Галәм гөле ташны ярган... (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Рәйхания нидән шулай чирләп китүен һич аңлый алмады. Әби-бабалары

авылның озын гомерлеләре исемлегендә иде. Йөзгә җитәр-җитмәс дөнья куйдылар.

Әбисе, мәрхүмә: «Сиксәндә сиксән аз гомер шикелле күренде, инде туксанга

җиткәч, анысы бөтенләй дә яшәмәгән кебек тоела башлады», – дип пошыныппошынып куяр иде. Әти-әнисе дә, Аллага шөкер, яшәмәделәр түгел. Туганнары да

сау-сәламәт. Нәсел ныклыгы аңа җиткәч, кыелып кына төште нигәдер. Бозымнан

диючеләр дә аз түгел. Шайтани затлар тарафыннан җил искәнен чамаласа да,

монысын Аллаһы үзе генә белә... «И Ходаем! Бу җәзаң миңа ни гөнаһларым

өчен икән соң?» дип төн кичкән чаклары да ешайды. Хәер, кай яклап карасаң

да, чир аңардан көчлерәк булып чыкты. Ак йөзен сары алды. Бу чирнең ип-исән

кешеләрдә кинәт кенә нидән, ни сәбәпле килеп чыгуы да бер Аллаһыга гына

мәгълүм. Табиблар да аптырашта. Үз вазифасын сәгать кебек төгәл үтәп торган

бөер, кинәт, корыган көзге яфрактай кибеп бетсен инде!..

Шулай да дәвалану язмыштан килә, Аллаһы Тәгаләдән ризалык иңсә, шифасы

һичшиксез тиячәк, диләр. Еш кына кеше җиңүләр, җиңелүләр турында башына

да китерми. Алышка чыкмаган ла инде ул. Барыбер кискән агач күк егып кына

салды чир Рәйханияне. Бүрәнәдәй шешкән аякларын күреп югалып калды.

Авыл медпунктында диспансеризация узганда, табиблар әйткәнгә бик игътибар

итмәскә тырышты. Тора-бара хәлсезлек басты, берөзлексез кан басымы күтәрелүгә

аптырап, хастаханәгә китте. Аны Камал Абрамович дигән өлкән яшьтәге табибка

беркеттеләр. «Табибның өлкәне, адвокатның яше яхшырак», дип үзалдына куанып

куйды ул. Анализлар бирергә куштылар. Шунда ул коточкыч хәбәр ишетте:

үзенең гарипләр исемлегенә теркәләчәген белде. Болай гына да түгел, аллы-артлы

операцияләр көтә булып чыкты.

Камал Абрамович бик ачык сөйләште. Әле күп тапкырлар очрашырга туры

киләчәген искәртеп куйды. «Авырулар төрле була, күбесе үтеп китә, эзе дә калмый

хәтта. Ә сездәгесе – гомерлек сынау. Беркайчан да, берничек тә үтмәячәк», – дип

хатынның күңеленә шөбһә салырга да өлгерде. Үзенең яртылаш татар баласы

икәнен дә искә төшереп алды. Әтисе яһүд, ди. Тик яһүдләрдә милләтне ана ягы

билгели, ана кайсы халыкныкы булса, бала да шуларныкы, ди. Камал Абрамович

моның белән горурлана да шикелле: аның әнисе бик эшлекле, тәҗрибәле табибә

булган. Ул әнкәсенең юлын дәвам итүче, аның тормышка ашыра алмаган

хыялларын чынбарлыкка ялгаучы, һәм улын да ак халатлылар сафларын ишәйтүгә,

игелекле һөнәргә әзерләүче бик кызыклы шәхес икән. Рәйхания боларын колак

чите белән генә тыңлады. Бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, дияргә дә

мөмкиндер. Ә менә гомерлек гемодиализга берегеп яшәргә туры киләчәген белү

аңа коточкыч авыр тәэсир итте.

– Нәрсә соң ул гемодиализ? – дип, бик җитдигә санамыйча гына сорашасы

иткән иде дә... Табиб аңа ярым фәнни, ярым китап телендә аңлаткач, коты очты.

Ничек диде әле ул? Болай диде Камал Абрамович:

– Узган гасырда бөерләрдән башка гына канны агулы матдәләрдән чистарту

юлын уйлап тапканнар. Өмете өзелгән авыруларны да бу методика ярдәмендә

яшәтеп, саклап калып була...

– Ничек? – дип сорап куйганын сизми дә калды Рәйхания. Табибның калын

күзлек пыяласы тирләп киткәндәй тоелды, үзе исә тагын да катлаулырак итеп

аңлатуга күчте. Рәйхания дә барыбер берәр нәрсә төшенми калмам әле дип,

игътибар белән тыңлавын белде.

– Авыруның кан плазмасы һәм дә натрий тозы, калий, магнийдан торган

препаратлар аша сыгылмалы, үткәрүчән өслек кулланабыз без. Тишекләре

үлчәменә карап, ул теләсә кайсы молекуланы үткәрә яисә тотып кала ала. Кан

шунда чистартыла һәм авыруның тәненә шул ук система белән яңадан кертелә.

– Бик җайсыз икән, – дип сүз кушкандай булды Рәйхания мондый хәлне

бөтенләй дә күз алдына китерә алмыйча.

– Әйе, җайсызлыгы җитәрлек, – дип дәвам итте Камал Абрамович, юка гәүдәсен

җыера төшеп. – Без – табиблар, бу эшкә башкача һичбер чара калмаганда гына

алынабыз. Чөнки авыруга әлеге халәткә ияләшүе дә җиңелдән түгел. Сау-сәламәт

кеше булып җир өстендә йөгереп йөр дә кинәт гомереңне ниндидер аппаратка бәйлә

имеш... Икенчедән ашау-эчү мәсьәләсендә чикләүләр күп. Күтәрергә-төшерергә

ярамый. Өеңнән, үз клиникаңнан еракка китә алмыйсың, башка шәһәргә барасың

икән, түләргә кирәк...

– Җитәр, әлегә калганнарын сөйләми торыгыз, башкача хәл итеп булмасмы...

– дип, өметенә ышанып әйтте Рәйхания.

– Белмим шул, донор табу мөмкин хәл түгел диярлек... Сез, мөгаен, шуңа

ышанасыздыр... – Табиб башындагы ак чепчигын рәтли-рәтли чал кашларын

күтәреп сөзеп карады да карашларын идәнгә күчерде.

– Әйе, ышанам...

– Ышанырга кирәк, әлбәттә...

Гаҗәп тыныч холыклы, мөлаемлыгы бөтен йөзенә чыккан табибның болай

җылы сөйләшүе Рәйханиянең күңеленә сизелер-сизелмәс өмет чаткысы салды.

Мондый да киң күңелле табиблар булганда, үлми калырга да мөмкиндер, шәт,

дип уйлады.

Ул хастаханә ишеген япканда, ни тере, ни үле түгел иде. Автобустан авыл

башына җиткәнче үк төшеп калды. Офыкларга тоташкан озын юл буйлап әле

атлады, әле йөгерде. Борылып, арыш басуына кереп китте. Күкчәчәкләрне битенә

куя-куя иснәде. Алардан балачак исе, кайчандыр Фоаты үзенекенме, әтисенекенме

эләктереп, бүләк иткән ачкылтым «Шипр» исе килә, әйтерсең лә бөтен басуга

хушбуй сипкәннәр иде. Аларның нәни сырлы таҗларына иреннәрен тигезде.

Күңеле тулды... Йомшак җылы җил, үз көенә генә исә-исә, аның яңаклары буйлап

тәгәрәгән күз яшьләренең эзләрен киптерде... Күз яшьләреннән дә гүя үтеп баручы

җәй сагышы тама, күкчәчәкләр шуның шаһитлары иде...

Үзе дә сизмәстән, күккә күтәрелеп карады: анда алтын кояш яна. Нурлары

күз яшьләрен киптерерлек. Тик карашлары янә җиргә текәлде. Рәйхания үз-үзенә

боерды:

– Йә, күтәр әле башыңны! Тау башында туган кыз бит син! Кая китте соң әле

таулар горурлыгың? Син бит аларга үзәнлеккә төшкән саен башыңны югары

күтәреп төбәлеп тора идең. Соклана идең. Тирә-юньдә тау башында утырган

авыллар башка юк та иде ләбаса. Шуңа ул авылны Тау оясы дип атаганнардыр да.

Рәйханияләрнең өй артыннан төшеп киткәч тә, колхоз басулары башлана.

Шунда ел да борчак чәчәләр иде. Кузакларның тулышып өлгергән чорында әтиләре

арбага салып кочагы белән капка төпләренә кайтарып бушатыр иде аны. Фоат килеп

җиткәч, яшел кузакларны ярып, борчак ашый-ашый кич утырган чаклары аеруча

күңелле. Ул кузакларга ияреп күкчәчәк, тукранбаш, киндер, башкалары да кайтыр

иде. И исләре шуларның! Хатын борын тишекләрен киереп иснәп куйды. Каяндыр

больница исе килеп бәрелгәндәй булды, күзләреннән яшь сытылып чыкты.

– Син биргән «Шипр»дан тәмлерәк болар, – дип шаяртты Рәйхания бер тапкыр.

Фоатының битләре кызарып чыкты:

– Балачакны һаман искә төшермә инде, – дип куйды ул җилкәләрен җыера төшеп.

– Менә, иснә, яраткач, бер олау ич тукранбашлар, – дип кызның борынына бер уч

печәнне якын ук китерде дә иңнәреннән кочып алды. Рәйхания кыенсынып кына

аңа тартылды. Иң татлы мизгелләр шушы түгел микән? Ул бу хисләр мәңгелек дип

уйлаган иде дә... Баксаң, хәтер генә мәңгелек икән... Дөрес, ул ишеткәннәрен иренә

һич кенә дә сиздерми. Озын теллеләрнең сүзен җил урласын берүк... Имеш Фоаты ул

хастаханәгә кереп яткач, йомры Серафима янына барган... Имеш төн кунарга өйгә дә

кайтмаган... Тукта, Сима кайгысымы аңарда? Кеше хәсрәте белән яшәр чагы түгел. Үз

хәле хәл. Кирәкмәгәнне күп уйласаң, бөгелеп кенә төшәрсең... Сәламәт чагы түгел лә...

Хатын яман уйларыннан арынырга теләгәндәй, күкчәчәкләр төшкән

кулъяулыгын алып күзләрен авырттыра-авырттыра сөртте. Тик уйлар аны

ычкындырырга җыенмый иде кебек. Үтми торган күңел җәрәхәтләре дә, үтми

торган авырулар да була икән шул. Моннан соң беркайчан да күкчәчәкләрнең

баллы, чиста, саф исләрен исни алмаячакмы инде ул? Әнә бит, елы да ничек килде:

июль-август буена яуган тоташ яңгырлар бал кортларын да хафага салды. Бер

килограмм бал җыю өчен өч йөз чакрым ара үткән нечкәбилләрне дә санламый

бу кеше дигәнең. Чөнки басу-кырларга эләккән агу, ашламалар сәбәпче, ди

быелгы бал юклыкка. Ояларына очып кайтып җитә алмаганнары да бик күп, ди

бит бахырларның. Әллә чиргә дә шул агулар юл ачып җибәрде микән? Моннан

соң аның бар дөньясын дару, хастаханә исе басачакмы инде?.. Дару исе... Ничек

яратмый ул бу исне... Чөнки аның яшисе килә! Мәхәббәте хакына яшисе килә иде...

***

Шифаханәдән кайткач, ул сер яшереп тормады. Хәленең бик үк хәерле

түгеллеген бөтен авыл ишетте. Бөтенесе ул көнне үз өендә яңалык итеп чарасыз

бер үк җөмләне кабатлады: «Рәйханиягә бөер кирәк икән!»

Тик кайлардан аласы соң аны? Бөтен әйбер сатыла, дип яшәгән көннәрдә

һичберкайдан юнәтеп булмый торган хаҗәтләр дә чыгып куя икән бу тормышта.

Авылдашлар, тирә-күршеләр бер-бер артлы хәл белергә килде. Чәй табыны

янында һаман бер үк сүзләр сөйләнде:

– Алып кына бирә торган әйбер булса, кем кызганыр иде икән, ә...

Әлбәттә, өендә балалары да, ире дә юатырга тырышты. Теләсә нинди хәлдән

чыгу юлы барыбер була ул, диделәр. Берәр чара табылмый калмас әле, диделәр.

Ире исә үз бөерен бирергә ризалашты. Ничек җанын җәрәхәтләсә дә, яратуы

хак икәнне белә иде Рәйхания, бу хәбәрне Фоатның үз авызыннан ишеткәч, күңеле

тәмам йомшады.

– Сыңар күз белән яшәп буламы? Була. Сыңар колак белән? Алай да була.

Димәк, зарар юк. Аллаһ бит безне дә парлы итеп яраткан. Тик синнән башка миңа

тормыш юк, аппагым, – диде ул. Әлбәттә, кызмача иде. Борчуы җаныннан ташый

иде. Барыбер иренең кайгыртучан тавышы күңелен күтәреп җибәргәндәй тоелды:

– Безгә дә бер кояш чыгар әле, матурым, – дип кабатлады ул.

Шулай да алар иртән иртүк торып, дәваханәгә барырга килештеләр. Кан

анализлары туры килеп куйса, белмәссең, дип сөенде Рәйхания. Нигә туры

килмәсен икән? Алар бер-берсен бала чактан ук күреп алдылар лабаса. Бер-берсенә

шул бер күрүдә тартылдылар. Нәни кызчык әбисенә ияреп, ниндидер йомыш белән

кергән иде Фоатлар өенә. Шул көздә алар мәктәпкә, беренчегә укырга бардылар.

Икесе ике сыйныфка эләгүдән ул көнне мәктәптән кәефләре төшеп, борчылып

кайттылар. Тик дәрес беткән саен тәнәфес дигән нәрсә була икән. Алар моның

өчен олы җиз кыңгырауга күңел түрләрендә рәхмәт хисләрен саклап йөрттеләр.

Тәнәфестә Фоат исемле малайның сиздерми генә бантигыннан тартып үтеп

китүе дә җанына никадәрле рәхәтлек тутыра, иңнәренә канатлар үскәндәй тоела

иде. Юк, юк, сүз сөйләшергә икесе дә ояла иде әле ул чакта. Шуңа да арадашчыбантикларны ул алыштырып кына торды. Димәк, күзе минем бантикларга төшә

икән, дип уйлады. Апасы район үзәгенә барган саен аңардан:

– Йә, сеңлем, бу юлысы ни алып кайтыйм үзеңә? – дип сорый иде.

– Чәчүргеч-бантик, – дип куя иде кыз, оялып кына.

– Һаман чәчүргеч булмый инде, әйдә, бу юлысы әтәч-конфет алыйм мәллә? –

ди апасы аны үртәгәндәй. Кызның бит алмалары тагын да кызара төшә, ул тагын:

– Чәчүргеч, бантик ал, конфет кирәкми миңа, тешем сызлый, – дип алдаша.

И самими балачак! Шунда ук күкләр билгеләгән язмышны тоемлаганнар ласа

алар...

Хатын сискәнеп китте. Тәрәзәгә күз төшерде: кич җиткән икән инде. Офыкта

тыныч кына шәфәкъ алсуланып килә. Ул тонык караңгы юрганын җир өстенә җәя

иде. Кичке караңгылыкны яратмый башлады Рәйхания. Шом арта кебек ничектер.

Шул хакта бирелеп уйлагангамы, ишек ачылганын да, ябылганын да ишетмәгән менә.

Иренә ияреп кергән күршесе Володяны күргәч, уңайсызланып китте. Әлбәттә,

икесе дә кызмача иде. Сүзләр үзеннән-үзе авыру бөер ягына борылды.

– Бөер кирәк диген, ә? – дип озак кына алдындагы кырлы стаканга карап утырды

Володя һәм өлгереп калыйм, дигәндәй, ашыга-ашыга йотып җибәрде, башындагы

кепкасын битенә үк төшереп иснәде. Аннан яңалык ачкандай:

– Бөерне табып була аны. Һәр кешедә икәү ич ул. Миндә дә икәү, – дип куйды.

– Үземнекен бирәм мин Рәйханиягә, – диде Фоат. – Иртәгә үк больниска

барабыз. Алсыннар да куйсыннар әйдә. Икебезгә бер пар бөер белән яшәрбез

әле ничек тә. Үлмәбез, шәт. Бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй... Барыбер миңа

Рәйханиядән башка тормыш юк.

– Анысы, дөнья бетмәс... – дип көлемсерәде күршесе.

– Дөнья хәзер үк бетте инде минем өчен. Иртәгә үк барабыз. Алыгыз гына,

икесен бергә алсагыз да, сүзем юк, тик хатыным яшәсен генә, диярмен.

Күршесенең күзендә бер сорау тотылып калды кебек. Ул кашларын җыерып,

тиз-тиз:

– Әллә ярамаска да мөмкинме? – дип куйды.

– Бик мөмкин, ди шул...

Күрше тәмам уйга төште. Кепкасын баш өстенәрәк күтәреп сыңар кулы белән

чәчләрен сыпырып алды да чигә чәчләре тирәсендә бармакларын уйнатып,

кашынып торды.

– Ярамавы да ихтимал, дисең алайса...

– Белмим инде, табиблар шулай, диделәр.

Шулчакта Рәйхания табынга бәрәңге өстенә ит тезгән, пар бөркелеп торган

табак чыгарып куйды.

– О-о-о! – дип сузды симезлегенә чыдый алмыйча бүксәсе чалбарыннан бүлтәеп

чыккан күршесе, күңеле булып. – Ит күргән юкка биш былтыр. Һава белән туенып

торган көннәрем... Ай, рәхмәт! Әйдә сал, Фоат, тагын берне шул хөрмәткә!

Фоат чәркәләргә ачы су койды. Володяның бу сый-хөрмәткә күңеле тәмам

йомшады.

– Рәйхан, туктале, син, ашыкмале, – диде ул хатынны туктатып. – Тыңла

әле син мине. Син минем Фоатны хөрмәт иткәнне беләсең. Без бит аның белән

яшьлектә куян куып тоткан егетләр! Кем булдыра шуны! Безнең монда илле грамм

җиффәргәнгә карап фикер йөртмә син!

– Куян тотканнар имеш... Анда да шул илле грамм үз эшен эшләгәндер инде,

– диде Рәйхания тыныч кына көлемсерәп.

– Куян кадәрле куянны куып тоттык бит, ә, Фоат! Үзең аш пешереп чакырдың

лабаса, Рәйхан, оныттыңмыни син безнең яшьлекне, ә? Безне илле грамм болай

исертми иде әле ул чакта, ә! Эчмәгәч тә ашамагач, бу дөньяның ни кызыгы бар?

«Сау-сәламәт чакта кеше исәнлекнең кадерен белми шул инде», – дип эчтән

генә фикерләде Рәйхания.

Хатынның чыгып барганын чамалап ир янә аңа табан борылды:

– Әгәр дә мәгәр иреңнең бөере ярамаса, борчылмассың, яме! Синең кебек

кешегә чи ит кисәге жәлме, ә? Бирәм. Гиппократ оныкларына әйт: алсыннар минем

бөерне. Подарить итәм, пнимаешь. Истәлеккә-бүләккә. Миңа берсе дә җитеп ашкан

аның! Берсе сиңа булсын, әйдә, рәхәтен күр!

Ир чәркәне каплап куйды да тәлинкәдә табынга чыккан суган кисәген иснәде.

Кул аркасы белән һаман авызын сөртте. Үзе һаман сөйләнде:

– Яңа хуҗалар властька килгәч, тараканнар үлеп бетте, пнимаешь... Ә без әле

яшибез. Без таракан түгел, пнимаешь... Шуңа үлмибез без. Бер бөер белән дә

яшәрбез. Бирәм берсен, Рәйхан. Сиңа бөер бирмәскә мин идиот штоли? Фоатны

хөрмәт иткәнем өчен дә бирәм мин аны сиңа. Әйтергә була: подарить итәм. Әйе,

истәлеккә, бүләккә... Мәңге хезмәт итсен үзеңә! Үлмә генә пнимаешь...

Рәйханиянең үксеп-үксеп елыйсы килеп китте. Күңеле тулышып ташыды.

Аңа әле бүген үк бөер кирәкми, бүген әле аңа сүз дә җитә иде. Ә ул сүзне һич тә

өмет итмәгән җирдән исерек Володя әйтте. Күрше хакы – Тәңре хакы, дип бер дә

белми сөйләшмиләр икән шул.

Рәйханиянең хәзергә берни турында да уйлыйсы килми иде. Бүген килми иде.

Бу кадәрле катлаулы эштә нидер фаразлау, ниләргәдер өмет итү һич мөмкин түгел.

Аннан бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, кем белә, әллә Володя

чынлап та сөйлидер...

Володяны ике улы ике ягыннан җитәкләп алып чыгып киткәч тә, Рәйхания

бик озак керфек какмый өметле уйларга бирелеп ятты. Димәк, мине бу афәттән

коткарырга берьюлы ике кеше аягын киенгән, димәк, ул кадәр үк борчылмаска

да кирәктер, дип фикер йөртте. Үзе өчен бөерен генә түгел, җанын ярып бирергә

әзер торган Володяга төне буена рәхмәтләр укып чыкты.

Икенче көнне аны совхоздагы халык җыенына чакырдылар. Рәйханиягә монда

үзе турында сүз булмый калмас кебек тоелды. Ярдәм дә итәрләр. Чөнки аның

хәлен бөтен авыл белә ләбаса. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, акча җыю

очраклары да булып кына тора. Ә бистәдә әле янгын, әле су басу дигәндәй...

Кешеләр битарафлык күрсәтмәде әлегәчә, ярдәмләшеп яшәделәр.

Җыелыш озак барды. Ләкин сүз ниндидер формаль мәсьәләләргә кайтып

калды. Җитмәсә, һәммәсе озак-озак сөйләргә тырышты. Хәтта җитәкчеләрнең

берсен бүлдереп:

– Ун минутлык чыгышны утыз минутка сузуны Сез үзегез ничек аңлыйсыз

соң? – дип кисәтү ясап, бүлдермәкче дә булдылар.

Тегесе дә аптырап калмады:

– Өч нөсхәдә иде ул минем язганнарым, өчесен дә укып чыктым менә, – дип

җаваплады. Аннан:

– Ун минутка сүз сыймый бит, – дип куйды.

 Рәйхания игътибар белән тыңлап утырды: чыгышында «тиеш»ләр күп иде.

Шулай тиеш тә, болай тиеш имеш... Ләкин профком рәисе күреп торды: үзеннән

һәм Рәйханиядән кала, аны башка тыңлаучы булмады кебек. Артык проблема

кирәкмени кешеләргә? Җыелышлар, гадәттә, өстәгеләргә хисап бирү өчен генә

үтүчән. Дәфтәрләрдәге баганаларга билге кую өчен генә.

Үз-үзенә аклау табып урамга чыкканда, кояш карт наратлар артына ук кереп

поскан: әллә нинди битарафлык аша салкын гына нурлана иде. «Җылытмый да,

сүнми дә, ул да бичара минем хәлдә мәллә соң?» – дип уйлап куйды хатын.

Беренче күрүе түгел аның профком рәисен. Күп очракта ул башын икенче

якка борып, нидер исенә төшергәндәй мыгырдана-мыгырдана, кызу-кызу үтеп

китә, янәсе, менә нинди эшем кешесе! Шулай да үз-үзләрен мәҗбүр итеп булса

да, аңа күпләр баш ияргә мәҗбүр. Кайчан очраса да, зәһәрлек аша ялтыраган күз

карашлары чагып-чагып ала. Бу хәлгә эчтән генә елмаю аша караучылар да бар,

чөнки авылда моңарчы бу вазифаны кем башкарганны белүче дә юк иде. Авыл

халкының йомышын гамәл белән үтәделәр, кирәк икән ярдәм иттеләр. Ә монда

коры сүз...

Профком рәисе нотыгын тәмамлап эре форматлы кәгазьләрен папкасына

салганда, залга күтәрелеп карады. Берничә хатын-кызның күрсәткеч кыстырып

почта тартмасыннан яңа килгән җурналны япканнарын күрде. «Берәү дә

тыңламады микәнни мине?» – дип уйлап куйгандай тоелды ул җыелышны ябык

дип белдергәндә. Ир-атлар һаман чыга-керә йөреп торды.

Арыган, йончыган йөзле кешеләр, бер-берсеннән качкан бүреләрдәй, тиз генә

таралышып та беттеләр. Рәйхания аларга иярде. Булмады... Бүген бит авылда

аның хәсрәтеннән дә тирәнрәк каза юк. Тик авыл җитәкчелеге моңа күз йомды.

Хәсрәтең эчеңә сыймаса да, ай-һай салып йөрүдән ни фәтва? Хатын шулай уйлады.

Ул урамга чыкканда, каеннарның чал башларын бөгә-бөгә җил исә иде. Дөнья

шул бу, агач-куакларга да җиңел түгелдер, дип уйлап алды. Бу җыеннан күңелендә

әллә нинди ямьсез тойгылар, шикләнүләр калды. Бер төркем ир-ат сөйләшәсөйләшә алдыннан атлады. Рәйхания ирексездән аларга колак салгалады:

– Әнә, Ил башы җәнлекләрне бик яратам, ди. Леопардлар белән кочаклашып

фотога төшкән, – диде берсе.

– Их, кешеләрне дә шулай яратсын иде ул, – дип куйды икенчесе.

Рәйхания нигәдер үзен бу галәмдә япа-ялгызы калгандай хис итте. Шул мәлдә

Володя күз алдына килеп басты. Төкерми дә, йөрми ул җыелышларга. Үз сүзе сүз

аның. Үзенеке дөресрәк... Ул да бераз авырып тора икән әле.

– Остеохондроз тотып алды, – ди хатыны. – Минем ир авырый белә инде ул:

караватка гына менеп ята, юрганын үзе ябалмый, бичаракаем... – дип урамны

яңгыратып көлә Маргарита. Үзе һаман яңа итәгенә күз төшереп алгалый. Хәле

хәл булса да моны сизеп тора Рәйхания.

– Котлы булсын! Тагын да яңаларын насыйп итсен Аллаһ, – дип, телен көчкә

әйләндереп әйтергә тырышты ул. Кемнең кайгысы нәрсәдә бит? Маргарита исә

һаман үзенекен сөйләде:

– Нәфислегеңә ышанып, базардан юбка алып кайтып китәсең, киеп карасаң

котың чыга: мичкәне төреп куйган кебек тәмам...

Сүзне озайтырга теләмәде Рәйхания. Маргарита да үз күчәре тирәсендә 180

градуска борыла-әйләнә атлап ары китеп барды.

Кичке якта Рәйханияләргә Володя үзе килеп керде. Фоат кайтып җитмәгән иде әле.

– Остеохондрозның аның файдасы да бар, тоз утыра да муен калыная, күпме

тунасалар да, баш өзелеп төшми аннары, – дип сөйләнде хатынына ишарәләп.

Имеш, өеннән талашып чыгып киткән. Исерекнең калын тавышыннан туядыр

инде Маргаритасы да. Ир:

– Радио кычкырып сөйләсә дә ярамый, туктатып куйсаң да ярамый, – ди. Янәсе,

хатынга ничек тә ярап булмый. Еш кына Володя баштан зарлана. Хатыны исә:

– Илдә дуңгыз гриппы чыкканнан бирле башы авырта аның, – дип төрттерә.

– Кемнең аягына, кемнең бугазына басалар бу илдә, пнимаешь... Минем бәхет

булмады: боларның икесе дә хатын аяк астында. Суверенлык бирмәсәң, китәм, дим.

Бөтенләйгә, дим. Бер күрергә тилмерерсең, дим. Ышанмый сүземә, пнимаешь. Сине

генә күрми чыдармын әле, арка чокырымны гомерем буена да күргәнем юк, ди.

Әйдә, ярар, Рәйхан, илле грамм сал да, мин киттем, – диде ул баскыч төбеннән

үтми генә тукмак борынын кул сырты белән ышкып җибәргәч. – Бөер – синеке,

борчылма! Подарить итәм, пнимаешь... Гиппократ оныкларына әйтерсең, алыгыз

да куегыз, диярсең. Рәхәтен күр әйдә... Истәлеккә-бүләккә...

Шулай да авыл җыеныннан соң, ул төне буе йокламады. Илбашына «Бөер

табарга булышыгыз! Минем дә яшисем килә!» дип кыска гына хат язып салды.

Җөмләләре бик кыска булса да, бик озак язды хатны. Аны кемдер табып бирүенә

бер дә ышанмыйча, күңелен тынычландыру өчен язды. Чөнки ул җавапны алдан

ук белә: хат килсә дә, хәтта аны ачып укырга да теләмәс иде. Хәер, хәзер үк ул

почтальонның капка төбендәге әрҗәгә газеталар салып китүенә битараф инде...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: