Галәм гөле ташны ярган...

Алар өчәүләп бер җан иясенең әҗәлен көтәләр. Икесе – хатын-кыз, берсе – ир

кеше. Газраилнең шулай озаклавына эчләре поша, билгесезлек эчке кичерешләрен

кыл урталай бүлә: борчулары әле йөзләренә бәреп чыга, әле өмет аша тынычлык

иңгәндәй була. Минутлар еллардай озак үтә. Кайчакта вакыт бөтенләй туктап

калгандыр күк тоела. Сәгатькә күз салалар да уфтанып куялар, яктылык шәйләнә

генә башлаган тәрәзәгә караш ташлаган саен тагын да яманрак пошыналар...

Ходай Тәгалә аларның һәммәсенә гомер биргән. Бер гомер! Аны һәр өчесенең

дә ахыргача яшисе килә. Юк, юк, азагы хакында бүгенгә берсенең дә уйларга

теләге юк. Һәрнәрсәнең ахыры булган кебек гомер дә чикле. Моны белмиме алар?

Беләләр. Тик яшәү һаман ымсындыра! Шуңа ерак юллар үтеп, чит-ят шәһәрнең

аулак почмагындагы бу шомлы бинаны эзләп тапканнардыр да...

Яшисе килүдән Рәйханиянең тәннәре тартыша. Кан басымы күтәрелә. Иртә

таңнан кызарган күзләре тәрәзәдән энә очы кадәрле яктылык эзли. Көткәндә таңы

да озак ата шул... Төне дә нигәдер дөм караңгы булды. Әле генә тышта тонык

зәңгәрлек шәйләнә башлады. Якты күк йөзендә кара болытлар сарылып-сарылып

йөзделәр. Чиксез биеклектә гүя кара түшәм хасил булган иде...

Өч җан иясе бер-берсенең күзләренә карашып алалар да сүзсез генә аңлашалар

кебек. Аннан өчесе дә янә газаплы тынлыкка чумалар. Анда – эчтә кемдер әҗәл

белән тартыша. Алар өчәүләп аның үлгәнен көтәләр...

– Сез кайсы яклардан? – дип сорый Рәйхания пышылдап кына янындагы

чандыр хатыннан.

– Бөгелмәдән. Үзегез?

– Чаллыдан.

Ир-ат сүзгә кушылмый. Ап-ак чыраен көрәктәй куллары белән уып-уып җибәрә,

шулай борчуыннан арынырга теләгәндәй, тыштан тыныч кыяфәт чыгарып, тын

гына утыра бирә.

Рәйхания урыныннан кузгалып, тәрәзә янына барып басты. Анда тәрәзә

пыяласына кагылып, канатларын ипле генә җилпеп, бер кош очып үтте.

«Ходай кошка да туйганчы очар гомер биргән!» – дип уйлады хатын. Кош

тонык зәңгәрлеккә кереп югалганчы, ул аның артыннан томырылып карап калды.

Ничек бәхетле ул кош!.. Сәламәттер, мөгаен. Көне караңгы, дип тә тормый, һаман

биеклеккә тартыла.

Аннан күзе хастаханә каршындагы асфальт юлга төште. Анда таң һәм дә

тәрәзәдән сирпелгән сүрән ут яктысында ташны тишеп чыккан космея чәчәге

күзенә чалынды. Һәм хатынга бераз җиңел булып китте. Тырышканда яшәргә дә

мөмкиндер, бәлки, дип уйлады.

– Космея – галәм гөле, – дип пышылдады хатын, аңа тәрәзә аша күз нурларын

түгеп. – Ташны кыл урталай ярган түгелме?

Коридорда яшь кенә шәфкать туташы күренде. Әйтерсең, канатлы фәрештә иде

ул. Карашлар аңа төбәлде. Ашыгып килгән җиреннән кыз туктап калды, өч кеше

утырган эскәмиягә борылып төбәлеп торды да ары китеп басты.

– Ул исәнме? – дип сорады карашлар. Шәфкать туташы җавап бирмәде. Алар

өчәүләп бер-берсенең күзләренә карашып алдылар. Дәшүче булмады.

Эш сүзләрдән узган инде. Алар өчесе дә тормышның иң нечкә, менә өзеләм,

менә өзеләм дип торган тотрыксыз җебенә эләгеп торалар һәм... берәүнең әҗәлен

көтәләр иде.

– Их, үлмәсен иде бу кеше! – дип куйды Рәйхания. – Аның да яшисе киләдер

бит... Кемнеңдер баласы лабаса ул да.

– Хода бәндәләре үлемгә хөкем ителгән шул... Җан чыкканда, яшәү турында

уйламыйлардыр... Менә безгә кирәгрәк, ахрысы, яшәү дигәне, чөнки без бу хакта

әле фикерли алабыз... Әлегә...

– Әлегә... – дип кушылды Рәйхания хатынга.

Бу сүзләрне әйткәндә, тавышы гына түгел, уйлары калтыранып куйды.

Хатын моны сизептерме, моңсу елмайды.

– Борчылмаска иде ничек тә, борчылып кына берни дә кылалмабыз бит инде

хәзер, – диде. – Буласы булган...

Аннан төбәлеп:

– Сез эшли аласызмы соң? – дип сорады. Рәйханиягә кыен булып китте. Үзеңнең

эшкә дә яраксыз икәнлегеңне җиде ятларга да фаш итеп тор инде менәтерәк...

– Юк. Хастаханәдә үтте соңгы айларым, – дип артык басым ясамыйча, теләртеләмәс кенә әйтеп куйды ул.

– Ә үзегез?

– Эштән бер көн дә туктамадым. Операцияләр вакытында гына бераз бүленергә

туры килде... Башыңа төшкәч, башмакчыга әверелмичә хәлең юк икән шул, – дип

тирән көрсенде янәшәсендәге хатын.

Ул моңсу карашларын бер ноктага кадап, сүзсез торды да янә дәвам итте:

– Мин үзем ятим үстем. Әле үсмер энем дә янымда. Күз-колак кирәк. Әниебез

үлгәндә, аңа биш яшь кенә иде. Үземне кайгыртып, баланы ташласам, мәрхүмә

әнкәй рәнҗер, дип курыктым. Авыр кичердек әнкәйнең үлемен. Энем көн-төн елады.

Хәер, һаман да тавышы ишетелмиме дип, сузылып ятып, җирне тыңлап йөри. Аны

оныткандыр да инде ул, авыр кичерешләре, бәлки шулай гадәткә әверелеп киткәндер.

Каберенә төшергәч тә, бер уч туфракны картлар башта энемнән салдырганнар иде...

 Тек-тек басып килгән аяк тавышлары игътибарны үзенә җәлеп иттеме, кинәт

тын калдылар.

– Ә сез теге үлеп ятучының кем икәнен белмисезме? Ир-ат микән ул, хатынкызмы? – Рәйхания кулындагы кәгазьләрен актара-актара килүче шәфкать

туташыннан шулай сорап куйды.

– Ир-егет. Авариядән соң китерделәр, – диде шәфкать туташы һәм кирәкле

кәгазен табып алганга сөенгәндәй, каршыдагы бүлмәгә кереп китте.

Хатыннар янә авыр сулады. Ир-ат та уфтанды.

– Үлмәсен иде ул, ә? – дип сораулы карашын хатынга текәде Рәйхания.

– Анысы Ходай кулында. Мин дә шулай телим. Тик өчебез дә аның тизрәк

күз йомганын көтәбез түгелме?.. – Ул үз сүзләреннән курыккандай калтыранып

куйды. – И Ходаем, балалары бардыр... Хатыны... Бәлки әнисе дә исәндер... Ничек

күтәрерләр бу хәсрәтне? Йа Аллам...

Рәйханиянең хатынга кушылып бик күп сүзләр әйтәсе килде. Кеше хәсрәтләре

эченнән, Әҗәл тырнагы арасыннан бәхет тә, сәламәтлек тә табып булмаячак, дип

уйлавын сиздерергә теләде.

– Әйе, өчебез дә аның үлемен көтәбез шул... – дип пошынды хатын янә. –

Монысы чынбарлык. Кайсыбызның бәхете җиңәр, түлке. Эчтән генә һәммәбездә

дә бер өмет яна. Шул өмет китерде бит инде безне монда.

Әлегәчә бер сүз дәшми утырган ир кинәт җанланып:

– Яшисе килә шул, шайтан алгыры! – дип куйды. Үзе һаман көрәктәй куллары

белән битләрен сыпырды. Күзләренә үк төшеп торган кепкасын өскәрәк күтәрә төште.

«Яшисе килә!» – дип кабатлады Рәйхания дә эчтән генә. Гүя ул янындагы

хатынның да: «Яшисе килә!» – дигәнен ишетте.

Аларның барысының да яшисе килә иде. Шуңа өчәүләп берәүнең әҗәлен

көтәләр иде...

Киеренке тынлыкта киндердәй ак йөзләре тартышып алгандай булды. Бу

халәттән ничектер качарга кирәк иде.

– Сез кайда эшлисез соң? – дип сорады Рәйхания сиздерми генә янына шуыша

барган хатыннан.

– Үз эшемне ачтым мин. Эшмәкәр. Башмаклар сатам. Күз алдына да

китермәссез ничекләр чабып йөргәнемне! Бөерләрем юклыгын бөтенләй оныткан

кеше кебекмен... Көн аша больниска шуларны юдырырга да йөрисе булмаса, уйлап

та карамас идем әле, биш эшне берьюлы ачар идем... Бер дә начарны уйламаска

тырышам. Сөйләгән сүзләр, уйлаган уйлар ДНК молекулаларында язылып бара,

ди. Физиклар раслаган. Нәселеңә зыяны төшәргә мөмкин икән. Ә яхшының начары

булмый аның.

Ул шешенгән аякларына карап елмаеп куйды. Аннан:

– Сез дә шулай бу хакта уйламаска тырышыгыз. Яшәп бетерергә кирәк тыныч

кына, барыбер бер үләсе ич. Үлемнең нәрсәсеннән куркасың соң аның?.. – диде. –

Әнә, яшәп бетермичә дә үләләр бит әле... Авария, диме? Соңгы сулышын аласын

белсә, юлга чыгар идеме, бичаракаем?

Килешкәнлекләрен белгертеп, бердәм баш чайкап куйдылар.

– Үлемнән куркам шул. Минем яшисем килә. Балаларым бар бит, – диде

Рәйхания кыенсынып кына. Тәнемне чир басканнан бирле, бәбекәйләремне ана

назына туендыра алганым юк. Тормыш та күбрәк үз өсләрендә. Һаман мине

кызганалар, яшәвемне телиләр. Ятимлектән котлары оча, белсәң...

– Ирегез бармы соң?

– Бар. Ул да борчыла. Еш кына эчеп тә кайта. Синең кайгыдан эчәм, ди.

Хатын эчке иңрәвен сиздермәскә тырышып тирән итеп сулады. Аннан:

– Минеке дә шулай башлады... аннан ташлап китте. Башкага өйләнде. Яшь,

чибәр кәләш тапты. Ирләргә авыру хатын кирәкми. Чирле хатынга түгел, авыру

балага да түзә алмый аларның күпчелеге. Минем дә балаларым икәү. Бәләкәйләр

әле... Шулай һәр якты иртәне, кояшны күрүем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып

яшәп яткан көнем менә, – дип авыр язмышының почмагын күрсәтеп алды.

Икесе дә беравык сүзсез тордылар. Һәр икесе дә үзенекен уйлады. Икесенең

дә күзләрендә мәхәббәт һәм нәфрәт очкыннары кабынып киткәндәй булды. Алар

бу мизгелдә берәүнең әҗәлен көтеп утыруларын да онытып җибәрделәр кебек...

– Кичердегезме сез аны?

– Кемне? – дип гаҗәпләнеп сорап куйды хатын.

– Ирегезне...

– Үч алалмагач, кичерергә кирәк. Һәркемнең гомере бер генә. Ул да аны үзе

теләгәнчә яшәргә хаклы бит. Авыру хатын өстенә карап газапланырга тиеш дип

кайда язылган? Аннан, каенанам да кешеләргә: «Авыру хатын белән нишләсен

инде ул?» – дигән. Яман сүзне тиз ишеттерәләр.

Дөрес әйтәм микән, дигәндәй, ул үз сүзләреннән үзе шикләнеп, күз чите белән

генә Рәйханиягә карап куйды. Бу сөйләшү Рәйханиянең дә йөрәк җәрәхәтен

яңарткандай булды. Күз алдында котсыз исем йөрде, азгын шәүлә буталды. Ул

гаҗәпләнү аша катгый җавабын җиткерде:

– Кайда, дисезме? Күңел дәфтәренең намус дигән битендә. Ә балалар? Аныкы

түгел мәллә?

– Аларны ач та, ялангач та итмәдем. Яшим бит әле мин, үлмәгән. Энем дә буй

җитеп килә. Бер-бер хәл була калса, ташламас, Алла боерса. – Хатын көрсенүле

тавышын басарга теләп: – Аны Аллаһы Тәгалә кичермәдеме икән әллә, дип тә

уйлыйм инде... Машинасы белән баганага барып кергән. Хәзер әнисе карый,

инвалид коляскасында утыра... – дип әңгәмәгә һәркем тоярдай тирән газаплы

тавыш белән йомгак ясады.

Һәм өстәде:

– Сез яшь бит әле. Бик күркәм күренәсез. Яшәргә тырышырга кирәк...

– Күркем бар да, бүркем юк дигәндәй, яшьлеге бар да соң аның, сәламәтлеге

юк... – дип тирән пошынды Рәйхания.

Шул мәлдә коридорга шәфкать туташы килеп чыкты. Ул ашыга-ашыга

тезелешеп утырган өчәүгә күз йөгертеп алды да, нидер оныткандай, беркавым

уйланып торды.

– Хафизова, – дип эндәште аннан. – Йә, кайсыгыз Хафизова сезнең?

Рәйхания торып басты.

– Әйдәгез минем белән. Хәзер тагын бер анализ бирәсегез бар. Үлеп ятучы

белән сезнең кан тәңгәллеген тикшерергә кирәк, – диде шәфкать туташы һәм үзе

килгән якка борылып, эре-эре алдырып китеп барды.

Рәйхания урыныннан торып баскан көе катып калды. Тез буыннары калтыранды,

теле кипкәнне тойды. Ян-ягындагы юлдашларына төбәлде. Икесенең дә табигый

халәте үзгәргән: көнләшүдән туган салкын хисләр аларның төсләренә бәреп чыккан

иде. Шуңа ул күзләрен челт-челт йомгалап тик карангалап торды, бер сүз дә әйтә

алмады. Башында: «Менә бит без кешеләр ничек! Беребез өлешенә беребез кергән

кебек кыланабыз...» – дигән уй калыкты. Кайчакта берсен-берсе сүзсез тоя торган

кешеләр дә гомерләре бизмәнгә салынган мәлдә аңлашу җаен таба алмыйлардыр,

мөгаен. Әйтерсең, палата эчендәге кеше нәкъ менә Рәйхания өчен үлеп ята. Әйтерсең,

башка беркемгә дә түгел, гомерен һәм дә бөерен аңа гына бүләк итеп калдыра...

Нишләтәсең, кайгы-хәсрәтнең дә, шатлык-куанычның да йөзгә чыкканын белә

иде ул. Ә көнләшү хисләрен йөздән укып булуына исә әйтсәләр дә, ышанмас

иде. Югыйсә, бөерне кулга тоттың да китеп бардың түгел, операция өстәлендә

наркоздан айнымаган затлар күпме?! Аллам сакласын...

Хатын инде бу бозлы карашлардан сискәнеп, ник килгәненә үкенә дә башлаган

иде. Алданрак белсәң, янәшәңдә генә берәүнең үлеп ятуы хакында ишетмәс өчен

дә килмәссеңдер төсле тоелды.

– Ул үлдеме әллә? – дип сораганын сизми дә калды Рәйхания.

– Без ул үлмәсен өчен бик тырышабыз. Иң дәрәҗәле табибларыбыз аның

янында. Тик дөнья хәлен белеп булмый... Аллаһ язганнан узу безнең кулдан килми.

Аптырамагыз, бары тик алдан хәстәрлек күрүебез инде. Аннан анализларыгызны

да алдан әзерләргә кирәк.

– Яшәсен иде, – диде Рәйхания сызланып. Үзе, шәфкать туташы артыннан

калышмаска тырышып, аягының калтыравын җиңеп, кызу-кызу атлады, куркудан

адымнарын саташтырды, хәлсезлектән чайкалып-чайкалып китте.

– Әйтеп торам бит анысы Ходай кулында, дип...

Шәфкать туташы аңа яратып борылып карады:

– Бер белмәгән кешене кызганасызмы әллә? – дип сорады.

Рәйхания башмаклары чыштырдавын басар-басмас тавыш белән җавап

кайтарды:

– Кызганам дию генә аз, үзәгем өзелә. Әнисе, балалары күз алдыма килә. Сез

кызганмыйсыз мәллә?

Шәфкать туташының тавышы аермачык ишетелде:

– Гомеребез тоташ кызганыч хәлләр эчендә шул. Ярдәм итә алсак, моннан да

зур бәхет юктыр безнең өчен.

Рәйхания аның матур күзләрендә өмет чаткылары чагылуын күрде. Күңеленнән

«...ярдәм итә алсак...» дип кабатлавын белде. Ачык йөзләре, тәмле телләре белән

дә дәвалыйлар, дип белми әйтмиләрдер алар хакында. Күпме кешенең күзен ача

бу табиблар. «Байлык бер айлык, сәламәтлек зур байлык» икәнне монда эләкми

торып төшенгән затлар бар микән?

Сәламәт кешеләр арасында эшләүчеләрнең адәм башына төшкән мондый

хәлләрне ишеткәннәре дә юктыр. Бу ак халатлылар... юк, юк, күк катыннан төшкән

фәрештәләрдер болар... Ак канатлы фәрештәләр...

– Туганнарыгыз арасында сезгә ярдәм итәргә теләүче табылмадымы? –дип

сорап куйды шәфкать туташы сүзне икенче юнәлешкә борып. – Гадәттә, берберсенә кандаш туганнар ярдәм итә. Йә аталар – улларына, аналар кызларына

бирә, диимме...

Рәйхания кемнәндер бөер алып буласын әлегәчә башына да китермәде, шуңа

ул «юк» дигәнне белгертеп баш селкеде. Аннан:

– Әтием дә, әнием дә вафат шул инде, – дип куйды.

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: