Каргыш (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

* * *


1993 елның сентябрь ахырлары иде. Табигатьнең матур чагы, дөньяда әбиләр чуагы. Кыр эшләре бетеп бара. Районда сакланып калган бердәнбер «Алга» колхозында илле ел колхоз рәисе булып торган Мөхәммәт Ибләминовның 70 яшьлек юбилеен үткәрергә җыендылар. Районнан да, Казаннан да зур кешеләр киләсе, диделәр. Ислам гаиләсен алып, әтисенең туган көне җиткәнче бер атна алдан кайтып төште. Гаилә дигәне – хатыны Фәгыйлә, ике яшьлек кызлары Самира һәм үзе. Аларны затлы кара «Волга»да тирбәтеп кенә, каучук заводы директорының шофёры кайтарып куйды. Кайтарды да, өйгә кереп чәй дә эчеп тормыйча, кире китеп тә барды. Бәйрәм көнне директор кодалары үзе дә кунак
табынының түрендә утырачак имеш, диделәр. Сөекле кызының каенатасы юбилеенда нишләп әле табын түрендә утырмасын? Завод директоры да кеше ләбаса, ул да башкалар кебек ашый да, эчә дә, уйный-көлә һәм җырлый да.
Яшь кенә булса да, Исламның да авыл халкы арасында абруе зур иде. Шулай булмый ни, университет тәмамлаган, фәннәр кандидаты, Казандагы зур бер заводта нәчәлник булып эшли. Үзен әнә кара «Волга»да гына утыртып йөртәләр. Хатыны да – завод директоры кызы. Сокланып кына түгел, көнләшеп үләрсең.


Улы әйбәт кенә урнашса да, Мөхәммәт ага аның борын чөеп йөрүләрен бик өнәп бетерми иде. Хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәсемени?! Артык шома булып чыкты аның зур өметләр баглап үстергән төпчеге. Тормышны беләме? Нәрсә эшләгән соң әле ул? Халык бәхете өчен оештырылган совет власте хәрабәләре өстенә басып, түрә булып алган. Ул гомере буе тир түгеп, кан коеп төзегән тормышны җимереп, аның берәмтекләп җыйнаган
байлыкларына хуҗа булырга ни хакы бар соң ул «молокосос»ның? Яңа власть башлыкларының барысына да шундый мөнәсәбәттә торган Мөхәммәт ага бер улына карата гына башкача була алмый. Моңа аның намусы, вөҗданы кушмый иде. Шуңа күрә дә улы белән гәпләшә башласа, беркайчан да борчагы пешми аның. Бу юлы да бәйрәмнең яме китмәсен, тавыш чыкмасын дип, улы белән артык сүз куертмаска ниятләгән иде.
Ләкин сүзне малае үзе чыгарды. Олы кызларының балаларын сөеп- яратып үстергән Мөхәммәт ага картаеп барган көнендә онык сөю бәхетенә ирешүенә куанып, Ислам улының кызы Самираны алдына алып, әбәк-чәбәк уйнап утыра иде. Яннарына Ислам килеп басты да:
– Балалар сөеп, өйдә генә утырыр вакытың җиткәндә, колхоз дип чабып йөрмә инде, әти, – дип, сүз кушты. – Күптән таралып бетте бит инде колхоз дигәнең. Шәхси кулларга күчте. Ташла син ул эшне.
– Юк сүз сөйлисең, улым. Колхозның нәрсә икәнен белмәгән килеш. Бүгенге колхоз да шул сез төзегән акционерлар җәмгыяте инде ул.
– Хосусый милекне бетереп, кеше баемасын, уртак казнага эшләсен дигән идеяне тормышка ашыру өчен коммунистлар уйлап чыгарган система иде инде.
– Байларның азгынлыгыннан туйган ярлы халык өчен бер дигән система. Менә күрерсең, власть башында утырганнар байый, гади эшче халык хәерчеләнә башласа, әти хаклы булган икән, диярсең әле. Облигацияләр, ваучерлар уйлап чыгардылар. Эш башында утыручылар колачлап алды акцияләрне, гади халык учлап тотып калды.
– Соң, алсыннар иде, ирек иде бит. – Нинди ирек, акчасы булмагач, нәрсәсе белән алсын? Башыңны дуракка салып сөйләп утырмасана. Акчаның бәясе бетте. Миллионерларны
Америкада гына бар дип яши идек. Үзебездә хәзер һәркем миллионер. Шулмы инде муллык? Пенсия ала алмый мескен халык.
Мөхәммәт ага соңгы елда бу темага тыныч кына сөйләшә алмый башлаган иде. Власть башына килгән Гайдар, Чубайс кебек бәндәләрне аның җене сөймәде. Ул нәкъ менә шушы ике кешене Ельцинны ялгыш юлга кертеп җибәрүче иблисләр дип саный иде. «Ә Ельцинга нәрсә кирәк? Иртән торгач башын төзәтергә булса, ике дөнья бер кәнди, кем әйтмешли». Ислам белән бу темага сөйләшмәскә никадәр тырышса да, бу юлы түземлеге җитмәде,
каһәр. Ләкин үзенең ялгышын аңлаганда, соң иде инде, ярты елдан бирле сул як күкрәген тырнап торган чәнчешү өянәге тагын кузгалды. Ул хәлсезләнеп, диванга чүмәште. Ләкин улына берни дә сиздермәскә тырышты. Ә Ислам исә әтисенең авырткан сөяленә торган саен ныграк басты.
Мөхәммәт Ибляәминов колхоз председателе булып, 1943 елда эшли башлады. Шул елны, Курск дугасындагы каты сугышларда авыр яраланып, өч ай госпитальдә ятканнан соң, бүтән сугышка ярамый дип «списәт» ителеп, егерме яшендә бот төбеннән сул аяксыз калгач, инде колхоз эшенә дә ярамам дип борчылып, ярасы төзәлеп тә бетмәгән килеш кайтып төшкән иде ул туган авылына. Аягыннан кан саркып торган килеш, урын өстендә
аунап яткан кышкы бер көндә капка төпләренә кара айгырга кошёвкалы чана җиккән таныш түгел бер кеше белән председатель Гөлнәфис апа килеп туктадылар. Бөтен өйне тутырган салкын һавага ияреп, ишектән килеп керә- керешкә Гөлнәфис апа ирләрнеке шикелле калын тавышы белән исәнләште
дә туп-туры Мөхәммәт яткан караватка таба атлады.
– Менә шушы инде ул безнең герой, – диде. – Йә, нихәл, Мөхәммәт
нәнәм?
– Ярый болай. Ятам инде менә сыкранып. Төзәлеп тә бетми. Кем инде мин хәзер – эшкә яраксыз бер мәхлук...
– Алай димә, улым, – дип, сүзгә әнисе Рәбига апа кушылды. – Аллага шөкер, исән кайттың. Әтиеңнең, әнә, хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде. – Шулай диде дә Рәбига апа алъяпкыч итәге белән ике бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртергә тотынды.
– Ярар, әни, ташлале шул балавыз сыгуыңны. Яралангандыр. Частен югалткандыр. Андый хәлләр фронтта сугышка кергән саен булып тора. Табылыр. Үлде, димәгәннәр бит.
– Әйе шул, Рәбига апай, тынычлан. Менә зур эш белән килдек бит әле Мөхәммәт янына.
Рәбига апа бераз тынычлангандай булды.
– Нинди эшкә ярасын инде ул бала? Күрмисезмени? Ярасы чеп-чи әнә. Төзәлергә уйламый да, – диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
– Төзәлер, Рәбига апа. Без аңа бүген үк эшкә тотын, димибез. Онытып та торам, таныш бул, Мөхәммәт нәнәм, райком секретаре Хәдичә Хөҗҗәтовна апаң була бу. Сине «Партизан» колхозына председатель итеп сайларга дигән тәкъдим бар.
– Кит, булмаганны. Күрмисезмени, аяксыз персидәтел була, димени? – дип, Рәбига апа улы өчен җавап бирергә ашыкты. – Әни, син кунакларга чәй куй әле. Кушылма әле бу эшкә, – дип,
Мөхәммәт әнисенә кәзәңкә артына төртеп күрсәтте.
– Ие, Рәбига апа, кушылма әле син ирләр сүзенә, – дип куйды Гөлнәфис тә.
– Ирләр... Ирләр сугышта шул, нәнәм. Сугышта. Монда хатыннар да яралылар...
– Әни!..
– Бетте, бетте. Чәем кайнар. Cамавырым көтеп утыра... – диде дә Рәбига апа кәзәңкә артына кереп югалды.
– Тәк, нәрсә дисең, Мөхәммәт нәнәм? – диде Гөлнәфис.
– Син, энем, комсомолмы? – диде райком вәкиле.
Мөхәммәт өчен Гөлнәфис җавап бирергә ашыкты:
– Комсомол. Комсомол, Хәдичә Хөҗҗәтовна. Сугышка кадәр колхозның комсомол оешмасы секретаре иде.
– Шулай укмыни?! Бик әйбәт. Монда ике төрле сүз дә була алмый, болай булгач! – Баштарак сүзсез күзәтеп торган Хәдичә Хөҗҗәтовна үз роленә керде дә куйды, командный тонда ук сөйләшә башлады. – Берәр ай дәвалан
да колхозны кабул итеп ал, энем. Бу сиңа партия поручениесе.

* * *

Әнә шулай ил өчен иң авыр елларда, колхоз тормышының авыр чорларында Мөхәммәт Ибләминовны колхоз председателе итеп сайлап куйдылар авылдашлары. Илле ел җитәкләде ул колхозны. Баштагы чорда һәр ел саен отчёт-сайлау җыелышы була торган иде. Халык бик таләпчән. Еллык хисапны бөеренә таянып ясаттыра иде. Өч тапкыр колхозның исемен алыштырдылыр,
ә председательне бер тапкыр да алыштырмадылар. Яраттылар Мөхәммәтне. Таләпчәнлеге өчен дә, үзен гади колхозчылардан өстен тотмавы өчен дә, ярдәмчеллеге өчен дә. Төрле еллары булды колхозның. Бигрәк тә партия белән Хрущёв дигән шарлатан идарә иткәндә. Американы куып җитәбез дә узып китәбез, дип шапырынып, ни генә кыланмады авыл кешесе өстеннән.
Ул бакчада үскән һәр куак, лапаста йөгереп йөргән һәр чебеш өчен салым түләттерү, дисеңме, ул абзарыңнан бозау-сарыкларыңны елатып талап алып чыгып китүләр, дисеңме. Алай да түзде авыл кешесе. Брежнев заманында тормыш яхшырды. Авыл кешесенә хезмәт хакы акчалата бирелә башлады. Килешә Мөхәммәт: совет тормышының плюслары белән бергә минуслары да
күп иде. Ул һәртөрле тыюлар – машина сатып алуны тыю, алыпсатарлыкны тыю, чит илгә чыгуларны рөхсәт итмәү, авыл кешесенә паспорт бирмәү, шул ук вакытта кешене вербовка белән җәһәннәм тишегендәге якларга эшкә җибәреп, йортсыз-нисез яшәтү, тагын әллә нинди, әллә нинди тыюлар. Мөхәммәт боларның берсен дә кабул итә алмады. Ә менә илне үзгәртеп корабыз дип, шул тыюларны гына бетерәсе урынга, башта бөтен ил халкы
эшләп торганда, кибет киштәләрендә махсус рәвештә азык-төлекне, илдә җитештерелгән әйберләрне юкка чыгарып, совет чорында халык көче белән төзелгән бар нәрсәне шәхси кулларга тапшыру, анысын да алдау юлы белән түрәләрнең шәхси милкенә әверелдерүгә кайтарып калдыру аның өчен бөтенләй кыргый бер нәрсә иде. Моны илне үзгәртеп корабыз, дип тотынган Горбачёв атлы бер шарлатанның наданлыгы, димичә, ни дисең? Ә нигезендә болай да хосусый хуҗалыкларның бергә күмәкләшеп эшләү принцибы яткан колхоз системасы хосусыйлаштыруга нинди зыян китергән булыр иде икән? Менә шулар хакында уйлау Мөхәммәт Ибляминовның йөрәген нык бозды соңгы ике елда. Соңгы ярты елда исә аны әледән-әле йөрәк өянәге борчый
башлады. Туган көне алдыннан улы Ислам белән башланган сөйләшү бу чиргә соңгы ноктасын куйды. Улы: «Әти, ни булды?» – дип сорарга да өлгермәде, хәлсезләнеп, урынга ауган карт, диван күтәртмәсенә башын кыңгыр салып, тынсыз калды.

* * *

Ислам бил тиңентен суда күпме басып торгандыр, елганың бер ягында алтын нур көлтәләрен күккә сирпеп балкып чыккан кояш зур тизлек белән өскә күтәрелә башлаганга да әллә никадәр вакыт үтте. Кояш чыккан яктан искән салкынча җил басылып, көн тагын кичәге кебек үк кыздыра башлады. Бу вакыт арасында Ислам әтисе турында гына уйлады. Әтисенең 70 яше тулган көндә улы белән бәхәскә керүдән кузгалган йөрәк өянәгеннән дөнья
белән хушлашуы турындагы газаптан, ашыйсы килүдән зыңлый башлаган баш авыртуы торган саен көчәйде, торган саен зиһенен томалады.
Әтисенең хаклы булуын Ислам соңлап булса да, аңлаган иде инде. Ләкин вакыт машинасы тәгәрмәче бернигә карамый әйләнә икән шул. Бер бәйдән ычкынган кара айгыр бөтен киртәләрне җимереп, алга ыргыла, дөнья гаделсезлек сазлыгына батканнан-бата бара. Хәзер инде бар кешеләрне тигез тормышта яшәтү идеясен кире кайтару һичберкемнең хәленнән килә торган эш түгел. Кешедә иртәгәге көнгә ышаныч дигән нәрсә бетте. Бүген
матур гына яшәп яткан кеше иртәгесен әнә шул сазлыкка кереп батмас дигән бернинди гарантия дә юк. Шуңа күрә Исламга да бу хайвани тереклек дөньясында ябышып калу өчен бик күп гаделсезлекләр кылырга, кешеләрне кыерсытырга, кайберләрен хәтта таптап-изеп китәргә дә туры килгәләде. Әтисе турында уйлар аңа ихтыярсыздан әнә шундый әшәкелекләрен искә төшерергә мәҗбүр итте.

* * *

Каенатасы канаты астында кече предприятиесенең эшләре матур гына барган бер көнне каучук заводы банкротлыкка чыкты. Җиңел килгән байлыкка кызыгучылар күп иде шул ул заманда. Банкротлыкка чыгару белән махсус шөгыльләнүчеләр бар иде. Шундыйларның берсе көннәрнең берендә Исламның эш кабинетына килеп керде. Үзен Казанда махсус оештырылган банкротлыкка чыгару белән шөгыльләнүче фирма вәкиле
итеп таныткач, башта кече предприятиенең эшләре турында сорашты. Аннары төп заводның эшләре белән кызыксынды.
– Зарланмыйбыз, – диде Ислам.
– Кече предприятиедән әллә ни күп кермидер бит. Заводның үзе белән идарә итәргә теләгегез юкмы соң? – диде кунак.
– Кемнең генә начальник буласы килми икән?!
– Алайса нәрсә көтеп утырасыз?
– Нишләргә кушасыз соң?
– Бер матур тәкъдим бар, – диде кунак һәм «Нинди?» дип сораганны көтмичә үк: – Төп заводыгызны банкротлыкка чыгарырга кирәк, – диде. – Банкротлыкка чыккан заводка начальник кирәк булмыйдыр бит инде.
– Банкротлыкка чыгару ул әле предприятиене ябып кую дигән сүз түгел. Аны шәхси кулларга күчерергә дә мөмкин.
– Уйлап карарга кирәк.
– Уйлагыз. Өч көн эчендә җавап бирергә тырышыгыз.
Кунакны озаткач, Ислам озак уйлап тормады, каенатасын күреп
сөйләшергә кирәк дигән фикергә килде. Ул акылсыз кеше түгел, дөрес киңәш бирми калмас, диде.
– Әткәй, каучук заводын банкротлаштыру буенча идарәче булып эшләргә тәкъдим итәләр, нишләргә икән? – дип башлады ул сүзен, мәсьәләне мөгезеннән алып.
– Ерып чыга алырсыңмы соң? Бик җаваплы һәм катлаулы эш. Моның өчен Мәскәүдә махсус әзерлек үтәргә кирәк.
– Кем белгән инде.
– Кем белгән шул. Мин эшнең шуңа таба барганын аңлаган идем инде. Сиңа бу эш белән булышмаска киңәш итәр идем.
– Ә нишләргә?
– Нишләргәме? Син бит – колхоз председателе малае. Кода районда абруйлы кеше иде. Хакимият башлыгы белән боткасы пешә иде. Кайтырга да авылда эшли башларга.
– Ничек? Колхозлар юк бит хәзер.
– Булмаса соң.
– Фермер булыпмы?
– Фермер булып чиләнергә түгел. Кодадан соң колхоз «ООО»га әйләнде бит анда. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Аннан бирле бик күп үзгәрешләр барлыкка килде. Авыл хуҗалыгына да цифровой технологияләр кертелә башлады. Ә бу нәрсә дигән сүз? Бу авыл хуҗалыгында эшне компьютерлаштыру дигән сүз. Кырларда да, фермаларда да эш бер урыннан торып, әйтик, идарәдән, компьютер ярдәмендә генә алып барыла. Интернет
аша. Авылда эшләргә кеше калмады, яшьләр китә, диләр бит. Китсен. Хезмәтне компьютерлаштырсаң, болай да эшчеләрне кыскартырга кирәк булачак. Әле шуның өстенә ике-өч хуҗалыкны берләштерергә, бер түбә астында эшләтергә мөмкинлек туачак. Киртләдеңме?
– Ә миңа кем бирә соң ул хуҗалыкны? «ООО»га әйләнде, дисең бит.
– Соң, инвестиция кертәм дигән булып, эшне үз кулыңа аласың. Әллә эшләре ал да гөл дип беләсеңме ул «ООО»ның?
– Нинди инвестиция? Каян алырга ул акчаны?
– Соң, кияү балакай, заводны банкрот итәргә кирәк дигән тәкъдим белән килгәннәр, дисең бит. Файдалан менә шуннан. Каршы дәшмә, чыгарсыннар заводны банкротлыкка. Сиңа ниндидер бер «ООО»га ярдәм күрсәтерлек кенә инвестиция бирерлек хәлләре бардыр, сөйләш үзләре белән. Ә районның хакимият башлыгы белән аерым сөйләшербез. Аңа да акмаса да, тамызып торырсың.
(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01. 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: