сызылып узды. Ул тиз генә өйгә кереп, телефонын эзләп тапты һәм әле төн уртасы булуга карамастан, кемнеңдер номерын җыйды. Телефонны озак кына алмый тордылар.
Бераздан карлыккан тавыш ишетелде.
– Әлү, сөйлә! – диде ул.
– Кореш, срочный эш бар. Мин хәзер килеп җитәм. Гаражыңны ача тор, – диде картлач, аны-моны аңлатып тормыйча.
Ул Имәнкискәнең аргы башында яшәүче кулдашы Гәрәйгә
шалтыраткан иде. Исәбе – кеше-кара күргәләгәнче иясез машинаны урнаштырып кую.
Жора машинага кереп утырды да ачкычны борды. Бәясе биш «лимон»1 тирәсе торган затлы «Лексус» гөлт итеп кабынды да хәзерге суыткычлар шикелле тонык кына тавыш чыгарып эшли дә башлады. Биш минут дигәндә, ул кулдашының ишегалдында иде инде.
– Бу малны бүген үк урнаштырырга кирәк. Гастролёрларга биреп
җибәрсәң, яхшы булыр. Каян алганны сорама. Бар да тәртиптә. Эт тә эзләп килмәс. Документлары бардачокта, – диде ул Гәрәй дустына. – Ун проценты синеке.
– Аз, – диде Гәрәй. – Мәшәкате күп. Соңыннан җавап бирергә туры
килүе бар.
Шулай дигәч, Гәрәй бардачокны ачып, андагы кәгазьләрне актарырга тотынды.
– Дускаем, хуҗасы бар бит бу малның. Сорап килмәсме соң?
– Килмәс. Һәрхәлдә, тиз генә килүче булмас.
– Ничек алай бик ышанып әйтәсең? «Мокруха»2 түгелдер бит? Мин андый эшкә бармыйм, гафу ит, туганкай.
– Әйттем бит инде, бернидән дә курыкма. Машинаны тиз генә эзләп килүче булмас. Ике кабатлатма. Теләмисең икән, алучы табылыр. Киттем алайса.
– Тукта, ашыкма. Но ун гына аз.
– Күпме дисең соң?
– Егерме.
– Син нәрсә? Ычкындыңмы әллә? Ярты «лимон» тик торганда кулыңа керергә тора.
– Ярар, ярар, тынычлан. Мин бит мокруха булмасын дип кенә әйтәм.
– Ну, ярар, унбиш. Ризамы?
– По рукам. Килештек.
Алар кул бирештеләр.
– Ярый, мин киттем. Эшне бүген үк башкарып чыгарга кирәк.
Жора шулай диде дә «Лексус»ны Гәрәйнең ишегалдында калдырып, капкадан чыгып китте. Исламга ун елдан артык карусыз хезмәт иткән, чынлыкта аның көпчәк өстендәге икенче өе вазифасын үтәгән затлы да, кыйммәтле дә машина шуның белән икенче хуҗа кулына күчте. Гәрәй аны шул сәгатьтә үк Казанда урланган машиналар сату белән шөгыльләнүче әшнәләренә илтеп тапшырды.
Бу Исламның Буралыдагы «ООО»сын банкротка чыгарыр алдыннан сугымга озаткан 150 баш үгездән кергән табыш хисабына алынган автомашинасы иде.


* * *

Бу көн дә кичәге кебек үк кызу булырга охшый. Иксез-чиксез су дәрьясы белән бергә-бер калган Ислам үзенең бу дөнья, тирә-як табигать, кешеләр, гаиләсе, ата-анасы алдында кылган гөнаһлары, гаепләре турында уйлаудан гаҗиз иде. Су тоткынлыгыннан котылуның бернинди дә юлын, әмәлен таба
алмау аны гаять зур афәт, үлемнән курку хәсрәте белән күзгә-күз китереп терәде. Моңа кадәр әле аның мондый курку хисе кичергәне юк иде. Шуның өстенә аның үлеп ашыйсы килә. Дөрес, ач торган кешеләр, бер-ике көн түзсәң, ачлык тойгысы бетә, диләр. Иң мөһиме, сусыз интегергә язмасын. Белгечләр хәтта ач торуның, имеш, сәламәтлеккә файдасы бар дип тә сөйлиләр. Димәк,
ачлыкка түзәргә була. Ә су дигәнең, монда – иксез-чиксез, океан!


Кояш офыктан күтәрелә башлагач, Ислам, ни дә булса эшләргә кирәк дип, агым уңаен чамалап, агымны кисеп, алга таба йөзә башларга дигән карарга килде. Агым аны елга буенча алып китәчәк һәм аның беркайчан да чиге булмаячак. Ә агымны кисеп йөзсәң, ике ярның берсенә барыбыр барып чыгарга мөмкин, дип фикер йөртте ул. Ачлык интектерсә дә, озак кына бер урында тору аңа беркадәр хәл керткән иде.
Ул колач салып, шактый гына йөзгәннән соң, тагын аягына басып карады. Ни гаҗәп, су аның бот төбеннән генә булып чыкты. Иң сөенечлесе шул – алда яшәреп, кечерәк кенә утраучык күренә иде. Ул ашыга-ашыга суны ерып, утрауга таба атлады. Барган саен су саекты, утрауга ярты чакрымнар калганда, ул аның тезеннән генә иде инде.
Куйбышев сусаклагычын төзегәндә, бу тирәләр, күрәсең, калкулык җирләр булгандыр, бар тарафка диңгездәй җәелгән суның уртасында ул хәтта элекке болын үләннәренә, чәчәкләренә хәтле сакланып калган яшел утрау кебек ята иде. Ислам утраучыкка барып җитте дә кулларын җәеп, йөзтүбән җиргә капланды. Ул нык алҗыган иде. Беркадәр ятканнан соң торып утырды, әйләнә-тирәсендә үскән болын үләннәрен, чәчәкләрне күреп таң калды.
Ничек шулай сакланып калган алар? Мондый болыннар хәзер беркайда да юк бит! Бөтен җир сөрелгән, тапталган; сөрелми калган басуларны әрем, тигәнәк, билчән, алабута, шайтан таягы баскан. Ул күч-күч булып үскән кузгалакларга хәтле тапты биредә. Элегрәк авыл болынында үскән ак башлы үләннәргә
хәтле бар. Малай чакларында Исламнар ул үләннең тамырын казып, бәрәңгесен арчып ашый торган иде. Ул комсызланып, акбашның тамырын казый башлады. Бармак башы кадәр бәрәңгеләрен казып чыгарды. Аларны кабыгыннан арчып, ашарга тотынды. Кузгалакларны өзеп капты. Бераздан җиргә чалкан сузылып ятты да күктә йөзгән ак болытларга карады. Аңа рәхәт
булып китте. Шунда ул баш өстендә сайраган кош тавышын ишетте. Тукта, тургай түгелме соң бу?! Тургай шул. Әнә, болытлар янына ук күтәрелгән дә тирбәлә-тирбәлә, җырын суза. Соңгы елларда аның тургай сайраганын да ишеткәне юк иде бит инде. Хәер, ул эшләгән Буралы басуларында тургай түгел, чыпчыклар да юкка чыгып беткән иде. Баштарак малларга яшел азыкка дип, кукуруз белән көнбагыш үстерде алар. Берничә елдан соң
көнбагышны махсус технология буенча орлыкка дип үстерә башладылар. Орлыгын кышка кергәч кенә суктырып алып, май заводына тапшырдылар. Беренче елны көнбагыш басуына чыпчыклар ияләште. Ләкин икенче елны басу өстенә Казан аэропортыннан махсус самолёт яллап, агу сиптерделәр. Бер чыпчык та калмады көнбагыш басуында. Алдагы елдагыга караганда, өч тапкыр зуррак уңыш чыкты. Саф табыш та җитәрлек булды. Икенче елны агу сибәргә дә кирәк булмады. Авылда сыңар чыпчык та юк, үлеп беткәннәр иде. Тургайлар да юкка чыкты көнбагыш үстерә башлагач. Менә хәзер хозурланып тыңлап ята Ислам тургай җырлаганын. Бар икән бит әле кошкайлар. Сайрыйлар икән әле.
Ислам яткан җиреннән торып, утраучык буйлап әйләнеп килде. Болай озаклап ятып булмый, алга таба бер-бер хәл кылырга, ярны эзләп, тагын суга керергә кирәк иде. Шул вакыт ул яр буенда нәрсәләрнеңдер шыптырдап, суга кереп киткәнен күреп алды. Бакса, үрдәкләр икән. Бер көтү бәбкәсен иярткән дә ана үрдәк, Исламнан куркып, тавыш-тынсыз гына балаларын су эченә таба алып кереп бара. Ул боҗыр кебек очып кына, су ерып барган
үрдәк бәбкәләренә карап, уйга батты. Күр инде син, тормыш кайный икән утрауда! Иясез утрау дип торганда, әллә күпме кош-корт монда хуҗа булып яшәп яталар икән, цивилизациядән качып, дип елмаеп куйды Ислам. Шунда аның күзе чәчәктән чәчәккә кунып очкан бал кортына төште. Бәй, каян килеп чыккан су эчендәге бу утрауда бал кортлары?! Монда чәчәкле болын барын
каян белгәннәр алар? Бал кортлары бал эзләп, дистәләрчә чакрымнарга хәтле очалар дип ишеткәне бар Исламның. Әтисе Мөхәммәт абзый колхоз председателе булып эшләсә дә, йортында умарталар тотты. Колхозның да өч бригадасында да умарталыгы бар иде. Ислам үзе дә хәтерли әле: Буралы умарталыгында эшләүче Солтангали абый урманга, табигать кочагына
сәяхәткә чыккан мәктәп балаларын татлы бал белән сыйлый торган иде. Ләкин Ислам бал корты чагудан уттан курыккан шикелле курка. Чөнки анда корт агуына аллергия. Бәләкәй чагында бал корты чагып, табиблар чак коткарып калды үзен. Шулай да Ислам бал әйбәт төшкән елларда аннан күп табыш алып булганын белә. Шуңа күрә үзе дә «ООО»сында умарталык
ачып җибәргән иде. Чәчәк чорында бер оя умарта көненә өч кило бал җыярга сәләтле. Ә йөз оя – өч йөз кило бал җыя дигән сүз! Бер көндә! Ләкин зур акчалар дип, табыш артыннан куып, бер-ике ел асраганнан соң, бал кортларын да үтереп бетерде алар. Беренче елда мин булдырам дип эшкә керешкән умартачы егет кортларны кышлатырга рапс чәчәгеннән җыйган балны калдырып, күп ояларны харап итте. Ә икенче елны шул рапс чәчәк аткан
чорда агу сиптереп, кышны исән чыккан бал кортлары да һәлак булып бетте. Бал кортлары алдында да гаебе зур икән бит аның. Инде чыпчыклар, күккә чөелә-чөелә сайраган тургайлар турында әйткән дә юк...

1 «Лимон» – Гражданнар сугышы елларында барлыкка килгән XX гасырның 90-нчы елларда кабат кулланыла
башлаган жаргон сүз. Миллион дигәнне аңлата.
2 Мокруха – жаргон сүз. Җинаятьчеләр телендә кеше үтерү, кан коюны аңлата.

(Дәвамы бар)

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: