Әфганыч (дәвамы)

Видеокамерамны сүндереп, тыңларга җыенсам да, Мидхәт күрәзә сүзен
дәвам итә алмады: идарә йорты ягыннан мәчет болдырында утыручылар янына
ике хатын килеп туктады. Берсе миңа таныш Илсөяр – Әхмәтзыяның хатыны,
ә икенчесе таныш түгел иде.
– Ярамаган сүзләр ычкынган булса, язмаңда минем башны ашарлык
кулланмассың инде. Җан әрнүгә түзә алмаудан әйтелде, кире җыеп алырлык
түгел.
– Үлгәннәр терелгән заманда мөмкин булмаган эш юк, борчылма.
– Сезгә һаман сенсация гына кирәк шул. Сенсация – телем ачылып, сиңа
«сайрау».
Мидхәт белән репликалар алышкан арада, таныш түгел хатын «буханка»
шофёрына язу бирде дә Мидхәткә: «Төш, синең кирәгең калмады,
госпиталь вәкиле бабайдан анализлар өчен биоматериаллар ала да Казаннан
Новосибирскига очалар», – диде.
– Нинди карарга килделәр? – дип сорады Мидхәт хатыныннан.
– Үлгән артыннан үлеп булмый, диделәр дә кул куйдык.
– Ә гарипне нишләтергә?
– Сугышта һәр хәрбигә бирелә торган шәхси номерын югалткан җанлы
мәетне кая куюны госпиталь-интернат үзе хәл итәр, синең эш түгел.
– Аның хәле самолётта хәл ителсә кем гаепле? Үлсә, дим?
– Глупый сорауларың белән нервамны чыгарма. Шофёрга әйт: госпиталь
вәкилен идарәдән алып, Илсөярләр өенә барсын, анда эшләре беткәч – ферма
ашханәсенә. Бу абыйны да көтәләр анда.
– Гөлсем, телевидение абыйсын ферма ашханәсенә җибәрү килешмәс,
үзебезгә алып кайтабыз.
– Мәшәкатьләнмәгез.
– Минем Гөлсем ботканы бик тәмле пешерә.
– Миңа эштәгеләр белән телефоннан сөйләшеп, мондагы «ботка»ның
нинди ярмадан булуын аңлатырга кирәк. Башка чакта туры сезгә килермен.
Сорауларым бетмәсә дә, биргән җавапларың өчен рәхмәт.
– Нинди соравыгыз калды? Үзем әйтәм, – диде Гөлсем.
– Сеңлем, Гөлсем, әйтсәңче: номерлы жетонның югалганмы, алынганмы,
ташланганмы булуы турында госпиталь вәкиленнән берәр мәгълүмат
ишетелмәдеме?
– Жетоны турында мәгълүматы булса, ул аны монда алып килмәс иде. Юк
белән баш катырмагыз, – диде дә китте Гөлсем.
– Жетонның нәрсә икәнен дә белми ич ул... Сугышта үлгәнгә салышу
очраклары да була. Шундый тере мәетләрдән сәгатен салдыру, акчасын,
жетонын алу ихтималлары турында ишеткәнем булды, күрүен күрмәдем.
Аннары моргта ятканда, җаны барлыгы сизелеп, госпитальгә озатылу ихтималы
да булгалый, дип сөйләделәр. Ихтималга таянып, мин әйткәннәрдән чыгып,
язсаң да, минем исемне кулланма. Дөреслек чыганагы, әнә, ята. Шулаймы,
«Әфганыч».
– Рәхмәт сиңа, Мидхәт.
Почтада редакция белән сөйләшергә заказ биреп, 45 минут көтсәм дә, сүз
минем файдага булмады:
– Буш табут күмүләр дә, гарипләнеп кайтулар да бүген була торган хәлләр.
Гарипнең үзен күмүне күрүенә һәм шуннан аңын югалтуына ышандыра алсаң...
– Ул бит госпитальдән кайтканчы ук үз аңында булмаган.

– Ни язсаң да, сенсация кирәк! Булмаса, колхозларны бетерәләр дигән сүзләр
йөри. Гайбәт кенәме? Әллә ихтималмы? Командировкаң аклансын өчен шушы
сорауга да җавап алып кайт!
Председатель Гофран белән сөйләшергә керсәм, ул инде килгән кунакларның
кайсына нинди күчтәнәч бирелергә тиешлекне бухгалтерга әйткән дә үз эшләре
белән киткән.
Миңа берни дә кирәкми, дисәм дә, 3-4 килолы сазан балыгы белән
рамдагы кәрәзле балны машинага чыгарырга дежур апага кушканны ишеткәч,
председательгә биреләсе сорауларны бухгалтерга бирдем. Аның җавабы бер
һәм берәгәйле булды:
– Колхозны бетерәсе юк, аның нигезе черек – үзеннән-үзе бетәчәк! – диде ул.
...Шунда җилләнеп һәм җенләнеп, Әнисә апа килеп керде:
– Кая югалды дисәм, дуңгыз итеннән пешергән аш көтеп, идарәдә утырасың
икән. Киттек – бәлеш суына!
– Әхмәтзыяның улына бүләкләр алып кайткан идем, шуны илтәсем бар,
Әнисә апа, башка чакта...
– Эмильгәме? Аны татарчалап «Җәмил» дип үстерделәр. Илсөяр аны үз
әниләренә Казанга илтеп куйды. Укый башлагач, үз исеме белән дәшкәндә
генә җавап бирә башлады Җәмилебез.
– Укыймыни инде?
– Быел өченчегә бармаса, икенче класска баруы шиксез.
– Ятимлеген сизенәме?
– Сигезе тулгач, пособиесен кисәләр бит, сизенәдер.
– Илсөяргә авыр булыр инде.
– Көндәшләре «Илсөярне ир сөяр» дип тел чайкасалар да, акчага мохтаҗ
түгел ул. Теш врачы буларак авылда да, районда да кәсебе бар. Авыл халкы
үзебезнең авылда төпләнеп эшләвен тели. Син сөйләшеп, Казанда шул
мәсьәләне хәл итә алмассыңмы?
– Фельдшерыгыз үз көчендә кебек бит әле.
– Көче дә, теле дә бар анысы. Белеме генә теш суырырлык түгел. Бар белгәне
аспирин да, шикәр авыруы.
– Сәламәтлек саклау министрына языгыз!
– Аны хәрби комиссариат үзеннән җибәрми, ди. Солдат комиссиясенең
«годен-не годен» язуында аның имзасы беренче тора икән. Аннан соң гына
Рәхимовныкы, ди.
– Рәхимовы кем?
– Шул инде районда хуҗа кебек әфицәр.
– Сез инде шуңа таянып...
– Ышанычлырак таянычыбыз да бар...
– Җеназада булдымы анысы?
– Барысын ул оештырды... Керәм, дисең бит – үзе белән сөйләшерсез,
Әсгать ул.
Күчтәнәч-бүләкләребезне калдырырга Илсөяр яшәгән бабай йортына
керсәк, улыннан биоматериаллар алдырырга килене «УАЗ»да Казанга киткән,
бабай янында Әсгать кенә утыра иде. Бабайның хәле мөшкеллеген сәбәп итеп,
сөйләшүне башка чакка күчердек.
Әнисә апаның бәлешен ашап, чәен эчкәч, мин дә кайтып китәргә ашыктым.
Гомер узды, редактор көткән сенсацион мәкаләм язылмады. Моңа минем
булдыксызлыгым гына сәбәп түгелдер, инде онытыла башлаган, гаеплеләре

билгеле җинаятьләр турында яңа сүз әйтеп булмас дип тынычланып, җыйган
материалларымны шүрлеккә куйдым.
Әмма алар һаман күңелемдә үзләренең барлыгын сиздереп ятты.

 

***


«Әфганыч»ны махсус интернатка салганнар, үзенә аерым караучы
билгеләгәннәр, терелә икән, дигән хәбәрләргә өстәп, бабайдан, Эмильдән,
«Әфганыч»ның үзеннән алган биоматериалларны (ДНК) Мәскәүдә
тикшерткәч, интернатка «Әфганыч»ның Әхмәтзыя Әсфәндьяров икәнлеген
расларлык мөһерле белешмә килүе язу-язмау мәсьәләсенә тирәнрәк һәм киңрәк
карарга этәрде.
...Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәп, гомерләрен биргәннәр
дә, аларга багышлап язылган шигырь, поэма, хикәя-повестьлар да күп, әлбәттә.
...Шундыйларның берсе – «сугышчы-интернационалистлар» җыры:
«Күпме утлар-сулар кичмәдек без,
Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап.
Туган илне сөю-сагынуларны
Йөрәк түрләрендә генә саклап.
Тарлавыклар, кыя-кичүләр
Төштәгедәй хәтерләрдә калды.
Газиз гомерләрне кыя-кыя,
Өстебезгә үлем уты яуды.
Тир, каныбыз белән сугардык без,
Чит-ят җирне, ялган хакны хаклап.
Кемнәрнеңдер иминлеген яклап.
Башны салдык. Без бит бары солдат.
Утлы ядрә аның йөрәгеннән
Узалмады ары.
Үлемсезлек җыры булып җирдә
Тик исеме калды...»
Ул исемнәрне беләбезме без? Белеп, ни эшли алабыз? Кургашын табутта
кайтарылып күмелгән 15 мең мәрхүмнең барысының да исемнәре билгелеме?
Ун елга сузылган җиңүсез һәм җиңелүсез сугыш тукталып, исән калган 520 мең
гаскәр илгә кайтарылып, 415 солдатның хәбәрсез югалуына, 36 меңнең яраланып
кайтуына гаепле булуын Үзәк Комитет 1989 елда таныгач, бу мәгънәсез сугыш
турында аны башлаучыларга нәфрәттән башка ни әйтергә була? Ихтимал, безнең
заманның Толстое «Сугыш һәм солых» романына тиң әсәр язарга утыргандыр?
Бирсен Ходай, язсын. Безнең максат бары тик бер солдатның ышанычын аклау
– Әхмәтзыяның инагы булу һәм башлаган язмамны төгәлләүдән гыйбарәт.
Кеше үлгәч, «йөрәге туктау сәбәпле», диләр. Үлгәч, йөрәк кенә түгел, кешенең
һәр әгъзасы яшәүдән туктый. Язмамны кеше үлмәсен өчен аның әгъзаларын
яшәтүчегә юнәлтәм дисәм, миңа үзенең инагы итүчем үпкәләмәс.
Язмамны башлаганда, авылдашның четерекле хәлдә калуын телгә алган
идем. Аның хәзерге хәле четерекле генә түгел – фаҗига. Четерекле хәлдән
чыгу, котылу ихтималы була. Ә фаҗигадән котылу юлы – үлем. Үлем белән
күзгә-күз очраша ул. Әмма утта янмый, суда батмый. Ә менә терелүгә килгәндә,
анысы кешенең үзеннән генә түгел – терелтүче көчтән дә тора. «Әфганыч»ка
шундый көч очрый. Бу очрашу сенсация гына түгел, могҗиза.

Сүз башында язып узган, яшьлектәге четерекле мәсьәлә буенча эш, судка
барып җитми, Әхмәтзыя үзенең гаепсез икәненә тикшерүчене беренче
очрашуда ук ышандырган (исбатлаган) булып чыкты. Мин: «Ничек котылдың?»
– дип сорагач, гыйбрәтле җавабы хәтердә: «Һәр ялган дөреслектән башланырга
тиеш. Ә миңа ялганның кирәге булмады».
Бу язмамны мин авылдашымның шул афоризмы белән дәвам итәм:
«Һәр ялган дөрес сүз белән башланырга тиеш». Шулай булганда гына, ул
ышандыра. Ләкин икенче җөмләмдә үк мин, үземә-үзем каршы килеп: «Кеше
ышанмаслыкны дөрес булса да, сөйләмә» дигән әйтемне хәтерләтәм. Әйтемнең
үз дөньясы, ә тормыш – әйтемнәргә дә, мәкальләргә дә карамый – үз агымы
белән ага: сүзем кеше ышанмаслык хәлләр турында.

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: