Каргыш (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА укыгыз)

* * *


Балыкчылар биреп калдырган ипи телемнәрен ашап, бераз тынычланып калган Исламның, ярты сәгать үтте микән, бер заманны тагын эче борып- борып авырта башлады. Юк, бу юлы иртәнге яктагы кебек эч китү галәмәте түгел иде монысы. Кендек турысыннан бераз уңдарак, бавыр түгел микән дип тә уйлады. Бөер, дисәң дә инде. Шунда аның башына сукыр эчәк булмасын
тагын дигән уй килде. Сукыр эчәктән дә хәтәр нәрсә юк. Ялкынсынуы бер башланса, бетәр, димә. Борып-борып ала да, берни булмагандай тынып кала. Ә бу инде сукыр эчәкнең шартлавы билгесе. Кеше, мескен, үтте авырту дип йөри, ә аның эче сукыр эчәк тишелүдән аккан кан белән тулган була. Эчкә
күп кан агудан авыруның җан тәслим кылып куюы да бар.
Ул Буралыда эшләгәндә, шундый хәл булган иде бер яшь кенә кыз бала белән.
Ул елны районда участок хастаханәләрен яптылар. Оптимизация,
янәсе. Алар районында шундый дүрт хастаханәнең ишегенә йозак эленде. Авыл кешесе чирләп китсә, нәрсә эшләргә тиештер? Анысы бер хәл, ә бәби табарга кая барасың? Хөкүмәт үзе демографияне яхшыртырга, ди; хатыннар бала тапсын өчен төрлечә кызыксындыру чаралары уйлап чыгарган була. Һәр яңа туган бала өчен фәлән хәтле акча, имеш. Ә баланы өйдә табарга ярамый – җинаять дип карала. Бала бит ул кайчан туасын
сорап та, әйтеп тә тормый, вакыты җиткәч килә дә чыга. Ә хастаханәдә, әле вакыты җитмәгән дип, кабул да итмиләр. Ничәмә хатын шулай юлда тапты баласын. Ярар, барысы да хәерле генә бетте. Ә менә сукыр эчәге шартлап, бер кыз бала, мескен, вафат та булды. Район хастаханәсенә дә илтеп җиткергәннәр җиткерүен. Ләкин инде соң булган. Исламның да гаебе зур булды ул баланың үлемендә.
Шул оптимальләштерү шаукымы белән Буралыда урта мәктәпне дә тугыз еллыкка калдырганнар иде ул елда. «Тулы булмаган урта белем бирә торган Буралы авылы мәгариф учреждениесе» дигән исем бирделәр әле үзенә. Мәктәп кенә, дисәләр, ярамаган. Тулы булмаган урта мәктәптән тулы булмаган белемле балалар чыга, дигән сүз бит инде. Күбесе әле алга таба укырга да бармый, шәһәргә китеп, эшкә урнаша. Китмәс иде, авылда эш юк. Тугызынчыны тәмамлаган балаларын күршедәге урыс авылындагы унбер еллык урта мәктәпкә йөртәсе килмичә, ничә гаилә йортларын сатып, район үзәгенә күченеп китте ул елларда. Менә шул урыс авылында унынчы сыйныфта укып йөрүче бер кыз, мескен, дәрес вакытында эче борып- борып авырта башлагач, дәресләр беткәнне көтеп тормыйча алты чакрым
ераклыктагы авылына – Буралыга кайтып киткән. Көзге пычрак вакыт. Эче авырткан хәлдә шул пычракта бата-чума алты чакрымны кайткан бу. Ичмасам балаларны йөртә торган автобус шофёры да вакытлы-вакытсыз йөрергә ярамый, штраф салалар, ГЛОНАССтан карап торалар дип кайтарып та куймаган үзен. Бала кайтып җиткәндә, артыннан автобус та куып җиткән җитүен. Өйгә кайтып егылган бала. Өйдә анасы гына, атасы районга киткән
булган. Баланы хастаханәгә илтергә кирәк, эче бик авырта, дип килде анасы идарәгә. «Машина юк, бөтен техника басуда. Бәрәңге ташый», – дип, Ислам кире борып чыгарды. Аның саен кайтып китмичә: «Балам үлә бит, коткар!» – дип ялварган хатынга: «Үз машинамны бириммени инде?! Йөрмә монда, эшем күп. Бар кайт, төзәлер. Балалар авырмыйча тормый инде ул!» – дип
куып кайтарып җибәрде.
Икенче көнне генә районга бара торган юлаучы машинага утыртып
алып барганнар мескен кызны. Табиблары да чират көттереп утыртканнар, җитмәсә. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч тотынганнар чабышырга. Ләкин инде соң булган. Операция өстәлендә җан биргән.
Олы кызлары иде бу гаиләнең. Әле тагын ике балалары бар иде. Мәктәбе дә, хастаханәсе дә булмаган бу авылда яшәп, калган балаларыбызны да үтерәсебез юк дип, шул елны ук күчеп киттеләр Казанга.
Ә Исламның эче авыртудан һич туктамый. «Шул бала каргышы түгел микән?» дигән уй күңелен бимазалый башлады. Бәрәңге ташучы машиналарның берсен биреп торса була иде бит инде. Үзе илтеп кайтса да, ярый иде. Юк, дөнья куа. Бөтен дөньясын колачларга тели. Менә ята хәзер беркем белмәгән, күрмәгән ялгыз утрауда үлемнән куркып.
Балыкчылар да, киләбез, диделәр дә китеп югалдылар. Ичмасам берәр нәрсә вәгъдә итсә дә, яраган булыр иде. Менә хәзер килеп чыксалар, коткарсалар, Имәнкискәдә калган «Лексус»ын биреп җибәрергә дә риза булыр иде. Юк. Килмиләр, коткармыйлар. Шул балыкчылардан башка берәү дә белми аның монда тилмереп ятканын.
Оптимальләштерү шаукымы ул елларда китапханәләргә, клубларга да күп зыян салды. Авылда китапханә бар дип, мәктәп китапханәләрен яптылар. Күп җирдә авыл китапханәчеләрен дә эштән кыскартып бетерделәр, ярты ставкада эшләргә калдырдылар. Клубка йөрүче юк дип, клуб хезмәткәрләрен дә кыскарттылар. Халыкка кино күрсәтү әллә кайчан беткән иде инде. Клуб мөдире клубны ачып-ябучы да, утын ягып җылытучы да, җыештыручы да, мәдәни чаралар, кичәләр оештыручы да.
Бәйрәм саен клуб мөдиреннән эш сорый район мәдәният бүлеге. Ул клуб дигәнең совет заманында колхоз балансында утырган икән. Аның бөтен хуҗалык мәсьәләләрен колхоз хәл иткән: электры, ягулыгы, музыкаль уен кораллары, бильярд, шахмат-шашка ише нәрсәләр, гәзит-журналларга яздыру барысы да колхоз карамагында булган. Колхоз беткәч, болар өчен чыгымнарны «ООО»дан сорый башладылар. Имеш, авыл халкына мәдәни
хезмәт күрсәтелә. Ә авыл халкы «ООО»га эшли.
– Гафу итегез, бездә авыл җирлеге үзидарәсе бар. Клуб та, китапханә бинасы да аның балансында булырга тиеш! – дип, кискен куйды Ислам мәсьәләне.
Нәрсә дисеннәр, берни эшли алмадылар. Авыл җирлегендә дә акыллы башлар табылды. Клуб элеккеге мәчет икән ләбаса! Күптәннән инде авылда мәчет салырга кирәк дип йөргән элекке мәктәп директоры Хәсбиулла карт авыл җирлеге балансына күчерелгән клубны яңадан мәчет итеп үзгәртергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Җитмеш ел буе яшьләр аздырып яткан, җен-пәриләр ияләшкән йортны мәчет итү Аллаһы Тәгалә
каршында зур гөнаһ дип, берничә авыл карты каршы килеп караса да, авыл җирлеге үзидарәсе, клуб район үзәгендәге җәмигъ мәчетенә филиал итеп тапшырыла дигән карар чыгарды да «ООО» ярдәме белән, кем әйтмешли, «косметический» ремонт ясалганнан соң, элекке мәктәп директоры Хәсбиулла карт имам-хатыйп дип игълан ителде, авылдагы биш-алты карт
анда җомга намазларына йөри башлады.
Үзенең Буралыда кылган гамәлләре турында искә төшереп ята торгач, эче авыртуы да онытылып, Ислам янә йоклап киткән иде. Бу юлы да ул әллә шул эче тынгысызлап торгангамы, тыныч кына йоклый алмады. Күрәсең, авыл клубын мәчет итеп үзгәртү тарихын уйлап яту тәэсирендә, ул авылда яңа мәчет ачу вакыйгасын төшендә күрде. Иске клубтан яңартылган мәчет
авыл картларына биш еллап хезмәт иткәч, берзаман халык яңа мәчет салырга кирәк, дип сөйләшә башлады. Бу эштә дә Хәсбиулла карт башлап йөрде. Хәсбиулла үзе элекке мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыткан, бер үк вакытта Исламның әнисеннән соң колхозның парторгы да булып торган үтә кызыл коммунист, әмма дә авылның октябрь
революциясенә кадәр мулла булып торган Хәбибулла хәзрәтнең оныгы иде. Дөньялар үзгәргәч, халыкка дин иреге кире кайтарылгач, мәчетләр ачылгач, ул Буралыда да яңа мәчет төзетү уе белән яши башлады. Әлбәттә, моның өчен акча кирәк иде. Акчаны хөкүмәттән алып булмый. Бары бер юл – иганәчеләр ярдәме. Хәсбиулла авылдан чыккан күренекле кешеләр,
эшкуарлар, төрле-яры җитәкче постларда утыручылар исемлеген барлады. Арада әле күптән түгел генә авылдагы «ООО»ның башлыгы булып торган Ислам Мөхәммәт улы Ибляминов дигән авылдашын да эзләп тапты ул. Махсус Казанга барып, ул эшли торган оешмага кереп, үзен авылга кунакка да чакырып кайтты. Гозерен дә әйтте. Авылга кайтып, бер кунак булып китегез әле, дип, Сабан туена да чакырды. Кайтты ул чакта Ислам авылга.
Ун еллап кайтып күренмәгән кеше бик кызыксынып, ашкынып кайтты – бик мәртәбәле кунак булып. Хәсбиулла карт белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Рәфкатович авылның казанышларын күрсәтеп йөрделәр. Сугышта һәлак булган авылдашлар һәм исән кайткан ветераннарга куелган обелиск янында да булдылар. Хәсбиулла карт тарихи урыннарын күрсәтәбез дип, Исламны авылга керә торган олы юл буендагы, борынгы, хан заманнарыннан калган җил тегермәне янына алып барды. Тегермән күптән инде эшләми. Ислам хәтерли әле, әтисе Мөхәммәт абзый председатель чагында гөрләп эшләп торган тегермән иде ул.
– Шушы да булдымы казанышыгыз?! – диде кунак, Хәсбиулла картның зур истәлек итеп күрсәтергә теләгән иске җил тегермәне турында сөйләргә җыенган бер мәлендә кәефен кырып.
– Ә нишләп, ул безнең тарихыбыз, үткәнебез. Ул безнең Буралы
халкының узган гасырлардагы тормыш-көнкүреше хакында сөйли торган кадерле тере экспонатыбыз. Саф һавадагы ачык музей бит бу безнең өчен, – диде Хәсбиулла карт.
– Һавасы сафтыр, Хәсбиулла абзый, – диде Ислам. – Әмма бу борынгы искелек калдыгы авылга керә торган олы юл өстендә бүгенге бай тормышның ямен җибәреп, кәефне бозып тора. Менә сез миннән мәчет салыр өчен ярдәм сорыйсыз. Күргәнегез бармы Казандагы Кол Шәриф мәчетен? Менә шундый ук матур, зиннәтле, мәһабәт мәчет бинасы салып куярга кирәк бу җенле тегермән урынында! Менә шуны эшлибез, дисәгез, төзелеш материалларының ярты хакын үзем күтәрәм. Килештекме?
Хәсбиулла ни әйтергә дә белмичә, башын кашып аптырап калды.
Төзелеш материалларының ярты хакын күтәрәм, ди бит. Нишләргә?
Беркадәр аптырап, ни дип әйтергә дә белмичә басып торгач, ул:
– Килештек! – диде.
– Килешсәк, болай итәбез: мин икенче кайтканда, бу җеннәр оясы монда булырга тиеш түгел. Сүтеп ташлагыз. Никадәр тиз сүтеп ташласагыз, шулкадәр тиз мәчетле булырсыз.
Сүттеләр буралылар иске җил тегермәнен. Ләкин Ислам гына анда бүтән кайтып күренмәде. Акчасын да күрмәделәр авылдашлары. Ә мәчетне изге урында, Октябрь революциясенә кадәр авыл мулласы яшәгән, хәзер буш торган Хәбибулла хәзрәт нигезе урынында төзеп куйдылар. Бөтен авыл халкы булышлыгы белән. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: