Калымчы Җәүдәт (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

Көн кичкә авышты һәм кинәт кенә караңгы төште. Әйтүемчә, ул якларда гел шулай инде. Кояш офык артына яшерендеме, бетте. Кинәт кенә караңгы төшә дә төн була. Өйдә ут алдылар. Тәрәзәләргә челтәр корылган. Шулай да Рәхимә сынына охшаган берәү берничә тапкыр күземә чалынып калды. Менә тандыр кырына бер апа чыгып, пешкән ризыкларны коштабакка салып, өйгә алып кереп китте. Тирә-якка тәмле ис таралды. Үземнең шактый ачыкканлыгымны сиздем. Бу апа, күрәсең, Рәхимәнең әнисе иде. Сыны таныш тоелса да, танырлык түгел. Ачык ишектән төшкән ут яктысы тәмам куерган караңгылыкны җиңә алмый. Мин монсына да канәгать булып, агач башыннан төштем дә өйгә кайтып киттем.

Апа эштән кайткан, үзләре белән бергә мамык җыярга җибәрелгән бер шәфкать туташын үгетләп алып килеп, әнигә укол ясаткан булып чыкты. Әнинең дә хәле шактый гына яхшырган. Безнең белән кичке чәйне эчте. Чәй эчкәндә апа уратып-уратып кына минем алдагы көннәргә уй-фикерләремне белергә тели. Сораштыра:

– Кайчан гаилә корырга уйлыйсың? – ди.

Мин, шаяртып:

– Бу бишьеллык планында әлегә каралмаган, – дигән булам.

Апа:

– Соңга калып кайттың, таныштыра идем үзеңне бик матур басынкы бер хатын белән, – ди.

– Юк. Миңа кызлар да бетмәгән, – дим.

Сизеп торам, апа мине өйләндереп, Үзбәкстанда үзе янында калдырырга тели. Сукмаса да күсәк дигәндәй, һаман да ярдәмче, терәк. Ул үзе генә дүрт баланы аякка бастыра алырмы? Җизнинең туганнары бар да ул, тик алар үзләре барысы да ишле, һәрберсендә җидешәр дә сигезәр бала. Ә апа һаман шул бер якка каера.

– Монда тормыш җиңел, – ди, – кышның да кыш дисәң хәтере калыр. Кар төшеп, су кәгазь калынлык туңган кышлар бик сирәк. Лычкылдатып кар катыш яңгыр явып, бер-ике атна торса, бик хуп. Февраль аенда ук чәчү чәчәргә, бакча утыртырга керешәләр.

Апа сөйли, ә мин ишетмим. Бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга. Башымда, күңелемдә тик Рәхимә генә. Апа, кабыргага төртеп, мине фани дөньяга тартып төшерде дә үпкәләп үк дигәндәй:

– Соң, син мине тыңламыйсың да бит, – ди.

Мин:

– Ишетеп торам, тыңлыйм да инде, – дим.

– Тыңласаң, белеп тор. Монда безнең як түгел. Кызлар аяк астында уралып ятмый. Өйләнер өчен калым түләргә кирәк. Ә ул бик кыйммәт, – ди. – Синең нәрсәң бар? Болай йөрмә, өйләнергә күптән вакыт. Әйтәм бит, менә әле бездә эшләгән хатынның ире былтыр авариягә эләгеп һәлак булды. Бик ипле хатын. Бер баласы бар инде анысы. Яше дә синең чамаларда. Һөнәре дә бик яхшы. Шәфкать туташы. Пермь татары. Үзбәкләр әллә ничә кат яучы җибәргәннәр. Тик үзбәккә кияүгә чыгарга теләми. Гомергә монда каласым юк, – ди. Ял алгач та, йорт-җирләрен сатып, үз ягыма кайтып китәм, дип әйтә. Берәр юньле татар кешесе булса, кияүгә чыгар идем, ди. Аңардан да бигрәк, үзбәкләр, калым түләргә рәтләре булмаса, хатын-кызларны урлап алып китәләр. Шуңардан курка. Таулар арасына алып китсәләр, мәңгегә туган якларыңны күрермен, димә. – Апам сөйли, шулай итеп, теге таныш хатынына өйләнергә кодалый. Апаны үпкәләтмим дип, кырт кисми генә:

– Әле якын араларда гына исәбем юк өйләнергә. Бик кирәк була калса, үзебезнең яктан берәр кәләш алырмын әле, – дим.

– Әйе, теге Шәйбәк кызын әйтәсеңме? Син аларның нәсел-нәсәбен белмисең бит. Алар нәселеннән бөтен хатыннар кияүгә чыккан көе «уф эчем, уф башым» дип, өйдән дә чыкмый эч-башларын бәйләп, мич артында яталар да ирләре йончып үлеп киткәч, терелеп китәләр. Шуннан типтереп яши башлыйлар.  Кайдан белгән минем Зәбирәне берничә тапкыр, эш юктан эш булсын дип кенә озата барганны?

Апаның бу турыда туктамый нотык сөйләве туйдыра башлады. Минем тизрәк ялгыз калып, Рәхимә турындагы уй-хыялларга чумасым килә. Һәм мин өйләнергә җыенмавым турында кырт кистереп әйтәм дә бүлмәмә кереп йокларга ятам. Апа барыбер үпкәләде шикелле. Ә минем күзгә йокы керми, уемда бары тик Рәхимә генә. Күрәсең, мәхәббәт дигән нәрсә шушы буладыр инде. Әлегә кадәр авылда күпме генә кызларны озаткалап, билләреннән кочаклап йөрсәм дә, берсе турында да бу кадәр уйлаганым булмады. Зәбирәне әйтеп тә тормыйм инде. Бүген шуны ачыкладым: мин, чынлап та, теге чик аръягында күргән көе үк гел Рәхимәне генә уйлап йөргәнмен ләбаса. Ә аны яңадан очраткач, тагын да көчлерәк, тагын да тирәнрәк хисләр суырып алды. Әйтерсең лә, су әйләнчеге, давыл өермәсе, таудан төшкән кар ташкыны булып, мине күмеп китте.

Йокым йокы түгел, ашым – аш. Кигән күлмәк-чалбарларының, ябынган яулыкларының бизәкләренә чаклы күз алдымда. Тек-тек басып атлаган аяк тавышлары әле дә колагымда бер моң булып яңгырый. Ә тавышы соң, тавышы! Капка ярыгыннан йөрәгемне өттереп карап, мине шаяртырга уйлап, «мин Рәхимә түгел», ди бит әле. Хәзер бу сүзләр минем күңелдә: «Әйе, мин Рәхимә булам, онытмаган өчен рәхмәт», –  дигән кебек яңгырап тора.

Аны очратырга, яңадан чиксез тирән күзләренә карарга хыялланып, турларыннан кабат-кабат үтәм. Капка төпләрен саклап, урамның икенче ягындагы чинар агачын терәп, әллә күпме сакта торам. Гашыйк булып, тәмам акылдан язар хәлгә җитеп, җир белән күк арасында очам. Мин – юләр, мин – мәҗнүн.

Шулай, үземә үзем урын табалмый, кичләтеп кенә тагы теге тыкрыктан урамга килеп чыктым. Шулчакны ниләр кичергәнне белсәгез икән, егетләр! Рәхимәм тыкрыкның теге башыннан үзләренең урамнарына таба атлый. Өстендә шул ук күлмәк, яулыгы гына икенче. Өйләренә җитеп килә, икебезнең ара шактый. Урам тутырып кычкырып та булмый, кешеләр бар. Кычкырырга да булыр иде, ләкин мин оялам. Өйрәнелмәгән дә. Безнең якта урамда кычкыру тәрбиясезлеккә керә бит. Ә монда алай түгел. Кышлакның бер очында яшәгән үзбәк, кемгәдер берәр хәбәр әйтергә булса, яки кунакка чакырса, урамда күренгән кешегә әйтә: фәлән-фәләнгә шул-шул хәбәрне әйт, безгә кунакка килсен ди. Тегесе үз чиратында икенче кешегә кычкыра. Шулай итеп, хәбәр ике-өч минутта ун-унбиш кеше ярдәмендә бөтен кышлакны урап, тиешле кешесенә барып җитә. Менә шундый үзенә күрә чыбыксыз телефон. Моңа бер кеше дә гаҗәпләнми. Ә мин тордым да йөгердем. Рәхимә кереп киткәнче бер-ике сүз әйтергә исәп, һич югы хет бер тутырып, күзләренә карап алырга иде. Юк, өлгерә алмадым, никадәр тырышсам да, булмады. Минем йөгергәнне Рәхимә шәйләп алды да адымнарын тизләтеп, кереп тә югалды. Мин, тыным бетеп, капканы этәреп карыйм – бикле. Сак кына шакыйм – җавап юк. Сизеп торам, капка артында ул да басып тора, мине тыңлый. Мин тагын әкрен генә:

– Рәхимә, нигә бу кадәр миннән качасың? Сиңа һичнинди начарлык кылырга теләмим. Бу мин – Җәүдәт, – дим. Һәм, бөтен кыюлыгымны җыеп, тегеңә ап-ачык итеп: – Курыкма, тегендә булганны син беләсең дә мин беләм. Шикләнмә, бу турыда һичкем белмәс, – дим.

Бернинди дә җавап юк. Капка тоткасын тагы бер-ике тартып карадым да, теге көнне менгән агачка үрмәләдем. Күз кырые белән булса да, күреп каласым килә үзен. Рәхимә, чынлап та, капкага арты белән сөялгән дә урамда нәрсә булганын тыңлый. Мин аны иркенләбрәк күрү теләге белән, йортка сузылып үскән ботак буйлап алга үрмәлим. Мине Рәхимә дә күреп калды. Берчә аптырап, берчә куркып, капкадан читкәрәк китеп басты да ярым пышылдап:

– Хәзер үк кире төш! Кеше-мазар күрсә – оят! Әниләр сизсә, нәрсә әйтерләр? Күршеләр алдында хурлык! Хәзер үк төшеп кит! Югыйсә, абыйны чакырып чыгарам. Кирәгеңне бирер. Мине оятка калдырма берүк! – дип, ике битен каплап, еларга ук кереште. Минем, әлбәттә, кадерле кешемә кыенлык китерәсем килми. Кире борылып төшәргә чамалыйм. Өй тәрәзәсеннән дә мине күреп калдылар шикелле, ашыга башладым. Саксызрак кыландыммы, аягым ычкынып китеп чак аска очмадым. Гәүдәм белән асылынып калуын калдым да ул, тик ботак кына минем мондый кискен хәрәкәттән шартлап сынды. Шифер ябылган каралты түбәсенә дөбер-шатыр барып төштем. Шиферлар шарт-шорт сынып, эчкә үк мәтәлдем. Тавык абзары икән. Китте тавыш, китте тавык-әтәчләрнең чыркылдап-кытаклавы – бөтен дөнья яңгырый. Шул чагында аңладым: тавык кытаклавыннан да ямьсез тавыш юктыр бу дөньяда...

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: