Каргыш

Ислам июнь кояшының баш миен сыегайта торган кызуыннан
кондиционер да коткармас, ахры, дип уйларга да өлгермәде, машина тәрәзәсенә беркетелгән телефоны «Ламбада» көен уйный башлады. Ул кинәт яңгыраган бию көеннән сискәнеп куйды һәм, «Тьфү, шайтан!» дип сукранып, колагына беркетелгән блютузның төймәсенә басты. Колакны ярып, «Сәлам!» дигән тавыш ишетелде. Соңгы тапкыр очрашуларына, кем әйтмешли, биш былтыр үткән булса да, Ислам тавыш иясен шундук таныды. Бу – бер түрәнең ишек төбендә утыручы танышы Регина иде.
– Сәлам! – дип җавап кайтарды ул.
– Әллә таныдың?
– Танымый ни, мичкә керсәң, кай җиреңнән таныйм, диләр әле?
– Һәй, оятсыз!
– Тыңлыйм, матурым.
– Кайсы матурың турында әйтәсең инде?
– Йә, Регина, әйт йомышыңны, югыйсә вакытым тар.
– Таныйсың икән.
– Ничек танымыйсың, ди инде. Йөрәк түрендә яшәүче кызларны онытып буламыни?!
– Минем кебекләр синең йөрәк түрендә чат саен бишәү-алтау басып торалардыр анда.
– Хәтерне калдырырлык сүзләр бу, Регина. Шуны әйтер өчен
шалтыратмагансыңдыр бит?
– Юк, әлбәттә. Соңгы очрашуыбыз искә төште.
– Кайчан очраштык соң әле без синең белән соңгы тапкыр?
– Әйтәм бит, минем ише танышларың буа буарлыктыр дип. Былтыр, нәкъ бер ел элек Имәнкискә авылы артында Камада су кергәнеңне исеңә төшерергә теләгең юкмы?
– Регина, матурым, фәрештәсеңдер син! Әүлиядер, валлаһи! Бу кызудан кая гына качарга икән дип уйлап бара идем.
Шунда иртән өйдән чыгып киткәндә, хатынының: «Кич эштән соң
Аккош күленә су керергә барырбыз, бәлки», – дигәне кылт итеп исенә төште. Ул «Шайтан» дип көрсенеп куйды. Блютуздан:
– Кем шайтан? – дигән тавыш ишетелде.
– Юк ла, болай гына... – Аннары Ислам бер фикергә килеп: – Сәгать ничәгә килим? – дип сорады.
– Хәзер үк! – диде Регина.
– Ярар, көт, биш-ун минуттан булам!
Ислам, телефонны өзеп, хатынының номерын җыя башлады.
...Нәрсә дияргә соң? Тагын ни дип алдарга? Бу алдашуларның бер чиге булырмы инде?.. Ярар, бу – соңгысы. Регинага «Вакытым юк» дип әйтәсе иде дә. Юк шул инде, сүз биреп өлгерде...
Ислам хатыны Фәгыйләгә «көтелмәгән эш килеп чыкты, кич соң кайтам», дип, артык аңлатып тормыйча гына шалтыратып әйтте дә кибеткә кереп, яхшы шәраб, затлы кабымлыклар, йөзем тәлгәшләре белән лимон алып чыкты һәм үзен урамда көтеп торучы Регинаны утыртып, Лаеш ягына таба элдерде.

Трактор дисәң, хәтере калыр, трактордан бер җире белән дә калышмаган алагаем зур «Лексус» джип аларны ярты сәгать дигәндә, Имәнкискә артындагы аулак яр буена китереп тә куйды. Ислам машинадан төшмичә генә, утыргычларны артка шудырып, табын әзерләде. Бардачоктан моның ише сәяхәтләр өчен махсус йөртә торган юл фужерларын алып, икесенә дә шәраб салды. Рульгә утырасын уйлап, башта үзе эчмәскә дә теләгән иде, су
кергәч, бер-ике сәгать эчендә эзе дә калмас дип, үзе дә касәгә үрелде. Шәраб чыннан да бик затлы, тәмле иде. Ул фужерның яртысын гына бушатты да, кабымлык та кабып тормастан, Регинаның иреннәренә үрелде. Кызның үбәр өчен генә яратылган кабарынкы иреннәре бөтен кабымлыкларны да алыштырырлык иде. Кыз үзе дә үбешергә сусаган, ахрысы, Исламны муеныннан кочып алып, бөтен тәне белән аның кочагына сарылды. Юка
җәйге күлмәгенең ачык изүеннән ташып чыккан күкрәкләре Исламның тәнен пешереп алгандай булды, аның дәрте кузгалды...
Бераздан алар икесе дә авыр сулап тынып калдылар. Регина күлмәген дә салып тормыйча, комлы яр буйлап, дулкыннарын ярга каккан иксез-чиксез диңгез булып күренгән елгага таба атлады.
«Пәри кызы, – дип уйлады Ислам аңа карап. – Юк, Су кызы, Русалка. Берәрсенә кияүгә чыгып, балалар табып, иренең кадерле хатыны, балаларының газиз әнкәсе булып кына яшәргә бит үзенә. Чыгар, андыйлар кияүгә дә чыгалар, баласын да табалар. Мокыт кына берәр егетнең башын әйләндерәләр дә бәхетле, матур гомер кичерәләр. Ә синең акыллы, матур дигән хатының менә шулай хыянәтче иренең колы булып, гаиләне саклыйм, балаларны бәхетсез итмим дип, бәхет дигән нәрсәнең ни икәнен дә белмичә яши дә яши».
Суга кереп баручы Регина артыннан карап торганда, Исламның башыннан әнә шундый авыр уйлар узды. Бу мизгелдә аның күңелендә үзенә карата нәфрәт хисләре уянды. Аның суга ташланасы, үзен-үзе батырасы килеп китте. Күңеленә килгән авыр уйларны куарга теләп, ул тиз-тиз генә чишенде дә Регина артыннан атлады, ләкин аның янында туктап та тормыйча, сай суны ерып, елганың эченә таба кереп китте. Шактый баргач кына, су аның биленә кадәр җитте һәм ул колач җәеп йөзә башлады. Башта шулай колачлап йөзде, арыгач, чалкан ятып, бераз ял итте дә аркасында йөзәргә тотынды. Ярдан Регинаның «Ислам!» дип кычкырганына да игътибар итмәде, иште дә иште. Бик озак кычкырды Регина. «Ислам! Исла-а-а-м!»
Бераздан аның кычкыруы да ишетелми башлады. Бары тик дулкыннарның гына лыптырдавы колак төбендә кабатланып торды. Шунда Ислам туктап, артка борылып карады. Карады да куркып калды. Алда да, артта да – су да су; яр да, аңа кычкырып калган Регина да күренми иде. Ул яңадан артка таба йөзеп китте. Бик озак йөзде. Ләкин алда яр һаман күренмәде. Тукта,
дөрес йөзәме соң ул? Бәлки, ул икенче якка киткәндер? Бәлки, ул һаман да эчкә таба йөзүен дәвам итәдер? Тукта, кояш кайда соң әле? Ул зур кызулык белән офыкка таба якынаеп барган кояшка карады. Кояш артта иде. Ә ул суга кереп киткәндә, кайсы якта булды икән соң кояш? Алда иде бугай. Димәк, кояшка таба йөзәргә кирәк. Ул дөрес юнәлештә! Соң, дөрес юнәлештә булгач, нишләп әле һаман да ярга барып җитә алмый? Күптән бит инде ярга борылуына. Исламны курку биләп алды. Ул кычкырып та карады.
Ләкин аны ишетүче булмады. Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты. Кайсы якка йөзәргә белмичә аптырап торган арада су читен алсу-кызыл нурларга манып, кояш та баеды. Дөнья караңгылана башлады. Ислам инде нык арган, ишәрлек түгел, селкенерлек тә хәле калмаган иде. Шунда ул, тирән микән дип, аягына басып карарга булды. Басса, исе китте – елга аның күкрәгеннән
генә иде. Аның күңеленә җылы йөгергәндәй булды. Бераз тынычланып калды. Ләкин кояш баю белән көндезге кызулык кинәт сүрелә башлады. Су тәнгә сизелеп суынырга тотынды. Күп тә үтмәде, дөнья караңгылыкка чумды. Хәзер аның өчен бер генә юл калды: төнне аяк өстендә үткәрергә.
Кайсы якка булса да атларга. Бәлки, ярга таба атласа, су саегыр...


Акрынлап, баш өстендә йолдызлар да җемелдәшә башладылар. Елганың бер ягыннан ефәк шар шикелле ай калыкты. Ул шундый ап-ак, шундый матур. Исламның моңа кадәр айны мондый итеп беркайчан да күргәне юк иде. Ул шундый зур, шундый якында. Әйтерсең, җиргә төшкән дә яр буендагы агачлар өстеннән тәгәрәп бара. Яр да шунда гынадыр, бик якындадыр кебек. Туктале, ай кайсы якта икән соң? Айны Казанда чакта күргәләгәне булды
бит инде бу җәйдә. Нишләп шуларга да игътибар итмичә яшәгән икән соң ул моңа кадәр? Нинди матур ай бит! Айны соңгы тапкыр күрүе булса? Бу төндә ул шушы суда батып калса? Төнлә җил, давыл чыкса? Ислам күңеленнән куркыныч уйларны куарга, ниндидер башка нәрсәләр турында уйларга теләде. Ләкин үч иткәндәй, аның башы гел бер якка гына эшли иде: әгәр
шулай булса, әгәр тегеләй булса... Беркадәр баргач, Ислам агым барлыгын тойды. Агым аны арттан этә иде. Арттан... Туктале, Имәнкискә Каманың кайсы ягына урнашкан соң әле? Кама Саескан тавы ягыннан Казанга таба ага. Имәнкискә Саескан тавына бара торган юл өстендә. Димәк, уң ярда.
Агым аны арттан этә. Димәк, Имәнкискә аның уң ягында булырга тиеш. Ул уң ягына борылып басты. Су хәзер уң яктан этә башлады. Ничек моңа кадәр агым барын сизмәгән соң ул? Ислам аякларын җирдән аерып, алга, авыл ягына таба йөзәргә тотынды. Йөзгән чакта агым барлыгы бөтенләй сизелми икән ләбаса. Болай булгач, агым аны Имәнкискә яныннан шактый ерак алып киткән булырга мөмкин. Аның суга керүенә күпме вакыт бит инде.
Ул чалкан ятып тын алды. Бераздан кабат ориентирын югалтты. Үзен агым уңаена йөзгән күк хис итте. Тагын аягына басарга теләгән иде, аягы төпкә тимәде. Нишләргә? Ул башта бер ярты минут чамасы уң якка, аннары бер
минут кирегә, шулай ук алга һәм артка йөзеп карарга булды. Ләкин барысы да файдасыз иде. Аны кабат курку хисе биләп алды. Аягында гына басып торса ярамаганмы?! Хәзер төпне ничек табарга инде? Ә бит төпкә аягы җитәрлек урын каядыр шушында гына булырга тиеш. Ул әллә ни ерак та китмәде ләбаса. Бераз хәл җыярга да тагын бер талпынып карарга дигән кискен бер
карарга килде. Беркадәр тын алгач, ни булса шул булыр дип, чалкан ятып, уңга таба ишә башлады. Күпме йөзгәндер, ул вакыт чамасын да онытты, беркадәр баргач, аягы комлы җиргә тигән кебек булды, дөньясын онытып кычкырып җибәрде:
– Ур-ра-а! Полундра! Җир!
Океан уртасында калган Миклухо-Маклай, диярсең. Ул аягына басты. Тирәнлек нибары бил тиңентен генә иде. Ләкин тирә-якта җир дигән нәрсәнең әсәре дә күренми. Әйтерсең, ул океанның кыл уртасына килеп чыккан. Шунда гына ул җәйге төннең узып киткәнен, офыкның бер ягына ут капкандай кып-кызыл булып, таң атып килгәнен күрде. Кояш әле үзе күренми, ә таң аткан як инде яп-якты, кояшның үткер нурлары көлтә- көлтә булып, прожектор утларының балкышы шикелле, җир астыннан күккә төбәлеп, берән-сәрән генә йөзгән болытларны актара иде. Күк йөзе чалт аяз, дисәң дә була. Кояш чыккан яктан рәхәт салкын җил исә.
Имәнкискә әнә шул якта булырга тиеш, дип уйлап куйды Ислам. Ләкин ул кайда, моннан еракмы? Шундый озын булып тоелган җәйге кыска төн аны елганың кайсы турысына илтеп ташлаган? Ул боларның берсен дә күз алдына китерә алмады. Бил тиңентен генә булган суда бернинди агым да юк. Су өстендә башы гына күренеп торган чакта ул үзен иксез-чиксез океанның кыл уртасында итеп сизә иде. Ә аягына торып баскач, су билдән
генә калгач, бу чиксезлек тагын да куркынычрак, тагын да һәлакәтлерәк булып тоелды. Шунысы гаҗәпләндерде – нишләп әле бу зур суда бернинди кораб йөзгәне дә күренми? Элек бит Камада, әле сусаклагыч төзелгәнче үк, пароходлар йөзеп йөргән. Мәктәптә укыганда, аларның класс җитәкчесе булган Финә апалары – Актаныш кызы – Актаныштан Казанга пароходка утырып килүләре турында сөйли торган иде. Кая киткән соң ул пароходлар?
Аларның яшь чакларында бер җырда Казанның биш елга порты булуы турында җырлана иде. Нинди елгалар булды икән соң ул? Ниткән кораблар булсын, сыңар каек, балыкчы көймәләре дә күренми ичмаса.
Ислам тәмам арган иде. Аның басып тору түгел, суда ятып торыр хәле дә калмаган иде. Ул аптыраганнан үкереп елый башлады. Сабый бала кебек үксеп-үксеп, тыела алмыйча елады. Ни булып бетәр аның белән? Бу сай суда күпме утырып торыр ул? Кем килеп коткарыр аны? Аның кайда, ничек югалуын өстерәлчек Регинадан кала беркем дә белми. Тукта, үзе Регинадан
кай җире белән артык соң әле ул? Кем соң ул хәзер? Табылса, тапсалар, хатыны алдында ни дип җавап бирер? Балалары алдында. Аларның күзенә ничек карар? Кем соң ул хәзер? Кем дип атарга аны? Хайвани нәфесен тыя алмаган азгын бер адәм актыгымы?.. Барысына да җәйге эссе һава гаепле. Бу кызуда күләгә астына качып, су буенда гына ятасы да югыйсә...
Шулай да, нинди шайтан котыртты соң аны? Үз хатынын алып, Аккош күленә китсә, ярамаганмыни? Фәгыйләсен дә ярата бит ул юкса. Аны да бәхетле итәсе килә. Хатын дип, балалар дип чабып йөри. Юк, булганы гына җитмәгән. Инде алтмыш яше тулып маташканда, дөньяның арт ягына тибеп яшисе килә, кинолардагы шикелле «кутить» итәсе килә. Итте менә. Инде нишләр? Аның миен әнә шундый сораулар бораулый башлады. Башы зыңлап авыртырга тотынды. Җитмәсә, ашказанында «марилар утын
кисәргә» кереште – бер колбадан икенчесенә су агызган кебек, богыр-богыр сыеклык йөргәне ишетелә. Ашыйсы килү теләге миен тагын да ныграк игәүләде. Ул учлап-учлап, су эчте. Кама суы яңгыр суы кебек тәмсез, төче, ниндидер үзенчәлекле бер исе бар иде. Ләкин ашыйсы килү теләге көчле булганга, ул аның тәменә дә, исенә дә игътибар бирмәде.


* * *


Бернинди кычкыруларга, кире борылырга чакырып ялваруларга
карамыйча, Каманың уртасына ук кереп юк булган Ислам артыннан озак кына карап торгач, Регина күлмәгенең кызу челләдә кипшенүен көтте дә, затлы шәрабны тагын бер фужерга бушатты һәм: «Төкердем башына, чыгар әле!» – дип көрсенеп, авыл уртасыннан үтә торган олы юлга таба атлады. Юлга чыгып, биш минут та үтмәде, күлмәге тәненә сыланып, узган-барганны ымсындырып торган кыз янына «Тайота» машинасы килеп
туктады. Руль артында утырган егетнең «Ничек түлисең?» дигән соравына «Күз күрер», – дип җавап бирде дә Регина, Чулман диңгезе эченә кереп югалган Ислам турында бөтенләй онытып, машинага кереп чумды. Анысы җилдереп кенә, Казанга алып кайтып китте.

***

Ислам үз заманының типик бер баласы иде. Ул урта мәктәпне бетергән елда Леонид Ильич Брежнев дигән кеше үлде. Университетта укыган елларында илдә властьны үз кулларына алу өчен инде конструктив эш алып барырга сәләтсез карт коммунистлар арасында төрледән-төрле «интрижка»лар барды. Һәм, ниһаять, югары белем алуы турында диплом кулына кергән елда, Михаил Сергеевич Горбачёв дигән бер интриган коммунистик системаны бөтенләй туздырып, илне пыран-заран китереп бетерде. Илдә барган буталчык-болгавыр чорда, болганчык суда балык шәп эләккән кебек, власть башында утырган элекке үткен коммунистлар илдәге бар байлыкны үз кулларына эләктереп, үзләштереп бетерделәр. Сүзен дә
уйлап таптылар бит әле – «приватизировать» иттеләр.

Исламның атасы Мөхәммәт Ибләминов гомере буе колхоз рәисе булып эшләгән кеше иде. Районда да, халык арасында да абруе зур булды. Аны председатель итеп, 1943 елда сугыштан яраланып кайткач, егерме яшендә үк сайлап куйганнар. Колхозлар беткәнче, совет системасы таркалганчы шушы эштә булды. Хуҗалыгын районда гына түгел, бөтен республикада
алдынгы миллионер колхоз итте. Биш кыздан соң алтынчы бала булып, көттереп-зарыктырып, инде малай тууга бөтен өметләре өзелгән, картаеп барган көннәрендә туган улын, үскәч, үз юлыннан китәр, дип өметләнгән иде Мөхәммәт ага. Ул аны авыл хуҗалыгы институтына кертергә тырышты. Ләкин кызлар арасында иркә кашык булып үскән Ислам атасын тыңламады, әнисе сүзенә күбрәк колак салды, университетның тарих-филология факультетына, фәнни коммунизм бүлегенә барып керде. Мәктәпне алтын
медальгә тәмамлаган иде, бер имтихан белән кабул иттеләр. Укуын җиңел укыды егет. Сөйләү куәсе яхшы иде, әллә авыл коммунистларының башлыгы булган әнисеннән күчкән иде инде аңа ораторлык сәләте – имтиханнарга әллә ни тырышып әзерләнмәсә дә, гел «бишле»гә биреп чыга торган булды. Логик фикерләү бик көчле иде егеттә, акыл сатуга хирыс иде. Ә менә чит телне начар үзләштерде. Авыл мәктәбендә барлы- юклы өйрәнгән немец теленнән азап чикте. Ләкин аннан да дипломында
югары билге алуга иреште. Немец теленнән университетта аларны кияүгә чыкмыйча картаеп барган утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге бер кыз укытты. Элеонора Эльдаровна исемле. Элеонора Эльдаровна немец телен мәктәптән ипи-тозлык та өйрәнеп килмәгән, ләкин кыяфәте белән бөтен кызларның да һушын алган Исламны беренче зачётта ук үз кармагына
эләктерде. Зачётын куймады, әзерләнер өчен өенә чакырды. Ләкин максаты егеттән немец ясау түгел, рәхәтләнү хаҗәтләрен канәгатьләндерү булып чыкты. Ислам да моңа бик риза иде. Университетта Ислам башта группа комсоргы булды, өченче курста укыганда, аны факультет комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Диплом яклауга шәһәрнең бер районындагы комсомол оешмасына икенче секретарь итеп чакырдылар.
Бер үк вакытта фәнни коммунизм кафедрасы каршында аспирантурага алдылар. Шул елны ук партиягә дә кандидат итеп кабул иттеләр. Кыскасы, егет алдында зур офыклар ачылды. Ә инде группадашы, каучук заводы директорының кызы Фәгыйләгә өйләнеп тә куйгач, чикләвекле имән ауды бәхетле карьеристның алдына. Бер ел эчендә баш әйләнгеч карьера ясап куйды шома егет. Тик дөнья шулай матур гына барганда, карьера тәгәрмәче
зырылдап әйләнә башлагач кына, дөньяның астын өскә китергән коточкыч хәлләр булып алды илдә. Мәскәүдә бер төркем коммунистлар ГКЧП дигән нәрсә оештырып, айнымас адәмнең властька килүенә юл ачтылар. Башка районнар шикелле үк алар райкомының да ишеген печатьләп, ябып куйдылар. Халык зурлап, Ислам Мөхәммәтович дип мөрәҗәгать итә башлаган героебыз, бер мизгелдә портфельсез калып, урамга чыгып басты. Бар да бетте дип, кара кайгыга батып йөргән көннәрнең берсендә офыкта
әллә ниткән Гайдарлар, Чубайслар килеп чыгып, Ислам кебекләр алдында оҗмах кабат капкаларын ачты. Әле ярый әтисе кебек карт коммунистларның сүзләрен тыңлап, партия райкомын яңадан торгызабыз дип йөрмәде. Каенатасының акыллы киңәшен тотып, каучук заводы каршында завод җитештергән продукцияне урнаштыру буенча кече предприятие ачып җибәрде. Бу аның ил тормышындагы яңа формациядә бердәнбер дөрес һәм
уңышлы адымы булды. Тик шушы адымы белән үзен әтисе алдында мәңге юып бетермәслек зур гаепле итте. Һәм бу гаебе өчен үз вөҗданы алдында да, Ходай каршында да җавап тотасы көннәре әле алда иде.
Иксез-чиксез су дәрьясы кочагында япа-ялгыз калган һәм бу һәлакәттән салам бөртегенә ябышып та котылыр әмәл таба алмаган бер мәлдә, Исламның миен бораулап, әтисе алдындагы шушы гаебе хәтеренә килеп төште.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: