Каргыш (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

* * *

Утрау тирәли йөргәндә, Ислам, яр буенда су читенә кадап куелган ике җәпле таяклар күрде. Бу – балыкчылар кармак сабын терәп куя торган таяклар иде. Ул тирәдә үлән дә тапталган, димәк, бирегә балыкчылар килеп, кармак сала. Исламның күңелендә, бәлки, бүген дә берәрсе балыкка килеп чыгар дигән өмет чаткылары кабынды. Димәк, яр биредән әллә ни ерак булырга тиеш түгел. Ул як-ягына каранды, ләкин бөтен якта да иксез-чиксез су диңгезеннән гайре берни дә күренми иде. Ул өметсез – шайтан гына дип, яңадан үлән өстенә сузылып ятты һәм көтәргә булды. «Бүген булмаса, иртәгә, йә берсе көнгә барыбер кем дә булса килмичә калмас. Үлән тапталган урын бик иске түгел, әле шушы көннәрдә генә балыкчылар булып киткәнгә охшый».


Бераз яткач, аның эче борып-борып авырта башлады. Әллә учлап- учлап эчкән Кама суы ярамады, әллә күрми күргәнгә комсызланып ашаган бәрәңгеле үлән тамыры эчен бозды? Нидер ярамаган иде инде. Эче авыртуга түзә алмыйча, ул бөгәрләнеп ятты. Күңеленә әллә нинди уйлар килде. Гәүдәсен хәлсезлек биләп алды. Бөтен тәне әллә ничек йомшарып, бушап калган кебек булды. Чатнап, башы авырта башлады. Күңеле болганды.
«Агуландым, ахры» дип уйлады. Бармагын авызына кабып, тамагына якын китерде. Укшып, косып җибәрде. Укшыгач, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Ул урынын алмаштырып, читкәрәк китеп, тагын бөгәрләнеп ятты. Күрәсең, төнне аяк өстендә уздыру нык йокчыткан иде, ул йоклап китте.
Исламның әлеге йокысында мәхшәр иде. Башта ул җыен җен-пәриләр белән сугышып, саташып ятты. Аннары Буралыда эшләгән чакта кылган гөнаһлары төшенә керде.
Менә ул, имеш, үлгән дә, кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпере аша чыгарга тиеш икән. Күпер астында зур казанда бокыр-бокыр нидер кайный. Казан астында, имеш, ялкыннарын күккә чөя-чөя, җәһәннәм уты яна. Ул шушы казанга егылып төшмичә күпер аша чыга алса, җәннәт бакчасына килеп керәчәк. Әнә генә ул бакча, шунда ук күренеп тора. Анда төрледән-төрле гөлләр- чәчәкләр үсеп утыра, җимеш агачларында чут-чут килеп кошлар сайрый, хур кызлары кулларын сузып, үзләренә чакырып тора. Шунда ук хатыны Фәгыйлә белән кичә ташлап качкан сөяркәсе Регина да күренә. Алар, имеш, икесе дә кул изәп, Исламны үз яннарына чакыралар. Күпергә кергәнче ниндидер киң иген кырын үтеп чыгасы бар. Кырда алагаем зур комбайн ашлык суктырып
йөри. Тукта, бу бит Буралының күршесендәге ташландык Тубылгы авылы басулары. Басуны үткәч тә, болында бер көтү үгез утлый. Көтүчесе Буралыда ялланып эшләп йөргән мари агае түгелме соң? Шул ич, шул үзе. Каян килеп Исламның төшенә килеп керде соң әле бу мари көтүчесе? Менә гаҗәп, Ислам үзенең төш күреп ятканын да белә. Үзе чын да кебек. Шул арада, ничек күрми
калгандыр, ниндидер күзе тонган бер үгез чабып килде дә Исламны сөзеп атты. Мөгезе эченә килеп кадалды, ахры, ул сызып-сызып авырта башлады. Ислам авыртуга түзә алмыйча уянып китте. Аның эче кабат авырта башлаган иде. Бу юлы күңеле дә болганмый, укшытмый да. Борып-борып эче авырта. Ни
арада чүгәләп өлгерде... Аңа шунда ук җиңел булып китте. Ләкин ул моның да кылган гөнаһлары өчен бирелгән җәза икәнен аңлады. Аның күргән төше дә шуның бер нәтиҗәсе иде.
Нинди кабахәт кеше икән бит ул! Төрле урыннарда җитәкче булып йөреп, күпме этлек эшләгән ул кешеләргә. Кешеләргә генәме?! Әйләнә-тирәсендәге һәр нәрсәгә, тереклек ияләренә, табигатькә. Монда да әнә, җирнең аулак бер почмагында, җәннәт бакчасы кебек сакланып калган утрау-болынны быкырдатып, пычратып ята...
Аның күз алдына әле генә төшендә күргән үгез көтүе килеп басты.
Буралыда эшләгәндә, шул үгезләрне сугымга озаттырып, банктан алган кредитларын каплады, калган акчасын район хакименә ришвәт итеп биреп, эш урынын саклап калды; икенче тапкырында сугымга озатылган маллардан кергән акчаны тулысы белән кесәсенә салып, «Лексус» машинасын сатып алды бит ул. Ә пай җирләре өчен йорттагы малларын кышлатырга «ООО»дан фураж өмет итеп яткан авыл халкын ничә тапкыр буш калдырды. Салам ашатып кына, сөт бирми бит ул сыер дигәнең. Әле ул халыктан җыйган сөт өчен дә, әллә ничә айга кичектереп тиен-миен генә
түләп, күпме каргыш ишетте. Шуның аркасында сыер асрамый башлады авыл кешесе. Нигә асрасын, тиенгә тапшырып, ул акчасын да вакытында ала алмагач, аннан ни файда бар? Чиләнеп, печән әзерләргә кирәк. Колхоз вакытында фуражын да бирәләр, витаминлы печән онына хәтле өләшәләр, акчасын да вакытында түләп баралар иде. Җитмәсә, сөтне хәзер кибеттән
сатып алырга була. Казаннан кайтарып торалар. Көн саен син озаткан бер чиләк сөттән кибеттәге бер литр сөтне сатып алырлык акча керми ләбаса. Савым сыеры асраганчы, үгез симертеп, иткә сат. Ялгышмассың.
Төштә күргән Тубылгы басуы да, аның тарафыннан исәпкә кертелмәгән ташландык җирләрдә үстереп алган икмәкне исәптәге җирләр ашлыгына өстәп язу да – уңышны зур итеп күрсәтеп, район ярышында алга чыгып, премияләр, зур бүләкләр алу өчен эшләнгән алдашулары лабаса. Кемне алдый бит?! Үзен үзе алдый. Моны бит бөтен кеше белә иде. Хәтта район
хакиме дә. Авызын томалау өчен күпме ришвәт бирергә туры килде үзенә. Аның каравы улы Илшатны, үзебезнең Рәсәйнеке булса да, ундүртенче модель «Лада» автомашиналы итә алды.


Ята торгач, Исламның кәефе тагын да начарланды. Тәмам хәле китеп, җиргә сузылып ятты. Күзләре һавада ак юл салып очкан самолётка төште. Кайсы якка оча икән ул? Көнбатышкамы, көнчыгышкамы? Ул малай чакта да күктә очкан самолёт артыннан сузылып калган шул ак юлга карап ятарга ярата иде. Очкыч күкнең бер башыннан икенче башына китеп югалганда,
артыннан калган ак юл да таралып, искән җил уңаена бөгелеп, күктәге ак болытларга барып кушыла торган иде. Әнә хәзер дә күктә ак юл сызып, самолёт оча. Карасана, аның каршына тагын бер очкычның килгәне күренә. Алар бер-берсенә туп-туры очалар. Шулай очарлар да, якынайганнан якынаеп, үзара бәрелешерләр сыман. Юк, бәрелешмәделәр. Әйтерсең лә, бер-берсенә сәлам биргәндәй, икесе ике якка узып та киттеләр. Чү, бу ни?!
Исламның колагына ул яткан якка таба очкан очкычның тавышы ишетелгән кебек булды. Менә ул тавыш ниндидер гүләү булып, һаман көчлерәк ишетелә башлады, якынайганнан якынайды. Әллә инде акылына зәгыйфьлек килә башладымы? Галлюцинацияләр башландымы? Ач ятып, теләсә нәрсә ашап агулану нәтиҗәсендә саташуымы бу? Менә мотор тавышы ул яткан утрау янына ук килеп җитеп, лып итеп туктап калды. Кеше тавышлары
ишетелде. Ислам, башын күтәреп, тавышлар килгән якка карады. Утрау ярына ниндидер моторлы көймә килеп туктаган иде. Көймәдән ярга ике кеше сикереп төште. Ислам шатлыктан эченнән генә «Ур-ра!» дип куйды һәм яңадан җиргә сузылып ятты. Белде бит ул, балыкчылар барыбер килерләр дип уйлады, аларны көтте. Ниһаять, алар килде!
Балыкчылар үләннәргә күмелеп яткан кешене күрмәделәр. Көймәдән төшүгә чишенеп, кармакларын сүтә башладылар.
– Син кармакларны сүтә тор. Мин җәтмәне карап алыйм, эләкте микән. Күп кергән булса, кармакка тотып та тормабыз. Кайтарып килергә кирәк булыр, – диде балыкчыларның өлкәнрәге һәм ярдан эчкә кереп, суда яткан арканны күтәреп, ярга таба тарта башлады.
– Бар, ахры, авыр тартасың, – диде икенчесе.
– Ташла кармагыңны, булыш.
Табыш мул иде. Җәтмәнең һәр күзәнәгендә беләк буе бәртәсләр, чуртаннар, алабугалар, карплар, корбан балыклары саңаклары белән эләгеп калган иде.
– Боларны ычкындырып тормыйк, җәтмәсе-ние белән көймәгә тутырыйк та кайтарып килик, – диде өлкәне. – Төнгә тагын салып калдырырбыз. Уылдык чәчкән чакларындагы кебек монда балык.
Алар җәтмәне судан туры көймәгә өстерәделәр. Шактый мул табыш булды. Көймә яртылаш балык белән тулды. Ул арада өлкәне моторны кабызды. Мотор тавышына Ислам башын күтәреп карады, балыкчыларның китәргә җыенуын күреп сикереп торды. Шунда яшь балыкчы аны күреп алды.
– Кәрим абый, карале, утрауда кеше бар, – диде ул.
Кәрим дигәне энекәше күрсәткән якка борылып карады. Болар абыйлы- энеле түгел, Лаеш районының Атабай авылында үзара күрше булып яшәүче Кәримулла белән Шамил атлы кешеләр иде. Кәримулла – элекке механизатор, авылда колхоз беткәннән бирле балык тоту белән шөгыльләнеп, көн күрүче, браконьерлык өчен берничә тапкыр зур гына штрафлар түләгән, хәтта утырып та чыккан, әмма бу эшен һаман да ташларга теләмәгән алтмыш
яшьләр тирәсендәге абзый иде. Шамил армиядән кайтканнан соң авыру әнисен карап, шәһәргә китмичә калган, ләкин авылда эш булмаганлыктан, күршесе Кәримулла абыйсына ияреп, балык тоту белән шөгыльләнә башлаган. Алар шулай икәүләп, яз башыннан алып, кара көзгә кадәр шушы утрауга килеп, җәтмә салалар һәм тормышларын шулай көйле генә алып баралар иде.
Утрау уртасында басып торган ялангач кешене күреп, Кәримулла
моторны сүндерде дә көймәдән төште.
– Егетләр, берүк ташламагыз! – дип ялварды Ислам.
Башына: «Каян килеп чыкты икән бу бәндә? Авыртмаган башка тимер тарак!» – дигән уй килгән Кәримулла аның татар икәнен күргәч, бераз йомшара төште.
– Агайне, кем син? Каян килеп чыктың бу утрауга? – дип сорады.
– Егетләр, ташлый күрмәгез, зинһар. Бурычлы булып калмам, – диде Ислам, көч-хәл белән генә алар янына атлады.
– Кем соң син?
– Казаннан мин. Зур урында эшлим. Имәнкискәдә машинам калды.
– Кайда?
– Имәнкискәдә. Кичә су керергә килгән идем. Сай урынга туры килеп, эчкә кереп киттем дә, адаштым. Кире чыга алмадым.
– Кайда икәнен беләсеңме соң син Имәнкискәнең? Моннан көймә белән барсаң да, илле чакрымда!
– Егетләр, калдырмагыз мине монда.
– Исемең ничек, абзый кеше? Болай шәрә килеш авылга алып кайтып булмас, бер-ике сәгать көтәргә туры килер. Без кире киләбез, балыкны гына кайтарабыз да. Киемнәр алып килербез үзеңә.
– Ислам атлы мин. Ислам... – Ул атасының исемен дә әйтмәкче иде, тыелып калды. Ислам Мөхәммәтович дип дәштерү аның өчен бик зур дәрәҗә булыр иде адәм мәсхәрәсенә калган бу хәлендә. Шулай да ул сүзен дәвам итеп, ашарга сорады: – Егетләр, алайса, ашарга берәр нәрсәгез юкмы? Кичәдән бирле ашаганым юк. Карыным ач, – диде.
– Ашарга, дисең?.. Ипи ярармы соң? Зур урында эшләүче түрә өчен... – дип мыскыллы гына әйтеп куйды Кәримулла.
Ул Шамилгә көймәдәге сумкасыннан ипи алып килергә кушты. Анда ипи генә түгел, кыяр, ит кабымлыклары һәм бер ярты аракы да бар иде.
– Ипи генәме? – дип сорады Шамил Кәримулладан.
– Җитә, җитә, энем. Ипи өчен дә зур рәхмәт. Кичәдән бирле ашаган юк. Корсак талый, – диде Ислам, Кәримулланың җавабын да көтмичә.
Шамил сумкадан телемләп бүлгән берничә сынык ипи һәм суган алып килде. Ислам аны егетнең кулыннан тартып алып диярлек ашарга кереште.
– Ярый, без киттек. Озакламый килербез, – диде дә, Кәримулла көймәгә менеп утырып, моторны кабызды. Аның артыннан Шамил дә көймәгә сикереп менде. Балыкчылар шул арада кузгалып та киттеләр. Мотор тавышы Исламның: «Егетләр! Зинһар, килергә онытмагы-ы-з!» – дип кычкырганын аларга ишеттермәде дә.
Ике телемне күз ачып-йомган арада сугып салган Ислам кинәт туктап алды. Калган ике телемен ашаргамы, юкмы дип уйланып торды да, ни булса, шул булыр, килергә ышандырып киттеләр бит дип, аларын да ашарга тотынды. Ә менә суганга тимәде. Иртәнге яктагы шикелле ашказаны бозылып китәр дип курыкты. Бу минутларда аның өчен ипидән дә тәмлерәк һәм туклыклырак ризык дөньяда юктыр кебек тоелды. Ул хәтта кикереп куйды. Су эчәсе килеп китте. Ләкин тагын эчен бозып ташлар дип, су
эчүдән дә шикләнде.

 * * *

Шактый зур тотым белән кайттылар Кәримулла белән Шамил.
– Бу балыкны эшкәртеп, сатарга чыгарсак, әйбәт кенә сәмән керәчәк. Бүген барып тормыйк микән әллә? – диде Кәримулла.
– Ничек инде? Теге абзыйга ышандырып киттек бит. Киләбез, дидек. Ул бит көтәчәк.
– Көтсен. Без генә түгел бит ул утрауга йөрүче. Тагын берәрсе барып чыгар әле. Ашарына биреп калдырдык.
– Күп бирмәдек, дүрт телем ипи.
– Бирәсең бар иде. Барысын да биреп калдырасың бар иде. Ишеттеңме аның кем булып эшләве турында?
– Ишеттем.
– Машинам Имәнкискәдә су буенда калды, диде. Анда эшләүче кешенең машинасы ни җитте генә түгелдер. Ким дигәндә – «Тайота». Ул гына булса әле. Ә хезмәт хакы? Синең белән мин аны төштә дә күрә алмыйбыз. Беләсеңме нинди идея туды миндә?
– Нинди?
– Хәзер, кайтып балыкны бушатабыз да машинаңны кабызып,
Имәнкискәгә элдерәбез.
– Анда нишлибез? – Андамы? Бу мәхлукның ярда калдырган машинасын эзләп табабыз да алыпсатарларга сатабыз.
– Гадел булырмы соң бу?
– Ә нәрсә, без булмасак, башкалар сатачак. Аңламыйсыңмыни? Ул бит аны ярда калдырып киткән. Хуҗасыз машинаны ярда озак тотарлар, дисеңме? Шундук хуҗа табылачак.
– Юк, Кәрим абый, бу дөрес булмас. Без ул кешегә ярдәм итәргә тиешбез. Аның инде болай да чыкмаган җаны гына калган. Күрмәдеңмени?
– Күрдем, Шамил. Дөнья бу. Яшәү өчен көрәш бара монда. Ә синең
шул түрә кебек рәхәттә яшисең килмимени?
– Килә. Ләкин бу юл белән түгел. Берәүнең бәхетсезлеге икенче берәүгә бәхет китерергә тиеш түгел.
– Син, Шамил энекәш, акыл сатма, яме. Теләмисең икән, көчләүче юк. Синнән башка да ерып чыгармын бу эшне. Бары тик шаулап кына йөрмә. Син берни дә күрмәдең. Ә мин хәзер балыкны бушаткач, Имәнкискәгә барып кайтам. Табармын, яр буендагы су керә торган җирләрнең берсендә әле дә торадыр машинасы. Хуҗасыз машина тиз күренә ул. Телисең икән, балыкны бөтенләе белән үз базыңа бушат. Ә миңа бу түрәнең затлы машинасы да хәттин ашкан, җитә!
– Юк, Кәрим абый, Имәнкискәгә дә бергә барабыз, утрауга да. Без ул кешене ташлап калдырырга тиеш түгел! – диде Шамил. – Башта утрауга барыйк, аннан аның үзе белән бергәләп – Имәнкискәгә. Бәлки, машинасы чынлап та шунда торадыр. Тимәгәннәрдер, алып китмәгәннәрдер.
– Ие. Шулайдыр. Синең белән минем кебек җүләрләр бардыр дөньяда. Беләм мин имәнкискәләрне. Хуҗасыз машинаны тоталар, ди, анда су буенда. Күптән җилләр искәндер инде.
Беркавым сүзсез барганнан соң, Кәримулла тагын телгә килде:
– Авось дип кенә әйтүем. Ярар, йөрмәбез. Балыкны бушатыйк та утрауга барып кайтырбыз. Җәтмәне дә салырга кирәк.
– Кеше бәхетсезлегеннән көләргә ярамый.
– Кем бәхетсез? Ул түрәме? Кем диде әле исемен?
– Ислам бугай.
– Кабминга шалтыратып белешергә кирәк, шундый кеше эшли микән? Берәр аферист кына түгелме? Кайткач, адресларын интернеттан карарбыз әле башта. Аннан соң күз күрер: коткарыргамы аны, юкмы?
– Безне алдап утырмагандыр инде. Гомере кыл өстендә торган килеш.
– Ярар, күз күрер, дим бит.
Алар кайтып җитүгә, балыкны төрен төргә аерып, имән кисмәкләргә
тутырдылар. Көн кызуында тиз бозылулары бар дип, шунда ук тозлап куярга ашыктылар. Ә тозлаган балыкны соңыннан кагайтырга, ысларга да була, киптерергә дә мөмкин. Шул килеш ашаганда да, тәмле тозлаган елга балыгы. Шамил ул арада өенә кереп, компьютерын кабызды. Интернеттан эш урынының сайтын эзләп тапты. Анда чыннан да Ибляминов Ислам Мөхәммәтович дигән кеше эшли икән. Фотосурәтен дә урнаштырганнар
хәтта. Шамил сайттагы Ибляминов турындагы битне принтерда кәгазьгә чыгарды да, телефонын алып, шул бүлекнең номерын җыйды. Аңа ниндидер бер кыз җавап бирде.

– Исәнмесез, миңа Ислам Мөхәммәтович кирәк иде, – диде аңа Шамил.
– Исәнмесез, кызганычка каршы ул урынында түгел, – диде кыз.
– Беләм, – диде Шамил.
– Каян? Ничек?
– Шуны әйтергә дип шалтыратуым. Куйбышев сусаклагычындагы
утрауларның берсендә хуҗагыз, – диде Шамил һәм телефонын өзде.
Телефонда: «Алё, алё, кайда дидегез? Нинди утрауда?» дигән тавыш кына ишетелеп калды. Шамил Ислам Мөхәммәтович турында мәгълүмат басылган кәгазьне алып Кәримулла янына чыгып китте.
Кәримулла балык белән эшен бетереп, мичкәләрне ябып, җәтмәне төреп, көймәгә салып куйган иде инде.
– Менә, Кәрим абый, эшли икән шундый кеше анда. Рәсеме дә бар хәтта. Ибляминов Ислам Мөхәммәтович, – диде дә Шамил кәгазьне Кәримуллага тоттырды. Анысы рәсемне күрүгә:
– Бәттәч, шул үзе. Каян килеп чыккан икән ул безнең җәһәннәм тишегенә? – дип, тел шартлатып куйды. – Ибляминов Ислам Мөхәммәтович дигәнме? Бу бит чынлап та зур түрә булып чыга болай булгач. Карале, файдаланып калырга кирәк моннан. Машинасы чурт с ним. Син беләсеңме, кеше алтын
тапкач ни эшләргә тиеш?
– Сәвит заманында хөкүмәткә тапшырырга тиеш булган. Хәзер инде алтын таптым дип кычкырып йөрмиләрдер.
– Йөрмәсәләр дә, акыллы кеше нинди дә булса файда күрү турында уйлый.
– Бу бит алтын түгел, кеше. Аннан ничек файдаланырга мөмкин? Кол итеп эшләтсәң генә инде, базга бикләп куеп, кешедән яшереп.
– Башың эшли болай. Ну без аны базга бикләп тормабыз. Хәзинәне дәүләткә тапшырган өчен күпмедер процентын тапкан кешегә кайтарып бирәләр. Шулаймы? Шулай. Бу кешедән дә үлемнән коткарып калган өчен контрибуция түләттерергә кирәк.
– Түләрме соң?
– Түләр, яшисе килсә. Без бит аннан әллә ни күп нәрсә сорамыйбыз. Әйдә, утыр, киттек.
– Кәрим абый, кием алырга кирәк. Шәрә килеш алып кайтып булмый бит инде аны.
– Дөрес әйтәсең. Минем чалбар белән күлмәк ярарга тиеш аңа. Минем белән бер чамадагырак кебек күренде. – Шулай диде дә Кәримулла балык мичкәләре сакланган баз келәтендә кадакта эленеп торган иске чалбар белән күлмәген алып, шунда аунап яткан тузанлы бер пакетка салды. – Әйдә, киттек.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: