Галәм гөле ташны ярган... (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Язның бөреләргә тулышкан җылы, кояшның нурларын көлтәләп кенә койган бер мәлендә Фоатны армиягә озатты Рәйхания. Кулъяулыкларга уралып, берберсенең иңнәреннән кочышып, җырлашып йөргән егетләр капка төпләренә җиткән саен йөрәге урыныннан кубарылды. Тәрәзәдән качып кына, егетләр уралган кулъяулыклар арасыннан үзе чиккәнен эзләде. Тапты. Нәкъ Фоатның күкрәк турысында иде анысы. Күңеле булды. Күңеле тулды. Ә җыр ул хисләрне тагын да тирәнәйтә, җанга моң-сагыш өсти иде:

Әнкәй, ашың пешкән чакта

Балаларың җыелыр.

Алар булып, мин булмасам,

Канлы яшең коелыр...

Егетләр бу юлысы һәр өй каршысына тукталдылар, һәр өйгә керделәр. Артларыннан чапкан бер көтү бала-чага йортта басып калды. Аларны куып таратырга тырышучыларның куйган көчләре җилгә очты.

Өйдә әти, әни бар, әби, бабай бар, егетләр шулар белән саубуллашып чыктылар. Әни-әбиләр алар җанына мәрхәмәт салырга, аталар көч-гайрәт өстәргә, ил картлары тәҗрибә уртаклашырга өлгерде. Рәйханиянең күзе Фоатта булды. Әтисе үз итеп аның җилкәсеннән какты. Бабасы – зур яуларны кичеп кайткан юка бәдәнле карт: «Смирно! Үрә кат!» дип команда бирде һәм «Бервакытта да шәлперәймә», – дип теләген әйтте. Егет үрә катты.

– Әни, мәрхүм, минем кулымны онга мандырып матчага куйдырган иде. Имеш, шулай итсәң, исән-сау әйләнеп кайтасың... Дөрестер, ут эченнән дә кайттым бит менә, – диде карт, көләчлеген йөзенә чыгарып.

– Мин ипине тешләдем, әни шуны сандыгына салды. Мин кайтканны көтеп торачак ризыгым... – дип, сүз кырын киңәйтеп җибәрде Фоат.

Әлбәттә, егетнең бабасы каршында нарат күк төп-төз торуы Рәйханга да ошады. «Тормыш бөгәргә теләгәндә дә шәлперәймә!» дип кабатлады кыз да һәм бабасына яратып карап алды.

Фоатына исә аерылу гаме, ил саклау гаме кергәнлеге сизелеп тора, егет олыгаеп киткән иде.

– Иртән мине озатырга килерсеңме? – диде егет, чыгып барганда җай табып.

– Килермен.

Ул төнне егетләр йокы күрмәде. Рәйхания белән очрашырга Фоат көчкә җай тапты. Капка төпләренә килеп сызгырганны көтеп кенә торган икән кыз да. Егет янына уктай атылды. Аның күзләре кызарган, еш-еш йөрәк тибеше ишетелеп тора иде.

Ул кич айлы, болытсыз иде. Иләс җил сүз җыя, аларны тарата-чәчә, гашыйкларның күңеленә кагыла, чәчләрен чуалта, уйларын тарката иде. Беренче мәртәбә Фоатның кайнар иреннәрен тоюдан һушын җуйгандай булды кыз. Татлы иде бу кич. Табигать дулкынланып яз халәтен кичерә. Тирә-юньдә яшь каен яфраклары лепердәшә, аларның хуш исе башларны әйләндерә, сулыш юлларын киңәйтә...

Ә җыр якыная бара:

Аерылабыз, аерылабыз,

Аерылабыз, каласың...

Мин киткәчтен кемнәр яклар

Син – сандугач баласын...

– Миңа кушылып китәргә кирәк булачак, Рәйхан. Якынлашалар әнә. Йә, әйт, син мине көтәрсеңме?

– Көтәрмен.

– Дөньясына ут капса дамы?

– Су басса да...

Иреннәре янә иреннәргә үрелде. Ә җыр инде тәмам янәшәдә үк ишетелә иде...

Иртәгесен егетләрне алып китәсе машина бөтенесе дә җыелып беткәч кенә килде. Аналар күз яшьләрен тыя алмады. Рәйханиянең бабасы – күпне күргән ил карты әйтте:

– Безнең Армия тел-теш тидерерлек түгел, җәмәгать. Армия яхшы армия булмаса, бу егетләрдә шундый оптимизм була алыр идеме? Һаман кыйнап тора торган армиягә беркемнең дә барасы килмәс шул...

Хатыннар күз яшьләрен сөртеп, кулъяулыкларын кесәләренә шудырдылар...

Рәйхания дә халык арасында күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып басып торды. Күзләре очрашканда, алар икесе дә өнсез калгандай, хәрәкәтсез затларга әвереләләр иде.

«Көтәрсеңме?» – дип сорый иде күзләр.

«Көтәрмен, кадерлем», – дип җавап бирә иде Рәйхания.

Машина кузгалып китте. Күпләрнең бәгыреннән иң-иң газизләрен кубарып алып, алга ыргылды ул. Егетләр карандаш чәчте. Бу аларның: «Безне онытмагыз, хат языгыз!» диюе иде. Рәйхан да иелеп бер карандаш алды һәм башы әйләнүдән чайкалып китте. Аерылу тойгысы күкрәк читлеген әрнетеп кыскандай тоелды. Иреннәрен тешләп гәүдәсен турайтты. Әбисе исенә төште. Ул аның бабасын нәкъ шушы урыннан яу кырына озатып калганын белә иде...

***

Алар икәүләп берәүнең әҗәлен көтәләр... Рәйхания куырылып куйды. Ул көтми инде, ишектән кош тоткандай, үзе дә аңлый алмый торган куанычтан тәмам исереп чыгып бара. Коридорның яртысына җиткәч нидер онытып калдырган кешедәй кинәт кире борылды. Хәсрәттәшләре янына килде.

– Сезнең исемегезне дә сорамаганмын бит. Менә шундый таркау бер җан иясенә әйләндем инде мин хәзер...

– Әйе шул. Гөлнар булам. Ә сез?

– Рәйхания.

Хатын аңа гаҗәпләнү тулы күзләре белән шактый текәлеп торды да:

– Ә нигә сез шулхәтле шатланасыз? Соңгы өметне югалту куанычмыни инде ул? – дип сорап куйды.

– Белмим. Үзем дә белмим. Бәлки, операция дигән сүздән туйгангадыр? Бәлки, күңелем чит бер кешенең үлемен кабул итәргә теләмидер? Аның бөере миндә йөрүен теләмидер...

– Бәлки... – диде хатын һәм башын аска иде.

Ул арада коридорда янә шәфкать туташы күренде.

– Иванов, керегез әле безнең янга.

Ир кеше көрәктәй куллары белән янә йөзен, башын сыпырып төшерде. Үзалдына:

– Шайтан алгыры! Яшисе килә шул! – дип пышылдады.

– Сез миңа телефоныгызны бирмәссез микән?

Исәңгерәп утырган хатын сумкасыннан блокнотын тартып чыгарды. Тигез итеп саннарны бер рәткә урнаштырды. Язулы битне шатырдатып ертып алды да Рәйханиягә сузды:

– Шалтыратыгыз!

– Уңышлы булсын. Кайсы ягы хәерле, шулай хәл итсен Аллаһы Тәгалә...

– Амин!.. Яхшылыкны көтәргә кирәк шул аны. Әгәр дә борылып китмәсә...

Рәйхания соңгы җөмләгә һич игътибар итмәстән, өстендәге тауны селтәп аткандай бер җиңеллек тоеп, ныклы адымнар белән алга атлады. Урамда аны Фоаты көтеп тора. Күз алдында нык таҗлы космея – галәм чәчәге, үзләрендә дәвалаучы табиб Камал Абрамович, кызы, улы буталды. Әҗәл белән көрәшеп ятучы ир заты да, ягымлы шәфкать туташлары да, сакал-мыеклы илгә бер хирург та кайлардадыр томан арасында юкка чыктылар шикелле тоелды. Ул алга атлый иде. Хәзерге мәлдә авыруын да оныткан иде.

Фоаты аны аптыраулы карашлары белән каршылады:

– Нигә кош тоткандай елмаясың? Берәр өметле сүз әйттеләр мәллә? – дип сорап куйды.

– Әйтмәделәр. Минем анализлар ярамады, каннарыбыз туры килмәде, ойый да китә, ди, теге кешенең канын кабул итәргә дә организм әзер түгел, күрәсең...

– Табиблар шулай, дидеме?

– Шулайрак әйттеләр инде. Ә теге кеше, шөкер, минем алда үлмәде. Бәлки терелеп тә китәр әле. Ни дисәң дә, имәндәй ир бит. Әнисе, хатыны, балалары бардыр... – Хатын тынып калды. Аннан өстәде: – Менә минем өчен барыгыз да ничек чәбәләнәсез. Ул да кеше бит...

Фоаты тамак кырып кына куйды. Юлдагы сикәлтәләрне урап-урап үтәргә тырышып җилдерүен белде. Шактый сүзсез барганнан соң:

– Һаман кешене кызганасың, матурым, үз хәлең хәл икәнне бер дә чамаламыйсың инде син, – дип, хатынының кулын сыңар учына кысты. – Нишләрбез инде хәзер?

– Үлмим мин барыбер. Аллаһыдан гомер сорармын. Аннан Камал Абрамович әйтте бит, иң ышанычлысы – гемодиализ диде. Мәшәкате күп, әмма яшәргә мөмкин, диде. Иртәгә үк аның янына барырбыз. Башка берни дә эзләмибез, тоташтырыгыз мине шуңа, диярмен. Мин Сезгә ышанам, соңгы өметем сездә, диярмен. Минем яшисем килә, диярмен.

***

Фоаты армиядән кайткан ул язда каен яфракларын җилбер-җилбер китереп җылы җил исте. Тузганак чәчәкләрен җыйган бер бала-чаганы кисәтте Рәйхания:

– Бу – җил чәчәге, өзмәгез сез аны, югыйсә җил генә түгел, давыл чыгарырсыз, – диде. Тик иртә язда кайсы кыз баланың кулына чәчәк тотып карыйсы килмәсен икән? Шулай да давыл чыкмады, йомшак җилбер җиле белән бәхет, куаныч алып килгән яз булды ул. Чөнки аның Фоаты кайтты! Кайткач та, кич Рәйханияләргә килде. Тәрәзә аша өй эчен күзәтте. Әбисе артка чүккән, бабай бөкшәя төшкән, әти-әнисе дә шактый таушалган кебек күренде. Ә Рәйхания менә пешкән кура җиләге! Йөзләреннән алсулык бөркелә, иреннәре дә калынаеп киткән: үзенең балачактагы алсу бантигын хәтерләтеп торалар.

Рәйхания дә янына чыгуга егеткә игътибар итте: зур куллар, киң җилкә... Йөзендә гамь арткан сыман... Тагын да чибәрләнгән...

Фоат инде армия хезмәтен үтеп, лаеш шулпасы ашап кайткан, дөнья күргән егет иде. Беренче очрашуда ук алар өйләнешеп авылдан чыгып китәргә карар кылдылар. Туйларны да озакка сузмаска булдылар. Ниндидер яшелчә совхозы барын ишетеп беләләр, имеш анда эшче куллар җитешми, ди...

Инде ул чаклардан соң ни гомерләр үткән. Күпме җилләр искән. Алар Рәйхания белән Фоатның бәхетле дә, борчулы да көннәрен үзләреннән ерагайтып алып китеп торганнар. Тагын менә язның йомшак җилләре баш өстендә җилферди. Ниләрне искә төшерергә тели соң ул? Гомер бер генә дип искәртмәкчеме? Яшәүдән туярга ярамый, димәкчеме? Юк, юк, тормышны яратып яшәде Рәйхания. Бөтен җаны-тәне белән, күңелендәге юшкыннарны күз яшьләре белән юа-юа яратты. Ирен яратты. Ә теге җилбәзәк хатыннан калган юшкынны юып ташларга аңа Маргарита ярдәм итте. Володяны гаилә буразнасыннан чыгара язган Люся хакында сөйләштереп алган иде авыл. Җаен туры китереп Рәйхания шуны искә төшерде.

– Үзеңнеке дә туры юлдан гына йөрүче түгел, кичергәнсең бит, – дип куйды.

– Ә мин бу хәлне башыма да кертмәдем. Нигә ниндидер әтрәк-әләмнәр өчен исәнлегемне исраф итим әле мин, кем тәртәдән чыккан, шул кайгырсын, – диде дә рәхәтләнеп көлде Маргарита. Авыр минутында, сәламәтлекне уйлыйсымы, ирнеме, дигәндә, бу сүзләр Рәйханиягә ныклы терәк булды. Уйлары чалшаеп киткәндә, хәзер Маргаританы гына исенә төшерә. Һәм яшисе килә аның. Сусавын басарга чишмә эзләп килгән юлаучы шикелле үз сукмагыннан бара да бара. Әле дә шундый ук халәт кичерә. Авыруы катлаулана, сәламәтлеге какшый төшсә дә, яшәүдән һич тә бизгәне юк аның.

***

Рәйхания төнлә уянып уйланып ятты. Нигә керде аның төшенә теге космея – галәм чәчәге? Таҗларын катырып күккә үрелгән көенчә, һаман тәпиләрен кыскан ташны күрмичә дә басып тора. Ул да тере җан бит. Тоя. Түзә. Яши.

Иртүк торып Камал Абрамович янына барасы бар. Аның хәзер бер генә өмете калды. Камал Абрамович аның соңгы ышанычы. Ә ул мәрхәмәтле. Бер кат та аңа: «Юк. Булмый» дигән сүзләрне әйтмәде. «Сез әле яшәячәксез!» – дип ышандырды. Шушы бер сүз аны иң катлаулы хәлләрдән, иң авыр сынаулардан алып чыкты. Рәйхания инде хәзер, беркемнән берни өмет итмичә, табибын тыңлап яшәргә риза иде... Фоаты гына исән булсын. Балалары гына сау булсын.

Тукта! Ул бит әле Гөлнарга шалтыратмады. Вәгъдә иткән иде ләбаса. Кинәт өчәүләп берәүнең әҗәлен көтеп утырган мәлне исенә төшереп, бөтен тәне куырылды. Кулы телефонга үрелгәндә, җиңелчә калтырый иде. Аны өстәл почмагына шудырып, сукыр кычыткан төнәтмәсе эчте. Янәдән телефонны алып, хатынның номерын җыйды. Үзе: «Безнең өчебез арасында иң бәхетле заттыр инде бу», дигән эчке көнләшүен куарга тырышты.

– Алло, Гөлнар!

– Исәнмесез, Рәйхания. Тавышыгыздан таныдым сезне.

– Сез хастаханәдән чыкмагансыздыр, дип шалтыратмый тордым...

– Кермәдем дә әле. Теге кешенең бөере беребезгә дә насыйп булмады шул. Аны баш миеннән алдарак үлгән, диделәр табиблар. Ә үле әгъзаны күчерү мөмкин түгел, ди. Шундый хәлләр дә очрый икән...

Рәйханиянең төсе бетте. Ничек инде? Әгъза була торып, аны беркемгә дә куярга өлгермәсеннәр инде? Табиблар гаепле түгел шул инде монысына. Теге кеше дә кызганыч, үлгән икән барыбер дә...

Гөлнар исә үзенекен сөйләде:

– Миңа Камал Абрамович исемле бер докторның адресын бирделәр. Бик гыйлемле табиб, ди. Теге ир дә, Иванов идеме әле фамилиясе, шуңа барам, диде. Кулы алтын, ди. Операцияләре һәрвакыт уңышлы чыга, ди...

– Минем табиб ул. Килегез әйдә, – диде Рәйхания гаҗәпләнү катыш горурлану аша. Һәм кинәт хәле җиңеләеп киткәндәй тоелды. Сабыр гына эчтән: «Минем яшисем килә!» дип пышылдады. Бу аның үз табибына янә бер кат әйтәсе сүзләре иде.

 

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: