Галәм гөле ташны ярган... (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Кайтып керүгә Рәйханиянең тәрәзә төбендәге гөлләргә күзе төште. Әллә ничек

боегып калганнар шикелле. Яраннарның да, идәндәге фикусның да яфраклары

бөгәрләнеп торгандай тоелды. Чирләп киттеме әллә алар да? Табакка салып чиста

су белән чүпрәк алып килде.

– Ни булды сезгә, гөлкәйләрем? – дип, назлы тавыш белән яратып эндәште.

Үзе әкрен генә һәр яфракка тукталып тузаннарын сөртте. Чү! Кем килеп бара?

Җиңгәсе ич! Әллә нинди, чабышка чыккан атлардай ярсыган, ярсуы алланып бит

алмаларына укмашкан эре гәүдәле хатынны күргәч тә, Рәйханиянең йөрәгенә шом

төште. Бөтенесен аңлап, белеп торса да:

– Берәр нәрсә булды мәллә, Гөлсәрия апа? – дип сорады.

– Сиңа нидер булган... инде безгә нидер булуын телисең... – диде ул һәм эре

кара бизәкле халат кесәсеннән кулъяулыгын алып күзләрен, борынын сөртештерде.

– Минем билгеле инде... берегездән дә яшермәдем бит... Хәер, чирне ничек

яшерәсең, ди аны?

– Шулаен шулай, Рәйхания, чирен яшергән үлгән, ди. Тик син безнең гаиләгә

тимә инде, яме! Ике бала шул бер аталарына карап тора. Икесенең дә институтларда

укыйсы килә. Түләүсез нәрсә калды соң хәзер? Беләсең: үземнең дә исәнлегем

әйле-шәйле. Аннары нишләрбез без? Гаиләгә тагын бер гарип артудан синең дә

сәламәтлегең алга китмәс...

Рәйхания артыгын өметләнмәгәненә куанып та куйды.

– Үзе барды бит... Мин сорамадым... Моны үзем дә теләмәс идем, – дип

җиңгәсен юатырга тырышты.

– Ул барыр. Ир-атның аның эш беткән. Гаилә кайгысы юк аларда, эткәләптөрткәләп тормасаң... Ә безне кем ашатыр аннары? Абыең – кара эш кешесе.

Кулында балта-пычкы, кирпеч-измә... Өстәл артында утыручы түгел ләбаса,

беләсең... Нәселгә тагын бер гарип арттырмакчысыңмы?

 – Гарип калмый, диләр бит табиблар. Бер бөер белән кеше шулай ук яши, диләр.

– Алар әйтер, җаным. Ни дисәң дә, пычак тигән тән дөрес түгел инде ул...

Балаларны кеше итәсе бар. Үзе дә гомере буе авыр эштә. Гәүдәсе генә алыптай

аның, эчтән черек, бичара. Ир-ат сиздермәскә тырыша да соң... Ярар, күңелеңә

авыр алма, тимә син безгә, яме!

– Сөйләштек бит инде, җиңги. Кара ачуыңны эчкә йот. Үзе барды, дим, минем

ни гаебем соң монда? Аннан минем хәлгә дә кер. Күреп торасың: ябышырга

салам эзләгән чагым. Авырганын да белмичә кинәт үлеп киткән кеше бәхетледер

дә ул. Ә миңа андый бәхет язмаган. Газапланырга, дару исенә исереп яшәргә

язган. Абыйның ризалашып кан бирергә баруы мине бер генә көнгә булса да,

борчуларымнан арындырды. Арыган, таушалган җанымны ял иттерде. Шуның

өчен дә иксез-чиксез рәхмәт аңа...

Гөлсәрия чыгып киткәч тә, Рәйхания ни уйларга белми бик озак исәңгерәп

утырды. Инде ул болай да он иләгәндә дә, пәрәмәчләрен мичкә куйганда да, авыру

хакында гына уйлый иде. Хәтта чишмәгә дә өч литрлы банканы сеткага салып,

аягына галош киеп бара... Гомердә булмаганны! Ялт итеп йөри безнең Рәйхания,

дип, кайчандыр, сокланып карый иде бит аңа авыл халкы. Ә чишмәнең суын

шифалы, диләр. Тутык кран суы түгел шул инде ул, ни дисәң дә...

Рәйхания: «Үз сеңелесе минем хәлгә калса, нишләр иде икән бу җиңги?»

дип, аны гаепләргә тырышып карады. Уеннан кире кайтып: «Ул да хаклы лабаса,

гаиләсенең бөтенлеге өчен көрәшә икән, бәлки сокланырга кирәктер», дип фикер

йөртте. Шулай да ага-җиңгә кулына калырга язмасын, дип белми әйтмиләрдер...

Туган энесенә тамчы үпкәсе юк аның. Ике бармак арасына ит үсми барыбер.

Ничек кенә, ни рәвешле генә уйласа да, аның хәлен җиңеләйтерлек бер генә җеп

калды – ул Володя иде.

Володя соңгы араларда шактый ешлады: илле грамм исә аның теленә генә түгел,

аякларына да чыга иде. Рәйхания, капка ачып озатканчы, кеше-кара күрүдән оялды.

Эчертә, дип авыл өстенә даныңны сатсалар тагын... Туйга-сыйга эләкте тәмам...

Ә икенче яктан, шул зур бистәдә бер кеше дә аңа «Борчылма, сиңа үз бөеремне

бирәм», дип килмәде. Шуңа да кире борып чыгара алмый ул аны. Сораганы,

үтенече нибары илле грамм лабаса. Күбрәк Фоаты барында килергә тырыша.

Икәү бөер хәлләрен сөйләшеп, шәфәкълы кичне караңгы төнгә кертеп җибәрәләр.

***

Рәйханияне төне буена йокы алмады. Абыйсының шәүләсе күз алдында йөри

сыман. Авыл җыены исенә төшә. Кызы, улы, Фоаты... Һәммәсенең ярдәм кулы аңа

таба сузылган кебек. Төрле-төрле сәбәпләр аларны ярдәмнән читләштерә. Димәк,

язмыш шулай куша. Ник? Ә бит аның яшисе килә! Теге салкынча иртәдә, бер

кешенең әҗәлен көткәндә, ул дөньяга яңадан тугандай булды. Әйтерсең, әлегәчә

һава суламыйча яшәгән. Теге космея-галәм чәчәге аңарда ниндидер, әлегәчә

бөтенләй дә таныш тоелмаган якты өмет уятты. «Ташны тишеп чыктым мин дә,

чәчәк атам бит менә. Син дә яшәргә тырыш!», дия иде шикелле. Әйтерсең ул

чишмәләр челтерәвен, кошлар сайравын бүген генә ишетте. Бу иртәдән соң җир

өстендәге барча төшенчәләр дә мәгънәсен үзгәртте. Һәммәсе дә сәламәтлек дигән

гап-гади сүзгә килеп тоташты. Сәламәт кешегә боларның мәгънәсенә төшенү өчен

вакыт җитми, ә ул югалса, шуңа сарыф ителәсе вакытны үкенеч басып китә икән.

Үкенеч! Үкенеч! Ничек күп алар үкенечләр! Тукта! Нишләп үкенеч булсын әле!

Яшәлгән кадәр гомерен ул җаны теләгән сөйгән яры белән кичте. Уллары бар, кыз

үстерделәр. Йорт төзеделәр. Тынычлап, гөрләтеп яшәп китәсе генә калган иде дә...

Бәхет дигәне кителде дә куйды.

Аңа операцияләр ясаган профессор Камал Абрамович үз күреп киңәш бирде:

– Бөер күчереп утырту бик четерекле мәсьәлә. Аны хәл итү мөмкинлеге бик

азларга эләгә. Елга унбиш-егерме кешегә тәтегән икән, бу – авыру халыкның

бер проценты да түгел. Ышанма син аңа. Гемодиализ – котылгысыз. Бөереңне

юдырырга йөрисе булачак барыбер, – дигән иде. – Курыкма, яшисең әле! – дип

тә өстәде.

Профессор хаклы булып чыкты.

Әлбәттә, Камал Абрамовичның шулай үз итеп сөйләшүенең Гиппократ антына

һич катнашы юк. Фоаты аны майлаган-җайлаган иде. Бозау ботлары да, казүрдәкләр дә шул тарафка карап очты... Хәер, башыңа хаста килсә, малыңа талау

килер, дип белми әйтмәгәннәрдер... Рәйхания уйлап чыгармаган ла моны.

Камал Абрамовичның әлеге гадәтен белгәнгә ришвәт мәсьәләсен көн тәртибенә

куеп, профком җыелышы да уздырып караганнар имеш.

– Искиткеч зур сарай төзеп чыктың, улыңа, кызыңа затлы фатирлар алып

бирдең, бу кадәр үк ярамас, ахыры яхшы бетмәве бар, саграк бул, дигәннәр. Хәрам

бик яман нәрсә ул, дигәннәр.

Ә Камал Абрамович аптыраудан ярымпеләш башын кашып торган да:

– Кем әйтә хәрам дип? Һәр кирпечем рәхмәттән салынган минем. Беркемнән бер

тиен сораганым юк, рәхмәт әйтеп, үзләре кесәмә салалар икән, бу ничек хәрамга

әверелсен соң? – дип, сорауга сорау белән җавап биргән, ди имеш.

Юк, юк, табибын һич тә гаепләргә җыенмый Рәйхания. Ул гына түгел,

кешеләрнең барысы да табибларга ниндидер бүләк бирмәсәң, рәтләп карамаулары

да мөмкин, дип уйлый шикелле. Хәер, ак халатлылар үзләре дә шулайрак фикер

йөртми микән?.. Әйдә, Аллаһ каршында һәркемнең үзенә җавап тотасы ласа.

Аннан биргән беткән. Хәердән китсен. Ярдәме тигән бит, ни дисәң дә. Ни дисәң

дә, төп ышаныч, өмет Камал Абрамовичта. Әле тагын да шуның янына барасы.

Ә бәлки гомер азагынача әллә ничаклы хаҗәтең төшәр...

Шунысы гына эчен пошыра: авыру көенчә мал асравы бер дә җиңел түгел шул.

Ярый, улы ярдәмчел. Хәзер инде ул шактый эшне үз өстенә алды: мал абзарларын

чистарта, идәнгә саламын җәя, печәнен сала. Сыер саварга да өйрәнде. Тик

әтисеннән абзарга эчке бик ясатты. Дус-ишләренә сыер сауганын бер дә күрсәтәсе

килми, хатын-кыз шөгыле дип саный.

Башка эшләрдән алай кыенсынмый, үзенә бер төрле канәгатьлек белән эшли.

Анысы апасы шәһәрдән кайтмый калган көннәрдә генә ләбаса инде. Ә шәһәргә

эшкә әле ул күптән түгел генә күченде. Таңсылуның үзенең дә күңеле ияләшмәгән.

Әнисеннән дә озакка аерыласы килми шикелле. Җомга кич кайтып та җитә.

Әтисе:

– Син үзеңне кара, кызым, монда әниең янында без бар, кирәк эштә булышабыз,

– дисә дә, аерым утраудай җирдә яши алмас иде Таңсылу. Әнисе шушы хәлдә

булмаса, әле бер хәер. Ә бу хәлендә аны бер атнага түгел, бер сәгатькә дә калдырып

китә алмас кебек ул. Көтмәгәндә шәһәргә күченүе дә мәҗбүрият аркасында гына.

Һич уйламаганда, бухгалтериягә эшкә чакырдылар. Бүгенге заманда эш табу җиңел

түгел. Шуңа да әтисе дә, әнисе дә тәкъдимне кире какмаска кушты.

– Минем авырудан арынып торырсың, сау-сәламәт кешеләр янында башкачарак

булыр, бераз сулыш алырсың, балам, – диде Рәйхания, кызы өчен ихластан

шатланып.

Ул белә: кызы аның авыруы аркасында балачагын күрмәде. Әни генә үлмәсен

дип, дер калтырап яшәде. Мәктәптән очар кош кебек атылып кайтып керер иде дә

сумкасын ишек төбенә атып, бүлмәләр буйлап әнисен эзләп йөгерер иде.

– Мин исән, кызым, кан басымын төшердем менә. Рәхмәт инде бу дару уйлап

табучы затларга, – дия-дия кухняга юнәлерләр иде икәүләп. Өстәлдә чәйнек

чыжлап утыра, алюмин табада коймаклар йөзә. Үзенә майлы ризык ярамый. Ә

кызының сыйланганын карап утыру ничекләр рәхәт!

 Рәйхания тәрәзә аша зәп-зәңгәр күкләргә төбәлде. Абау! Кояш көлеп тора, күк

читенә эленгән нәни генә болыттан тамчылар сибелә түгелме? Хатын: «Аһ шушы

ак болыт булсаң икән ул!» дип уйлап куйды. Кызының һәммә борчуын юып алыр

иде, күңелендәге ташны эретер иде бит...

Гаиләсен үз авыруына каратып кына яшәтәсе килми Рәйханиянең. Тик башка

чара юк, нишләсәң дә, барча җепләр чиргә килеп тоташа.

Инде менә буй җитте Таңсылу. Дуслары кичләрен клуб юлын таптый. Танго,

полька, вальс, татар, рус биюләрен биергә өйрәнәләр. Урамнардан җырлашып

узалар. Ә кыз беркая да чыкмый. Ул курка: клубтан кайтып җиткәнче әнисе үлеп

китмәгәе... Калыр аннары үкенечкә... Ә еллар үтә тора. Рәйхания үзе дә: «Утырып

кала күрмәсен инде бу бала», – дип борчыла. Борчуы елдан-ел тирәнәя. Кызының

язмышына авыруының йогынтысы барлыгын белмимени ул?!

***

Рәйхания зал ягында газетлар караштырып утыра иде. Хәзер ул вакыты кысан

чагында да вакытлы матбугатка күз салгалый. Медицина өлкәсендә бер-бер ачыш

ясамаганнармы, бер-бер яңалык юкмы, дип һәр язманың башын карап чыга.

Медицина алга бара, һәм ул кешеләрне һәммә чирдән дәваларга сәләтле булачак,

дип ышана. Әле ул алгарышлар хакында язып кына өлгерә алмаганнардыр, әлбәттә,

һичшиксез язачаклар, дип уйлый. Фотолар арасыннан Камал Абрамовичны эзли.

Бер-бер яңалык җиткерер кебек тоела.

– Уз әйдә, Володя. Уз, туганкаем.

Зал ягында өстәлгә шапылдап каты җисем килеп утырганны ишетеп, Рәйхания

колакларын шомрайтты. Стаканның стаканга тигәне, ирләрнең бердәм:

– Рәйхан өчен! – дигәнен искәрде.

– Нишлисең, бәла көтмәгәндә килә шул. Ә шулай да борчылырга кирәкмәс.

Минем бөерләр икәү ич. Хәзер инде яшь чак түгел, көрәшкә чыгасы юк. Мич

башында ятарга аның берсе дә җитеп ашкан. Бирәм мин берсен Рәйханга! Әйе,

подарить итәм. Истәлеккә-бүләккә. Рәхәтен күрсен әйдә!

Фоатының стаканнарга хәмер койганы ишетелде.

– Бүләк итәм дисең дә... ышанып буламы соң сиңа, Володя?

– Йә, әйт, кайчан минем ялган сөйләгәнем бар? Менә хәзер үк китә алабыз.

Күрәсеңме, күлмәктәге күбәләкне! Исләре китсен Гиппократ оныкларының.

Интеллигент дисеннәр!

– Юк та инде. Барыбер җиңел хәл түгел. Кесәдән генә алып бирәсе булса икән.

Володяның янә үз кирәген эзләп килеп җитүенә бераз күңеленнән ризасызлык

белдереп, пошынып та куйды Рәйхания. «Сәрхушлыгы артыкка китте бугай,

исеректән нидер өмет итү дөрес микән соң?» дип, үз-үзен битәрләп тә алды.

Залны дер селкетерлек калын тавыш белән җыр башладылар: «Расцветали

яблони и груши...»

«Боларның эш беткән», – дип фикер йөртте хатын. Боларга бер дигән сәбәп

булды минем чир. Рәхәтләнеп эч кенә!

Ул арада ишек бар куәтенә ачылып, аннан Маргарита килеп керде.

– Глянь, чье делается-то! Эт җан! Син бүген дә мондамы? Бөер бирә имеш!

Аннары кем карар үзеңне?

 Маргаританың чыелдык тавышы бөтен өйне тутырды. Әйтерсең, ирен җинаять

өстендә тотты. Ул тавышта ризасызлык та, хуҗаларны гаепләргә тырышу да,

канәгатьсезлек тә бар иде.

Яннарына кыенсынып кына Рәйхания чыкты.

– Глянь чье делается! Рәйхан, син өйдәмени? Ник куып чыгармыйсың боларны?

Ник бар ясап ятасың өеңдә? О-о, күбәләк таккан имеш... Килешә инде бик...

Каян табып кидең әле ак күлмәгеңне, ә? Әнә рәис килгән иртүк: ирең тагын эшкә

чыкмады, ди. Рәйханнар йорты тирәсендә бутала, ди...

Бу сүзләр Рәйханиянең күңелен тырнап үткәндәй тоелды.

– Ярар, кызма әле, Рита! – дип сүзгә кушылды ир. – Кызмале син алай.

Кешеләргә ник болай үрә карыйсың, кадерлем. Менә үзеңә дә бөер кирәк булды,

ди. Кем бирә сиңа? Ә болай Фоат, һичшиксез, бирәчәк. Син – миңа, мин – сиңа,

пнимаешь! Гиппократ оныклары ала да куя...

– Бирәм, бирәм... – дип сүзне җөпләде Фоат.

Маргаританың саллы йодрыгы өстәлгә килеп төште. Стаканга стакан тиеп

чыңлаган тавышка буйсынып, ярым буш шешә чайкалып китте.

– Рәйхан, китер әле шуңа бер стакан! Әйдә, кызма, Риточка, салып бирәм

сиңа да. Юкка гына сине «Рита-информ» дип йөртмиләр авылда... Ишетми

каласыңмыни инде бу хәлне?!

Рәйхания шкафтан алып, кырлы стаканны өстәл өстенә куйды. Володя ашыгып

ачы су койды. Маргарита стаканга үрелгәндә, янә янап алырга өлгерде.

– Бирермен мин сиңа бөер! Ә гаилә нишләргә тиеш? Болай да гарип бит инде

син! Алкоголик! Сыгып алырлык булгансың ич...

– Йә инде, кызма инде, Риточка! Агу йоткан заттыр син, әй... Миндә икәү бит

алар. Берәү генә булса, кызганыр да идең... Икенең нәрсәсен кызганасың?

Хатын стаканны җәһәт кенә каплап куйды да сүзен дәвам итте:

– Сыра эчә-эчә әллә берсе эшләми дә торгандыр анда. Врачка барган кешеме

син, ә? Йөрисең шунда гомер уздырып, чабата туздырып.

– Ник барыйм, үзең врачтан һич ким түгелсең лә, шулай бит, Рәйхан?! – Ир

Рәйханиягә күз кысып алды.

Рәйхания ни дип әйтергә дә белмичә ишек яңагына сөялеп, тамашаны күзәтте.

Кешеләр турында һаман яхшы уйлап, нинди хәлләргә төште ул. Тагын ялгыштымы

инде? Башлап үзләре тәкъдим итәләр ләбаса... һәм кыен хәлдә калдыралар. Рәйханияне

дөньяның бер тинтәге итеп бетерделәр тәмам барлы-юклы бөерләре белән.

Ул арада Маргаританың йөзенә кызыллык йөгерде. Ирен мизгел эчендә

якасыннан эләктереп алды да ишеккә таба алып китте. Володя карышты:

– Җибәр, Риточка! Әйдә, синеңчә булсын! Рәйхания табар әле, берәрсендә бәлки

өчәүдер ул? Кем тикшертеп торган аны... Ә, Фоат, син аптырама, хатын-кызның

теле – беркайчан да тутыкмас кылычы ул аның... Кытайлар шулай әйткән....

Ир сөйләнә-сөйләнә, әвеш-түеш килеп, хатынының йодрыгы астында ишек

ягына атлады.

– Гафу итегез мине, Рита. Үзе тәкъдим итеп килде бит... Бәлки ярамаган да

булыр иде әле. Тикшертмәдек тә бит. Борчылма, зинһар...

Ишекне япкач та Маргаританың яңгыравык тавышы тынмады:

– Йөрисең шунда урам ташын шомартып... Исерекбаш...

Ак күлмәк, ак чалбар киеп, ак күлмәгенә кара күбәләк таккан, аягына арты

ертык галошлар кигән ирнең хатыны йодрыгы астында тузан дуылдатып кайтып

баруы эчке елмаю уятса да, Рәйханның иреннәре тораташтай каткан иде. Ул, башын

аска иеп, хәсрәт диңгезенә баткан Фоатына күз төшереп алды. Икесе дә бер сүз

дәшмәделәр. Хәер, ни дип дәшәсең? Анысы да монысы, бер йомырка ватылды

дигәндәй, тагын барып чыкмады... Шуңа һәммәсе сүзсез дә аңлашыла иде.

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: