Каргыш (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *


Регина икенче көнне эшкә килгәч тә, Исламны искә төшерде. «Нишләптер шалтыратмый, исән-сау микән? Суга батып калган булса?» дигән уй тынгылык бирмәде. Ул смартфонын алып, Исламның номерын җыйды. «Телефон сүндерелгән яки сөйләшү зонасыннан читтә», – дигән җавап ишетелде. Җавап сәер дә, шомлы да иде. Нәрсә булсын аңа? Кайткандыр да йоклагандыр. Әллә кайчан оныткандыр инде аның турында... Ул эшкә
кереште, ләкин тыныч кына эшли алмады. Бераз вакыттан соң тагын телефонга ябышты. Каушаудан кабаланып бетте. Бу юлы да автоҗавап бирүче шул ук сүзләрне кабатлады. Нишләргә соң? Шул карт җүләр өчен борчылып утырсынмы инде менә хәзер? Аның башына Имәнкискәгә барып кайтырга микән әллә дигән уй килде. Ләкин ничек? Туктале, план бүлегендә утыручы Ринатны үгетләп карасаң, ни булыр икән? Көн кичәге кебек үк кызу, көндез ике сәгатькә генә югалып торсалар, беркем дә сизмәс, Имәнкискәгә барып, су кереп кайтабыз, дияр. Үзе дә әллә ничә тапкыр инде
көндез Аккош күленә чакырды. Регина вакытым юк дип, гел кире какты. Кичәге кебек мәхәббәт уены уйнап алу да начар булмас.


Ринат Регинаның су кереп кайтырга чакыруын, әйтерсең лә, көтеп
торган диярсең, шундук риза булды. Сәгать унбер тулганчы ук, телефоннан машинасы янына чыгарга чакырып шалтыратты. Анда аны нәкъ кичә Ислам машинасындагы кебек үк шәраб, йөзем тәлгәшләре, кабымлыклар тулы пакет көтә иде. «Нигә Имәнкискәгә, ерак бит?» – дип тә төпченмәде Ринат. Кыз чыгуга машинасын кабызды да Лаеш юлына таба элдерде.
Регина юл буе Ислам турында уйлап барды. Аның белән ничек танышып китүен исенә төшерде. Ислам Регинадан шактый өлкән, аңа ата булырлык кеше иде инде. Дөрес, Регинаның үзен дә алай яшь кыз дип әйтеп булмый, утыз бишенче яше белән бара.


Моннан ун еллар элек танышты алар. Регина – зур оешмадагы бер бүлек җитәкчесенең сәркатибе. Әле институт тәмамлаган елны ук, әтисенең әшнәләре аркылы урнашып калган иде бу эшкә. Аннан соң инде ул бүлектә әллә ничә җитәкче алышынды. Ә Регина һаман бер урында. Зифа буйлы, чибәр, сөйкемле һәм тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаруы, уңганлыгы аркасында ошаттылар аны җитәкчеләр. Тик менә кияүгә генә
чыга алмый калды. Артыннан егетләр дә чапкалады. Яшьрәк чакта, әлбәттә. Хәзер инде яше утыздан узгач, караучылар сирәгәйде. Бетте, дияргә дә була. Ислам шикелле карт-корылар гына дәшкәли әнә шулай тегендә-монда су кереп кайтырга.
Ә ул чакта кыз әле яшь иде. Егерме бишләрдә генә. Атнакич иде. Бүлек җитәкчесе Рәфкать Гарипович Регинага: «Иртәгә җомга, беләсең. Эштән соң бер дус үзенә кунакка чакыра. Пикникка. Әзерләнеп кил, бергә барырбыз», – диде. Кем чакыра, кая? Ничек әзерләнеп килергә – берсен дә әйтмәде. Әзерләнеп кил һәм шул. Пикник дигәч, каядыр табигать кочагына инде, димәк. Өскә поход киемнәрен кияргә кирәктер алайса, дип уйлады кыз. Җәй башы төнгә каршы, июньнең беренче көннәре салкынча була. Яңгыр
гына ява күрмәсен.
Пикник дигәне, Казаннан ерак та түгел бер районның ниндидер
авылындагы фермерныңмы, хуҗалык җитәкчесенеңме умарталыгында оештырылган мәҗлес булып чыкты. Мәҗлескә нибары өч түрә – районның хакимият башлыгы, «өстәгеләрдән» бер абзый, Регинаның җитәкчесе Рәфкать Гарипович чакырылган иде. Умарталыкта Регинадан башка да кызлар җитәрлек иде. Ул аларны шушы авыл кызларыдыр дип уйлады. Моның ише пикникларны күп күргән, ирләр әйткән һәр шаяртуга чырык-
чырык көлеп торган яшь кызыйлар үз вазифаларын бик яхшы башкаралар иде. Ни өчен чакыргандыр Рәфкать Гарипович Регинаны, ул бик аңлап бетермәде. Кызлар болай да әйбәт хезмәт күрсәтте, умарталык гөрләп торды. Пикник тәккә генә оештырылмаган иде, әлбәттә. Регина барысын да аңлады, хуҗа каядыр югарыга эшкә урнашкан да рәхмәт йөзеннән әшнәләрен сыйларга булган. Теләсә ни эшләсеннәр шунда, Регина өчен
барыбер, кем әйтмешли, ике дөнья бер кәнди. Ул авыл кызларына да әллә ни ачылып бетмәде, ирләр сүзенә дә тыгылмады. Шулай да умарталык хуҗасы каныкты үзенә, бал корты баллы чәчәккә кадалган шикелле кадалды. Яше иллеләр тирәсендәге бу кешегә кунак абзыйлар олылап «Ислам Мөхәммәтович» дип кенә эндәштеләр. Бигрәк тә район хакиме ялагайланды, ничек кенә тәлинкә тотарга белмәде. Ул төнне Регинага шул Ислам Мөхәммәтовичның күңелен күрергә туры килде. Менә шуннан бирле килә аларның танышлыклары. Шул пикниктан бирле Ислам Мөхәммәтович исенә төшкән саен Регина янына килеп чыккаларга гадәтләнде. Регина баштарак бик өнәмичә генә риза була иде аның теләкләренә. Соңга таба ияләште, үзе дә кирәксә-кирәкмәсә дә шалтыраткалап, дөньяда үзенең барлыгын белдереп тора торган булды.
Ринат машинасында Имәнкискәгә барганда, Регина менә шушы хәлләр турында исенә төшереп утырды. Имәнкискәгә җиткәч, ул Ринатны кичә Ислам белән су кергәндә тукталган тыкрыктан борып алып кереп китте. Алар таш коймасы елга ярына ук терәлгән ике катлы коттедж янына килеп туктадылар. Тыкрык буш, бернинди дә автомашина күренми иде. Регинаның күңеленә җылы йөгерде. Ул «Уф!» дип, җиңел сулап куйды. Димәк, чыккан,
кайтып киткән. Сөенеченнән ул Ринатны үзенең кайнар кочагына алды һәм битеннән үпте. Аннары егетнең әйткәнен дә көтеп тормыйча, арткы утыргычтагы пакетны актарырга кереште.
– Бу нәрсәләрне хатыныңа алып кайтып бирергә алмагансыңдыр бит? – диде ул һәм җавап көтеп тормастан, шәрабны чыгарып, Ринатка сузды.
– Моны ача торган нәрсәң бардыр инде.
Ринат шешәне ачып, бардачогыннан бер стакан чыгарды һәм шәрабны салып, кызга тоттырды.
– Ә үзең?
– Үзем рульдә.
– Ну ярар, синең өчен! – диде дә кыз стаканны ирененә тидерде. Шулчак каршыдагы коттеджның капкасыннан аларга карап торган иргә күзе төште.
Ул тиз генә шәрабны эчеп куйды да ишекне ачып, әлеге агай янына чыкты.
– Исәнмесез! Сез биредә яшисезме?
– Ә кая торыйм тагын? Капкасыннан чыкканмын икән инде, монда
яшим булып чыга.
– Гафу итегез, бүген сез монда берәр машина күрмәдегезме?
– Монда көн саен әллә ничә машина килеп туктый. Сезнең кебек гүләйт итүчеләр дөнья.
– Ә хуҗасыз «Лексус» машинасы тормадымы?
– Бәлки, торгандыр да. Әйтәм бит, монда көненә әллә нихәтле машина килеп туктап тора. Су керергә китәләр дә машиналары ялгыз гына да торып кала.
Жора Ринат белән Регина килеп туктаган чакта да коттеджының чорма тәрәзәсеннән урамны күзәтә иде. Ул кемнәр булыр икән бу дип кызыксынып, аска төште һәм капкасын ачып карап тора башлады. Регинаны шунда ук таныды.
Регинаның бу агайдан машина турында соравы Ринатны бераз аптырашта калдырды. 

– Нинди «Лексус» турында сорыйсың? – диде ул.
– Әй лә, болай гына. – Аннары коттедж хуҗасының карап торуына да исе китмичә чишенә башлады.

– Әйдә, син су коенмыйсыңмыни?
Ринат та чишенде һәм машинасын сигнализациягә куеп, елгага таба атлады.
– Мин башта кереп чыгыйм, син күлмәкне тотып тор, – дип, ачкычны күлмәк кесәсенә салып, Регинага тоттырды.
Жора аларның артларыннан бераз карап торды да кереп китте.
– Димәк, бар да тәртиптә, – диде ул кичәге кызны күргәч, бераз
тынычланып. – Эзләсеннәр хәзер энәне салам эскертеннән.

* * *
Фәгыйләнең төне төн, йокысы йокы булмады. Ислам «Көтелмәгән эш килеп чыкты, кич соң кайтам», дип шалтыратып әйткәч, кич җитеп тә вакытында кайтмавына әллә ни исе китмәгән иде. Андый соңлап кайтулар әледән-әле булгалап тора, ләкин сәгать уннардан да соңга калганы юк иде. Ә бүген ун да тулды, унбер дә, төн уртасы да җитте, Ислам һаман күренмәде. Җитмәсә телефоныннан да «Телефон сүндерелгән яки сөйләшү зонасыннан читтә» дигән җавап килә. Ислам телефоннан шалтыратып эзләгәнне бик яратып бетерми. «Нәрсә тикшерәсең, уйнап йөрмим бит?!» – дип, дорфа гына җавап бирә. Фәгыйлә төнге уникегә хәтле түзсә дә, уникедән соң тынычлана алмады. Ләкин телефоннан һаман саен шундый җавап ишетү аны тагын да хафага салды. Борчылудан төн уртасы дип тормады, кызы белән улына да шалтыратып, әтиләренең кунарга кайтмавы хакында әйтте. Улы әллә ни исе китмичә: «Әни, бу вакытта нормальный кеше йоклый, нәрсә инде йокларга бирмичә, кеше аптыратасың?! Кайтыр, тынычлан, ят та йокла», – дип, телефонын сүндереп
үк куйды. Кызының да әллә ни исе китмәде, әнисен йокларга күндерергә кереште. Ләкин Фәгыйләнең күзенә йокы кермәде.


Иртән ул Исламны эзләп, эшенә дә шалтыратты, бәлки, туры шунда кайткандыр дип уйлады. Ләкин эш телефоны да дәшмәде. Аптырагач, кабаланып, ярдәмчесенең телефон номерын эзли башлады. Ул да «Килеп җитмәде әле, килгәч әйтербез», – дип кенә тынычландырды. Тынычланамы соң! Бернинди нәтиҗә булмагач, Фәгыйлә кабат улының телефонын җыйды. Улы Илшат бу юлы инде әнисенең сүзләрен җитди кабул итте. Әтисенең юкка чыгуы аның да баш авыртуына әйләнде. Нишләргә соң? Полициягә
хәбәр итәргәме? Анда да кеше юкка чыгу турында гаризаларны өч көннән соң гына кабул итәләр бугай. Кайтыр, тынычланыгыз, диярләр.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: