Әфганыч (повесть)

Үзе өчен бик четерекле хәлдә калгач, ул миңа: «Ышанычлы кешем – инагым

булырсың», – дип, эч серләрен сөйләгән иде. Инде менә үзем шундый хәлдә

калдым.

Һич тә уйламаганда, көтмәгәндә. Миңа ышанган шул авылдашымның

хәбәрсез югалуы һәм һәлак булуы турындагы (төрле вакытта сугылган) ике

телеграмма белән беркөнне өй адресына авылдашым Әсгатьтән «Ждём на

торжественные похороны и на встречу опознания Афганыча», дигән сәер

телеграмма алдым. Нинди очрашу, кемне-нәрсәне танырга? Әфганыч кем ул?

Нинди криминалга бәйлиләр мине?

Шаяртуга да охшамаган, кеше ышанмаслык хәбәрләр.

Авылдашым Әсгать тә мәрхүмнең якын инагы... Ни булган авылда? Ник

һәм кемгә кирәк ул очрашу?

Кесә телефоннары юк заман. Кайтырга булдым...

Һәр сәфәр беренче адымнан башланган кебек, һәр язма беренче сүздән

башлана: беренче сүзем «Әфганыч». Сүзлекләрдә – андый сүз, авылда – Әфган

исемле ир, аннан туган малай юк.

Яшәгән урыным белән барыр урыным арасын чакрымнар түгел – сәфәргә

сәбәп билгеләгәч, бу юлы да шулай булырга тиеш иде. Әмма эш адресына

килгән телеграммалар, мине генә түгел, сәфәр юлламасына кул куярга тиеш

мөхәрриремне дә уйланырга мәҗбүр итте: «Ждём на торжественные»...

Җеназаның тантаналысы буламы?

Юлга җыена башладым.

Газета-журнал битләрендә язмаларым чыкканлыктан, җаваплы мөхәррирдән

фатихасын алып, җеназага бер көн кала үз «Москвич»ымда юлга чыктым. Ярты

юлны узып, машинага бензин өстәргә тукталсам, кесәмдә акча юклыгы һәм

диктофон белән видеокамерама алган тасмаларның боздырырга ярамаганлыгы

ачыкланды. Ярый әле АЗС хезмәткәре танышым иде, «служебное

удостоверение»не калдыру исәбенә, Казанга кайтып җитәрлек бензин өстәде.

Әмма җеназага соңлаудан коткара алмады.

Авылга кайтып, клубтан мәчеткә әверелдерелгән бина каршындагы

мәйданда тукталсам, анда кабыргасына кызыл хач сурәте төшерелгән «УАЗ»ик

маркалы санитар машинасы һәм мәчет болдырында дүрт-биш әбинең мәрхүм

авылдашыбызның диварга беркетелгән, кара тасма белән әйләндерелгән

курсант формасындагы зурайтылган фотосына карап, әңгәмә корып

утыруларыннан һәм араларында ир заты булмаудан җеназага соңлавымны

аңладым да болдырга таба юнәлдем. Анда утыручылар мине машинадан

чыгуга таныганнар иде – көтүләре белән каршыма килә башладылар. Тукталып,

һәркайсы белән кул биреп күрешсәм дә, авылның соңгы хәбәрләр чыганагы

буларак даны таралган Әнисә ападан башка берәүне дә танымадым. Җеназа

хөрмәтенә генә яулыкны мөселманча бәйләп, әбиләрчә киенгән яшьләр иде.

Күрешү мизгелләрен истәлеккә калдыру максатында, кинога төшерергә

рөхсәтләре белән камерамны алырга машинага таба юнәлсәм, барысы да

миңа ияреп, күргән-белгәннәрен сөйләргә ашыкты. Алар сөйләгәннәрдән

аңлаганнарым шул булды: кургашын табутта бикләнгән мәет кайтканчы ук

авылга кызыл хач сурәтле «буханка» машинасы килеп туктаган икән. Озата

килүченең сүзләреннән авыру гарипнең шушы авыл кешесе булуын танып

раслау кирәклеге аңлашылган. Чөнки бу гарип дәваланган Новосибирскидагы

махсус госпиталь мөмкин булганның барысын да эшләгән, инде гарип аягына да

баскан, кул калдыгы белән кашыкны үзе тотып ашый да башлаган, тик сораган

сорауның берсенә дә җавап бирә алмый – ни сорасаң да, гел «Әфганыч» дип

кенә әйтә икән. Госпиталь җитәкчелеге бу инвалидны госпиталь карамагыннан,

шундагы авырулар өчен махсус ачылган интернатка күчерергә карар кылган.

Әмма инвалидның кем булуын расларлык бер документы да юк икән. Кургашын

табутта кайткан мәрхүмнең соңгы хезмәт иткән частеннан килгән җавапта:

«Лейтенант Әсфәндьяров тигезсез сугышта һәлак булды» гына.

Хәрби комиссариатка шушы хәбәрне ишетергә барган Илсөяргә исә тагы

да тирәнрәк яра өстәп, кул куйдыручы хезмәткәр: «Ул йә әсир төшкән, йә үзе

бирелгән», – ди. Бу хәбәрне күтәрә алмыйча йөрәк өянәгеннән мәрхүм булган

әбисе белән янәшә ятсыннар дип, куш кабер казысалар да, озата килгән офицер

табутны анда күмдерми, башка кабер казыта. Әүдәкин хәзрәтнең Коръән

сүзләренә игътибар итүче булмый.

Табутны озатучы командирга ияреп килгән ике рядовой, автоматлардан

күккә атып, мәрхүмгә хөрмәтләрен күрсәткәч, клуб-мәчет алдында митинг

ясап, самолётка ашыгу сылтавы белән аэропортка китеп тә баралар...

Табутны ачып карарга һәм хәер таратып, Коръән чыгарга рөхсәт ителмәгәнен

моңарчы да ишетеп белгән халык һич гаҗәпләнми, хәрбиләрне «тагы килегез»

дип озатып кала.

Шушы колхозга кергән керәшен авылыннан солдатка алынган Анатолий

атлы егетнең дә табутын ачтырмыйлар. Ләкин аны күмгән көнне гарип

«Әфганыч» кайтып төшми бит!

Сорау арты сораулар туса да, аларның берсенә дә төпле җавап бирүче

булмый. Шәхсән минем өчен «бикле табуттагы Әхмәтзыя мәете белән

«Әфганыч»ны очраштыру кем өчендер махсус оештырылган мәкерле бер эшме,

әллә очраклылык галәмәтеме?» – дигән сорау бик мөһим иде.

«Әфганыч»ны озата килгән госпиталь вәкиленең дә «хуҗалар» белән

булган һәм булачак (туачак) сорауларга рәсми җавап әзерләп, авыл советы

бинасында бикләнеп утыруларын белгәч, «УАЗ»да яткан гарипне күрәсем

килү теләге ихтыярымны җиңеп, «буханка»ның ишеген шакыдым.

Телеграммада «на встречу опознания» диелгән иде бит. Ә күз белән

күрмичә нәрсәне белеп, танып була? Бу сорау ишекне ачтыру өчен минем

ачкычым иде. Ишекне култык таягына таянган, сыңар аяклы авылдашым

Мидхәт исемле егет ачып, «озатучы врач беркемне дә кертмәскә кушты,

ул килгәч керерсең дә, күрерсең дә, белерсең дә», – дип, ишекне ябып та

куйды. Бик кыска гына арада махсус колашада чалкан яткан чәчсез, колак-борынсыз башны һәм шул башны кашырга маташкан сул кулының ыргак

кебек кәкрәйгән бармакларын гына күреп калдым. Тере мәет ятуы шик

тудырмады.

Мидхәткә: «Әллә танымыйсыңмы?» – дип кенә әйтергә өлгердем.

– Миңа министр Язов үзе килсә дә, кертмәскә кушылды. Сорауларың булса,

җавап бирермен. Күргәнсеңдер, мин дә – Әфганыч. Тиешле протезны гына

һаман кайтармыйлар.

– Сәбәбе?

– Син генә түгел бит, – диләр.

– Тизләтү чарасын күрергә тырышырмын, кайткач.

– Мондый сүзне шәһәрдән килгән һәркем әйтеп китә дә оныта.

– Мин, беләсең, һәркем түгел бит.

– Ә мин – чын әфганчы. Аякны югалткач алган орденым да бар. Күрсәтимме?

– Аяк югалткан өчен бирелми бит орден – илгә хезмәт иткән өчен бирелә.

– Илгә түгел, системага, режимга, – диде дә Мидхәт, тәрәзәне ачып, сүзен

эчтән дәвам итте. Ул сөйләде, мин видеокамерамны эшкә җиктем. Әмма ул

күпме сөйләсә дә, табуттагы мәрхүм Әхмәтзыяның «Әфганыч» белән очрашу

моменты буенча җөмләләр әйтә алмады: «засада», «снаряд шартлау», «машина

ватылу», «әсирлектә», «җәза», «котылу» ишетелгән сүзләр иде. Ә менә табутны

озата килгән офицерны каргавында кулланган «нецензурный» сүзләрен язу

аны да, мине дә бизәмәс. «Андыйларны хөкемсез ату дөрес булыр иде», – дип

дәвам итте ул монологын пышылдабрак.

– ...Ул бит үз частенда хезмәттә чакта үлгән танкистның мәетен озата

кайткан. Димәк, ул аны күреп тә белгән. Монда аңа шул ук 40 нчы бригадада

хезмәт итеп гарипләнгән «Әфганыч»ны карап, кем икәнен ачыкларга гына

кушылган. Госпиталь вәкиле аңа Казан танк училищесында тапкан архив

материалларыннан чыгып, «Әфганыч»ның шушы авыл кешесе булуына

дәлилләрен китерә, табутны ачып карауны сорый. Намуслы кеше булса, ул

табутны ачтырудан курыкмас иде. Ә ул, режим сакчысы буларак, тизрәк Язов

әмеренә каплана, «Әфганыч»ны кереп карарга да җөрьәт итми, «приказы

не обсуждаются, а выполняются», – ди. Аңа тизрәк бу табутны күмдереп,

чираттагысына кайтырга, погонында йолдыз арттырырга, улларын көткән

бәхетсез аналарга, ятим калган балаларга стандарт нотык укып, ачы

хакыйкатьне майлап-тәмләп йоттырырга гына кирәк.

Нотык формаль-стандарт иде: «Интернациональ ярдәмгә алынган

(чакырылган) һәр сугышчыга, яраланып, дәваланып ятучыларына, хәтта

хәбәрсез югалганнарына да, аларның гаиләләренә Ватанның рәхмәтенә өстәп,

бүген җир куенына тапшырылган Әхмәтзыя Әсфәндьяровның утны үзенә төбәп

атуны сорап, сигнал бирүгә ирешүе күпләргә үрнәк булачак.

(«Офицер вызвал огонь на себя!» янәсе). Аңа «Кызыл йолдыз» ордены

бирелүен юллап, Югары Советка язган хатның күчермәсен һәм генералның

рәхмәт хатын гаиләсенә тапшырырга рөхсәт итегез. Авылдашлары өчен дә

зур бүләк бу!..»

– Шунда мин түзмәдем, «бүләгегез үзегезгә булсын», дип кычкырдым.

Халык тын калгач: «Ни өчен орден үзе түгел, ә юллама язуы гына? Ни өчен

үлем күпләргә үрнәк булырга тиеш?» – дигәч, районның хәрби комиссары:

«Исерекне алыгыз моннан!» диюгә, мине менә шушы «буханка»га китереп

яптылар.

– Кемнәр?

– Халуйлар авылда да җитәрлек, ияреп килүчеләре дә өчәү. Әмма мин

барыбер үз фикеремдә калдым: «Әфганыч» безнең кеше, дидем, Галилей кебек.

– Молодец!

Мидхәт хезмәткә Әхмәтзыядан бер елга соң алына. Батальоннары төрле

булса да, ул да Әхмәтзыя хезмәт иткән 40 нчы бригадага эләгә. «КамАЗ»

машинасында Үзбәкстандагы Термиздан бензин, керосин ташый. Соңыннан

ишетеп белә – ул ташыган ягулык резервуарлары элек башка урында җир

өстендә булган, хәзер күренерлек түгел – күмелгәннәр һәм өсте бетон белән

капланган. «КамАЗ» машинасын гына бетон түбә белән каплап булмый.

Засадага эләгеп, машинасы да, үзе дә «шартлый», «эләгә», «коткарыла».

Гарипләнеп, бер ел да тугыз айдан соң илгә озатыла. Әхмәтзыяны бүген

генә «озаттык» дип отчёт бирелсә дә, ул әле һаман сугыша, «Әфганыч» булып

сугыша.

– Аңлыйм...

– Рәсми чыганаклардан беләсеңдер, – без яклаган хөкүмәткә каршы төп

өч төркем сугыша. Алар Ислам дәүләте төзүне максат итеп куя: Гөлбетдин

Хикмәтьяр җитәкчелегендәге «Ислам партиясе» дә, җитәкчесе профессор

Борһанетдин Раббани булган «Ислам җәмгыяте» дә, «Исламны коткару союзы»

да, тагын берничә төркем башлыкларын «кыр командирлары» дип атыйлар.

Гәзитләрдән укыйсыңдыр.

– Мидхәт, гафу ит, син сөйләгәннәр аерым китапка лаек булсалар да, миңа

«Әфганыч»ка кагылышлы эпизодларны хәтерләвең мөһимрәк.

– «Әфганыч» үлем тегермәнен әйләндергән механизмдагы бер «шөреп»

кенә ул... Деталь ул! «Әфганыч»лар турында ни язсаң да, кем белән кем, ни

өчен сугышалар дигән сорауларга җавабың булмаса, югалтуларны санап чыгу

гына булачак. Ә югалтуларны санау мөмкин түгел. Ул тукталмас афәттә, юрап

булмас әҗәлләрдә үзен күрсәтә. Әфганстан гомер-гомергә кулга ияләшмәс,

кануннарны танымас кыргыйлар иле ул.

– Сак сөйлән, Мидхәт.

– Сак түгел, хак сөйләү кирәк.

Ә менә хаклык яшеренгән.

– Әфганстан хөкүмәтенә каршы сугышучы төркемнәрнең үзәге Пакистанның

Пешавар каласында икәнен беләсеңме? Газеталарда аларны «Җиделек берлеге»

дип язалар.

«Җиделек» түгел – җитмешлек берлеге ул. Күп алар.

Әфганстанга чыккан төркемнәрне җирле халык азык-төлек, акча

белән тәэмин итеп яшәтә. Хөкүмәт моны белә, әмма тыюга ирешә алмый.

Хикмәт шунда: бу төркемнәр үзара да тату түгел. Кайберләренең совет

гаскәрләренә ярдәм күрсәтү очраклары да була. Әхмәтзыялар ротасының

һәлакәте шул «ярдәмчел» әфган төркеменә ышану нәтиҗәсе булуы бик

ихтимал. Соңыннан ишетелгәннәргә ышанганда, «Саланга үткелен»

саклаучы 2 нче миномёт взводына ярдәмгә «милли коткару фронты»н

җитәкләгән Сибгатуллага буйсынган 40 башкисәр бирелә. Аларның «Ислам

революциясен кузгату» җитәкчесе белән яшерен килешүе нигезендә, иң

хәтәр сугыш нәтиҗәсе ята. Менә сиңа «Әфганыч»: колак-борын урынында

тишекләр генә, тешләре сындырылган, бер күзе чыккан. Кара, күр: хатыны

да, бабасы да «Әхмәтзыя» дигән бу җанлы «җыелма»дан бер әгъзасын да

аныкы дип танымадылар.

– Ә син таныйсың.

– Аны тану миңа үзем өчен кирәк. Ә менә хатыныма аның үлгән булуы

файдалырак.

– Ягъни?

– Минем хатын – безнең авылның фельдшеры. Ул сиңа да таныш булырга

тиеш. Гөлсем. Заманында аңа Әхмәтзыя да гашыйк булган. Нәтиҗәдә гарип

бала туган. ДЦП. Ул хәзер Чистайдагы интернатта дәвалана. Терелүенә өмет

юк, диләр. Әгәр баланың атасы мәрхүм Әхмәтзыя булуы расланса, аңа тиешле

пособие бермә-бер артык булачак.

– Син шуңа ризамы? Ире син бит.

– Сер түгел – Гөлсемнең миңа кадәр ирләре күп булды. Ә ул гарип дип

тормады – ире итеп мине сайлады. Мин аның күп гөнаһларын шуңа гафу иттем.

Ә менә гарип баланың атасы Әхмәтзыя булуга ышана алмыйм. Һушына килсә,

мин аннан иң элек шуны гына сорар идем.

– Шундый ваклыклар белән яшисеңдер дип уйламас идем сине, Мидхәт.

Оныт!

– Иң матур кувшины да, «Собор Парижской Богоматери»да гади үзле

балчыктан. Диндарлар кеше үзе дә балчыктан яралган, ди.

Мин балчыклыктан, ягъни гадилектән түгел, ялганнан качам. Ә дөреслек

күргәнеңчә, әнә ята, аңа барыбер: янгыннан калганын җыйган тере мәет.

Идарәдә киңәш корып утыручыларга, күрәсең, дөреслек түгел – тынычлык

кирәк. Нинди сорау туса да, аны үлгән кешегә юнәлтергә мөмкин. Чөнки

үлгәннәр дәшми, ә исәннәргә шул уңай. Миңа гарип баланың балчыгы каян

булуны беләсем килү – кемнедер гаепләү өчен түгел. Әгәр «Әфганыч» айныса

(терелсә), күп сорауларга җавап булыр иде.

– Сиңа соравым бер генә: синең өчен Әхмәтзыяның үлеме сенсацияме, әллә

терелеп-айнып өйгә кайтуымы?

– Ничек әйтсәм, дөрес аңларсың икән?

– Күңелеңдәгене әйтсәң, аңлармын.

– Күңелемдәгесе шул: Әхмәтзыяның үлеме дә, терелүе дә безнең илдә

сенсация түгел – хәзерге сугышта була торган хәлләр. Ул татар милләтеннән.

Безнең милләтне үтерү-бетерү өчен ниләр генә кылмыйлар – ә милләт яши,

үрчи. Әхмәтзыя үле булса, «Әфганыч» булса да, олы милләтнең бер улы

булуын раслый. «Татар бар җирдә хәтәр бар», диләр. «Хәтәр бар җирдә татар

бар», – ди шагыйрь. Татар ышанычлы, чөнки. Кайсыдыр милләтне яклау

кирәк булганда, гел татарны чакыралар. Ватан сугышында герой булганнарны

санап чагыштырсаң, күпчелек – татарлар. Әфганстан корбаннарын санасаң да,

күпчелеге – татар егетләре. Тагын кирәкме мисаллар?

– Кызык сөйлисең.

– Кызык түгел – кызганыч бу. Аппаратыңны сүндерсәң – Әфган сугышы

сәбәпләренең чын-дөресен, кайчан бетәчәген дә әйтәм... Тормыш миннән

күрәзәче ясады.

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: