Әфганыч (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

«Әфганыч» белән Рәмилә яшәгән авыл йорты. Аркасын мичкә терәп куйган диванда Әхмәтзыя – «Әфганыч» йоклап ята. Караңгылы-яктылы, таң атар-атмас вакыт. Чаршау каплаган караватта Рәмилә белән Әсгать. Тынлыкны стенага элгән телефон шалтыравы боза. «Әфганыч» аны ишетә дә чаршау эчендәгеләргә кычкыра... Телефон шалтыравы янә кабатлана. Трубканы алып, җавап бирүче юк. Өченче шалтыраудан соң, чаршау ачылып, Рәмилә күренә. Ул эчке күлмәктән генә, яланаяк, чәче-башы тузган. Дүртенче шалтырауга трубканы алып:
– Рәмилә тыңлый. Алло, ник дәшмисез? Кем бу? Кызым Камилә синме бу? Кемеровога барып җиттегезме? Әбиеңнәрдән шалтыратасыңмы? – ди.
– Кирәк булса, тагы шалтыратырлар, куй трубкаңны, мондагы кеше бу вакытта шалтыратмас. Кемеровода вакыт 4-5 сәгатькә алданрак йөри. Барып урнашкач, сине тынычландыру өчен шалтыраталардыр. Соңрак үзең заказ биреп сөйләшерсең. Хәзер ят...
– Әгәр Казаннан Илсөяр булса?
– Нигә монда сиңа шалтыратыр икән ул? Минем мобильныйга ни булган? – Мобильный телефонын эзли, таба алмый. – Машинада калган, ахры. Ярый, паниковать итмә, барыбер сизенә иде инде ул.
– Нәрсәдән? Корсактан, дисеңме?
– Барысыннан да бигрәк, косуыңнан, битеңдәге тимгелләрдән.
– Косканымны күргәне юк бит аның.
– Әнисә апага әйткәнсең. Әнисә апа күседән арыслан ясарга күп сорамый. Шулчак өйалды ишеген шакыйлар. Рәмилә өй ишеген ачып сорый:
– Кем бар?
– Мин бу, Локман абзаң.
– Менә сиңа мә, кодагый. Ачмый тор – чоланга чыгып ятыйм, күрмәсен,
чалбарны бир.
– Хәзер, Локман абзый, өстемә берәр нәрсә элим инде... – Киеп торма, Әсгать үзе генә чыксын.

– Әсгать машинасын куйган җирдә, Илсөярдәдер. Мобильныена шалтыратып кара.
– Мобильныен машинасында калдырган булып чыкты шул. Өй ишеген шакып та ачмагач, монда шалтыраттым. Әйт инде – чыксын. Эш ашыгыч. «Никитка» үзе җибәрде.
– Кем соң ул «Никитка?»
– Колхозны таркатса да, рәислеген саклаган Апанай ул.
Әсгать чыгып, өйалды ишеген ача.
– Әйдә, кер инде, мине бик тә күрәсең килгәч.
– Керәсем дә, күрәсем дә килми. Апанайның ашыгыч әмерен китердем.
– Тагын нәрсәне сатарга җыена?
– Сатарга түгел – ясарга. Мә, укы: анда кирпеч заводы төзү буенча кая
кереп нинди язу калдырырга икәне дә, тавык фабрикасыннан күпме продукт алырга икәне дә күрсәтелгән.
– Андый эшләр минем вазифама керми бит, абзый.
– Вазифаларны тикшермик. Синең белән склад мөдире Мидхәт тә барачак. Аек булса.
– Ну Апанай! Күкәй алып кайтырга автобус кудыра!
– Күкәй генә түгел, бер центнер колбаса ясаудан калган «субпродукт» дигән деликатес, кибеткә куеп, халыкка сатарга мең баш бройлер чебешләре. Акчасы күчерелгән.
– Йөк машинасы белән акча күчергән кеше барсын. Чебеш ташу минем эш түгел.
– Синең эш институт белгечләрен алып кайту.
– Нигә кирәк булды белгечләр, Локман абзый? Институтта белгечләр түгел, профессорлар гына эшли бит.
– Әсгать, кулыңда шулар белән төзегән шартнамә, укыгыз икәүләшеп... Профессорлармы, белгечләрме – алар үлгән күлне тикшерергә тиешләр.
– Күл үлмәгән, балыклары гына һаман үлә, бәхәсләшмәгез.
– Ничә белгеч?
– Өчәү дигән бит – укыгыз.
– Өч кеше өчен клуб чаклы автобус куганчы, үз «Волга»сын гына җибәрсен.
Багажнигына күкәйне дә сыйдырырга була, чебешне дә.
– Әрмәннәр белән таҗикларны кая сыйдырырга?
– Алары кемнәр?
– Кирпеч заводы төзелешендә эшләячәк 20 кеше. Җыелып көткән адреслары
да, бригадирларының телефон номерлары да кулыңда. Хатының Илсөярнең кайда яшәвен үзең беләсең. Аны да алып кайтырсың. Бер уңайдан, дим.
– Быел малае Казанда укыячак. Үзенә дә эш тапкан, кайтмаячак. – Син дә күчәрсеңме?
– Күчкәнлегемне күрә торып, юри сорыйсың, Локман абзый.
– Машинаң анда торгач, әллә соң...
– Бозаулар абзарын сүтеп, көн буе кирпеч ташыдык. Гаражны төзеп бетергәч, машина да монда торыр, ЗАГСка да керербез, борчылма.
– Кирпечне күрмәсәм дә, Илсөяр белән арагыздагы кирпечне тоя идек.
– Әйе, аның законный ире бар.
– Мыскыл итмә гарипне, үзең гарипләнерсең. Әрмәннәрне башлангыч
класслар бүлмәсенә урнаштырырсың, үзбәкләрне югары класслар бүлмәсенә. Белгечләрне интернат бүлмәсенә. Фәгыйлә апага әйтелгән, парталары чыгарып өелгән. Матраслар җәелгән, простыня белән мендәрләрне әзерлиләр. Кайткач, сорауларың туса, киңәшләшеп хәл итәрбез. Зөфаф кичәгезгә таракан булып төшкәнем өчен гафу итәрсез дигән өмет белән, хәерле юл теләп, хушлашам.
– Партбилетны тапшырсам да, «оят» дигәне үземдә, синең дә күргән- белгәннәрең үзеңдә генә калса, егетлегеңне раслар идең, Локман абзый...
– Вәгъдә – иман.
Колхоз таркалмаган чакта Казанга автобус барасы булса, Әсгатьне кичтән үк күреп, урын алып куялар. Бу юлы әлегә сүтелмәгән колхоз гаражына менсә, бригада конторасының болдырында завхоз Мидхәттән башка «пассажир» күренми. Димәк, Әсгатьнең кесәсендә ни булса, шуңа гына исәп тотарга кала. Гараж капкасын ачып кергәч, инженер-механикның тәне эсселе-суыклы булып китте: элек гаражда велосипед куярга да урын юк иде, хәзер бер «Беларусь» тракторы, «ГАЗ»ик йөк машинасы һәм «ПАЗ»ик автобусы гына, үзләрен кайчан, кая озатырлар икән», дигәндәй, моңаеп утыралар.
Әсгать күңелендәге моңаюны завхоз Мидхәтнең кинәт кычкыруы җуйдырмаса да, тиз-тиз «ПАЗ»икка утыртты.
– Кая ашыгасың? – диде ул, Мидхәткә карап.
Завсклад кабызмаган автобус салонына кереп утырырга ашыкты.
– Мин ашыкмыйм – көн ашыга, кояшка кара.
– Кояш күзне чагылдыра.
– Вакыт эшне. Сәгать кичке алтыдан соңласак, бүген кайтып булмаячак. – Кайтмасак, көткән... балаларыбыз юк.
«Хатыннарыбыз юк» диюдән Әсгать тыелды. Чөнки аны Казанда – Илсөяре,
авылда Рәмилә көтәчәгенә ышана ул. Ә Мидхәтнең Гөлсеме аны беркайчан да көтмәгәнен Әсгать яхшы белә. Сынын тоталмаган гарип малайлары исә кайдадыр «зональный интернатта». Алып кайтсалар да, елга бер-ике тапкыр бәйрәм көннәрендә генә. Мидхәт үзе дә армиядән гарипләнеп кайткан 2 нче группа инвалид. Турниктан егылып, сырт сөяген дә сындыргач, исәп-хисап вазифаларын гына башкарырга ярый.
Авылны чыгып, асфальтка басканчы, сөйләшми бардылар. Әлегә таркатылмаган күрше колхоз җирләренә кергәч, Мидхәт сумкасыннан чүлле шешә чыгарып, авызыннан гына бераз йоткач, Әсгатькә эндәште:
– Гафу ит, рульдә булгач, сиңа тәкъдим итмәдем.
– Тәкъдим итсәң, алып түккән булыр идем. Эчмим дә, эчкән кешеләрне яратмыйм да.
– Мин ярату көтмим. Әмма «нигә эчәсең?» дип сораучы булса, җавап бирер идем.
– Сораучы бар, дип уйла.
– Мин гомер буе хатынымны көнләп яшәдем. Миннән бала тапмады.
– Интернаттагы малаегызны кая куясың?
– Минеке түгел ул.
– Сәламәт булса, синеке булыр идеме?
– «Әфганыч»ныкы ул. Хатын әйтә. Ышандым, Илсөярдән туган Эмильдән
олырак булса да, дәлилләре ышандырырлык.
– Инде ничә ел узгач, нинди дәлил икән ул? Кем күргән дә, кем
ишеткән?
– Андый эшне күрсәтеп тә, ишеттереп тә эшләмиләр! «Әфганыч» Әхмәтзыя
чакта Минзәлә медучилищесы студенткасы Гөлсем, самолётка утырып, Казанда укучы классташы янына килә, кунакханәдә урын алып, Әхмәтзыяны чакыра, шунда куналар. Самолёт билеты да, кунакханәгә түләгән квитанциясе дә исән.
Кунакханәдә ул төнне ниләр булуын сөйләмәсәң дә, аңлашыла. Әхмәтзыяның шул айда туй ясавы гына аңлашылмый.
– Миңа аңлашыла. Гөлсемең каяндыр эләктереп, кабара башлагач, Казанга килгән дә Әхмәтзыяны эләктермәк булган. Безгә дә килде ул. Мине дә «Гостиницада кунасың килмиме?» дип чакырып маташты. Тәҗрибәле булмасам да, мин шул чакта ук аның көмәне барлыгын сиздем. Мондый эшләрне сүз белән аңлатып та, сакланган самолёт билеты яки квитанцияләр күрсәтеп кенә ышандырып булмаячакны күздә тотып, Гөлсем телевизорларда үрчегән «ДНК»лар тикшерү үрнәгендә малаеның да, Әхмәтзыяның да селәгәйләре буялган мамыкларны тиешле урынга тапшырыр өчен миңа биреп җибәрде.
– Малаеңныкын да, «Әфганыч»ныкын да тикшерү материалы алу проблема түгел. Ә менә «Әфганыч» пробиркасын, малайның чын атасы пробиркасы белән алыштыру проблема булгандыр. Хәтерлә: Гөлсемең бу якын-тирәдә каядыр китеп, югалып тормадымы?
– Минем белән яшәгәндә, аның югалып торган көннәрен санасаң...
– Шулай булгач?
– Бирмиммени?
– Бир – акчаң артык булса. Тикшерт. Балагызның чын атасы кем булуын
белеп, җаның тынычланыр. Анысы да хатының ихтыярында. Теләсә, ул аны тикшерүсез дә әйтә ала. Күрәсең, аңа Әхмәтзыя исеме башка максатларда кирәк.
– Нинди максат?
Мидхәт бу сорауга җавап бирерлек хәлдә түгел: чөнки аның Әсгать әйткәннәрне кире кагарлык дәлилләре юк һәм булу мөмкинлеге дә юк иде.
Казанга баргач, эшләнәсе эшләрне эшләп, алып кайтасы кешеләрне автобуска утырткач, кайту юлына чыктылар. Юлда һәркем үз янындагы юлдашы белән генә сөйләште. Эсселектән зарланудан тыш, уртак тема булмады. Әсгать янына утырган Мидхәт кенә бик зур сер ачкандай: «Беләсеңме нәрсә, Әсгать, Гөлсем, син һәм Әхмәтзыя бергә укып, аттестатны бер көнне алып чыгасыз. Шулаймы? Әхмәтзыяда көмеш медаль. Кайсы институтка керсә дә, юл ачык. Син авыл хуҗалыгы институтына, Гөлсем медицинскийга кермәкче. Әхмәтзыя гына сайлый, икеләнә. Гөлсем аны үзе белән медка чакыра. Ниятен дә яшерми: имтиханда ярдәм алачагына өметләнә. Тик Әсгать танк училищесын сайлый. Гөлсем беренче имтиханында ук яна. Елы бушка узмасын өчен син аңа документларын Минзәләгә илтергә киңәш итәсең. Ул сине тыңлый, илтә.
– Шуннан чыгып, ул гарип баланы минекедер, дисеңмени?
Шушы сөйләшүдән соң бу темага артык тимичә генә, авылга кайтып җитәләр. Иң элек юл уңае Мидхәтне калдыралар. Аннары кирпеч заводы төзергә килгән әрмәннәр белән үзбәк егетләренә хәерле йокы телиләр. Белгечләрне автобустан төшеп, үзенә иярергә кушса да, комендант вазифаларын үтәүче Фәгыйлә апага үзен җитәкчегә санаучы фән докторы Илтани Максатовна гына иярә дә, шунда ук борылып та килә.
– Шартнамәдә күрсәтелгән кунакханә түгел ул, миче җимерек, тәрәзәсенә фанера каккан хәрабә. Төшмәгез – кунакханәгә илтсен, – ди фән докторы Илтани, үзенең кемлеген танытып.
– Минем путёвкада соңгы точка – интернат. Районнан урап кайтырлык бензин да калмады, – ди механик Әсгать.

– Кунып калырсың...
– Миңа көнендә кайтасы булгач, суточный да, квартирный да түләмәделәр. – Анысын җитәкчеләрегез белән сөйләшеп хәл итәрсез...
Әсгать мәсьәләне аңлатып, Локманга шалтырата. Локман «Беловежская
пуща»да килгән кунакларны эш белән таныштырып йөри икән. Эш дигәне Мәскәүдән килгән продюсерга фильм төшерү өчен төзелгән су тегермәне белән урман эчендә Себергә куылганнар яши торган бүрәнә йортлар төзелешенә урыннарны билгеләп, киселәсе наратларга кләймә сугып чыгудан гыйбарәт икән.
– Ярты сәгатьтән бушыйбыз. Офис янында көтегез, – диде ул, боерык биргәндәй.
Локман абзыйларның бригада йортын «офис» дип атавы да, «продюсер» сүзен катыштыруы да Әсгать өчен генә түгел, күл тикшерергә килгән белгечләр өчен дә яңалык иде.
Әсгатьне йөз яшьлек наратларны кисеп, йортлар һәм су тегермәне төзү хәбәре телсез калдырса, ике яшь белгеч Люция белән Ринатны хыял диңгезенә чумдырды.
– Чем чёрт не шутит, бәлкем, аларга да кинога төшү насыйп булыр, – дип хыялланды алар. Ләкин озак хыялланып утыра алмадылар, һәр сорауга үзенең җавабы булган, Ленин үлгән көнне суыкны, Сталин үлгәндәге җепшекне, Брежневны күмгәндәге чиратны хәтерләүче, колхоз төзүдә дә актив катнашкан, мәчет манарасын кем кисүен күргән Әнисә апаның килүен күрделәр.

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: