Әфганыч (дәвамы)

Повестьны башыннан монда укыгыз.

Бик авырлык белән укып эшли башлагач, мин студент авылдашларыма,

хәлемнән килгәнчә, ярдәмле булырга әманәт әйттем. Үз фатирыбыз югында

әманәтем үтәлмәсә дә, фатир алгач, авылдашлар өчен генә түгел, якташлар

өчен дә ишегебез ачык, чәебез кайнар иде. Бигрәк тә, газеталарда авыл

тормышын чагылдырган мәкаләләрем басылып чыга башлагач, абруем

бермә-бер артты. Шул чорда миңа инак булу тәкъдиме ясалды. Тәкъдим

ясаучы авылдашым Казан танк училищесы курсанты иде. «Четерекле хәл»

дигәнендә аның катнашы юк икән. Курсташы Арсень дигән егет Казаннан

булып, обкомда эшләүче безнең район кешесе әтисенең бердәнбере икән.

Рөхсәт булмаса да, иркенләп чыгып йөри, ярамаса да «кызлар алып

кайта, дежур торучылар моңа күз йома икән». (Болар Арсеньның үзеннән

чыккан сүзләр.) ...Ниндидер бер бәйрәм кичендә алып кергән кызына әдәп

кагыйдәләренә сыймаган тәкъдимнәренә өстәп, кул көченә күчә башлагач,

кыз «коткарыгыз» дип кычкырып, бөтен тулай торакны уята. Кыз белән

Арсень бикләнгән бүлмәдә Әхмәтзыя да яши. «ЧП» вакытында бүлмәне

Арсеньга калдырып, спортзалда бильярд уйнаган. «Коткарыгыз!» дигән

тавышны ишетүгә, бүлмәсенә күтәрелсә, кунак кызның чәче тузган, кофтасы

ертылган, иренендә кан таплары икән...

Кеше җыела... Тынычлык саклаучы дежур офицер:

– «Кайсыгызның эше?» – дип кычкыра. Арсень Әхмәтзыяга күз кыса,

бүлмәдәше буларак, өстенә алырга ымлый. Чөнки Әхмәтзыяның мондый эшләр

белән тотылганы юк, курста тәртибе белән үрнәк, өлгереш буенча да алдынгы.

– Гафу итегез, мин гаепле, – ди Әхмәтзыя һәм шунда ук: – Озатып куярга

рөхсәт итегез! – ди.

Дежур офицер башкаларга бүлмәләренә кайтырга, Әхмәтзыяга кызны

озатырга рөхсәт бирә. Шуның белән «ЧП»ны беттегә санап, кызны озаткач,

бүлмәсенә кайтса, Әхмәтзыяны кызарынган, бүртенгән Арсень: «Йә, ничек –

булдымы?» – дип каршылый.

Күңелендә кер булмаган Әхмәтзыя:

– Утыртып җибәрдем, – ди.

«Алайса, мә – үзең дә утыр!» – дип, Әхмәтзыяның авызына суга. Кан

күренә. Авылда үскән юаш малай, дисәң дә, җавапсыз калмый Әхмәтзыя,

сугышу булып ала. Кабат дежурлар менеп, акт төзегәндә, карасалар – «обком

улы» Арсеньның ике теше сынган, күзенең берсе ачылмый. Эш зурга китә.

Яшереп булмый. Танк училищесы дирекциясе бик тырышса да, тикшерүчеләр

Әхмәтзыяның гаепсезлеген раслыйлар.

Шулай минем «инак»лыгымның кирәге калмый. Шушы хәлләрдән соң,

Әхмәтзыяның әбисе белән бабасында үскән ятим егет булуын, әтисенең

Воркута шахтасында газ белән агуланып үлүен, анасының, икенче иргә чыккач,

улын авылга әби-бабасына кайтарганлыгын белдем.

Дөресен әйтим, авылдашыма карашым үзгәреп, аның белән очрашуларым

тиешле бер йола үтәүгә әверелде. Ул үзе дә безгә бик теләп килә иде. Кунып

чыгу, ашау-эчү өчен генә түгел, Әхмәтзыя минем гитараны ошатып, уйнарга

өйрәнә иде. Бер килүендә ул, безне гаҗәпкә калдырып, ничә ел буе мин

өйрәнә алмаган гитарада уйнарга, нота танырга өйрәнеп, укудан бушаганда,

театр оркестрында эшли башлавын әйтеп шатландырды. Алган акчасына

әби-бабасына «посылка» сала икән.

Укуын тәмамлыйсы елны, тагын барыбызны гаҗәпкә калдырып, өйләнергә

булды ул.

– Хезмәт итәргә кая җибәрүләрен белмәгән килеш өйләнүеңне яклый да,

аклый да алмыйм! – дип үгетләвемә каршы:

– Кая җибәрсәләр дә минем белән китәргә риза! – дигән җаваптан соң,

булачак киленнең кем булуы белән кызыксынгач, ул бик җитди:

– Булачак балабызның анасы! – диде. Сорауга урын калмады. Хатыным

Зәлифә туйны безнең фатирда ясарга рөхсәт итеп кенә калмады, аш-су әзерләү

мәшәкатьләрен үз өстенә алачагын да белдерде. Шуңа җавап итеп, Әхмәтзыя

туйга чакырылган кунакларның исемлеген һәм күпмедер сумма акча бирде.

Зәлифә: «Икегез дә эшли башлагач, бирерсез», – дип, ул акчаны алмады.

Тагын да гаҗәпләндергәне шул булды: чакырылучылар арасында Арсень

да бар иде. Кияү егете буларак чакырылган ике егетнең берсе ул, икенчесе

авыл хуҗалыгы институтының механизация факультеты студенты, тирә-якта

танылган Сабантуй батыры Әсгать Хөснуллин иде. Бусын без, алай-болай

Арсень «чебенли» башласа, саклык чарасы дип уйласак та, алай булып

чыкмады. Арсень танковыйдан артиллерийскийга күчкән, инде лейтенант

погоны таккан, хәзер аның хәрби хезмәткә үзебезнең районга китәргә повестка

көтеп йөргән чагы икән.

Булып узган «ЧП»ларда ул үз гаебен таный, тешләрен ялтыратып көлә-көлә

Әхмәтзыяга «акылга утырттың», – ди.

Рәхмәтле булса да, Әсгатьне Арсень янына утырту дөрес булып чыга. Егет

ягыннан түрдә хатыным белән мин утырсам, кыз ягыннан ике урын да буш

булды. Чакырып килмәгәннәрме, әллә чакырылмаганнармы – ул кичне белә

алмадык.

Студентлар туе статусында мәҗлес ярыйсы гына күңелле узып, ахырда

Әхмәтзыяның үзе язган көйне гитарада уйнап җырлавы белән тәмамланды.

Көен хәтерләмим, ә менә җырының бер куплеты онытылмый: «Алда туйлар

тагын булыр әле. Бу узганы уен туй гына. Олы туйда хуҗа булыр. Бездән туар

улыбыз яки кыз гына».

Тик «олы туйларны» Әхмәтзыяга күрү насыйп булмады. Газеталарда

Әфганстанга интернациональ ярдәм күрсәтү солдатлары җибәрү турында

хәбәрләр өстенлек итте. Әсфәндьяров Әхмәтзыяларның имтиханнарын, Әфган

җирендә бирүен мәгъкуль күргән әмер чыкты, яшь офицерларның кулына

чакыру язуы – повестка тапшырылды.

Булачак әти хатыны белән туачак сабыен авылдагы әби-бабаларына

кайтарып куярга гына өлгерә... 1979 елның 27 декабрендә була бу эш.

Шушы чордан соң минем дә Әсфәндьяров Әхмәтзыя һәм гаиләсе турында

белгәннәрем читтән ишетелгәннәр, ягъни «слухлар» буенча гына: «Малае

туган икән», «хатыны академический отпускасыннан чыгып, укуын тәмамлаган

икән», «теш врачы булып, район больницасында эшли икән», «Әхмәтзыядан

хат килми икән»...

Бу хәбәрләрнең берсе дә ул чор өчен аерым игътибар юнәлтерлек түгел.

Хәтта солдатлар озатуында авылга кургашын табутта кайтарып, мылтыктан

ата-ата җирләүләр дә гадәти вакыйгалардан санала башланган чак. Әмма

Әхмәтзыяның әбисе белән бабасы һәм хатыны Илсөяр өчен түгел, чөнки

Әхмәтзыя соңгы хатларының берсендә «барыгызны да шаккатырып,

көтелмәгән яктан кайтуыма әзер булыгыз» дип язган икән.

«Көтелмәгән як» – кайсы як ул? «Шаккатырыр нәрсәсе ни булыр?»

«Геройлык орденымы?» «Медаль-фәләнме?» Юраганнарның берсе дә туры

килмичә, көннәрдән бер көнне, Әхмәтзыяның гаилә әгъзаларын хәрби

комиссариатка чакырып, язу килә.

«Табутны ачып карамаска» дигән әмер белән риза дип култамга салырга

чакырганнар икән. Кул куюы бер кыен, ә Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен

әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган,

кап-кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны

оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде. Соңыннан ачыкланды: хәрби

комиссар Рәхимов «яхшылык йөзеннән» авыл советына шалтыратып, кабер

казуны «бик тиз» оештырырга әмер биргән һәм бу турыда әбигә ишеттергәннәр

булып чыкты.

Алга таба җавап бирә алмаслык күп сораулар туа. Аларга җавапны әлегә

кадәр эзләсәләр дә, канәгатьләндерерлеге юк. Мәрхүмнәр рухына исәннәрнең

Коръән укытуы йола үтәү генә түгел. Әхмәтзыя белән әбисенең елын бергә

уздыру көнен билгеләү проблемага әверелсә дә, чиркәүдә тәре тагып, мәчеттә

чалма чалып, ике авылга хезмәт күрсәтүче Әүдәкин хәзрәт изге китапларның

кайсыннандыр «шәһит киткәннәр рухына кайда, кайчан укылса да, дога кабул

ителер» дигән аять тапканлыгын әйткәч, ике тавык суелып, ураза тотып,

намазга йөрүче 12 пенсионер Коръән ашына чакырыла. Аларның һәркайсына

хәер итеп, Казандагы мәчет кибетеннән кайткан ак яулык белән кара түбәтәй

өләшенгәч, хушлашу намазына утырышканда, көтелмәгән кунак килеп керү

барысын да гаҗәпкә калдырып, намазларын бүлдерә. Килеп керүче үзе генә

түгел, аңа катыргы тартма тоткан бер солдат ияргән була.

Погонында йолдызлар җемелдәгән офицер, катыргы тартманы ачтырып,

аның эчендәге печенье, карамель, чәй пачкаларын өстәлгә куйды да куркып

калган йолачыларга русчалап: «Не стесняйтесь, угощайтесь, эти гостинцы

от вашего односельчанина, храброго интернационального солдата» дигәч,

татарчалап: «Ә бусы аңа бирелгән орден. Рәхим итеп алуыгызны үтенәм,

Илсөяр ханым», – диде.

Әлбәттә, аның кем булуын Әсгать белән Илсөярдән башкалар танымый

шикелле. Алар өзелгән намазларының дәвамын ялгап укыгач, өлешләренә

тигән күчтәнәчләрне алып китәргә ашыгалар. Погонлы исә Илсөяргә конверт

тапшыра да «на службу» дип саубуллаша.

Өйдә чит кешеләрдән Әсгать кенә калгач, бабай аңа сораулы караш белән:

«Бу кем булды соң? Килен Казанга киткәч тә килеп, язу калдырып киткән

иде», – диде.

Әсгать: «Бу, бабай, военкомның бер җаваплы начальнигы», – дигәннән дә

башка җавап тапмады. Чөнки ул бу гаилә тынычлыгы өчен үзенең дә җаваплы

«начальник» булуын белә иде. Тик җаваплылыкны нинди гамәлләрдә эшкә

ашырып була?

Бу сорауга җавап аңа һич көтмәгәндә табылды: Әхмәтзыяның елыннан

соң, хәрби комиссариаттан бирелгән пособие акчасына үзеннән өстәп, Илсөяр

бозавы белән савым сыеры сатып алган иде. Авылда ирле хуҗалыклар

кыш чыгар өчен мал азыгы әзерли. Бабай урыннан тора алмый авырып ята.

Әсгатьнең, хәл белергә дип, бер керүендә, ул пәһлеван егеткә карап:

«Улым, көчеңне кая куярга белми йөргәнче, безнең өлешкә тигән печәнне

чабып китертә алмассыңмы? Кар явып, бозауны чалгач, итен уртаклашыр

идек», – диде.

Шуннан башланды дияргә була. Әсгать печән чабарга китә, улын ияртеп,

Илсөяр аңа ашау илтә. Печәннәр чабылып, чүмәләләр машинага төялеп, абзар

түбәсенә кайтарылгач, бабай шатлыгыннан тагын бер тәкъдим ясый: «Улым

Әсгать, үлгән артыннан үлеп булмый, оныгыбызны ятимлектә үстерүне

Әхмәтзыябыз кабул итеп ятмас. Көрәшче даның тирә-якка таралган булса да,

өйләнмәвеңә сәбәпләрне төрлечә сөйлиләр. Гайбәтләргә чик куеп, әллә соң

киявебез буласыңмы? Риза булсаң, тыныч күңел белән мин сезгә бәхиллегемне

бирер идем...» Әсгать сүз озайтып маташмый: «Бу эш минем ризалыктан

гына тормый бит», – ди. Бабай: «Тезгенне үз кулыма алсам, каршы түгелме?»

– ди. Авыру булса да, бабайның кулы – көчле, сүзе – үтемле. Илсөяр бер-ике

көн уйланып йөри дә: «Мин Әхмәтзыяга чыкканда да, әти-әниемнән рөхсәт

сорамый, аларның рәнҗешенә дучар булдым. Кабат гөнаһлы булмас, картларны

рәнҗетмәс өчен Казанга барып, әти-әниләрнең дә фатихасын алсак, мин каршы

түгел», – ди.

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: