Әфган тауларын кичеп... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

...Дәү әниләренең хәлен белергә барырга алар күптән әзерләнгән булсалар да, бу сәяхәт, ничектер, көтмәгәндәрәк килеп чыкты. Кичтән абыйсы белән әтисе сөйләшеп алгач, әтиләре: «Иртәгә картәниегезне барып алып килегез әле», – дип хәбәр салды. Моңа совет гаскәрләренең көтмәгәндә ясаган яңа һөҗүме сәбәп булды. Фатыйманы өйдә калдырырга уйладылар. Әмма барып чыкмады. Китәр вакытта гына Фатыйма «джип»ның утыргычлар артына, әйберләр төялгән урынга кереп яшеренгән иде. Ярты юлны үтеп, ниндидер бер тау чишмәсе кырына чәй эчәргә туктагач кына, Фатыйманы күреп алдылар. Әнисе нык ачуланса да, абыйсы бер сүз дә әйтмәде.

Фатыйма гаиләдә бердәнбер кыз иде, чәй эчеп алуга ук, әнисе аның гөнаһын кичерде. Фатыйманы юлга алмауларының сәбәбе – юл тыныч-имин булмауда иде. Совет гаскәрләре юлны ябарга тиеш икән. Фатыйма биш малай арасында берүзе булганга, аны гаиләдә барысы да яратып иркәлиләр, шуңа Фатыйманың бу шуклыгы да җиңел генә кичерелде.

Фатыйма бәләкәйдән үк бик шук, чая, үткер бер «малайша» булып үсте. Абыйлары нәрсә эшләсә, шуны кабатлады. Алар белән малайлар уены уйнады. Укырга кызлар гимназиясенә бирделәр. Анда да ул гел беренчеләрдән булып төрле уеннарга кызларны үз артыннан ияртә иде. Кайчакта шуклыгы, чаялыгы белән укытучыларның теңкәсенә тиде. Шулай булуга карамастан, укуда да гел алдынгылар исәбендә булды. Бөтен фәннәрдән дә өлгәшеп, беренчеләр исәбендә йөрде.

Бүген ул үзен ни өчен юлга алырга теләмәгәннәрен дә белде. Совет гаскәрләре баш күтәрүчеләр белән Кандагар шәһәренә керергә тиеш икән. Бу инде картәнисе яшәгән кышлактан җәяүлегә бер көнлек юл дигән сүз. Юл бик үк яхшы булмаса да, әнисе туган-үскән һәм картәнисе торган кышлакка өйлә намазына барып та җиттеләр.

Бәләкәй генә, таулар кочагына сыенып, кырыннан матур гына тау елгасы аккан һәм бөтенләй яшеллеккә чумган кышлакка Фатыйма ел да каникул вакытында килә торган иде. Шуңа да кышлакта дус кызлары җитәрлек. Кызлар да Фатыйманың кайтуын көтеп алалар, чөнки ул кала күчтәнәчләре алып килә, төрле уеннар өйрәтә. Хәтта берничәсен укырга-язарга да өйрәтте әле. Кышлакта мәдрәсә юк иде шул. Бай гаиләдән булуына карамастан, үзен башкалардан һич өстен тотмаганга, кышлак кызлары да аны үз иттеләр. Ул кызлар белән чишмәгә суга йөрде, тауда кәҗәләр көтте.

Бу юлы кышлак Фатыймаларны ничектер сәер һәм шомлы каршылады. Картәнисе нык шатланса да, әнисенең йөзе дә, күңеле дә шомлана иде. Шуңа да Фатыйманы кышлактагы дус кызларын күрергә чыгармадылар. Тик абыйсы белән генә чишмәгә барып, чәйгә су алып килергә рөхсәт бирделәр. Барсын да белмәсә, барысына да өлгермәсә, Фатыйма Фатыйма булмас иде.

Әнисе белән картәнисе чәй эчкән арада, Фатыйма дус кызларына йөгерде. Юлда әнисенең икетуган агаларына да кереп чыкты һәм шуны белде: урыс солдатлары бу тирәдә дә күренә башлаганнар. Төрле имеш-мимешләр һәм шомлы хәбәрләр йөри икән. Күрше кышлакта талибаннар өч дехканны үтергән һәм рус солдатлары белән дә атыш булган икән, дип тә сөйләделәр, җитмәсә. Әллә Фатыйманы куркытырга уйладылар, әллә чынлап та, шулай иде, белмәссең. Имеш, яшь кызларны да урлыйлар икән. Кем урлаганын да белмиләр ди.

Фатыймага унике яшь кенә булуына карамастан, ул барысын да аңлый иде. Юкка гына әтисенең китапханәсендәге китапларны укып чыкмады ич ул. Дус кызларыннан да кызларны урлаулары турында яңадан ишеткәч, Фатыйма, ниндидер хискә бирелеп:

– Минеме? Мине беркайчан да үзем теләмәгән кеше белән яткыра алмаячаклар. Үлсәм үләм, әмма никахсыз ир-егет куенына кермәячәкмен. Әгәр дә көчләп үз хатыны ясый икән, ул егетне башта үтерәм, аннан үзем үләм. Мин никах белән генә һәм үзем теләгән кешегә генә кияүгә чыгачакмын, – дип тезеп алып китте.

Бу якларда кызларның ризалыгын сорап та тормыйча кияүгә бирү очраклары еш булганга, Фатыйма ахирәтләренең елмая биреп: «Сөйлә әйдә, сөйлә», диебрәк карап торуларын күргәч:

– Ышанмасагыз, менә Аллаһи-билләһи, шушы Коръәнне тотып ант итәм, – дип, өй түрендәге шүрлектә торган Коръән китабын алып, иң башта маңгаена тидерде, аннан күкрәгенә кысып, үбеп алды. Дус кызлары аңа күзләрен шардай итеп, аптырап карап тордылар. Аларның Коръән тотып ант иткән кешеләр турында ишеткәннәре булса да, андый кешене күргәннәре юк иде әле. Шуңа да алар бераз куркышып тынып калды. Алар моның иң зур ант икәнен белә. Антны бозган кеше йә үлә, йә гарипләнә. Бер дә булмаса, балаларына, әти-әниләренә һәм ыру-туганнарына зур бәла-каза киләчәк. Шуңа да кызлар тын калдылар. Ә Фатыйма тагын да дәртләнебрәк үзенең туган илен – Пакыстанын, кирәк булса, ирләр белән бергә саклаячагын әйтеп бирде. Дус кызларына караганда, Фатыйма күп белә һәм күп нәрсәне алардан ныграк аңлый. Ул элекке ил батырлары турында, горурланып:

– Бездә, Пакыстанда, хәтта хатын-кызлар хезмәт иткән хәрби частьлар бар, – дип сөйләп, кызларны тагын да ныграк аптыратты.

Үзенең туган иле дип Фатыйма Пакыстанны саный иде. Чөнки әтисе Пакыстанда үскән, ул үзе дә анда туып, анда үсте. Ә әнисе – Әфганстаннан. Пакыстандагы кызлар гына укый торган югары уку йортына укырга килгәч, булачак ире белән таныша. Һәм әти-әниләренең ризалыгы белән кияүгә чыга. Әтиләренең ыруы, электән үк хәллеләрдән булып, әтисе яклап картәтиләре шул ыруда зур вазифа били иде. Әниләре дә шушы кышлактагы хәлле гаиләдән булып, абруйлы кешеләр исәбендә йөри.

Иртәгесен кышлакта: «Урыс солдатлары кышлакның ике ягындагы тауда урнашкан икән», – дигән хәбәр таралды. «Юлны япканнар икән», – дип тә сөйләделәр.

Әмма калага баручылар һәм авылга кайтучылар моны инкяр итте. Хатыннар шомланып калды, ирләр җыелышып киңәш тотты. Алар халыкка һәм кышлакка зыян килмәсен өчен, болай эшләргә булдылар. Әгәр дә шуравиларның халыкка зыяны тимәсә, аларга каршы чыкмаска, талибаннарга да ярдәм итмәскә. Кыскасы, кысылмаска. Шулай да коралларны барлап, майлап, әзер тотарга. Әмма хәлләр бөтенләй башкачарак килеп чыкты. Фатыймалар иртәгә кайтыр юлга чыгабыз дигән көнне, кышлактан күптән киткән Абдулла кайтып төште. Ул берүзе генә түгел иде. Башта дүрт әсир шуравины алып килделәр. Аннан баштанаяк кораллы биш-алты кеше килде. Шуннан башланды да инде.

Кышлакта сугыш булып алды. Бер-ике йорт җимерелде. Яраланучылар да, үлүчеләр дә булды.

Фатыймалар чәй эчеп утыралар иде. Атыш тавышлары ишетелгәч, барысы да базга төшеп качты. Базда төрле догалар укып утырдылар. Әнисе, картәнисен шелтәләп:

– Әгәр син болай кышлактан китмим дип киреләнмәсәң, без мондый хәлгә тарымый идек. Түрдә генә тәсбих тартып утырасы урынга хәзер базда ятасың менә, – дип әйтеп куйды.

Базда күпме утырганнардыр, чыгып карарга дип, базны ачулары булды – өйгә чит кешеләр килеп керде. Киемнәренә караганда, болар шуравилар иде. Шуннан китте мәхшәр. Абыйсын сугып ектылар. Картәниләре атлый алмаганга, шуравилар аны креслосы белән күтәреп күрше йортка алып кереп китте. Фатыйма да, әнисе белән картәниләрен калдыруларын үтенеп, елап, шуравиларга иярде. Аларны, җирдә авыз-борыны канга баткан, тузанда аунап яткан шурави каршына китереп бастырдылар. Аннан ул кешене ике шурави тартып торгызды. Берсе кычкыра-кычкыра нәрсәдер сөйләде. Бу бик усал шурави иде. Канга баткан шуравины Фатыйма бик тә жәлләде. Ул кай җире беләндер аның уртанчы абыйсына охшап тора иде.

Кышлак мулласын алып килделәр. Нәрсәгәдер ризалашмаганы өчен, аны бәргәләп ташладылар. Мулланы әллә аттылар, әллә кире җибәрделәр, анысын Фатыйма хәтерләми. Кыз, картәнисен якларга була, алга атлады. Аннан аны теге адәм кырына бастырдылар. Фатыйма куркуыннан нәрсә булганын да аңлап өлгермәде. Бер шурави мөселманча ниндидер дога укыды, амин тоттылар. Фатыйма, кайчан атарлар инде дип, дер калтырап торды. Әнисе белән картәнисен капканың теге ягына ук чыгардылар. Кызны теге шурави белән бер алачыкка кертеп яптылар, тыштан бикләп куйдылар. Бу канга батып беткән шуравидан нәрсәдер таләп итәләр, ә шурави карыша. Фатыйма берни аңламаса да, курку аралаш егетнең начарлык эшләмәячәгенә ышана иде.

Әсир шурави үксеп-үксеп елап ятты да бераздан тынды. Әллә йоклап китте, әллә үлде. Юк, үлмәгән икән, төне буе саташып чыкты. Фатыйма, тышта бераз шау-шу тынгач, ишекне этеп-этеп караган иде дә, ишек бирешмәде. Шулай йокысыз төн үткәреп, ул таң алдыннан гына изрәп йоклап китте.

Кемдер кыштырдаганга һәм ату тавышына уянды ул. Почмактагы юрганнар арасына кереп качты. Ишекне каерып ачтылар. Теге әсирне өстерәп алып чыгып киттеләр. Бераздан Фатыйманы да кием-салым арасыннан сөйрәп чыгардылар. Әнисе йөгереп килеп кочаклап алды. Читләр карап торуга карамастан, Фатыйманы баштанаяк диярлек капшап чыкты. Кичәге шуравилар асылып куелганнар, кайсылары үлгән, кайсылары бәйле килеш җирдә ята. Бу сакаллылар башка кешеләр иде. Теге әсирнең Фатыймага тимәгәнен белгәч, әнисе бик тә шатланды. Өйгә кергәч кенә, ул Фатыймага шул әсир белән никахландырулары турында әйтеп салды. Фатыймага әллә ничек булып китте. Никахның нәрсә икәнен ул белә иде. Үзенең никахы шушындый шартларда булыр дип һич тә уйламаган иде, менә ничек килеп чыкты. Һәм ул теге әсир шуравины тагын күз алдыннан кичерде. Шурави дигәне болай матур гына: кара чәчле, кара кашлы бер кеше. Әфганлыга, уртанчы абыйсына охшап тора. Тик нигә аны шуравилар кыйнаган да, нигә Фатыйма белән никахлап, ябып куйганнар соң? Инде менә икенчеләре килеп, тагын теге шуравины өстерәп алып чыгып киттеләр?

Кыз күңелендә ниндидер бер әрсез кызыксыну уянды. Нинди кеше ул? Куркуын җиңеп, күрше йортның капка ярыгыннан күз салды. Кичке як, урамда мәхшәр беткән. Өч шурави баштүбән асылынып тора. Йорт кырындагы чинар ботагына теге шуравины аякларыннан һәм кулларыннан асып куйганнар. Куркып, кире йортларына кереп качты кыз. Караңгы төшкәч, Фатыйма, абыйсын үгетләп теге шуравины асылынып торган җиреннән алырга күндерде. Абыйсы, каршы килеп:

– Әйдә, Алла ни кушса, шуны күрә, үзе гаепле, – дисә дә, Фатыйма:

– Ул хәзер минем ирем бит. Без никахлы, мин аңа ярдәм итәргә тиеш, миңа аңардан «талак» алырга да кирәк, – дигәч, ризалашты тагын. Алар кияүгә никах белән чыгып, талак белән аерылышуны гына белә иделәр.

Асып куелган җирдән төшергәндә, шурави аңын югалткан иде, ул акрын гына ыңгырашып куйды. Өйләренә алып кереп юындырдылар, абыйсының кием-салымын киендереп, авызына чәй тамыздылар. Фатыйманың картәнисе чәйгә ниндидер үзе әзерләгән үлән тамырларын салды. Төрле догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән шуравига исәнлек сорап, намаз укыды да амин тотты.

Картәнисенең өендә яшәгән Лотфуллага шуравины Кабулдагы совет гаскәрләре госпиталенә илтеп тапшырырга куштылар. Лотфулла шул ук төнне шуравины алып юлга чыкты, аңа ярдәмгә улы да иярде.

Лотфулла әйләнеп кайткач, шуравины ничек, нинди юллар белән Кабулдагы Совет гаскәрләре госпиталенең капка төбендә калдыруы турында өйдәгеләргә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Лотфулла сөйләгәннәрне Фатыйма, колакларын торгызып, барысын да хәтерендә калдырырга тырышып тыңлады. Кеше сөйләгәндә бүлдерү тәрбиясезлек булып исәпләнсә дә, госпитальнең кай тирәдә урнашканлыгы турында сорамыйча түзәлмәде:

– Госпитальне ничек таптыгыз, ул кай тирәдәрәк?

– Андый госпиталь берәү генә булганга, аны барысы да белә. Бүтән госпитальләр – кыр госпитале, хәрби частьлар тирәсендә палаткалардан гына корылган, – дип аңлатты Лотфулла.

Икенче көнне Фатыйма юкка чыкты. «Бер-ике көннән кайтып җитәрмен, мине югалтмагыз», дип язу калдырган. Кайда киткәнен әйтмәгән. Тирә-як күршеләрдән сорашып карадылар, берсе дә кызны күрмәгән иде. Лотфулланың улы гына:

– Ул минем иске киемнәрне киде, – дип әйтеп куйды. Шуннан башканы белүче булмады.

Фатыймага бу шуравидан ничек тә «талак» алырга кирәк иде. Әгәр шулай эшләмәсә, Фатыйма бит кияүгә чыгу хокукын югалта. Шурави үлсә генә, кыз никахтан азат була ала. Ә Фатыйманың гаиләсе бер гаепсезгә шуравиның җанын кыя алмый, моңа Коръән дә каршы. Шулай итеп, кыз Кабулга юл тотты. Исәбе – теге шуравидан «талак» алырга да кире кайтырга. Малайлар киеме кигәч, бөтенләй яшүсмергә охшап калды. Ул белә: малайларга юлда йөрү җиңелрәк һәм хәвефсезрәк.

Кабулда совет гаскәрләре госпитален тиз тапты кыз. Тик менә шуравины күрү генә ул уйлаганча җиңел булмады. Ничек кенә тырышса да, ике атнадан соң гына очраша алды. Анда да танымас иде, госпитальдә эшләгән әфган бабае ярдәм итте.

Шурави Фатыйма кырына үзе килде. Рәхмәтен белдерде. Фатыйма үзе төрлечә сөйләп, әйтеп караса да, егет аны аңламады. Шуннан Фатыйма конверт һәм ручка сузды. Әзрәк икеләнеп торгач, ят хәрефләр белән конверт тышына нәрсәдер язды. Бу адрес иде ахры. Ташкент шәһәренә кайтып китәчәген әйтте. Фатыйма монысын аңлады.

Икенче көнне шурави күренмәде.

Теге әфган бабаеннан сорап белде – шуравины Ташкент шәһәренә күчергәннәр икән. Шул ук көнне Фатыйма юлга чыкты. Ташкент шәһәренә мең бәла һәм авырлык белән килеп җитте, юлда гына ун-унбиш көн үтте. Ташкенттагы госпитальне табу үзе бер газапка әйләнде. Ярый әле шуравиның исем-шәрифләрен исендә калдырган иде кыз. Ахыр чиктә барыбер эзләп тапты. Бер-ике көн госпиталь ихатасыннан китмәде. Шунда шурави үзе Фатыйманы күреп, янына килде. Бик нык аптырады, әлбәттә. Тагын рәхмәтләр әйтте. Фатыйма үзенең кыз кеше икәнлеген аңлатырга тырышса да, егет аны аңламады.

Фатыйма:

– Талак, талак, талак, – дип кычкырды. Шурави артына карый-карый китте. Иң соңгы чиктә Фатыйма үзенең чәчләрен туздырып күрсәтте, тик шурави бу юлы да аңламады. Фатыйма үксеп-үксеп елады. Икенче көнне дә килде ул госпиталь ихатасына, тик шурави башкача күренмәде...

Автобуска билетсыз утырган өчен, контролёрлар Фатыйманы тотып милициягә озаттылар. Әфганстаннан икәнен әйткәч, пуштун телен белгән тылмач аша сораштылар да кире Әфганстанга озатмакчы булдылар. Җаен китереп, качты кыз. Шуннан соң Фатыйма үзенең Әфганстаннан икәнен беркемгә дә әйтмәде. Тагы тоттылар, тагы качты...

 

Повестьның ахырын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: