Галәм гөле ташны ярган... (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Фоат белән алар иртүк юлга кузгалдылар. Шулай да хатын сизде: ире нидәндер

шомлангандай, бик ачылмый гына сөйләшә. Вакыт-вакыт эчке ярсуы тышка

бәреп чыга иде. Әлбәттә, Рәйхания аның хәлен бик яхшы чамалый, уколдан да

коты очкан ир затына операция дигән сүз мәхшәр булып күренәдер. Үз хаҗәтең

төшеп, мәҗбүрият алдында торганда да, коточкыч бит әле ул. Ә монда хатының

өчен корбан буласы. Икебез дә гарип калсак, нишләрбез, дип тә көенәдер.

Ул юлларны бөтенләй дә күрмәгәндәй, машинасын куалый. Рәйхания вакытвакыт:

– Ашыгасың, кадерлем, өлгерәбез ләбаса, – дип куештыра. Ир аны ишетми дә

кебек. Ул алга чаба. Бераз баргач кына телгә килеп:

– Тизрәк барып җитәсем, сине тизрәк терелтәсем килә, – дип җаваплый.

Анализлар тапшыру бүлмәсенә дә алдан Фоат үзе кереп китте. Нәтиҗәләрен

коридорда әрле-бирле йөренә-йөренә көтте. Рәйхания янына утырып:

– Менә күрерсең, бөтенесе дә шунда хәл ителер, гомер буена икебезгә бер

юрган, бер түшәк дигәндәй, без икебез бер кеше кебек инде, бер уйласаң, – дип

аны юатып алырга да җай тапты.

Фоат хәтта кайчак Рәйханиянең күз яшьләрен күргәндә дә сөенә: аңа хатыны

яши кебек тоела иде. Авыру газапларына яшисе килү ләззәте кушыла да җанын

тыелгысыз сулкылдата. Моны карап тору иргә җиңел түгел, шулай да бу халәттә

ниндидер билгесез өмет чагылышы бар иде шикелле.

– Бөтенесе дә хәл ителер, менә күрерсең... – дип кабатлады ул янә.

Тик... бу анализлар Рәйханиягә куаныч китермәде: кан күрсәткечләре

чагышмый, диделәр.

– Ничек инде, без егерме ел бергә яшибез ласа, бер түшәктә йоклап, анализлар

туры килмиме? – дип ачу-үпкәсен белдерде ир шәфкать туташларына. – Вәйран

башны хәйранга калдырып андый сүз әйтмәгез әле сез безгә...

Шәфкать туташы иңбашларын сикертте.

– Бәлки берәр туганыгыз ризалашыр? – дип үз тәкъдимен кертте аннан ак

халатлы кыз. – Кызыгыз, улыгыз да ярый...

«Кызыгыз, улыгыз» дигән сүздән хатынга йөрәгендәге иң нечкә кыллар өзелеп

киткәндәй тоелды, күкрәк турысы кысылып куйды. Эчтән генә: «Аллам сакласын!

Алар өлешенә керергә язмасын», – дип кат-кат тәкрарлады. Күзләренә яшьләр

тулды, үкси-үкси елаудан тыела алмады.

Фоат аны юл буена тынычландырып кайтты:

– Борчылма, Володя бар бит әле безнең. Үз теле белән әйтте ләбаса: «Синең

өчен җаным жәл түгел», – диде. Ә син яшь сыгасың. – Фоат инде баягы капкынга

эләккән тычкан халәтеннән ычкынган, сөйләшүдән туктамый, бераз кәефе дә

күтәрелгәнгә охшап тора иде. Хатын моны сизенсә дә, сүз әйтмәде, күңелен

җәрәхәтләмәскә булды. Барды, карышмады, һичшиксез яраячак, дип ышанды.

Ни дисәң дә, хатынына башлап ярдәм кулы сузды. Тик чир упкыныннан тартып

алырга хәленнән килми икән, тагын нишли алсын инде ул? Анализлар ярашмаганга

ул гаепле түгел ләбаса...

– Әле бит Камал Абрамович бар. Ул барыбер ярдәм итәчәк! – дип, эчке өметен

уятып куйды хатын.

Теге шомлы таңда, берәүнең әҗәлен көткәндә, шәфкать туташы шундый өмет

уятты бит аңарда: «Бер-берсенә әгъза бирүчеләр әз түгел, бәлки берәр туганыгыз

ризалашыр?» – диде.

Рәйханиянең күз алдында һаман шул соры хастаханә диварлары, берәүнең

әҗәлен көтеп утырганда, һич үтмәс минутларга уралган ямьсез хатирәләр

бөтерелде.

***

Ул чакта Рәйхания шәфкать туташыннан шактый мәгълүмат белешергә өлгерде.

Үзен кызыксындырган сорауларны биреп калырга тырышты. Ул беркүпме тын

гына утырганнан соң:

– Үлгән кешенең бөерен күчереп утырту әллә ничегрәк инде үзе. Кыргыйларча

диимме? – диде.

– Нәрсәсе кыргыйларча? Табибыбыз «Кеше алырга әзер икән, бирергә дә каршы

булмаска тиеш» дигән гыйбарәне еш куллана. Америка профессоры шулай дип

әйткән, ди. Дин кешеләре дә моңа каршы килми, ди. Фанилыктан китеп баручы

зат үз гомеренең бер кисәген кемнеңдер гомеренә ялгап калдыра икән – бу начар

түгел бит инде. Икесенең дә үлеп китүеннән кемгә файда соң? Ләкин алдың да

куйдың түгел шул, бу бик четерекле мәсьәлә. Тикшерүләр, анализлар...

– Яраган очраклар бармы соң? – дип сорап куйды Рәйхания бик белергә теләп.

– Нишләп булмасын? – диде шәфкать туташы. – Әнә коридорда стенд эленеп

тора. Анда барысы да кемнеңдер бөере аркасында яшәп ята.

Рәйхания чит бөер куйдыручыларның, хәтта егерме биш елгача гомерләре

озаюын, аларның бөер эшчәнлеген җайга сала торган дарулар эчеп булса да,

тормыштан өзелми яшәп ятуларын белде. Стендтагы ир-атлар да, хатын-кызлар

да фоторәсемнәрдә шат чырайлы, алар һич кенә дә авыру кешеләргә охшамаган

иде. Аның күңелендә өмет чаткылары уйнап алды.

– Хәзер сез коридорда көтеп торыгыз, анализлар әзер булгач, чакырырбыз. –

Шәфкать туташы бу сүзләрне бераз кырысланып әйтте шикелле. Рәйханиянең

сораулары әле тагын да күп булса да, артыгын сорашырга кыймады. Әкрен генә

коридорга хәсрәттәшләре янына чыгып утырды. Ишекләр ачык булгангамы,

кабинетта ниндидер аппаратлар эшли, аларның тигез ритмы гел йөрәк тибешен

хәтерләтә иде.

– Әллә теге кеше терелдеме? Йөрәге эшләп киттеме әллә соң? – дип куанып

сорады хатын.

– Юктыр...

– Йә, ни дип әйттеләр?

– Ни әйтсеннәр инде, анализлар алдылар да чыгарып җибәрделәр, – дип кәефсез

генә җаваплады Рәйхания.

– Их, бу кеше гомере! Ничек кызганыч!

–Үлмәсен иде ул, мин шуны гына телим хәзер, – диде Рәйхания күршесенә

теләктәшлек белдереп.

– Үлмәсен... – дип кабатлады ир заты.

Ә чынлыкта алар иртә таңнан өчәүләшеп берәүнең үлемен көтәләр иде...

***

Кызының көне буе үз тирәсендә бөтерелүен Рәйхания үзенчә юрады. Мине

кызгана, балакаем, бер-бер чара табылмас, дип куркадыр, мөгаен, дип фикер

йөртте. Төсе качкан тәмам. Cүзләрен дә санап кына сөйләшә. Ашау-эчүенең дә

рәте китте.

– Ник бер дә кәефең юк соң, балам? – дип назлап кына кызының чәчләреннән

сыпырды Рәйхания. – Уеңны кычкырып әйт, йөрәгеңне талап ятмасын.

Ул кызының дәрьядай төпсез күзләренә төбәлде. Ул күзләрдә исә ана хәсрәтенең

шомлы күләгәсе генә түгел, әллә күпме наз да чагыла, айның ундүртенче кичәсе

кебек нурлы йөзеннән яктылык сирпелә иде.

Таңсылу үксеп елап җибәрде. Керфек очларыннан тәгәрәп төшкән энҗедәй

яшь бөртекләрен ана учлары белән сөртеп алды.

– Елама, балам, Ходай кушмаган эш булмас. Үлмәскә язган икән, бөерсез көенчә

дә яшәтә ул Аллаһы Тәгалә... Һаман бер балык башы инде: туйдырдым сезне дә...

– Әнием, – диде кыз, – рөхсәт ит сиңа үз бөеремне бирергә.

Рәйхания баскан урынында чайкалып куйды:

– Ни сөйләгәнеңне беләсеңме, балакаем? – диде ул, күзләрен зур ачып.

– Беләм... Мин барып белештем. Мөмкин, диделәр. Безнең кан төркеме дә,

башкалары да туры килә. Стендта эленеп тора анда: бер ана кызына үзе донор булган.

Рәйхания бермәл тын ала алмый торды. Көчкә үзен җыеп:

– Их, балам... Әни кеше йөрәген бирергә дә ризалашыр ул. Әллә син моны бик

җиңел хәл дип белдеңме? – дип куйды.

– Синең авыруың безгә дә рәхәт түгел.

– Түгелдер дә соң... Мин моны рөхсәт итә алмыйм, кызым... Синең әле яшисең

бар. Кияүгә чыгасың... Бала табасың... Авыру хатын беркемгә дә кирәк түгел ул.

– Мин кияүгә чыкмаска да риза, әнием, син генә терел. Сәламәт булсаң, яныңда

ярдәм итеп яшәве күпкә рәхәтрәк.

– Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы, балам? Бу хактагы уйны башыңа да кертмә,

яме! Ә миңа ярдәм итүче табылыр. Әнә, Рәшит абыең бар. Аның белән каннарыбыз

туры киләдер. Володя да риза, ди бит...

Рәйхания кисәк борылып үз бүлмәсенә кереп китте. Караватына ятып битен

колак мендәре белән каплады һәм тыела алмыйча, тавышсыз гына үзен-үзе өзеп

елады. Гүя җаныннан моңарчы җир өстендә бер генә кеше дә кичермәгән иң ачы

күз яшьләре сыгылып чыкты. Менә бит нинди хәлгә куйды ул балаларын! Үзе ни

хәлгә калды? Менә бит нинди фаҗига язылган аның язмышына.

Ул кызын күтәргәндә, үтереп лимон ашыйсы килүен, туган көнендә җеп

өзәрлек хәле булмаса да, шатлык-куанычта коенуын – җир өстендә өр-яңадан,

яңача яши башлавын, йокысыз төннәрен, күкрәк сөтен имезгәндә, нарасыеның

ирен читләреннән аккан ап-ак сөткә наз тулы, бәхетле күзләр белән яратып карап

торуын, бәгырь җимешенең җиргә сак кына басып тәпи атлап китүен, «әннә»

дип теле ачылуын, могҗизалы әкиятләр тыңлый-тыңлый тирән йокыга талуын,

кара күлмәк, ак алъяпкычын килештереп киеп, беренче кат мәктәпкә баруын күз

алдына китерде. Инде институтны да уңышлы тәмамлап чыкты, эш кешесе булды

менә... Ана кеше өчен баласыннан да кадерлерәк җан иясе юк шул җир йөзендә!

Ә кызы мәрхәмәтле... Шунысы үкенечле түгел: олы җанлы, кешелекле балалар

калдырып китә икән лә җир өстенә... Хәер, улына әллә ни аңлатып тору кирәкмәде.

Үзе дә әнисенең җанын бимазалап артыгын теләк белдермәде. Шулай да бик боек

йөри, дөньядан рухы сүнгән кеше кебек. Әле беркөнне генә улының машинасын

куйганда, арт белән коймага бәрелә язып калуыннан коты чыкты. Кызы:

– Әни, ник карап торып үзеңне бетерәсең? Син бит барыбер аңа ярдәм итә

алмыйсың. Аннан йөрәк авырта, дисең... – дип шелтәләде.

– И-и, кызым, минем йөрәгем юлда сезнең алдыгыздан йөгерә бит шулай, – дип

пошынып җавап бирде Рәйхания.

Хатын үз уйларыннан сискәнүдән бөтен гәүдәсе белән җыерылды. Ничек инде,

ул үләргә җыенмый лабаса. Медицина алга киткән бу дөньяда аны гына күрәләтә

үтермәсләрдер, шәт? Шул мәлдә карашына ышыкланып, Камал Абрамовичның

өметле җөмләләре узгандай булды: «Яшиләр бит әле. Сез дә яшәрсез...»

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: