Әфган тауларын кичеп... (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

...Кичә теге авыл уртасындагы зур ак йортка бер бик шәп машина килеп

китте. «Джип» икән, азактан «дед»лар әйтте. Бер кыз бала, бер үсмер егет һәм

бик бай киенгән кара күзлекле ханым килде. Күренеп тора, хәлле кешеләр,

матур итеп киенгәннәр. Без ак йорт дип атаган йортка килгән теге кыз баланың

монда беренче генә килүе түгелдер, күрәсең. Килүенә күп вакыт үтмәде, үзенә

тиңдәш кызлар белән су буена төшеп киттеләр. Су буендагы агачлар ышыклады

аларны. Бу атнада бүтән үзгәрешләр булмады.

Буш вакытларда командирыбыз Виктор Кравченко бездән, салагалардан, ут

позициясен ныгыттыра. Янәсе, безне кулга өйрәтә. Үзен һәм солдат хезмәтен

шулай хөрмәт иттерә. Ә көннәр сузыла да сузыла. Консервалар һәм галетлар

туйдырды. Авызга көчләп тыксаң да, йотасы килми.

Шулай тәмам ялкып, тизрәк безне алыштырганнарын көтеп ятканда,

сержант калган ике-өч литр суны түкте дә:

– Йәле, салагалар, тамак чылатырга чишмә суы алып килегез, тапсагыз,

капкаларга бүтән нәрсә дә ярый, – диде. Һәм, әфганнардан алыштырып алырга

дип, бер плащ бирде.

Тауга менүе генә рәхәт кебек, ә төшүе үзе бер бәла. Безнең кебек дала

кешеләренә аеруча. Кәҗә сукмаклары белән авылдан бер-ике чакрым читкәрәк

төштек. Унбиш көнләп чиста салкын су күрмәгән кешеләргә нәрсә кирәк?

Ташлар арасында тиз-тиз генә юынырга, йотлыга-йотлыга эчәргә керештек.

Куйбышев егете Саша, без канистраларга су тутырган арада, ярда безне саклап

торырга тиеш иде. Тау елгасына килеп тоташкан чишмәне күргәч, түзмәде,

биленә кадәр чишенеп, автоматын яр читенә ташлап, юынырга кереп китте. Аңа

карап, без дә кызыгып, коралларны яр читенә куеп, юынып алдык. Биш минут

вакыт үтмәгәндер, канистраларны тутырып, ярга чыксак, безнең автоматларны

безгә төзәп, ике әфганлы тора. Ишарәләп безгә киенергә куштылар. Без салкын

судан бигрәк куркудан дер калтырап, киенә башладык. Менә сиңа мә! Безнең

бит әле үз гомеребездә беренче тапкыр «духларны» күрүебез. Зиһеннәребез

буталды. Ничә киеп, ничә салган чалбарны чак кидем. Духларның йөзендә

иман әсәре күренми. Йөз дигәнен дә йон баскан, битләрендә ике күзләре

генә ялтырый тегеләрнең. Без киенүгә, ишарәләп, кышлакка табан атларга

куштылар. Беләләр, иблисләр, чалбар каешларын алдылар, берсе чалбар

төймәләрен кисеп чыкты. Ә икенчесе безгә уттай янган күзләрен ялтыратып

карап тора. Бер кул белән чалбарларны тоттык, икенче кулда – канистра. Эчтән

генә әнкәй, картинәй өйрәткән догаларны укырга чамалап карыйм, һич кенә дә

искә төшми, каһәрең. Барыбыз да күшеккән тавыкка охшап калдык. Тик Пермь

егете Ваня гына бер ел хезмәт иткән, калганнарыбызга чак-чак алты ай тула.

Безне, өч солдатны, тезделәр, дүртенчебез Ваняны су кырында үскән агачка

бәйләп тә куйдылар. Бер дух урысча сукалый, ахры, гел «так, так» дигән була.

 Затворларын алып, автоматларны кире үзебезгә тоттырдылар, янәсе, үзегез

күтәрегез. Духларның яшьрәге безнең артка басты. Эх, малай, үзебезнекеләр

тау башында бинокльдән күрмәсеннәр дип, без, юньсезләр, таллырак урынны

– елга борылышын сайлаган булдык бит. Тау башындагылар, чынлап та, безне

күрмиләр шул. Димәк, безгә ярдәмгә дә килә алмыйлар.

Дух безгә кычкырмый, әмма усал итеп:

– Вперёд! Бежать не надо, будем пух-пух, – дип, автоматка күрсәтә. Болай

да аңлашыла. Болардан мәрхәмәт көтү түгел, ул турыда уйларга да ярамый.

Шулай итеп, өчебезне кышлак ягына алып та киттеләр. Читтән караганда,

тыныч кына авылга таба барабыз. Янәсе, сержант биргән плащны авылда йә

алмага, йә виноградка алыштырабыз. Духларның икенчесе елга буенда үскән

куаклар арасыннан безне мушкага тотып бара. Коры автомат белән ни эшлисең,

җитмәсә, арттагысының кулында пистолет та бар. Бер кул тагын буш түгел,

чалбар күтәреп барабыз, шул ук кул белән автомат каешын да тотканбыз, икенче

кулда канистра. Менә шулай без дүрт солдат тыныч кына авылга керәбез.

Чөнки арттагы дух Пермь егете киемен кигән. Читтән карасаң, һичбер аерма

юк, буйлары да туры килеп тора.

Авыл уртасындагы теге ак йорт күршесендәге бер өйгә алып керделәр. Өй

хуҗасы йөгереп чыкты, безнең арттан пистолет тоткан духка кызып-кызып

нәрсәдер аңлата башлады. Тау башына төртеп-төртеп күрсәтә. Әмма теге дух

йорт хуҗасын төртеп җибәрде дә тамак төбе белән каты итеп аңа җикерде. Өй

хуҗасы йортына кереп китте. Дух безгә, кулы белән ымлап, өйнең нигез буена

утырырга кушты. Нишлисең? Барып утырдык. Таудан безне күрә алмаячаклар.

Авылда өйләр тыгыз утырган. Балчыктан, таштан өйгән биек-биек коймалар.

Таудан караганда, авылның һәр өе яхшы күренә сыман иде, алай түгел. Чинар,

хөрмә һәм башка агачлар арасыннан авыл юньләп күренмәгән дә икән. Үзем

шулай уйлыйм, үзем астан гына күзәтәм. Ничек котылырга моннан? Капка

бикле. Койма биек. Озакламый кайдандыр тагын алты-җиде дух килде. Өйгә

кереп киттеләр. Ә берсе безне саклый, бездән күзен алмый. Тегеләр үзләре

белән Пермь егете Ваняны алып килделәр. Духлар Ваняны кыйнаганнар,

күрәсең. Аның борыны канаган, ирене ярылган, бер күзе күгәреп, бөтенләй

капланган. Ваняны минем кырга китереп утырттылар, мин сораштыра

башлаган идем, шулвакыт безне саклап торган яшь кенә дух арттан кабыргага

китереп типте, үләм икән дип торам. Тын бетте, йөрәк чүт туктамый калды,

чак-чак адәм рәтле тын ала башладым. Кабырга сынды ахры, тын алган саен

чәнчә башлады. Сөйләшергә теләү кайгысы бетте. Бераз утырганнан соң,

безне берәм-берәм өйгә алып керә башладылар. Өченче булып мин кердем.

Духларның мөселманнарга карата бик үк каты булмаганнарын ишеткән бар иде.

Шуңа да ишектән кергәндә: «Бисмилләһир-рахманир-рахим», дип, картинәй

өйрәткән доганы укып кергән булам. Теге урысча сукалаган дух:

– Ә, Аллаһны исеңә төшердеңме, кяфер колы, – ди. Һәм минем чалбарны

төшереп карадылар, янәсе сөннәтлеме мин? Ничә яшь булгандыр, анысын

белмим, әмма миңа «яңа чалбар тегәбез», дип алдап, сәкедә сөннәтләгәннәрен

бик яхшы хәтерлим. Картәни белән картәти бик диндар кешеләр иде. Менә

хәзер духларга шуның нәтиҗәсен күрсәтеп торам.

Урысчаны вата-җимерә, милләтемне сорыйлар, кайсы частьтан, нинди

күрсәтмә белән монда килеп эләгүем турында төпченәләр. Мин, солдат антына

тугры калырга тырышып, дәшмим. Духлар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар

да тыштагыларны алып керделәр. Аларның да чалбарларын төшереп карадылар.

Тегеләр сөннәтсез иде, чөнки алар барысы да – христианнар. Моны күреп, бер

дух төкеренә үк башлады. Теге урысча сукалаган дух үзенең биленнән зур гына

гаҗәеп матур һәм бизәкле пычагын алып, кулында зыр әйләндереп, миңа сузды.

– Үзең мөселман, ә үзең кяферлар белән мөселманга каршы сугышып йөрисең.

Мә, исән каласың килсә, сөннәтлә шуларны, тыңламасаң, үзем башыңны кисеп,

үз кулларым белән казык башына эләм, – ди бу. Вакытны сузып, аңламаган

булып кыланам. Автомат приклады белән берне сыртка салып, ишарә белән

күрсәттеләр. Ниһаять, үзебезнең егетләр дә аңлап алды: миңа карап дер калтырап

торалар. Духларның йодрыгын беренче татыган Ваня белә: болардан котылу –

тик үлем аша гына. Шуңадыр да елап ук җибәрде. Минем кот очты, чәчләр үрә

торды. Тегенең пычагын һаман кулга алмый тора идем, духларның берсе күкрәк

авызына типтеме, суктымы, аңышмый калдым, аңымны югалтып егылганмын.

Биткә су бөркеп һушка китерделәр, кулга тагы пычак тоттырдылар. Пычакны

алдым. Үзем: «Әллә бер-икесен чәнчергә дә тәрәзәдән сикереп чыгып качаргамы

икән?» – дип уйлыйм. Башта төрле уйлар. Бер адым да ясый алмыйсың, әнә,

теге тәрәзә кырындагы дух кулында пистолетын уйнатып кына тора. Беренче

пуляны шунда ук җибәрәчәк. Үзем: «Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде», – дип

уйлыйм. Юк, үләсе килми. Әти-әниләр әллә кайдан искә төште. Мин шулай

икеләнеп торганда, нәрсә беләндер арттан җилкә тамырына суктылар. Кул белән

болай сугып булмый. Мин шундук упкынга очтым.

Шулай күпме ятканмындыр, тышта автомат тырылдавына аңыма килдем.

Үтереп баш чатный, тамак кипкән, телне әйләндереп алырлык түгел, кайда

ятканымны аңламыйм. Начар төш күреп саташам, һаман уяна алмый җәфаланам

кебек. Караңгы баз дисәң, баз түгел, ниндидер бер бүлмә. Ишек такталары

арасыннан якты төшә. Яктылык өстән дә, бер дүрткел тишектән дә төшә.

Ә-ә, чак башыма барып җитте – бу якларда кышкы көннәрдә икмәк пешерә

торган урыннары бар икән. Идән уртасында тандыр дип аталган чокыр бар,

чак шунда төшмәдем. Ишек ярыгыннан карарга дип шуышам. Мөгаен, безнең

егетләр коткарырга килгәннәрдер, тышта кызу гына атышалар, кул гранаталары

шартлый. Ишекне этәреп карыйм. Юк, бирешми, тыштан бикләгәннәр. Көчкә

торып бастым. Баш әйләнә, күңел болгана. Ишекне бөтен гәүдә белән этәргә

чамалыйм. Шунда кемдер түшәмдәге тишектән бер бәйләм граната очырды.

Калганын уйлап өлгерә алмадым. Ишек белән бергә кайдадыр очып баруым

гына хәтердә. Мин кабат караңгылыкка – упкынга төшеп югалдым.

Һушыма килгәндә, кемнәрдер мине аяктан сөйрәп каядыр алып бара иде.

Мине ике мәет арасына илтеп салдылар. Шул вакытта ыңгырашканмындыр,

күрәсең.

– Тере инде әллә, эт җан, – дип кычкырды кемдер. Шунда гына шәйләдем

– үзебезнекеләр! Урысча сөйләшәләр. Күз юньләп күрми, туфрак тулган

ахры, баш зыңлый. Аның зыңлавы шулкадәр көчле ки, туктаусыз укшыта.

Юньләп ишетеп булмый. Торып басарга итәм, юк, булмый. Шулай мүкәйләп

йөрим. Берәрсе килеп ярдәм итсә – егылам да китәм, егылам да китәм. Шунда

кайсыдыр теге каһәр суккан канистрадагы суны башка коя башлады. Чәчи-чәчи

булса да, әзрәк су да эчеп алдым. Су – су инде, шундук ару булып китте. Күз

дә әзрәк күрә башлады. Ишегалдындагы бер баганага тотынып, торып бастым.

Җир көчкә үз урынына ятты, йә бер якка, йә икенче якка авыша. Егылмаска

тырышып, теге багананы кочаклыйм...

Пермь егете Ваняның аягы яраланган, аны бот төбенә кадәр бәйләп күләгәгә

салып куйганнар. Ике солдат үлеп ята, битләренә ак тастымал япканнар.

Командир белән калган егетләр миңа карап торалар. Берсе дә сүз дәшми. Мин

аңламыйм. Әйтерсең лә теге яман саташу һаман дәвам итә. Уй-фикер башка

керә башлады. Без ничек исән калганбыздыр, белмим. Теге, түбәдән очырылган

граната, безне ябып куйган алачыкның идән уртасындагы тирән тандыр эченә

төшкән, күрәсең. Шул коткарган. Ә мин, ишек янында басып торганга, иң көчле

шартлау дулкынына эләккәнмен. Алачыкның түшәме, ишеге һәм ярты стенасы

юк. Теге тандыр урынында зур гына чокыр. Миңа бераз спирт эчерделәр.

Безнең взводта медбрат булып йөргән ефрейтор Николай ниндидер укол ясагач,

бөтенләй хәл керде. Шуннан минем өчен газаплар башланды да инде.

Взвод командиры Виктор кемнең гаепле булуы турында бүтәннәрдән

сорашкан ахры, су алырга барган барыбызның да күпмедер дәрәҗәдә гаебе

булганга, мине күрсәткәннәр. Мин селкенмичә дә, тын да алмыйча ятканга,

мине үлгән дип исәпләгәннәр. Шуңа да бөтен гаепне миңа аударганнар. Моны

азактан санитар Николай аңлатты. Сугышта ничек? Кем гаепле? Иң башта –

үлгәннәр. Аннан соң гына тереләр. Сугышның язылмаган законы шулай. Безнең

белән булган күңелсез хәлләрнең барысына да мин гаепле булып торып калдым.

Әллә юньле-рәтле сөннәт булмаганга, әллә күп кан югалтканга, минем

белән суга барган солдатлар селкенергә дә куркып, ботларын аерып, чак-чак

басып торалар. Акланып карыйм, миңа ышанмыйлар. Пермь егете Ваня гына

яткан җиреннән: «Гаеп аңарда гына түгел», – дип сөйли башлаган иде, аны

әллә саташа дип, әллә бүтән уй беләнме, укол кадап йоклаттылар. Сүзен дә

сөйләп бетерә алмыйча, йоклап китте Ваня.

Командир котыра, йөзе кара көйгән.

– Синең гаеп белән икәү үлде, өчәү печтерелгән. Шуларның берсе – Ваня. Ул

да аяксыз калырга может. Кем гаепле? Кем җавап бирер? Мин түгел. Син җавап

бирергә тиеш. Хәзер сине атабыз. Юк, кыйнап кул пычратып тормыйбыз. Гади

генә «чек» һәм син юк! Син сугышта үлдең, кем пулясыннан – анысы мөһим

түгел. Духлар белән бәрелешкәндә үлдең. Мөгаен, әниеңә картлык көнендә

синең пенсияңне түләрләр. Бер файда синнән. Бу үлгәннәрнең әтиләренә кем

ни дип җавап бирер? – дип, үлгәннәргә төртеп күрсәтә һәм, тагын да котырына

биреп:

– Барысына да син гаепле, – ди.

Мин башта ышанмадым, куркытадыр дип уйладым. Бу вакытта әллә әле

генә эчкән спирттан, әллә уколдан минем өчен барыбер иде. Мине ниндидер

ваемсыз бушлык биләп алды. Теге җимерек стеналы алачык алдына бастырып

та куйдылар. Командир:

– Хәзер сине атабыз, – дигәч кенә айнып киткәндәй булдым. Әнкәй, әткәй

күз алдына килде, елыйсыларым килеп китте. «Яратам, сине көтәм», – дип

биттән үпкән, хат язып торган Ләйлә искә төште. Шул минутта Виктор:

– Соңгы теләгең? – ди. Шушы искә төшерүләрдән тамакка утырган төенне

йотарга тырышып:

– Өйләнергә иде, – дим.

Бу ничектер шулай килеп чыкты инде. Виктор: «Соңгы теләгең?» – дип

сораганда, минем күңелдә «Ләйләгә өйләнеп булмас микәнни» дигән уй иде.

– Өйләнергә иде, – дип тагын кабатладым да миңа төбәлгән автомат

көбәкләренә карап тора башладым.

Виктор шунда, тамак төбе белән:

– Булмаганны сорыйсың. Бу мөмкин түгел. Бүтән теләгеңне әйт, – ди.

Мин тагын, үҗәтләнеп:

 – Өйләнергә иде, – дим, үзем дә сизмәстән. Белеп торам: хәзер мине атулары

ихтимал, нигә бер тапкыр булса да үҗәтләнеп, карышып тормаска? Мин әле

тын алам, йөрәк тибә, шулай булгач, минем әзме-күпме гомер дәвам итә.

Командир тынып калды. Мин ваемсыз гына басып торам. Баш тагын әйләнә

башлады. Егылмас өчен стенага сөялдем. Стена суык, әмма аркага рәхәт булып

китте. Әнә, каршы як тауга ашыга-ашыга өч дух менеп бара. Төзәбрәк атсаң,

йә миномёттан бер-ике күчтәнәч «мина» җибәрсәң, алырга була. Яшәсеннәр

әйдә, алар да кеше бит. Шунда командир:

– Срочно бабу ему, невесту найти, – дип акырды.

Мин һаман теге өч духны күзәтәм. Йорттагы безнең солдатлар аларны

күрмиләр, ә миңа күренә. Алар без калдырган позиция ягына кача-поса менеп

баралар. Баш тагын чатный башлады. Басып торган саен баш үтереп авырта,

йөрәк, әйтерсең лә күкрәктә түгел, ә баш эчендә. Атсалар, тизрәк атсыннар иде дип

уйлый башладым. Җир тагын чайкала башлады, һәм мин тагын упкынга очтым...

Яңадан һушыма килгәндә, башыма кемнеңдер су сибүен тойдым. Гүя,

өстән кемдер минем биткә пес итә. Азактан гына шәйләдем: бу кеше безнең

командир иде. Ул, минем авызга, борынга туры китерергә тырыша-тырыша,

кече хаҗәтен башкара иде. Тәүдә һични аңламый хәлем бетте. Мин кайда

ятам, ни өчен мин монда? Җайлап искә төште. Мине атарга бастырганнар

иде бугай, тик ни өчен соң әле? Ә-ә, егетләрне духлар сөннәтләгән өчен. Ике

иптәш үлгән. Шуларның барысы өчен дә мин гаепле булып калдым. Викторның

минем биткә бушанганына ачу кабарды. Бөтен көчемне җыеп, җан ачуыма

тегенең бот арасына тибәргә дип, аякларны селтәндем. Барып чыкмады, аяклар

һавада буталды. Мин үземнең көчсезлегемнән, үземне яклап бер сүз дә әйтә

һәм үземнең гаепсез икәнемне исбат итә алмавымнан гарьләнеп елый идем.

Виктор тагын:

– Невесту ему, последнее желание смертника исполняется, – дип, ниндидер

явыз көлү белән көлә.

– Берәр убырлы карчыкны китерегез монда тизрәк, – дип кычкыра Виктор.

Мин чит-ят туфракта буталып ятам. Гаепсез икәнемне бүтәннәр белсәләр дә,

мине яклап дәшмичә, Виктордан куркып торганнары өчен ярсып, яшь аралаш

яралы җанвар кебек ыңгырашам. Көч-хәл белән торып утырдым. Бераздан бер

әфган карчыгын алып керделәр. Мин аны таныдым. Ул теге мин «ак йорт»

дип атаган күркәм бай йорттан иде. Кресло-каталкасы белән күтәреп алып

керделәр. Карчыкка ияреп, чар-чор елап, урта яшьтәге хатын белән ун-унике

яшьлек кыз бала килеп керде. Теге хатын әбине безнең солдатларга бирмәскә

тырыша, тарткалаша, кычкыра. Карчыкны күтәргән солдатлар хатынны этеп-этеп җибәрәләр. Хатын аның саен кычкырып елый. Ярты битен яулык почмагы

белән каплаган, шәригать кушканча, йөзен чит кешегә күрсәтмәскә тырыша.

Мин Викторның нәрсә эшләргә җыенганын һаман аңлый алмыйм. Үксеп,

гарьлектән нәрсә эшләргә белмичә, җирдә елап утырам. Карчыкны креслосы

белән минем каршыга китереп утырттылар.

Карчык та берни аңламый: йә миңа, йә солдатларга, йә аңа ияреп

тарткалашкан хатынга карый.

– Тор, жених, выбирай невесту, кайсысын телисең – сайла! – дип, Виктор

минем билгә китереп типте. Тагын һушны югалтканмын.

Аңыма килгәндә, мине ике солдат күтәреп тора, ә өченчесе битемә солдат

кружкасы белән су сибә. Болары миңа таныш түгел, күрше позициядән

килгәннәр бугай.

– Сездә ничек өйләнәләр? Мулла никах укыймы әле? Хәзер мулланы да

табабыз. Кичекмәстән мулла табарга! – дип кычкыра Виктор. Бөтенләй җенләнде.

– Син үзеңә кәләш сайла, – дип, минем каршымда торган теге әфган

хатыннарына күрсәтә. – Сиңа, мөгаен, шушысы ошыйдыр, – дип, теге карт

карчыкка ымлый. Чит позициядән килгәннәр шаркылдап көләләр. Мин

карчыкка карап торам, үзем уйлыйм – карчыклар кайда да бертөрле инде. Бу

карчык күрше авылдагы Хәнифә дигән әбигә тартым. Ә болар көлә. Бу усал

бер саташу да түгел, бу – чынбарлык. Минем баштан төрле уйлар үтә. Ничек

тә вакытны сузарга кирәк. Базага хәбәр иткәннәрдер, мөгаен, озакламый йә

старшина, йә командир Иванов килеп җитәр. Аңлатырлар, мине акларлар,

коткарырлар, дип уйлыйм. Йә Ходай, шулай гына итә күр, ярдәм ит миңа,

дип, Ходайга ялварам.

Викторның нәрсә сөйләгәне колакка чалынып кына кала.

– Әллә син чын мөселман туганнарың кебек өчесенә дә өйләнергә

телисеңме? Йә, сайла! – дип, миңа дәшә Виктор. Теге өч әфган хатыны да

миннән күзләрен алмый, алар да аңлады ахры, үзләренең язмышлары ничектер

миңа бәйле икәнен.

– Нигә дәшмисең, чурка? Әллә күңелең кайттымы, теләк юкмы әллә? –

ди бу. Шул вакытта, эткәләп-төрткәләп, бер бабайны алып килделәр. Күрше

позициядән килгән үзбәкме, таҗикмы, пуштун телендә бабайга никах укырга

кирәклеген аңлата. Бабай тарткалаша, әллә аңламый. Миңа да теге солдатның

«никах, никах» дигән сүзе генә аңлашыла. Виктор, автоматын алып, бабайның

баш очыннан бер очередь бирде. Бабай куркып китте, шулай да башын селкеп

тора. Ни әйтергә теләптер, йөрәгенә төртеп күрсәтә. Янәсе, «атыгыз». Виктор

автомат затворын тартты да бабайның йөрәгенә төзи башлады. Болай олы

кешедән көлү теге таҗик солдатына да ошап бетмәде, күрәсең:

– Ярар, үзем укыйм, мин дә беләм, – дип, Виктор каршына килеп басты.

Виктор:

– Чурка чурбанны яклый, әйдә, укы! – ди һәм, миңа карап: – Сайла! – дип

акырды.

Мине һаман ике солдат тотып тора, ә мин йә карчыкка, йә теге хатын белән

кызга карап торам. Теге бала минем күзгә бер тутырып карады да бер адым

алга чыкты. Бу кызны да таныдым. Аны өченче көн ак йортка бер «джип»

калдырып киткән иде бит. Күрәсең, бу карчыкның берәр оныгыдыр инде.

Мин дә ымлап теге кыз балага күрсәттем. Үзебезнең солдатлар да, күрше

позициядән килгәннәр дә дәшмиләр. Викторның явыз икәнен беләләр шул.

Аның кулы каты, озак сөйләшеп тормый. Теге баланы минем кырга китереп

бастырдылар. Хәзер карчык белән теге хатын чарбайлап елый башладылар.

Хәтта теге карчык креслосыннан егылып ук төште, аяклары йөрми, күрәсең.

Кире креслога мендереп утырттылар. Виктор таҗикка:

– Укы, – дип җикерде. Теге, бахыр, тотлыга-тотлыга укый башлады. Сүз

арасында пышылдап кына мине битәрли. – Нигә баланы бозасың, сиңа хатын

ярамыймыни? – ди бу. Мин дәшмим. Теге тагы кычкырып укуын дәвам итә.

Нәрсә укыгандыр, миңа билгесез. Әмма минем исемне урысча сорады, мин

әйттем. Теге баланың исемен үзләренчә сорады ахры, ул үзенең бала тавышы

белән Фотыйма дип җавап бирде. Бу мизгелдә миңа тирә-як тынып калган

кебек тоелды. Һәм теге баланың яңгыравык тавышы таулардан яңгырап

ишетелгәндәй булды. Ризалыкны таҗик миннән урысча сорады. Мин «риза»

дип, урысча җавапладым. Ә теге кыз бала башын гына иде. Мөселманнарда

бит хатын-кызның «әйе» дип әйтүе мөһим түгел. Ул дәшми дә калырга мөмкин.

Дәшмәү – ризалык билгесе.

Безнең яклардагы кебегрәк мөселман туена охшатып, бөтен шартын китереп,

мине теге кыз бала белән бер бүлмәгә кертеп ябып та куйдылар. Виктор:

– Өйләнсәң, мөгаен, исән калырсың, – дип, арттан кычкырып калды. Алар

безнең егетләрне ничек кискәннәр, без дә аларның хатын-кызларын шулай

итәбез, – дип, пычрак сүгенде. Бу вакытта безнең солдатлар бары тик үч алу

теләге белән генә яналар иде. Алар акны карадан, караны актан аермаслык

хәлгә килгәннәр. Чөнки печтерелгән өч егетнең берсе каты яраланган һәм...

ике мәет. Бу мәетләр һәм печтерелгәннәр арасында безнең һәркайсыбызның

булуы ихтимал иде бит. Менә шуңа да инде егетләр кан исенә исергәннәр, аек

итеп уйлый алмыйлар.

Миңа батырлык өчен бер кружка спиртка әзрәк әфьюн тамызып бирделәр.

Монда һәр кышлакта әфьюнне бер канистра солярка йә бензинга күпме кирәк,

шулай алып була. Безне бикләгән урын бәләкәй генә бер бүлмә булып, әллә җәй

ял итә торган бүлмә, әллә йокы бүлмәсе иде. Ярымкараңгы бу бүлмә идәнендә

иске келәмнәр, почмактагы сәке өстендә мендәр, ястык, паласлар өелеп тора.

Шуннан бер юрган сыман нәрсәне тартып идәнгә төшердем дә, барып утырдым.

Теге баланы карап торам. Матур киенгән, кышлактагы балалардан аерылып

тора. Чебек кенә, әле күкрәге дә калыкмаган бу балага бармак белән кагылырга

да исәп юк. Хәтта текәлеп карарга да уңайсызланам. Шулай да:

– Исемең ничек? – дип татарча сорыйм. Дәшми. Үземә төртеп:

– Исламов Халик, – дидем дә сораулы карашым белән аңа багам. Мөселман

исемен ишеткәч, бераз җанланып китеп, үзенең исемен кабатлады.

– Фотыйма, – ди.

Онытканмын, теге таҗик никах укыганда әйткән иде ләбаса. Шуның белән

сүз бетте. Тыштагы тавышларны тыңлап карыйм. Дөнья шау килә. Теге бер

кружка әфьюнле спирт тәэсир итә ахры. Бу дөньясы миңа барыбер дигәнрәк

хис урап алды күңелемне һәм... калганын белмим.

Күпме йоклаганмындыр, күпме вакыт үткәндер, тыштагы шартлау

тавышына айнып киттем. Күзгә һичнәрсә күренми. Тышта йөгерешәләр.

Шәйләп алдым: безнекеләр кычкырыша. Виктор кычкырып, сүгенеп команда

бирә. Мин ишекне этеп карыйм. Ачарлык түгел, тыштан элгәннәр. Хәл дә юк,

бөтен тән авырта. Кичә каты эләккән, күрәсең. Ишекне этәрә-этәрә:

– Чыгарыгыз мине! Чыгарыгыз! – дип кычкырам, әмма ишеткән кеше юк.

Тагы ныграк этәрә башлаган идем, борыннан һәм колактан ниндидер җылы

сыекча агып төште. Тотып карыйм, үзе җылы, үзе ябешкәк. Сизеп торам, кан

инде бу. Борыннан акканы авызга керде. Кан шул, тәме шулай. Минем баш

тагын әйләнә башлады. Егылмас өчен ирексездән чүгәләп утыруым булды,

автомат пулялары ишекне ике тапкыр аркылы кисеп, йомычка ясады. Басып

торган булсам, һичшиксез, мине кисеп үтә иде. Алла саклады. Эшнең болай

юнәлеш алуын шәйләгәч, шым гына стена буена барып аудым. Бу миңа дип

исәпләнгән иде, тик кемнеке. Духныкымы, әллә, чынлап та, үзебезнекеме?

Әзрәк торгач, ишекнең астынарак тагын бер атып җибәрделәр. Монысы

инде чынлап торып миңа әҗәл итеп җибәрелгәне иде. Уку үзәгендә биргән

белемнәре өчен рәхмәт, карантиннан соң безне шунда әзерләгәннәр иде бит.

Ишек һәм тәрәзә уемнарында озак тормаска дип, кабат-кабат өйрәттеләр. Менә

шул турыда уйлап, стена буенда ятам. Башта бүтән уй да юк. Кем атты? Белеп

булмый. Чөнки духларда да совет автоматы – «Калашка» бит. Бездә дә шул.

Тышта шау-шу басыла төште. Әмма монысы бигрәк тә куркыныч иде. Чөнки

урыс сүгенүе – Викторның тавышы урынына әллә нинди чит тавышлар килә

башлады. Ничек кенә каты, кабахәт булса да, Викторның сүгенүе йөрәккә

якын иде. Ә бу тавышлар әллә ничек, шомлы. Шулай уйлап та бетермәдем,

кинәт ишек бөтен тупсасы-келәсе белән кырылып та төште. Ишектә озын

буйлы, сакаллы, кулына «Калашка» тоткан бер дух басып тора. Тамак төбе

белән нәрсәдер әйтеп җикерде бу. Мин дәшмичә ята бирәм. Мине аяклардан

өстерәп тышка алып чыктылар. Бернинди каршылык та күрсәтмим. Хәл дә,

теләк тә юк. Әйтерсең лә мине түгел, үлгән сарык түшкәсе өстериләр. Баш

кына даңгыр-доңгыр бәрелеп китә. Нык бәрелмәсен өчен, кул белән башны

йомарлап тоттым...

 

Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 7, 2018

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: