Әфган тауларын кичеп... (повесть)

Таң белән, юынып та тормастан, урамга чыктым. Моны әнинең кушуы

буенча эшләдем, кичтән үк өйрәтеп куйган иде. Имеш, урамда кем беренче

булып очрар… Безнең әни шундый юк-барга ышанучан кеше инде.

Йә Ходай, тыкрыктан Юрис абзый чыгып килә, әзрәк салмыш та ахры.

Хәер, аның салмыйча йөргән чагы да юк. Ул – авылның бригадиры, үзе болай

начар кеше түгел. Әмма шайтан аяклы кеше. Юлга чыкканда ул очрадымы,

иң яхшысы – кире борылу, юлың барыбер уңмаячак... Белгән догаларымны

укыдым да кулдагы икмәк кисәген күрше Габдулла бабай этенә ихата аша гына

очырдым. Эт мине белә, койрыгын болгап, рәхмәт әйткән сыман карап алды

да икмәк кисәген ике генә капты.

Түземсезлек белән көтеп алган әни:

– Кем очрады, улым? – дип сорады.

– Урам буш, беркем дә очрамады, әни. Икмәк кисәген Габдулла бабайлар

этенә бирдем, – дидем, күз дә йоммыйча.

– Бик әйбәт, улым, болай булгач, юньле кешеләр белән ару урынга хезмәткә

эләгерсең, – дип куана-куана, плитә тирәсендә чаж да чож пешеренә башлады.

Дөресен әйтеп, әнинең күңелен шомландырасым килмәде инде. Чөнки әнинең

Юрис абзый турында: «Таш аяклы да кеше инде, ул очраса, бер дә хәерле

юл булмый», дип сөйләгәнен әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Үзем болай

андый-мондый юрауларга бик ышанып та бетмим. Әйдә, әни миңа беренче

булып эт очраган дип уйласын. Эт очраса, юл уңуына ышана инде ул. Ерак юлга

чыкканда, гарип-горабага, ятимнәргә, йә булмаса, эткә хәер бирергә кушалар.

Мин дә шулай эшләдем, чөнки бүген хәрби хезмәткә китәм.

Иртәнге чәйдән кузгалуга, күрше-күлән, туган-тумача җыелышып, мине

армиягә озатырга килеп тә җиттеләр.

Искерә төшкән киемнәремне киеп, пешкән тавык, каклаган ярты каз,

кыстыбый, тагы әни пешергән бүтән камыр ашлары, кружка, калак, пәке

салынган рюкзакны кулбашыма асып, капка төбенә чыгып бастым. Әни

лышык-лышык балавыз сыга. Үземә дә жәл булып китте, әни шул мизгелдә

бәләкәйләнеп, картаеп калган кебек күренде. Әти генә, үзенең тамагына

төелгән яшен сиздермәскә тырыша-тырыша, кыхым-кыхым килгән булып:

– Син, улым, бик бирешеп барма, анда авыл түгел. Командирларыңны тыңла.

Бик алга йөгермә, артта да калма. Ишетсен колагың, безнең йөзгә кызыллык

китерерлек булмасын, – дип, үзенең нотыкларын укый. Әти шулай безне адым

саен тәрбияләргә ярата. Үзе әйтмешли, безне чын кеше итеп күрәсе килә.

Кызып алган ут күрше Хәмит абзый да:

– Син, парень, тегеләй-болай геройлык күрсәтергә яратасың, сматри, тегендә

эләксәң, сак бул, – ди. «Тегендә» дигәне Әфган инде аның. Ул үзе Әфганда

хезмәт итеп кайтты, кайтканына дүрт ел булды, һаман өйләнми. Көн саен

исерек. Әле дә бит әнә иртә таңнан эчеп алган. «Бу сугыш бетмичә өйләнмим,

эчүне дә ташламыйм. Тегендә калганнар өчен эчәм, – ди. – Синең геройлыгың

безгә кирәкми, исән-сау йөреп кайт», – дип, әллә ничәнче тапкыр колакка

килеп, шым гына пышылдый. Янәсе, туганнар, әти-әниләр ишетмәсен. Үзеңне

ничек тотарга кирәклеген өйрәтә-өйрәтә туйдырып бетерде инде. Мин дәшмим,

сирәк-саяк күңеле булсынга: «Әйе, ярый», – дип баш каккалыйм. Үзем, Ләйлә

күренмәсме дип, югары очны күзәтәм. Ниһаять, ул да килеп җитте. Мин аны

безнең авыл кызлары кебек ерактан гына озатыр дип уйлаган идем дә, ул

яныма ук килеп басты. Әтиләр алдында уңайсыз булып китте. Ләйлә – шәһәр

кызы, безнең авылга картәтиләренә кайткалап йөри. Кичә төнлә саубуллашкан

идек тә, түзмәгән, иртән тагын килеп җиткән. Әти-әниләр алдында оялыбрак

калсам да, әллә ничек күңелгә рәхәт булып китте. Китапларда язылганча, бер-беребезне үлеп яратышмасак та, озаткалап куя идем үзен.

Ул арада колхоз автобусы да килеп җитте. Быел армиягә китүче егетләр

авылдан өчәү, ә колхоздан барлыгы җидәүбез. Автобуска утырганда, көтмәгәндә

Ләйлә мине кочаклап үбеп алды да, урысчалап: «Буду ждать сине», – диде.

Бөтен халык «аһ» итте. Җир ярылса, шунда керә идем. Ярый әле ярылмады.

Авылда бит безнең болай түгел, шәһәр кызы – шәһәр кызы шул инде. Үзем дә

сизмәстән, Ләйләне этеп үк җибәрдем. Автобустагы егетләр шаулашып көлешәләр,

Ләйлә белән Мәҗнүн, дип, мине ирештерәләр. Автобус кузгалды. Авыл күздән

югалды. Мин тәрәзәдән карап барам. Егетләр һаман Ләйләнең мине үбеп

озатканына, әллә көнләшеп, әллә аптырап, үчекләп, шаярткалап алалар.

Районда хәрби комиссариат ишегалдында безне шау-гөр килеп тагы

утыз-кырыклап егет каршы алды. Бер ярты сәгатьтән, безне рәтләргә тезеп,

фамилияләрне барладылар да, эшне тиз-тиз тотып, тагын да зуррак автобуска

утыртып, Уфага озаттылар. Анда янә комиссия үткәрделәр һәм, аерым

вагоннарга төяп, төнлә алып та киттеләр.

Тәрәзәдән тирә-юньне карап барам. Кайсы якка барганыбызны шәйләргә

чамалыйм, юк, белеп булмый. Озатып баручы офицерлар берни дә әйтми. Янәсе,

барып җиткәч белерсез. Вагон умарта күче кебек гөж килә. Егетләр төркем-төркем булып утырганнар: ашыйлар, аракы эчәләр, төрле-төрле анекдотлар

сөйләшеп, шаулашып көлешәләр. Якташлар белән бер тирәгәрәк урнаштык.

Бүтәннәр дә шулай үзенең якташлары тирәсенә елыша. Җырлашалар, кемдер

болай ару гына гитарада уйный. Кем-кемне ничек озаткан, кемнең кеме калган

– барысын да төрләндерәләр. Ә мин, берсенә дә кысылмыйча гына, икенче

«кат»та тәрәзәдән карап барам. Дөресен әйткәндә, минем бит әле поездга

беренче тапкыр утыруым, күзәтеп баруы кызык тоела. Төрле станцияләр,

төрле авыллар күренә. Поезд, үзенең бер ритмлы җырын көйләп, һаман алга,

билгесезлеккә чаба. Вагонда төрле хәбәрләр йөри. Имеш, туры Әфганга алып

китәләр икән, йә булмаса, Каспий диңгезенә, дип тә сөйләп куялар. Бара торгач,

мин дә чамаладым: безне көньякка алып китеп баралар. Юлдагы агачлар шау

чәчкәдә. Ә бездә әле агачлар юньләп яфрак та ярмаган иде. Ике тәүлек поездда

дыңгырдап барганнан соң, Әстерхан шәһәре кырына китереп төшерделәр.

Хезмәт итә торган частька төнлә генә барып җиттек. Туп-туры мунчага алып

киттеләр. Мунчадан чыкканда, без инде солдатлар идек. Солдат киемнәре

кидереп, казармага урнаштырдылар. Башкортстаннан якташлар хәтсез генә

булса да, авылдашларны Уфа үзәк военкоматында ук төрле якларга озаттылар.

Туган илгә хезмәт итүебез менә шулай башланды. Иртән подъём, кич отбой,

шуның арасында йөгерү дә йөгерү, ә инде туктап торган арада сәяси әзерлек.

Иртәнге сәгать алтыда уяталар, бер шырпы янып беткәнче киенеп өлгерергә,

ә кичке сәгать унда бер бөртек шырпы янып беткән арада чишенеп йокларга

ятарга тиешсең. Башыңны мендәргә терәргә дә өлгермисең, торырга вакыт

җитә. Хезмәттә булмаган кеше йокы кадерен белми. Миңа, авыл малаена,

физик әзерлек, йөгерү һәм башка күнегүләр җиңел бирелә анысы. Алты ел

күрше авылга көн дә иртән җиде чакрым, дәрес беткәч, өйгә җиде чакрым

йөреп өйрәнгән кешегә бу чүп кенә. Бәләкәй арбага бер-ике капчык салып

тоттырсалар да, шәһәр малайларыннан калышмас идем. Шәһәрнекеләргә бик

кыенга туры килә, йә итекләре аякларын кыра, йә тегесе, йә монысы. Дөресен

генә әйткәндә, бәрәңге кәлҗемәләре инде. Йомшак буынлы кешегә бездә

шулай диләр. Ә менә сәяси әзерлек белән махсус әзерлекләр миңа кыен бирелә.

Урысча чамалы белгәнгә, бик аңлап бетереп булмый. Кайчак аңлаганыңны

сөйли башласаң, йә сүзләр дөрес әйтелми, йә җөмлә төзелеше чатлы-ботлы

килеп чыга. Шуннан егетләр кычкырып көлеп тә алалар. Нишлисең бит, шул

урыс телен гомер бакый яратмадым. Филзә апа белеп «ике» һәм «бер» тезгән

икән. Миннән ачыктан-ачык көлүче булмады болай. Шаярышып кына көлү

исәптә түгел бит инде. Монда без барыбыз да тигез хокукта. Ә теге «старик»,

«дед» дигәннәре күрше казармаларда. Без әле карантин дигән нәрсәне үтәбез.

Әнә шулай солдат тормышына өйрәнә-өйрәнә, карантинны да үткәрдек.

Солдат анты кабул иткәч, безне, самолётларга утыртып, Ташкент каласына

китереп төшерделәр. Каһәр суккыры Юрисның аягы: юраган юш килә түгелме

соң? Безне көннән-көн шушы куркыныч «интернациональ ярдәм» дип аталган

Әфган сугышына якынайталар бит. Күңел ышанмый, мине монда калдырырлар

кебек. Солдатлар арасында да төрле шомлы хәбәрләр йөри. Имеш, тегеләй

булган, имеш, болай булган. Тагы да әллә нәрсәләр булачак, диләр. Тагын

безне, якташлардан аерып, төрле частьларга бүлгәләделәр. Мине икенче

миномёт взводына тәгаенләделәр. Егетләр болай ару гына күренә. Әмма

взвод командиры гына бик шәп егет түгел ахры. Минем ватып-сындырып

урысча сөйләшкәнне белгәч тә: «Вот ещё один чурка», – диде. Бу сүз инде

мөселманнарга тагыла торган кушамат. Шуңа да взвод командирын тәүдә үк

яратмадым. Ул моны сизде бугай.

 – Ничего, салага, ты ещё меня полюбишь, как мать родную. Если не будешь,

то заставлю, – ди бу.

Шулай итеп, армия сафларында хезмәтебез дәвам итә.

Отделение командиры армиядә бик зур кеше инде ул безнең кебек «салагаларга».

Бөтенесе аңа бәйле. Ашханәдә ул кайсы өстәл артына утырта, шунда утырасың.

Җитмәсә, өстәлнең дә төрле почмагы була бит. Ярый ла шикәр, май, икмәк куелган

башына эләксәң. Аннары, ризыкны кем бүлә бит. Мине өстәлнең иң аргы буш

башына утыртты командир. Ярый әле аш бүлүче гадел «черпак» (бер ел хезмәт

иткәннәрне шулай атыйлар) туры килде. Ул гел тигез бүлергә тырыша.

Командир белән ике арадагы яшерен киеренкелек аркасында миңа

башкаларга караганда авырракка туры килә. Әмма бирешмәскә тырышам.

Төрле кыенлыклары, ыгы-зыгысы белән дүрт ай сизелми дә үтеп китте. Бер

төнне безне «КамАЗ» машиналарына төяп, каядыр алып киттеләр. Әйтмиләр,

шулай да сизенәбез. Шул Әфганга инде. «Солдат телефоны» да тик тормый,

шуны сөйли. Моны инде акылы камил булган һәркем аңлый. Безне бит

юкка гына көне-төне сугыш алымнарына, тау шартларында сугышырга

өйрәтмәделәр. Бер-береңә тауда ничек ярдәм күрсәтергә дә, пуштун телендә

ун-унбиш җөмлә дә өйрәндек. Юкка түгел инде бу, юкка түгел.

Эх, дөньяларда бу яшь башлар нәрсә күрер дә, нәрсә булыр, әллә исән

калып була, әллә юк. Күңелдә шом. Таң алдыннан таулар арасындагы бер

кышлакка килеп урнаштык. Көне буе шунда яттык. Төнлә тагын бөркәүле

«КамАЗ»ларга төяп, каядыр алып киттеләр. Шулай дүрт көн тирәсе барып, бер

елганы чыккач, чыбыксыз «солдат телефоны» Әфган чиген кисеп чыгуыбыз

турында җиткерде. Географиядән үткәннәрне искә төшерергә тырышып, кай

тирәдәрәк икәнбез дип уйланып барам. Әмәлгә калгандай, Әфганга бәйле

һичбер нәрсә искә төшми.

Тагы берничә көн, берничә төн баргач, безне бер тарлавыкка китереп

урнаштырдылар. Иң тәүдә хәйран калдырган нәрсә – өскә ишелеп төшәргә торган

тау-ташлар булды. Өскә карасаң, тәннәр чымырдап китә. Безнең авылдагы иң

зурдан исәпләнгән Мөгәзәй тавы бу таулар белән чагыштырсаң, бер көрәк җир

кебек кенә булып кала. Таулар менә ничек була икән. Таудан берәр таш тәгәрәп

төшәр дә сине үтерер кебек. Гел тау башына карап йөреп, муеннар тартыша

башлый. Җирдә яткан ташларга абынып, бер-ике рәт егылып та алсаң, аннары

өйрәнәсең, тауның биеклеген сизмисең. Шулай да таулар кырында адәм баласы

үзен бу дөньяда бик кечкенә җан иясе икәнен чынлап торып тоя башлый.

Менә шушында, таулар арасында, без юл сакларга тиешбез икән. Безне, бер

взвод солдатны, шушында калдырдылар. Машиналар янә алга китте. Тау-таш

арасында унике кеше калдык. Тирә-якта таулар да таулар. Карап торуга гаҗәеп

матур да, сискәндерерлек шомлы да. Машиналар киткәч, тауга күтәрелдек

һәм икегә бүлендек. Аста – бормалы-бормалы юл. Таулар арасыннан килеп

чыга да таулар арасына кереп югала. Юлның ике ягында ватык, янган БТРлар,

«КамАЗ»лар аунап ята. Күбесен аска – елгага очырганнар. Юл елга яры буйлап

үтә. Икенче ягында – текә тау, йә кеше башы әйләнерлек кыялар. Юлдан бераз

гына читтәрәк егермеләп йорты булган бәләкәй генә әфган авылы урнашкан. Ул

яшеллеккә күмелеп утыра. Безнең карамакта рация һәм унбиш-егерме көнлек

азык, ике примус, егерме литрлы берничә канистра белән бензин. Ашарга үзебез

пешерергә тиеш. Бөтен ризыгыбыз ун буханка икмәк, консервалар һәм коры

паёктан гыйбарәт. Консерваларны җылытып кына ашарга инде. Эчәргә суыбыз

бар тагын. Бөтен корал аркада. Шуларны күтәреп чак килеп урнаштык. Взвод

командиры карт солдат – «дед» икән. Миңа карата бик төксе кыланса да, болай

башлы гына күренә. Безне өч төркемгә бүлеп, кайда ничек яшеренергә, кай

җирләрне ныгытырга, кайсы төшкә ныграк игътибар итәргә кирәклеге турында

күрсәтмәләр бирде. Шул ук көнне, бик күренеп бармаска тырышып, үзебез кереп

сыенырлык урын әзерләдек. Командир Кравченко әйтүенчә, шулай эшләгәндә

генә монда исән калырга мөмкин икән.

Төркемебездә ике «черпак», бер «дед». Бүтән төркемнәрдә дә шулайрак.

«Дед»лар һәр төркемдә дә берәр. Алар безне сугыш тәҗрибәсенә өйрәтергә

тиешләр, имеш.

Безгә тәүлегенә егерме дүрт сәгать алмаш-тилмәш тирә-якны, бигрәк тә

юлны күзәтергә кушылган. Безнең машиналарның кайчан үткәнен журналга

терки барырга һәм командир билгеле код белән бу турыда рация аша үзәккә

хәбәр итеп торырга тиеш. Тирә-як тауларда нинди үзгәрешләр була, кем килә,

кем китә, «духлар» күренмиме, һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән.

Һәр төркемдә дә берәр бинокль.

«Дед» килгәч: «Копайте, если жить хотите», – диде дә йокларга ятты.

Без үзебезгә кереп ятарлык бер нәрсә әмәлли башладык. Җир дисәң, хәтере

калыр. Монда җир юк, таш та таш. Ташларны тирә-якка өеп, окоп сыман нәрсә

әмәлләдек. Көн кыздыра, түзәр хәл юк, су эчәргә ярамый, вакыт җитмәгән.

Ярый әле таудан әзрәк җил искәләп китә. Шулай этләнә торгач, кичне дә

җиткердек. Консервалар җылытып, кичке аш ашадык. Кемнең чираты – шул

дозорда тора. Без йоклыйбыз.

Шулай бер атна үтеп тә китте, тирә-якка өйрәнә төштек. Чиратлап юлны,

тауларны күзәтәбез. Ял иткән арада окопларны киңәйтәбез. Төнлә тауларда суык,

күзгә төртсәң дә, берни күренми, караңгы, шуңа күрә тыңлыйбыз гына. Тыңлау

да бик кызык нәрсә икән ул. Әле тегендә, әле монда шыбыр-шыбыр тычканнар

йә кәлтә-еланнар шуыша, йөгерешә, йә таудан таш тәгәрәп төшә. Сирәк-мирәк

ниндидер кошлар кычкырып куя. Кайбер көнне тау йә ыңгыраша, йә ухылдап

көрсенеп куя. Монысы бигрәк тә шомлы. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, аны

үзеңә ишетергә кирәк. Шул вакытта бөтен нәрсә, бөтен дөнья кинәт кенә тынып

кала. Тик күктә йолдызлар гына, синең куркуыңны күреп, чекерәешеп көлә сыман.

Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр таш артында дошман утырган кебек.

Менә-менә сине атып егарлар сыман. Суыктан, бигрәк тә шушы шомлы

тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Окопта палатка астында егетләр йоклый,

аларга рәхәт, ә син туңа-туңа сакта торасың. Командир йокламаска куша, килеп

тикшереп китә. Кайда инде ул йоклау. Кайсы чакларда бигрәк куркыныч була,

әйтерсең лә син бар галәмдә берүзең. Шулхәтле ялгыз хис итәсең, хет бүре

кебек улап җибәр. Безнең төркемнән ике йөз-өч йөз метр ераклыктагы икенче

төркемдәгеләргә дә шулай, күрәсең. Көткәндә вакыт һич үтми. Офык яктыра

башлаганын көчкә көтеп аласың.

Монда караңгы ничек тиз төшсә, таң да шулай ук тиз ата. Тауларда кемнең

таң аттырганы бар? Дөньяда иң гүзәл күренешләрнең берсе ул. Бигрәк тә

син тау башында булсаң һәм түземсезлек белән төне буе таң атканын көтеп

утырсаң. Дөньяга яңадан туган кебек буласың. Аста елга ага, тау елгасы. Аның

шау-гөр килгәне югарыга кадәр ишетелми. Елгадан томан күтәрелә. Теге якта,

каршы тау итәгендә, озын-озын чинар, тагы без белмәгән агачлар арасына

яшеренеп, бәләкәй генә әфган кышлагы урнашкан. Тәүге көннәрдә кышлак

ташландык, серле бер урын булып күренсә дә, бүген, ничектер, ул күңелгә якын.

Җил бу яккарак искәндә, анда-санда эт өргәне, әтәч кычкырганы ишетелеп

китә. Иң кырыйдагы өйдән сыек кына төтен күтәрелә. Монда өйләр барысы

да бер-берсенә охшаган, яссы түбәле, балчыктан. Кышлак уртасында ихатасы

матур ямь-яшел бакча белән уратып алынган зур, биек бер өй. Мөгаен, берәр

байның өедер инде. Кайвакыт тауларны яңгыратып азан тавышы ишетелеп куя.

Күңелгә рәхәт булып китә. Моны тик мөселман гына аңлый. Кяфер кешегә

моны аңлау насыйбы тимәгән.

Ә без күзәтәбез. Кулларда бинокль. Алмаш-тилмәш күзәтәбез. Кушылганча,

үтә дә дикъкать белән. Һәрбер ташны җентекләп. Кышлак кырыннан без

күзәткән юл уза. Юлдан юньләп үткән кеше дә юк. Атнасына барлыгы ун-унбиш машиналы ике колонна үтте. Әнә, авылдан ишәкме, әллә лошакмы

җиккән бер әфганлы чыкты. Ике тәгәрмәчле арбасына бер-ике капчык салган

һәм бер бала утырткан. Шәп-шәп атлап, Кандагар ягына китте. Базаргадыр,

мөгаен. Авылдан көн дә берничә сыерны, бер көтү кәҗә-сарыкны тауга куалар.

Көтүне ике малай көтә. Авылны күзәтү кызыграк та, күңеллерәк тә. Анда

үзенчә бер тормыш бара.

Ниһаять, кояш кыздыра башлый. Тәүдә тән җылыга туя алмый, тора-бара

үзең дә җылынасың, аннан кыздыра башлаган кояш җылысына тир бәреп чыга.

Бераздан мине алыштыралар. Ашап алганнан соң, өсте палатка белән ябылган

куыш-окопка ял итәргә кереп ятам. Арыткан. Изрәп йокыга талам.

Безнең тау-таш арасында ятканга унике көн булды. Ә хезмәт итә башлавыма

озакламый алты ай була. Һәр кешенең кесәсендә календаре бар, үткән көннәрне

шунда билгели бара. Берсе энә белән тишек тишә, берсе аркылы-торкылы сызып

тәре куя, берсе түгәрәк сыза. Мин үзем һәр үткән көнне түгәрәк эченә алам.

Хезмәт шулай җай гына бара. Көн дә шул ук күренеш. Үзебез белән

алып килгән су да, азык та чамалы гына калды. Бик шәп итеп мунча кереп,

рәхәтләнеп бер каен себеркесе белән чабынасы иде. Эсседә тирләтә. Итекләрне

салып, аякларны җилләтәсе, рәхәтләнеп җиргә, үләнгә басып яланаяк йөрисе

килә. Егетләрнең аяклары бозыла башлады. Мин, элекке бабайлар кебек, көн

дә кич аякларны ком-балчык белән ышкыйм. Рәхәт булып китә. Моны безгә

тарих укытучысы Хәлимә апа сөйләгән иде. Аңа – мәрхүмәгә мең рәхмәт

инде. Бер шулай дин турында сүз чыгып китте. Без әле алтынчы класста

укый идек. Безне бит атеистлар итеп тәрбияләделәр. Дәрес вакытында: «Ә

менә мөселманнар чүлдә ничек тәһарәт алганнар, әнә бит, юынырга түгел,

эчәргә дә су табып булмый?» дигәч, «Бәдәвиләр ком белән юынганнар. Ком

белән аякларын, кулларын ышкыганнар. Шул тәһарәт алуга бәрабәр. Ком да

чистарта, тазарта», дигән иде. Укытучыбызның шул җавабы ярап куйды менә.

Никадәр саклап тотсак та, су бетте. Ризыкны тагын бер-ике көнгә сузарга

була әле. Әмма сусыз түзүләре ай-һай яман. Командир дүрт солдатны суга

җибәрде. Бер өч сәгать чамасы вакыт үткәч, су алып килделәр.

Рәхәтләнеп эчтек. Битләрне юып, кырынып алдык. Кырынучылар күбесе

«дед»лар инде. Безнең кебек «салага»ларның мыеклары яңа гына сызылып

килә. «Дед»лар әйтмешли, без сөлге белән генә кырынабыз.

Буш вакытта окоп тирәнәйтәбез. Без дигәнебез – салагалар һәм черпаклар.

Шуңа да окоплар сукыр тычкан оясын хәтерләтә башлады. Таш актарабыз

да таш өябез. Шулай тау арасында ятабыз. Сугыш дигәненең «с» хәрефе дә

ишетелми. Әйтерсең, дөньяның барышы бер урында туктап калган да, көн дә

шул күренеш кенә кабатлана.

Ниһаять, берничә көннән безгә алмаш килде. Безне төп частька алып кайттылар.

Мунча кереп, киемнәрне тәртипкә китереп, өч көн ял иткәч, тагын тауларга

җибәрделәр. Хәзер инде без теге бәләкәй кышлакның арт ягында идек. Яңа урынга

урнашсак та, һаман авылны, юлны, тауларны күзәтәбез. Һаман шул ук палатка

белән өсте ябылган окоп һәм бинокльләр. Карый-карый күзләр арып, тонып бетә.

Көн дә һәм атналар буе бер нәрсәне алтышар сәгать күзәтә башласаң, бик кызык

түгел ул. Астагы кышлакта кемнәр яши, ничек яши – барысын да беләбез дияргә

була. Теге лошак җиккән бабай, чынлап та, базарга бара ахры, утын алып бара.

Аннан төрле кием-салым йә ашарга алып кайта. Аннары күрше-тирәгә сата.

Йортында берсеннән-берсе бәләкәй бала-чага. Әнә авыл уртасындагы ак йортта

улы һәм килене белән бер әби яши. Әбине иртән күтәреп алып чыгалар һәм

кәнәфигә утырталар, көн кыздыра башласа, чинар күләгәсенә күчерәләр. Елгада

зур тәгәрмәч әйләнә. Гади һәм бик акыллы итеп эшләнгән су күтәрү җайланмасы

ул. Көне-төне әйләнә, авылга су күтәрә. Безнең авылда да элек су тегермәне бар

иде. Бездә тегермән кулачасына су өстән төшә һәм кулачаны әйләндерә. Ә кулача

тагын ниндидер тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерә. Алар исә үз чиратында тегермән

ташын әйләндерә. Таш кырындагы улакка он коела иде. Без, малайлар, Тегермән

буасында су кереп, гел шул зур тәгәрмәчнең әйләнгәнен күзәтәбез...

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: