Әфган тауларын кичеп... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

...Якты кояш нурыннан күз камаша. Иртәнге сәгать ун-унберләр тирәсе булыр, ниндидер бер бүлмәдә тәүлек буе йоклаганмын. Башка юньле-рәтле уй керә башлады. Менә сиңа мә, икенче тапкыр духларга эләктем ләбаса. Болары инде баштанаяк кораллы, безнең кебек бала-чага түгел, сазаган ир урталары. Мине бер дух дер селкетеп аякка бастырырга чамалый, ә минем аяклар берни дә тоймый. Әйтерсең, аяклар бөтенләй юк. Мин гөрселдәп җиргә авам. Духлар тәмәке тартырга утырдылар, ә мин, бераз аңыма килеп, тирә-якны күзәтәм. Капка төбендә безнең берничә солдат үлеп ята. Викторны асып куйганнар. Ул болай гына бирелмәс иде, яралангандыр, күрәсең. Терсәктән уң кулы юк, бәйләп куелган. Сөннәтләгән егетләр баштүбән асылганнар, алары әле тере. Берсе кулы белән авызына, борынына кунган чебеннәрне кугалый. Минем алда шундый күренеш, ә артта ниндирәк хәлләрдер – анысын белмим. Селкенергә дә куркып ятам. Духларның берсе минем шулай күзәтеп ятканны күрде. Викторның чалбар каешын салдырып, мине артымда үсеп утырган чикләвек агачына баштүбән асып куярга чамалый, тик көче җитми. Шулай да аяктан күтәреп баштүбән асып куйды. Күрәселәр бар икән. Йөрәк дөп-дөп тибә, баш чатный. Битләр шешенә башлады ахры, шулай тоела. Иптәшләргә карыйм. Духлар бер чинар агачы төбенә чәй эчәргә утырдылар. Әйтерсең лә дөньяда без юк. Әйләнә-тирә бөтенләй тынычланды. Кошлар чыркылдаша. Йорт алдына тавыклар чыкты, әтәч алар тирәсендә кукраеп эре генә кыяфәттә йөри. Аларның үз эшләре: тибенә-тибенә җим эзлиләр. Мин агач күләгәсендә асулы, егетләр кояшта, алар миннән элегрәк асылгангамы, тирә-якларында чебеннәр гөж килә. Әтәч шуңа игътибар итеп, егетләр янына килде һәм, битләренә кунган чебеннәрне тотарга чамалап, сикереп-сикереп егетләрнең битен чукып алды. Аягы яралы Пермь егете Ваня кулы белән селтәнеп әтәчне куып җибәрде. Хәле мөшкел егетнең. Шуннан әтәч икенче егет янына күчте. Килгән җайга аның битен чукый һәм кыткылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми, чөнки җилкәсе белән борылган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем якка борылды. Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый башлаган. Йә Ходай, миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни? Нинди гаепләрем өчен? Безнең нәсел-нәсәбәдә, туган-тумача арасында кеше үтерү түгел, кешенең энәсенә дә тигән кеше юк. Ни гөнаһлар өчен болай газаплыйсың? Бармы Син бер галәмдә, әллә юкмы?! Булсаң, зинһар, туктат мондый эшне, дип ыңгырашам. Бар көчкә тешне кысам, яңаклар шытырдый, тешләр кителә.

Шулвакыт капкадан берәү керде, хатын-кыз ахры, үзе чар-чор кычкыра. Ниндидер Абдулланы чакыра. Мин, гәүдәм белән борылып булмасмы, дип, селкенеп-селкенеп карыйм. Юк, килеп чыкмый. Башны борып карагач, күрдем: теге кичәге хатын икән. Башында кара яулык, битен каплаган. Кичә безне япкан бүлмәгә төртеп-төртеп күрсәтеп нидер сөйли, шуннан безнең үлгән солдатларга күрсәтә. Духлар дәррәү килеп урыннарыннан тордылар, теге хатын янына килеп бастылар. Бераздан минем янга килделәр. Теге таза дух мине тотып алды да кулында күтәреп тора башлады. Аяк өскә бәйләүле. Кичәге урысча сукалаган дух:

– Кыз кайда? – ди.

 – Белмим, – дип, татарча җавап бирәм.

– Ә-ә, белмисеңмени әле, – ди бу. Үзбәк ахры, безнең телләр охшаш бит.

– Тидеңме? – ди.

– Юк, – дим.

Теге үзбәк үзләренең кешеләренә нәрсәдер әйтте. Шуннан әзмәвердәй дух мине, кирәге беткән әйбер сыман, кисәк кенә ташлады. Әллә каеш өзелде, әллә чикләвек ботагы сынды. Мин гөрселдәп җиргә барып төштем. Тагын аңымны югалтканмын. Кичкә табан мине тагын баштүбән асып куйдылар. Шунда гына һушыма килдем. Ни өчен болай иткәннәрдер, әле дә аңламыйм. Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде. Шуның белән вәссәлам булыр. Ярый кулны бәйләмәгәннәр, төнлә ычкынырга тырышып карарга кирәк булыр дип уйлап та бетмәдем, бер дух, өйдән чыгып, минем кулларны аерым бәйләп, өй почмагына кагылган тимер чөйгә тарттырып куйды. Хәзер мин гамакта яткан кеше кебегрәк булып калдым. Аяк-кул өскә тарттырылып, ике якка бәйләп куелган. Болай җиңелрәк, баш бик чатнамый, әмма куллар авырта. Һәм мин инде ничәнче тапкыр һушымны югалтам...

Саташулы-уяулы килеш ятам. Нәрсә булганын белмим. Күпме вакыт үткәндер, билгесез. Әнә, кемдер мине баудан ычкындырып маташа бугай. Ниндидер малайлар каешны кистеләр ахры. Тагын кайдадыр өстериләр, һич аңламассың. Тын алып булмый. Мин саташам. Әллә нинди, берчә куркыныч, берчә бик тә матур төшләр күрәм. Әни мине биләүдән алып су кертә икән. И, мин шатланам, и, әни шатлана. Әти кырыбызда тора, барысы да шатлана. Дөнья йә бик матур, йә бик куркыныч. Мин бертуктаусыз упкынга очам. Очам, очам, һич төбенә төшеп җитеп булмый. Төшеп җитеп чәлпәрәмә киләм бит инде. Уянып та булмый.

...Елга буенда комда ятам. Суык, өшим. Ниндидер эт минем битне ялый. Эт түгел икән – бер кыз бала. Кыз бала да түгел, бер малай. Мин саташам. Бу минем хатын да инде. Мин боз булып туңганмын. Ап-ак кием кигән хатын тыны белән мине эретә. Үлгәнмен икән, миңа кәфенлек кидерәләр. Кәфен җылы. Бәй, бу кәфен түгел, әллә нинди чүпрәк-чапрак, чит кеше киеме дә инде. Мин үзем дух икәнмен, башымда да духлар чалмасы. Ниндидер арбада барам. Бәй, теге кышлактагы карт үзенең арбасына салган лабаса, каядыр алып бара. Безгә бер яшь кенә малай ияргән. Ул минем баш очындагы чүпрәкне әйбәтли. Монысы саташу түгел ахры. Тик менә нишләп миндә духлар киеме икән? Туктап, чәй кайнатып, чәй эчтеләр. Миңа да чәй кайнатып эчерәләр, ашарга кушалар. Ашап булмый, чәй эчәм. Чәй әллә нинди, үлән чәе. Эчәргә була. Чәй эчкәч, тагы изрәп йоклап китәм. Тагы саташам, тагын куркыныч катыш татлы төшләр күрәм. Мине кул арбасында да тартып алып бардылар. Ат сыртына аркылы да салдылар. Нигә алай итүләрен һич аңлый алмыйм. Туктап чәй эчәбез дә тагын юлга кузгалабыз. Мин йә йоклап китәм, йә исемне югалтам. Ниндидер машина белән дә алып бардылар. Иң мөһиме – уянган саен чәй эчерәләр, баллы чәй.

Җанны ниндидер битарафлык, ниндидер тынычлану чолгап алды. Кайда алып баралар, кемнәр, нигә, минем өчен барыбер... Шулай ничә көн үткәндер, белмим. Әмма теге малай гел минем янда, минем белән сөйләшергә дә әйтеп карый, тик аның телен аңламыйм. Минем өчен ул ниндидер бик якын кешегә әйләнеп китте. Шулай мине Кабулда, безнең хәрби госпитальнең капка төбендә калдырып, солдат киемнәрен баш очына куеп киткәннәр икән. Моны медсестралар әйтте. Госпитальдә бер унбиш көнләп яткач кына, үзем белән ни булганын әзрәк аңлый башладым. Шәфкать туташлары сөйләве буенча, минем өч кабырга сынган, баш мие селкенгән, дөресе – авыр гына контузия булган икән.

Әмма иң гаҗәпләндергәне шул: мине коткарган малай госпиталь ихатасы алдында һаман күренгәли икән. Беркөнне шәфкать туташлары ул малайны миңа тәрәзәдән дә күрсәттеләр.

Госпиталь ихатасына чыгып йөри башлагач, ихата аша гына теге малай белән исәнләштем, үзбәкләргә охшатып кулымны күкрәккә куеп, бил бөгеп рәхмәт әйттем. Аңлады ахры, миңа ручка белән конверт суза. Янәсе, хат яз. Мин аңламыйм. Тимер рәшәткәнең ул бер ягында, мин бер ягында. Шуннан конверт тышына язып күрсәтте. Чак аңладым, адрес сорый икән. Хезмәт иткән частьның адресын язып булмый бит инде. Тоттым да үземнең туган авылның адресын яздым. Хәтта районны да язмадым. Үземне иртәгә Ташкентка җибәрүләрен аңлатырга тырыштым. Аңламады ахры. Хәл юк бит инде. Әле култык таягы белән чак селкенеп йөрим. Мин кереп киттем, ул миңа карап торып калды. Икенче көнне мине самолёт белән Ташкент шәһәренә хәрби госпитальгә күчерделәр. Мине ныклап тикшерәләр. Бер профессор хатын миңа: «Куркыныч юк, бу – нерв стрессы, – дип аңлатты чирем турында. – Җайлап барысы да үз урынына кайтачак», – ди. Авылга кайткач та, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә кушты. Ташкентта ике айлап госпитальдә яттым. Беркөнне шулай бакчага йөрергә чыккач, теге малайны тагын күреп хәйран калдым. Күземә күренәме дип торам. Янына бардым. Элеккечә ихата аша гына тагы рәхмәтемне белдердем. Русча да, татарча да кабатлап:

– Бар кайтып кит, зур рәхмәт сиңа, – дим.

Ул нәрсәдер сөйли, мин аңламыйм. Шул минутта палатада бергә дәваланып яткан Магнитогорскидан Фәрит исемле татар егете килеп:

 – Тиз бул, сине анда эзлиләр. Хезмәт иткән җиреңнән алырга килгәннәр, – диде. Мин әфган малаена карап саубуллаштым да китә башладым. Теге малай өзгәләнеп нәрсәдер сөйли, хәтта елый ук башлады. Үзе күкрәкләренә күрсәтә, хатын-кыз күкрәге, янәсе, нәрсә уйларга да белмим. Фәрит: «Йә, тиз бул, бетмәс монда таҗик балалары», – дип, мине өстери үк башлады. Бераз киткәч, теге малай минем арттан:

– Талак! Талак! Талак! – дип кычкырып калды. Ни аңлатырга телидер, һич аңламассың.

Мине көтеп торалар иде. Документ-кәгазьләр әзер.

Тиз генә палатага кереп, хәрби кием киендем дә, вак-төяк әйберләрне алып, машинага чыгып утырдым. Биш-алты сәгатьтән мин үзебезнең частьта идем инде. Таныш егетләр калмаган, гел яңалар.

 Частька кайтканның икенче көнендә үк мине особый отделга чакырттылар. Шуннан башланды инде: көн дә чакыралар, кайбер көнне икешәр тапкыр. Безнең взводның ничек һәлак булганын белешәләр. Ничек булганын бер егерме тапкыр гына аңлатып кәгазьгә яздым. Егерме көннән минем нерв стрессы, контузия яңадан көчәйде. Аяклар яңадан йөрми башлады. Кабаттан госпитальгә эләктем. Тагы ике айлап яткач, мине частька да кайтарып тормадылар, комиссовать иттеләр. Калганы нәрсә булып беткәндер, һич кызыксынмадым.

...Менә шулай итеп, Әфган сугышында булып, бер тапкыр да мылтыктан атмыйча, хезмәт итә башлавыма бер ел тулганда, мин авылга кайтып та җиттем. Исән-сау кайтуга өйдәгеләр шатландылар. Хезмәтне вакытын тутырмыйча кайтканга үзем генә әзрәк кыенсынып йөрдем. Хәзер өйрәндем инде. Тик кайбер вакыт баш кына авырта, үтерә инде. Аяклар да хәзер әзрәк җайга кереп бара. Ләйләләрнең туе булды. Мин армиягә китүгә, түбән оч Вәкил белән йөри башлаган икән. Ярый, нишлисең бит, аңа да бик көенмәдем. Була торган хәл.

Кеше кебек юньле эштә эшләп булмый, баш авырта башлый. Шуңа күрә колхозда төрле җиңел эштә йөргән булам. Дөресе – эленке-салынкы йөреп ятам шунда. Шулай вакытның да үткәнен сизми калганмын. Әти дә кинәт кенә үлеп китте. «Яман шеш», диделәр. Хәзер әнкәй белән икәү генә яшәп ятабыз. Дөнья миңа калды. Әнкәй дә көннән-көн яшәрми, олыгая бара.

Шулай уйланып йөри торгач, бер уй төште башка. Гомер үтә, иптәшләр, яшьтәшләр барысы да гаиләле булып бетте. Балалар үстереп яталар. Теттереп дөнья көтәләр. Ә мин һаман буйдак. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, хәмер белән дә шаяргалый башладым. Җитмәсә, монавы үзгәреш, перестройкалары башланып китте.

Икенче көнне үк конторага төштем. Эчеп авария ясаган Фәниснең «КамАЗ»ын сорадым председательдән. Безгә туган тиешле кеше ул, бераз тарткалашса да, риза булды.

– Эчеп, бәйрәм итеп йөрер булсаң, үзем тотып арт сабагыңны укытам, парень, – дип кисәтеп куйды. Ул бик кырыс, гадел кеше, әйткәнен эшли. Мин бүтән эчмәскә ант итеп, шул ук көнне машинаны кабул иттем.

Хуҗаның бирми хәле юк. Авылда шофёрлар җитешми. Бүген-иртәгә уборка да башланырга тора. Менә икенче ел инде мин «КамАЗ» йөртәм, эчүне ташладым. Әни шатланып бетә алмый. Эчмәгәч, ерак рейсларга да мине җибәрәләр. Иртәгә дә колхозга төрле кирәк-ярак һәм буяу алырга Самара шәһәренә барам. Ерак рейсларның акчасы да төшемле. Бераз җыйган акча да бар. Самара базарында машиналар да очсыз, диләр, аны да караштырып кайтырга кирәк. Аллаһы боерса, иртәгә таң белән рейска.

 Иртән иртүк машинаны кабызып чыктым. Йә Хода, әлеге шул шайтан алгыры Юрис тагы килеп очрады. Ул хәзер бригадир түгел. Авыруы сәбәпле, сыер фермасында каравылда тора. Ну торганы бер зәхмәт инде. Машинаны туктатып, үтеп киткәнен көтеп тордым. Әни юлга куйган ризыктан бер телем күмәчне, бисмилланы укып, тегенең этенә бирдем. Бер генә капты. Мин кузгалып киттем.

«Армиягә алганда очрап, мең бәлаләрдән чак котылып кайтып егылган идем. Ярый, начарга юрамыйм әле. Барысы да әйбәт булыр, Алла боерса», дип уйларга тырыштым. Колхозның завхозы Инсафны утырттым, ул бөтен документ, кәгазьләр белән эш итә, йөк ташучы да.

– Нишләп озак, җитмәсә, төсең качкан, нәрсә булды? – ди бу. «Юрис очрады», дип булмый бит инде.

– Юньләп йоклап булмады, әллә ниләр белән саташып чыктым, – дим.

– Шыттырма, төне буе кызлар артыннан чапкансыңдыр әле, – ди бу. Кабинага кереп утыргач, бер-ике сүз кыстырды да, гадәте буенча, йоклап та китте. Ул үзе миннән бер-ике яшькә генә олы, ну салырга ярата. Шунысы бар: колхозга берәр әйбер кирәксә – җир читеннән таба. Кеше белән тиз уртак тел таба, эзләгән запчастьне тапмый кайтканы юк. Шуңа күрә эчсә дә эшләп йөри.

Менә әле Самарада ары чабып, бире чабып, колхозга әллә никадәр запчасть, кыйммәтле буяулар алдык. Акча да артып калды. Инсафның сөйләшә белүе инде. Колхоздан алган бер фляга бал да бетмәде. Кайтырга чыктык. Инсаф, гадәте буенча, бер яртыны түңкәрде дә гырлап йоклап та китте. Юл әйбәт, машина матур гына эшли. Эсселек сүрелә төште. Көн кичкә авышты. «Юлдан читкәрәк кереп, берәр авыл кырында машинада гына ашап, ял итеп алырга кирәк», дип уйлыйм. Тик анавы арттан килгән «джип» күңелгә тынгылык бирми. Артка төшеп алды да, ни узмый, ни артта калмый. Мин бөтенләй акрынлап бара башладым. Бара торгач, узып китте. Шулай да шүрләтә бераз. Машина тулы дефицит запчасть, төрле буяулар. Җитмәсә, кесәдә ару гына акча да бар. Теге «джип» тау артына ышыклангач, борылып, бер бәләкәй генә урман читенә кереп киттем. Якында гына авыл, елгасы да шәп, матур күренә. Шушында туктап, тамак туйдырып, ял итеп алырга кирәк. Көне буе Самарада ары чабып, бире чабып, арыткан. Күз дә йомыла башлады. Ял иткән баш белән тиз арада кайтып та җитәрбез, Аллаһы боерса.

Әни әзерләгән юл ашларын паяльный лампа астында җылыттым да, тамак ялгап, йокларга яттым. Инсафны ашарга уятып караган идем, ул торып тагын бер стакан җибәрде дә тагын йоклап китте. Караңгы тиз төште. Мин төрле уйларга бирелеп ятам. Инсаф колак төбендә хырылдый, туптан атсаң да, уянмый хәзер. Кешенең рәхәт, бер кайгы юк. Шулай уйлана-уйлана, «КамАЗ»ның өске киштәсендә йокыга талдым.

Төнлә, нишләптер, дертләп уянып китсәм, ни галәмәттер, тәгәрмәчтән пышылдап тын чыга. Әллә тишелде микән? Йөк тә болай бик авыр түгел иде бит. Нәрсә булды икән, дип, Инсафның өстенә басмаска тырышып, кабинадан төштем. Ә тәгәрмәч һаман чыгара. Шырпы сызып карамакчы булган идем, кемдер арттан башка китереп сукты. Эх, шушы башны, теге контузия галәмәте инде, баш бәрелдеме – аяклар киреләнеп, атламас хәлгә килә дә куя. Әле дә аңны югалтмадым, тик аяклар тотмагач, гөрселдәп җиргә аудым. Шунда берсе:

– Монысы әзер, – диде.

Инсафны да өстерәп төшерделәр. Мине читкәрәк илтеп бер агач төбенә ташладылар. Ә Инсаф мыгырдап кычкырына, берни дә аңламыйча, тузына башлаган иде, тәгәрмәч кырына бәйләп тә салдылар үзен. Авызына да берне бирделәр ахры. Шундук тынып калды. Нәрсә булыр? Берни дә эшләр хәл юк. Әзрәк баш җибәрмичә, мин атлый алмаячакмын. Моңарчы да бу хәлнең кабатланганы бар иде. Шулай күрше Әкълимә әбинең тәпәш ишеге кәсәгенә башны бәргәч, бер сәгатьтән артыграк аяксыз булып яттым. Әле дә шулай. Ятам, тизрәк баш җибәрсен иде, дип. Үзем күзәтәм: ничәү болар? Әһә, дүртәү икән. Берсе телефон аша кемнедер чакыра. Шуннан выжлап теге «джип» килеп туктады. Утларын ярым сүндергән. Руль артында бер хатын-кыз утыра. Бу дүртәүгә команда бирә.

– Йөкнең документларын монда китерегез тизрәк! – ди.

Минем түш кесәсен актарып, бар булган документларны алып киттеләр. Һушны җуйган кеше кебек тик кенә ятам, чөнки тагын берне башка тондырсалар, минем аяклар бөтенләй йөрмәячәк һәм озакка. Тиздән безнең кырга тагын бер «КамАЗ» килеп туктады һәм безнең йөкне теге дүрт әзмәвер үзләренең «КамАЗ»ына төйи дә башлады.

Тегеләрнең мәш килүеннән һәм караңгылыктан файдаланып, мин җайлап кына шуыша-шуыша, моннан таю ягын карыйм. Тизрәк юлга чыгып, милиция йә ГАИ чакырырга кирәк. Тик ятсаң, үтереп китәргә дә күп сорап тормаслар. Иман юк боларда. Җай гына шуышып, «джип» машинасы кырыннан үтеп барам. Эчкә күз салам, эче ярым караңгы. Теге хатын безнең паспортларны, документларны актарып утыра. Машинада бүтән кеше күренми. Әзрәк шуышкач, әллә җиргә төшкән чыкка суланып, әллә бүтән сәбәбе булды, башымның авыртуы бетеп киткән кебек тоелды. Торып бастым, аяклар да тыңлый башлады. Шунда башка бер уй килде. Теге «КамАЗ»дагыларга, әлбәттә, көч җитмәячәк. Әмма бу чебек кенә кызны машинадан чыгарып очыру миңа берни тормый. Шулай итәргә дә «джип»ны алып качарга. Тегеләр «КамАЗ»дан төшеп, йөгереп килеп җиткәнче, машинаны кыздырып, тизлек җыеп өлгерәчәкмен, ара шактый гына.

Кулга тотарга ипле генә берәр нәрсә эзли башладым. Урман кыры бит, җилле генә бер агач кулга эләкте. Ныклы күренә болай. Кеше үтерерлек булмаса да, исәңгерәтергә була. Агач кулга эләккәч, күңелне бер үҗәтлек биләп алды. Агачны әзер тотып, үләннәрне кыштырдатмаска тырышып, «джип» кырына килдем. Теге хатын дигәнем бик чибәр генә икән үзе. Шофёр утыра торган ягына утырган да, иелеп, бәләкәй кул фонаре яктысында минем паспортны актара. Килгәнемне сизмәде. Шунда ярымачык ишекне каерып ачып, агач кисәге белән берне тегенең җилкә тамырына «яндырдым». Ул пассажир урындыгына авып төште. «Эх» тә итмәде, аякларыннан сөйрәп пассажир утыра торган якка аудардым. Ачкыч урынында иде. Дулкынланудан калтыранам. «Джип» «ә» дигәнче кабынды, тизлеккә салган көе кузгалып та китте. Утны яндырып, «КамАЗ»лар кырыннан чажлап үтеп тә киттем. Теге бандитлар һушларына килгәнче, урман юлыннан асфальтка барып та чыктым. Кайсы якка китәргә? Иң яхшысы – кирегә, Самара ягына, анда 40-50 чакрым арада бер ГАИ посты калган иде. Мөгаен, анда дежур ГАИ хезмәткәре торадыр, тизрәк шунда барып хәлне сөйләп бирергә һәм бу бандитларны тотарга кирәк.

Шулай уйлана-уйлана, биш-алты чакрым да китеп өлгермәдем, теге хатын ыңгыраша башлады. Вәт зәхмәт, хатын-кыз башы белән кеше талап йөрсен инде. Милициягә илтеп тапшырыйм әле. Кемне бит әле? Элекке әфганчыны таларга уйлаганнар. Сездән куркынычрак духлар алдында да бирешмәдем мин. Бераз баргач, бу хатын:

– Прости, Хаким, гафу ит мине, – ди. Колакка ишетеләме дип торам. Вот, мәлгунь, хәтер үзендә. Паспортны укып, исемне дә исендә калдырган. Машинаны туктаттым, үрелеп чәченнән тартып торгыздым да маңгаена тагын берне ямадым. Хатын-кызга һичбер сукканым юк иде. Бөтенләй бөгелеп төште. Арткы утыргычлар арасына алып очырдым, югыйсә аяклары газга басарга комачаулый иде. Хатын-кызны һич болай тоткан юк иде. Бигрәк тә шушындый чибәр иблисләрне. Аякларын идәнгә сузып салдым. Итәге ачылып китте. Аяклары соң, аяклары! Бандит булса да, хатын-кыз бит! Нинди чибәр! Ә үзе юлбасар, тьфу, зәхмәт. Кулыннан паспортны ычкындырмаган, йомарлап ук тоткан, күкрәгенә кыскан хәтта, иблисиха, тәмуг кисәве. Кулыннан паспортны каерып алдым да кесәгә салдым. Башка вакытта хатын-кызга якын килергә дә курка идем. Әле үзем монавы чибәрне утыргычлар арасыннан ничегрәк бөкләп очыруыма үзем дә аптырап киттем. Кузгалдым. Тизрәк барып җитәргә кирәк. Шәп барырга куркыта, булмый, чит машина бит, тизлекләрен белеп бетереп булмый. Төнге юл тыныч. Бөтен белгәнемне искә төшереп, шәбрәк барырга тырышам. Юк бит, җитмеш-сиксәннән арттырып булмый. Төрле кнопкалардагы язуларны укып карыйм, юк – барысы да чит телдә язылган. Шулай җәфаланып, ярты юлны үттем ахры. Хәзер, әнә теге түбәдән соң, ГАИ посты да күренергә тиеш.

Шунда теге хатын сикереп тә торды һәм минем чигәгә пистолетының салкын көбәген китереп тә терәде. Юкка бәйләп салмаганмын. Хатын-кызга күп кирәкмени, болай да һушын җыялмас, дип уйлаган идем. Юк икән, торганы бер аждаһа.

– Үләсең килмәсә, тукта, – ди бу. Шыр җибәрдем, шулай да:

 – Үлсәк, бергә үләбез инде, – дигән булам.

Әйе, егетләр, бу инде хәзер әфган духы гына түгел. Үзем һаман тизлекне югалтмый бара бирәм. Мине атса, үзе дә чукыначак. Юлда каршыга бер машина килә. «Әллә каршы якка чыгып, аны туктатыргамы? Туктамаса... Килеп бәрелсә?» Баштан «зыр» итеп төрле уйлар үтә. Йөк машинасы булса ярый да бит. Җиңел машинадагылар, һичшиксез, үләчәкләр, юкка һәлак булачаклар. Аларның ни гаебе бар? Кинәт кенә әни искә төште. Минем үлгән хәбәр ишетелсә, ул да кайгысыннан үләчәк. Шунда теге аждаһа:

– Шурави, тукта, – дип, пистолет белән чигәгә нык итеп төртте. «Шурави» дип безне гади әфганлылар атый иде бит. Шул сүз, ничектер, айнытып җибәрде. Үзем дә сизмәстән, тормозга бастым. «Джип» шып туктады.

– Хәзер кире борыл, курыкма, барысы да әйбәт булыр. Сиңа тимибез, – ди. Мин, әллә пистолеттан куркып, әллә теге «шурави» дигәненә буйсынып, кире борылам һәм бандит хатын әйткәнне эшлим – килгән юлдан барам.

– Шәбрәк, – ди бу.

– Кайда ашыгырга, үлемгәме? – дим.

– Курыкма, мин сез уйлаганча ук начар түгелмен, – ди бу иблис.

Кирәкмәгәндә тегеләй-болай чапкан, һәр сикәлтә саен очраган ГАИшниклар да туры килми бит, ичмасам. Очрасалар, йә юл кагыйдәсен бозар идем, йә күзләренә яктыртыр идем. Юк бит, юк.

– Әфганда булдың инде, ә, шурави? – ди бу.

– Туры килде, – дим, иблиснең кешечә сөйләшә белүенә шатланып.

– Сагындырмыймы?

– Юк, – дим. Үзем: «Ничек котылырга бу аждаһадан?» – дип уйлыйм. Һаман сораша:

– Өйләнгәнме? – ди. Вәт бер яман чир, минем йөрәккә керергә чамалый.

 – Сиңа нигә кирәк минем өйләнү-өйләнмәү? – дим. – Файдасы тияр дип уйлыйсыңмы әллә?

– Мөгаен, – дип, һаман тел чарлый бу.

– Буйдак. 1967 елгымын, буем йөз дә җитмеш сигез сантиметр, авырлыгым җитмеш биш килограмм. Сәяси яктан ышанычлы, белемем – техникум, милләт – ни башкорт, ни татар. Ике арада, бер турыда, – дип тезеп киттем. – Чит илдә булганым юк, чит илдә туганнарым да, бәйләнешем дә юк, – дим.

– Алдама, – дип, тынып калды бу.

Моннан ничек котылырга? Пистолеты белән чигәне төртеп тишәрдәй булып бораулап килә. Хәтта мылтык мае һәм дары исе борынга килеп бәрелде. Таныш ис, бу исне мин бернинди ис белән дә бутамыйм. Әфган искә килеп төште.

Әллә үзендә булган, әллә «джип»та, минем уң кулга шап итеп боздай салкын богавын да кидереп куйды бандит кыз. Ә бер очын үзенең сул кулына эләктергән. «Бетте, хәзер качып котылып булмаячак». Шайтан кыз алга – пассажир урындыгына ук күчеп утырды. Җиңел сулап куйды. Йөзе дә канәгать елмаеп тора.

– Ә син болай ару егет күренәсең, – дигән була.

 – Ну, күренсәм соң...

– Син миңа ошый башладың, һәм... син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, – дип, көзгегә карап, чәчләрен төзәткән була, итәкләрен сыпыра. Аның шулай кинәт кенә тынычланып, гади кеше кебек сөйләшүе мине дә тынычландыра төште. Пистолетын да алып уң як кырына салды, әмма кулыннан ычкындырмый. Мин дә аны дикъкать белән күзәтәм. Ну үзе чибәр, малай! Урамда күрсәң, һичшиксез, гашыйк булуың бар. Песи баласы кебек артыннан ияреп китүеңне сизми дә калуың ихтимал. Ул керфекләр! Ярым караңгы машина эчендә дә чибәрлеге бөтен ир-атны арбарлык. Бәйләгән кофтадан күкрәкләре тишеп чыгардай булып төртеп тора. Торганы бер сихри сын. Ә үзе – юлбасар. Минем үзен күзәткәнемне сизде ахры. Бите кызарып киткән кебек булды, һәрхәлдә миңа шулай тоелды.

– Йә, хәзер сөйлә инде, – ди бу.

– Нәрсә сөйлим? – дим. Әллә нык дулкынланганга, әллә башка сукканга, баш тагын чатный башлады. Башкача сөйләшеп булмады. Теге урман юлын юри үтеп китим дигән идем, булмады. Юлны игътибар белән карап килгән икән.

– Хәзер сулга, шурави, – ди.

Нишлисең, пистолетын кулына алды, баш та чатный, борылмаска иткән идем, башка сугарга чамалый. Ирексездән борылдым. Теге урынга килеп җиттек. Тып-тын, бер кеше юк. Фара яктысында чалкан яткан Инсафның гәүдәсе күренә. Аны үтереп ташлаганнар ахры. Мин тагын калтырана башладым. Миңа бит нык дулкынланырга ярамый. Баш тагын ярыла башлады. Хет бүре булып ула. Күздән утлар күренеп китә. Ике «КамАЗ» да туктаган урынында тора, йөкне генә күчереп төягәннәр.

– Сүндер! – диде дә бу албасты, мин сүндергәнне дә көтмичә, ачкычны тартып алды. Караңгылыкка карап нидер кычкырды. Калган бандитлар да килеп чыктылар. Бу тегеләргә команда бирә башлады.

– Барысы да үзгәрде, йөкне кичекмәстән кире төяргә кирәк булыр. – Бандитларның кайсыдыр сорау бирергә дип авыз ача башлаган иде:

 – Мин сезгә нәрсә әйттем, әллә аңлашылмыймы? – дип кенә җикерде. Берәр сәгатьтән йөкне кире төяп тә куйдылар. Шуннан бу иблис Инсафка тагын аракы эчәргә кушты. Мин аны үлгән дип кайгырып утырам. Авызына аракы тидергәч, рәхмәтләр әйтә-әйтә йотып җибәрде. Әллә бер, әллә ике стаканны чөмерде, алкаш. Минем баш чатнаганнан-чатный, авыртканнан-авырта. Бернәрсә дә аңламаслык хәлгә киләм.  Колакка:

 – Югалыгыз, таралыгыз! Безнең куллар канга буялмаган. Кирәк булса, үзем табармын, – дигәне генә ишетелә иблиснең. Мин баш авыртудан һушымны югалттым.

...Машина тигез генә үкереп бара һәм мине рәхәт итеп тирбәтә. Мин богаулы килеш өске киштәдә ятам. «КамАЗ» руле артында теге иблис хатын утыра. Оста йөртә, чукынган хатын. Мин ята бирәм. Миңа рәхәт, баш та җиңеләйгән. Авырту басыла барган саен, рәхәтлек арта, дөнья матурая, яшәгән саен тагын озаграк яшисе килә...

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: