Әфганыч (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

Күл тикшерергә килгән белгечләргә ул – кулына кәрҗин тоткан авыл

карчыгы булса, Әсгать өчен гомерлеккә сайланган авыл советы депутаты,

бүгенге авыл тормышының мәгълүмат үзәге. Кешегә зыяны булмаса да,

бәхәскә кереп, сорау биргәнне яратмый ул. Әсгать бу хакта белгечләрне кисәтеп

куюны кирәк тапты. «Үзегез аз сөйләп, аны тыңлагыз», – диде.

Фән докторының:

– Үзем каршы алам дигән хуҗагыз шул буламыни? – дигән каһкаһәсенә

каршы Әсгать:

– Күпкә түзгәнне азга түзәрсез. Каршы сүз әйтеп, бәхәскә кермәсәгез, озак

тормас, алып килгән нәрсәсен калдырыр да китәр. Аның яшен беркем дә белми.

Без аны һаман «Әнисә апа» дип йөрибез. Сез дә «әби» сүзен ишеттермәгез.

Шул арада Әнисә апа автобус янына килеп, тәрәзәдән карый, ишек шакый.

Иң яхшы белгеч – аспирант һәркем ишетерлек итеп:

– Монда ачык ишекне дә шакый торган халык икән, – ди.

Моны ишеткән Әнисә апа: «Шәһәр халкыннан өйрәнәбез!» – дип, салонга

уза. Әлегә җил-давыл юк. Әсгать инициативаны үз кулына алып:

– Көтүе булмаса да, көтү кайткан вакытта Әнисә апаны кем борчып, нинди

йомыш белән мосафирлар янына килергә мәҗбүр итте икән? – дип тактик

хата җибәрде.

– Мине беркем дә, бернәрсәгә дә мәҗбүр итә алмый. Мин – мәҗбүри

заемга да язылмый котыла идем. Бригадир Локман интернатта өч профессор

урнашып яшәячәк, шуларны мич ашы пешереп каршыласаң, күңелләре булыр

иде, дигәнгә әзерләнеп барсам, анда бер көтү әрмән белән үзбәкләр урамда

пылау пешерә. Бәрәңге кыстыбыемны әрмәннәргә күрсәтеп тормадым – монда

күтәрелдем...

Бу юлы тактик хатаны фән докторы ясады:

– Әбекәй, рәхмәт сезгә, миңа камыр ашы да, бәрәңге дә ярамый, шикәр

авыруым көчле...

Әнисә апага шул сүз генә кирәк булгандай:

– Авылда шикәр авырусыз кеше юк, чамасын белеп ашарга кирәк, – диде.

– Әбекәй, мин үзем – биология фәннәре докторы. Бәрәңгедә ни барын, ни

югын гына беләм.

Әнисә апага бу җаваптан «доктор» сүзе күңеленә сеңә:

– Доктор булуыңны яшермәвең өчен рәхмәт. Билем сызлап җәфаланам.

Әрекмән яфрагы бәйләүдән дә, корт чактырудан да сихәтләнү юк. Мал

врачы Хәдимулла әйтә, яңа туган бозау тизәге бәйләргә кирәк, ди. Сыер

асраучы калмагач, ул бозауны каян табыйм? Шуны алыштырырга берәр дару

әйтмәссеңме?

Кирәкмәгәндә Әсгать сүзгә катнашты.

– Әнисә апа, болар кеше докторы түгел – балыкның нинди чирдән үлгәнен

белергә, күлне тикшерергә килгән белгечләр алар...

– Күлне тикшерәсе юк. Аңа колорадо коңгызын үтерә торган агу сипкәннәр.

Юынырга дип алып кайткан судагы истән өйдәге чебеннәр дә кырыла. Шул

агуны кем түккәнне тикшерергә кирәк.

Берәүләр әйтә: «Күлне арендага алучы үзе балыкның хакын өчләтә арттырып

сатканга үч итеп түккән», – ди. Икенчеләр: «Аренда хакын киметеп түләү өчен

хәйлә эше», – ди. Икесе дә дөрес булуны расларга, агуның каян алынуын

белергә кирәк. Кибеттә юк ул. Колхоз бәрәңге утыртканда, 50 литр сыешлы

ун шешә агу кайтарылып, Мидхәт складына тапшырылган, җиденчесенең

расходлануы кәгазьдә факт. Ә өчесен кем алып, кая куйган? Менә шуны

ачыкларга иде. Аны ачыклар өчен балык докторлары түгел, милиция кирәк...

Арендатор үзе җирле милиция начальнигы булгач...

Әнисә апаны бүлдереп, Әсгать тагын ялгыш сүз әйтә:

– Милиция начальнигы түгел, ә элекке «ГАИ» начальнигы ул...

Моңа каршы Әнисә апа:

– Кул кулны, ике кул битне юа, – дип кенә әйтергә өлгерә.

Әсгатьнең мобильный телефоны әтәч булып кычкыра:

– Тыңлыйм, Локман абзый...әйе... шунда... утырабыз, сезне көтәбез... Алар

интернатта калмадылар, гостиницага илтергә кушалар. Минем акчам да,

бензиным да юк... Аңлыйм... Килә алмыйсыз, районга китәсез...

Телефонда: «Продюсер белән төзелгән шартнамәдә ачыклыйсы пунктларны

республика рөхсәте белән генә хәл итеп була», – дигән тавыш ишетелә. Бөтен

мәсьәләләрне ачыклаган язуны «Әфганыч» аша җибәрәм. Бигайбә!..

Калган кыстыбыйларын кәрҗинендәге табакка салып каплагач, Әнисә апа

хушлашу сүзен әйтә:

– Экологларны мин чакырттым. Чөнки сез «белгечләр» түгел, чираттагы

«бөлдергечләр». Сезгә күлнең терелүе дә, балык үрчү дә кирәкми. Сезгә үгез

үлсә – ит, арба ватылса – утын. Сез килгәч тә, халыкны җыеп, күлегез белән

ни булды дип, сорарга тиеш идегез. Ниндидер «кино төшерү» дигән сылтау

белән, бабайларыбыз утыртып үстергән наратларны кырдыру, күлгә саф су

биреп торган инешне буып, курчак тегермәне ясату кирәкме? Халык «юк»

диячәк аңа. Сезгә арендатор сүзе, колхозны бөлдергән рәис Апанай сүзе генә

кирәк. Әмма ләкин халык үз сүзен барыбер әйтәчәк! Экологлар безнең яклы!

Әнисә апаны Әсгать бүлдерде:

– Кая соң халык? Бармы ул?

– Сайлаучылар исемлегендә алар.

– Исемлектә генә шул.

– Күлләрен, урманнарын саклыйсылары килсә, тавыш бирергә кайтырлар.

Барысы да синең сыман һәр төчкергәнгә «ярхәмикә» дип тормас...

Шулай китә Әнисә апа. Үзенә таба килүче «Әфганыч» белән очрашкач,

кулын селти-селти, аңа нидер аңлата, «Әфганыч»ның кочагындагы чәчәк

көлтәсен алмакчы була, тегесе бирми, кызу-кызу атлап, автобуска таба юнәлә.

Әсгать белгечләргә «Әфганыч»ның кем булуын аңлатырга өлгерсә дә, аның

белән ничек аңлашырга кирәген өйрәтә алмый. Чөнки анысын ул үзе дә белми...

«Әфганыч» туп-туры автобус ишегенә килеп, ачык ишекне шакый.

– О-һо – культурный дивана икән, ачык ишекне дә шакып керә, – ди фән

докторы.

– Аңлаткан идем бит – дивана түгел ул, бик хәтәр контузиядән калган

ниндидер чир анда... Әйдә кер, яшьти, кунаклар белән таныштыр үзеңне.

«Әфганыч» керү белән Әсгатькә пакет белән чәчәк көлтәсен тапшыра.

– Кыр чәчәкләре алып кайткан сезгә, – ди Әсгать, көлтәне өчкә бүлеп,

белгечләргә тапшырганда, – Локман абзый җыеп җибәргәндер, тамырлары

да өзелмәгән.

– Чәчәкне ашап булмый. Шул хакта язуында ни дигәнен укып әйт: караңгы

төшеп килә, термосларыбыз бушады, – ди фән кандидаты.

– Йокы алдыннан ашауның зыянын онытма! Иртән «Ролтон» токмачын

суга болгатып... – ди аспирант.

– Син нәрсә? Шушында кундырырлар дисеңмени? Шартнамәгә кул

куйганда, укыгансыңдыр – «гостиница» диелгән иде.

– Бәхәсләшмәгез, монда һәр сорауга җавап язылган, – дип, Әсгать пакеттагы

язулы кәгазьләрне укуын дәвам итә...

Тынлыкны аспирантның гитара тавышы боза.

Кандидатның:

– Уйный белмәгәнеңә дыңгырдатмачы шул нәмәстәкәеңне, – дигәненә

каршы доктор апай:

– Нәмәстәкәй түгел, ә алты кыллы гитара, – ди.

Яклаучы булгач, гитара көчлерәк «дыңгырдый», көен генә аңларлык түгел.

Гитарага һәм уйнаучысына карап «каткан» «Әфганыч»ның йөзе дә, күзләре

дә берни аңлатмый. Ул аптыраулы карашын белгечләрдән Әсгатькә күчереп,

үзенә урын эзләгән кебек таптана.

Ниһаять, Әсгать, хөкем карары белән танышып чыккандай, шофёр

урыныннан салонга күчеп:

– Кадерле кунаклар!.. – ди, «Әфганыч»ны бер читкә этәреп.

– «Белгечләрдән» кунакларга әверелдекмени? Икенче җөмләң «кунак

булсаң – тыйнак бул!» дыр.

– Безнең арендатор фән кандидатлары белән генә сөйләшә белә, ханым-әфәнде, икенче җөмләсе: хуш килдегез!

– Беренчедән, мин «ханым» да, «әфәнде» дә түгел, ә туташ.

– Хуш килдегез, хөрмәтле туташ!.. Ягъни, хуш килдегез, хөрмәтле туташлар

һәм Сәгыйть Алиев әфәнде.

– Миндә Гавай гитарасы түгел, гап-гади «шестиструнка».

– Уеныгыз гавайларча булгач, мин сезне Сәгыйть Алиевка охшаттым...

– Дальше?

– Арендатор да, рәис тә район гостиницасында урын булмау сәбәпле, монда

гына төн чыгарга кушалар, ну үтенәләр...

– Тончыгырга?

– Кунарга ягъни.

– Дальше!

– Инешне буар өчен известь ташы чыгаруны экологлар килеп туктаткач,

бульдозерчылар кайтып китәргә мәҗбүр булганнар. Алар яшәп яткан

чишмә буендагы шалаш Ленинның Разлив күле буендагы шалашыннан ким

түгел, теләсәләр, шунда кунсыннар, ошатмасалар – «Беловежская пуща»

вагончигында», – дигән.

– Белорусиядә?!

– Күл буенда. Азык-төлек вагондагы суыткычта бикле, дигән. Күседән

саклап.

– Нәрсәләр барын язганмы?

– Тавык итеннән әзер шашлык, шалаш янында мангалы да, күмере дә бар

– теләсәләр, үзләре кыздырырлар, дигән. Шылдымы?

– Мин тавык ите ашамыйм! – ди доктор.

– Безгә күбрәк калыр, – ди кандидат.

– Ихтыярыгыз, – ди Әсгать, кулындагы конверттан акча чыгарып. – Ә менә

монда кулдан гына язылган ведомость җибәргәннәр. Аванс алыгыз. Бу сезнең

оптимистик тойгыларыгыз сүрелмәсен өчен бирелә. Рәхим итеп, тамгагызны

салып, тынычланыгыз!..

Әсгать белгечләрне тизрәк вагонга илтеп урнаштыруны мәгъкуль күрде.

Киттеләр.

Барып җитеп, вагонга керү белән, суыткычны ачып, азык-төлекне

чыгардылар. Анда колбаса да, сыр кисәкләре дә, тавык шашлыгы һәм шәраб

шешәләре дә калдырылган иде, берсе башланган, икесе ачылмаган «сухойлар».

– Юынгычларда су бар, кулларыгызны чайкагыз да, тамак ялгап алыйк, –

диде доктор.

– Мин монда кемнәрдәндер калган калдык-постык ашарга дип килмәдем.

Көйдергән тавык итенә караганда, дуңгыз шашлыгы туклыклырак та, тәмлерәк

тә булыр. Киттек, аспирант!

– Китәсең икән – үзең генә кит. Мин монда ялгыз кала алмыйм.

– Сезне сакларга «Әфганыч» кала, – диде Әсгать.

– Ә «Әфганыч»тан кем саклар?

Әсгать кандидатны ияртеп, шалаш янындагы мангалда шашлык куырырга

китә, докторны «Әфганыч»тан сакларга аспирант кала.

Әсгатьнең кесә телефоны әтәч булып кычкыра.

– Тыңлыйм, Рәмилә, яхшы ишетеләсең.

– Сез кайда хәзер?

– Без «Беловежская пуща» юлында. «Әфганыч» та безнең белән.

– «Кызымнан хәбәр килде. Икебез дә бер факультетка гариза бирдек, бүген

булмаса, иртәгә кайтабыз, Илсөяр апа да безнең белән кайтачак», – диде.

– Минем өчен шатлыкмы соң бу?

– Минем шатлык сиңа да шатлык түгелмени? Гомер буена кеше шатлыклары

белән юанып, кеше хәсрәтләрен үз итеп яшәгәч, бу шатлыгыңны да уртаклашам,

юлчыларыңнан котылу белән өйгә кайт.

Шашлык кыздыру белән мәшгуль кандидат, баштарак Әсгать белән

Рәмиләнең сөйләшүләрен ишетмәгәндәй кылана. Бераз вакыт көттергәч

кенә:

– Син бит әсирлектә түгел, нәрсәдән котылу көтәсең? – ди.

– Эштән, юлдан, – диде Әсгать җавабында.

– Кешелекле кеше гомере буе юлда, гомере буе эштә, эзләнүдә. Юлында

иптәшкә берәр юлчы эзләсә, эшеннән нәтиҗә көтә.

– Мин бернәрсә көтмим дә, эзләмим дә.

– Чөнки син аларны таптың инде... Хәер, син генә түгел, һәркайсыбыз

эзләгәненә... юлыкты.

Вагонда калгач, доктор апа табын хәстәренә керешә, аспирант егет

исә, гитарасын чирткәли. Аңа карап «Әфганыч», ни өчендер, «Әфганыч»,

«Әфганыч» дип утыра.

– Кил, утыр! – диде доктор апа аспирантка.

– «Әфганыч»ны утыртмыйбызмыни?

– Аның холкын кем белә? Утырган урынында утырсын. Әнә, тавык боты

белән колбаса куй алдына. Ашагач, тизрәк йоклар.

– Каравылчының йокламавы хәерле.

Бик аз гына салып, ирен чылаткач, тавык шашлыгы кимерәләр. Чынлап та,

бик ачыкканга охшыйлар. «Әфганыч» кына, сөякләр салган тәлинкәсен сузып,

«Әфганыч» диде. Аны тагын сорый дип аңлап, шашлык бирәләр. «Әфганыч»,

«Әфганыч»ын әйтсә дә, шашлыкны алмый. Вагонның һавасы бөркү була.

Тәрәзәне ачкач, черки кереп тула.

– «Ачма тәрәзәңне мин килмичә, ятларны сөярсең белмичә», – ди доктор,

әллә кайчангы җыр сүзләрен хәтерләп. Аспирант тәрәзәне япмый. Шәраб эчеп,

тагын ашарга тотына.

– Гаеп итсәгез – итәрсез, әрәм калдырасым килми.

– Дөрес эшлисең: һәр әрәм – хәрам. Ризык та, тойгы-хисләр дә...

Шунда сүз өзелде, ашау дәвам итте. Бераздан фән докторы әңгәмә башларга

тәвәккәлләде. Аспирантның юраганы юш килде.

– Ни өчен мин экспедициягә сине алдыммы?..

– Чөнки безнең бүлектә миннән башка настоящий химиклар юк.

– Сәләтлеләр күп иде. Әмма мин быел сине сайладым. Чөнки син... син

миңа якын.

– Нас сближает теснота комнаты.

– Безне бүлмә кысанлыгы түгел... уртак киләчәк якынайта.

– Син – биохимик, мин – химик, ике арада – «био».

– «Био» тереклек ул, яшәү!

– Һәркем уйлары, үз өметләре, үз ниятләре белән яши. Әйдә, ял булсын!

Эчеп куй!

– Читтән тәэсир итүче башка элементларның ролен исәпкә алмаган химик

– начар химик ул. Җир шары массасының 20 процентын тимер тәшкил итә.

Әмма кайсы рудниктан саф тимер табалар? Юк! Кайда да тутык хәлендә, тоз-селте белән бозылган хәлдә генә яши ул.

– Аңа карап проценты үзгәрми: егерме икән – егерме! Ә менә «цирконий»

дигән элемент Җир шары массасының нибары ноль бөтен, меңнән егерме бер

процентын гына тәшкил итсә дә – саф яши. Периодик таблицада үз урынын

били! Шулаймы, «Әфганыч?»

– Әфганыч...

– Әнә, күрәсеңме, «Әфганыч» та пичәт суга. Димәк, бернинди селте, тоз

тәэсиренә, тутыкларга да карамастан...

– Мин селтеме, тозмы, тутыкмы? Дөресен әйт!

– Син – безнең экспедициянең фәнни җитәкчесе, ә мин – сезне сыйлаучы!

Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын!

– Эх син, цирконий! Син үзең ноль бөтен, меңнән егерме бер процентлы.

– ..Мин, бәлки, аннан да сирәгрәк очрый торган ачылмаган элементтыр?

– ...Язмыш миңа шул элементны ачу бурычын йөкләгән булса ни әйтерсең?

– «Әфганыч», ни әйтергә?

– «Әфганыч»...

– Ишетәсезме, юк белән маташмаска куша.

– Син әле үзеңнең кемлегеңне белеп тә, аңлап та бетермисең...

– Кем икән мин? Беләсе иде.

– Даһи! Ягъни, әлегә ачылмаган кыйммәтле зат. Син... син... гади ташлар

арасына кереп кысылган асылташ! Сине табып, алып, эшкәртеп йөзек кашы итеп.

– Яратмаганым йөзек кигән ирләр... Фу!..

– Сиңа йөзек кидерүче юк, пока...

– Муенчак кидерергә теләүчеләр бар.

– Шулаймы?

– Йөгәнләргә дә маташтылар. Авызлыклау өчен.

– Ничек котылдың?

– Әлегә тотылмадым.

– Яшәүнең үз кануннары. «Тотылмадым», дисең. Аспирантурага керәлмичә

ничә ел йөрдең? Өчме? Ахыр чиктә мин сине алдым. Көрәшсез генә түгел.

Миңа сине алмасам да, була иде. Аспирантлар, кандидатлар буенча да планым

тулган, яклыйм дисәм – докторлыкның икенчесе әзер. Әмма мин, тәвәккәлләп,

сине алдым... Чөнки, чөнки... ничек йомшаграк итеп әйтим икән?.. Яшьлек

уза, картлык килә. Әгәр картлыгыңда тәҗрибәләреңне мирас итеп калдырырга

беркемең дә булмаса? Нишләргә?

– Китап язалар андыйлар.

– Язылган, басылганы өчәү.

– Шулай булгач үкенече юк.

– Кем үкенә?

– Аспирантурага мине алуыгызга үкенеп утырасыз түгелмени?

– Куй әле шул «сез» дип читләтүеңне.

– Үзеңнән олы кешегә «син» дип дәшү әллә ничек...

– Җиде яшь олымы? Син киләчәктә зур галим булачак талант, үзеңә тиң,

акыл утырткан... сыңар кирәк сиңа. Боцман эзлә, көймәң комга терәлмәсен

өчен!

– Акыл утырып җитми шул, каһәрең. Аннары, җебегәнлек тә бар. Кешегә

өзеп кенә сүз әйтергә авырсынам.

– Димәк, акылың – алтын!

– Минем өчен сез – алтын. Сез! Һәрвакыт шулай чиста калыгыз, берни

белән дә кушылмагыз!

Чәркәсен күтәрә.

– Әгәр минем алтын буласым килмәсә?

– Бусы инде клиник очракка охшаган, тикшерелергә кирәк, диагноз куярга.

– Тикшерелергә түгел – яратырга кирәк! Бернинди оксидларсыз, беткәнче,

ахыргача, моңарчы булмаганча... Онытылып, оныттырып, өзеп, өздереп... –

Үпмәкче булып кочаклый.

– Шулай да бөтенләй онытылырга ярамас. Әнә, кеше гаҗәпләнеп карап

тора! Әфганыч! Чү, күгәртәсең, җитте.

– Миңа димәгәе, бөтен дөнья карап торсын! Мин – табигать баласы!

Табигать кая дәшә, мин шунда!

Кофтасын салып ата, ул «Әфганыч»ның кулына килеп төшә.

– Нишләвегез бу сезнең? Килешми бит болай, ярамый!

– Сиңа килешәме? Табигатькә каршы бармакчы буласыңмы? Барып

чыкмаячак!

 

Дәвамы бар.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: